МӘҢГЕЛЕК ФАКЕЛ
Муса Җәлилгә багышланган поэмадан өзек Кырык икенче ел. Авыр сугышлар... Канлы көн шагыйрьне хәсрәткә салды. Камауда көрәшә сугышчан дуслар... Яралы хәлдә ул ялгызы калды. Буялып канына, югалтып аңын, Нәкъ кызыл байрактай ул җиргә ауды. Ач бүре шикелле фашистлар аның Хәлсез гәүдәсен шундук урап алды... Гәүдәләр тау кебек үлем даласында. Кара болытлар каракош күк гизә. Кызгануны белми җәлладлар монда Канлы йөрәкләрне кол итеп изә. Сугыш кырын баскан кызыл томаннар, Аһ-зар белән җир йөрәге тула. Хәятка кабер казый явыз җаннар, Канлы кулда әсирләр һәлак була. Муса, дулкыннар ярган кораб күк, Куркусыз карый өмет дигән ярга. Офыкларга җиткән горур канат күк Тилпенә, күзен текәп еракларга. Җир шарын күтәргән кебек кулында, Яралы күкрәген киереп, торды. Яңгырады җырлар күңел түрендә, Җәлладка, үлемгә ләгънәт яудырды: — Теләсәгез, бәйләп утка атыгыз, Ялкынлы йөрәгем көчлерәк янар. Кабер казып, әнә, дарга асыгыз, Без — кызгануны сорамый торганнар! һәлак итегез, баз, зинданга салып, Черетеп тәнем, саргайтып йөземне. Ватандашлар мине хәтергә алып, Эзләп табарлар керсез эземне. ...Горур буен-сынын бөкми килде ул, Җиңелмәс, буйсынмас кодрәтле көч күк. Мәңге тез чүкмәскә антлар бирде ул, Дошманнар алдында сынмас корыч күк. Хөкем итте суды явыз җаннарның Үлем җәзасына үлмәс Мусаны, Үтермәкче булып изге эшен аның... Каплап алды матәм бөтен дөньяны. Гомере киселде шагыйрьнең зинданда, Тибүдән туктады ялкынлы йөрәк. Ул үлде үзе. Тик яши һаман да Аның җырларында якты киләчәк. ...Муса — бөек һәйкәл барлык күңелдә. Ул — мәңгелек факел, яна бүген дә. Уйгурчадан ӘХМӘТ ИСХАК тәрҗемәсе