БОЛГАР ЯЗМА КУЛЬТУРАСЫ
Монголлар һөҗүменә кадәрге чорда (X—XIII гасырлар башында) Идел Бол- гарстаны политик һәм экономик яктан шактый алга киткән дәүләт була. Чагыштырмача зур үсешкә ирешкән материаль культура, илнең мөстәкыйльлеге, территория бөтенлеге, болгар кабиләләренең халык булып формалашуы Идел Болгарстанында рухи, шул исәптән, язма культура үсеше өчен дә нигез булган. Болгар язма культурасына, аерым алганда әлифба, уку-язу, мәгърифәт, фән башлангычларына багышланган махсус тикшеренүләр әле фәндә күренми. Шулай да X, М. Френ ‡ §, В. В. Григорьев2 , А. Ф. Лихачев9 , Ш. Б. Мәрҗани *, Г. В. Юсупов5 , X. Р. Курбатов®, Г. А. Таһирҗанов’, А. X. Халиков’ һ. б. үзләренең хезмәтләрендә бу мәсьәләгә өлешчә кагылып үтәләр. Шиһап Мәрҗани моңа кадәр билгеле булмаган чыганаклар нигезендә болгарлардагы фән торышы турында шактый күп мәгълүматлар китерә. Әмма тикшеренүчеләрнең күбесе бу хакта билгеле язма чыганакларны кабатлау белән генә чикләнәләр. Әйтелгән фикерләр, фаразлар фактик материаллар белән ныгытылмый. Болгар җәмгыяте үсешкә ирешә барган саен, гомум аңлаешлы, бердәм һәм камил язуга ихтыяҗ тагын да көчәя. Кешеләрнең аралашуын, культура тәҗрибәсе туплануын һәм җәмгыять үсешен тәэмин итүдә мәгърифәтлелекнең әһәмияте ачыграк була бара. Үзәкләшкән дәүләт аппараты да бердәм язусыз яши алмаган. Мәсәлән, ясак-са- лымнар җыю тәртибе исәп-хисап кәгазьләре кертүне таләп иткән. 970 елларда Дунай буена киткән болгарларның Венгр корольлегендә хисап эшләренә билгеләнүе болгарларның элгәрге дәүләт оешмаларында ук исәп-хисап эшләренең шактый югары куелышы хакында сөйли. Бердәм язуга суд эшләре дә мохтаҗ булган. Шикаятьләр һәм хөкем карарлары язмача алып барылган. Болгар казыйлары Якуб ибн Ногман һәм Әбел-Гала Хәмид ибн-Идрис әл-Болгарилар үз заманының мәгърифәтле кешеләре булганнар. Болгар илендә феодализм ныгыган саен, эш кәгазьләрендә законлаштырылган шәхси милекнең роле дә арта барган. Шәригать законнарыннан аермалы буларак, мәҗүси болгарларда милек атадан улга түгел, ө туганнан туганга күчкән. Әле шәригать кануннары тулысынча үтәлә башлаганчы, мондый хәл күп кенә аңлашылмаучылыклар китереп чыгарган дип уйларга мөмкин. Ә бу очракта инде язма васыятьнамәләрнең әһәмияте зур була. 1 Ch. М. Fraehn. Drei miinzen der Wolga-Bulgarien aus dem X. jahrhundert N. Ch. erlatert. SPB, 1816. ’ Григорьев В В Волжские булгары. — «Россия и Азия» М.. 1876. • Лихачев Л Ф Великая Булгария. Казан дәүләт университеты китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар бүлеге, 167 эш • Мәрҗани Ш Местафад-эл-әхбәр Казан. 1897. • Юсупов Г В Введение в булгаро-татарскую эпиграфику М —Л. I960 § Курбатов X Р Татар алфавиты һәм орфографиясе тарихы. Казан, 1960 ’ Таһиржанов Г. Әдәбият тарихында иҗтимагый—мәдәни мвиәсәбәтләрнен роле «Казан утлары». 1975. 8 сан • Халиков А X. Культура народов Среднего Поволжья в средние века (X—XIII вв ) «Вопросы истории» журналы. М.. 1976. 4 сан. М Болгар шәһәрлекләрендә исемле печать-мөһерләрнең еш табылуы болгарларда исәп-хисап, эш кәгазьләре системасының югары үсеше хакында свили. Яхшы грамоталы булуны дәүләтара багланышлар да һәм, беренче чиратта, дипломатия эшләре дә таләп иткән. Безгә билгеле булган русболгар килешүләренең твп нөсхәләре, һичшиксез, ике телдә дә булгандыр. Бу хакта 985 елгы килешүдән аңлатма табарга мөмкин аңа болгар әйтеме дә кертелгән. Анда толи не буди мира межи нами, оли же камень начнет плавать, а хмель гряэнути»', — дип язылган. Бу әйтем «кайчан кем колмак суга батар, таш суга калкыр, бу вәгъдә шунда бозылыр2 ** †† рәвешендәге татар халык мәкалендә сакланып калган. 1006 елгы килешү буенча болгар сәүдәгәрләренә Русь җирендә тоткарлыксыз сәүдә өчен ышаныч язулары бирелгән ’. Шундый ук ышаныч язулары Болгар дәүләте аппараты тарафыннан Болгар илендә сәүдә итүче рус сәүдәгәрләренә дә бирелгән дип уйларга кирәк. Мондый грамоталар мөһер-ле- чать рәвешендә дә булганнар. Шундый бер печать Биләрдә рус һөнәрчесенең гәрәбә мастерскоенда табылды. Аның өслегендә җайдак сурәте, Новгород князе Всеволодның исеме һәм 1222—1224 еллар дигән язу бар. Дәүләтара башка мөнәсәбәтләр дә нигездә язмача хәл ителгән. Алмас патша 922 елда хәлифәгә хат җибәрә, шулай ук төньяк кабиләләре белән дә хат алыша *. Әле гарәп графикасы таралганчы болгарларда төрки (орхон) руннарына хас алфавит кулланылышта була. Маяцк, Саркель, Абоба-Плиска (Болгария) шәһәрләрендә, Новочеркасск музеенда, Сент-Миклош хәзинәсендә (Венгрия) болгар хазарларга караган рун язулы әйберләр очраганлыгы билгеле. Болгарлар килеп утырганчы ук. берничә мәртәбә төркиләшүгә дучар булган Идел, Кама буйларында да рун язулы археологик истәлекләр табыла 5 . 1958 елда Мари АССРның Юрино авылы янында табылган ташта X—XII йөзләрдәге төрки-орхон графикасына якын язу бар®. X—XII гасырларга караган мондый язулар Кама буенда табылган көмеш коелмаларда да очрый7 . Рун язуларының бу районнарда X—XII гасырларга караган материалларда очравы әлеге графиканың гарәп әлифбасы таралганнан соң да кулланылыштан бөтенләй үк төшмәвен күрсәтә. Шулай да борынгы язуның язмышы хәл ителгән була инде: ислам дине ныграк үтеп кергән саен, мәҗүсилекнең бер чагылышы буларак, болгарлар тормышыннан ул кысрыклап чыгарыла. Алар тамга-билге ролен генә үти башлыйлар Биләр шәһәрләрендә табылган чүлмәк савыт-сабаларда бөтенләе белән диярлек төрки- орхон әлифбасын кабатлаучы 20 дән артык төрдәге тамга очрый Алар арасында иң нык таралганы—төрки-орхон әлифбасында «Б» авазын белдергән үзенчәлекле тамга. Мөгаен, ул «Болгар*. «Биләр» сүзләренең баш хәрефен аңлаткандыр. Аерым тамгалар кабилә, князьлек билгесенә әверелә. Бетүгә йөз тоткан мондый тамгаларны болгарлар төньяк кабиләләре белән алып барылган сәүдәдә үз товарларына да куйганнар. IX—X гасырга караган нумизматик материаллар (металл акчалар) болгарларга гареп алфавитының иртә үтеп керүе һәм таралуын күрсәтә. X гасырда ул болгар акча сугучыларының үзенчәлекле матур язу рәвешенә, грамоталылыкка ия булулары билгеле. Болгар иленә гарәп әлифбасының үтеп керүе дә иң беренче чиратта Урта Азия белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе булып тора. Болгарлар баштагы чорда гомуми язышу материалы буларак яхшы эшкәртелгән тузлардан файдаланганнар. «Тузга язмаганны сөйләмә* дигән әйтем, беренчедән, безнең бабаларның язу материалын күрсәтсә, икенчедән, аларның язуга чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Тузларга һәм балавыз такталарга болгарлар рус «писала*ларын хәтерләткән, матурлар эшләнгән очлы сөяк таякчыклар белән тырнап язганнар. X гасырлардан башлап, болгарларда Хәрәэмнан килгән мамыктан эшләнгән кәгазь • Татищев В. Н. История Российская. М.—Л . 1964. 4 той. 133 бит • Татар халык мәкальләре Җыючысы һәм тезүчесе Н. Исәнбәт. 3 томда. Казан. 19о7. 780 бит. • Татищев В Н История Российская 2 том. 69 бит. • Ковалевский А П Кинга Ахмеда Иби-Фадлана о его путешествии на Волгу в 9U-922 г. Харьков. 1956, 134 бит. • Халиков А X. Истоки формирования тюркоазычиых народов Среднего Поволжья и П.-и уральи Сб «Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья и Приуралья» Казань. 1971. 28 бит †† Тенише» Э. М. Камень с рунической иадлисью из Юрино. Сб «Лингвистический сборник». Ташкент. 1971. 23 бит ' Халиков А. X. Татар халхыныц килеш чыгышы. Казан. 1976. 26 бит. 12. «К. У.» № 3. Хвольсон Д. А. Известия о хазарах, буртасах, мадъярах, славянах и руссах Абу Али Бен Омар нбн-Даста... Спб 1869. 23 бит 1 Татар халык мәкальләре, җыючысы һәм тезүчесе Н. Исәнбәт, 3 томда. Ill том. 970 бит. Т77 төп язу материалына әверелә. Болгар археологик материаллары арасында балчыктан яки бронзадан эшләнгән кечкенә кара савытлары очравы да кәгазь кулланылуын күрсәтә. Безнең көнгә кадәр бу кәгазь китапларның кыйммәтле ташлар куеп бизәкләнгән бронза тышлыклары гына сакланып калган. Язмалардан күренгәнчә, болгарлар гарәп каллиграфиясенең төрле мөмкинлекләреннән файдаланып язганнар. Язу нигездә сульс стилендә булган, ә куфи, традиция буларак, эпитафик язмалар һәм архитектура төзелешләрен бизәү өчен генә кулланылган. Гарәп графикасы Көнчыгыш мөселман дөньясы белән Идел Болгарстаны арасында үзенә күрә бер күперчек ролен үтәгән. Ул болгарларны Көнчыгышның дөньякүләм әһәмияткә ия булган фән һәм культура казанышлары белән таныштырган. Бу хәл болгарларда мәгърифәтнең тиз үсүенә дә этәргеч ясаган. Инде X гасыр башында ук фарсы сәяхәтчесе Ибн-Рустә күпчелек болгарларның ислам дине тотуын, шәһәрләрдә генә түГел, авылларда да башлангыч мәктәпләр булуын яза . Халык арасында грамоталылык таралу белән югары үскән язма культурага таянучы ислам дине дә кызыксынган. Чөнки гарәпчә укый-яза белү турыдан-туры корьән, дини трактатлар, мәҗүсилеккә каршы юнәлтелгән дидактик әсәрләр белән танышырга мөмкинлек биргән. Корьәннең үзе кебек үк изге хисапланган гарәп хәрефләрен дога итеп ятлаганнар. Мәҗүси бөтиләргә дә корьәннән алынган сүрәләр языла башлаган. Еш кына бу амулет-язу өчен болгарларда яхшылап шомартылып язарлык хәлгә китерелгән хайван калак сөякләре файдаланылган. Элек татарлар юраганда башка күп кенә төрки халыклар кебек үк шундый калак сөякләреннән файдаланганнар Шомартылган һәм төрле билгеләр сызылган бу калак сөякләре археологик истәлекләр арасында да очрый. Тамгалы яки руник язулы, ә соңрак инде гарәп хәрефле калак сөякләре тагылып йөртелгән. Халыкның шактый киң катлауларына грамоталылык үтеп керүгә болгар һөнәрчеләре эшләгән әйберләр дә дәлил була ала. Чокып яки батырып язылган язулар аеруча чүлмәкчеләр, асылташчылар, коралчылар һәм металлдан тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары эшләүчеләрнең әйберләре арасында очрый. Чүлмәк ватыкларында «Дауд , "Адәм» кебек кеше һәм «Болгар», «Биләр» кебек шәһәр исемнәре бар. Мондый язулар белән беррәттән кайчак руник хәрефләр дә урын алган. Бизәү әйберләреннән язулы көмеш беләзекләр, йөзекләр, бронза көзгеләр аерылып тора. Бер болгар йөзегендә «Арслан» дигән кеше исеме язылган. Күрәсең, «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре...» дип ул чорда ук җырлаганнар. Биләрдә табылган материаллар арасында язулы кылычлар да бар. Ислам дине таралу дини мәктәпләр зарурлыгын да китереп чыгарган. Болгарларның мәгариф системасы турында чыганаклар аз булганлыктан, бу хакта анык фикер йөртүе авыр. Шулай да кайбер чыганаклар нигезендә һәм аналогияләр юлы белән, схематик характерда булса да, бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертергә мөмкин. Ибн-Рустә хәбәр иткән башлангыч мәктәпләр Болгар илендә шактый киң таралыш алган: сәяхәтче аларның болгар авылларында да булуын яза. Аларда имамнар һәм мәзиннәр укыткан, укыту тулаем диярлек дини характерда булган- Монда укырга, язарга өйрәнгәннәр һәм дини әсәрләрне ятлаганнар. Югарырак баскыч уку йорты ролен үтәгән мәдрәсәләр башкалада һәм эре шәһәрләрдә урнашкан. Болгар һәм чит ил галимнәре шушы мәдрәсәләрдә белем алганнар. Мөселман илләрендәге кебек үк, биредә төп игътибар дини тәгълиматны, догмаларны ятлауга, дин әһелләре әзерләүгә юнәлдерелгән. Укыту корьәнне аңлату (тәдрис) һәм өлешчә әйтеп яздыру (имла) белән барган. Дин әһелләрен әзерләүдән тыш, мәдрәсәләрдә арифметика, астрономия, медицина, география, тарих кебек дөньяви фәннәрдән дә мәгълүматлар бирелгән. Бу дәүләт чиновниклары, сәүдәгәрләр, табиплар әзерләү өчен кирәк булган Болгар мәдрәсәләрендә белем алган табип, тарихчы, шагыйрьләрнең булуы шул хакта сөйли. Илдән читкә китеп, Көнчыгышның Бохара, Самарканд, Газна, Ниша- пур, Балх, Багдад, Мерв кебек фән һәм культура үзәкләрендә белем алып кайту болгар мәгариф системасының үзенә күрә өченче баскычын тәшкил иткән. Аларда бер төркем болгар укымышлылары күренекле көнчыгыш галимнәреннән белем алганнар. Болгарларда гарәп, фарсы кебек классик көнчыгыш телләрен белүгә дә игътибар бирелгән. Болгар галимнәре һәм дин тәгълиматчылары үзләренең әсәрләрен ул чордагы фән, дин теле һәм гомумән мөселман илләре өчен дәүләтара китап теле булган гарәп телендә язганнар. Ә фарсы теле XI гасырдан башлап көнчыгыш поэзиясенең төп теленә әверелә. Көнчыгыш һәм рус телләрен белү сәүдә, илчелек эшендә дә кирәк була. Моннан тыш Болгар илендә Көнчыгыштан һәм күрше рус дәүләтеннән килгән дин таратучылар, һөнәрчеләр дә аз булмаган. Ибн-Фадлан үз язмаларында һиндстанлыны. Бохара тегүчесен телгә ала . Багдад илчелегендә гарәп, иран архитекторлары, һөнәрчеләре күл булган, Биләр шәһәренең архитектура төзелешен өйрәнүчеләр шәһәр төзелешенә аларның турыдан-туры катнашуларын әйтәләр. Моннан тыш башкалада христиан колониясе кебек чит ил сәүдәгәрләре колонияләре дә урнашкан. Аларның барысы да болгарларның чит телләрне үзләштерүенә тәэсир иткәндер. Аерым алганда, гарәп телен белү болгар һөнәрчеләре эшләгән әйберләрдәге язулардан да күренә Халыкның куп тел белергә омтылышы фольклорда һәм борынгы әдәбият үрнәкләрендә дә чагыла. «Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел» диелә татар халык мәкалендә. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы героеның, мәсәлән, иң яхшы сыйфатларыннан берсе итеп 72 тел белүе әйтелә. Шулай итеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән болгар язулары хәзергә күп санда булмаса да, аларның гади һөнәрчеләр эшләгән әйберләрдә очравы һәм теге яки бу әйберне эшләү процессында язылуы грамоталылыкның, мәгърифәтнең шактый иртә һәм киң катлау болгарлар арасында таралуы хакында сөйли.