Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛ УРАМНАРЫ БУЙЛАП

Башта ук әйтеп куйыйк: без бүген искитерлек һәм башны әйләндерерлек зур вакыйгалар белән очрашмабыз. Сәяхәтебез кешеләрнең куз алдында ап-ачык булып җәелеп ятмаган, без күрергә ияләнгәннән икенчерәк рәвештәге, тирәнгәрәк, эчкәрәк яшеренгән дөнья буйлап барыр. Ул — кеше күңеле. Ул — тышкы дөньядагы бик олы үзгәрешләрне, хәтта соңыннан күпләр таң калып сөйләрдәй күренешләрне күз алдына китергән серле мохит. Әнә шундый көчкә ия булганы өчен — кешеләр язмышын хөл иткән күп кенә мөһим процессларны аңлата алганга бу мәсьәлә хәзер киң колач белән өйрәнелә башлады. Ул хәзер кайсы гына фәннәрне, нинди генә кешеләрне кызыксындырмый?! Әмма бер өлкә кешеләренең — язучыларның һәм сәнгать эшлеклеләренең күңел дөньясын өйрәнүдәге мөмкинлекләре чагыштыргысыз дәрәҗәдә зуррак. Чөнки алар кулында (юк, «кулында» дөрес сүз түгел, «күңелендә»!) иң көчле һәм иң универсаль корал, әлеге дөньяны аңлау чарасы — образлылык бар. Образлылык үзенең чиксез мәгънәләргә, ассоциацияләргә сәләтлелеге аркасында, әдәбият- сәнгатьне кеше күңелен, җанын, рухын өйрәнүдә алыштыргысыз көч итә. Без менә хәзер сәяхәт итәчәк дөнья — язучы Мәгъсүм Хуҗинның «Авылым урамнары» дип исемләнгән китабы да, һичшиксез, шул фикерне раслый Аның иҗаты тудырган мохит белән танышуыбызны китапта иң беренче итеп урнаштырылган әсәрдән — «Соң» хикәясеннән башлыйк. Хикәя җирлегенә аяк атлау белән безгә Гәрәйша очрый. Язучы берничә җирдә аны үз исеме белән әйтмичә — Сөйләшми торган кеше дип атый. Моның сере нәрсәдә соң? Укый-укый без Гәрәйшаның малае белән икесе генә калган ир икәнен белөбрз, күп сөйләшмәскә күнеккән, басынкы холкын күрәбез һәм яшь удмурт кызы Любаша белән сүзсез генә аңлашылган мәхәббәтен табабыз. Гәрәйша күңелендәге мәхәббәт.. Бу очракта Гәрәйша, әгәр бик оста сөйләшә алу сәләте булса да, нәрсә генә сөйли алыр иде икән соң? Гәрәйша бары тик чын менәсәбәтләрнең яшәешенә генә күМ ■гъсүы Хуҗин. Авылым урамнары неккән. Мөнәсәбәтләрне, караш-аңлаулар- ны, берәр вакытлы максат өчен генә үзгәртү, алыштыру Гәрәйшага ят нәрсә. Ул аның табигатенә, асылына чит. каршы. Ул атнакаен күрше авылдагы Петрух дәдәй- ләргә — Любашаларга барып әкрен генә, сүзгә әз-әз генә катнашкалап, гәпләшеп утыра. Тик, үз язмышы өчен үтә кискен көннәр икәнен тоеп торуына карамастан, ул Петрух дәдәй белән дә, Любашаның үзе белән дә ныклап сөйләшә алмый. Автор беренче хикәясендә безне менә шундый кеше белән очраштыра. Бүгенге тормыш, хәзерге әдәбият өчен мондый күренеш ни дәрәҗәдә мөһим? Тирә-ягыбыз- га күтәрелеп карасак — әнә бит. безнең тирәдә бөтенләй бүтән кешеләр: көчле- ләр, гайрәтлеләр, акыллылар,— нәрсә эшләргә кирәген, ничек итәргә кирәген яхшы белеп яшәүчеләр. Язучы Мәгъсүм Хуҗин үзенең Гәрәйшасын юри әнә шундый типларга каршы китереп куя кебек. Хикәядәге Гәрәйшаны тормыштагы башка типлар, характерлар белән шулай чагыштырып карау бүгенге әхлак мәсьәләсендә әһәмиятле ачышларга алып килә. Нинди ачышлар турында сүз бара соң? Тормышта Гәрәйшага охшамаган кешеләр дә җитәрлек Аларның берсе һәм Гәрәйшаның диаметраль ноктадагы антиподы булган тип болайрак гәүдәләнә. Ул күпмедер уңышлар, үрләр яулап алган, башкалар күз алдында дан һәм дәрәҗә казанган. Хәзер үзен акыллылыкның иң югары ноктасында дип саный, һәм шул чиксез ышанычы аркасында мескен калган ул шәхес, башкалардан өскә күтәреләм дип мавыгудан, үзе дә сизмичә, түбән төшкән. Әгәр дә җирдә, тормышта нечкә тоемга ия булып, матур һәм ихлас күңел белән яшәүне барлык дан һәм мал шаукымыннан өстен күргән кешелек рухы яшәмәсә. әгәр дә җирдә бары тик акыл көченә генә ия роботлар торып калган булса — бәлки мондый типлар кешелек эчен кадерле дә саналыр иде. Әмма миллионлаган еллык кешелек җәмгыяте өчен акыл белән бергә шәхеснең кешелеклелеге бик нык кирәк. Чөнки кеше акылын хәзер уйлаучы машина да алыштыра ала. Димәк, теге кешене— үтә акыллы булган типны да бер машина алыштыра ала дигән суз. Ә чын кешелеклелек комплексын — беркайчан, беркайда һәм бернинди ясалмалылык та алыштыра алмаячак! Б Гәрәйша — Сөйләшми тогран кеше образы — әнә шундый зур нәтиҗәләр ясата. Хикәянең исеме дә мәгънәле: үзенә тартыл, серен белергә ымсындырып тора. Икенче әйбәт сыйфат — иң баштагы җөмләдән үк без әсәрнең игътибарлы, салмак һәм җитди атмосферасына эләгәбез. Язучының җөмлә төзү интонациясе үк безнең дикъкатебезне үзенә җәлеп итә; «Көрт койманы ашып килә». Аннан соң инде истә калырлык итеп кышкы авыл табигате тасвирлана. Ул да шулай ук кыска, җитди, ярым кырыс, әмма тәэсиргә бай, куп төсмерле сүзләрдән тора. Хикәянең мондый ипле һәм үзенең эчке мәгънәсе таләп иткән акрын җай белән агышы ахырга кадәр дәвам итә. Соңыннан, Любаша башкага тормышка чыкса да, Гәрәйшаның һаман аны оныта алмавын, моның мәхәббәт дигән зур хис булганын язучы гади генә сүзләр белән бирә: ■ Карый бит менә, карый, тик үзе күренми генә». Любаша һаман шулай карап торгандай тоела Гәрәйшага Аның күңеле шулай тоя ерактагы Люба- шаның карашын . Өченче сыйфат—хикәянең эчке рухы геройның характерына бик тәңгәл, аваздаш булу. Автор Гәрәйшаның бөтен күңел тибрәлешләренә кадәр тоеп, аңлап бара, ул аның үзенә дә бик якын һәм кадерле зат. Әнә шундый якынлык, герой белән иҗатчының әсәрдәге бердәмлеге, һаман көчәеп, укучыга да күчә. Хикәягә уңыш китергән сыйфатларның соңгысы итеп, аның герое Гәрәйшаның оригиналь, кабатланмаган шәхес булуын әйтергә кирәк. Рухи яшәеш өчен үзе бер биеклек булып торган фигура икәнлеген. Бусы әсәрнең төп уңышыдыр, күрәсең... Язучының «Соң* хикәясенә озаграк тукталуның сәбәбе шунда, чөнки ул, китаптагы беренче әсәр булу өстенә. тулаем Мәгъсүм Хуҗин иҗаты өчен характерлы күп кенә типик сыйфатларны да чагылдыра. Менә «Мәк чәчәге» хикәясенең төп герое — Шимай. Гәрәйша кебек «сөйләшми торган кеше» дигән исеме булмаса да, ул да сүзгә үтә саран. Хатыны Фәрхия белән менә ничек сөйләшә ул: «Туйралыкка бардыңмы?» «Эһе >. «Мине дә чакырган булсаң соң». «Мин сине бүген эшеңә барып каршы алмакчы идем». «Киләләр аны». «Мин түгел, син мине каршы алдың». «Анысы гомер буе инде». «Эһе». «Шәмсетдин». «Син генә миңа исемем белән эндәшәсең. Башкаларга мин Шимай да Шимай*. Мәгъсүм Хуҗинның башка әсәрләрендә дә күпчелек геройлар аз сүзле, ашыкмый, кабаланмый торган, көнкүреш ыгы-зыгысына бөтенләй диярлек баш бирмәгән кешеләр. Авторның менә шундый характерлы шәхесләргә игътибар юнәлтүендә үк, безнең уебызча, бер эчке мәгънә бар. Тормышта матур сөйләшүчеләр, бөтен кешене авызына гына каратып тотардайлар күп. шуннан оста файдаланучылар да бар. Икенче яктан караганда, культура дәрәҗәсенең күтәрелүе, яшәүнең интенсивлашуы, заман кешеләренең берберсе белән актив аралашуы сүзнең, сөйләшүнең ролен нык үстерде. Әмма иң башта синең үзеңдә кеше белән бүлешә алырлык эчке байлык, олы җан булырга тиештер Иң мөһиме әнә шунда. Бу китабындагы аз сүзле геройлары белән, язучы әйтерсең безгә болай дияргә тели. «Әнә, игътибар иттегезме икән: алар өчен сүз — бик кадерле нәрсә. Сүз — аларның җаннарының бер өлеше» Шимай элек шахталарда эшләгән, тир түгеп тырышкан. Хәзер ул тимер юл буендагы бер кечкенә поселокның урман янәшәсендәге иң арткы урамында яшәп ята. Аларның биредә торырга калулары да кызык кына була. Туган авылга дип шахтадан кайтып барганда, поезд бер станциядә озак кына тукталып тора. Шимай тәмәке тарта-тарта йөреп керергә чыга һәм бераздан, инде поезд кузгалып китә дигәндә генә, вагонга килеп керә дә: «Әйдә, җыен! Җәһәт!» ди. Алар шул станциядә калалар. Хикәянең менә шушы детале — кеше характерының бер чагылышы — үзе үк бик мәгънәле. Шимай тормышта үзен иркен, күңеле кушканча тота. Бу — аның көчле- леге, кыюлыгы билгесе. Ул кайберәүләр кебек һәммәсен алдан уйлап, хәзерләп тормый. Болай эшләү, шартларны алдан хәзерләп кую, күрәсең, йомшаграк, көчсезрәк натуралар өчен кирәк. Ә Шимай кебекләр — тормьПика олы ышанычы булган, үзләрен вактөяк очраклылык кына юк итә, җиңә алмый дип санаучы кешеләр. Бер характерның шушы чагылышы һәрбер вак-төяккә ябышып ятуның нинди мескенлек булуын ачып сала... Менә Шимай. урманнь! әйбәтрәк хәлдә сакларга иде, дигән ихлас ният белән поселок Советына килә. «Анда, дөньяга бүген килгән кебек, белмәгән идек, дип гаҗәпләнделәр, тыярбыз, дип өметләндерделәр, син шунда торасың, үзең дә күз-колак бул, дип бурыч йөкләп җибәрделәр. Абруең чамалы икән, ни кыласың — Шимай- ның кисәтүен колакларына да элмәделәр, хәтта бер апай аның үзенә кәттә генә киңәш биреп ташлады: «Син бу<)ып син тыкшынасың бит, әй! Әнә үз йорт-җиреңә хуҗа була бел! Бакчагыздан сыңар җимеш тә каба алмыйсыз бит! Сукбай! Эчмәгән көнең юк!» Мыскыл иттеләр үзен, һәм ул көне буе шул апайга эченнән генә җавап эзләп йөрде: «Миңа җимеш кирәкми дә... Эчәм икән — синекен эчмим! Шушы яшеңә җитеп. сукбайның кем икәнлеген белмисең... Минем сукбай булганым юк!» Менә бу өзектә никадәрле чынлык! Олы гына ир кешенең күңеле төшү, үпкәләү сәбәбе (һәм киңрәк алып караганда — кайбер әйбәт күңелле кешеләрнең читтә, сүлпән йөрүләренең сәбәбе дә шулдыр) ничек дөрес ачылган хикәядә. Бу инде — кеше күңеленең бюрократия салкынлыгы белән очрашуы күренеше. Уп- бик типик итеп, мәгънәсе белән киң масштабны иңләп бирелгән. Пошынмый гына эшләп һәм яшәп яткан Шимай көннәрдән бер көнне, үзе белән әңгәмә корып утырганда, бер агач төбе янында мәк чәчәге күрә. Буш шешәләр янәшәсендә үскән чәчәкне. Хикәянең ахырында килеп кергән менә шушы мәк чәчәге образы, әсәрне укып чыгып шактый йөргәч кенә, «кылт» итеп ачылып китә. Кара эле! Шимай бит бәләкәй вакытта да мәк чәчәгенә кызыккан иде. Тик аны ул чагында күршесе балта белән атып куды мәк түтәле яныннан. Балтасы ботка тиде— тирән яра ясады. Менә хәзер, хикәяне ту- лысынча укып чыккач, без уйлап алабыз: Шимайның хәзерге гомере — шул вакытта матурлыктан куылган, читләтелгән кеше яшәве микән әллә ул?! Шуннан читтә йөргәнгә әллә ул бик битараф, басынкы һәм күңелсез микән?! Әмма хикәя ахырында аның яңадан Мәк чәчәге янына килеп чыгуы безне куандыра. Чөнки биредә Мәк чәчәге — балкып торган тормыш, матур яшәү, чын гомер итү дигән сүз икән бит ул! Мәгъсүм Хуҗинның күп хикәяләрендәге геройлар уз башларыннан әнә шундый бик гыйбрәтле хәлләр кичерәләр. Иҗатчының сәнгатьчә осталыгы, геройлар кичергәнне укучылары күңеленә тулы килеш күчерә алуы аркасында хәлләр безнең дә баштан кичкән сыман була. Аларны укыгач без дә рухи яктан байыйбыз, күңел тәҗрибәбез тагын да тулылана төшә. Психологик яктан оста эшләнгән, ышандыру көче зур булган, геройларның үз тормышларында хәл иткән мәсьәләләре бүтәннәр яшәеше өчен дә мөһим проблема булып калка. Бу сыйфат авторның күңел байлыгы. заманның яңа процессларына, үзгәрешләренә сизгер булуы хакында сөйли. Инде бу китап белән танышкач нинди теләкләр туа соң? Әйткәнебезчә, язучының персонажлары безгә оша^ы. Әмма, шулай да, киләчәктә ул тормыштагы характерлар даирәсен киңрәк иңләсен иде. диясе килә. Хикәяләргә бүтән типлар да кыю килеп керсеннәр һәм. югарыда әйтелгән әсәрләрдәге сыман, мәгънәле итеп яшәсеннәр иде. Геройларны тормышның зуррак вакыйгалары диңгезенә чыгару өчен дә тырышырга кирәк. Аларны безнең рухи чынбарлыгыбызның тагын да олырак проблемаларына китереп ялгыйсы, яшәү рухларын биеккәрәк күтәрәсе иде!