ЮЛ
Юл салу сукмактан башлангандыр, мөгаен. Сукмаклар зураеп, юлга өйләнгән. Нәкъ шушы чорда (әйтүләренә караганда. Борынгы Вавилон шәһәрендә) кеше үзенең уттан кала иң беренче һәм иң мөһим ачышын ясаган — тәгәрмәч уйлап тапкан. Арба, автомобиль, паровоз, хәтта... луноходлар да дөньяга килүләре белән тәгәрмәчне уйлап тапкан борынгы кешегә бурычлы. Ә кеше һаман эзләнгән. Башта аны тирә-яктагы урмантаулар кызыксындырган. Тора-бара анда чит җирләр, ят илләр белән танышу теләге уянган. Шуңа күрә төзегән дә төзегән ул юлларны: очлары зәңгәр күккә ашкан кыя-ташлар да. күбекләнеп аккан дәрьялар да, баткаксазлыклар да куркытмаган кешене. Чөнки белгән: аралашу — ул тормыш, үсеш, яшәеш. Хәзерге атом заманында, зур тизлекләр чорында юл үзенең социаль әһәмиятен дә. экономик зарурлыгын да югалтмады. Киресенчә, производствоны кооперацияләү, концентрацияләү һәм специальләштерү халык хуҗалыгы тармакларының үзара бәйләнешен тагын да көчәйтте. Предприятиеләр, завод-фабрикалар арасындагы элемтәләр фән-техника прогрессының мөһим өлешенә әверелде. Бу бәйләнеш юллар аша тормышка ашырыла. Хәзер һәр 100 тонна халык хуҗалыгы йөгенең 80 процентын автомобильләр ташый. Барлык пассажирларның өчтән икесе автотранспортка туры килә. Шуңа күрә автомобиль юллары төзүгә дәүләт зур игътибар бирә. Татарстанда, мәсәлән, асфальт һәм шоссе юлларның озынлыгы 9223 километр тәшкил итә. Тиздән аңа 218 чакрымлы Казан — Чаллы юлы — КамАЗ юлы кушылачак. ТАТАРСТАННЫҢ 60 ЕЛЛЫГЫНА Тизлек Галимнәрнең исәпләвенчә, конвейердан чыккан һәр яңа машина ечен чама белән бер чакрым юл төзергә кирәк. Безнең илебездә, әйтик, 1979 елда ике мпллцон ярым чамасы автомашина җитештерел- * де. Шул исәптән зур йөк күтәрешле Кама автомобиль берләшмәсе 5 капкасыннан 70 мең м шина чыкты. Тәүлек саен 200—250 машина — КамАЗ йөрәге әнә йгул тизлек белән тибә. Ул тулы куәтенә эш- ♦ ли башлагач, баш конвейердан минут ярым саен бер «КамАЗ» тө- ■ шеп торачак. ° Күп җитештерелә машина. Әмма аңа булган ихтыяҗ мөмкинлек- < ләрдән күпкә артык әле. Шулай да аның чиге бар. Чөнки автомобиль- ® ләр дә тормыш киңлекләренә мохтаҗ. Дөресен әйтергә кирәк, хәзер- ч гә кешелеккә бу куркыныч янамый. Көн тәртибендә бары тик булган х автопарктан нәтиҗәле файдалану бурычы тора. Моңа ирешүнең төп * юнәлеше — тизлекне арттыру. Белгечләрнең фикеренчә, автомашина- °- ларның тизлеген берничә километрга арттыру меңләгән автомобиль чыгару бәрабәренә тигез. Тиз йөрү исә бары тик яхшы юлларда гына мөмкин. Чал Чулман буенда автогигант төзелә башалауга, Казан — Чаллы автомагистрален салу мөһим бурычларның берсе сыйфатында көн тәртибенә куелды. Шунда ук ике проект институты — ГипроДОРНИИ институтының Ленинград филиалы һәм Гипротранмост Казан — Чаллы юлының техник проектын әзерләүгә керештеләр. Булачак трассада экономистлар, геодезистлар, геологлар һәм башка белгечләр эшли башлады. Алар проектның иң оптималь вариантын тәкъдим итәргә тиешләр иде. Оясында ни булса, очканында шул булыр. Шуның кебек, транспортның юлдагы тизлеге, уңайлылык, автомобиль йөртүчеләрнең, пассажирларның кәефе, ахыр чиктә, аларның исәниминлеге проектның ни дәрәҗәдә комплекслы башкарылуына бәйле. Хәзерге заман автомобиль юлларын проектлауның мәҗбүри кануннары бар. Шуларныи оепсе: юл тирә-як мохит, ландшафт белән гармоник рәвештә ярашырга тиеш. Казан — Чаллы магистралендә бу таләп тулысынча исәпкә алынган. Автотранспорт бу шома юлдан күз иярмәслек тизлек белән йөри алырлык итеп сайланган. Бу, әлбәттә, машиналар шул тизлектә йөрергә тиеш дигән сүз түгел. Запас мөмкинлек көтелмәгән хәлләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итәр өчен кирәк. Борынгылар юл газабын гүр газабына тиңләгәннәр. Ә хәзер юл эш урыны, алай гынамы, юл йөрү — ял итүнең дә киң таралган бер төре. Шуңа күрә юл арытмаска тиеш. Бу исә табигать гүзәллеге бөтен тулылыгы белән юл кешесе алдында ачылса гына мөмкин. КамАЗ юлы бу яктан да ким-хур түгел. Сөзәк күтәрелешләр, ышанычлы саклагычлар һәм юл күрсәткечләре — болар барысы да машиналарга хәвеф-хәтерсез йөрергә мөмкинлек бирә. Юл «киемен» проектлаганда төп ике таләп — ныклык һәм озын гомерлек беренче урынга куела. Бу очракта күчәргә төшкән авырлык эелән юл «киеменең» калынлыгы арасындагы мөнәсәбәтне электрон- хисаплау машинасы хәл итте. Әйтик, каты өлешенең конструкциясе 64 сантиметр итеп билгеләнде. Бу МАЗ, КРАЗ, КамАЗ кебек зур йок күтәрешле машиналарның юлда бернинди чикләүсез йөрүен тәэмин итә. Өслекнең конструкциясе шактый катлаулы. КамАЗ юлы шундый класстагы юллардан һич тә калышмый, бәлки, кайбер параметрлары белән узып ук китә. Аның өстенлеге, беренче чиратта, комплекслы булуында. Мәсәлән, проектта архитектура бүлегенә зур урын бирелгән. һәм юкка гына түгел: күз уңында кеше. Аны юл ялыктырМ, ӘМИРХАНОВ, масын, максимум уңайлык булсын. Максаты шул. Төгәл алганда, кыска вакытлы ял өчен дүрт тукталыш, ун җиңел машинага исәпләнгән ике махсус мәйдан, утырутөшү урыны һәм тизлекне үзгәртү полосалы 48 автопавильон җиһазландырылачак. Болардан тыш тирә-як мохит һәм ландшафт белән бердәмлектә төрле кече архитектура комплексы булдыру күздә тотыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул милли традицияләргә нигезләнә. Ике яктан сузылган яшел зона юл яны һавасын чистартып торачак. ... Унлаган елга һәм чишмәләр аша юл тасмасы Кама ярларына омтыла. Кино кадрларыдай, бер күренеш икенчесе белән алышына. Яшел үзәнлекләр, сулы уйсулыклар күзгә чалына, ялангач тау сыртлары, текә ярлар артта кала. Юлаучы тирә-юньнең бу катлаулылы- гын тоймый да. Чөнки юл туры, тигез, уңайлы. Төзүче өчен исә бу шактый мәшәкатьле. Әйтик, Вятка һәм Мишә елгалары аша салынган күперләр. Магистраль Әгерҗе — Круглое Поле тимер юлын, Алабуга — Ижевск автомобиль юлын кисеп үтә һәм Түбән Кама гидроэлектр станциясе плотинасына килеп тоташа. Башкару технологиясе ягыннан шактый катлаулы эш. Еш кына шундый сорау бирәләр: бер километр асфальт юл дәүләткә күпмегә төшә? Казан — Чаллы автомагистралендә ул ничек? Турысын әйтергә кирәк — кыйммәт. Чагыштыру өчен башка илләр юл төзү практикасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Америка Кушма Штатларында, мәсәлән, иң югары категорияле юлның һәр километры 700—800 мең доллар. Шулай ук кыйммәт. Әмма америкалыларда шундый әйтем бар: иң кыйммәт юл — иң очсыз юл. Ни өчен? Чөнки юл төзелешенә киткән чыгымнар үзләрен бик тиз каплый. Нинди генә налог уйлап тапмыйлар бу илдә! Әйтик, 1 литр ягулык алсаң, 1,1 центы юл налогы. Сатып алучы 1 килограмм шинга 25 цент күләмендә юл налогы түләргә тиеш. Автомобильләрне сату бәясенең 10 проценты да шул чыгымнарны каплауга китә. Моннан тыш түләүле шәхси юллар, күперләр тагын күпме. Юл төзү елдан-ел кыйммәтләнә бара. Эш нәрсәдә соң? Сәбәбе ачык аның: хәзерге заман юлы — катлаулы корылмалар комплексы. Юл тасмасыннан тыш аңа, алда әйтелгәнчә, күп санда ярдәмче корылмалар керә. Бу урында «ярдәмче» дип әйтү дөреслеккә дә туры килеп бетми. Чөнки юл комплексына төзәтү урыннары, пассажирлар өчен автостанцияләр, автомобильләргә техник карау үткәрү, бензин салу станцияләре керә. Бу объектларны берәү дә кирәксез дип әйтергә җөрьәт итмәс, мөгаен. Автосервис — заман таләбе. Автомагистральнең үзкыйммәте үсүгә йогынты ясый торган икенче сәбәп — төзү материалларының күп тотылуы. Транспорт чыгымнарын шулай ук хәтердән чыгарырга ярамый. Чөнки юл төзүгә киткән барлык чыгымнарның 40 процентка якыны транспорт өстенә төшә. Урында алар юк: вак таш һәм цемент Уралдан, битум Уфадан, күпер конструкцияләре Мәскәү өлкәсеннән җибәрелә. КамАЗ юлының әзер участокларында автомобиль хәрәкәте инде күптәннән ачылды. Каманы буу, Вятка аша күпер салу магистральнең масштабларын киңәйтте. Күпер Мамадышка килеп керүгә, күпер эзлисең. Әле бер, әле икенче якны күзәтәсең. Әмма файдасыз: елга күренми дә күренми. Үч иткәндәй, юл боргаланыпмы боргалана. Чуалган йомгакмыни! Әнә ул ма шинаны бөтенләй кире якка алып китте — тау менәбез. Озын, сөзәк тау... Менә кайда икән матурлык, чын табигый матурлык! Тау башыннан тирә-як самолеттан карагандай күренә. Аста җәйрәп Вятка ага. Ул тасма булып горизонт чигенә сузыла. Уң якта, биек яр башында ♦ шәһәр корылмалары. Кичке кояш аны ал төскә манган. Сулда әрәмә- с; лекләр, болынлыклар. Салмак җил печән чабучы тракторларның то- - нык гүләвен алып килә. Рәссам өчен әзер күренеш. Тот та кәгазьгә ф төшер. Күпер бу манзараны бозмый. Дөрес, ул үзенең төз. тигез, аз гына о кырыс формалары белән елга буе пейзажына индустриаль төсмер би- < рә. Әмма менә мин дип кычкырып тормый, ипле генә итеп табигать г кочагына кергән дә утырган. Кайчандыр Алабуга ягына чыгу өчен икешәр сәгать паром көтеп = яткан чаклар искә төште. Ә хәзер... машиналар выж итеп кенә кала. Тизлекне дә киметергә кирәкми. Ике минуттан аргы якта буласың. ь Хәер, аның аргы як икәнлеген уйлаучы да юк. Купернең озынлыгы 611 метр. Аны Мәскәү күпер трестының Ря- = заньдагы отряды төзеде. Тимер-бетон конструкцияләре дә Рязаньнан * су юлы белән китерелде. Монтажны танылган инженер һәм оешты- £ ручы Иван Иванович Шмыга җитәкчелегендәге эре күперләр төзүче - тәҗрибәле коллектив башкарды. И. Шмыга — илебезнең танылган * күпер төзүчесе. Аның җитәкчелегендә Рязаньда Ока, Мәскәүдә Мәс- кәү елгасы аша төзелгән күперләр илебез төзелеш елъязмасына кер- * телде. Иван Иванович һәм үзләрен яхшы яктан күрсәткән башка монтажчылар ТАССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Күперне дәүләт комиссиясе «Бик яхшы» билгесенә кабул итте. Аны кору җиңел булмады. Елганың суднолар йөри торган өлешендә терәкләр кую катлаулы һәм четереклесе булды. Иң элек терәкнең тимер-бетон өлешләрен җыйдылар: бик зур «кое» барлыкка килде. Тик аны ничек утыртырга? Шундый карар кабул ителә: бетон «кое»дан суны суыртып алырга (су эчендә су суырту ай-һай җиңел түгел!) һәм корылманы вибробатыргыч белән төпкә утыртырга. Утырту гына булса бер хәл иде, аның эчендәге балчыкны алырга кирәк. Эш уйлаганча гына бармый, әлбәттә. Кодрәтле Нептун төзүче ләргә киртә артыннан киртә куя. Су патшасы белән бәйләнешле булмаган авырлыклар да җитәрлек: насослар сафтан еш чыгып тора, «кое» янә мөлдерәмә су белән тула. Нишлисең, барысын да яңадан башларга туры килә. — Шактый җәфа чиктек,— дип искә ала ул көннәрне Иван Ива нович. Әмма осталык, кыюлык, тәвәккәллек җиңеп чыга. Нептун бабай бирелергә мәҗбүр була: «кое»лар проектта билгеләнгән тирәнлеккә төшеп утыра. Билгеләнгән тирәнлек исә елга төбеннән шактыйга түбәнрәк. Бу — дүрт катлы йорт биеклеге. Димәк, аңа шул кадәр үк биеклектә бетон тутырыла. Күпер әнә шундый нык. чыдам нигезгә корыла. Калган эшләр йөзмә краннар ярдәмендә башкарыла. Бу эш шулай ук җиңел булмый. Берсе-берсе уналтышар тонна авырлык тагы тимер-бетон өлешләрне җыю өчен бөтен көчне сарыф итәргә туры килә. Күпер фән-техника казанышлары нәтиҗәсендә туган иң яңа технология нигезендә төзелде. Блок-секцияләр урында җыелды һәм кран ярдәмендә урнаштырылды. Шулай да иң хикмәтлесе бу түгел... Гадиләштереп күз алдына китергәндә, күпер төзелешенең классик үрнәге шуннан гыйбарәт: ул ике як ярны тоташтыручы балкаларга (аның формасы төрле) нигезләнергә тиеш. Ата-бабалардан калган традиция бу. Ныклыкны бары тик шул рәвешчә генә тәэмин итеп була дип исәпләгәннәр алар. Дөрес, зур транспорт күперләре төзегәндә катлаулы инженерлык исәп-хисаплары үткәрелгән, тирбәнү-калтыра- ну, һава шартларының үзгәрүе искә алынган. Ләкин бу ысул нигездә үзгәрешсез калган. Хәзер исә хәл башка. Торыкларның бөтен авырлыгын тоташ балкалар түгел, корыч чыбыклар күтәреп тора! Вятка күперен, әйтик, 5 миллиметр диаметрлы 9100 чыбык үз «җилкәсендә» тота. Корыч чыбыклар 190 учмага җыелып, каплар эчендә калдырылган махсус юллар аша терәкләргә тоташтырыла, цемент белән катырыла. Корыч чыбыклар 120 тоннага исәпләнгән домкратлар белән тартылды. «Бу яңалык нәрсә бирә?» —дип сораулары ихтимал. Төп отыш: .күпернең авырлыгы кими. Шулай булгач, аның үзкыйммәте дә кими. — Күпер салу белән бергә аңа килү юлларын күтәрү турында да уйларга кирәк иде. Бу шактый каты чикләвек булып чыкты,— ди «Каздорстрой» тресты управляющие В. И. Усатенко. Владимир Иванович сүзендә хаклык зур. Ник дисәң, Вятканың сул ягында тугайлар-үзәнлекләр җәелгән. Язын-көзен су астында кала. Арасы да шактый: өч чакрым ярым. Моңа «Трансгидромеханизация» трестының Казан идарәсе белгечләре алынды. Әлбәттә, баш җитмәслек, аһ орырлык эш түгел иде бу. Чөнки су төбенә торбалар аша комлы су кудыру инде күптәннән кулланыла. Казанда, мәсәлән, элек сазлык булган урыннарга ком кудырып, күпме йорт салдылар! Биредә исә итәктән вакыт тотып тора иде. Гидромеханизаторлар ары чаптылар, бире йөгерделәр, әмма үзләренекен иттеләр, сүзләрендә тордылар. Биредә комлы су кудыруның иң яңа технологиясе кулланылды. Бер сезонда гына да (май — ноябрь) миллион ярым кубометр балчык өеме һәм җир өеме барлыкка килде. Чагыштыру өчен шунысын да әйтик: бу кадәр күләмле эшне башкару өчен 12 экскаватор һәм 90 зур йөк күтәрешле үзбушаткычлар кирәк булыр иде. Эш тизлеген арттыруда, земснарядның нәтиҗәлелеген күтәрүдә рационализаторларның өлеше зур булды. Өлкән прораб Ж. К. Хиса- метдинов һәм земснаряд начальнигы В. Ш. Сидаев кыру җайланмасын һәм балчык җәю схемасын камилләштерделәр. Яңалык сөючеләр тәкъдиме белән балчык утырма проектта каралган дүрт урынына ике яруста өелде. Казан — Чаллы юлында күперләр төзү дә каралган. Моннан тыш уннарча чакрым җир тасманы бетон плитәләр белән ныгытырга, үлән чәчәргә кирәк. Боларның күп өлеше үтәлгән инде. ...Кич җитте. Елга буйларына, шәһәр өстенә төн пәрдәсе ябылды. Машиналар фараларын кабызды. Ерактан караганда бәйрәм аттракционына куелган йөгерек ут чылбырын хәтерләтә алар: бер якта ак ут, икенче якта — кызыл. Утлы чылбыр әйләнә дә әйләнә. Хәрәкәттә бәрәкәт Магистральнең 159 чакрымы әзер. Алабуга — Мамадыш участогында хәрәкәт ачылуга шактый вакыт узды. Казан ягыннан 60 нчы километрга кадәр һич шөбһәсез машинада барырга мөмкин. Былтыр ел азагында тагын 36 километр ара файдалануга тапшырылды. Ә 1980 ел — җиңү елы булачак. Юлны кем төзи соң? Казан — Чаллы юлының генподрядчысы «Каздорстрой» тресты. Трест коллективы — тупланган, уңган, теләсә нинди бурычларны да башкарыл чыгарлык сәләтле коллектив. Тәҗрибәсе дә зур. Аның Мәскәү — Минск, Мәскәү — Симферополь, Мәскәү — Ленинград югары класслы автомагистральләрен салуда катнашуы — моны исбат- ♦ лый торган дәлил. КамАЗ юлын күтәрүнең иң кайнар көннәрендә 5 тресттагы алты подразделениенең бшпесе трассада эшләде. Төгәлләү k чорында өч идарә катнаша. Казан ягыннан 913 һәм 928 нче төзү ида- < рәләре коллективлары бара, Мамадыштан 856 нчы идарә кешеләре о килә. Күпме бу, азмы? Тарихчылар теге яки бу һөҗүмне тикшергәндә < гадәттә анда катнашкан техника һәм корал санын җиңүнең бер сә- * * бәбе итеп күрсәтәләр. Төзелеш — шул ук фронт. Тыныч фронт. Ан- ч да да меңәрләгән кеше, йөзләгән техника катнаша. Әлеге юлда хә- - зер 13 экскаватор, 22 бульдозер, 15 скрепер, 12 автогрейдер. 150 авх томашина һәм күп санда башка техника эшли. Өч цемент-бетон һәм “■ өч асфальт-бетон заводы магистральне асфальт һәм бетон бэлән тәэ- a мин итә. Юл — төзелеш объекты. Әмма башкалардан күпкә үзгә — күчеп йөри. Төзелеш мәйданы уннарча, йөзләрчә чакрымга сузыла. Бу очракта да аны фронт белән чагыштырырга мөмкин. Алдан күрүчән хәрби җитәкчеләр иң элек хәрби тәэминат хезмәтенең тоткарлыксыз һәм тиз эшләвенә ирешәләр. Юл төзелешендә нәкъ шундый хәл. Нәтиҗәле эшлим дисәң, производство базасының кул астында булуына ? иреш. Трассада, мәсәлән, автомат идарә ителә торган сәгатенә йөз тонна куәтле асфальт-бетон заводы өч мәртәбә урын үзгәртте: Алабуга. Колай, 60 нчы чакрым. Мондый күченүнең мәшәкатьләрен күз алдына китерү читен түгел. Былтыр март—апрель айларында безгә шундый урын алыштыруның берсен күзәтергә туры килде. ... Зарод утырачак мәйданда ыгы-зыгы. Әмма бу беренче карашка гына шулай тоела. Биредә һәркем үз вазифасын төгәл белә һәм аны җиренә җиткереп үтәргә тырыша. — Вира! Вира! Күтәрү кранының саргылт угы тимер җыелманы эләктереп ала да бер-бер артлы монтажчыларга җиткереп тора: җитеш кенә. Операторның пыяла белән уратып алынган бүлмәсендә электрчылар В. Мякишев һәм А. Поспелов электрон җиһазларны урнаштыру белән мәшгуль. Ашыгырга туры килә. Чөнки төзүчеләргә эш фронты кирәк. Завод тизрәк продукция бирә башларга тиеш. Юл салуның ние бар: балчык сал да тигезлә. Йорт төзүгә карата ярымшаяру белән әйтелгән халык мәкален юлчылар шулай үзләренчә борып әйтә. Әмма хәзерге заман юл төзелеше югары дәрәҗәдә ме- ханикалаштырылган эш. Ул катлаулы инженерлык исәп-хисабына нигезләнә. Шуңа күрә һәр елга эшне оештыруның бик төгәл проекты булдырыла. Казан — Чаллы юлы төзүнең быелга кабул ителгән проектында, мәсәлән, эш күләме, аны уңышлы үтәү' өчен кирәк булган кеше һәм техника эшне оештыруның иң төгәл алымнары, вакыты күрсәтелгән. Аның нигезендә комплекслы агым эшен нәтиҗәле оештыру ята. Чөнки төзелештә төп буын ул. Проектта субподрядчыларның вазифалары шулай ук төгәл билгеләнгән. Шулай да хәл ителәсе проблемалар юк икән, барысы да ал да гөл икән дигән нәтиҗә ясарга бернинди нигез юк. Эшне оештыруның «авыр өлеше» булып, элекке еллардагы кебек үк. әле һаман автомобиль транспортының җитмәве кала. Юл төзелешенә автотранспорт күп ■, «к. у.» м 23, 113 таләп ителә. Чөнки ул төзелеш материаллары, ярымфабрикатлар һәм һәр төрле җыелмаларны бик ерак араларга ташу белән бәйләнгән. Әйтик, Казан—Чаллы юлының бер чакрымын төзүгә генә дә 30 мең тонна төзү материалы таләп ителә. Шуны да истән чыгармаска кирәк: трасса тимер һәм су юлларыннан 50—150 чакрым ераклыкта тора. Асфальт-бетон измә һәм бетонны озак вакыт саклап булмау да хәлне авырайта — сәгать-сәгать ярымда алар эшкәртелергә тиеш. Трестның бу зур эшләрне башкарып чыгарлык автотранспорты юк. КамАЗ юлында, мисал өчен, барлык йөкләрнең 30 процентын Татарстан автотранспорт идарәсе машиналары ташый. Алар елга 18 — 19 миллион тонна-чакрым эш башкаралар. Бу күбесенчә кыш һәм яз айларына туры килә. Ә юл төзелешенең иң кызган чорында — җәй көне машиналар урып-җыюга китә. Төзелештә бушлык барлыкка килә. Урып-җыю шулай ук сезонлы, дәүләт күләмендәге әһәмияткә ия эш. Бу бушлыкны булдырмау әмәлен юлчылар үз транспортларыннан нәтиҗәлерәк файдалануда күрәләр. Мәсәлән, бортлы машиналарга контейнерлар урнаштырып, аларны измә ташуга көйлиләр. Моның белән генә мәсьәлә хәл ителми, әлбәттә. Белгечләрнең әйтүенчә, җитәрлек кадәр автотранспорт даими бирелеп барылганда магистраль ике ел элек төзелеп беткән булыр иде. һәр проблема үзе проблема китереп чыгара. Срокларның сузылуы экономикага суга. Сафка баскан һәр яңа объект дәүләткә доход бирергә тиеш: юлмы ул, заводмы, ателье яки культура йортымы—һәрберсе үзен акларга тиеш. Аның формалары күп төрле. Әйтик, начар юлда йөргән машина тиз ватыла, ягулыкны да күп ашый. Машинага чыгым каралганнан артык тотыла. Юлның «доходы» әнә шулардан туплана. Казан—Чаллы магистрале моннан ике ел элек сафка баскан булса, күпме дәүләт акчасы янга калган булыр иде! КамАЗ юлын төзүчеләр финишка якынлашып киләләр. Быелның октябренда асфальт тасма Татарстан башкаласы Казанны автомобиль төзүчеләр шәһәре — Чаллы белән тоташтырачак. Төзелештә булсын дип, зур тырышлык сарыф итеп эшләүче алдынгылар бик күп. Менә аларның кайберләре: электр ярдәмендә эретеп ябыштыручылар Зарипов, Беляев, Николаев, бульдозерчылар Са- дыйков, Климин, Киволь, Сафиуллин, скреперчылар Далецкий, Солдатов, автогрейдерчылар Баженов, Осипов, Ваһапов, Җиһаншин, Попов, Бикмурзин, шоферлар Йосыпов, Белоусов, Абдуллин, Маслов, Кә- рпмов, Хәлиуллин, Шакиров иптәшләр һәм башкалар. Хәзерге заман юл төзелеше техникасы гаять катлаулы һәм аның белән идарә итү өчен әзерлекле кешеләр кирәк. Шуны истә тотып «Каздорстрой» тресты уку пункты ачты. Анда эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрүдә системалы эш алып барыла. Юл һәрвакытта да прогресс иярчене булды. Әмма үз чиратында юл фәнтехника прогрессын үстерүгә, аерым төбәкләрнең экономик потенциалын күтәрүгә уңай йогынты ясады. КамАЗ юлының да бу яктан мөмкинлекләре зур. Чөнки магистраль республиканың индустрия «җиле» тимәгән районнары территорияләреннән уза. Трасса Пит- рәч, Саба, Балык Бистәсе, Мамадыш район колхоз-совхозларының промышленность үзәкләре белән элемтәсен ныгытачак, аларны шәһәрләргә «якынайтачак». Казан—Чаллы автомагистраленең Татарстан, Урал яны һәм Урал буе өлкәләре өчен әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Ул бу өлкәләр һәм республикаларның экономик бәйләнешен тагын да арттырачак. Казан янында Идел аша күпер салгач исә илебезнең үзәк районнарына чыгу юлында яшел ут кабыначак. Ә Идел аша күпер унберенче бишьеллык бурычы. Әмма әзерлек эшләрен быел ук башлау планлашты- рыла. Кешеләрнеке кебек үк, Нәр юлның үз тарихы, үз язмышы бар. Казан — Чаллы юлының язмышы — бәхетле язмыш. Чөнки ул исеме бөтен дөньяга билгеле автогигант — КамАЗ баһадир барлыкка китергән юл. Әгерҗе — Чаллы тимер юлы магистрале, традицион су юлы белән комплекста автомагистраль КамАЗның тышкы элемтәләрен тулысыңча тәэмин итәчәк. Автомобиль юлының сафка басуы зур йөк күтәрешле автомобильләр җитештерүче Кама берләшмәсенең икенче чираты сафка баскан вакытка туры килә. Бу — тиздән илебез юлларына һәр елны 150 мең «КамАЗ» машинасы чыгачак дигән сүз; бу— 1970 ел белән чагыштырганда автомобиль паркының 1,5 мәртәбә артуы дигән сүз. Ә алар өчен юллар кирәк, юллар кирәк...