ЯШИСЕ КИЛӘ!

 

«Хезмәт вазифаларын башкарганда күрсәткән ныклык һәм батырлыгы өчен рядовой Миргаэи- зов Рифкать Шәфкать улын «Батырлын өчен» ме* дале белән бүләкләргә (үлгәннән сон)». (СССР Верховный Советы Преэн- диумы Указыннан) Татар халкының каһарман улы. 70 нче еллар комсомолы Рифкать Миргазигов батырлыгына багышлыйм. 1 укта... тукта, — дип ыңгырашты Рифкать.—Тукта... хәзер... Ул аска таба оча да оча, ә парашют һаман ачылмый. Тирә-юньдә беркем юк — дөм карангы. Рифкать бар көче белән парашют божрасын тарта. Бармаклары әрни, ут яна, ә парашют һаман ачылмый да ачылмый. Башы бер өзлексез шаулый, чатнап авырта — әйтерсең, самолет моторын башына терәп куйганнар да бөтен көченә үкертәләр. Ә ул оча, һаман оча. Колак төбендә әче жил сызгыра. Менә хәзер, менә хәзер жиргә атылып төшәр дә челпәрәмә килер... — Тукта!—дип тагын ыңгырашты Рифкать. Кайда соң аның иптәшләре? Кайда башка солдатлар? Бөтен жир дөм карангы. Әй, ул күзләрен йомган икән бит. Хәзер күзләрен ача да, дөнья яп якты була. Нәрсә бу? К\з кабакларын авыр әйбер белән бастырып куйган кебек. Ул һаман саен тизрәк оча. Әллә шулай тиз очканга күзне ачып булмыймы? Бер ни дә күренми... Җиргә ерак калды микән? Юк. юк. тизрәк күзне ачарга кирәк! Юкса... Әнә, керфекләр селкенде. Димәк, ачып була. Әнә, еракта, бнк еракта алсу яктылык сирпелә. Кояш нурлары Кояш чыгып килә. Ә жир күренми. Колак шаулый, колак төбендә жил сызгыра. Ә жир һаман юк. Әллә жир бө- тенләй юкка чыктымы? Әллә ул төпсез упкынга очамы? Алай дисәң, әнә, кояш нурлары да күренә. Иптәшләре генә юк. Ә-ә? Аның парашюты ачылмаган бит! Димәк, алар артта калган... Хәзер менә соңгы көчен җыеп божраны тарта да... Урра, ачылды!.. Әнә, баш очында — an- ак гөмбәз! Әкренәйде. Ул хәзер әкрен генә оча, жилдә чайкала-чай- кала әкрен генә оча. Әнә, аяклары да җиргә тиде... Рифкать авырлык белән генә күзләрен ачты. Күзләрен ачты да, куркыныч төшеннән айнып җитмәгән сабый кебек, тагын бер ыңгырашып куйды: —■ Башым... — Аңына килде... «Аңына килде! Аңына килде!» — дип чыңлады аның колагы. Баш очындагы ап-ак гөмбәз талгын жилдә җилфердәп торды-торды да ап-ак җәймә булып аның өстенә ташланды. «Чуалды, парашют чуалды,—дип уйлады Рифкать. — Тизрәк аннан котылырга да алга чабарга кирәк...» Ул куллары белән чәбәләнде, аяклары белән тыпырчынды. Ә нишләп: «Атакага!» — дип кычкырмыйлар? Нишләп бу де- сантниклар ап-ак парашютка төренгәннәр дә бер урында тик басып торалар. Йөзләре дә бик кырыс. Парашютны вакытында ача алмаганга аңа ачуланалармы? — Ят, Рифкать, ят, сиңа торырга ярамый. Рифкать, аптырап, күзләрен ныграк ачты. Күз алдындагы аксыл томан әкренләп сыегайды. Иң беренче булып каршыдагы тәрәзә һәм тәрәзә артындагы кояш пәйда булды. Аннары ул ап-ак түшәмне, ак стеналарны, ак халатлы кешеләрне төсмерли башлады. — Нәрсә булды? — дип дәште ул, ләкин тавышы бик тә зәгыйфь булып, бары тик хәлсез пышылдау гына булып чыкты. Рифкать ачу белән тамагын кырып куйды да бар крченә кычкыр- макчы булып авызын ачты, ләкин шулчак өзеп-өзеп башы авырта башлады, һәм бөтен гәүдәсе буйлап күтәрелеп килгән әрнү һәм үпкә катыш жан авазы тамак төбендә буылып калды. Ул тешләрен кысып ыңгырашты, күзләрен чытырдатып йомды. — Шприц! — диде кемдер. Менә аны сак кына әйләндерделәр, менә аркасы черки тешләгән кебек аз гына авырту сизде, менә бөтен тәненә акрын-акрын җылы йөгерде, күз алдындагы куе кызыл пәрдә теләр-теләмәс кенә күтәрелде һәм бөтен тирә-як тагын ап-ак төскә керде. — Бирешмә, егет! Солдат бирешмәскә тиеш! Рифкать тавыш килгән якка борылмакчы булды, ләкин башы тың- .. мзды, тарттырып бәйләгән кебек, үз урынында ята бирде. — Кыймшанма, кыймшанма, сиңа кыймшанырга ярамый,— диде шул ук тавыш. «Кем соң бу? Нинди таныш аваз соң бу? Нинди кешеләр җыелган монда? Кайда соң мин? Ә-ә-ә! Ул парашютына чуалган да болар аңа булышырга, аны коткарырга килгәннәр!» Рифкать сүрән генә елмаеп куйды. Күзләрендә кабынган елмаю бит алмаларында бераз алсуланып торды да, иреннәренә барып җитә алмыйча, сүнде. Ул тагын күзләрен ачты һәм каршысында басып торучы өлкән яшьтәге хәрби кешене күреп, бераз аптырап калды. Җилкәсенә ак халат япкан кеше, урындык алып, аның янәшәсенә утырды. — Хәлләр ничек, солдат? Бик авыртмыймы? Кинәт, һич тә көтмәгәндә, Рифкатьнең тамак төбенә җылы төер килеп тыгылды, башы, утлы кыршау кидергәндәй, яна башлады. — Шприц! — диде әлеге тавыш. Аны тагын чак кына кузгаттылар, озакламый җилкәсе буйлап тагын рәхәт җылылык таралды. Рифкать бераз вакыт керфек кагарга да кыймый ятты. Кемдер баш очында утлы кыршау тотып тора кебек тоелды ана. Күзен ачыйм дисә, утлы кыршауны башка кидерә дә куя. Менә ул, әлеге газраилгә сиздермәскә тырышып, әкрен генә керфеклә- . рен күтәрде, аннары, баш очында утлы кыршау күренмәгәч, күзлә- * рен ачты. 5 Каршыда шул ук хәрби кеше утыра. Аның янында — кулына шприц = тоткан ак халатлы апа. Ә арттарак — тагын ак халатлы кешеләр. и — Түз, егет, түз, герой! — дип елмайды хәрби кеше. Ләкин аның = елмаюы бик моңсу да, сәер дә килеп чыкты. — Генерал... — дип пышылдады Рифкать. . — Әйе, мин бу, рядовой Миргазизов, мин. Мин исән, иптәшләрен дә исән, барысы да исән! Рәхмәт сиңа. һәм шул чак барысы да, барысы да аермачык булып Рифкатьнең ~ күз алдына килеп басты. Ирексездән, анык йөрәге кысылып куйды, ике п> күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште, бераздан башы шаулаудан ° туктады, гәүдәсе жиңеләйгәннән-җиңеләя барды, менә инде ул аны бө- ч тенләй тоймый да башлады. Рәхәт. Рәхәт һәм бераз куркыныч та. Парашютта төшкәндә шулай * була иде. Ул әле хәзер дә оча түгелме сон?! Әйе, әйе, оча! Ләкин шунысы гажәп, жиргә түгел, ә өскә, зәңгәр күккә таба оча! Аста автоматтан аталар, «урра!» кычкырып йөгерәләр, танклар үкереп чаба. Ә ул гранатасын уч төбенә кыскан да һаманһаман өскә күтәрелә, күтәрелгән саен күңелгә рәхәтрәк була бара, көләсе, җырлыйсы килә. Ләкин ул көлә дә, җырлый да алмый, чөнки кулында — граната. Менә аның бармаклары ут яна башлый, граната сырлары уч төбен кисеп керә. Ычкындырмаска, түзәргә, түзәргә! Әгәр бармакларын язса, граната шартлаячак та ул. атылган коштай, жиргә егылып төшәчәк. Аның белән бергә кояш та, ай да. йолдызлар да шартлаячак, сүнәчәк. Рифкать иреннәрен кысып ыңгырашты. Ана тагын укол кададылар. Күзне чагылдырып, палатада кояш уйный. Тып-тын. Беркем бер сүз дәшми. Басканнар да тик торалар. «Бөтенесе басып тора, мин генә нишләп болай ятам соң әле. Мин тормаганга сөйләшмиләрдер»,—дип уйлады Рифкать һәм, күтәрелергә исәп итеп, кыйм- шанып карады. Ләкин кыймшануга ук тирә-юнь караңгыланып китте, кешеләр томан эченә кереп югалды. Ул, елап җибәрүдән куркып, тешләрен кысты да түшәмгә текәлде. Тагын тынлык. Бу тынлыкны бары тик колак төбендәге берөзлексез шаулау авазы гына бозып тора. Самолет гөрелтесенә охшаган шаула\ авазы. Әллә һаман самолетта очалармы сон? Юк, юк, ул инде хәзер барысын да хәтерли, барысы да күз алдындагы кебек... 2 Аларны төн уртасында тревога белән уяттылар. Ул икенче каттагы караватыннан сикереп төште дә юл уңайлый кненә-киенә казарма ише генә таба йөгерде. Дөбер-шатыр килеп баскычтан чабып төштеләр дә казарма каршына тезелделәр. Карашы күктә чекерәеп йолдызлар яна. Ике көн, ике төн берөзлексез койган яңгырдан сон, дөнья киңәеп, иркенәеп киткән кебек. Түбәңә басып, күңелне борчып торган болытлар таралгач, күк шундый биегәйгән, ниндидер бер тантаналы төскә кер гән. Шундый биек күккә караганда хәтта башлар әйләнә. Беренче тапкыр театрга баргач шулай булган иде. Гомер буе мондый биек түшәм күргәне юк иде аның. Кешеләр тамаша карый, ә ул һаман күзен түшәмнән алмый. — Смирно! Өлкән лейтенантның төн тынлыгын ярып яңгыраган авазыннан хәтта йолдызлар да. бер-берсенә бәрелешеп, чыңлап куйдылар кебек. — Десантниклар, — диде өлкән лейтенант Киреев, тавышын акрынайта төшеп, көньяк-көнбатыш яктан дошман гаскәрләре һөҗүм итеп килә. Безнең бурыч—дошман тылына төшәргә һәм көтмәгәндә арттан көчле удар ясап, аны юк итәргә! Калганын юл уңайлый аңлатырмын. Ма-ши-на-га! Яшькелт-соры төстәге машина ут капкандай алга ыргылды да тимер капка аша чыгып аэродром ягына таба юл алды. Әллә инде йокыдан уянып җитмәгәннәр, десантниклар. берсе бер сүз дәшми, тын гына машина көенә чайкалып баралар. Бары тик ара-тирә парашютны җайлабрак куялар да янтыкка төртеп торган автоматны кырыйга шудыралар. Рифкатьнең сул ягындагы чегәннеке төсле кара чәчле, каратут йөзле, бөркет борынлы әзербайҗан егете Вагыйз дә сүз башламый. Мондый чакта ул, гадәттә, мең төрле мәзәк сөйләп эчне катырып бетерә иде. Бер уйласаң, мәзәге дә искитәрлек түгел үзенең, ә көлмичә түзә алмыйсың. Ул рус сүзләрен шундый кызык итеп, балаларча ватып-сындырып сөйли. Аның мәзәген кабатлап сөйләп кара, кешеләр, көлү түгел. елмаеп та карамас. Бөтен кызыгы шул сөйләвендә бугай. — Илдус... Рифкать сул ягындагы егетнең терсәгенә кагылуга, тегесе дерт итеп китте, башын күтәрде. — Нәрсә, якташ, әллә йокы туймадымы? Илдус, соры күзләрен яртылаш кына ачып, аңа карады, дәшмәде. «Үзең дә беләсең бит», янәсе. Рифкать, әй, сиңа дәшкән мин юләр, дигәндәй, башын илтифатсыз гына кыйгайтып куйды да, артка таба йөгерүче агачлар шәүләсенә карап, уйга чумды. Соңгы арада алар, көн Дими, төн дими, хәрби өйрәнүгә әзерләнделәр. Тәннән соңгы тирне сыгып чыгарганчы йөгерделәр, иңбашлары өзелеп төшәр хәлгә җиткәнче граната ыргыттылар, билләре тораташка әйләнгәнче парашют сүттеләр, парашют җыйдылар. Кичләрен Ленин бүлмәсенә кереп хат язарга утыргач, тупасланган бармаклар ручкага ияләнә алмый тилмерә иде. Бу арада нишләп хат килми икән аңа? Тәлгатьтән дә җавап юк. Инде язганына ике атна булды бит. Әллә, акыл өйрәтә дип үпкәләде микән? Ниләр язган иде соң әле ул аңа? Монда хат язарга вакыт бик аз кала. Шуңа күрә ул язасы сүзләрен юлда йөргәндә, я берәр җирдә ялга туктаганда уйлап куя, ә инде казармага кайткач, аларны бары кәгазьгә генә төшерәсе кала. Шулай иткәч, шома да, тиз дә булып чыга. Хатларны төрле итеп, кызык итеп, озын итеп язасы килә аның. Ләкин яза башлагач һаман шул бер чамадан артмый. «Исәнме, Тәлгать!—дип авыз эченнән сөйләнде Рифкать. (Хатны һәрчак «исәнме»дән башлый ул). Исәнме! Сиңа солдат сәламнәре юллаучы дустың Рифкать. Бераз үзем турында язып китәм. Хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Дөресен әйтик, сез анда, теге җырда җырланганча, мине бөтенләй онытып бетергәнсездер инде. Минем хезмәт яхшы бара, кәеф әйбәт, спорт белән шөгыльләнәм. Көннәр бик эссе тора, бөркү, түзәрлек түгел. Монда инде чия өлгерде, бар халык шуңа ябырыла. Кичә «Унике урындык» фильмын карадык, шунда сезне искә төшердем. Тиздән минем хезмәт итә башлаганга сигез ай тула. Озакламый, шушы айда, хәрби өйрәнүләр булырга тиеш. Менә, үзем турында шулар гына. Хәзер көндезге сәгать бер. Әле генә мунчадан кайттык. 22/06. 76. Р. S. Биш көннән мина унтугыз яшь тула». Менә туган көн дә узып китте. Ике шешә лимонад алып, дуслар = белән утырдылар да. тагын гадәти солдат тормышы башланды. ♦ Иртәгә өйгә хат язарга кирәк.— дип уйлады Рифкать.— Хәрби а өйрәнүләрнең ничек үткәнен дә язармын. «Йсәнмесез. әнкәй, әткәй. “ Азат, Әнфисә!» — дип башлармын хатны. Юк, алан гел бер төсле була. = Бу хатын ул болай башлар: «Исәнме, әнкәй! Исәнме, әткәй! Исәнме, » Азат! Исәнме, Әнфисә! а — Мин үзем исән-сау яшим...» Менә кызык, исән булуын белә торып, кешегә исәнме диләр! Ха- = рис бабасыннан бер сораган иде инде ул. Бабасы мыек астыннан кө- < лемсерәп кенә куйды. Аннары, чалгысына таянып, монсу күзләрен ерак- “• ка, бик еракка, Вятка болыннары аръягына төбәде. — һәр сүзнең хикмәте бар. улым, — диде ул. — Сүз ул күктән төшмәгән, кеше күңеленнән өзелеп төшкән. •— Исәп кешегә «исәнме?» дип әйтүнең ни хикмәте бар соң? — дип кабатлап сорады Рифкать. — Әй, улым, улым, күп нәрсәне белмисең шул әле син. Кайчакта шундый хәлләргә каласың: исәнме-юкмы икәнеңә шикләнә башлыйсын. Ә инде исән икәнеңне белгәч, сөенеп бетә алмыйсың. Сугышта күп очраттым мин андый хикмәтле хәлләрне. Менә бу күзне фашист пулясы шаярткач, якты дөнья йөзен бер күрергә тилмереп яткан чаклар күп булды. Сау-сәламәт кеше генә яшәү кадерен белми ул. Бармагыңа шырпы керсә дә. үрле-кырлы сикерә башлыйсың. Үләсе килми, якты дөньяларны калдырып, кара гүргә керәсе килми адәм баласының! Яшьләргә ни?! Дөнья кадерен беләмени яшьләр? Сезгә әле ике дөнья —бер морҗа... Шулай диде дә Харис бабай, бер сәбәпсезгә чыккан ачуын басарга тырышкандай, киерелеп-киерелеп чалгысын селтәргә тотынды. Рифкать, үчләшкәндәй, һаман үзенекен итте: — Шулай да тере кешегә: «Исәнме?» — дип әйтү дөрес түгел инде.— Хәерле көн! Здравствуйте!—дияргә кирәк. Харис бабай, капыл туктап, чалгысын печән пакусы өстенә ыргытты да куак күләгәсенә барып утырды. Шешә бөкесен ачып, чәй уртлап куйды, кара кәләпүше астыннан чыгып торган яулык чите белән маңгай тирен сөртте. — Исәнме дә исәнме!? Нәрсә аңлыйсыз соң сез? Здравствуй, имеш. Кемгә — нәрсә, кәҗәгә — кәбестә, ди. Аларныкы үзләренчә дөрес, безнеке— үзебезчә. Урыс әйтә. «Яшә, дөнья рәхәтен күр!»—ди, ә без «Исәнме, саумы, хәлләрең ничек?»—дибез.— Исән булсаң, тазалыгың булса, ходай җүн бирер. Әнә, сугышта күпме әзмәвердәй ирләр ятып калды. Алардан «Исәнме?» дип сораган кеше юк бит. Ә аңа кадәр күпме кырылган? Безнең халыкның башы сугыштан чыкканга күпме генә әле! Гомер буе —сугыш, гомер буе—кырылыш. Шул мәхшәрләрне күрсәң, үзеңнең исән икәнеңә сөенеп бетә алмас идең. Харис бабай үпкәләгән кыяфәт белән Рифкатькә карап торды да. син аңлый торган нәрсәмени бу дигәндәй, чаж-чож чалгысын янарга МонляГ 6ик пппӘ Ли ереП Азатка әйт эле. мина бер-ике кассета жибэрсен. "рарга оны“ а„мТнКаЛаР а₽' ”ЗДЫрЫр " Де“' Азатка хат язган ием' Шулай итеп, эшләп йөрим, дисең инде. Эшлә, эшлә. Ләкин начар эшлисе булсаң, кара аны! Кайткач мин техникумга керермен, ахрысы. Ярый, бүтән язар сүз бетте бугай. ’ ♦ Бөтенесенә, бөтенесенә дә сәлам әйт. минем исемнән кулларын кыс. Б Рифкать. Хат яз! 2 тотынды. Аннары, баш бармагын чалгы йөзенә тигереп карагач, аякларын аерып басты һәм ачу белән селти-селтн кин пакус алып кереп китте. Рифкать аның артыннан иярде. Бабасы бүтән дәшмәде, авыз эченнән берничә тапкыр: «Исәнме? Исәнме, имеш»,— дип кабатлады да, йөзтүбән капланучы үләннәргә карап, онытылды. 3 — Десантниклар! Рифкать бер мәл уйларыннан арына алмый торды. Чалгы тавышы әкренләп тоныкланды, печән пакусы күзгә күренеп ерагайды-ерагайды да бөтенләй күздән югалды. Колакка машина гөрелтесе кереп тулды, өлкән лейтенант Киреевның өзек-өзек сүзләре ишетелде: —■ Десантниклар!—дип кабатлады ул. Башка вакытта аның һәр сүз бик тә ачык булып, авызыннан га- жәеп олы борчак тәгәрәп төшкән кебек ишетелә иде. Ә бүген каршы искән машина жиле сүзләрне әле бер, әле икенче якка очырта, шуңа күрә жөмләсе, машинада барганда язылган хат юллары кебек, тигезсез чыга, авазлары, сүзләре калтырый, аслы-өсле килә. — Без бүген дошман тылына төшәчәкбез.— дип дәвам итте Киреев.—• һәр адымыгызны үлчәп атлагыз, һәр хәрәкәтегезне уйлап эшләгез! Ашыкмагыз, кабаланмагыз! Иң мөһиме — һәркем үзе өчен дә. янәшәдәге иптәше өчен дә жавап бирсен! һавада вакытта ук бер-берегезне югалтмаска, бергә булырга тырышыгыз. Сез бүген Үзәк штабтан килгән комиссия каршында, ил каршында, Ватан каршында сыналасыз. Әйдәгез, десантникларның кем икәнен күрсәтик! Өлкән лейтенант ничек башлаган булса, шулай капыл гына сөйләүдән туктады. Бер якка янтайтып кигән зәңгәр береткасын артка- рак шудырды, уңайсызланып кына елмайды. Әле яңа мыек чыгып килгән бу егетләрне ни көтәсен яхшы белә ул. Шуңа күрә аларны жилкендерәсе, берәр жылы сүз әйтәсе килә. Ләкин андый сүз табылмый да табылмый. Киреев, ни әйтергә белмичә, егетләргә карап-карап торды да: — Җыр башларга!—дип кычкырды. Шуны гына көткәндәй, Вагыйз әллә кайдан, эчтән чыккан тавышы белән жырлап та җибәрде. Аңа казакъ егете Тансык кушылды, аннары грузин Турамның тамак төбеннән калтырап чыккан авазы ишетелде. Аларны Коля, Виктор, Илдус — бөтен взвод күтәреп алды. Ә Рифкать авызын кыймылдатып кына торды, җырламады. Мондый да бай тавышлы гажәеп хорны беркайчан да тыңлаганы юк иде аның. Дөрес, алар бик еш жырлыйлар, ләкин бүгенге жыр, караңгы төндә тын далада яңгыраган жыр моңа кадәр җырланган бар җырлардан да матуррак кебек иде, ул күңелне чеметеп-чеметеп ала, сулык-сулык китерә иде. Казакъ далалары киңлеге дә, рус бәйрәмнәренең шашкын дәрте дә, грузин тауларының кайтавазы да, татар моңнарының моңсулыгы да бар иде бу жырда. Рифкать тагын бераз ләззәтләнеп, хыялланып тыңлады да, үзе дә сизмәстән, ирексездән җыр агымына ияреп китте: Без — канатлы десант солдатлары. Бөркет булмау безгә ярамый. Җыр, машина гүләвен, җил сызгыруын басып, япан далага таралды, агач ботакларын сыйпап узды. Аны арттан килүче машинадагылар күтәреп алды. Бер мизгелгә десантниклар үзләренең хәрби өйрәнүгә баруларын да, алда мең-мең сынаулар торуын да оныттылар. Бөтен жирдә, бөтен дөньяда бары тик жыр, шушы жыр гына калды, ул әле генә боегып утырган егетләргә канат куйды, йөрәкләргә дәрт, кыюлык eCT^ e - алаР ны бөркет итеп күккә күтәрде. Машина тормозлары ачы итеп шыгырдады. Солдатлар дәррәү жиргә сикереп төштеләр. Ж.ыр, басу өстендәге тургай кебек, һавада тирбәлеп калды. Төшкән уңайга тезелделәр дә, команда яңгырауга. « самолетка таба йөгерделәр. Самолетның иләмсез зур крокодил авы- . зыиа охшаган «капкасы» күз ачып йомганчы десантннкларны «йотып» ? жибәрде. Аннары авыз акрын гына ябыла башлады. Рифкать, күрә- 5 сеңме дигәндәй. Илдуска төртте. Илдус гадәтенчә башын кагып куйды, u Нәрсә«әйтсәң дә, шулай башын гына кага ул, беркайчан да сиңа = каршы килми. Кайчакта бу Рифкатьнең ачуын да китерә, ләкин ул - моңа күнегеп бара. Менә хәзер. «Әйе шул, бигрәк зур»,— дисә, теле өзелеп төшмәс иде бит. * Монысы — Рифкатьнең инде сигезенче сикерүе. Ә шулай да иялә- “ шеп бетә алмый әле. Бу самолетны десантниклар яратып, үз итеп = «оча торган сарай» дип йөртәләр. Чыннан да. бигрәк зур шул. Риф- ч катьләрнең ике катлы казармалары хәтле булыр... Беренче тапкыр 2 сикергәндә шактый шүрләгән иде. Әле хәзер дә, шул искә төшсә, оялып куя. Ул сикерә торган люк пропеллер белән янәшә иде. Сике- ~ рүгә үк пропеллерга килеп эләгер кебек тоелды апа. Командир «Кит- " тек!»— дип җилкәсенә кулын куйгач, бер ара икеләнеп калган нде. £ Аннан күзләрен чытырдатып йомды да сикерде. Сикерүгә үк тыгыз җил агымы аны артка таба чөеп җибәрде. Бүген ничек булыр икән? Күңел түрендә посып яткан курку хисе бүген тагын баш калкытырмы? Төнлә беренче тапкыр сикерүләре бит. «Крокодил авызы» ябылып беткәч, самолет акрын гына гүли, калтырый башлады. Гүләү көчәйгән саен Рифкатьнең башы да шауларга, авыртырга тотынды. «Нәрсә бу. моңа кадәр болай булганы юк нде бит, әллә авырыйммы?»— дип уйлады ул. Ә башы аның саен ныграк авырта, Рифкать, авырту басылмасмы дип. маңгаен самолет тәрәзәсенең салкын пыяласына терәде. Тәрәзә артында, кул сузымы гына ераклыктагы офыкта, кызыл мишеньга ехшаган кояш күтәрелеп килә. Таң ата. Тәрәзә аша төшкән кызыл кояш нурларыннан солдатларның йөзләре бронза төсенә кергән. Рифкать, тәрәзә артындагы матурлыкны күрсәтергә дип, Илдуска дәшмәкче булган иде, түшәмдә кабынган сары утны күреп, уеннан кире кайтты. — Әзерләнергә! Бронза һәйкәлләргә охшап утырган десантниклар калкынып куй дылар, парашютларын, автоматларын рәтләгәч, дәррәү торып бастылар. Шулчак түшәмдә яшел ут кабынды. Тавышсыз-тынсыз гына люклар ачылды. — Киттек!—дип кычкырды командир. Бүген рәт башында Вагыйз тора. Бүген ул беренче булып сикерәчәк. Беренче булып сикерү бигрәк куркынычтыр.—днп уйлады Рифкать.— Иксез-чиксез күк дәрьясына берүзең, ялгызың гына чумасың бит. Берүзең генә су коенган кебек. Самолетта бөркү. Их, су коенасы нде хәзер. Чума чума, су чәчрәтә-чәчрәтә су коенасы иде. Кама буендагы тын күлләрдә су коенудан да рәхәт нәрсә бар микән дөньяда?! Әтисе карьерда эшләгәндә көн саен барып йөри нде Рифкать. Ул алып килгән ризыкны бергәләп ашыйлар да. хуш исле печәнгә чалкан ятып бераз хәл җыялар. __ Үскәч кем булырсың икән син?—дип сорап куя әтисе. Икесе бергә калдылармы, гел шулай днп сорый ул. Ә Рифкать ни дип тә җавап бирергә белми. — Ә бабай нигә Түбән Камага килми?— днп әтисенең соравына 4. «к. У > м 2. 49 copay белән жавап бирә ул.— Анда ялгызына читендер бит, бездә яшәр иде. — Әллә ничә әйтеп карадым инде. Киләме соң?! Үзең күрдең бит, кунакка килгәч тә, бер кич кунуга: сИлмәт, Илмәт»,— дип сөйләнә башлады. Авылы да ерак түгел, Кама аръягында гына да бит. Кайтып- китеп йөрер иде. Юк шул, аерып булмый кешене үз нигезеннән. — Менә сез аерылгансыз бит әле. Авылны ташлап, Кизельга да киткәнсез, менә монда да килгәнсез. — Әй, улым, ихтыярың белән йөрүмени ул. Нужа куып йөртте бит, нужа. Сугыштан соң, бәхет эзләп, ярты авыл шахта ягына»кузгалды. Әниең белән без дә шуларга иярдек. Әниең белән дип, әле ул чакта өйләнешмәгән идек, егет белән кыз идек. Шунда тормыш корып жибәрдек. Ике авылдаш бергә булгач, азрак күңел дә тынычланып китте, ике сагышны бер итеп яшәдек инде шунда. Аннары сез дөньяга килдегез. Ә менә син: «Нигә авылны ташлап киттегез?»— дисең. Яратмаганнан, дип уйлыйсыңмы әлло Ярату гына түгел, чуар тавыкларына. урам этләренә кадәр сагына идем, төнлә төшләремә кереп тилмертә иде. Кан береккән, жан береккән инде безнең ул авылга. Ата- баба гуфрагы бит. Кама буенда шәһәр салуларын ишеткәч, дәррәү күтәрелеп кайтып төштек. Ни өчен к йттык дисең? Шәһәр кайда да шәһәр инде ул: таш белән тимер дә тө1?н. Үзебезнең якка, туган якка якынрак булыйк, дидек. Ә менә авылгг ук кайтып җитеп булмады. Бер аерылып киткәч, кире кайтулары һай кыен ул! Авыл безне үз итмәс, кешеләре иш итмәс кебек тоелды Рифкать чалкан яткан да күктә талпынып-талпынын сайраучы тургайны күзәтә. — Әллә тыңламыйсың да инде? — Тыңлыйм, тыңлыйм. — Нәрсә тыңлыйсың, тургайнымы? — Әткәй, ә мин үскәч авылга кайтам. Харис бабай белән бергә яшим. Печән чабам, утын китерәм, гармунда уйнарга өйрәнәм. — һе-һе,— дип көлемсери әтисе.— Карарбыз, азрак күзең ачыла башласын әле. Аннары ул фуражкасын батырып кия дә олы-олы атлап экскаваторына таба китә. Чылбыр тәгәрмәчкә менеп баскач, артына борылып, Рифкатькә кычкыра: •— Әйдә, утырасыңмы? йөрергә өйрәтәм. — Юк!—дип кычкыра Рифкать.— Юк! Мин балык тотам. Уха пешерәм. Кармак таягын текә ярга кадап куйгач, ул аскарак төшеп чишенә дә суга чума. Ләкин артык эчкә керми, яр буенда гына йөзә. Әтисе белән я Әифисә белән коенганда бу күлне аркылыга-буйга иңләп йөри ул, ә үзең генә булганда никтер куркыта. Юк, батудан курыкмый ул, кирәк булса, Рифкать Каманы да аркылы йөзеп чыга ала. Су түгел, ялгызлык куркыта бугай аны. Мәктәптә дә, урамда да берүзе йөрергә яратмый ул, өйдә дә ялгызы каласы килми. Янында кеше булмаса, бик тә моңсулана, хәтта башы авыртырга тотына. Әле менә хәзер дә чигәләре кыса. Яр буенда экскаватор үкерә, аның тавышы да мине бораулап-бораулап керә. — Киттек! Рифкать, сискәнеп, башын күтәрә һәм каршында янып торган яшел утны, бераз алга иелеп баскан десантникларны күреп, елмая. Соңгы арада шулай бик еш хыялга чума башлады әле ул. Әллә сагындыра инде. Менә бу өйрәнүләр үткәч, озакламый көз дә җитәр. Ә аннары — отпускага! Самолет моторларының тонык, авыр гүләве колакларны чыңлата. Әйтерсең, кемдер иләмсез зур агач тукмак белән башка суга да cvra, суга да суга. Каршыда — ачык люк. Командирның: «Киттек!»—диюен ишетү белән ул алга ыргыла. Тизрәк сикерергә, тизрәк котылырга кирәк бу мәхшәрдән. Самолеттан сикерүгә, мотор тавышлары тынуга салкын . җил кочагына чумар да баш авыртуы басылыр кебек тоела ана. Ләкин бер адым атлауга, битне кайнар дулкын сыйпап ала. аркасы, бөтен 2 тәне буйлап ток йөгергәндәй була. Әйтерсен, ул очмый, ә бер урында = һавада асылынып тора. Аннары әкрен-әкрен баш авыртуы да кими. Бөтен тән буйлап рәхәт җылылык йөгерә. Еракта, бик еракта кемнәр- 2 нендер сөйләшкәне ишетелә. . 4 a Ы — Хәле ничек?—ди калын тавышлы ир кеше. — Саташа. Вакыт вакыт онытылып китә. Кычкыра. Укол кадагач о тагын аңына килә. Бик күп кан югалткан. Кан бирергә кирәк.— ° Тавышы ягымлы хатын-кыз, гаепле кеше сыман, бик тә борчылып 2 сөйли. — Өлкән лейтенант, Сидоров, ротага хәбәр итегез: «Рядовой Мир- < газизовка кан кирәк»— диегез. Округ госпиталеннән хирург килеп җит- “■ модеме? — Берничә минуттан самолетлары аэродромда булачак. Каршыларга машина җибәрдек. — Яхшы. Барыгыз. Таныш тавышлар ишетелгәч, Рифкать күзләрен ача. Палатада шул ук кешеләр. Генерал гына киткән. Аның урындыгында полк командиры утыра. Сул кулына шприц тоткан халатлы апа уң кулы белән аның битен сыйпый. Кулы шундый җылы, йомшак. «Битне сыйпаган җылы җил шушы икән»,— дип уйлый Рифкать. — Уяндыкмы? Хәлләр ничек?—дип, акрын гына, сак кына сүз башлады полковник. — Иптәш полковник, авыруны борчырга ярамый, ул бераз ныгырга, хәл җыярга тиеш. Рифкать күз карашын врачка таба күчерде. Түгәрәк йөзле, зәнгәр күзле, коңгырт чәчле. Машаенда сырлары да бар. Нәкъ әнисе инде. Мөлаем һәм моңсу күзләрендә әнисенеке төсле бераз киная дә бар төсле. Әйтерсең, Рифкать бер-бер ярамаган эш эшләгән дә, ул аны. «И-и, шулай итәләрме соң, нәрсә уйладың син бала?»—дип, яратып кына ачулана сыман. — Бик авыртмыймы, улым? Яхшы, яхшы. Тик кенә ят. Кыймшанма, улым, кыймшанма. Хәзер менә как бирербез. Хирург та килеп җитәр. Аның сүзләре шундый ягымлы, шундый йомшак, җылы иде ки, врач апа сөйләшкән саен баш авыртуы кими бара, баш эчендә янган ялкын сүрелә төшә, кулларга, аякларга, күкрәккә җылы йөгерә. Аннары ул җылы бергә җыела да тамак төбенә килеп тыгыла. «Еламаска, еламаска! Еларга ярамый!»—дип эчтән генә кабатлый Рифкать. Шуңа гаҗәпләнә ул кыйнаганнары да, ачуланганнары да бар аны. ә берчакта да еламый иде. Ә менә җылы сүз ишеткәч, «улым» дип битеннән сыйпагач, ирексездән, күңеле тулды да куйды. Ул озак кына, бер нәрсә дә уйламаска тырышып, түшәмгә карап ятты. Шул чак, сулык-сулык килеп, ун кулы сызларга тотынды, сызлау тора бара бөтен гәүдәсенә күчте. Ул тешләрен кысты, йөзе җыерылып килде. Аңа тагын укол кададылар, бераздан авырту басыла төште һәм ул, хәлдән таеп, бер хәрәкәтсез ята бирде. Әйтерсең, аны бик каты кыйнаганнар да ул, әнисе сизмәсен дип тын гына ята. Ыңгырашмый да, зарланмый да. Ә әнисе, сизсә дә, сизмәгәнгә салыша: «Нәрсә, әллә арыдыңмы? Ят, ял ит, авырып китә күрмә тагын», — дип юата. Аның эчендә ачу кайный. Шул малайларга кыйнатып торган өчен жаны әрни... Илдуска арттан сукмаган булсалар, үзләренә дә эләгәсе иде... 5 Әнфисә, Галия, Илдус, ул — танцыдан кайтып килгәндә каршыга биш малай чыгып басты. Аларның берсен, сары чәчле, олы башлы, озын гәүдәле егетне инде берничә тапкыр күргәне бар Рифкатьнең. Күрше мәктәптән, баскетбол командасында да уйнап йөри. Танцы мәйданчыгыннан читтәрәк бер эскәмиядә Рифкать гитара уйнап утырганда өерләре белән әллә ничә бөтерелгәннәр иде. Малайлар, кызлар Рифкать утырган эскәмияне сырып алганнар да шау-гөр киләләр. Әле көлешәләр, әле җыр башлап җибәрәләр. Ә тегеләр ни танцыга бармыйлар, ни бу төркемгә килеп кушылмыйлар. — Әй, тартырга бармы?—дип сорады озын буйлы егет эскәмия* дөгеләрдән. — Тартмыйбыз бит, әнә, безнең өчен химкомбинат торбасы тарта.— Тәлгать, илтифатсыз гына, шәһәр читендә кара төтен болыты ургып торган иләмсез биек торбаларга таба ымлады. Әнфисә белән Галия пырхылдап куйдылар. Озын буйлы егет кабаланмый гына кесәсенә тыгылды. Егетләр- кызлар, нидер көтеп, тын калдылар, гитара да. җыр авазлары да өзелде, бары тик танцы мәйданчыгында колакларны чыңлатып музыка авазы гына ишетелә иде. Егет, башын чайкап, тузган чәчләрен артка чөйде дә уч төбеннән бер бакыр акча алып Тәлгатькә сузды: — Никулинга өч тәңкә түләп кергән идем. Мә. үз бәянне ал, юм- морист! Кәмит күрсәтсәң, биш тиен дә бирермен.— Шулай диде дә. инде үзенә каршы сүз әйтә алмаслыгына ныклап ышангандай, авызын ерып җибәрде. Аннары, кисәк кенә борылып, Галияне култыклады:— Әйдә, чибәркәй, бер селкенеп килик әле! Галия башта югалып калды, ләкин тиз генә аңына килеп, кулын тартып алырга теләде: —■ Җибәр! Авырттырасың! Ләкин егет аңа колак та салмады, Галияне өстерәп диярлек музыка гөрелтесенә таба баруында булды. — Җибәр дим! Нәрсәгә каныктың, оятсыз! — Минме оятсыз? Ха-ха-ха!—Егет көчәнеп кенә көлде. — Минме оятсыз? Оятымның кайда икәнен күрсәтер идем инде мин сиңа.— Ул тешләрен шыгырдатты да чертләтеп төкерде.— Бала-чага бар. Әйдә, читкәрәк... «Сары баш»ның әйтә башлаган җөмләсе ярты юлда өзелеп калды, Галия, кулы бушаганны сизеп, бер читкә йөгерде. Рифкать егетнең сул кулын артка каерып китергән, ә тегесе авыртудан кыймшанырга да кыймыйча, алга бөгелгән килеш тик басып тора иде. Менә ул ачы тавыш белән кычкырып җибәрде: — Егетләр! Нәрсә карап торасыз? Егетләр, бирегез шуларга! Ләкин «егетләр» урыннарыннан кыймшанмадылар, танцы мәйданчыгы янында йөрүче дружинникларга карап, бер урында тик басып тордылар. — Җибәр! Сиңа тигән кеше юк бит. — Әгәр тагын кызларга кагыласы булсаң, тәмәкенең кайда үскәнен күрсәтермен мин сиңа.— Ачудан Рифкатьнең тавышы калтырап чыга иде. Рифкать, синең белән нигә кул пычратам дигәндәй, җирәнгән кыяфәт белән егетне этеп җибәрде. — Бар, әниең янына кайт. Сөйләшергә өйрәнмичә монда күренәсе булма. «Сары баш» алга таба сөрлекте, ләкин егылмады, барган унайга ф гәүдәсен турайта-турайта куаклар арасына кереп югалды. Моңа кадәр, _ кузгалырга да куркып, бер урында шым торган дүрт егет аның артын- £ нан иярде. Бераз баргач алар, туктап, куак төбендә казына башладылар. — Ни эзлисез анда? Әллә җир тишегенә кереп качмак буласыз- S мы?— Ниһаять, Илдус та телгә килде. — Синең кебек бер бәләкәй малаебызны шушында калдырган идек. к Еламасын дип. Шуны таба алмыйбыз.— Озын буйлы егетнең тавышы ♦ тагын көчәйгән, аңа элекке усаллыгы кире кайткан иде. « — Кара аны, артык шалтырама, баганаң башына фонарь элеп куй- “ масыннар.— Илдус бер-ике адым алга атлап куйды. — Ташла, Илдус, тәмәке төпчеге эзлиләрдер,— дип. Рифкать аның £ итәгеннән тартты. Аннары гитарасын, солдатлар автомат аскан сыман, җилкәсенә шудырып куйды да уң кулын дустының иңбашына салды * һәм әкрен генә атлап китте. Үзе гамьсез генә сызгыра, үзе тегеләргә £ таба бара. Аның артыннан башкалар да иярде. Агач төбендә казынучы < «Сары баш»ның кулында нидер бар иде бугай, шуңа күрә исе китми. “ сукмак уртасында басып тик тора. Аның артында «тән сакчылары» караеп күренә. Ләкин үз өстенә тоташ стена булып килүче малайларны күргәч, ул югалып калды, бераз таптанып торды да. кыеклый- кыеклый атлап, әкрен генә китеп барды. — Аракы исе аңкый үзеннән,— диде Галия. — Кесәсенә ниндидер тимер салды, тагын берәрсенә бәйләнә инде болар, — дип өзгәләнде Илдус. — Өченче көн генә бер егетнең башын ярганнар иде. Ләкин болар сөйләшеп торган арада колга егет тә, аның иптәшләре дә юкка чыккан иде инде. Тегеләйгә чабып карадылар, болайга йөгерделәр — җир астына кереп киттеләрмени, эзләре дә юк. — Фу, бандитлар,— дип алар югалган якка йодрык күрсәтте Әнфисә. — Борын салындырмагыз, әйдәгез, көлегез әле,— диде Рифкать. Аннары, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кинәт кенә кычкырып җибәрде: — Рөстәм, Галия, Сережа, Илдус. Тәлгать, әйдәгез, Саша янына! — Ни сөйлисең, Рифкать, безне бу вакытта кем больницага кертсен?— диде Тәлгать. — Ә без кермәбез, тәрәзә төбендә генә торырбыз. Гитара уйнарбыз, җырларбыз. — Берүзенә генә күңелсездер аның,— дип Әнфисә Рифкатьне куәтләде. — Хәле бик авыр аның, малайлар, безнең күршедә врач тора, шул әйтте, терелеп чыгуы да икеле, ди. — Әйе. әйе,—дип Сережаны баш кагып тыңлады Илдус.—Умыртка сөяге сыну уен эш түгел. — Киттек, егетләр, киттек!—диде Рифкать һәм, дәртләндереп, егетләрнең җилкәләренә суккалады да, гитарасын алып, озын көй башлады. Кара ла гына урман, карангы тен. Яхшы атлар кирәк үтәргә... Менә кызык, караңгы төн, дип җырлыйлар, ә җырлаган саен, киресенчә, төн яктыра барган кебек. Бигрәк серле, сихерле инде бу җыр дигән нәрсә. Җыр булмаса, дөнья бик тә күңелсез булыр иде. Больница ишегалдына кергәч, җырлаудан туктадылар. Тәрәзәдә утлар балкый. Тәрәзә аша палаталарның ак түшәме, ак стеналары күренә. — Кайсы тәрәзәдә икән соң ул,— дип пышылдады Илдус. — Теге якта,— диде Рифкать. — Каян беләсең? — Мин монда көн саен киләм. Палатадагылар өйрәнеп беттеләр инде. Килгәнне көтеп торалар. Саша гына тәрәзә янына килә алмый. Ләкин барыбер ишетә бит ул. Сөйләшә дә. — Рифкать, Сашаның тәрәзәдән сикерүе дөресме?—дип кыяр- кыймас кына сорады Тәлгать. (Ул бүтән мәктәптә укый, шуңа күрә бу турыда кешедән ишетеп кенә белә иде). — Сикергән шул. —Сикереп дөрес тә иткән,— дип чәчрәп сүзгә кушылды Әнфисә.— Егет кеше андый чакта ике уйлап торырга тиеш түгел. — Кызлар бит аңа яхшылык эшләргә теләгәннәр. Азрак акылга утыртмакчы булганнар.— Илдус, кызларны яклавына үзе дә оялып, башын аска иде. — Дәрестән соң алып калып самосуд оештырганчы, кызларга башта эшнең нидә икәнен, Сашаның нигә начар укый башлаганын ачыкларга кирәк иде. Ә алар тотканнар да тәрбия эшенә тотынганнар.— Рифкать ачудан гитара кылларына берьюлы биш бармагы белән сугып куйды. Гитара ыңгырашты да тынды, Рифкатьнең дә ачуы басылды. — Фу, кызларның шул инде аларның,— дип саргылт кашларын җыерып куйды Әнфисә.— Алга-артка карап тормыйлар, турыга яралар. Ә Сашаның начар укый башлавының үз сәбәбе булган. Әйбәт кенә укып килгән егет тик торганда — Менә син, Илдус, аның урынында булсаң нишләр идең? — Нигә миңа бәйләнәсез әле? Нишләр идем. Бер нәрсә дә эшләмәс £ идем. Партага утырыр идем дә кызлар акылга килгәнче кыймшанмас £ идем. м — Ә алар акылга килмәсә? Синнән көлсә, сәгать буе акыл өйрәтеп = торса? | — Белмим лә!.. Мәгънәсезгә тәрәзәдән сикерергә, кем дип белдең ф соң мине? Баш ике түгел бит. Әнә, теге агай шикелле тракторың янып, шуны коткарырга дип утка керсәң — башка эш. Тракторы да исән, үзе “ дә исән, әле газетада да «герой» дип язып чыкканнар. Ә Саша янына = синнән башка килеп караган кеше дә юк. Менә үзең кара инде: ул £ тәрәзәдән сикереп егетлек күрсәтмәк булган. Ә кызлар бер-ике көн а мыштым гына йөрделәр дә тагын элекке хәлләренә кайттылар. Дөнья ч үзгәрдеме — юк, тамчы да үзгәрмәде. Ә ул инвалид булып калса?.. = — Синең өчен үзгәрмәсә, минем өчен үзгәрде,— диде теш аралый < гына Рифкать һәм гитарасын кулына алды. а. — Нәрсә дисең? Ләкин Рифкать онытылып җырлый иде инде: • Утларга ла бер керербез әле. Без менәрбез әле күкләргә. Солдат булу безгә кыен түгел, Риза булса кызлар көтәргә. Аны Әнфисә белән Галия күтәреп алды. Илдус арткарак калды, җырга кушылмады. Трамвай юлын аркылы чыгып, Рифкатьләр өенә таба борылгач, арттан аяк тавышлары ишетелде. — Рифкать, йөгер! Кызлар, качыгыз! Илдус үзе кычкыра, үзе бар көченә чаба иде. Аның артыннан олы- олы атлап озын буйлы, тузган сары чәчле егет куып килә. Арттан тагын дүртәү йөгерә. Озын егет Илдусны куып җитте дә кулын күтәреп кизәнде. — Мә гитараны, Әнфисә! Рифкать алар янына ыргылды, чабып килгән уңайга озын егетнең эченә китереп сукты, тегесе тротуарга барып төште, яткан килеш, ыңгырашып кычкырды: — Изегез, егетләр! Гитарасын алыгыз! Бүтән урамга чыкмаслык итегез!— һәм ул, бер кулы белән эчен тоткан килеш, икенче кулы белән тротуарда яткан ИЛДУСНЫ дөмбәсләргә тотынды. Рифкать аның кулын артка каерып китерде дә бар көченә этеп җибәрде, егет, сузылып, кырыйдагы агачлар арасына барып төште. Ләкин шул арада дүрт егет аны уратып алган иде инде. Ул Илдусны җирдән күтәрде дә, сул кулы белән аны кочаклап, уң кулын селки башлады. Егетләрнең берсе Әнфисә кулыннан гитараны тартып алды. Ул чәрелдәп кычкырды, аңа Галия кушылды. Шул чак Рифкатьнең йөзенә китереп суктылар. Аның күз аллары кинәт яктырып китте, һавада утлы күбәләкләр оча башлады. Ул чайкалып куйды, ләкин егылмады. Ана тагын суктылар, тагын. Егылмаска! Егылмаска! — дип кабатлады ул эчтән. — Егылсаң, таптыйлар, изәләр. Менә кемдер фонарь белән күзләренә төбәгәндәй булды. Хәзер тагын сугалар,— дип уйлады ул. Ләкин күзләрен ачса, каршыла фараларын яктырткан милиция машинасы тора, ә теге егетләр куак арасыннан чаба иде. — Бандитлар! — диде ул һәм авызына тулган ачы канны жиргә төкерде. Менә хәзер Рифкать урында ята. Шул егетләргә бирешеп торганга эчендә ачу кайный. Әнисе аның хәлен сизсә дә, сизмәгәнгә салыша: «Арыгансыңдыр, улым, ял ит. Бигрәкләр озак йөрисез шул», — дип сөй- ләнә-сөйләнә алдына чәй китереп куя. Рифкать әнисенә елмайгандай итә дә тешләрен шытырдатып кыса. Кинәт түзеп булмаслык булып башы авыртырга тотына. Әйтерсең, кемдер баш миенә кадак кага, каккан саен кадагы эчкәрәк керә. «Тук, тук, тук-тук» килә чүкеч. — Хәзер, хәзер, — ди әнисе. Әнисе, нишләптер, русча сөйләшә. 8 Менә баш миенә кергән кадак әкрен-әкрен эри, менә ул бөтенләй сизелми дә. Рифкать күзләрен ача. Каршыда елмаеп врач басып тора. — йоклыйсынмы, әллә болай уйланып кына ятасыңмы? —- диде врач. Рифкать сүз әйтмәк булган иде, сүз чыкмады, иреннәре кузгалмады. Врач апа, хәлен аңлагандай, ияген кагып куйды. — Хәзер, хәзер, — диде дә сулы мамык белән аның иреннәрен чылатты, маңгаена сулы чүпрәк куйды. — Уйладым гына... Рифкать сүзләренең шулай көчсез, ишетелер-ишетелмәс кенә чыгуына гажәпләнде. — Артык уйламаска тырыш. Башыңа ял кирәк синең. Түшәмгә кара да тик кенә ят. — Ә мин уйламыйча булдыра алмыйм. Уйламаска тырышам, булдыра алмыйм, уйлар үзләре килә. — Ярый, ярый, — дип, врач апа аның иреннәрен тагын сулы мамык белән сыпырды. — Алайса, яхшы нәрсәләр турында гына уйларга тырыш. — Мин шулай итәм дә. — Рифкать, врачның күңеле булсын дип, шактый вакыт түшәмгә карап ятты. Юк, болай күңелгә әллә нинди уйлар килә. «Округ госпиталеннән хирург чакырырлык булгач, димәк, хәлем шәптән түгел инде. Операция ясарга кирәк диләр». Ул элек уколдан да курка иде, качып йөри иде. Ә менә хәзер — операция. Аннан исән-сау чыгармы? Баш бит. Уң кулы да исән түгел. Әтисенең дә кулында бармаклары юк. Шахтада өздергән. Ә Рифкатьнең бармак кына түгел бит. Гитарада сул кул белән уйнарга өйрәнергә туры килер. Рифкать тешләрен шыгырдатты, йөзен чытты. — Авыртамы, улым, әллә тагын укол кадыйкмы? — диде врач. — Кирәк түгел... Болай гына ул... — Аның сүзләре өзек-өзек чыга иде. —... Өйгә хәбәр итмәдегезме?.. Кирәк түгел... Әнкәй белмәсен... Миңа хат килмәде микән? — Синең янга бер солдат килгән иде. Кертмәдек, борчымасын дидек. Якташың бугай. — Илдусмы? — Әйе, шулай диде кебек. Көтте-көтте дә кертмәгәч китте. — Кертәсегез калган. Хат алып килгәндер. — Синең янга килүчеләрнең исәбе-хисабы юк бит. Барысына да рөхсәт бирсәң. Рифкать Миргазизовка кан кирәк дигәч тә бөтен полклары белән ябырылдылар. Арадан унберен сайлап алдык. Кан группалары туры килгәннәрен. Әй, сөенделәр, бәгырьләрем! Әнә, ишетәсеңме, ишек төбендә шулар шаулаша инде. Керергә даулыйлар. — Нигә кертмисез соң? — Ярамый. — Әле генә китте. Капканы да чыкмагандыр. Чакырыйммы?— ф дип ашыга-ашыга тезеп китте таныш булмаган солдат һәм, җавап та а көтмичә, шапшоп атлап чыгып йөгерде. Врач, йөзен чытып, аның ар- w тыннан карап калды. Солдатлар сүз башларга кыймый тора. Мондый вакытта ни әйтергә икәнен белми аптырый алар: юатсаң, Рифкать бала-чага түгел, кыз- ® ганырга килгәннәр дип аңлар, үпкәләр, уен-көлке сөйләсәң дә урыны ч түгел. = — Бүген бөтен полкны җыйдылар. Генерал синең турыда сөйлә- < де, — дип, ниһаять, сүз башлады кече сержант. Рифкать аны аз гына “• төсмерли, берике тапкыр очрашканнары да бар. Володя исемле бугай, әйе, Володя, Владимир, Владимир Чигарев. Рифкать солдатларга карап ята. Күбесе аңа таныш та түгел. Аны» уйларын белгәндәй. Владимир исемнәрен атый башлады. — Син егетләрне белмисеңдер дә әле. Ефрейтор Роман Шильтут, рядовойлар Виктор Бурка, Виктор Желятин, Николай Меблев, Владимир Богданов, Константин Абашкин, Владимир Ярмошевич, Михаил Бахтеев... Сержант исемнәрен атауга, солдатлар бер адым алга атлыйлар. Әйтерсең, Рифкать—аларның командирлары, әйтерсең, ул строй алдына басып («һи-и... басып...» —дип уйлады эчтән.) солдатларын барлый. Ә алар уңайсызланып тагын тын калдылар. — Стройда тормыйсыз бит, утырыгыз, — диде врач. Алар, гаеп эш ЭШЛЙГӘН кебек, бөтенесе берьюлы кызарып чыктылар, бер урында таптанып тордылар да, каршыдагы караватка тезелешеп утырдылар. Утыргач, кинәт кенә барысының да теле ачылды, әле генә сөрәеп басып торган солдатлар бер мизгелдә җор сүзле егетләргә әйләнде. — Рифкать булмаса, канымның кайсы группа икәнен белмичә үләсе икәнмен, — дип Виктормы, Володямы сүзне шундук уенга борды. Рифкатьнең уйлары чуалып, солдатларның исемнәре хәтерендә калмаган иде. Сүзгә керпенеке төсле тырпайга» җете кара чәчле егет (Роман бугай) кушылды: — Миңа әйтәләр, ике йөз грамм алабыз диләр. Хст чиләге белән алыгыз, мин әйтәм. Юаш та юаш, дип теңкәгә тияләр иде, менә бер кансыз булып карыйм әле. — Егетләр, каны бер группа булган кешеләрне бер маймылдан яралган диләр, дөрес микән? — Николай, бик мөһим сүз сөйләгәндәй, йөзенә җитди кыяфәт кертте. — Димәк, без барыбыз да бертуган булып чыгабыз. — Әй, моңа кадәр белми йөргәнбез. — Ярый әле әйттең, рәхмәт инде. — Әйтәм бит Коля үзенең бабасына охшаган, дип. Кара, кара, тач маймыл инде. ■—* Бер минутка гына. — Рифкать, күзләрен мөлдерәтеп, врачка карады.— Бер генә минутка... Хәлең авыр бит... — диде доктор һәм каршындагы инәлүле күзләрне күргәч йомшады. — Ләкин озакка түгел. Үзең сөйләшмәскә тырыш. Тыңлап кына ят. Сөйләшкәндә башың селкенә, яраң кузгала. Солдатлар, тавыш чыгармыйча гына басарга тырышып, палата ♦ түренә уздылар. Зәңгәр береткаларын салып кулларына тотканнар, — Сәлам, Рифкать! — Тереләбезме? — Синең янга якын да китермиләр хәзер. — Биш минутка гына керттеләр. — Илдус киттеме? — диде Рифкать. ЯШИСЕ КИЛӘ| Солдатлар, палатаны күтәрерлек итеп көлеп җибәрделәр, көлүгә Рифкать кенә кушыла алмады. Егетләр уен-көлке белән аның авыру икәнен дә онытып җибәрделәр. Врач: — Тынычрак, тынычрак, кайда икәнегезне онытмагыз, — дип кисәткәч кенә, кинәт аңга килгәндәй, өнсез калдылар. — Рифкать, — дип, шактый вакыт узгач кына Володя аңа эндәште. — Син чыгарган газета һаман казармада эленеп тора әле. Рәсемнәрне бигрәк шәп ясагансың. — Ротада бүген синең турыда чыккан хәрби листокны командир кычкырып укыды. — Часть музееннан прапорщик фотоңны сорап килгән иде. Полковник кушкан. Рифкатькә алар барысы да бик еракта, томан аша күренгән кебек, ә тавышлары күрше бүлмәдән ишетелгән шикелле. — Рифкать! Якташ! Палатадагы томан тора-бара сыегайды һәм каршыда Илдус пәйда булды. Үзе мыш-мыш килә, маңгаена тир бөртекләре тезелгән. Әллә инде тир бөртекләреннән, әллә елаудан күзләре дә юешләнгән. — Мин анда бөтенесе белән талашып беттем инде, — дип өзек-өзек сулыш ала-ала тезеп китте ул. Үзе иреннәрен җыя алмый елмая. Дустының нинди хәлдә ятуын да онытып, ниһаять, больницага Рифкать янына керә алуына сөенеп бетә алмый. Менә ул бераз тынычланды, сулышы да тигезләнде, карават кырыендагы урындыкка утырды. — Солдатлар! Вакытыгыз бетте, саубуллашыгыз, — диде шул чак врач. Илдус гаҗәпләнү һәм инәлү катыш күз карашлары белән ак халатлы ханымга текәлде. — Сезгә чыгарга вакыт, ә якташы калсын. Егетләр теләр-теләмәс кенә торып бастылар, тавыш чыгарырга курыккандай, пышылдап кына саубуллашып, ишеккә таба чигенделәр. Барысы да чыгып беткәч ишек ачылды, аннан «маймыл» Коляның башы күренде. — Без хәзер бертуган, Рифкать! Онытма! — дип кычкырды ул. Илдус Рифкатьнең башын, кулларын, бөтен гәүдәсен капшап чыкты. — Исән, бөтен җирең дә исән! Рифкать, менә, кара, дигәндәй, уң кулын кыймшатып куйды. —Кул гына — чепуха. Анысы төзәлер. Хәзер әллә нинди протезлар ясыйлар, чын кулдан аерырлык түгел. Рифкатькә аныи сүзләрен тыңлау рәхәт иде. Туган шәһәре, дуслары исенә төште. — Миңа хатлар килмәгәнме? — Юк. Килер әле! Язалардыр. Рифкать кинәт кенә моңсуланып калды, беркавымга хәтта янында Илдус барын да онытып, уйга чумды. Бу арада нишләп бер хат та килми соң әле аңа? Әллә авырып киттеләрме? Әллә вакытлары юкмы? Аның өйгә язганына шактый булды бит инде. Ниләр язган иде соң әле ул? Гадәттәгечә, «Исәнмесез минем өчен кадерле булган әнкәй, әткәй. Әнфисә, Азат! — дип башлаган иде. — Солдат сәламе белән сезгә гвардия рядовое Рифкать Миргази- зов яза. Мин яхшы гына яшим. Яшим, дигәч тә, сез минем ничек яшәгәнне күз алдына да китерә алмыйсыздыр. Өйдәгечә иркәләнеп ятулар, нәрсә теләсәң, шуны ашаулар, кая теләсәң, шунда барулар турында хыяллана да алмыйсын хәзер, һәр нәрсә режим буенча, һәр нәрсә приказ белән эшләнә монда. Ләкин сез анда исәнимин яшәсен өчен, илебез тынычлыгы өчен хезмәт итүеңне уйлыйсың да, күңелең горурлык хисе белән тула. Җир җимертеп яшәр көннәр алда әле. Тормыш башлана гына безнең. Моңа кадәр күп нәрсәне аңламаганмын икән. Иң беренче тапкыр самолеттан сикергәндә генә дөньяның нинди матур икәнен күрдем, яшәү мәгънәсен аңлый башладым бугай. Шул чак бөтен кешеләр- ♦ гә ишетерлек итеп: «ЯШИСЕ КИЛӘ!»— дип кычкырырдай булдым. s Ярый, мин артык нечкә күңеллеләнеп киттем ахрысы. Шулай да 5 бераз солдат тормышы турында да язып үтәм. Кичә безнең монда бәй- * рәм булды. 800 метр биеклектән тагын парашютта сикердек. Самолет- и тан сикерүгә күңел шатлык белән тулды, боҗраны тарткан идем, па- § рашют ачылды да китте. Җиргә төшкәч, парашютны төрдек тә җыелу « урынына киттек. Парашютлар бик шәп безнең, күрсәгез шаккатыр * идегез. а Безнең ротада Татарстаннан — биш кеше. Димәк, сагынган чакта “ күңел юатырга якташлар бар. Бөтенесе әйбәт, тик менә вакыт кына JZ җитми. Күптән түгел өч километрга кросс белән йөгердек. Полкта дүр- о тенче урынны алдым. Беренче өч урынны алганнар отпускага өйгә а кайтып киттеләр. Ә мин биш секундка калыштым. Ярар, барысы да алда әле. “ Тәмәкене ташладым. Бөтен көчне спортка бирәм. Десант гаскәрләре * ин яхшы, үрнәк гаскәр бит ул. Десантник булу бик җиңел түгел икән. Җиде кат тирләр чыга. Хат язарга да вакыт тими. Менә бу хатны өченче көн язам инде. Язарга дип кенә утырам, тагын чыгып чабарга туры килә. Тиздән бездә бик җитди хәрби өйрәнүләр була. Шуңа әзерләнәбез. Хәзер әле мин «салага» гына, бер елдан «фазан» булам, ә аннары— «дембел». Шулай хыялланып ятам. Ярый, сау булыгыз! Барысына, барысына миннән күп сәлам тапшырыгыз. Рифкать». Ул, хат азагында ясаган рәсемен күз алдына китереп, көлемсерәде. Үзен киң җилкәле, кабарып торган мускуллы итеп ясаган иде. Башта — кырын салынган берет, авыз — ерык. Көлкеле рәсемнәр ясарга ярата ул. Мәктәптә дә стена газетасын ул бизәде, частьта да гел ул ясый иде. Аның рәсемнәрен карагач шаркылдап көләләр иде. Хәзер көлкеле рәсемнәр ясый алмас инде. Хәзер аның елмаясы да, көләсе дә килми. Узар микән бу? Аның да күңеле күтәрелер микән? Моңа кадәр гомере уен-көлке белән генә үткән икән... Гитара, магнитофон, дуслар, шаяру, көлешү. Бер урынга утырып, озаклап уйланган чаклары да сирәк иде. һаман вакыт җитмәде. Гомер буе сау-сәләмәт булыр, шулай уйнап-көлеп кенә яшәр кебек иде. Карасаң... Хәзер аның кемгә кирәге булыр икән? Галиягәме? Әлфиягәме? Кулсыз кеше белән нишләсен алар? Соңгы арада хатлары да юк. Больницадан чыккач бик озын итеп, бөгенесен-бөтенесен әйтеп хат язарга кирәк, һе-е, — диде ул, үз уйларыннан үзе көлеп. — Кулсыз язарсың инде хат. Нинди хат ди әле ул? Кулсыз солдат була ди мени? Терелү белән кайтарып җибәрәләр инде аны: И-их1 — Нәрсә, нәрсә? Илдус, Рифкатьнең хәрәкәтсез күз карашына, акрын гына кыймылдаган иреннәренә карап утыра, сүз дәшәргә дә кыймый. Ул бары тик: «И-их!»— дигән уфтану авазын гына ишетте. — Их, монда гитара булсын иде, ә!—дип, тавышын күтәрә төшеп, күңеллерәк булырга тырышып башлап китте ул. — Хәтерлисеңме, Т\- бән Камада больница гәрәзәсе каршында уйнап торган идек. Рифкать, «әйе», дигәнне аңлатып, керфек какты. — Саша тәки гел кеше булды бит. Әйтергә онытып торам: өченчекөн өйдән хат алдым. Саша диңгез училищесына кергән. Астраханьнан бер борылып кайткан булган. Тагын барып Одессага кергән. Кап-кара моряк киеме киеп шәһәр урамын көнгә әллә ничә урый ди. Адмирал булганмыни! — Саша егет ул. Адмирал да булыр. — Ул умыртка сөяге сындырып та кеше булды. Синең нәрсә, кул да баш кына. •— Баш кына, — дип мыскыллы елмайды Рифкать. Бер хәрәкәтсез ятса да, ул тәнендә көч кайнап торганын сизә. Ярасы кузгалган саен бөтен мускуллары җәягә тарттыргандай була. Ә менә уң кулы белән башы берөзлексез сызлый да сызлый. Кул вакыт-вакыт онытылып та тора, ә менә баш авыртуы азга гына да туктамый, укол кадагач, суга тыккан утлы кисәү кебек сүрелеп ала да беркавымнан тагын ялкынланып яна башлый. Әйтерсең, ниндидер утлы өермә баш капкачы эченә кереп оялаган да дулый да дулый, утлы кисәүне берөзлексез яндырып тота. Рифкатькә ул мәңге шулай янар, бу авырту мәңге бетмәс кебек тоела. Авыртуны басарга тырышып, ул авыз эченнән генә көйли башлады: Солдат булу безгә кыен түгел, Риза булса кызлар көтәргә. Илдус аны саташа дип белде ахрысы, врачка таба борылып карады. Ак халатлы ханым, игътибар итмә дигәндәй, кулын гына күтәрде, дәшмәде. ' — Сиңа кан бирделәрме әле, Рифкать? — Юк. — Хәзер бирә башлыйбыз, — диде врач. — Ә миннән кан алмадылар. Группаң туры килми диләр. Ничек инде, мин әйтәм, туры килмәсен, аның белән безнең бөтен нәрсә дә туры килә. Бергә укыдык, ничә ел дус булдык, бергә хезмәт итәбез. Димәк, кан да туры килергә тиеш. Рифкать сүзгә кушылмады. Кинәт кенә аның бер нәрсәгә дә исе китмәс булды. Дуслар, якташлар, хатлар, юату сүзләре — барысы да ниндидер мәгънәсез нәрсә кебек тоела башлады. Врач ым какканны күргәч, Илдус тып-тын гына палатадан чыгып китте. Рифкать аны сизмәде. Ул уйлары белән моннан бик еракта, Кама аръягындагы иксез-чиксез болын уртасында йөри иде инде. 9 Мәктәптә укулар бетеп, каникул башлануга, һәр җәйне Илмәткә кайтам, дип атлыгып тора Рифкать. Кайткан көнне үк, болынга төшик, я урманга барыйк, дип бабасын тыкырдатырга тотына. — Сабыр ит, улым, сабыр иткән — морадына җиткән. Юлдан соң бераз хәл җый. — Харис бабай шулай сөйләнә-сөйләнә кечкенә сандалга куеп чалгысын чүки башлый. — Авыл халкы эшсез кешене өнәми ул. Бераз печән дә чабып кайтырбыз. Быел авыл бигрәк үз, якын тоелды Рифкатькә. Әллә инде тиздән армиягә китәсе булганга, туган як белән саубуллашыр чак җиткәнгә күңеле нечкәрә башладымы? Бабасы чалгылар көйләгән арада ул җәһәт кенә «Изгеләр чишмәсе»нә дә менеп төште, инеш буен да урады. Авылга кайттымы, әллә нинди үзе дә аңлый алмый торган хис били аны, иңнәренә канат чыккандай була, моңа кадәр күңелне борчып торган вак-төяк кайгылар да онытыла. Авылда аңа белгәне дә, белмәгәне дә сәлам бирә. «Шәфкатьнең кече малае кайткан!» дип, зурлар ерактан ук сүз ката, шәһәр хәлләрен сораша, егетләре кичен капка төпләренә килеп утыра. Шәһәрдә өйләр бөтенесе бер-берсенә охшаш, ә монда пэр каралты, һәр йорт үзенчә. Аларның йорты Харис бабайның үзенә охшаган: какчарак йөзле, җиңел гәүдәле, ә-әнә, каршыдагы өй фураж- ♦ касын батырып кигән төксе йөзле кеше төсле, тәрәзәләре дә караңгы. - ә менә монысында киң күңелле кешеләр яшидер: тәрәзәләре олы итеп 5 уелган, капкалары да көне буе шар ачык тора. 2 Шулай һәр йортны кемгәдер, нәрсәгәдер охшатып бара торгач. “ авыл башына чыгып җиткәнен сизми дә калды. Басуга чыккач, дөнья = яктырып киткәндәй булды. Бөтен җир сап-сары, бары басуның аргы к ягындагы комбайн гына, кызыл чикерткәгә охшап, теркелдәп төшеп килә. Тулы башаклы игеннәр чәчләренә чал кунган аксакаллар кебек башларын акрын гына селки-селкң нидер серләшәләр, кызыл чикерт- “ кәгә күтәрелеп карыйлар да, качарга теләгәндәй, тагын аска иеләләр. = — Игеннәр дә өлгерде... — дип куйды Харис бабай. Сөенә идеме, * әллә уфтанамы — Рифкать аңлый алмады. — И-их, яшь чагым булса, каерып бер пакус алыр идем дә кереп t? китәр идем басу буйлап! = — Комбайн белән диген. Чалгы белән иген чапмыйлар инде. ” — Чабалар иде, улым, заманында чабалар иде. — Ул заманнар узган инде, хәзер техника эшли бит. Әле газетадан укыдым, бер комбайн әллә ничә йөз атны, меңләп кешене алыштыра дигән. Харис бабай һич көтмәгәндә кеткелдәп көлеп җибәрде. Рифкать, аптырап, аңа карады. — Дөнья күрмәгән кеше язган аны. улым. Каптырмалы кабартма ул, белдеңме? Дөнья күргән кеше авызыннан мондый сүз чыкмас. Мең кешене алыштыра дисеңме? Алыштыра, чуртым! Кешене алыштыра торган нәрсә җир йөзендә яралмаган әле. Юка башлар сүзе ул. — Харис бабай чалгы сырты белән җиргә сугып куйды. Кисәк хәрәкәт белән колак аппаратын тартып алды да кесәсенә салып куйды. Ачуы чыкканда, кеше белән сөйләшәсе килмәгәндә шулай итә ул: аппаратын тартып ала да бөтен дөньяда бер ялгызы кала. Аннары инде аңа сөйләдең ни дә сөйләмәдең ни. Ләкин бу юлы ачуы ныгук кузгалган ахрысы, тыела алмый, һаман кемнедер сүгә. — Тамакларына аркылы кил гере, уттай урак өстендә бакча артында сырт кыздырып яталар. Комбайннары тик тора, ә ул мәльгун- «арның исләрендә дә юк. Килгән кешедән нинди иман булсын инде? Җир кадерен, икмәк кадерен беләмени алар? Авылда күзгә кырып салырлык та яшьләр калмады, барысы шәһәргә качып бетте. Нн дип шул сасы төтен иснәргә кызыгалардыр. Бик иснисе килсә, исле мунчага кереп ятсын иде. Алар анда сигез сәгатен тутырып кайта да, иха-ха да мнха-ха килеп, түшәмгә төкереп ята, ә монда -ипләр кеше юк. Быел игенне җыеп бетерүләре дә икеле әле. Комбайннары тик тора, кул җитми. Әнә, шәһәрдән китергәннәр иде. Күргәнсеңдер, безнең ындыр артында кызыл сыер көтүе шикелле комбайннар тезелеп тора. Шәһәр кешесе таш җанлыдыр ул. Утырып кала бит игеннәр, утырып кала. ■Әле, бер каптырмалы кабартмасы, авыз ерып, көлеп торган була: «Кайгырма, бабай, ил зур безнең, хөкүмәт бай, монда иген булмаса, читтән китерерләр, мул җирдән», — дип акыл сата. Кеше ашын ашап өйрәнмәгән, безгә үзебезнеке җиткән. Гомер-гомергә шушы басу туйдырып килде, читләргә ялынмадык. — Харис бабай бераз тынычлана төште бугай, чалгысын иңенә салды да атлап китте. — Шушы җирне урак белән егып сала идек без, уч төбе хәтле кәкре урак белән. Ә хәзер комбайн белән кырпак төшкәнче маташалар. Ә син... мең кешене алыштыра дисен. Алыштырмый торсын әле.— Ул. артык кызып киттем дигәндәй, туктап тын алды да Рифкатькә эндәште: — Нигә сиңа сөйләп башыңны катырам соң әле? Сиңа нәрсә, син — шәһәр кешесе. Сезнең өчен ипи кибеттә үсә. И-их, менә синең шикелле егерме-утыэ гына егет булсын иде хәзер монда. Бу басуларны ялтыратып кына куярлар иде. Әллә армиядән соң, чыннан да, авылга кайтасыңмы, улым? — Күз күрер, — диде Рифкать. — Нәрсә дисең, нәрсә? — Кайтырмын, бабай, кайтырмын. — Нәрсә дисең? — Харис бабай колак аппаратын салганын исеннән чыгарган булса кирәк, Рифкатьнең сүзен ишетмичә, кабатлап сорады. — Кайтам! — дип, ике кулын авызына бүрәнкәләп куеп бар көченә кычкырды Рифкать. — Кайтам! Аның тавышын игеннәр дә ишеттеләр кебек, авыр башларын кагып куйдылар. 10 Рифкать, уйларыннан арынып, палатага күз ташлады. Врач чыгып киткән ахрысы, беркем юк. Башы да артык чәнчешми, ерактан ишетелгән комбайн тавышы кебек берөзлексез гүли генә. «Кая, кеше юкта торып карыйм әле». Торырга талпынып куйды, ләкин кузгала алмады. Көчәнүдән аякларын көзән җыергандай булды, тәнен калтырау алды, бар мускуллары киерелде, тик башы күтәрелмәде, хәрәкәтсез ята бирде. Башына кереп оялаган аждаһа тик кенә ят, кузгалма, дигәндәй, кыймшанып алды. Кинәт ана бу авырту беркайчан да бетмәс, ул мәңге шулай хәрәкәтсез ятар кебек тоела башлады. «Тизрәк... тизрәк, — дип пышылдады Рифкать. — Нәрсә тизрәк? Нәрсә булса да, тизрәк кенә булсын... Юк, ул үләргә тиеш түгел!» Ул беренче тапкыр үлемне күз алдына китерергә тырышып карады. Менә ул кызыл табут эчендә ята. Табут каршына солдатлар тезелгән. Командир нидер сөйли дә сөйли. Ята торгач, Рифкатьнең җилкәсе чәнчи башлады. Ул, ике кулы белән табут кырына таянып, әкрен генә торды да, җиргә төшеп, стройдагы үзенең буш торган урынына таба атлады. Үзе атлый, үзенең аяклары берни дә сизми, әйтерсең, һавада очып бара. Солдатлар «урра!» кычкыра. Менә аны, ак кәфенгә төреп, Илмәт картлары күтәреп бара. Алда Харис бабасының тавышы ишетелә: «И улым, улым, авылга кайтам, дигән идең, кайтуың шушы булган икән». Зират капкасы төбенә килеп җиткәч, басу ягыннан таныш гүләү ишетелә башлый. Бу тавыш көчәй- гәннән-көчәя бара, колакларны ертып керә, башка каба. Рифкать барган көйгә урыныннан торып утыра да, кулын каш өстенә куеп, тавыш килгән якка иелә. Ә анда, иген басуын урталай ярып, комбайн килә. Үзе дөберди, шатырдый, тәгәрмәчләре, чылбырлары әйләнә, өстеннән тузан болыты күтәрелә, ә үзенең штурвалы артында беркем юк. Рифкать җиргә сикереп төшә дә, ак кәфенен сүтә-сүтә, комбайнга таба йөгерә... Менә ул үз өйләрендә олы бүлмә уртасына куйган караватта ята. Өстендә — солдат киеме, күкрәгендә — значоклар. Бөтенесе елыйлар, аның битеннән сыйпыйлар, соңгы тапкыр фотога төшерәләр. Рифкатьнең еламагыз дип әнисен, әтисен, туганнарын юатасы килә, ләкин авызыннан сүз чыкмый. Керфекләре аша саркып, тәрәзәдән төшкән яктылык күренә. «Галия кайда?» — дип уйлый ул. Дәрестән кайткач, кичләр буе шушы тәрәзәдән карап утыра иде. Каршыда — Галияләрнең тәрәзәләре. Теге кичне ниләр булганын өйләренә кайтып сөйләгән дә, менә хәзер Галияне бөтенләй диярлек урамга чыгармас булдылар. Элек Рифкать аңа гел игътибар да итми иде. «Сары баш» белән чә кәләшүе дә Галия өчен түгел, ә егеткә ачуы чыгудан, аның шулай тупас сөйләшүеннән, юкка бәйләнүеннән генә булды сыман. Менә хәзер ул тәрәзә төбенә кунаклаган да, җәнлек сагалаган аучы төсле тын да алмыйча каршы балконны күзәтә. Балкон ишеге ачык. Димәк, ул бүген барыбер ишек янына киләчәк, ябар өчен генә булса > да киләчәк. Ә инде килгәч, балконга чыкмый түзә алмаячак... Әнә, _ пәрдә артында шәүләсе чагылып китте. Әнә, зәңгәр күлмәге төсмер- ™ ләнде. Әнә, әнә, балконга чыкты Чыкты да Рифкатьнең дөньяда бар 2 икәнен дә белмәгәндәй, бу якка күз ташлап та карамады, балкон ара- ы тасына таянды да тик тора бирде. Рифкать, тәрәзә төбеннән сикереп = төшеп, бер бүлмәдән икенчесенә чабып йөрергә тотынды, аннары кинәт кенә туктады да стенадагы зур көзгене алды. Кызның чәчләре, йөзе, иңбашлары кояш нурына коенды. Ул бер мәл аптырап, берни дә * аңламыйча, һушсыз басып торды, аннары як-ягына каранды һәм, ® Рифкатьне күргәч, авыз тутырып елмайды, үзе бармак янаган булды, = нидер кычкырды. Ләкин аның яңгыравык тавышы вак кисәкләргә та- =? ралып юкка чыкты, Рифкать янына килеп җитә алмады. Рифкать кояш £ кыйпылчыгын кызның йөзеннән алып, стенага күчерде һәм көзгесен боргалый-боргалый хәрефләр «яза» башлады. «Я» Хәреф шундый зур = булып, балкон стенасына көчкә сыйды. Кыз. аңлаганын белдереп, баш m селкеде, урамны яңгыратып көлде. «Р». Галиягә бу уен бик ошады бу- ? гай, ул кулларын чәбәкличәбәкли сикерергә үк тотынды. «-А-Т-А-М». Рифкать калган хәрефләрне тиз-тиз генә язып бетерде дә, җавап эзләгәндәй, кояшны Галия йөзенә күчерде. Ә ул күзләрен кулы белән каплап бераз тын торды да капыл гына өйгә кереп китте, бераздан кире чыкты. Аның кулында да шундый ук зур көзге иде. Ләкин ул, күпме тырышса да, кояш җибәрә алмады, аларның йорты күләгәле якта иде. Галиянең шуңа бөтенләй кәефе китте, ахры, ул. салкын көзгесен кочаклап, тын калды. Рифкать кояш нурын аның көзгесенә төшерде, көзге кинәт яктырып, балкып китте, Галиянең дә йөзе ачылды. Менә ул, көзгесен күтәреп, Рифкатьнең кояшын кире үзенә җибәрде. Рифкатьнең күзләре, чагылып, яшьләнде, йөрәге депелдәп ярсый ярсый тибәргә тотынды. Галия, асфальтка пыяла ташлагандай, чылтырчылтыр килә-килә урамны тутырып көлде дә көлде. Көлеп арыгач, кояш көлтәсе белән стенага сүзләр яза башлады. «Р-И-Ф-К-А-Т-Ь 4- Г-А-Л-И-Я-» Шулчак ишек ачылып ябылды. Әнисенең «И улым!.» — дигән еламсыраулы тавышы ишетелгәндәй булды. Ул, яшерергә теләп, көзгесен тәрәзә пәрдәсе артына таба шудырды, һәм кинәт бөтен дөнья караңгыланып калгандай булды. Стенадагы кояшлы хәрефләр дә сүнде, Галиянең көзгесе дә, боз кисәгенә охшап, салкынаеп калды, бераздан Галия үзе дә юкка чыкты. Ул, аптырап, өзгәләнеп, үз-үзен белештермичә, кычкырып җибәрде: «Га-ли-я!». Ә... тавышы... танышы.. «Әл-фи-я!» — дип яңгырады. Ул, әллә саташаммы дип, як-ягына каранды, хәлсезләнеп, башын тәрәзә пыяласына терәде... — Хәзер, шприцлар гына әзер булсын да, сестра сиңа кан бирәчәк, _ диде врач. Рифкатьнең маңгаена суланган салкын чүпрәк куя- куя. — Унбер егет каны кергәч, баһадирның баһадиры буласың инде. Егетләре дә нинди бит әле. Әзмәвер мени! 11 Врач ишектән чыгуга, кйнәт кенә Рифкатькә рәхәт булып китте. Илдусны гына үпкәләтте бугай. Ни әйтсәң дә. якташ бит. Якын итеп килгән. Теге вакытта Саша турында дөрес әйтмәде әйтүен. Үзгәрер ■әле. Гел, «әйе», «әйе», дип кенә тормас Тормыш өйрәтә ул. Донор егетләр хәзер шәһәрдә йөридер инде. Терелеп чыккач, алар белән бер җыелып утырырга иде. Моңа кадәр кешеләрне аңлап бетермәгән икән ул, кешеләрнең кадерен белмәгән. Аннары, солдатта күп нәрсә приказ белән генә эшләнә бит. Җылы сүз бик тансык ул солдатка. Бергәләп увольнением чыгарлар. Бу тирәнең табигате безнең якныкы шикелле үк матур түгел дә. Шишкин урманнарын, Кама ярларын. Вятка болыннарын күрсәтергә иде аларга. Чыннан да, алар хәзер Рифкатькә кан кардәшләр шикелле. Яз көне ул да донор булган иде бит. Кан биреп чыккач, шәһәр буйлап йөрделәр. Мондагы халык гел бүтән икән, сөйләшүләре дә үзләренчә. Колак салып тыңлагач, кайбер сүзләре аңлашыла да. «Әллә татарлар инде»,— дип уйлады Рифкать. Хәтта бер кызга сүз дә катты. Тегесе горур булып чыкты: башын өскә чөерде, жавап кайтармады. Читтәрәк торган кара чәчле, тут йөзле апа белән абый да, курыккан сыман, кабаланакабалана кызларын ашыктырдылар. — Әй, агай, әллә безнең яктанмы сез? Таныш булыйк, мин — Татарстаннан. Телегез аңлашыла, шуңа әйтәм, — дип эндәште Рифкать. Агай артка борылып карады да: «Җир йөзендә бар адәмнәр дә бер-берсенә туган. Шуны аңлаучы гына юк», — дип, китеп барды. — Безнең халыкны, солдат халкын бик өнәп бетерми алар, — дип аңлатты прапорщик. Ул үзе Казан тирәсеннән, шуңадырмы, Рифкатьне үз итә иде. Буе ике метр булыр, куллары утын яра торган үтмәс балтага охшаган. Балта диярлеге дә бар шул, кулы белән бер сугуда кирпечне сындыра ул. — Ә нигә өнәп бетермиләр? — Солдат халкы бик шаян бит, бер дә тик тормый. Ә монда кызлар чибәр! — Нинди халык соң алар? — Кем икәннәрен дә белмәссең. Бик күп алар монда. Ну эшчән дә халык инде үзләре. Шушы ком даласында ожмах ясап куйганнар бит. Ожмахның берәр хур кызы белән танышасың килмиме соң, якташ? — Белмим... — Ниткән «белмим» ул тагын? Киләсе увольнениедә, күр дә тор, таныштырам берсе белән. Алар, шәһәр урамын иңләп, көлешә-көлешә күл буена төштеләр. Күл бик зур, Вятка киңлеге булыр. Чишенеп суга кергәч. Рифкать борылып карады. Яр башында экскаваторыннан башын тыгып әтисе карап торадыр шикелле иде аңа. «Әти, сиңа нишләп Шәфкать исеме кушканнар?» — дип сораган иде ул аннан бер тапкыр. «Кем белгән инде аны, улым? Аны-моны уйлап тормаганнардыр, тотканнардыр да кушканнардыр». «Юк-юк, алай булмый инде». «Нигә дип, шәфкатьле булсын дигәннәрдер. Миргазиз бабаң бик нечкә хисле, бала күңелле кеше иде. Шул кушкандыр. Нәкъ синең төсле иде инде: аксыл чәчле, озынча йөзле, зәңгәр күзле. Көлгәндә дә шаркылдап көлмәс, синең шикелле рәхәтләндереп елмаер гына иде. Ул елмайганда күңелләр- эреп китә иде». «Әткәй, ә нигә аңа Миргазиз дип кушканнар?» «Канлардай белеп бетерим соң инде, улым? Бик тә олы җанлы бәндә иде бит, әүлия иде инде, чын әүлия. Кеше сораса, соңгы ыштанын салып бирергә әзер иде. Гомер буе изгелек кенә кылып яшәде. Шул, гөнаһы булмаганга, күңеле чиста, кеше алдында йөзе якты булганга сиксән сигез яшенә җитте дә. Безнең нәсел озын гомерле ул. Әнә, Харис бабаң да җитмешнең өске ягына чыкты. Алла боерса, без дә бирешмәбез. Син, Миргазиз бабаңа охшасаң, йөзгә җитәрсең әле». «Аңа нигә дип Миргазиз кушканнар соң?» Бер сүзне кабатлап тору әтисенең күңеленә тиде бугай, малаен кырт кистерде: «Нигә булсын, мир газиз да җир газиз, аннан кала, ир газиз», — дип сөйләнә торган гадәте бар иде мәрхүмнең. И-И, сине күрсә, сөенер иде!» Рифкать, нәрсә каккан казык шикелле торасын? Чум, әйдә! Ул, су чәчрәтә-чәчрәтә. йөгереп барды да колач җәеп йөзеп китте. Әгәр менә бу су Камага барып чыга, шунда хәтле йөзә аласынмы дисәләр, ике дә уйламыйча «әйе» дияр иде. Увольнениегә чыккач гел шулаң туган як турында уйлый ул. Әле самолетка утырып кайткандай була, әле поезд, әле машина белән кайта. Ә менә бүген йөзеп кайтырга да риза. Тизрәк отпуск җитсен иде инде. Йөзеп арыгач, алар озак кына кайнар ком өстендә кызынып ятты- ♦ лар. Прапорщик (Рифкать аның исемен дә белми, бөтенесе дә «иптәш - прапорщик» дип эндәшкәч, ул да шулай гына йөртә) һаман анекдот § сөйли. Бер җөмләсен әйтә дә буыла-буыла көлә, тагын әйтә дә тагын 2 көлә. Кеше тыңлыймы-юкмы, ана барыбер. Ул аны кеше өчен сөйләми “ дә кебек. «Үзе сөйли, үзе көлә, үз күңелен үзе күрә», — дип уйлады = Рифкать. Ул шулай юл буе шаркылдап кайтты. Әйтерсең, эченә бәлә- * кәй генә шүрәле баласы кереп утырган да кытыклапмы кытыклый те- . гене. Ул көлгән саен, Рифкатьнең кәефе төшә бара, әллә инде кан бирүдән, әллә эссе кояш астында ятудан, укшыта, башы әйләнә. — Тукта!—дип кычкыра ул, ачуы чыгып, прапорщикка. — Җитте, = маймылланма, туйдырдың. Моңа кадәр үзенә каршы әйткәнне ишетмәгән прапорщик аптырап а кала. Бер мизгелдә ул шарык-шорык анекдот сөйләүче авыл малаен- ч нан мәһабәт прапорщикка әйләнә. — Нәрсә дисең, са-ла-га? Әллә башыңда кирпеч ярып күрсәтим- £ ме? — Ул кизәнә, янәсе Рифкатьне куркытмакчы була. Рифкать җәһәт а. кенә читкә тайпыла һәм, башы әйләнеп, чак егылмыйча кала. Солдатлар аны, боҗра ясап, ул-бу хәл килеп чыкмасын дип, әйләндереп алалар. Прапорщик көрәк кулын йомарлаган килеш басып тора-тора да, кинәт кенә борылып, китеп бара. 12 Рифкать күзен ачарга тырыша, ләкин күз кабаклары, җилем белән ябыштырган кебек, кузгалмый. Кояш нурлары, утлы инә шикелле башны тишеп керә. Менә ул утлы инәләр баш эчендә бергә тоташтылар да зырылдап әйләнергә тотындылар. Рифкать авызында бик тә ачы тәм сизде, аның күз аллары, күз аллары гына түгел, әйләнә-тирә, бөтен дөнья төпсез караңгылыкка чумды. Шундый шомлы төш иде бу. Әле ул самолет пропеллерына ябышкан да, аның белән зыр килеп бөтерелә, аяклары, гәүдәсе өзелеп чыгарга җитеп тартыла, әле ул Илмәт урманына кереп адашкан да, кая барырга белми, бабасын чакыра, әле ул больница тәрәзәсе төбендә инде ничә сәгатьләр буе Саша өчен гитара уйнап тора, караса, уйный- уйный бармаклары чиләнеп беткән; әле ул ялкын чорнаган трактор кабинасына сикереп керә дә, бар көченә рычагны тарта, ә трактор кузгалмый. Менә ялкын аның киемнәренә каба, куллары, аяклары пешә, ялкын чәченә үрли, күз алмалары шартларга җитеп кызыша һәм ул, үз-үзен белештермичә, кычкырып җибәрә: - Су! Аның иреннәре буйлап су агып төшә, муены, җилкәсе юешләнә, керфекләре калтыранып куя. Өстән, югарыдан, тонык, салкын яктылык сирпелә, бөтен җиргә чәчелгән яктылык торган саен җыела, кечерәя бара һәм. ниһаять, бәләкәй генә ноктага әйләнә. Рифкать, баш очындагы лампочканы күреп, җиңел сулап куя. — Уяндыңмы? — Врачның ягымлы тавышын ишеткәч, Рифкать, куркыныч төштән арынып, яңадан ак палатага канта. ' — Озак йокладың, егет, кан биргәндә дә уянмадың. Нишләп болай аның әнисенә охшатып сөйли соң әле ул? Әллә әниләр бөтенесе дә бер-берсенә охшаган микән? Увольнениегә чыккач, ашханәгә кергәннәр иде. Анда да аш бүлүче апаны әнисенә охшатып, озак басып торды. Елмайганда бөтен кеше дә бер төсле. Ачуланганда, усал чакта гына төрле була алар. Бик күп уйлый бугай ул. Әллә башы шуңа авыртамы? Унтугыз яшьлек кешенең дә искә төшерер нәрсәсе булыр икән? Юк, чыннан да артык уйлый бугай, болай хыялыйланып китүең дә бар. Картлар гына үткәнне уйлый ул. Ә аңа киләчәге турында хыялланырга кирәк. Авылда «Миргазиз карт» дип юкка кушамат такмаганнар икән үзенә. Бөтенесен уйлый, ә менә әнисе, әтисе, Азат, Әнфисә турында уйларга курка. Алар искә төшсә, никтер, күзенә яшь килә. Әнисе гел балавыз сыгарга гына тора иде бит. Армиягә озатканда да елады. «Исән-сау әйләнеп кайт, улым!» — дип кат-кат кабатлады. Сизгән диярсең. Озату мәҗлесендә дә баштарак күңелле утырды да азакка таба гел коелып төште. — Сугышка китмим бит, нигә елыйсың? — дигән иде аңа Рифкать. — Дөнья хәлен белеп булмый, улым. — Бер мин генә түгел бит, бар да китә. — Анысы шулай да. Минем өчен син бер генә шул. — Ташлале, Минниса, шул суган сыгуыңны. Малаең солдат булганга еларга түгел, сөенергә кирәк. Менә нинди егет үстереп бирдең бит. Хезмәт итсен әйдә, илне, җирне куандырсын! Безнең нәсел, аллага шөкер, моңа кадәр сынатмады, утка да, суга да керде, Рифкать тә йөзгә кызыллык китермәс. Шулаймы, әнисе, шулаймы, улым,— дип әтисе өстәлнең әле бер башына, әле икенче башына йөрийөри сөйләде.— Әйдә, улым, кунакларның күңеле ачылсын, үзебезчә бер көй сыздырып җибәр әле. — Эрет әле йөрәк маен! — Җыр да җырламагач, солдат озату буламыни! Кунаклар гөр килеп шаулаша башлагач, әнисенең дә йөзенә нур кунды. Рифкать үз бүлмәсенә кереп гитараны алды да өстәл янына килеп басты. — Нәрсә уйныйм соң? — һи-һи! Кит моннан,— диде аңа җизни тиеш кеше.— Бу шалтыравыкка кушыла алмыйм мин. — Ташлале шул тимерчыбыклы әрҗәңне. —- Гармун кирәк, гармун. — Гармунның көе су аккан шикелле бит аның. Ә бу нәрсә, шылтыр да шолтыр. — Ярар инде, агайнеләр, — дип аларны тынычландырды әтисе.— Кемгә нәрсә бит. Безнең колак шуңа күнеккәндер инде. Соң, улым, авылда өйрәнеп кайттым, дигән идең бит. Кунакларның күңелен күр әле бер. Рифкать гитарасын стенага сөяп куйды да иң өстенә гармун каешын салды. — Юньләп уйный белмим бит. — Әйдә, әйдә, ялындырма! Ул гармун төймәләренә карый-карый уйнап җибәрде. Шактый гына кызып җиткән кунаклар, берәм-берәм сөйләшүдән туктап, тын калдылар. Өстәл почмагына утырган агай гына нәрсәдер әйтергә талпына, ә хатыны аны тыярга тырышып, терсәге белән төртә. Менә ул, хатынының кулын этәреп куйды да торып басты. — Ә минем малай бармый!—дип кычкырды ул. — Минем малай институтка керәм ди! — Мактануы идеме бу аның, әллә уфтануымы — беркем дә аңламады, аңа игътибар итүче дә булмады. — Тукта инде, җүләр, — дип хатыны итәгеннән тартып урынына утыртты. Ә минем малай бармый, ә минем малай... — дип һаман сөйләнә бирде ул. Ләкин шулчак Рифкатьнең әтисе җыр башлап җибәрде, һәм аның тавышы күмелеп калды. Җырны барысы да күтәреп алдылар. Жиз кынгырау тагып кына. Атларда чабып кына. Кайтыр идем яшьлегемә ♦ Твк сине алып кына. — Әйдә, кушыл, кода. = — Җинги, жиңги, нигә авызыңа су капкандай утырасың? ы Ә-әй, күрше, малай көн дә китми бит армиягә, селкетик әле = дөньясын! Әтисе белән әнисе берсен-берсе уздырып кунакларны кыстый, болай “ да кызып җиткән мәҗлесне тагын да ямьлерәк, күңеллерәк итәргә * тырыша иде. Җыр кунакларны җилкетеп җибәрде, кайберләре сикереп ® торып биергә үк тотынды. Рифкать бию көен белми, шуңа күрә гармунын өзек-өзек тарткалап кына торды. Ләкин җыр, бию, кычкырып ч сөйләшү авазлары астында гармун тавышы ишетелми дә иде. Ирләр £ чүгәли-чүгәли бии, ә хатын-кыз, өстәлнең бер башына җыелган да, берсен-берсе бүлә-бүлә нидер сөйләшә. — Мәрфуганың малае армиядән кайткан, ул киемнәре, ул буй- » сыны, коеп куйган гөрнәдир инде. * — И-и, кызын, әле генә елак бер малай иде бит. Әнисе итәгенә ябышып йөри иде. — Сафураныкыннан да хат килгән. Макарон булып калам, дигән. Анысы нәрсәдер инде тагын? Солдатларны ашатып торучыдыр, я. Ирләр дөбер-шатыр бии, ә өстәл читендәге агайның үз кайгысы- кайгы — каршысында торган шешәдән сала да эчә, сала да эчә. Эчкән саен йөзен чытып куя да һаман бер сүзне кабатлый:—Ә минем малай бармый. Минем малайны алмыйлар. Ул институтка керәм ди, зур начальник булам ди. Үзен беркем дә тыңламаганга аның кәефе китә ахрысы, әле берсенә, әле икенчесенә төртә. Ә кунаклар, борылып, баш кына кагалар да тагыл уен-көлкегә биреләләр. Тора-бара гармунның да кирәге бетте, һәркем үзе яраткан, үзе генә белгән җырны җырлады: «ПортүАр- тур»ы да, «Дранча»сы да, «Баламишкин»ы да калмады. Кунаклар таралышканда төн уртасы җиткән иде инде. — Улым, саубуллаш, —диде әнисе. Рифкать һәрберсе белән аерым-аерым саубуллашып чыкты. Агайларның күңел йомшаган иде: аның җилкәсеннән сөйделәр, башыннан сыпырдылар, кочакладылар, ә ул, нишләргә белмичә, кызарынып, бер урында таптанып торды. Исерек абый алпан-тилпән атлап килеп Рифкатьнең кулын тотты да җибәрми генә. — Әйдә инде, саубуллаш та киттек,— дип хатыны кырыенда тыкырдатып тора. — Тс-с1 — ди ул. Үзе нәрсәдер әйтергә тели, ләкин сүз таба алмый, Рифкатьнең кулын кыскан килеш тик тора. Хатыны башына бүреген кидергәч кенә ул, аңына килгәндәй, күтәрелеп карады да ишеккә таба атлады. Пальтосын кигәндә чайкалып китте дә стенага сөялде. — И ходайларым, мәҗлестә дә кешечә утыра белмисең бит. Уҗымга чыккан сыер шикелле күбенгәнче эчмәсәң! — Тс-с, хатын,— дип, еламсырады ул һәм бармак янады. —Тс-с! Ә минем малай бармый... — Тукта инде, җүләр, тукта, ишеттек бит, бөтенесе дә ишетте. Бар- маса, бөтен кешегә дә армиягә китеп бетәргә димәгән бит. — Минме җүләр? Мин җүл-ләр түгел! Малаең җүләр синен. Боламык ул, мәми авыз. Синең эш; син шулай тәрбияләдең. Үчтеки үчтеки итеп үстердең. И-их. без яшь чакта! Армиягә киткәндә мине бөтен авыл озаткан иде. Бөтен авыл. Сабан туйда беренче килгән атны җиккәннәр иде. Шөлдерләр тагып, сөлгеләр элеп. Яшь чагым булса, тагын бер китәр идем! И-их! Хатыны аңа артык сөйләшергә ирек бирмәде, таза куллары белән каерып алды да төрткәлн-төрткәли ишектән алып чыгып’ китте. Подъездда аның исерек тавышы ишетелде: Җиз кыңгырау тагып кына. Атларда чабып кына.., Кунаклар киткәч өй кинәт тынып, бушап калды. Рифкать, узенә урын таба алмыйча, ишекле-түрле йөрде, аннары, бүлмәсенә кереп, магнитофон кабызды. Кухнядан әнисенең тавышы ишетелде: — Улым, үзеңнең җырларыңны яздырып калдыр әле. Сагынганда тыңларбыз. — Сагынырсызмы соң? — Әй, сөйләмә әле юк сүзне. — Ярый, иртәгә көндез яздырырмын. Иртәгә дә көн бар бит әле. Өстәл җыярга булышыйммы? — Кит аннан, ир кеше эше түгел ул. — Моңа кадәр җыештырганда сүз әйтми идең бит әле. — Моңа кадәр әле син малай идең, менә инде хәзер ир-ат булдың. — Хәзер хатын-кызга, ир-атка аеру бетте инде ул. — Алайса, нигә Әнфисәне армиягә алмыйлар соң? Аеру бетсә, аңа да солдат шинеле кидерерләр иде. Рифкать җавап кайтармады. 13 Инде тәрәзәдән төн шәүләсе дә сизелә башлады, ә аның һаман күзенә йокы керми. Күрше бүлмәдә сәгать тавышы ишетелә. Келт-келт, келт-келт. Тагын бер көннән ул китәчәк. Келт-келт, келт-келт. Кара, мона кадәр ул сәгатькә матур уенчык кына итеп, дәрескә барыр вакыт җиткәнне, тәнәфес беткәнне, әтисе эштән кайтырга чыкканны, кино башланганны күрсәтә торган серле бер уенчык итеп кенә карый иде. Баксаң, әйтеп тә. сөйләп тә аңлатып булмый торган вакыт атлы нәрсәне. гомер узганын, аның һәм башкаларның да гомере узганын искәртеп тора икән бит сәгать. Келт-келт... Әтисе белән әнисе дә йокламый бугай, стена аша аларның пышылдап кына сөйләшкәне ишетелә. — Әллә Казанга хәтле озата барасыңмы соң, Шәфкать? — Кит инде, булмаганны сөйләмә. Кеше көләр. — Бик кыерсытмасалар гына ярар иде инде үзен. Бигрәк йомшак күңелле бит. Кешегә күтәрелеп бәрелә торганнардан түгел. — Алай димә, әнисе. Юаштан юан чыга диләр. Бабасына охшаса... — Анда караватлар ике катлы икән. Өстәгесенә эләгеп, егылып төшмәсә ярый инде. Әтисе әкрен генә көлеп җибәрде. — Син инде бөтенләй бетереп ташлыйсың малаеңны. — Күңелем тыныч түгел. Төпчек малай булгангамы, бер дә читкә җибәрәсем килми. — Әтисенең тавышы ишетелмәде. — Ни кушсаң, шуны эшләргә генә тора иде. — Иде дә иде... Мәрхүм кеше турында сөйләмисең бит, — дип кызып китте әтисе. — Игезәк бала үстерү авыр диләр иде, болар икесе бер бала караган шикелле дә булмады. Әнфисәсе дә бик тәүфикълы. Тик менә. Шәфкать, игезәкләрнең берсе озак яшәми диләр, хакмы икән шул сүз? — Авызыңнан жил алсын! Каян башыңа килә мондый тузга язма ган уйлар? Әллә, мин күрмәгәндә, шайтан суының катырагын да авыз иткәнсең инде? * — Болай гына әйтәм инде, аптыраганнан. « — Йокла, әйдә, йокла, юк белән бетеренмә. Әнисе авыр сулап куйды да тын калды. Ләкин аларның йоклый алмауларын, түшәмгә карап һәр икесе тиң үз алдына уйланып ятуын Н Рифкать стена аша да сизеп тора иде. = Иртән ул Әнфисә тавышына уянып китте: v Подъем! Торырга вакыт, солдат. Казарманы җыештырасы бар. ♦ Әйдә, паласларны кагып керәбез! ® Рифкать бераз гына иркәләнеп ятты да сикереп торып, магнитофон- = нан музыка җибәрде. ч — Хәзер, җыя тор! Өчәр-дүртәр баскычны берьюлы сикерә-сикерә урамга йөгереп чыктылар. Паласны, ике башыннан икесе тотып, кага башладылар. - Рифкать кинәт кенә ныгытып тартып җибәрә дә Әнфисә паласны ку- лыннан ычкындыра. п. — Мин киткәч, бу паласларны ничек кагарсың икән? — ди ул, ә үзе көлә. — Бер башын баганага бәйләп куярмын. — Ул баганаң да армиягә китәргә йөри бит. — Әй лә, синең белән сөйләшеп тә булмый... Китсә, синекеләр кала бит. Киленнәрне чакырырмын. — Нинди киленнәр ул тагын? — Галия белән Әлфияне. — Икесен дә берьюлымы? — Әйе. — Чакырсаң соң, исем китте... — Исең китмәсә, бохар мәчесе шикелле көннәр буе тәрәзә төбендә утырмас идең... Сер итеп кенә әйт әле, кайсын яратасың аларның? — Икесен дә... Кайсы миңа хат яза, кайсы мине солдаттан кайтканчы саргаеп көтә — шунысын... Солдат булу безгә кыен түгел, риза булса кызлар көтәргә... 14 Кич аларга дуслары, классташлары, иптәшләре җыелды. Әтисе белән әнисе, яшьләргә комачауламыйк дип, туганнарына кнтмәкче булганнар иде дә, никтер яхшысынмадылар, Рифкать бүлмәсенә кереп утырдылар. Яшьләрнең сүзләре дә бүтән, уен-көлкесе дә бүтән. Кичәге кунаклар шикелле тәмләп, озын-озак итеп сөйләшми болар, әйткәнне ярып әйтә, хет җир астына кереп кит, җырласа, әдәп саклап, авыл эченнән генә канлап утырмый, түшәмнәр күтәрерлек итеп янгы рата Рифкать тә бүген танырлык түгел, артык сүз сөйләмичә, нн әйтсәң дә. елмаеп тора торган малай мәжлес үзәгенә әйләнде дә калды. Әле кылык сүз әйтеп, кызларны көлдерә, әле егетләрне дәртләндереп ала әле гитарада үзе уйнап, үзе кырлый. Әтисе, йомыш белән чыккандай итеп бүлмә аша узды. Күрә Рифкать, өстәлне тикшерә инде: бик тә шаулашалар, ул-бу юкмы, янәсе. Андый мондый нәрсә күрмәгәч суыткычтан алып', өстәлгә шампагщкнй шешәсе утырта. Кызлар- «У-уу!» — днп куя. егетләр бөтенесе бергә «урра!» кычкыра. Рифкать шешәсен төби до: «Биреләсеңме, атан!> —дни кычкыра. «Бнреләм. биреләм». Ул шешәне икенче, өченче кешегә төби, алар да кулларын күтәрә. — Хәзер сез — минем әсирләрем. Ни әйтсәм, шуны эшлисез, кая кушсам, шунда барасыз, — дип көлә Рифкать. — Риза! Риза! —дип кычкыра барысы да. . — Автоматларны корырга! — Ул рюмкаларга күбекле шәраб коя. — Коралларны әзерләргә! — Кызлар, егетләр, командага буйсынып, кулларына кашык, чәнечке алалар. — Ата-ка-га! — Ә тост? — дип сорый арадан кемдер. — Дуслык өчен! Рюмкалар чәкәшә, тәлинкә шалтырый, уен-көлке, шаян сүзләр сибелә. — Җыр башларга!—дип, барысының тавышын басарга тырышып кычкыра Рифкать. Ләкин аны ишетмиләр. Ул, аптырап карап тора да кулына гитара ала. — Теге яңа жыр ничек әле? — Солдат турындагымы? — Башладыкмы шуны. Утларга да бер керербез әле, . Без менәрбез әле күкләргә. Солдат булу безгә кыен түгел, Риза булса кызлар көтәргә. Кунакларны озатканда Рифкать Рөстәмне үз бүлмәсенә чакырып кертте. — Мә, Рөстәм, — диде ул. бүреген аңа сузып. — Миңа барыбер кирәк түгел. Картлар әйтмешли, ашау байдан, үлем ходайдан анда. — Кирәк түгел, кайткач киярсең. — Кайткач, малай, тагын да затлырагын алырбыз. Мә, минем төс итеп киярсең. Алар гитара уйнап, кочаклашып таңга кадәр Түбән Кама урамнарын әйләнделәр, йокыларыннан уятмыйк, дип, Әнфисә белән чышын- пышын сөйләшә-сөйләшә ишекне ачсалар, борыннарына коймак исе бәрелде, кухнядан таба чыжлавы ишетелде. — 'Кайттыгызмы? — Әнисе онлы кулларын алъяпкычына сөртә- сөртә аларга каршы чыкты. — Пинжәгең кая? Әллә хулиганнар салдырдымы? — дип күлмәкчән генә басып торган Рифкатькә аптырап карап алды. — Әллә... — Борчылма, беркем дә бәйләнмәде. Бирдем мин аны. — Кемгә бирдең? — Кемгә булса да барыбер түгелмени, — дип Рифкатьне якларга ашыкты Әнфисә. — Бирдем дип. Әйбер кызганудан түгел... Китмәскә кайтмыйсың бит... Әйбер — кеше шикелле бит ул, кайтканыңны көтеп торыр иде. Көтәр әйберсе күбрәк булган саен тизрәк кайта ди, адәм баласы. И-и, улым... — дип сукрандысукранды да кухнядан тәлинкәсе белән коймак алып чыгып өстәлгә куйды. — Ашагыз, ачыккансыздыр. Рифкать бу бөркеп торган тәлинкәгә үрелде, ләкин, коймакка кагылуга, бармакларына ут капкандай булды, ул, үрсәләнеп, кычкырып жибәрде: — Кайнар! — Нәрсә дисең, улым? ... Күзләрен ачса, бернинди өй дә. әнисе дә, коймак та юк. бары тик акшарланган буш стеналар да ап-ак түшәм генә. IS ” — Нәрсә кайнар? Башыңмы? Шундый рәхәт, татлы уйлардан бүленеп, газаплы, борчулы дөньяга _ кайтканы өчен Рифкатьнең җен ачулары чыкты, ләкин үзенең кайда g икәнен аңлагач, шушы шыксыз палатага ямь биреп торган таныш 5 йөзне күргәч, күңеле тынычланды. Ул дәшмәде, аның өзелеп-өзелеп м җылы өйләренә, уйларында гына булса да, әнисе янына кайтасы, ту- ~ балдай зурайган, утлы шарга әйләнгән башы белән әнисенә сыенасы = килә иде. Ләкин күпме тырышса да, әлеге уйлар төш кебек бик еракта к калган, таралган, юкка чыккан иде инде. Врач апа палата түрендә ♦ үзенең инструментлары белән әвәрә килә: берсен ала, икенчесен куя, ® суга сала, мамык белән сөртә. Нәкъ әнисе кухняда кайнашкан кебек. £ Ләкин монда төчкелтем коймак исә урынына, борынын ярып, күңел- ч не болгатып, дару исе килә. , ® Бер карасаң, бигрәк гади дә инде бу дөнья Кеше туа, үсә, тегеләй итәм, болай итәм, дип хыяллана, дуслар таба, әллә кемнәр белән х бозылышып бетә, тагын татулаша, шулай шау-гөр килеп яшәгәндә " кинәт кенә үлә дә китә. Нигә мәңгелек түгел икән соң бу адәм бала- а. сы? Карга булып, бернинди максаты, олы хыяллары булмаган гап- гади карга да берничә йөз ел яши диләр. Анысы, үлем бөтенләй бул- маса, яшәүнең дә тәме бетәр иде. Кеше нәрсәдән булса да куркырга тиеш. Кайчан да булса үләсен, мәңге яшәмәсен белгәнгә күрә дә эшләнәсе эшләрен тизрәк эшләп, хыялланасы хыялларын хыялланып бетерергә ашыга ул. Ә мәңгелек булса, түшәмгә төкереп тик ятар иде. Ялкау кеше үлемгә ышанмыйдыр ул. Ләкин үлем мәрхәмәтсез... Ул, урам хулиганнары шикелле, һич көтмәгән җирдә сагалап тора да якаңа килеп ябыша. Бу дарулар белән генә кешене терелтеп булса... Медицина хәзер теләсә-нәрсә эшли ала диләр, йөрәкне дә күчереп утырталар. Минем... баш бит. Башны күчереп утыртып булмый... Юк, юк, үлсәм, башта ук үлгән булыр идем инде. Кан да бирделәр. Миңа үләргә ярамый. Мин бит авылга кайтырга вәгъдә иттем, әткәйгә дә, дусларга да кайтам дидем. Кайтмасам. алдакчы булам. Әнә, Сашаның умыртка сөяге сынган иде, терелгән бит. Яз көне авариягә очраган солдатка кан биргәннәр иде. Ул да кеше булды. Азат абыйсы биш катлы йорт түбәсеннән егылып та исән калды. Ә ни өчен Рифкать кенә терелмәскә тиеш? Әле ул бер нәрсә эшләргә дә өлгермәде бит. Кайткач, аны слесарь итеп алмаслар инде, кулы юк. Әлфия белән ничек исәнләшер икән?! Исәнләшеп тормас, кочаклар да алыр. Тәлгатькә, техникумга керермен, дип язган иде, ярар, анысы качмас, көтеп торыр әле. Тотар да авылга китәр. Авыл халкының кул юкка гына исе китми аның. Әнә, бабасын инвалидка санаган кеше дә юк. Бүтәннәр белән бер рәттә йөри, җир җимертеп эшли Аһ, ул тегеләй, аһ ул болай дип араламыйлар. Аннары, бераз түл җыйгач, күз күрер әле Читтән торып та укырга була. Ныгытып тотынса, кешедән кнм укымас Өйдә, кич житгеме. гел шул уку турында була нде суз. Әнисе көндәлеген карый да көрсенә, карый да көрсенә. Ә ул. юлар кеше шикелле елмая гына. Ана бу уку манге бетмәс, бүген укымаса. иртәгә укыр кебек тоела. Чирек азагы житәрәк эшнен мөшкеллеген сизенә башлый да көне-төне китап белән утыра. Гел шулай. Спорт буенча мәктәптә ана тпннәр юк. дуслары да күп- барысы да әйбәт, тнк менә көннекен көнгә укып, дәресләрен карап бара алмый. Унынчыны бетергәндә дә нке-өч ай кала гына ныклап әзерләнә башлады. «Булмый инде синнән, булмый, шул гитара, магнитофон белән женләнеп, чабыш аты шикелле басу буйлап йөгерүдән ары китә алмассын»,- дип әнисе көн дә колакка тукый башлагач, мона да барып житте бугай, кинәт кенә басынкыланып калды, өстәл читенә китапларын өеп куйды. — Зимнийны штурм белән алырга булдыңмы?—дип көлде аннан Әнфисә. — Нигә, без кемнән ким? — Әйдә, әйдә, маташып кара. Рифкать дәреслекләренә аның саен үҗәтләнебрәк тотынды, төн йокылары качты, урамга да чыкмады, гәүдәсе ябыгып, суырылып калды. Имтихан тапшырган көнне ул өйгә атылып кайтып керде. Керә- керешкә: «Әнфисә кайда?» — дип сорады һәм аны күрүгә: «Зимнийны алдык!» — дип кычкырды. «Ничәле, «өч»леме?». «Зимнийны алдык» дим бит. Котла. «Дүрт»ле!» Ә имтиханнарны биреп бетергәч, күңелендә бушлык сизде ул. Нишләргә, кая барырга? Әнфисә ГПТУга керәм ди. Аның йөрәге каядыр атлыга, ярсый, ләкин кая икәне билгесез. Әнисе укырга керергә кыстый, укымаган кешегә сан юк хәзер, дип тә карый. Әтисе теге якка да, бу якка да кистереп сүз әйтми. Ә Рифкать көч ташып торган әзмәвердәй гәүдәсе белән тагын кысан парта арасына кереп утыруны күз алдына да китерә алмый, ул, көтүдән аерылып, үз иркенә чыккан тай кебек бертуктаусыз чаба да чаба, тәртә арасына керер алдыннан соңгы тапкыр уйнап калырга ашыга кебек. Аның инде күңел түрендә ныгытып кунган уе да бар, ләкин хәзергә бу турыда берсенә дә әйтми. Чөнки өйдә: «Малаебыз кем булыр икән, кайда урнашыр икән?»—дип, әти-әнисенең ләззәтле борчылу белән табын янында сөйләшкәнен тыңлау аңа әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә иде. Август ахырына хәтле шулай яшьлек иләслегенә бирелеп йөрде дә көннәрдән бер көнне серен ачарга булды. — Әнкәй, мин монтажлау идарәсенә язылып кайттым. Өйрәнчек слесарь итеп алалар. — һе-е, — дип, аптырап, аңа карап торды әнисе. Рифкать, бу «һе»нең хуплаумы, әллә өнәп бетермәүме икәнен төшенмәде, шуңа күрә, акланган шикелле тиз-тиз аңлатырга тотынды. — Киләсе елга барыбер армиягә китәсе. Азрак эшкә өйрәнермен. Беренче эш хакыннан сиңа менә мондый зур бүләк алып кайтырмын, — Анысы өчен рәхмәт. Слесарь дисеңме әле?.. — Әйе. — Нигә, бик яхшы һөнәр,— дип сүзгә кушылды әтисе.— Малайның тимертомырга кулы ятып тора. — Шулай да бит... — Кайгырма әле юкка, әнкәй, менә күрерсең, армиядән кайткач та укырга керермен. Ә хәзергә эшче клаСс булып карыйк. Менә син үзең гомер буе шахтада эшләгәнсең, хәзер — маляр. Исемеңне гел мактап телгә алалар. • — Безнең заманасы бүтән* иде, укырга җай чыкмады, ә хәзер бөтен нәрсә җитеш бит. — Генетика дигән фән белән таныш түгел бугай син, әнкәй. Менә шул фән әйтә, бер нәсел кешеләренең холык-гадәте, төс-кыяфәте — бөтен нәрсәсе буыннан-буынга күчеп йөри ди. Димәк, телисеңме-юкмы, син әллә кайчангы бер бабаңа охшаган булып чыгасың. Ә безнең нәсел, белгәнеңчә, эшчеләр нәселе, игенчеләр нәселе. Шулай итеп, мин әлеге нәселнең бер чылбыры, табигать законының табигый бер чагылышы булып чыгам. — И-и, әллә нинди сүзләр белән баш болгатып утырасың инде. Алма агачыннан ерак төшми ди, охшасаң, охшарсың икән... — Миргазиз картка,— дип йомгаклады әтисе. 16 Рифкать, уйларыннан арынып, тагын күзләрен ачты. Кич җитә бугай, кояш нурлары сүрәнләнгән, палата да тоныкланып, бәләкәйләнеп калган сыман. Ята торгач, бик кызык уен уйлап тапты бит А әле ул: тели икән, күзләрен генә йома да шунда ук әллә кайдагы кешеләр янына барып чыга, алар белән сөйләшә, күңел юата, тели 2 икән, күз кабакларын гына күтәрә дә мең чакрым ераклыктагы па- = латага кайтып төшә. Тора-бара бу уен белән шундый мавыгып китте ш ки, ул хәтта янына кешеләр кереп чыгуын да сизмәде, укол када- х ганда гына бераз айнып, нәрсәдер тойгандай булды да тизрәк күз- = ләрен йомып, иксез-чиксез әкияткә охшаган татлы уйлар, истәлекк ләр, хатирәләр дөньясына ашыкты. Ни гаҗәп бу, элек алай булмый ♦ иде, ә хәзер күз алдында бар нәрсә шулкадәр ачык, кул сузымы жи- е тәрлек якын булып күренә. Әнә — аларның казармасы. Уртада ара z калдырып, ике стена буена тип-тигез тезелгән икешәр катлы караватлар. һәр ике карават арасында — тумбочка. Тумбочка өстендә—° китаплар. Әнә, иң өстә Рифкатьнең кызыл тышлы блокноты ята. а Анда — дусларының адреслары, шигырьләр, җырлар язылган, йок- * ларга ятар алдыннан көн саен диярлек шуны бер актарып чыга ул. й Армиягә килгәч тә, әле «ямь-яшел чакта» ук башлаган иде аны. Бе- * ренче битенә яшел кара белән солдатның нинди булырга тиешлеге язылган. Политинформациягә әзерләнгәндә бер китаптан тапты ул бу сүзләрне. «Солдат теләсә нинди хәлдә калганда да үз алдына куелган бурычны үтәп чыгарга, моның өчен берни белән дә исәпләшмәскә, кирәк чакта тормышын да куркыныч астына куярга. Ватан намусы өчен, иптәшләре өчен гомерен дә кызганмаска тиеш. Бөек Ватан сугышы елларында мондый канатлы сүз телгә керде: «Үләргә мөмкин, ләкин Ватан приказын үтәмәү мөмкин түгел». Совет солдаты шулай булырга тиеш». Блокнот битенең астына ул десантниклар эмблемасы ясап куйган иде. Казарма тып-тын. Ишек төбендәге дневальныйның гына вакыт- вакыт таптанып куйганы ишетелә Казарма түрендә, агачны көйдереп бизәлгән стена буенда, телевизор, күзе ачык килеш аягүрә йокыга киткән солдат төсле, тын гына басып тора. «Илдус килгәч, әйтергә кирәк, кызыл тышлы блокнотны алып килсен иде».— Аида ниләр язылганын сүзгә-сүз хәтерләсә дә, никтер блокнотын актарып карыйсы килде аның. «Мин, Советлар Союзы гражданины Миргазизов Рифкать...» Ант бирергә әзерләнгән чакта шул сүзләрне язгач, озак уйланып утырган иде. Бигрәк тантаналы яңгырый: Советлар Союзы гражданины. Мәктәптә аны тугызынчы класс укучысы, унынчы класс укучысы, дип йөрттеләр, ярыш вакьпъшда спортсмен дип әйткәлиләр иде, ә авылда Минниса малае. Шәфкать малае булды Ә хәзер — Советлар Союзы гражданины. Ничектер Күңелгә сындырып, мәгънәсен аңлап бетерен булмый бу олы сүзнең. Ватан алдында тугрылыклы булырга ант биргәч, аларны часть музеена алып килгәннәр иде. Музей каршындагы аллеяда унике батырның, унике Советлар Союзы Героеның барельефлары уелган стена тора. Командир алар хезмәт иткән частьның хәрби традицияләре. часть узган данлы сугыш юлы турында сеилэде. «Бу традицияләр бүгенге конда да дәвам итә,- диде прапорщик һәм музей түренә узып утны кабызды,- Менә монда- тыныч вакытта батырлык кыл- гаң десактииклар турында сөйләүче экспонатлар». Стендтан нәкъ Рифкатьнеке төсле форма кигән, аның яшьләрендәге ике егет елмаеп карап тора. Сурәтләре астына эре хәрефләр белән болай дип язылган «Гвардия старшинасы Савченко Анатолий Иванович, 1953 елда туган. ВЛКСМ члены, беренче класслы специалист, Совет Армиясе отличнигы. Гвардия өлкән сержанты Котло Виктор Владимирович, 1954 елда туган, ВЛКСМ члены, беренче класслы специалист, Совет Армиясе отличнигы. Хәрби һәм политик эштәге зур уңышлары, югары хәрби осталыклары һәм авыр һава десанты техникасын «дошман» тылына төшергәндә күрсәткән батырлыклары өчен комсомолецлар А. Савченко һәм В. Котло Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнде». Рифкать үз күзләренә үзе ышанмады. Күктә тургайлар сайрап торган тыптыныч заманда ничек итеп шундый зур батырлык эшләде икән соң алар? Армиядә төрлесе булырга мөмкин: автоматтан да аталар, граната да ыргыталар, туплар да гөрселди, самолетлар да сызгырып оча, танклар да жир селкетеп йөри,— чын сугыш бара диярсең. Ләкин шул чак игътибар белән тнрә-ягыңа карасаң, полигон читендә чайкалып утырган игеннәрне, зәп-зәңгәр тыныч күк йөзен күрәсең дә бу хәрби өйрәнүләрнең, ни әйтсәң дә, ул киноларда күргән, китапларда укыган, бабасы сөйләвеннән ишетеп белгән чын сугыш түгеллеген, ә, бәлки, бик зур һәм кирәкле, бик җитди уен гына икәнен аңлыйсың. Нәрсәсе беләндер ул бала чакта уйнаган сугыш-сугыш уенын да хәтерләтә кебек. Бәләкәй чакта, уйный торгач, чынлап сугышып киткән чаклары да еш була иде. Чөнки уенга бирелеп, кызып җиткәч, уйный торган иптәшең чын-чыннан дошман булып күренә башлый. Монда алайга ук барып җитми җитүен, ни әйтсәң дә, балачага түгел бит, солдатлар. Ә шулай да өйрәнүләр вакытында кайчак, үзең дә сизмәстән, онытылып китәсең, әгәр инде шундый чакта каршында чын дошман да торса, үзүзеңне аямыйча, өстенә ташланасына бер шигең дә булмый. Наполеон заманыннан калган мылтыкларны караганда да, төрле револьверлар, пистолет-наганнар, автоматлар, туплар, сугыш трофейлары белән танышканда да Рифкать һаман шул турыда уйлады. Музейдан чыгып казармага кайткач та, елмаеп карап торган ике егет сурәте күз алдыннан китмәде. «Димәк, солдат хезмәте — сугыш-сугыш уены гына түгел. Орденны юкка бирмәсләр иде. Сугыш вакытында да теләсә-кемгә бирмәгәннәр аны»,— диде ул эчтән генә үзүзенә. 17 Нәрсәдер шапылдаган тавыш ишетелде. Ишек ачылып ябылган икән. Гөр килеп палатага берничә кеше килеп керде. — Шушымыни инде безнең герой? Берәр җире тырналган мәллә? Хәзер без аны...— Түгәрәк йөзле, итләч борынлы, ак башлыклы врач, Рифкатьнең ныклап ятуына ышанмаган кебек, шаяра-көлә урындыкка килеп утырды. Баш бармаклары белән аскы күз кабакларын тартып карады Бер дә врач димәссең, нәкъ шәһәр ашханәсендәге пешекче абый инде.— Шактый бәргәнсең икән шул. Сакларга кирәк иде, нәр- сәне-нәрсәне, ә башны сакларга кирәк иде. — Куркак кеше генә арты белән суга керә бит, иптәш доктор.— дип кыяркыймас кына сүз катты шундый ук ак халат, ак башлык кигән аксыл-сары йөзле егет. — Батыр кеше башы белән утка керә дисеңме? — Әйе. — Анысы дөрес. Егет кеше утка да керсен, суга да төшсен — шуңа күрә «җегет» дип атаганнар аны. Ләкин исән чыксын!— Шулай дип кистереп кенә әйтте дә, тавышын йомшата төшеп, Рифкатькә эндәш* те — Ә син борчылма, күпкә түзгәнне азга гына түзәрсең. Эчеңдәге юк-бар уйларыңны чыгарып ташла. Кара аны, берсен дә калдырасы булма, башыңны ачкач, барыбер күрәм мин аны, миннән яшерә алмассың. Без аны момент, ачып тимер-томырын алабыз да шалт итеп ябып куябыз. Сизми дә калырсың. Ярый, син әзерлән. Без киттек. Рифкать идән шыгырдаганны гына ишетте, күзләрен күтәреп карыйсы килмәдеме, әллә хәле киттеме — тавыш-тынсыз, бер хәрәкәтсез ятуында булды. «Исән чыксын!»— диде врач. Әйтүе генә җиңел. Андый чакта ничек чыгасыңны уйлап торып буламыни? «Ачабыз да ябабыз»,— ди. Алай җиңел генә булыр микән? Алар шаяргач-көлгәч тә, Рифкать үз хәлен үзе генә белә. Авыртуны басам дип көчәнә торгач, тешләре сызлый башлады инде. Күңел дә болгана. Әллә дару исеннән инде? Тәрәзәне ачсыннар иде, ичмасам. Врач апа да чыгып киткән. Ул да арыгандыр инде. Тәүлек буе яныннан китми утыра бит бичара. Артык сөйләшми дә, борчырмын, дип уйлый, ахрысы, моңсу күзләре белән аңа карый да шулай сәгатьләр буе тик утыра. Тәрәзә артында сәрби куаклары арасыннан алсу күк йөзе күренә. Кояш инде йортлар артына кереп югалган. Димәк, монда төгәл бер тәүлек ята. Авыру кешеләргә гомер бик озын тоеладыр ул. Әллә киресенчә микән? Ш\- лайдыр. Аларга әле яши дә башламаган кебектер, бөтен гомерләре— киләчәк матур-матур гомерләре алдадыр, ә монысы яман бер төш, саташу, табигать ялгышы кебек кенә тоеладыр. Ә минем хәл башка- чарак бит. География дәресендә узган субүлгеч кебек кенә. Субүлгечнең бер ягында — кояшлы тау итәгеннән челтерәп агып төшүче саф сулы кирәк... Самолеттан сикерүгә баш очында шартлап ак гөмбәз ачылудан да рәхәт нәрсә юктыр бу дөньяда! 18 Самолеттан сикерүгә, ул җил тыгызлыгыннан, җил ачылыгыннан саклану өчен, ирексездән күзләрен йомды. Нәрсәгәдер таянырга теләп, тырыша-тырыша аякларын аска сузды, куллары белән тотыныр җир эзләде. Берни дә таба алмагач, нәрсә булса, шул булыр дигәндәй, бөтенләй битараф калды. Ләкин бу битарафлык озакка бармады, күңелгә бер-бер артлы шомлы уйлар килә башлады Гүя ул шаулап агучы тау елгасына егылып төшкән дә ярга чыга алмыйча ага да ага. ’ Рифкать колач җәеп йөзәргә теләгәндәй, кулларын бутап алды да. гәүдәсе, ныклыгын югалтып, бөтерелә башлавын сизгәч күзләрен ачты Аста бик зур тәлинкәгә охшаган түгәрәк күренде. Кинәт, ана ул үзе аска таба төшми, ә күлләрелгалар. басу кырлар, авыл калалар тезелгән шушы гаҗәп зур тәлинкә. Ж.ир атлы тәлинкә күзгә күренеп якыная, өскә таба очып килә кебек тоелды. чишмә төсле унтугыз ел гомер, ә икенче ягында — икенче тау итәге. Ләкин ул ягында нәрсә булыр, нинди сулар агар анда? Әллә караңгы упкын булырмы? Хәзер ул кояшлы тау итәгенә таба йөз белән басып кыяташ өстендә тора. Ә артка, дөресрәге, алга, киләчәгенә, киләчәк гомере ягына борылып карарга курка. Борылып карауга, төпсез упкынны күреп, башы әйләнер дә шунда очар төсле. Ничек кенә булса да шушы таш кыядан ычкынмаска кирәк, тырнаклар белән ябышып булса да торырга, ләкин егылмаска, түзәргә, бирешмәскә кирәк! Ничек булды соң әле бу? Өйрәнүләр дә үткән, барысы да исән- сау, ә мин монда ятам. Врач дөрес әйтте, болан юк-бар нәрсә уйлап, үземне газапламаска кирәк. Онытырга, барысын да онытырга! Я, булмаса, врач әйтмешли, яхшырак нәрсәләр хакында уйларга Менә кызыл көчеккә охшаган кояш астан гына үрелеп алсу теле белән тәлинкәнең бер читен ялый башлады. Көчек-кояш башын күтәргән саен, аның кызыллыгы сыегая. Ул әкренләп үзенең алтын сары төсенә керә бара — әйтерсең, кемдер аны ялгыш кызыл буяулы чиләккә төшергән дә хәзер, кеше-кара күргәнче дип. ашыга-ашыга сөртә иде. Җылы кояш нурлары тыгыз һава белән өретелгән, шартларга җитеп киерелгән гөмбәз аша узып, салкын шәмәхә төскә керде. Күк йөзе тулы — шәмәхә гөмбәзләр. Күзне кысыбрак карасаң, ниндидер җан ияләре болыт мендәрләргә эленеп торган кебек күренә. Рифкатьнең шулчак җырлыйсы килеп китте. Фәрештәдәй күктән төшә дә ул. Җен шикелле керә сугышка... Бүген аларга, чыннан да, җен кебек чабарга туры киләчәк. Рифкать сул кулы белән автоматын капшады. Җир, тәлинкә формасын югалтып, гадәти җиргә әйләнеп калды. Аста — куе яшел төстәге дала. Анда-санда, төрле зурлыктагы көзге ватыкларына охшап, күлдәвекләр ялтырый. Ике көн тоташ яуган яңгырдан соң җир әле кипшерә дә башламаган. Кояш нурлары, яңа гына йокысыннан торып, юынырга җыенган малай кебек, иренеп кенә, теләр-теләмәс кенә күлләвекләрдә коена. Рифкать башын күтәреп кенә карады: зәңгәр күк йөзен исәпсез-сансыз гөмбәзләр чуарлаган, хәтта кояш та болыт арасыннан башын тыгып караган сыман күренеп-күренеп кенә китә. Бу гөмбәзләр барысы да төшеп җиткәч, җирдә басар урын да калмас шикелле. Көнбатыш яктан салкынча җил исеп куйды. Әйтерсең, бу хозурлыктан аерылып җиргә аяк баскач, аларны ни көтәсен искәртә иде ул. Әллә инде өстә генә шулай тын булган, төшкән саен җил көчәйгәннәгАкөчәя бара, парашют гөмбәзенә кереп сызгыра, аны үзенә ияртеп алып китмәк була. Төшеп җитәргә берничә йөз метр калгач, ул бөтенләй чыгырдан чыкты, офык читеннән шактый күтәрелеп өлгергән кояш та, бу минем эш түгел дигәндәй, уңайсызланып кына елмая. Ә җил һаман саен котыра, парашютны йолкып-йолкып ала, өреп сүндерергә теләгәндәй, кояшка ташлана, ә кояш, җил искән саен гаҗәеп зур утлы күмердәй кызара да яңадан күксел элпә белән капланып, тоныкланып кала. Җир өстенә шомлы караңгылык иңә, колак төбендә улаган җилдән күңелләр чымырдый. Әле генә шундый тыныч, шундый матур дөнья, кемдер авырткан сөяленә баскандай, өзгәләнә, ачуын кемнән алырга да белмичә, ачы җиле белән юлында очраган һәр кешенең битенә китереп бәрә, дала буйлап чәчелеп яткан күлдәвек көзгеләрен шадралатып уза, үләннәрнең башын җиргә бәрә-бәрә кыйный. Әйтерсең, аста, иге-чиге күренмәгән дала эчендә чыннан да мәхшәр купкан, әйтерсең, анда хәрби өйрәнүләр түгел, ә чын сугыш бара. Командир: «Өйрәнүләр сугыш шартларына якын китереп үткәреләчәк», — дигән иде. Анысы шулайдыр. ләкин бу давыл да командир приказы белән килмәгәндер бит. Менә кояш бөтенләй күздән югалды. Парашют гөмбәзе хәтле генә болыт астыннан кояш озакламый яңадан килеп чыкты, ләкин аны болытның икенчесе — зуррагы каплады. Офык ягыннан, көннең тәмам бозылганлыгына шик калдырмыйча, өем-өем болытлар агыла иде. Бер караганда алар «дошман» десантникларына охшап күренә, әйтерсең, уңай вакытны гына көтеп торганнар да менә хәзер хәйлә белән артка төшмәк булалар. Рифкать үз уйларыннан үзе көлеп куйды һәм, җиргә якынлашуын күреп, автоматын кулга алды. «Та-та-та. Та-та-та». Кемдер алданрак өлгерде, ул тәтегә басканчы ук автомат тавышлары яңгырады, күктә бер-бер артлы «урра!» кычкырган авазлар ишетелде. Җирдә атканда алай булмый иде автомат иңбашына китереп бәргән саен, гәүдә артка таба этәрелеп, шуышып китә. Менә аяклар җиргә тиде, Рифкать, тез буыннарын йомшатып чүгәләде, бер аягы чокырга туры килеп, гәүдәсе чайкалып китте, ләкин егылмады, күн итек астыннан чәчрәп чыккан су өскә сибелде. Ул, сул кулына автомат тоткан килеш, ун КУЛЫ белән битендәге мәтеле суны сыпырып төшерде дә, жир өстендә тыпырчынып яткан парашют гөмбәзен үзенә таба тартты. Гөмбәз эченә ке- ф pen тулган жил, бирешергә теләмичә, парашютны алга өстери, тәгәрәтеп йөртә, ак ефәкне пычрак суга манып-манып ала. Рифкать тиз 2 генә бауларын ычкындыруга, парашют, үпкәләгәндәй, бөтерелә-бөте- = релә жиргә төшә калды, ә ул җилгә йөз куеп алга йөгерде. Берничә ы минуттан батальон жыелу урынында сафка тезелгән иде инде. — Булдырдыгыз, егетләр! һавада вакытта ук ут ачып, сез «дош- = ман»ның алгы позициядә торган шартлы көчләрен чигенергә мәҗбүр ” иттегез. Ләкин «дошман» мәкерле, бик көчле. «Дошман» көньяк-көн- * батыш яктан һөжүм итеп килә, ул бик нык коралланган. Без хәйлә бе- « ләи аның тылына үтеп керергә һәм җитәкчелек итү пунктын кулга төшерергә тиеш. Башка батальоннар, маневр ясап. «дошман»га һич ч көтмәгән җирдән китереп бәрәчәкләр, ә без, бөтен ударны үзебезнең £ өскә алып, турыдан һөҗүм итәбез! Десантннклар, алга! Солдатлар береткаларын бастырып киделәр дә, алга таба иелә тө- ? шеп, йөгереп киттеләр. Җил бар көче белән гәүдәне артка этә, автомат й көпшәсенә кереп ачы тавыш белән сызгыра, күзләрдән яшь чыгара. * Аяк асты тайгак, үзле балчык ябышып, күн итекләр күтәрә алмас хәлгә килде, житмәсә, бер булгач, булсын дигәндәй, йөзгә бәреп яңгыр сибәли башлады. Иртәнге хозурлыктан соң кинәт купкан бу мәхшәр шундый да урынсыз һәм гажәеп тоела, әйтерсең, табигать инде бүген күкне аяз итим, дөньяны ямьләндерим, урман-болытларны. басу-кырларны сөендерим дип, изге ният белән офык капкасыннан кояшны тәгәрәтеп жнбәргән дә, күз алдында төтен бөркеп, тирә-юньне дер китереп очучы самолетларны, исәпсез-хисапсыз болыт ертыгына охшаган парашют гөмбәзләрен күргән, һәм, мин сезгә яхшылык теләгән идем, ә сез аңламадыгыз, мәгез инде, алайса, күрмәгәнегезне күрегез дигәндәй, котырынырга, бөтен патшалыгын пыран-заран китерергә тотынган Солдатлар чылбыр булып як-якка сибелеп йөгерәләр. Командир, арткарак калган солдатларны дәртләндереп кычкыра, шаян сүз әйтеп ала да кинәт кенә усал һәм таләпчән тавыш белән сөрән сала «Чылбыр! Чылбырны өзмәгез!» Рифкать чылбырның уртасында, юл буйлап бара. Танклар, машиналар йөреп, юл инде саз боткасына әйләнгән, урыны белән хәтта күн итекнең кунычы да күренми. Командир апын хәлен анлыи бугай, бер сүз дә эндәшми, бары тик аратирә янәшә үк килеп, бергә йөгереп бара да, аны үз урынына калдыргандай, тагын чылбыр читенә китә. Өйрәнүләргә әзерләнгәндә үк берничә солдатны җыеп «Сез полкта физик яктан да, мораль яктан да — кыскасы, бөтен яктан да ни әзерлекле солдатлар. Шуңа күрә өйрәнүләр вакытында бүтәннәрне үз артыгыздан ияртергә, ип кыен җиргә башлап керергә тырышыгыз Десантник- лар өчен иң кирәк нәрсә физик көч. теләсә-ниндн шартларда да югалып калмау, тиз ориентлаша белү һәм рухи яктан нык булу. Мин сезгә ышанам!»-дигән иде командир. «Сезгә ышанам».- дип эчтән генә кабатлады Рифкать. - Менә ни өчен миңа с\з катмын икән ул». Инде маневрга киткән батальоннар да күптән күренмәс булды, аяклар кайнар суга тыккан шикелле кызышты бөтен тәннән пар күтәрелә башлады. Ә «дошман» юк та юк. Ниһаять, командирның кырыс тавышы яңгырады «Туктарга! Унбиш минутлык ял». Ләкин тирә-юньдә ышыкланырга, җилдән качып сыенырга, баш төртергә ник бер агач, ник бер куак булсын! Әллә нинди жанвар t «к.у> MI 81 авазлары чыгарып үкерүче җил дә, шәрә яланны ярсый-ярсый чәбәкләүче рәхимсез яңгыр гына. — Кил монда, палатка корабыз! — дип кычкырды аңа Володя Ищенко. Володя — музыкант егет, торбада уйный. Гитарада уйнаганга, җыр яраткангадыр инде, Рифкатьне гел якын итә ул, бәхәс чыкса да, гел аны яклый, һәрчак булышырга гына тора. Әллә торбада уй- ный-уйный мускуллары тартылган, әллә тумыштан ук шулай булган— ике як яңагы, авызына йомырка капкан шикелле, кабарып тора. Рифкать, поты-поты саз пычрагы ияргән аякларын өстерәп, палатка белән кайнашучы Володя янына килде. — Нинди палатка кору ди ул? Унбиш минуттан кузгалабыз бит. Корып та булмый аны, бу җилдә. Володя каршы сүз әйтмәде, палатканы җиргә җәйде дә кайтарып өстенә япты. — Бөркәнеп кенә утырабыз, кил! Ләкин җил аларга иркенләп утырырга ирек бирмәде: әле палатканы баш өстеннән каерып ыргытты, әле, бөтерелеп килеп, яңгыр тамчысы белән йөзгә сыпырды, йөгереп манма тир булганнар иде, хәзер менә тән буйлап салкын тәпиле бөҗәкләр чабыша башлады, аннары, тешләр тешкә тиеп, калтыратырга ук тотынды. Ярый әле шулчак күтәрелергә команда булды, юкса, Рифкатьнең аяклары да оеп, кузгала алмас хәлгә җитеп килә иде. Сикереп тордылар да тагын «атакага» ташландылар. Рифкать үз урынына, соры тасма булып сузылган баткак юлга чыкты. Дерелдәп торган салкын үзле балчык аякларны суырып-суырып ала. Кырыйдан йөгерүчеләргә бераз җиңелрәк, анда әле җир алай ук актарылмаган, болгатылмаган — суы сулай, җире җирләй аеры тора, шуңа аякка да алай ук иярми. Ләкин җиле барыбер шул ук җил инде... Рифкать, аяк тавышлары ишетеп, борылып карады. Егерме метрлар чамасы гына артта юлның ике як чите буйлап генерал белән полк командиры килә. Алардан аз гына алдарак — өлкән лейтенант Киреев. Рифкатьнең ару-талулары кинәт юкка чыккандай булды, ул барган уңайга аягындагы ләмне кагып төшерә-төшерә иптәшләрен куып җитәргә ашыкты. Генерал киләсе дип сөйләгәннәр иде инде аларга. Ләкий менә шулай, һич көтмәгәндә янәшәдә күрермен дип уена да кертмәгән иде Рифкать. Җилдавылга, яңгырга карап тормаган, полигонга чыккан. Хәер, нәрсәгә шаккатырга, заманында генерал да солдат булган бит, сугышта мондыйларны гына күрергә туры килмәгәндер аңа. Әллә инде йөгерә торгач җылынды, әллә арттан командирлар килүен сизеп торганга шулай булды — Рифкатьнең җилкәсе буйлап җылы май агып төшкән сыман тоелды. Алда «дошман» күренгәндә ул инде жил-яңгырны да сизмәс дәрәҗәгә җиткән, аның бөтен тәне утлы йомгак төсле кызышкан иде. Шулчак һавада ракета кабынды, алдан киткән батальоннар «дошман»ның тылына төшкәннәр иде, ә Рифкатьләр батальоны «маңгайдан» китереп бәрде. Ләкин, «идарә итү пункты» алынгач та, «дошман» бирешергә теләмәде, үзенең резервын кертеп, соңгы көче белән һөҗүмгә күчте. Монысы инде — иң соңгы, иң хәлиткеч бәрелеш иде. 19 — Гранаталарны әзерләргә!—Командирның җан ачысы белән ертылып кычкырган авазы, яңгыр пәрдәсен үтеп, солдатларга ишетелде. Рифкать, саз чапылдатып йөгергән уңайга, гранатасын алды. Каршы искән жил керфекне күтәреп карарга да ирек бирми, тир белән кушылган яңгыр суы, маңгайдан агып төшеп, ачыттыра-ачыттыра күзгә керә. Бөтен тән: баш та, аяклар да, куллар да, гәүдә дә ут яна, хәзер менә атылып барган шәпкә танк астына ташланса, аның кызуыннан танк яна башлар сыман. Бары тик кулдагы граната гына, салкын - бака кебек уч төбен кытыклап тора. Бу кытыршы салкын тимерне тизрәк «дошман» өстенә ыргытасы, тизрәк аннан котыласы, бу иге- « чиге булмас төсле тоела башлаган мәхшәрле көнгә чик куясы килә. = Мәрхәмәтсез жил дә, бөтен тәнгә генә түгел, хәтта үзәкләргә үтеп * яуган яңгыр да шушы күз алдына анык китереп булмый торган шартлы « дошман эшедер, ул дошманны жиңүгә жил дә басылыр, яңгыр да э туктар һәм, болытларны куа-куа, түгәрәк йөзле, ерык авызлы көләч к кояш та килеп чыгар төсле. ♦ Рифкать граната божрасын тартты да, уң кулы белән кизәнеп, а артка каерылды. Бөтен көчкә киерелүдән мускуллар зыңлагандай “ булды. Хәзер... хәзер... граната «дошман» өстенә очачак. Ул. аякларын саздан суырып чыгарачыгара, алга атлады. Каршыда бәләкәй генә « таучык калкып чыкты. Хәзер... менә шул калкулыкны гына үтә дә... а Кинәт аның сул аягы һавада асылынып калды. Нәрсә булды, әллә * башы әйләнәме, әллә аягы оеды да берни сизмиме? Ул, жнр катысын jjj тоярга теләгәндәй, гәүдәсенең бар авырлыгын сул аягына күчерде < һәм, тигезлек саклый алмыйча, янтаеп китте. «Чокыр! Аяк чокырга х туры килгән!» Яшен тизлеге белән ялтырап куйган уйдан баш мие бер мизгелгә яктырып киткәндәй булды, күздән утлы инәләр чыгып очты. Ниһаять, сул аяк жирне эзләп тапты, ләкин тотынып кала алмады, таеп китте, һәм Рифкать таучык итәгенә барып төште. Уң кулының терсәге чыкылдап ниндидер каты әйбергә бәрелде, бармаклары ирексездән язылып китте... һәм граната жиргә тәгәрәде. Рифкать, ни булганын үзе дә аңламыйча, граната өстенә ташланды, эләктереп алды да аны учына кысты. Шулчак баш миен өтеп, көйдереп утлы өермә узды. Ул, сытып юкка чыгарырга теләгәндәй, гранатаны һаман саен ныграк кысты. «Дүрт секунд!..»—дип пышылдады ул. Рифкать граната тотып тезләнгән жиреннән сикереп торды: тәндәге бөтен ару-талулар, сыпырып алгандай, юкка чыккан иде. «Тизрәк!» Тизрәк!»—дип типте йөрәге. «Тизрәк! Тизрәк!»—дип исте жил. «Тизрәк! Тизрәк!»—дип колагында кайтаваз яңгырады, колагы чыңлады. Кинәт, алда, калкулык артында, жнр астыннан калкып чыккан кебек солдатлар пәйда булды. Әле генә мишень белән ике арада буш ялан иде бит... Әллә миңа гына шулай күренәме, дип ул күзләрен бер йомып, бер ачып карады. Әйе, алда, аннан ерак та түгел, солдатлар, десантниклар йөгерә иде. «Туктагыз!»—дип кычкырырга һәм. бар көченә йөгереп барып, гранатаны алар алдына томырыргамы? Юк! Юк! Дөньяларын онытып алга омтылучы десантниклар аның тавышын ишетмәсләр, ишетсәләр дә, аңламаслар. Дүрт секунд... Дүрт секундтан граната шартлаячак! Кая куярга, кая яшерергә, кая томырырга аны? Әгәр тигез, коры жир булса, йөгереп килеп кизәнер иде дә. әллә кая еракка очырыр иде. Юк. йөгереп булмый, йөгерү түгел, батман-батман үзле балчык өстерәгән итекләрне урыныннан кузгатулары да кыен. Нишләргә? Алга ыргытырга ярамый, алда— солдатлар, алда — аның иптәшләре. «И-их. — дип, тешләрен шыгырдатты Рифкать.— И-их!» Граната ыргыту буенча частьта беренче урынны алгач, командир аны бөтен солдатлар каршында мактаган иде. «Миргазнзовка гранатомет та кирәк түгел, ул болай да граиатометтан ераграк ата», — дип шаярткан иде. Хәзер күрсә... Рифкать, граната тоткан кулын баш очына күтәргән килеш, уң якка борылып карады. Анда да, берни булмагандай, «урра!» кычкыра- кычкыра солдатлар бара. Күз алмалары атылып чыгар дәрәҗәгә җитеп киерелде, йөрәк ярсып-ярсып типте. Нишләргә? Дүрт секунд! Рифкать аптырау һәм сорау катыш күзләрен сул якка төбәде. Чылбыр булып сузылган десантниклар алдагы «дошман»нан башка бер нәрсә дә күрми чаба да чаба, йөрәк тибеше аермачык булып чигәгә бәрә, бармак очларын чәнчеп-чәнчеп ала. Дүрт секунд! «Секунд! Секунд!» дип тибә йөрәк. Рифкать, башын борып, артка карады һәм кул сузымы гына җирдә, үзеннән егерме метр чамасы гына ераклыкта, олы-олы атлап килүче генералны, аңа нәрсәдер аңлатып, колагына иелгән полковникны, майор белән өлкән лейтенантны күрде. Атылып чыгарга җитешеп типкән йөрәк тагын бер тапкыр: «Секунд»,— дип куйды да тын калды, әйтерсең, бөтенләй эреп юкка чыкты. Әллә кайдан астан, күңел түреннән ачыттырып, бөтен тәнне куырып ниндидер дулкын күтәрелә. Менә ул күкрәк турын яндырып узды, менә ул бугазга килеп тыгылды. Рифкать бер мизгелгә генә күзләрен чытырдатып йомды. Ул нидер уйларга, нәрсәдер исенә төшерергә тырышып көчәнде. Ләкин бер әйбер дә хәтеренә килмәде; бар дөнья, бөтен истәлекләр, барча дуслар һәм якын кешеләр урыннарыннан купканнар да бергә җыелып өстән, күктән, тын гына, сүзсез генә карап торалар төсле. Рифкать соңгы мәртәбә як-ягына күз йөртеп чыкты. Аның тирәсендәге боҗра кысылганнан-кысыла гына бара иде. Алда һәм ике якта — десантниклар, артта — командирлар. Ул, граната ыргытырга урын эзләгәндәй, аптыраудан күккә күтәрелеп карады. Анда кайнап, ярсып, әллә нинди коточкыч кыяфәтләргә кереп болытлар актарыла. Кинәт кенә аның күккә күтәрелеп китәсе, шул болытлар арасына кереп адашасы, югаласы килде. Шулчак тамак төбендә буылып торган утлы дулкын әкрен генә юл ярып баш миенә тула башлады һәм тиздән аның башы утлы тубалга охшап калды. Рифкать инде берни күрми дә. берни сизми дә иде. Бары тик кайдадыр, күңел түрендә генә әйтеп- аңлатып булмый торган үпкәләү һәм аптырау, ачу һәм үҗәтлек катыш бер хис туып килә. Ул, бөтен тирә-юньне, иксез-чиксез даланы, бар дөньяны яңгыратып нидер кычкырырга теләде, ләкин кирәкле сүз табылмады. тамак төбеннән ыңгырашуга охшаган «аһ» авазы гына чыкты. Онытылып торган йөрәк тагын уянды, тагын атылып-атылып тибәргә тотынды, салкын граната, кызганнан-кыза барып, уч төбен, бармакларны көйдерде. Рифкать җан ачуы белән кулын суырып китерде дә күкрәгенә кысты һәм, кемнәндер гафу үтенгәндәй, җиргә тезләнде. «Хәзер! Хәзер!»—дип пышылдады ул. йөрәге бөтен гәүдәсен селкетеп тибә, бөтен дөньяда шул йөрәк тибешеннән башка бер нәрсә дә юктыр кебек. Яңгыр суы бит буйлап ага. Әллә күз яшьләре инде? Юк, ул елый алмый, аның күңеле каткан, бары тик баш миенең бер почмагында гына сөенечкә дә, горурлыкка да охшаш бер юләр уй кисәге генә шарчык төсле тәгәрәп йөри. Ниндидер куркыныч нәрсә буласын сизенгән, шуны туктатып калырга, булдырмаска тырышып та көченнән килмәгәнен аңлаган табигать елый, болытлар елый, өстәгеләр елый. Кинәт, караңгы күкне чәрдәкләп, яшен яшьнәгәндәй булды, җир гөрселдәде, аяк астындагы дала бер якка таба шуышып китте дә томан арасына кереп, юкка чыкты. Рифкать бер мәл, һичнәрсә аңламыйча, һавада асылынып торды, аннары салмак кына каядыр аска, төпсез упкынга төшә башлады. Төшкән саен дөнья караңгылана барды, күз алдында бөтерелеп торган утлы шар сүнде, колаклардагы гөрселдәү шавы тоныкланды... 20 — Дусларың килгән. Рифкать врачның упкын төбеннән килгән тавышын ишетә, ләкин жавап бирергә кирәкме-юкмы икәнен аңламый, күзләрен күтәреп * карамый, ана хәзер тирә-юньдәге бар нәрсә буталган, үзенең элекке s әһәмиятен, мәгънәсен югалткан кебек тоела, әйтерсең, ул мона кадәр 5 аңына килә алмыйча, үлем исереклеге белән саташып яткан да менә х кинәт кенә үзенең ни эшләгәненә, нинди хәлдә калганына төшенгән “ иде. | — Дусларың килгән, Рифкать... к Ә мин монда әллә ниләр искә төшереп, хыялланып ятам, дип уй- ♦ лады Рифкать. Бөтенесе беткән, бөтенесе артта, граната шартлавы в артында калган иде. Хәзер... бары тик саубуллашып кына була... Хыял- w лар... Кирәк түгел. Дуслар да... саубуллашырга килгәндер. Округ гос- = питаленнән хирург чакыртмаслар иде. Димәк... Рифкать, һәр нәрсәнең шулай кинәт кенә яна төсмер алуына га- ® җәпләнеп, мыскыллы елмаерга уйлады, ләкин елмаю барып чыкмады, ч бит мускуллары, иреннәре аны тыңламады. Ишек ачылып-ябылды. Солдатлар, кемнедер йокыдан уятудан ку- < рыккан сыман, аяк очларына гына басып, Рифкать янына якынлаша- “■ лар. Аларга үч иткәндәй, аяк атлаган саен, тешләрне камаштырып, идән шыгырдый. Менә алар карават янына тезелешеп бастылар да, ни әйтергә белми тик торалар. Сүзне, ниһаять, Вагыйз башлады. Ул көчәнүдән кызарынып, бүртенеп чыкты, дугаланып торган кара кашлары уртадан сынды, күзләре кечерәеп, сүрәнләнеп калды. — Нихәл, Рифкать! Әйтте дә, мәгънәсез сүз ычкындыргандай, бер урында таптанырга тотынды, бармаклары белән гимнастерка төймәләрен барлап чыкты. Рифкать, иреннәрен кыймылдатты, ләкин сүз чыкмады, аннары, минем хәлне үзең дә күреп торасың дигәндәй, моңсу итеп карады да тагын үз эченә бикләнде. Аның хәле юк иде. Вакыт үткән саен, ул мускулларында кайнаган көчнең кими баруын, ком сәгате төсле каядыр агуын сизә. Менә ул агар-агар да бер заманны бөтенләй бетәр, бөтенләй юкка чыгар төсле. Баш миенең бер почмагына кереп оялаган шомлы уй бераз гына онытылып тора да тагын тырмаша башлый, өскә чыга, аннары бөтен күңелне актарып ташлый. Юк, үлем куркытмый аны. Ни өчен алай эшләгәненә дә үкенми, шулай иткән икән, димәк, дөрес эшләгән, димәк, аның башка юлы булмаган. Тумаган кеше генә үлми диләр бит... Билгеле, әле яшәргә дә яшәргә иде. Армиядән кайтып әти-әнисен сөендерәсе, дуслар белән бергә урам тутырып йөрисе, эшкә урнашасы, укырга керәсе, ныгытып гашыйк буласы, гаилә корасы, ниндидер зур эшләр майтарасы иде. Ә ул әле яши дә башламаган иде, әле ул яшәргә әзерләнгән генә иде бит. Туды, үсте, дөресрәге, үстерделәр: киендерделәр, ашаттылар, эчерттеләр, мәктәпкә озатып җн- бәрделәр, теләге булса үтәделәр. Пионерга керде, комсомол булды, спорт белән җенләнде, музыка-жыр белән шашып йөрде... Ләкин болар барысы да ниндидер зур эшкә әзерлек кебек кенә иде. Армиягә килгәч, аларны ай буе карантинда тоттылар, солдат мәктәбен үткәрделәр, аннары тагын айлар буена парашютны мең сүттереп, мең җыйдырдылар. Бары тик шуннан соң, гына самолеттан сикерделәр. Кеше дә шулай ярты гомерен әзерлек хәстәрләре белән үткәрә, бары тнк үзендә көч, ныклык, ышаныч сизгәч кенә күккә күтәрелә. Мнн кеше гомерен үзем- чә аңлатам — десантннкларча, ә бабай бүтәнчә сөйли иде. Кеше гомере—тау кебек ди иде ул. Кеше тау итәгендә туа да ярты гомере бүе өскә күтәрелә, менеп җиткәч, хозурланып як ягына карана —бөтен дөнья уч төбспХәге кебек, бар нәрсә кечерәеп, бәләкәйләнеп кал ган, ә ул—зур, ул хәзер теләсә нәрсә эшли алыр, анын кулыннан бар* нәрсә дә килер төсле. Ләкин... туктап кала алмый. Вакыт — рәхимсез, вакыт аның аякларын сәгать маятнигы иткән дә алга-артка, артка- алга йөртә, ул ирексездән хәрәкәт итәргә мәҗбүр, ул ирексездән атлап бара. Кеше башта кая барганын да аңламый тора, аннары, кинәт кенә^ аңлап ала да аякларын терәп түбән төшмәскә тартыша, ә маятник туктамый, алга-артка, артка-алга йөри дә йөри. Тау төшкән саен кешенең күңеле дә төшә, аңа шул ук агачлар да, шул ук үләннәр дә, шул ук чәчкәләр дә бүтән төсле булып, теге яктагылардан кайтышрак булып күренә, дөнья да караңгылана барган сыман тоела. Аның күз аллары томалана, ул алдындагы әйберләргә игътибар итми, һаман-һаман теге як тау итәген, андагы кояшлы аланнарны, чыклы үләннәрне, сайрар кошларны — тауга менү ләззәтен искә төшерә, бары шуның белән генә яши... 21 ‘ Кинәт Рифкать сискәнеп китте... Ул да бүген көне буе балачагын, үткән көннәрен уйлап ятты бит. Ул да тау төшә микәнни? Юк, ул әле- тауга менеп тә җитмәгәндер... Менеп җитә алмыйча егылып төшкәндер. Аның күз алдына аерымачык булып тау килеп басты. Менә алар, альпинистлар кебек бер бауга тезелешеп, кыяга үрмәлиләр. Бау очында: Вагыйз, Тансык, Илдус, Володя, Юра, астарак: генерал, полк командиры, өлкән лейтенант, ә уртада — Рифкать. Менә аягы таеп китте дә ул упкын өстендә асылынып калды, иптәшләре дә, командирлар да, нишләргә белмичә аптырашып карап тора. Берничә секундтан алар барысы да упкын төбенә очачак. «Юк! —дип кычкыра Рифкать,— Юк!» һәм кесәсеннән пычак алып үзен бәйләгән бауны кисеп җибәрә, зур бау тартылудан зыңлап куя һәм Рифкать аска, упкын төбенә оча. — Аһ! Ул, тотынып калырга теләгәндәй, сул кулын һавада бутады һәм, кулы ниндидер җылы әйбер тапкач, күзләрен ачып җибәрде. Илдус аның өстенә иелгән дә кулын кыскан килеш ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдый иде: — Рифкать, тынычлан, Рифкать, без монда. Томан эченнән әкрен генә Вагыйз килеп чыкты, аннары Тансык күренде, аннары — Юра... — Әйе... — диде Рифкать. Ул — әле яртылаш кына монда, яртылаш әле ул үзенең уйлары- дөньясында иде. Шуңа күрә бу «әйе»нең нәрсәгә әйтелгәнен дә аңлап бетермәде: менә килеп тә җиттек, таудан түбән тәгәри башладык, дияргә теләдеме ул, әллә, янында дусларын күреп, әйе, мин сезне күрәм, әйе, мин исән, мин сезнең белән бергә яшәячәкмен әле, дип расларга уйладымы? Аның уйлары хәзер соң чиккә җитеп буталган, әйтерсең, баш сөяге эченә умарта күче оялаган иде. Күчнең гөжләве көчәйгәннән көчәя бара, кортлар, иреккә чыга алмаган ачудан, яндырып-яндырып тешлиләр, чыгарга юл эзлиләр сыман. Врач килеп укол кадагач, умарта күченең гөжләве басыла төште, һәм Рифкать үзе янында кешеләр бар икәнен исенә төшерде. — Ә син артык үзгәрмәгәнсең. — Тансык болай да зур авызын җәеп җибәрде, күзләре урынында кара сызык кына калды. Рифкатьнең инде иртәдән бирле үз-үзен күрәсе килә иде. йөзен генә ачык калдырып, башын бәйләгәннәр — анысын сизә, ә менә күзләре. борыннары, кашлары, авызы, бите нинди икән. Берничә тапкыр врачтан көзге сорарга да җыенды, ләкин никтер җөрьәт итмәде. Менә... хәзер жае чыкты. — Көзге... — дип пышылдады ул. — Үземне күрәсем килә. Илдус кабаланып, гимнастеркасының түш кесәсенә тыгылды, тик шулчак, Вагыйзның күз карашын күреп, акрын гына кесәсен яңадан төймәләде, кулын кая куярга белми аптырап торды да береткасын әвәли башлады. Рифкать аның бу хәрәкәтен күрде, һәм мөлдерәп тулган чиләк өстенә бер тамчы тамганнан соң ташып түгелгән су төсле, ♦ күңелендәге ачыну хисе бөтен күзәнәкләренә таралды. Илдус та. Ва- гыйз да барысы да ул белмәгән ниндидер яшерен һәм коточкыч бер серне беләләрдер, бары тик аннан гына яшерәләрдер, ана гына әйтмиләрдер төсле тоелды аңа. — Без чиратлап синең янда утырырга теләгән идек. Врач рөхсәт итми, диде моңа кадәр бер читтә сүзсез генә торган Юра. Ул, гомумән, күп сөйләшергә яратмый, авыз эченнән генә һәрчак нидер көйләп йөри, кеше сүзенә кушылып китми, бары тик иң кирәкле урында, инде сүз әйтмәскә мөмкин булмаган жирдә генә бер-ике сүз ыргыта да тагын көйли башлый. — Операциягә кадәр ярамый, диделәр. — Тыш-та... жы-лы-мы? — дип, әйтергә жнңел булсын өчен, һәр сүзне иҗекләргә бүлә-бүлә сорады Рифкать. Егетләр, сүзнең палатадан тышка чыгуына куанып, бер мизгелдә балкып киттеләр, аларның йөзләренә нур кунды. — Җылы! — Шундый шәп! — Әй, һавасы да һавасы, сулап туярлык түгел. — Аяк асты да корыды. — Бөтен жирдә — җиләк тә жимеш, шартлаганчы ашадык. Егетләр, берсен-берсе бүлдереп көнне мактый, алар сөйләгән саен Рифкать тә үзен суырып торган куркыныч уйлар баткагыннан чыга бара, ул да алар белән бергә сөенә, аның да жаны талпына башлый. Вагыйз бөтенләй кызып җитте, ул, пышылдавын онытты, шау-гөр килергә тотынды, аннары кинәт кулын жәеп җибәрде. — Ә-әй, егетләр, оныттык түгелме соң? Рифкатькә күчтәнәч алып килдек бит без. Кая әле, Илдус. Илдус урындыктагы төргәкне сүтеп жибәрде. — Бу шапталларны ашасаң, терелмәс җиреңнән терелерсең,— дип тезеп китте Вагыйз. — И һи, безнең якта инде ул шапталлар— телеңне йотарлык. Менә, өйгә генә кайтыйм... — Кайтырсың да безне онытырсың әле, — дип, юри генә үпкәләгәнгә салынып, Тансык аның сүзен бүлде. - Минме онытам, минме! Шулчак Юра да сүзгә кушылырга булды — Әйдәгез, егетләр, хәзер үк килешеп куябыз, — диде ул. — Армиядән кайтып, бер ел узгач, отпускаларны бергә туры китереп алабыз һәм канда да булса очрашабыз. Мәсәлән, беренче елны бөтенегез дә миңа кунакка киләсез, Ярославльгә. Мин сезгә шәһәрне күрсәтермен, безнең шәһәр бик борынгы ул, һәр йорты музей кебек, хәзерге шырпы каплары түгел. Ә бездәге кызларны күрсәң, кызларны... — Кызлар кайда да бар ул,— дип исе китмичәрәк кенә сүзне ялгап алып китте Илдус. «Шырпы кабы» дигәнгә бераз күркәсе кабарды бугай аның. — Безнең Түбән Каманы — яшьләр шәһәре дип йөртәләр. Менә безгә килеп карагыз әле! Урамнары болын шикелле —үзе киң, үзе ямь-яшел, кырыенда гына — Кама, Кама буенда исәпсез сансыз күлләр, нарат урманнары, химкомбинат белән ике арада — оҗмах бакчалары төсле алма бакчалары... — һи! Рәхәтләнеп атта чабарлык даласы да булмагач, нинди жнр ди ул? — Тансык, атта чапкан сыман итеп, ике кулын җәйде — Чабасын чабасың. ә даланың очы да. кырые да күренми. Аннары, озын итеп сузып җырлап җибәрәсең. — Ул онытылып, җырлый да башла РАЗ ИЛ ВӘЛИЕ В ф ЯШИСЕ КИЛӘ1 ган иде, ләкин, барысының да уңайсызланып, аңа карап торуын күреп, кисәк туктап калды. — Җыр-ла... җыр-ла... — диде аңа, өзеп-өзеп, Рифкать. — Юк... гафу итегез, мин... онытылып киткәнмен. Сагындырган... шуңадыр. — Җырла, Тансык, әкрен генә җырла, беркем дә ишетмәс. — Ялындырма инде! Ләкин Тансыкның күңеле утырган иде инде. — Алайса, әйдә, үзебезнең җырны җырлыйбыз!—дип, Илдус Рифкатьнең баш очына ук килеп басты. Рифкать, «әйдә» дигәнне аңлатып, күз кабакларын селкетте. Утларга да бер керербез але, Без менәрбез әле күкләргә. Солдат булу безгә кыен түгел. Риза булса кызлар көтәргә. Илдус, Рифкатьнең җырга кушылмавын, дөресрәге, кушыла алмавын күреп, ничек башласа, шулай капыл туктады да: «И-и-их!»— дип, сузып куйды. — И-их, кайткач... Барысы да, әллә инде туган якларына кайткач нәрсә эшләселәрен уйлапмы, әллә җыр моңыннан тәэсирләнепме, тын калдылар. Кичке кояш нурлары идән буйлап шуышып килделәр-килделәр дә кыяр-кый-' мае кына Рифкать янына, караватка үрмәләделәр. Алсу яктылыктан күзләр чагылды, палата сихри төскә керде, егетләрнең йөзенә ут капкандай булды. Алар күзләренә кояш нуры төшмәсен дип, кулларын каш өстенә кыйгачлап куйдылар. Вакыт үткән саен тынлык көчәя барды, Рифкатьнең якты, ләкин салкын кояш нурларына да исе китмәс булды. Ул егетләрнең болай сүзсез торуына борчыла, моңа үзен гаепле саный, әгәр дә шулай ятмаса, сүзләрнең дә, уен-көлкенең дә башкача буласын, башка төсмер аласын сизенә һәм, иң кыены, алар аннан нәрсәнедер яшерә, әнисе үлгән баланы, «кунакка гына китте, тиздән кайтыр әниең», — дип юаталар төсле тоела. Бу хис торган саен көчәя барды, ә инде куллары белән кояштан күзләрен каплагач, моның анык шулай икәненә ышанды, әйтерсең, алар, дөресен әйтмәгән- нәренә, алдаганнарына оялып күзләрен яшерәләр иде. — Минем тәкъдимне оныттыгыз бугай. Кайткач, миңа кунакка киләсез! Чакыру шушы булыр. — Юра сүздән туктады, каш өстендәге кулын төшерде. — Кайткач, кайткач... — дип кабатлады Вагыйз. — Самолетта очкан саен, тәрәзәгә карыйм, туган як күренмәсме, дим. Зуррак су күзгә- чагылса, Каспий диңгезе, дип уйлап, йөрәк дөп-дөп тибә башлый... Миңа килгәндә самолет белән килегез. Әзербайҗан илен башта һавадан, өстән карарга кирәк. Югыйсә, синең дала шикелле,— ул Тансыкка таба борылды,—такыр басу түгел ул. Таулары ни тора, таулары! Йөзем, карбыз, кавын, анар... — Нәрсә ул анар? — дип сорады Илдус. — Анармы? Сезнеңчә ничек соң әле?.. Эче тулы кызыл төш инде, кыссаң, әчкелтем ширбәт сиптерә, тешләрне камаштыра, әй, тәмле дә үзе! Сездә ничек диләр соң әле аны? һи, истән чыккан. — Вагыйз, кашларын җыерып куйды, аннары, кинәт кенә кычкырып җибәрде: — Гранат! Гранат, диләр! Гранат ашатам мин сезгә! Шул чак егетләр барысы да сискәнеп киттеләр, аптырау катыш сораулы караш белән Рифкатькә төбәлделәр. Аның йөзенә газаплы елмаю чыккан иде. Вагыйз дә авызы ачык килеш туктап калды. — Рәх-мәт... — дип пышылдады Рифкать. —... Мин... а-ша-дым.... ин-де... Бу сүзләрне ул шаяртып әйтергә, шуның белән егетләрнең әңгәмәсенә кушылып китәргә уйлаган иде, ләкин аның сүзләре аһылдауга охшап чыкты, аларда усал киная дә, үзенең хәлен искәртергә теләү дә бар иде сыман. Юра Вагыйзнең ялгышын төзәтергә уйлады ахрысы, сүзне бөтенләй б^тән якка борып җибәрде. Моңарчы алар, арслан читлеген урап йөргән балалар кебек, иң төп нәрсә, Рифкатьне бөтен солдатлардан аерып, берничә секунд эчендә әллә кая өскә, югарыга күтәреп куйган вакыйга турында сөйләшүдән күрәләтә качарга тырышалар, гүя. шулай итеп бу турыда бөтенләй онытырга уйлыйлар иде. Ләкин Юраның бүтән түземе калмаган иде. — Граната шартлар алдыннан мин синең янәшәңдә үк идем. Барысын да күреп тордым, — диде ул узенең гадәти, җырлап чыга торган сузынкы тавышы белән. Салкын суда бер чирканчык алган шикелле, егетләрнең дә куркулары бетте. Вагыйз карават башына таянды. — Ә мин күрмәдем, мин алда идем, — диде ул. — Мин артта калганмын. — Монысын Илдус әйтте. — Граната шартлавын ишеткәч, борылып карасам... — Мин граната шартлавына да игътибар итмәдем, быргы авазы яңгырагач кына туктадым. — Быргыны ничек кулга алуымны да, ничек «отбой» уйнавымны да юньләп хәтерләмим. — Юраның «отбой» уйнавы булды, бөтен солдатлар туктап калды. Бөтенебез дә синең янга йөгердек. Син инде... аңсыз ята идең. Командир белән врач башыңны бәйли. Аннары сине алып киттеләр. Ә без тагын «атакага» күтәрелдек. Әле генә граната вакыйгасын искә төшерергә дә куркып торган егетләр, урмандагы күккә ашкан зифа агачны екканда кызганып та, өйгә алып кайткач, апа инде табигать бизәге дип түгел, ә утын итеп караган, хәзер инде аның җылысыннан ләззәт тапкан агай кебек, хәрби өйрәнүләр вакытында ниләр булганын, кичә-бүген частьта Рифкатьнең исеме телдән төшмәвен бер дә тартынмыйча, хәтта иркенләп үк диярлек сөйләргә тотындылар. Шулай итеп алар, үзләре дә сизмәстән, палатага җан керттеләр, матур ялганга охшаган юату сүзләре, томан сыман таралып, тирә-юнь яктырып киткәндәй булды. 22 Тәрәзә артындагы сәрбн куаклары караңгылык кочагына кереп чумгач, Рифкать үзенең ак палатасын кара төн диңгезе буйлап йөзүче корабльгә охшатты. Диңгездә давыл купкан. Ул, корабын дулкыннарга каршы куеп, зилзилә белән көрәшкән, рубкасыннан чыкмаган, һәм, ниһаять, диңгез тынычлангач, каютасына кереп егылган. «Каюта...» дип, көлемсерәде Рифкать. Бераз тын торгач: «Саша»,— дип, көрсенеп куйды. Ул, беренче тапкыр күргәндәй, палатага күз йөртеп чыкты. Өстә — кайгыдан арына алмаган кеше маңгае төсле җыерчыкланган саргылт түшәм. Каршы як стенада—дүрт кнопка белән беркетелгән олы гына плакат. Анда ике кеше сурәте ясалган. Берсе авызына пычрак алма капкан, үзе дә бик шапшак. Яшькә яшь булса да, бөкресе чыккан, гәүдәгә бетәшкән. Ә икенчесе кран астында җиләк- җнмеш юып тора. Анысы —Алып батыр сыман таза, йөзләре алсуланып тора. Плакат астына шигырь белән болай дип язылган: Яшим дисәк йез яшьне. Юып лша җимешне! РАЗИЛ ВӘЛИ ЕВ ф ЯШИСЕ КИЛӘ! Рифкать плакатка озак карап тора алмады, качарга теләгәндәй, күз карашы белән стена буйлап йөгереп китте. Ләкин палатада күз нуры төшәр урын, күз карашы туктап ял итәрлек җир юк иде. Аптырагач, ул, чыгар урын эзләгәндәй, тәрәзәгә таба текәлде һәм анда карангы төннең чекерәеп торган олы күзләре белән очрашкач, йөзен читкә борды. Йомшак чүәкләре белән акрын гына атлап врач апа палатага керде. Аның ак халатыннан Рифкатьнең күзләре чагылып киткән төсле булды. Әйтерсең, күктәге якты ай аның ялгыз ятуын күргән дә тәгәрәп төшеп палатага килеп кергән. Врач, төн тынлыгын бүлдерүдән курыккандай, сүзсез генә Рифкатьнең сул кулын сызгандырды, мамык белән ышкыды да шприцка дару суыртты. Бары тик шунда гына, телгә килеп, сүз катты: — Дусларың киттеме? Рифкать керфекләрен какты. — Әниеңә... бергәләп хат язасыгыз калган... — Хат язасы калган... Калган... Калган—дип кабатлады ул эчтән.— Калган нәрсәләр күп әле ул. Әтисе белән, әнисе белән һич югы бер тапкыр иркенләп сөйләшеп утырасы, күңелендәге бар уйларын ачып саласы калган... Әнфисәгә вәгъдә иткән күлмәген бүләк итәсе, Әлфияне... Галияне кочакка алып бер суырып үбәсе калган... Бабасына печән чабып өясе, авыл малайлары белән туйганчы уйныйсы, танышлар белән ныграк танышасы, дуслар белән ныграк дуслашасы калган... Түбән Кама урамнарын. Зәй, Кама болыннарын, нарат урманнарын, түгәрәк күлләрен күзләре талганчы карыйсы, аларга җылы сүз әйтәсе калган... Калган... Калган... Рифкатьнең ирен читләреннән әрнүле елмаю дулкыннары йөгереп узды. — Хәзер сиңа операция ясаячаклар. Рифкатьнең чырае үзгәрмәде. Врач, шприцын өскә караткан килеш, бер мәл уйланып торды да, кинәт кенә хәрәкәтләнеп, инәне кулга кадады. Ничектер, гадәттәгедән авырттырыбрак, хәтта бераз дорфарак та итеп ясады ул бу юлы уколны. «Арыгандыр, мине каравыллап, хәлдән калгандыр», — дип уйлады Рифкать. Шушы авыруы белән күпме кешегә борчу китерде. Әле күпме кешегә китерәчәк... Шунда, граната шартлауга ук өзелгән булса... Ул торган саен гәүдәсенең җиңеләя барганын сизде, башында утлы сөңгеләр әкренләп сүрәнләнде, аннары бөтенләй юкка чыкты: кулларын күтәрергә теләде, ләкин мускуллары аны тыңламады, нәрсәдер кычкырмакчы итте, әмма тавышы чыкмады. Рифкать, соңгы көчен җыеп тешләрен кысты, ачу белән кулларын йомарлады, һәм шулчак уң кулы беләзектән түбән көйдереп алгандай булды. «Аһ! Граната!» — дигән ыңгырашу авазы күкрәктән өзелеп чыкты да һавада асылынып калды. Ләкин ул аваз таралып бетмәде, киресенчә, һаман үсә, зурая барды, менә ул болытка әйләнде дә, бәреп-бәреп биткә салкын яңгыр яварга тотынды, менә ул өермә булып бөтерелде, һәм Рифкать, шул өермәгә ияреп, күккә күтәрелеп китте. . Гәүдәсе мамык кебек җиңел, бары тик башы гына авыраеп аска таба сөйри. Җиргә егылып төшмәс өчен ул сул кулы белән ашыга- ашыга ишә. Ә уң кулын кыймшатмый. Уң кулда — граната. Ул дүрт секундтан шартлаячак. Күз кабакларын күтәреп торыр хәл дә юк, үлеп йокы килә. Яшел түшәк төсле дала өстенә төшәсе дә изрәп йокыга китәсе иде! . Ярамый! Дүрт секунд! Юк, өч, ике секунд кына калгандыр. Аста, тузгытылган кырмыска күчедәй, солдатлар йөгерешә. Әгәр хәзер граната шартласа, алар ба- рысы да һәлак булачак. Рифкать сул кулы белән һаман-һаман ярсып иште. Полигон да күздән югалды. Югары күтәрелгән саен, җир дә шар кыяфәтенә керә барды, һәм берзаман бөтенләй олы карбызга охшап калды. Әнә, тегендә, аксыл зәңгәр җеп сыман гына булып күренгән елга буенда аның туган шәһәре Түбән Кама булырга тиеш, ә монысы — Кара диңгез, Саша диңгезе, монысы — төтен бөркеп торганы— Казан, ә теге тракторчы абыйның авыллары бармак башы хәтле генә. Ә... граната?! Граната шартлаячак! Әгәр ул аны кулыннан ычкындырса, әтисе дә, әнисе дә, Әнфисә белән Азат та, дуслары, бөтен туганнары да шартлаячак, юкка чыгачак. Аста, җирдә чакта ул әле боларны күреп, аңлап бетермәгән. Аның гранатасы шартласа, бөтен җир шары челпәрәмә киләчәк бит! Ул күз иярмәс тизлек белән өскә үрләде, менгән саен сулыш алу да җиңеләйде, гәүдәсе дә, башы да сизелмәс булды. Хәзер инде кулны селкетәсе дә юк, ул, граната тоткан уң кулын алга сузган килеш, талпына-талпына күккә оча, җирдән һаман саен ныграк ераклаша бара иде. 23 — Операция бүлмәсенә кертегез! — дип дәште кемдер. Аны ипләп кенә тәгәрмәчле өстәл өстенә салдылар да палатадан .алып чыгып киттеләр. 24 Тау артыннан иң элек кояшның кызыл түбәтәе күренде, аннары ул әкрен генә, сакланып кына күтәрелә башлады. Кояш әле йокысыннан айнып җитмәгән, аның йөзе әле караңгы кызыл төстә иде. Ул, түшәгеннән аерылып китә алмыйча, беркавым әсәренеп карап торды да авырлык белән генә кузгалды, күзләрен ачты һәм, иң беренче эш итеп, үзенең биләмәләрен барларга, бер төн эчендә анда нинди үзгәрешләр булганын тикшерергә тотынды. Кояш нурлары дала кылганнарын сыйпап узды, өй кыеклары буйлап йөгерде, полигон читендә тезелешеп торган самолетларны санап чыкты, казармалар түбәсеннән атлап үтте һәм палата тәрәзәсе төбендә туктап калды. Сәрби куакларының шомлы кыштырдавына бераз колак салып торгач, ул тәрәзәдән эчкә таба үрмәләде, идәнгә шуышып төште, әкрен генә караватка якынлашты. Кояшның йөзе агарганнан-агара бара иде. Менә ул. караватка менәргә куркып, кырыйдагы тумбочка өстенә күтәрелде, кайнарланган нурларын суытырга теләгәндәй, стакан эчендәге суга төште һәм. анда да үзенә урын таба алмыйча, кинәт, түшәмгә сикерде дә тавышсыз гына •ярсып-ярсып биергә тотынды. Ләкин бу хәл озакка бармады, кояш, аңына килеп,'ашыга-ашыга карават буйлап шуышты, анда Рифкатьне күргәч, бер мизгелгә тынычланды да, тагын сискәнеп, кулларын сыйпады, ачык яткан йөзен сыйпады, җылытырга теләгәндәй, кабалана- •кабалана сыйпады. Ләкин Рифкатьнең күзләре ачылмады, кулларына, йөзенә җылы кунмады. Кояш, аптыраудан, сәерсенүдән, һушсыз калып торды торды да, үлгән баласын күреп акылдан шашкан ана төсле шаркылдап көлеп җибәрде. Аның көлү авазы баш өстендәге тургайлар сайравына, эшкә ашыгучы кешеләрнең уенкөлкесенә, машиналар гөрелтесенә әйләнеп, «өчәйгәннән-көчәя барды. Җир өстендә якты көн тууын күреп, бар дөнья сөенде, ләкин кояшның күзләренә текәлеп караучы булмады. Кояш бүген сөенми, ә тилмереп, газапланып көлә иде. Ноябрь — декабрь 1978 ел. январь — февраль 1979 ел.

Реклама