Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨНГЕ КЫЮЛЫК

ропаның астын-өскә китереп канәгатьләнү кичердеме? Кичерде: Мисалга Уразаевны алыйк: ул кызган баштан өенә кайтып өстәлне әйләндереп каплый икән, шулай ук канәгатьләнү кичерә. Болар икесе бер үк тойгы, тик масштаблар гына... Димәк, һәр кеше Наполеон кодрәтенә ия. Шул минутта Уразаев сискәнеп уянды. Наполеон турындагы кичтән укып яткан китабы мендәр астыннан шуып идәнгә төшкән икән. Төштәге күренеш мәгънәсен җуеп әллә кая, хәтер аръягына китеп таркалды. Уразаев хатынын уятмас өчен ипләп кенә торды, йомшак эчле чүәкләрен аякларына элеп тәрәзә катына килде. Борынгы сәгать гыжлавык тавыш белән төнге өчне сугып куйды. Өнсез-хәрәкәтсез урамга карап ул бик озак басып торды. Өшеткеч ай яктысы утсыз тәрәзәләргә сыенган. Сыкылы төн аша саркып күренгән урам утлары да туңып, күшегеп калган кебек. Бозлы тәрәзәләр артында йокыга талган язмышлар, тын урам, пыскып кына янган ай Уразаев күңелендә олы сагыш, моңсулык уятты. Төннең шушы мизгелендә уянып, гүя беренче тапкыр дөньяга төбәлде. Урамда ичмасам бер генә тамчы тереклек чалымы булса икән: Уразаев күңеленә иңгән олы сагыш сискәнер дә таралып китәр иде. Әмма юк. Урам тын. Җансыз. Моңсу. Бу олы сагыш артында, кар өстенә сузылып төшкән күләгәләр кебек, кискен бер хакыйкать ята иде. Аны бөтен чынбарлыгы белән тоюдан Уразаевның тәне өшеп, калтыранып куйды. Әйтерсең лә аяк асишләп мин аны башта ук танымадым соң әле, профессор Сирматов ич бу. Нәкъ үзе. Ручкасын ирененә китереп сөйләшә торган гадәте дә бар аның. Сирматов шул. Бүген генә минем кабинетта булды, лекция сәгатьләрен тикшертергә дип килгән иде. Тавышы да таныш: — һәр кешедә Наполеон кодрәте бар, аны уятырга гына кирәк, — Сирматов эчке бер көлү тантанасын яшерергә теләгәндәй күзләрен кыса төште.— Максат һәм шуңа ирешү кешегә нәрсә бирә? Ләззәт һәм канәгатьләнүме? Әйтик, Наполеон Ев тыннан йомшак келәм шуа башлады. Тормыш та шулай бит, дип уйлады ул. Аяк астыннан келәм шуа да шуа, ә син искәрмисең, дөнья мәшәкатьләреннән башыңны иеп һаман алга таба барасың, һәм шулай итеп көннәр, айлар, еллар үтеп киткәне сизелми дә. Мәңге шулай барырсың да барырсың кебек, һәм кинәт... башыңны күтәреп карасаң... келәмнең инде очы күренә, бетеп килә икән бит... Хәер, кышкы төннең галәми өнсезлеге каршында бер язмышның моңаюы, сагышы бик тә кечерәеп кала түгелме? һәм төнге дөнья булып каршына баскан хәтәр хакыйкать күзенә төбәлгән хәлдә, Уразаевны каты бәгырьле аеклык, сабыр тынычлык биләп алды. Элегрәк, үлем турындагы уйлар башына килсә, Уразаев нинди дә булса шөгыль табып, андый күңелсезлектән арынырга, онытылырга тырыша иде. Менә шушы кышкы төндә, бөтен омтылышларының артта калып, алда инде бары тик тыныч картлык торганына төшенүе, һәм әлеге котылгысыз хакыйкатьтән качарга теләмичә, киресенчә, салкын канлылык белән гел шул турыда гына уйларга тырышуы бер = караганда гаҗәп тә иде. Бүген, бөтенләй битараф хәлдә, үзен язмышның соңгы хөкеменә буйсынырга да әзер кебек сизде ул. Ә юк! Әнә, каршы йортның кырый тәрәзәсендә ут кабынды. Ура- заев күзләрендә катып калган урам күренеше әнә шул сыңар тәрәзә- =; дәге уттан тернәкләнеп, җанланып китте. Күңел түрендә сулкылдап уянган ниндидер тойгы аны әллә нишләтеп җибәрде. Шул тойгыны а. таратудан курыккандай, ул ашыгып калын пәрдәне ябып куйды. Поч- < макларга ешынган караңгылык сыекланып бүлмәгә җәелде. Аның ' гомер-гомергә хәтеренә килмәгән, әһәмиятсез бер күренеш аңында яктыра, яңара башлады. Һичкем белән дә бүлешеп булмый торган; еракта, бик еракта калган, чынбарлык һәм хыял белән аралашкан изге бер күренеш иде ул. Нигә дип бөтен ачыклыгы, бөтен рәхәтлеге белән нәкъ менә шушы минутта җанын биләп алды соң әле, кулларыңны суз гына — шулкадәрле ачык, сузылып ятарлык йомшак үләннәр, кулларыңны суз гына — шул үләннәрне күшәп йөргән алмачуар атның бөдрә ялын тоярсың шикелле... «Тезгенне нык тот!» «Кулыңны ычкындырма!» «Тезгенне нык тот!» Кем әйтте соң әле аны, кем әйтте? Тояк астында җир тетри, тирә-юнь хәрәкәткә килә. Урманнар ага, болытлар, үзәннәр ага. Җил — зәңгәрлек. Җил — яшеллек. Тузгып киткән ат ялының биткә яңгыр сыман сибәләве. Малай чакның җанга сыймаган шатлыгы: — Эһе-һе-һәәй! Кайтаваз артта, тузанлы юлда аунап кала. Алда — юллар чаты. Әкияттәгечә: «Уңга киткән кеше — бик бай булыр, урта юл белән киткән кеше — урта бай булыр, сулга киткән кеше — әйләнеп кайтмаммы? Ул һич икеләнүсез уңга борылганмы, әллә инде атына: «Үзең теләгән якка бар!», дигәнме? Ә сул тарафка киткән хәвефле юл — тәвәккәллегеңне сынар өчен генә түгел иде микән? Әкият белән чыны буталган уйлар Уразаев өчен изге булган ха- тирәистәлекләр тирәсендә чуалды. Нигә дип йөрәген сулкылдатып авыл исенә төште соң әле аның? Әллә инде илле дүрт яшен тутырып илле биш ягына авышкан төнне канында гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килгән крестьян рухы уяндымы?.. Ерак тугантумачаларыннан башка якын кешесе калмаган авылына моннан ун еллар элек бер кайтып килгән иде бит ул. Хәтерендә кадерле эз калдырган сукмакларның, печән чабып йөргән тугайларның беткәнлеген, үзгәргәнлеген күргәч, рәнҗеп китеп барган иде, югыйсә. Кайтып карасаң — барысы да үзгәргән булып чыкты, ә ТӨШЕ кыюлык ерактан торып уйлаганда һаман да элеккемәдер шикелле. Әнә шул тугайлар төннәрен ишегеңне дә шакымыйча килеп керә, юрганыңнан тартып уята, күңелеңне барлый түгелме? Уразаев кипкән иреннәрен ялап куйды. Киез табанлы чүәген идәнгә сак кына тидереп кухня ягына чыкты, йотлыгып салкын чәй эчте. Өстәлдә иртәгә буласы туган көндә ачыласы кыяр, помидор банкалары тора иде. Хәер, иртәгә түгел, бүген бит инде — таң атарга да ерак калмаган. Уразаев өстәл читендә яткан пычакны шакмаклы шикәр савытына терәп куйды. Әйберләр бер-берсенә почмаклары белән туры тормаса кәефе тынычсызлана иде аның. Кинәт шушы җайлы, рәхәт тормышын каймалап торган чиста стеналар, пөхтәләп җыештырылган, тәртип белән урнаштырылган әйберләр арасында нәрсәдәндер оят булып китте аңа. Йокларга, тизрәк йокларга кирәк, дип уйлады ул. Өйнең җанны киереп торган ялангач тынлыгы күңел пышылдавын тотып кабатлады сыман: «Йокларга, йокларга...» II Сүнгән трубкасын капкан вахтер карт Уразаев белән исәнләште дә, стенадагы сәгатькә күз төшерде. Сигез туларга ун минут иде. Тәмәке төтененнән ысланып беткән мыегы астыннан елмаю саркытып вахтер карт башын чайкап куйды. Менә дистә еллар буена күзәтеп килә ул Уразаевны, ник бер генә минутка эшкә соңга калып килсен. Уразаев вахтердан ачкыч алып кабинетына узды. Иң беренче эш итеп форточкаларны ачты, аннан кара саржадан тегелгән җиңсәләрен терсәгенә кадәр шудырып өстәл артына утырды. Тиздән башка хезмәткәрләр килер, уку-укыту бүлегендә һәр көндәгечә шаулы хәрәкәт башланыр. Төрле сәбәп таба белүче яшьләр генә, гадәттәгечә, соңгарак калырлар. Уразаев кесәсеннән каты тышлы блокнот чыгарды. Анда, бөкләп тыгылган кәгазь битенә, юлын-юлга елыштырып вак хәрефләр белән исемлек язылган иде. Бүгенге туган көн мәҗлесенә чакырыласы кунаклар исемлеге. Бүтән еллардагыча туган-тумача белән түгел, ә галим-голәмә халкын чакырып (бик зурдан купмыйча гына) зыялылар мохитендә бер сөйләшеп утырасы килә иде аның. Җанына пәрәвез сарган хатыны да бәлки уянып калыр иде. Галимнәрне чакырабыз дигәч, табынга кирәк-ярак әзерләргә бик ясканып тотынды бит үзе. Ләкин Уразаевның күңелендә иртәдән бирле тынгы бирмичә ниндидер шикшөбһә баш калкытып тора. Кунакларның кадерен күрү өчен ниләр эшләргә кирәклеген кат-кат уйлап, алдан арып та куйды бугай ул. Бер карасаң, каушарлык чит кешеләр дә түгел югыйсә, ничә еллар инде эш буенча аралашып йөргән кешеләр. Институт халкы уку-укыту бүлегендә методист булып эшләүче Уразаевның күз алдында бит. Исем-фамилияләре пөхтә итеп эш кәгазьләренә теркәлгән. Галим-укытучыларның кылган гамәлләре, дәрес сәгатьләре хисапланып, саннар сыйфатында кәгазьләргә күчә һәм бер-бер артлы Вакыт тегермәненә кереп китә бара. Айдан-айга, ел- дан-елга шулай... күзгә күренмәс куласа әйләнә тора. Әнә шул кәгазьдәге пәрәвез ятьмәсе кебек четерекле графаларга эләккән саннардан әз генә читкә тайпылу булдымы — әлеге күзгә күренмәс куласа- ның әйләнүе туктала, ягъни Уразаевның сабыр, әмма үҗәт тавышы телефон аша кафедралар белән тоташа. Шуңа күрә дә чамадан тыш дөреслек сагында торган юаш, ләкин үзсүзле методист белән бәхәс- кә керми генә, эчке уен интеллигентларча яшерә белеп, кирәк санаган урында итагатьле генә елмаеп сөйләшәләр иде. Типография буявы кибәргә дә өлгермәгән фәнни китапларын төсле фломастерлар белән калын сүзләр язып бүләк тә иткәлиләр иде. Уразаевның күңелендә һаман шөбһәләнү тулгана. Йокысыз төннән соң арыганлык үзен сиздерәме әллә? Исемлекне ул тагын бер тап- ♦ кыр барлап чыкты. Ике-өч көн элек туган көн дип түгел, болай, чәй * мәҗлесенә, гәпләшеп утырырга дип кенә, ризалыкларын алган иде. ч Бүген төштән соң фәнни киңәшмәгә җыеласылар — күреп, исләренә = төшерми булмас. Галим халкына дөнья мәшәкатьләреннән арынып * үз күңеленә китү хас, онытып куюлары да бик мөмкин. Бүлек хезмәткәрләре берәм-берәм килә торды, һәркем үз өстәле = артында, кәгазьләр арасына чумып эш көнен башлап җибәрде. Ура- *" заевны туган көне белән котларга да онытмадылар. Секретарь кыз ♦ чәчәкләр дә керткәч, Уразаевның күңеле бөтенләй нечкәрде. Киңчә а җилкәле, беленер-беленмәс күкрәкле, кысып торган джинсы на «Вран- « глер» мөһере сугылган бу кызны өнәп бетерми иде Уразаев. Җитмә- “ сә, урынлы-урынсыз төртмә сүз дә әйтеп китә, кайсы чакта әйләнмәле « сүзләренә тиз генә төшенә дә алмый Уразаев; әкрен кыймылдый торu ган аңында таркатып карап кына мәгънәсенә төшенә иде. Авыр эш күрмичә, креслога кырын яткан килеш рок музыка тыңлап үскән «су- _> сыл» егетләргә охшаган бу кызга бер вакыйгадан соң бөтенләй үп- £ кәләп куйган иде ул. Институтка чит ил студентлары килергә тиеш иде. Секретарь кыз s бүлеккә килеп керде дә: — Кабинетыгыз тәртиптә булсын, сезгә, иптәш Уразаев, чит ил студентлары каршында чыгыш ясарга туры киләчәк,— дип белдерү ясады. — Миңа?.. Уразаевның каушавы йөзенә генә түгел, ә бөтен гәүдәсенә чыккан иде. — Сезгә шул! — Безнең мөдир бар ич, нигә дип... — Чөнки иң күп картотекалар, папкалар сезнең өстәлдә,— дип секретарь кыз җилләнеп чыгып та китте. Башка хезмәткәрләрнең өстәлләренә иелә төшеп пышан гына көлүләрен искәрмәде Уразаев, әлеге хәбәрне белешергә дип, бик борчу- лы кыяфәт белән, ректор урынбасарына керергә әзерләнде. Секретарь кызның урынсыз шаяртуын кабул итә алмаган иде ул. Ә менә бүген, елмаеп, чын күңелдән котлавына һәм чәчәкләр бүләк итүенә эреде дә китте. Бу яшьләрнең кәеф-холкы хәзерге һава торышы кебек үзгәрә дә тора, безгә, утырган акыллы өлкәннәргә, аңлашылып та бетми, дип уйлады ул. Уразаевның язылмаган кагыйдәсе бар. Тышта буранмы ул, яңгырмы—өстән таш яуса да, төш алдыннан тирга барып мылтыктан атарга тиеш. Ярым ташландык бакча түрендәге тирга ул һәр көнне килә. Ни хикмәттер, бу вакытта анда кеше аз була, яки бөтенләй булмый. Чират көтеп, артыңда кыбырсып торучылар югында ашыкмыйча тәмләп ату рәхәт бирә бит. Тир хуҗасы Гозәер карт Уразаевны аерым бер хөрмәт белән кабул итә: вакыт уздыру өчен очраклы рәвештә кергән кеше итеп түгел, ә атудан чын ләззәт алуын белгәнгә. Бүген кайсы мылтыктан (мылтыкның да вакытына карап холкы үзгәрә) атарга икәнлеген дә күрсәтеп бирә иде. Сыңар куллы Гозәер карт, авызын бөрештереп сызгырасызгыра, Уразаев биргән тиеннәрне үзенә бер осталык белән чөеп-чөеп учына җыя. патроннарны исә алтын бөртекләрен тоткан кебек кадерләп кенә алдына сала, үзе туктаусыз русча-татарча сүзләрне әвәрә китереп катнаш бер телдә сөйләнә иде. Ярым уенчык мылтыкны кулына алуга, Уразаевта җитди сабырлык канаты астында тыенкы дәрт уяна, күңеле кытыклана башлый. Үз гомерендә чебен дә үтереп карамаган Уразаев хәтта монда да кош- корт, җәнлек сурәтләренә атуны өнәп бетерми, ә инде самолетларга, бомбаларга килгәндә... Менә ул ашыкмыйча гына төзи, эчтә, каядыр бик тирәнгә кереп йомылган сабыйлыгы мәтәлчек атып уйный башлый, һәм шул хис тышка бәреп чыгып куллары калтырый башлаганчы ата да ата. Самолетлар жуылдап төшеп шартлый, колак тондыргыч тавыш чыгарып бомбалар өзелеп төшә. Чынбарлыктан аерылган шушы мәлдә Уразаевта кыргый бер хис уяна. Самолетлар да, бомбалар да берәм-берәм коелып бетә. Инде нәрсәгә төбәргә? Ул беразга икеләнеп тора да, төзәп атып җибәрә — соңгысы... Бусы инде тими, җил тегермәненең канатлары хәрәкәтләнми кала. Һәр пуля артыннан бөтен гәүдәсе белән суырылып очып китәр шикелле талпынып-талпынып куйган Гозәер картның (әйтерсең ул пуляларны очып барышлый турылап озата) сөенеч тулган күзләре кинәт сүнеп кала, йодрыгы белән һаваны кисә дә: — Ә-әәх, бер пуляга калгач!—дип теш арасыннан яраткан сүзен кысып чыгара.— Умри вовремя! Вакытында туктый белергә кирәк шул... Мылтыкны Уразаевтан тартып ала да, түтәсен тезләре арасына кыстырып, көбәген сындырып кора һәм мылтыкның астын өскә әйләндереп төзәмичә дә диярлек, шаярган кебек кенә атып җибәрә һәм... җил тегермәненең канатлары зырылдап әйләнә башлый. Аның шулай мылтык көпшәсен аска әйләндереп мәзәк итеп атуын тагын кабатлыйсы килә, ләкин, тотынса, ул һәрвакыттагыча бер генә тапкыр ата иде. ' Соңгы пуляның тимәвен яхшыга юрамады Уразаев. Иртәдән бирле кыбырсып торган шиге дә юкка булмаган икән. Төштән соң ачыкланды: исемлектәге галимнәрнең берсе дә туган көн мәҗлесенә бара алмый булып чыкты. Профессор Сирматов ашыгыч командировкага китәсе икән. Уразаевның җилкәсенә кулын салып: — Бик кызганыч, туган. Башка вакытта бер утырырбыз әле, гафу итәрсең инде, яме,— диде һәм эре тешләрен күрсәтеп нәкъ төшкә кергәнчә көлеп куйды. Кул биреп, җылы сүзләр әйтешкәннән соң калганнарының да җитди сәбәпләре ачылды: берсенә кунаклар килеп төшкән икән, икенчесенең хатыны авырып киткән, өченчесенең...Уразаевның йөзенә күләгә йөгерде. Аңлый, әлбәттә, һәммә кешенең үз мәшәкате бар, тик шулай да... Бер караганда өстән ниндидер йөк төшкән шикелле җиңеләю сизде ул. Тәрбияле, иҗтиһадлы кешеләргә ошап булырмы, оятка калмаммы, дип күпме хафаланган иде — менә ничек килеп чыкты. Уразаев һич кирәкмәгәнгә өстәл тартмасын бер ачып, бер ябып кәгазьләр арасында казына башлады. Тәртип белән яткан нәрсәләрне туздырып ташлыйсы килде аның. Заманында бар иде бит аның шәп өстәле. Бер гасыр элек билгесез оста тарафыннан имән агачына җан өреп ясалган ул өстәлнең һәр бизәге, һәр бөгелеше хәтерендә. Арыслан башлы җиз тоткаларыннан тартып, авыр гына шудырып чыгара торган тартмалары күп иде аның. Шундый чаклар була: еллар буе кагылынмаган тартманы ачасың, кәгазьләр арасыннан күптән инде кулга алынмаган берәр истәлекле әйбер килеп чыга һәм шул әйбер аша, хатирәләргә бирелеп, үткән вакытны кире кайтарган шикелле самими тойгы кичереп, үзеңә бер юаныч таба идең. Ул өстәлне музейга алганнан соң, заманча эшләнгән, шома капкачлы өстәлләр бер-бер артлы алмашына торды, ләкин аларга күнегә алмады Уразаев. Шул өстәл белән аның үз-үзенә ышанычы, канәгать еллары да китте бугай. Эш соңы якынлаша барган саен Уразаев кара коела барды. Хатыны, юан гәүдәсен авыр гына йөртеп өстәл почмакларына бәрелә-бәре- лә аш-су әзерләп йөридер. Ашыкканда кулы тотмый башлый аның — ♦ берәр рюмканы төшереп тә ваткандыр әле. Мәҗлескә дәрәжәлеләр- * не чакыргач, гомер буе нәрсәдәндер канәгатьсез йөргән хатынының | күңел читлеге ачылмасмы дип өметләнгән иде — булмады. Бүген, бо- 2 лай ялгызы гына кайтып кергәч, хатыны йөзенә саран гына аптырау * чыгарып карар... ләкин сораштырып йөдәтмәс, битәрләмәс. Уразаев « барысын күз алдына китереп чыраен сытты. Ни каршылар аны? Кү- j целендә эт өрсә дә, керфеген дә селкетмәс хатынының салкын бита- *“ рафлыгымы? Сынаулы сүзсез карашмы? Ирен читләрендә тартышып ♦ куйган мыскыллы елмаюымы? а Эш сәгате бетәр-бетмәстән кабинет бушап калды. Уразаев төшке- “ леккә алданрак китеп сарыф иткән унбиш минут вакытны секундына кадәр тутырды да, кайтырга чыкты. Коридорның якты стеналары ■* арасында ул кечерәеп калды. Соңгы моданы окаен артыннан искән җил белән эләктереп алучы ыспай фигуралы студентлар да берән-сә- ч рән генә күренә. Стенага ышкына язып барган Уразаев буфеттан чы- “ гып килүче Сәнҗапов белән чак бәрелешмичә туктап калды. * — Нихәл, профессор туган! * һәркемне бер дәрәҗәгә куеп исәнләшүче, ябык гәүдәле, кечкенә я буйлы, күңелсезләнүне белми торган бу кеше Уразаевның күңелен күтәреп җибәрде. Сәнҗапов кулында чын күннән эшләнгән утызынчы еллар портфеле, һәрвакыттагыча, йөзендә битараф елмаю. Ләкин ул битараф елмаю — чатнап киткән җыерчыклар арасына кысылган хәнҗәр очы кебек күзләрдәге гамьне яшерү өчен генәдер сыман. Күндәм, тыңлаучан булганга, галим-голәмә халкы аны хөрмәт итә, вакыты бик тар булганнары да тукталып, аңа бер-ике җылы сүз кушып китәләр иде. Чөнки Сәнҗаповның көтмәгәндә кирәк булу мөмкинлеге чикләнмәгән иде. Ул булдыра алырдай күп сыйфатларның берсе — дөньяның төрле маркалы язу машиналарын төзәтә, рәтли белүе. Кыршылып беткән портфелендә елан мөгезеннән кала нинди генә кораллар йөртмидер. Бүтән вакыт булса, Сәнҗапов авызыннан аңкып торган вино исен ятсынып Уразаев йөзен җыерып та куяр иде. Ләкин бүген очсызлы вино исе, киресенчә, аның аппетитын гына кузгатып җибәрде. Әле ни өшләргә кирәклеген тәгаен гына уйлап бетермәстән ул: — Синең вакытың бармы?—дип сорады. — Минем вакыт үзем белән,— диде Сәнҗапов. — Әйдә алайса, миңа кайтабыз. — Була ул,— дип Сәнҗапов портфелен бер кулыннан икенчесенә күчерде. Уразаев нигәдер кызганып карый иде бу кешегә. Өйгә, хатыны янына ялгызы кайтып керергә уңайсызланудан гына түгел, ә шушы риясызлыгы йөзенә чыккан беркатлы кеше белән гәпләшеп утырасы килде аның. Уразаевның фатиры шәһәр читендә үк иде, кайтып җиткәнче шактый вакыт узды. Звонок биреп тормыйча, үз ачкычы белән Уразаев ишекне шыпырт кына ачты да. Сәнҗапов аягын чишенгән арада җәһәт кенә олы залга үтте. Өстәл түрендә хатыны кулларын күкрәгенә кушырып йоклап киткән иде. Уразаев аның йомшак җилкәсенә сак кына төртеп уятты да: Г. «К- У • № 1 97 — Кунаклар кайта алмады,— дип пышылдады. — Ә-әә. Хатынының ирен читләрендә мыскыллы елмаю чагылып алды. Гомер буе аңа авыр сүз әйтүдән сакланган Уразаев юаш итеп: — Без монда бер иптәш белән. Син борчылма, диванга барып ят, без үзебез... Калганын иртәгә аңлатырмын,— диде. — Ярар,—дип хатыны урындыкны уфылдатып урыныннан торды. — Син ят, борчылма. — Ярар. Тантаналы шартлап ачылырга кыҗрап торган шампанский «пешәсеннән Уразаев ак аракы алды, салфеткалар астыннан салкын за- кускалар эләктерде дә кухня ягына чыкты. — Син гафу ит, монда утырырбыз инде, тегендә хатын йоклый икән,— диде аптырабрак басып торган Сәнҗаповка. — Башта эшне бетерик, кая нәрсә төзәтәбез, машинкамы, үтүкме, радиоламы — миңа барыбер. — Нинди эш ди ул, болай гына утырырга димәгәнмени? — Ничек инде болай гына? — Төзәтәсе бер әйбер дә юк. — Кызык... Мине беркемнең дә тәккә генә чакырганы юк иде әле. — Әйдә, утыр,— диде Уразаев. Сизелер-сизелмәс кенә калтыранган кулларын ул бер-берсенә ышкып куйды. Нечкә билле рюмкаларга аракы бүлә башлауга, Сәнҗапов аның кулыннан тотты. — Син миңа, мөмкин булса, кырлы стаканга мөлдерәтеп сал инде, яме. Ваклап эчә торган заман үтте минем. Үзеңә дә шулай сал. — Минем бөтенләй диярлек эчкән юк бит. — Алай булгач!—Сәнҗапов урыннан ук тора башлады.— Нишләп мин үзем генә... — Утыр әле, утыр, черт с ним, әйдә, мин дә тотам. Чәкештерделәр. Сәнҗапов чыраен да сытмыйча эчеп куйды һәм хәмернең тәнгә сеңүен көтеп торгандай, азыкка кагылмыйча утыра бирде. Уразаев исә төбенә кадәр эчеп бетерә алмады, тончыгып ютәлли-ютәлли сулы стаканга үрелде. Бераздан соң аңга килеп: — Ут. Яндыра,— дип куйды. — Син чынлап та болай гына чакырдыңмы мине?— диде Сәнҗапов ваемсыз елмаеп. Уразаев баш какты. — Гаҗәп... Хәер, нәрсәгә соң әле төпченеп утырам дигән шикелле Сәнҗапов кулын селкеп куйды һәм шаян тонга күчеп: — Беренче тапкыр күргәндә мин сине чынлап та профессормы әллә дип торам, — диде. — Хе-хе-хе, карасаң, бик кечкенә кеше икәнменме? — Алай димим. Хәрбиләрнең җайлы әнә, җилкәсенә күз төшерсәң, кем икәнен погоннары әйтә дә бирә. Шулай да бүген ялгыша яздым. Килә берәү урам тутырып, мәһабәт буйлы, карасам: прапорщик булып чыкты, йөри шунда, полковниклык гәүдәсе белән. — Эләк кешенең йөзе, киеме кем икәнен әйтеп тора иде, ә хәзер... — Кесә калынлыгы бер түгел, кесә калынлыгы һәм менә монда,—Сәнҗапов маңгаен шакып куйды,—тыштан түгел, эчтән аермалык. — Булмады шул, вакытында акыл бирүче булмады. Ничек җиңел иде ул чакта аспирантура бетерүләре дә... Хәзерге урта кул студентның диплом эше дә элеккеге диссертацияләрдән өстенрәк бит югыйсә. Үз вакытында уку турында уйланмаган. Бездән барыбер Эйнштейн чыкмый, имеш. Һаман шул түшәмгә карау... —Анысы дөрес. Ләкин бер Эйнштейнны тудыру өчен меңнәрчә билгесезләр гасырлар буе әзерләнергә тиешләр бит. — Шулай икән шул. Эчеп куйыйкмы әллә? — Хәзер инде кечкенә рюмкага салсаң да ярый. Сәнҗапов рюмканы үзалдына тартыбрак куйды: — Мин үзем дә кайчандыр фәннәр кандидаты булып йөргән кеше бит. — ул моны шулкадәр гадәти нәрсә кебек сүрән тонда әйтте ки, Уразаев гаҗәпләнүдән кычкырып ук җибәрде. * — Кит аннан! * — Югалттым. Катыргыны да, хатынны да, барысын да югалт- 5 тым, — Сәнҗапов рюмкадагы аракыны тел өстенә сеңдереп куйды. - — Ничек югалттың? * — Шулай... — Сәнҗапов үз-үзе белән киңәшкәндәй бераз тын _ утырды да әкрен генә сөйләп китте,— адәм баласы барысына да g күнегә, җайлаша ала икән. Философ башы белән ялан кырда берьялн гызы көтү көтеп йөргән бәндәнең сыер башыннан сөя-сөя аңа дөньяви ♦ материяләр турында сөйләп юануын син күз алдыңа китерә аласың- в мы? Мин аңа хәзер үзем дә ышана алмыйм.— Сәнҗапов кесәсеннән “ таушалган кулъяулык алып күзләрен сөртеп куйды. — Син көзгегә еш карыйсыңмы? Сүзнең мондый борылышын көтмәгән Уразаев аптырабрак: — Еш дип, иртән инде, юынганда, — диде. — Анысы хәзер мин дә шулай... Ә менә ул чакта... — Сәнҗапов “ калган аракыны уртлап куйды, җыерчыклары языла, ә күзләре ачы- - ларак төште. — Бервакыт, ничектер очраклы уңайдан, газеталар бәй- * ләме яткан бүлмәгә эләктем. Йотылып укып утырам шулай... кинәт, '' каршымда ниндидер шәүлә селкенеп куйды, карадым да, куркуымнан кычкырып ук җибәрдем. Җыерчыклы йөзле әллә нинди ят кеше миңа төбәлгән — танымадым, ә үзем, күңелемнең әллә кайсы төбәге белән сизенәм, аңлыйсыңмы, сизенәм! Ә ул, авызын ачкан да, мин бит — син! Син! Син! дип кычкыра, үзенең тавышы чыкмый... Ул чынлап та... мин идем. Үземне биш ел буе көзгедә күргәнем булмаган икән, көчкә таныдым. Менә шундый хәлләр дә була. Туган җиремә кайтып төшкәндә менә шушы портфель генә калган иде. Ул минем өзелеп торган гомерне тоташтыручы бердәнбер шаһит. Ә-әәх туган, — Сәнҗапов тагын йөзендәге бөтен җыерчыклары белән елмаюга күчте. — Шулай да бәхетле мин. Яраткан һөнәрем бар. Намусым чиста. Ә ул чынлап та бәхетле бит, дип уйлады Уразаев. Беркайда да, беркайчан да югалып калмаслык һөнәре бар. Ә син монда... Кешене бит үз эшен тамырына кадәр белеп бетермәү картайта, графалар, саннар, нәтиҗәләр арасына посып хата, ялгыш калгандыр дигән уй, курку-икеләнү төшләреңә кереп җәфалый, елдан-елга күчә-күчә җанны кимерә түгелме? Ниндидер шатлыклы көй чыгарырга азапланып утырган Сәнҗапов аның уйларын бер кул селтәве белән кисеп куйды: — Ташлыйк әле күңелсез уйларны! Аңа ияреп Уразаевта да көндәлек мәшәкатьләр астында онытылып яткан дәрт уяна башлады. — Әйдә, җырла әле бер, үземнән булмый, мин шәһәрдә үскән кеше, безнең җырлар башка иде. Син авылдандыр бит? — Авылдан. Җан тарта, ә тамырлар өзелгән. — Уразаевның күзләренә яшь бәреп чыкты. — Җырла алай булгач. Башта салып куй, икенчесен тотмагансың ич. — Боагай да исердем инде, туган, исердем. Сәнҗапов көлеп җибәрде: — Мин кичә булып күренөм? Уразаев бармак белән санарга кереште. — Берәү, берәү, берәү. Берәр-берәр өчәү. Сәнҗапов тагын гыжылдап көлде, Уразаев тутыккан тавышын вза-яза җырлап җибәрде: Кызыл кызыл берлегән, юл буена тезелгән... — Һәм дәвам итәлмичә тукталды, ләкин Сәнҗаповның ялварулы карашын күреп, яңадан башлады.— Исмәле, җил, исмәле, җил... Исмәле, җил,— булмый, туган, иске җырлар онытылган икән... Ә яңалары... Уразаевның башы өстәлгә иелде, сирәк чәчләре маңгаена таралып төште. Бераздан, Сәнҗапов кайтырга дип кузгала башлагач кына аңына килеп, аны ишеккә кадәр озата чыкты. Эчәргә күнекмәгән Уразаев шактый изрәгән иде. Ул үзендә бөтен нәрсәне бер селтәнүдә үзгәртеп ташлардай көч, тәвәккәллек сизә, ләкин йокымсыраган акылы бу вакытлы гына баш калкыткан тәвәккәллеккә ышана алмый иде. Аның шул үҗәт акылын җиңәрдәй итеп шаркылдап көләсе килде. Гомер буена үзен борчып килгән эштәге, гаиләдәге мәшәкатьләр, кем алдындадыр курку, буйсынулар — уйлап карасаң, бик кечкенә булган бит. Бер талпынуда, җиңел генә хәл итәсе булган, ә шуңа күпме көч, акыл сарыф ителгән. Бу дөнья үзе дә бик бәләкәй икән бит ләбаса... Уразаев иртәгәдән көчле кеше буласын уйлап зал ишеген йодрыгы белән бәреп ачты. Хатыны, дөнья гамен сүрән генә гырылдауга күчереп диванда йоклый иде. Уразаев сәлкәү атлап өстәл кырыена килде, бер кулы белән шифоньер ишегенә тотынды. — Ничек диде соң әле төштә, теге, кем... һ.әр кешедә Наполеон кодрәте бар, дидеме? — һәм ул авызын бүлшәнтеп уянырга исәбе дә булмаган хатынына карады.— Хы-хы-хы. Аннан каударланып килде дә, хатынының йомшак мендәр шикелле җилкәсенә бармакларын батырды : — Тор диләр сиңа! Хатыны сискәнеп күзләрен ачты һәм бөтен дәүләтен әкрен генә кузгатып күтәрелде. Аның йокылы күзләре иренең шулай тупас кычкыруын өнәмичә түтел, ә эчке бер соклану, гаҗәпләнү аша карыйлар иде сыман. Ләкин тәмам уяна төшкәч, ул иренең исерек икәнен абайлады. — Табынны җый диләр сиңа! Хатыны, карышасы да килмичә, өметсез кыяфәт белән өстәлгә таба китте. Уразаев креслога барып утырды. Гомере буе уен-көлкене өнәмәгән, җитдилектән йөзе җыерчыкланган Уразаев шаярып кө- лә-көлә, бармагын пистолет итеп, хатыны кулына күчә барган шешәләргә «ата» башлады. Атудан туктагач җырга күчте: Сезгә — идән, безгә — түшәм, безгә — идән, сезгә — түшәм. Хатыны эшен бетереп йокы бүлмәсенә кереп киткәч ул торып басты. — Әх син, кем әле... Сирматов, профессор имеш. Нәрсә, әллә мин өстәлне тибеп аудара алмыйммы?! Аның исәбе чынлап та — шома һәм ялтыравыклы өстәлне бер тибүдә әйләндереп каплау иде. Ләкин... каршыдагы сервантта җемелдәп торган затлы хрусталь савытларны күреп туктап калды. «Бу якка типсәм... телевизор харап була. Ә бу якта... Бу якта үзем торам ич!» Ул ачу белән кул аркасын тешләде. — Мәйдан тар, шайтан алгыры, мәйдан! Югыйсә... SSSSJ