ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МӘГЪРИФӘТЧЕ УЛЫ
Мәдәниятебезне һәм мәгърифәтебезне үстерү юлында фидаиләрчә эшләгән, исемнәре тарихыбыз сәхифәләрендә алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы шәхесләр бар. Бөтен тормышын һәм зшчәнлеген халыкка намуслы хезмәт итүгә багышлаган, татарлардан беренче булып адъюнкт-профессор дәрәҗәсенә ирешкән Ибраһим Исхак улы Хәлфин — әнә шундыйларның берсе. Ул зур традицияләре булган укытучылар гаиләсендә тәрбияләнә. Бабасы Сәгыйть һәм әтисе Исхак кул астында бик яхшы белем алган 22 яшьлек Ибраһим Казанның I нче гимназиясенә татар теле укытучысы ител билгеләнә. Университет ачылгач, анда татар теле буенча лекцияләр укый, ә 1823 елда адъюнктпрофессор дәрәҗәсен ала. Бу мәртәбәне Хәлфин үзенең фән һем мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре белән аклый. Хәлфин үз чоры өчен алдынгы педагогик ысулларны кулланып, татар теле һәм башка көнчыгыш телләре укытуны яңа баскычка күтәрә. Аның гадәттән тыш күпкырлы эш- чонлеге Сәгыйть, Исхак һәм Исмәгыйль Хәлфиннәрноң мәгърифәт тарату өлкәсендәге утыз еллык тәҗрибәсе белән, алар төзегән уку есбаплары һәм кулланмалар белен тыгыз бәйләнгән Гади укытучы гына булмый Ибраһим. Күңелләрне агартучы остаз дәрәҗәсенә халык аны үзе күтәрә. Хәлфин халкының милли горурлыгы һәм алдынгы омтылышлары гәүдәләнеше булып, рус белән «тел, легать, әхлак гадәт алмашып» яшәвенә турыдан- туры булышлык итә. Яшь укытучыга Казан гимназиясенең чәчәк аткан еллары, Россиядә дөньяви белемнәр бирүче башка урта уку йортлары арасында лаеклы урын алып торган бер чоры туры киле. Ул иң әүәәл татар классында белем алучыларның санын арттыруга игътибар ите. 1803 елда гимназиядәге 159 укучының 12 се татар классына йери Бу сан 21 гә, хәтта 35 кә җиткән чаклар була. Гимназия советы да Хәлфиннең укытучылык сәләтенә, башкарган эшләренә күз йомып кала алмый 1804 елда Казан укыту округы попечителе С. Румовский аны тырыш хезмәте өчен бүләкләүгә тәкъдим итәргә мәҗбүр була. Татар теле укытуны ачыктан-ачык тыя алмасалар да, патша чиновниклары бу дәресләргә, күп дигәндә 6—8 кешене генә җәлеп итәргә, «файдасыз фән«гә ейрәтеп башкаларның вакытын алмаска кушалар. Аңлашыла ки, патша хөкүмәте татар классы укучыларын җирле халыкның аң-белемне- рен күтәрү, фән һәм культурасын үстерү эшендә файдалану турында уена да китерми, фәкать тел белүче эшкуарлар һем миссионерлар әзерләү максатын гына күздә тота. Мондый шартларда укучылар санын арттыра бару, эстәвенә аларны гарәп терек телләренә дә ейрәтүгә күпме кыюлык һәм тәвәккәллек кирәк булгандыр! И Хәлфин зур тырышлык куеп, татар толе дәресләренең атнага дүрт тапкыр укытылуына ирешә. Уку әсбапларының азлыгын истә тотыл, ул 1804 елда «Шаһиншаһның Казан гимназиясендә лисән терки вә хатт гарәби үгрәтелә торган әлифба илә кечекче нәху вә сарафыдыр» исемле дәреслек теэи. Попечитель бу китапны гареп, терек һәм фарсы телләрен еирәтү эчен бик кирәкле, бик ышанычлы кулланма дип бәяли һәм бастырып чыгарырга тәкъдим ите. Дәреслектәге материалларның русчага тәрҗемә белән бирелүенә дә игътибарны юнәлтеп, попечитель мондый китапларның Казан, Оренбург. Әстерхан училищеларында укыту эчен генә түгел, кончыгыш халыклары белән сәүдә эшләрен оештыруда да файдалы икәнлеген күрсәтә.1 1804 елның 2 маенда Ибраһим Хәлфиннең беренче хезмәтен бастыруга рөхсәт алына. Тиздән «Азиат» типографиясендә 1200 данә «Әлифба илә кечекче нәху • басылып чыга. Ул заманнар эчен мондый тираж, әлбәттә, бик зур. Бу китап озак еллар дәвамында татар телен өйрәнү буенча тел • ТАССР Узок хаүлвг архввы, Ш яче фоаж, ! ияе тасвирлана, саклау баромлаго 4Л, i вче бвт. М уку әсбабы вазифасын башкара. Хәлфин аны татар классы укучыларын гарәп һәм төрек телләренә өйрәткәндә дә куллана. Мәгълүм булганча, бөтен дөньяга танылган гарәп теле белгече Сильвестер де Саемның «Гарәп грамматикасыV 1810 елда гына Парижда басылып чыга. Гомумән, XVIII гасырның икенче яртысында һәм XIX гасыр башында Көнбатыш Европада көнчыгыш телләре буенча дәреслекләр һәм уку әсбапларына зур кытлык сизелә. Шуңа күрә И. Хәлфиннең әлеге үзенчәлекле китабы, Сәгыйть Хәлфин хезмәтләре белән бергә, Европада шушындый төрдәге иң беренче һәм мөһим басмаларның берсе була. Ул чорда татар теле бик күп көнчыгыш телләрен өйрәнүгә ачкыч хезмәтен үти. Аны төрки телләрнең «алтын урталыгы», дипломатик мөнәсәбәтләр теле дип тә саныйлар. Ибраһим Хәлфин — туган телен генә түгел, рус. гарәп, фарсы һәм латин телләрен яхшы белгән, зур мәгълүматлы һәм киң карашлы галим. Берничә тел белү аңа дәресләрне кызыклы, җанлы итеп, югары фәнни дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек биргән. Хәлфин татар телен милли киртәләр белән чикләнмәгән хәлдә, башка телләр белән бәйләнештә һәм комплекслы рәвештә өйрәнү бердәнбер дөрес юл дип санаган. Укучыларына тәрҗемә күнекмәләре бирү өчен ул дәрестә русча текстларны актив кулланган, татар теле закончалыкларын тирәнрәк үзләштерү максатында төрек телендә күнегүләр эшләргә тәкъдим иткән. Хәлфин методикасын башкалардан аерып торучы янә бер сыйфат — тел дәресләрен тарих белән багланышта өйрәнүгә зур игътибар бирелүе. Ул халыкның теле белән тарихы табигый рәвештә бәйләнгән дип саный. Ләкин мондый караш патша хөкүмәте куйган киртәләрдән чыга, көнчыгыш телләре укытучысы тарих белән әдәбиятны урап үтәргә тиеш, дигән катгый күрсәтмәләргә каршы килә. Устав һәм инструкцияләр нигезендә, белем бирү системасы укучыларда христиан диненә тугрылык, патша хөкүмәтенең алла кодрәте белән урнаштырылуына иман тәрбияләүгә буйсындырыла. Казан укыту округы попечителе карагруһчы Магницкий, шәрык телләрен бары Россиягә сәүдә һәм политик элемтәләр урнаштыруда булышу максаты белән генә өйрәтергә мөмкин, дип кисәтә. Аның күрсәтмәсе буенча, укучыларга гарәпләрнең тарихы кеше ышанмаслык буш риваятьләрдән тора, аларның бөтен гыйлеме греклардан гына үзләштерелгән, дип аңлатырга кирәк була *. Менә шундый шартларда да Ибраһим Хәлфин югалып калмый. Илья Яковкинның Россия тарихына багышланган китабын һәм үзенең тарих буенча язмаларын турыдан- туры уку әсбаплары итеп файдалана. Гарәп, фарсы һәм төрек китапларының катлаулы эчтәлеген аңлатканда ул аларның язылу тарихына, иле һәм халкы тарихына җентекләп туктала. Әлбәттә, мондый эшкә алдын- артын карап йөрүче һәм инспектордан: «Лектор Хәлфиннең укучылары барысы да тырышып укый. Укытучы үзе бик әйбәт»,— дигән нәтиҗә ясата алырлык кеше генә батырчылык итә ала. Хәтта патша хөкүмәтенең тышкы эшләр министры да көнчыгыш телләрен укытуда Хәлфиннең зур осталыгын танырга мәҗбүр була. V Ленинградның Үзәк Дәүләт тарихы архивы. 733 иче фонд. 39 ичы тасвирлама, саклау берәмлеге 312. 34—35 битләр. 1 Бу хакта «Казан утлары» нык 1971 елгы Т нче санында басылган мәкаләбездә тулырак евгълүматлар китерелә. И. Хәлфин халкының теле һәм рухи байлыгы белән горурланган, тарихына зур хөр. мәт белән караган, борынгыдан калган истәлекләрне кыйммәтле хәзинә дип атаган. Аның тарафыннан «Азиат» типографиясендә бастырылган куп санлы мөрәҗәгать һәм игъланнар да шул турыда сөйли. Хәлфин татарларны үз телләрен һәм тарихларын өйрәнергә, белем алырга өнди, гимназиядә һәм университетта үткәрелә торган тантаналы кичәләргә, концертларга чакыра Бу тырышлык бушка китми. Инде XIX гасыр, ның 20 нче — 30 нчы елларында татар, башкорт, калмык, бурят, монголлар арасыннан беренче укучылар һәм студентлар барлыкка килә. Бер үк вакытта Ибраһим Хәлфин укыту процессын камилләштерү юллары турында да даими кайгыртучанлык күрсәтә. Аның татар классын өч сыйныфка бүлү тәкъди. ме, мәсәлән, әлеге юнәлештә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү юлларын ача һәм соңыннан университетта төзелгән Көнчыгыш факультетына ышанычлы нигез була. Көнчыгыш телләрен укыту, билгеле, төрле дәреслекләр булдыруны. тарихи һәм лингвистик хезмәтләр иҗат итүне дә квн тәртибенә куя. Әнә шуңа күрә Ибраһим Хәлфиннең укытучылык эшчәнлеге белән фәнни эзләнүләре аерылгысыз бәйләнгән. Ул Көнчыгыш һәм шул җөмләдән татар китапларын бастыру, пропагандалау эшенә зур өлеш кертә Галим татар халкының кыйммәтле тарихи һәм әдәби ядкарьләрен саклап калу һәм фәнни тикшерү уе белән яна. төп иҗади эшчәнлеген шул нияткә юнәлдерә. Хәлфиннең «Әхвәли Чыңгыз хан вә Аксак Тимер» исемле кулъязмасын тикшерүдә Казандагы Көнчыгыш белгечләре бик кызыксынып катнашалар. X. М. Френ шәкерте Я. О. Ярцев аңа югары бәя бирә: «Бу хезмәт — тарихи язмаларны бастырып чыгаруы белән дә. аларны укуны җиңеләйтү белән дә төрек вә татар телен өйрәнүчеләр өчен гаять файдалы һәм кирәкле. Сүзлек өлешендә инде гамәлдән төшеп калган, яңа төрки китапларда очрамый торган борынгы сүзләр һәм тәгъбирләрнең дөрес һәм тулы аңлатылуы белән дә хезмәт әһәмиятле... Моннан тыш бу хезмәт үзенең яңалыгы белән генә дә Советның (университет Советының — С. М.) игътибарына һәм югары бәясенә лаеклы» 2 . Әхвәли Чыңгыз хан вә Аксак Тимер» 1819 елда татарча. 1822 елда русча басылып чыга һәм көнчыгыш телләре өйрәтелә торган уку йортларында дәреслек рәвешендә тәкъдим ителә. Әмма әлеге китапны бастыруда Ибраһим Хәлфин фәнни һәм иҗтимагый яктан да мөһимрәк мак- ’ ТАССР Үзәк дәүләт архивы. 92 нче фок*, саклау берәмлеге 377. 32 нче бит. сатиы күздә тота: ул халыкның төрле катлауларында тарихи үткәнебез белән җитди жызыксыиу, борынгыдан калган ядкарьләрне җыю һәм саклау теләге уятырга омтыла. «Әхвәли Чыңгыз хан...» мөселман халыклары тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителә. Хәлфин хезмәтенең гадәттән тыш фәнни ныйммәте— борынгыдан килгән бик мөһим һәм сирәк очрый торган тарихи язмаларны туплаган җыентык характерында булуында. Шуңа күрә X. М. Френның Хәлфин кулъязмасы белән танышканда ук андагы борынгы әсәрләр белән кызыксынуы, елардай өзекләр алып үзенең Болгар дәүләте һәм Биләр каласы турындагы мәкаләсенә кертүе дә очраклы хәл түгел. (Ул мәкалә 1816 елда Көнбатыш Европа ориенталистларының Венада чыга торган журналында басыла.) Ләкин, аянычка каршы, Френ соңрак, инде Петербургтан торып әлеге өзекләрне Хәлфиннең үз китабына «ерттерми. Н. Г. Чернышевский һәм Н. А. Добролюбов җитәкчелегендәге революцион-демо- кратик рухтагы «Современник» журналы да өлешчә Хәлфиннең әлеге җыентыгындагы материаллардан файдаланып язылган мәкалә бастыра (1860 ел, XXXI том). И. Хәлфин борынгы чыганакларны бик яхшы белә. Бу аның Френ белән бергә шул ук Вена журналында Тимер Котлыг тархан ярлыгын бастыруга әзерләвендә дә, гомумән, барлык фәнни эшчәнлегендә дә ачык күренә. Ибраһим Хәлфиннең фәнни-тикшеренү хезмәтләре Көнбатыш Европада да киң тарала һәм таныла. Уникаль тарихи документлар җыелмасы буларак аның хезмәтләре Көнчыгышны өйрәнүчеләр өчен кыйммәтле фәнни чыганакка әверелә. Татар галименең тикшерү эшчөнлеге Россиядә генә түгел. Көнбатыш Европада да татар тарихи язмаларын бастырып чыгару эшенә нигез сала. И. Хәлфин тапкан һәм фәнни яктан эшкәрткән «Әмәт дастаны» исемле борынгы әсәр Көнбатыш Европа белгечләре тарафыннан аеруча югары бәя ала. Күренекле немец ориенталисты Иозеф һаммер, мәсәлән, борынгы көнчыгыш чыганакларын эзләп табуда һәм фәнни шәрехләүдә И. Хәлфиннең хезмәте Френныкына караганда зуррак булуын күрсәтә Ул борынгы язма истәлекләрне җыю һәм фәнни эшкәртү принциплары мәсьәләсендә әлеге мке зур галим арасында барган бәхәсне белә һәм Хәлфинне хаклырак дип саный. Эш процессында һаммер үзе татар галиме билгеләгән принципларга таяна. Аның хезмәтләре аша Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс та Ибраһим Хәлфин эшчәнлегенең кайбер нәтиҗәләре белән таныш булалар Борынгы төрки-татар һәм башка көнчыгыш телләрендәге чыганакларның күбесе Россиядә булганлыктан, Хәлфин хезмәтләре Көнбатыш Европа галимнәре өчен беренче чыганак булып та торалар Профессор Р. И. Нефиков 1861 һәм 1863 елларда Н. И. Ильминскийга төрек һәм татар телләрен өйрәнүче Америка галиме Отто Рериг язган ике кызыклы хат табылуы турында хәбәр итте. Отто Рериг бу хатларында Көнчыгышны өйрәнүче Казан галимнәренең, аерым алганда. Ибраһим Хәлфиннең хезмәтләрен җибәрүне үтенгән. Үзенең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән И. Хәлфин Россиядә дә киң танылган абруйлы галим була А Казембек, Ф Эрдман, И. Н. Березин. Н Ф. Катанов аның хезмәтләренә еш мөрәҗәгать итәләр И. Хәлфин дөньяга чыгарган тарихи истәлекләр бүген дә зур фәнни әһәмиятен җуймый. Галимнең бик күп алдынгы карашлы чордашлары белән таныш булуы һәм хезмәттәшлек итүе дә мәгълүм. Атаклы профессор Карл Фукс белән элемтәсе аның иҗади эшчәнлегендә зур урын алып тора. Ике галимне татар халкының тарихы һәм тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре белән кызыксыну, гади халык интереслары белән яшәү берләштергән. И. Хәлфин Казан университеты китапханәсенә Көнчыгыш галимнәренең һәм азучыларының сирәк очрый торган әсәрләрен, кулъязмаларын туплау юнәлешендә дә зур эш башкара 1826 елда мәсәлән, ул китапханәгә башка гарәп-төрек-татар китаплары белән бергә бөек Әбү Гали ИбиСинаның табылдык һәм фәлсәфи хезмәтләрен алдыру хәстәрен күрә, Димәк, укытучы-галим әлеге хәзинәдән үзенең дәреслекләрендә дә уңышлы файдалангандыр дип фараз кылырга урын бар. Совет академигы, Россиянең революциягә кадәрге тарихы буенча күренекле белгеч М. Н. Тихомиров «Идел буе татарлары һәм болгарларының тарихы искиткеч зур мәгънәгә ия. Без аны өйрәнми торып. Россиянең Шәрык белән элемтәләрен беркайчан да аңлый алмыйбыз,— дип яза.— Гүзәл, көчле, талантлы, эшчән, кыю татар халкының тарихы уртак, халыкара тарихтагы зур әһәмияте белән бергә җәлеп итә». Менә шушы халык үткән юлны өйрәнүдә киң карашлы галим Ибраһим Хәлфиннең дә өлеше бик зур. И Хәлфиннең гыйлеме, фәнни эрудициясе, кайнар йөрәге патша хөкүмәте мәнфәгатьләренә түгел, халыкка хезмәт ите. Бу аның иҗтимагый-политик, мәгърифәтчелек эшчәнлегендә аеруча ачык күренә Мәгърифәтчелек хәрәкәте үзенең башлангычында халык белән якынаю, аның киң катламнары арасында аң-белем тарату, борынгыдан килгән матур йола-гадәтләрне өйрәнү һәм үстерү максатын күздә тота. Ә Ибраһим Хәлфин милли кысаларда гына чикләнеп калмыйча, интернациональ рухтагы гадәттән тыш кыю һәм мөһим бер идеяне алга үткәрә университетта татар теле өйрәнүче студентларны халык апасында мәгърифәтчелек эше алып баруга җәлеп итәргә кирәк дип саный. Бер үк вакытта әлеге студентлар татар бистеләреедә яшәп, халыкның телен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак үзләштерү мөмкинлеге дә алырлар иде ди ул. Бу идея, безнең уебызча, укы- тучы-галимнең бәрәнчеләрдән булып мәгърифәтчелек эшчәнлегеиең нотиҗолологене омтылучылар сафына басуын раслый. Ул конкрет тәкъдим кертеп кенә калмый, аны тормышка ашыру өчен дә зур тырышлык куя. 1820 елның 9 февралендә Хәлфин университет ректоры профессор Солнцевка һәм аның аша университет Советына мөрәҗәгать итеп, татарлар арсында дөньяви белемнәр таратуның төп юлларын күрсәтә һәм милли мәктәпләр ачу мәсьәләсен күтәрә.VI VII Россия югары уку йортларында дөньяви белем алган татарларның азлыгы халыкның үз гаебе белән түгел, ә патша хөкүмәтенең колониаль политикасы нәтиҗәсендә килеп чыгуын аңлаган хәлдә, И. Хәлфин мәгърифәтчелек эшендә татар телен белүче руслардан файдалану мөмкинлегенә зур өмет баглый. Ул шушы максаттан чыгып, университетта көнчыгыш телләрен үзләштерүче студентлардан Петр Юнаков һәм Александр Бовинны сайлап ала, аларга татар бистәсендә яшәү өчен шартлар тудыруны үтенә. Ректор һәм университет Советы тарафыннан Хәлфиннең тәкъдиме хуплана. Әмма Магницкий моңа кискен каршы чыга: «Мин хәтта гаҗәпкә калам: ничек инде ул галим-голәмәләр җыелышында император университеты студентларын татарларга өйрәнергә бирү хакында фикер туа һәм шул фикер бердәм килешү белән кабул ителә алган!»— дип яза ул. Попечительнең катгый ризасызлыгына карамастан, үз уеңнан кире кайтмау өчен чын мәгънәсендә нык ихтыяр көче, изге максатка бөтен күңелеңне баглау кирәк. 1822 һәм 1824 елларда Тобол һәм Томск губернаторы рухани эшләр һәм халык мәгарифе министрыннан берничә кешене укытучылык һөнәренә һәм татар теленә өйрәтү өчен Казанда укытырга рөхсәт сорый. Хөкүмәт интересларына туры кңлгәнлектән, бу үтенечләргә уңай җавап бирелә. Ләкин шунысы игътибарга лаек, патша хезмәтчесе— губернатор ике хатында да адъюнкт-про- фесссор Ибраһим Хәлфинне гыйлем иясе һәм укытучы буларак танырга мәҗбүр була, нәкъ менә ул җитәкләгән татар классын сайлап ала. Шул үтенеч нигезендә Казан гимназиясенә кабул ителгән укучылар арасында ике мөселман баласы да була. Әмма патша чиновникларының «мәрхәмәте» бик тиз чикләнә: университет тәртипләре буенча мөселманнар христианнар белән бергә тора алмый дигән булып, Бикмаев белән Корбанаковны гимназия торагына урнаштырмыйлар. Шундый катлаулы вакытта. материаль хәле бик авыр булуга карамастан, И. Хәлфин аларны үз өендә яшәтергә. татар теле буенча өстәмә дәресләр дә бирергә теләвен белдерә. Губернатор Канцевич моңа каршы төшми төшүен, шулай да укытучының артык илтифатыннан һәм йогынтысыннан куркып, гимназия җитәкчелегеннән Бикмаев белән Корбанаков- ка күз-колак булып торуны таләп итә2 . 1 ТАССР Үзәк дәүләт архивы. 92 нче фонд. I нче тасвирлама, саклау берәмлеге 1186. 1 нче бит 1 ТАССР Узәк дәүләт архивы. 92 нче фонд, 1 нче тасвирлама, саклау берәмлеге 1277, 22 нче бит. Хәлфин Казан комендантына үзе барып әлеге укучылар өчен кием-салым юллый аларны көнчыгыш телләренә бик яхшы әй-* рәтә һәм университетка керүләренә Һәрк. яклап ярдәм итә. Ибраһим Хәлфиннең әтрафлы Һәм кыю • ТАССР Үзәк дәүләт архивы. 92 иче фояд. 1 Мазоклар СССР Фаниар якядеыяясеиен К«- аач фмлиалы Галимхан Ибраһимов исемемдәге тел, вдәбият һәм тарих институты Тезүчеләре Матмүтов X 111. СядыМком А И. Татарстан китап пашрияты. 1979 ел. • мәгърифәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәсендә татарларның бер өлеше иске мәдрәсәләр, гә тәнкыйди күз белән карый башлый заман сулышына сизгеррәк күңелләрне югары белем алуга юл ачарлык татар мәктәпләре төзү идеясен били. XIX гасырның 20 нче — 30 нчы елларында гына да татар халкы өчен дөньяви мәктәпләр оештыруның биш проекты тәкъдим ителә, ләкин аларның һәркайсы патша хөкүмәтенең каты маңгаена бәрелеп чәлпәрәмә килә. Университет профессоры П. С. Конды- рев проектын гамәлгә ашыру өчен Ибраһим Хәлфин дә бик тырышып йөри, шунда ук татарча башлангыч белем дәреслекләре өчен тәрҗемә эшенә керешә. Кондыревның сүзләренә караганда, Ибраһим татар балаларын булачак училищега керергә әзерләү өчен үзе пансион оештырырга да уйлап йөргән. Ләкин бу проектка халык мәгарифе министры А. Голицын каршы төшә. Билгеле, милли мәктәпләр ачу өчен көрәш әле гомуми, стихияле рәвештә бара, сыйнфый характерда үсми. Әмма И. Хәлфиннең үз чоры өчен прогрессив булган һәр адымны хуплавы, шул көрәшнең алгы сафында атлавы зур игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Галим һәм укытучы Ибраһим Хәлфин үзенең гаҗәп тыйнак һәм мәрхәмәтле кеше булуы белән дә сокландыра. Бер вакытта да шәхси мәнфәгатьләрен беренче планга куймаган ул. Гомере буе киеренке эштән аерылмаса да, хезмәт хакы очын-очка ялгап барырлык кына була. 1829 елның январенда, 51 яшендә, иҗади көчләре чәчәк аткан бер чорда Ибраһим Хәлфин вафат була. Аның гаиләсе шундый ярлылыкта кала ки, университет ярдәменнән башка җеназа уздырырлык та хәле булмый. Ректор Н. И. Лобачевский моны белгәч, «Хәлфинне күмү өчен 100 сум акча бирергә» куша3 . Татар халкының галим улын соңгы юлга озатырга дуслары, хезмәттәшләре, студентлар һәм бистә кешеләре белән бергә университет ректоры профессор Лобачевский да килә. Ибраһим Хәлфиннең күпьеллык эшчәнлеге эзсез югалмый. Вафатыннан соң да студентлар аның дәреслекләрен һәм хрестоматияләрен укып белем алалар, күренекле галимнәр кыйммәтле фәнни чыганак буларак аның хезмәтләренә таяналар. Мәгърифәтче, галим, укытучы Ибраһим Хәлфин шәхесе татар халкының культурасы һәм алдынгы иҗтимагый фикере үсү юлында якты маяк булып тор