ШӨГЕРОВЛАР
Өй салкын иде. Шулай да өске киемнәрен салып ишек катында чөйгә элеп куюны кирәк таптылар. Түргә уздылар. Бәләкәй генә тәрәзә каршында торган өстәл янына килеп какшап беткән урындыкларга утырыштылар. Өй чиста иде. Идәннәр кырып юылган. Өстәл такталары да гәрәбәдәй. Ул арада әлеге алтынчәч кече якка керде дә, өйдә күзгә күренерлек бердәнбер жиһаз, сама- варны алып, шаулатып су салды. Өлгер-җитез икән, минут та үтмәгәндер, бер башы белән учак алдына тыгылган торбадан ялкын катыш төтен ургыла иде инде. . Чәй өлгергәләгәнче бераз гәп сатып алдылар, йортның төп хуҗасы. сырхау ананың бердәнбер улы. узган сугышта хәбәрсез югалган. Тормышның рәтечираты беткән. Өйне колхоз биргән саламны ягып җылыталар икән. Авыру бар дип көненә ике-өч яксалар да җылы тормый— өй иске. Саламнары да алты-җиде бәйләм генә калган... Ул арада чәй өлгерде. Айсылу иң элек фатирчыларына чәй ясады. Аннары сырхау янына килеп чаршауның алгы өлешен ачып җибәрде. Ятак янына урындык алып куйды. Тастымал җәйде. Чәй ясан китерде. Кайдандыр бер шакмак шикәр, ярты телем икмәк чыгарды. Ал арны әнисе алдына куйды. Боларның берсе дә Корбанның игътибарыннан читтә калмады. Әлеге фәкыйрьлекне күрү аның күңелен меңгә телгәләп үтте. Ул каерып ике-өч телем күмәч кисте, мул итеп салкын ит турады, алар янына биш-алты шакмак шикәр салды. Мастерының нишләргә җыенуын Алексей да абайлап алды. Ул да мул гына итеп колбаса кисте, ике пешкән йомырка алып, әлеге ризыклар янына өстәде. Шуларның барысын да авыру карчык алдындагы урындыкка илтеп куйды Корбан. — Зинһар, олан, мәшәкатьләнә күрмә...— диде сырхау.— Кирәкмәс. Ашау үтми инде хәзер... Чәй эчсәләр дә эчкә җылы кермәде. Өй салкын. «Хәзер шулай, ятыр вакыт җиткәч нәрсә булыр?»—диде уйлап куйды Корбан. Шунда аңарда, буровойга барып берәр ягарлык утын алып кайтырга кирәк дигән уй туды. Бу турыда ул Алексейга да әйтте. Тегесе дә: «Дөрес пулыр»,—дип аяк чолгауларына ябышкан иде инде, әмма Корбан аңа йөрмәскә, ял итә торырга кушты. 1 Ахыры. Башы беренче санда. Фатирчыларның сүзен сырхау да ишетеп яткан икән. Әгәр дә яраса, Айсылу кызым, бар, син дә әйлән, диде ул. Күндәм бала, әнисенә каршы тел тибрәтеп бер сүз дә катмады, җыена башлады. Җиңнәре, итәкләре кыскарып беткән иске бишмәтен кигәндә генә уңайсызланудан куырылып килгәндәй булды ул. Урамга чыккач Корбан көннең аязып та, ачылып та киткәнлеген күреп чынчыннан гаҗәпләнде. Болай буласын белгән булса, эшне дәвам иттерер иде... Тирә-якта апрель хакимлек итә. Тикмәгә генә апрель һәр көнне җиде төрлегә үзгәрә димәгәннәрдер. Әле бая гына алар эштән кайтканда, яңгыр катыш кар ява, тәннәрне чиркандырып, яман зәһәр җил исә иде. Хәзер, әнә, җил басылган, болытлар таралган. Апрельны тагын яктылык ае, диләр. Бер карыйсың, кояш көлтә- көлтә нурларын сибә, тирә-якта күз ачкысыз яктылык, гөрләвекләр ага. Шулай табигать уяна, һәр адымда үзгәреш хасыйл булуын сизәсең, тормышның күп төрлелеген тоясың. Яныңда күтәрелеп карарга кыймыйча аяк очларына гына карап Айсылу кебек гүзәл дә атласа, анда инде бетте, ел фасылларының теләсә кайсы, табигатьнең сокланып туймаслык бер мизгеленә әверелә дә куя. Алар шулай янәшә атлап, буровой урйашКан урманга якынлашып киләләр. Зәңгәрләнеп торган урман, язгы кар суларында юынгандай, ничектер сафланып, сыек зәңгәр төокә кереп күренә. Шул вакыт Корбан, урман буенда сәер бер күренешкә игътибар итте. Урманның буровой вышкасы калкып торган турысында ниндидер, күзгә күренми торган кул кара челтәр яулык болгаган сыман булды. Җентекләбрәк караса, тагын кабатланды. Корбан түзмәде, Айсылуга мөрәҗәгать итеп: «Нәрсә булыр бу?»— дип сорап куйды. Кызның күзе үткеррәк булып чыкты: «Кошлар ич»,— диде ул бер генә мизгелгә хисләнеп китеп. Шунда ук яңадан баягы хәленә кайтты да төште. Сизелер-сизелмәс кенә, беленер-беленмәс кенә табигый моңсулыкны бу баланың йөзенә язмыш үзе салган күрәмсең. Айсылу хаклы иде, чыннан да өер-өер, көтү-көтү булып җылы яклардан кошлар кайталар иде. Яз көч җыйган, мең төрле төсләр, хуш исләр мең төрле авазлар белән тулы ул апрель кичен гомердә дә онытасы юк Корбанның. Шунда аңлады ул: кешенең яшьлек дигән могҗизалы чоры тиз уза икән, шул ук вакытта кешенең гомере буена да дәвам итә икән... Шул беренче мәхәббәте аның күңелен нечкәртеп кенә калмады, йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра салгандай итте. Корбан тирә-юньгә дә бөтенләй башка күз белән карый башлады. Язлар җитсә дә, кышка керсә дә, күз алдына Айсылу килер иде аның. Бигрәк тә шаулы язларны авыр кичерде Корбан. Бер заманны җылы яктан кошлар кайта башлый. Күктән моңнар агыла... Бер карасаң, зәңгәр һавадан торналар уза, икенче караганда,киек казлар. Ә тавышлары! Хәер, кошлар очып үтүе генә түгел, ак болытларның каядыр йөзеп китүләрен күргәндә дә күңелен сагыш били торган булып калды Корбанның. Алар, буровой яныннан алган такталарын кием-салымнарын пычратмасын өчен цементтан бушаган чиста кәгазь капчыкларга төреп алдылар да, кайтырга чыктылар. Тәмам боздан арынырга өлгергән елга буена җиткәч хәл алырга туктадылар. Айсылу чәнчеп утырган тезләре өс- тенә тагын да иелә төшеп, күзләрен бер ноктага төбәгән дә, хәрәкәтсез утыра. Язгы җилләр хакимлек иткән елга өстендә күзләрне камаштырырлык төсләргә кереп шәфәкъ яктысы уйный. Шул нурларга коенып, нәкъ әкияттәге хур кызы кебек Айсылу ууыра... Болай авызына су капкандай утырырга яхшысынмады Корбан Бик үк килешмәсә дә, бик үк урынлы булмаса да, сүз башларга итте: — Әниең бик авыр хәлдә икән. Айсылу... —■ Әйе шул,— диде кыз. йөзендә ишерелмәгән авыр хәсрәт галәмәтләре.— Үзе дә быелдан калмам инде ди. Корбан тагын сорау бирде: — Ул-бу була-нитә калса, нишләрсең сон? — Ташкент ягында әнинең бертуган сеңлесе яши. Әни шунда барырсың, ни әйтсәң дә туган кеше, төртеп екмас ди. Каян килгәндер кыюлык, шунда Корбан әйтә салды: — Ә син, Айсылу, тот та Ак-Калага кил. Үзем каршы алырмын... Кыз җәһәт кенә аның ягына борылып ышаныр-ышанмасрак карап куйды. «И-и, хыялый! Син дә бер исәр икәнсең!..» Юк, бу сүзләр әйтелмәде, бары тик Айсылуның борчу тулы күзләрендә генә чагылып үтте. Әмма Корбан барысын да аңлады. Шул әйтелмәгән сүзләрне аңлаганга күрә ул тагын да батырая төште: — Чын, әгәр. Кил, Айсылу! Үкенмәссең. Дусың да, хезмәттәшең дә, яклаучың да булырмын... Кыз аның бу кыю-әрсезлегенә үпкә-сапкы белдермәде. Чак кына сыный карап торгандай итте дә: — И-и, Корбан абый! Кая инде ул безгә андый бәхет,— диде. Шунда ук авыр көрсенеп күзләрен читкә алды. Кызның шулай йөзенә мөлаемлык, ягымлылык өстәп икеле-микеле җавап кайтаруы да Корбанның күңеленә өмет чаткысы салды, үлгәндә дә тормышка ашмас хыяллар дөньясына алып кереп китте. Әмма шунда ук күңел түрендә икенче бер яңа гамь уянды, аваз салды: «Тилермә! Кыз бала күңелен юкка алгысытма! Оял!.. Син бит гаилә башлыгы, ике бала атасы», ди иде әлеге көч. Әйе, Корбанга егет булып йөрүләр тәтемәде, бик яшьли башлы- күзле итте аны Рахман карт. Аның бу мәсьәләгә карата үз уй-фикере, үз фәлсәфәсе бар иде. Ничу эт куып йөрергә диде ул бу турыда бүтән сүз кузгатмаслык итеп. Хәер, мәсьәләне шулай кабыргасы белән куяр- лыгы да бар иде. Газиз балаларын югалту фаҗигасен күтәрә алмаган ана кеше мантый алмады, чиргә уралып, урын өстенә ятты. Өйдә тормышны алып барырдай кеше калмады. Аш-су хәзерләүче дә юк. Өлкән киленнең дә тәртәгә тибенгәнрәк чагы. Андый вакытта малайны өйләндереп яшь килен төшерүгә ни җитә! Шулай иттеләр дә. Күрше йортта гына торган бораулау мастеры Гыйләҗевның төпчек кызы Мәхүбә белән таныштырдылар да, ду китереп туй ясап кавыштырып та куйдылар... ...Икенче көнне дә Корбан Алексей белән Айсылуларга керде. Әмма буш кул белән кайтмадылар. Скважина өчен трап, «елка»лар алып килгән машинаның йөген бушаткач та, аны кайтарып җибәрергә ашыкмады Корбан. Буровой тирәсендә чүп-чар булып яткан бүрәнә башларын, такталарны тау кадәрле итеп төятте дә, Айсылуларның ишегалдына алып кайтып бушатты. Кич белән Корбан белән Алексей дәдәйне май кебек җылы өй. ягымлы йөз каршылады. Алай гынамы соң әле, фатирчылар кичке ашка дип өстәл янына утырышулары булды, алларына ыспай гына бер ярты акбаш килеп кунаклады. Әмма Корбан: «һич кирәкмәс, хәзер үк алып куегыз, бер кирәге чыгар әле»,— дигәч, шунда ук юк булды. Икенче көнне операторларның эшләре бетте, кайтып китәргә җыена башладылар. Алармы алырга автобус килде. Иптәшләре скважина тирәләрен җыештырган арада Корбан җнл кебек очып кына авылга барып килде. Иң элек бик беткән, күзләре эчкә баткан хаста ана белән саубуллашты. Рәхмәтләр әйтте, тизрәк савыгуын теләде. Инде ничегрәк’итеп Айсылуны тышка чакырып чыгарырга дип кенә торганда әни кеше: «Бар, кызым, кунакны озатып куй»,—дип үзе әйтә салды.МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ШӨГЕРОВЛАР Баскыч төбендә Корбан Айсылуны кабат Ак-Калага чакырды, нефтьче итеп эшкә урнаштырырга вәгъдәләр бирде. Аннары: «Мин сине көтәрмен!..» диде дә, җәһәт кенә автобусына сикереп менеп утырып, китеп тә барды. Ә йөрәге баскыч урынына куелган дүрт кырлы Чупай ташы өстендә басып торган кыз белән калды. Шул ук елның көзендә, вахтадан кайтып төшкәч, каршысына килеп баскан Айсылуны күреп, тораташ кебек катып калган иде Корбан. Өенә кайтып өс-башын да алыштырып тормады, шунда ук кызны квартирага урнаштырырга дип алып китте. Озак баш ватмады Корбан. Гастроном каршында гына яшәүче Маша исемле бер таныш хатыны бар иде. Ире атаклы бораулаучы иде аның. Үлде. Бәлки шуңа күрәдер, нефтьчеләр дип җанын фида кылырга да әзер Маша түти Айсылуны да ике куллап күтәреп диярлек каршы алды, теләгән кадәр яшәсен, бүлмәм иркен, дип берсүзсез риза булды. Ул -кичне сөйләшеп сүзләре бетмәде Корбан белән Айсылуның. Сырхау ана моннан ай ярым элек дөнья куйган. Айсылу кырыгын уздырып килгән. Йорт-җир ишелер дәрәҗәгә җиткән. Каршы якта яшәгән Гыймран абзый утынга дип сатып алган үзен. Авыру ана'газиз баласының Ак-Калага барырга теләвенә каршы килмәгән. Корбанны да телгә алган. Әнисе: «Бар, бәбкәм, мнхербанлы балага охшаган иде. Шәт, ярдәменнән калдырмас»,— дип әйтеп әйткән, имеш. Ике көн үттеме икән, Айсылу өйрәнчек оператор булып эшкә урнашты. Документы-фәләне җитми дип тормадылар. Шөгеровның сүзе һәркайда үтте. Өченче көнне инде алар бергәләп эшкә барырга чыктылар. Вахта автобусында таныш булмаган Айсылуга сәерсенеп тә. менә кайда ул гүзәллек, бәгырь өзгеч матурлык дип, сокланып та. әх-х. чәчбие лә дип, оятсыз рәвештә күзләрен тасрайтып караучылар да бар иде. Корбан: «Сеңлем!»—дип бер селтәнүдә барысының да авызын томаламакчы иде дә, кая ул! Егет-җилкенчәкләргә теш агартырга җитә калды. Шул бер автобуста гына да Шөгеровлар нәселе белән туганлашырга теләүчеләр бер көтү булып чыкты. Машина урман юлы белән чаба. Грунт юл тап-такыр, оекчан йөрерлек. Көннең матурлыгына сокланып туймаслык. (Бәлки Корбанга гына шулай булып тоелгандыр). Олы аланлыкта эшләп торган сиртмәле насос янында автобус туктады. Ике-өч кешегә ияреп Корбан бе- әп Айсылу да төшеп калдылыр. Автобус юлын дәвам итеп китеп барды. Аланның тирә-юнендә алтын-сары, кызгылт-сары яфраклары белән купшыланып утыручы агачлар. Утлы күмердәй куе кызыл яфраклары белән масайгандай, яшь усаклар утыра. Аларга җил булды ни дә, булмады ни, барыбер яфракларын лепердәтеп үзара серләшәләр. Күп тә үтмәде, кар төште. Нефть чыгаручылар чаңгыларга бастылар. Ул вакытта инде Айсылу да мөстәкыйль оператор булып эшли башлаган иде. Корбан сүзендә торды: ул чыннан да Айсылуның иң якын ярдәмчесе, киңәшчесе, шул ук вакытта таләпчән җитәкчесе дә иде. Корбан өчен дөньялар киңәеп тә, яктырып та киткәндәй булды. Көндәлек тормышның вак-төяк мәшәкатьләре онытылды. Моңарчы үзе өчен билгесез ләззәт, билгесез бер талпыну белән яшәде. Хисләре хәттин ашкан, уйлары якты, тойгылары саф, ниятләре изге иде Корбанның. Мин гашыйк дип, чамадан тыш шашынмады, кирәксә-кирәкмәсә дә күңел кошы янына чапмады, өзелеп сагынганда хисләрен йөгәнләргә, шартларга җитешкән йөрәген учында кысып булса да түзәргә кирәклекне яхшы белә иде ул. Зирәк Айсылуны күрү, Корбан өчен рухи бер хаҗәткә әверелгән иде инде. Ике йөрәк бер нәрсәне ачык төшенделәр: юк, бу инде күңел зилзиләсе яки гади бер мавыгу гына түгел. Аларны хәзер олы назлы мәхәббәт һәм рухи бердәмлек бәйли иде. Хисләр Корбанның бөтен барлыгын яулап алды. Кыз төнге вахталарда торганда аның күзләреннән йокысы, күңеленнән тынычлыгы кача. Басу киңлекләренә чәчелгән скважиналар янында эш белән тот карланган Айсылу өчен борчылып һәр сәгате, һәр минуты шик шөбһә эчендә, ут эчендә үтә торган иде. ф Ахыр чиктә түземлеге шартлый иде Корбанның, нинди машина ту- а ры килсә шуңа утырып промыселларга чыгып китә торган иде. Ә анда Корбанны яшьлек садәлеге бөркелеп торган, хисләр тулы зәп-зәнгәр § күзләрен зур итеп ачып, кояш кебек балкып Айсылу каршылый. Я-а. * ходай, булды микәнни шулай нечкә хисләр ләззәтеннән исереп йөргән © чаклар!.. 3 Мәхүбәсе аны-моны әйтми иде. Хәер, нәрсә дисен? Нефтьчеләр хез ♦ мәтенең ифрат та авыр, тынгысыз, ике сүз белән әйтсәк, ходай карга- « ган эш икәнлеген ул белми идемени? ~ Әле дә булса хәтерендә Корбанның, күз ачкысыз буранлы көн иде « Котырынган һава кичен дә басылмады. Иң элек диспетчерга шалтыра- © тып хәлне белеште. Ничек итсәләр иткәннәр, вахталар алышынган. * Бәхетенә каршы, алар участогы ягына бер йөк машинасы бара икән. *- Корбан да китте. Ике метрдан берни күрерлек түгел. Шунлыктан ма шина да бик акрын үрмәләде. Төн урталары житкәндә Корбан үзенә и кирәк культбудка турысында төшеп калды. Ана кадәр кимендә икс 2 километр чамасы бар. Маяклар куелган сукмак буйлап жәяүләп ке- * рәсе. Буран котырыпмы котыра. Басу киңлекләренең офыгы-күге бет те. Күз алдын тоташ ак пәрдә томалады. Корбан капшанып диярлек, буран белән көрәшә-көрәшә алга таба китте. Атлаган саен бер ялгызы скважиналар янында калган Айсылуга таба якынайганнан-якыная баруы аңа көч-дәрт өсти иде кебек. Менә культбудка. Ул буш һәм салкын иде. Бу күренештән анын йөрәге туңып киткәндәй булды. Башында буталчык уйлар, күңелендә шыксыз бушлык хасил булуын тойды. Корбан иң элек тимер мич эченә җайланган газга ут төртте. Аннары җәһәт кенә чаңгыларын алып урамга чыкты. Ишек төбендәге кар салырга өлгермәгән эзләргә кара ганда, Айсылу нарат посадкалары артындагы скважиналарны тик шерергә киткән булырга тиеш. Корбан тиз генә чаңгыларын киеп алды да, посадкага таба юнәлде. Ул арада җил көчәйде. Әмма кар бураны туктады. Бер мәлгә к\к йөзе ачылып киткәндәй булды. Йолдызлар күренде. Аның каравы, ая тан егардай җәяүле буран башланды. Ул күбекләнә-күбекләиә ярсын аккан ташкынны хәтерләтеп аякларга сарылд, рәтләп атларга да ирек бирми иде. Бераз тырыша торгач. Корбан агачлар куелыгына килеп керде. Монда ышыграк булса да караңгы, ничектер шомлы, артык куе булып үскән яшь наратлар күңел өшеткеч авазлар чыгарып шаулый лар. Хәер, бу тирәдә җәй көннәрендә дә шыксыз, дым исе. Хәтта рәт ләп үлән дә үсми. Кояш яктысы бик зәгыйфь төшә, үтеп кергән нурлары да ботакларга эленгән куе пәрәвез җепләре сыман гына булып күренәләр. Корбан, кемнеңдер якынлашып килүен абайлап, операторлар сукмагы уза торган аралыкта туктап калды Ялгыз чаңгычы гына үтәрлек ул. Чыннан да. каршылан бәргән җилдән сакланыр өчен сыңар кулы белән йөзен каплаган Айсылу якынлашып килүен күрде Корбан Кыз арыган, бөтен гәүдәсе белән алга таба иелеп, адымнарын санагандай, әкрен-әкрен генә атлый иде. Ул кулларын җәеп торган Корбанга килеп бәрелгәч кенә, кинәт башын калкытты. «Ой-й!— дип кычкы рып җибәрде ул.—Корбан абый!..> һәм шунда ук бураннан ышыкла нырга теләгәндәй. Корбанның таза гәүдәсенә елышты. Шактый вакыт тордылар алар шулай. — Ничек килеп чыгасы иттең, Корбан абый?.. — Сагындым, җаным! Менә шунда Корбан беренче тапкыр кызны кочагына алды, беренче тапкыр салкын битләреннән, уттай кайнар иреннәреннән үпте. Кара кучкылланып торган агачларның куе ботаклары аша күз кысышкан кебек булып җемелдәгән йолдызлар чыршыларны бизәү өчен эленгән яктырткычларга охшап күренәләр иде. ж Культбудкага кайттылар. Анда җәннәт иде. Шунда Корбан йөрәген ачты, Айсылудан башка яши алмаячагын әйтте, кая булса да китик, диде. Әмма үзен яулап алган әлеге ләззәтле хисләрдән, ялкынлы тойгылардан мәхрүм итә алмаячагын, мәхәббәтенең артык зур, артык тирән булуын, аларга каршы торырлык көче дә, тәкате дә калмаган- лыгын аңлатты. — Юк, Корбан...— диде Айсылу.— Ул уйларыңны башыңнан чыгарып ташла. Семьяңны җимермисең, балаларыңны ятим итмисең. Кирәкмәс! Мина ничек тә ярар. Дөньяда янәшәмдә синең барлыкны белеп, тоеп яшәү миңа бик җиткән... — Шулай диде дә, килеп Корбанның кочагына керде. Үрелеп үпте, һәм ярым пышылдап ахыр сүзен әйтте: — Телисең икән... мин синеке... Вакыт үтә торды. Айсылу пропискага кергәннән бирлё, Маша түтинең ишеге бары тик Корбанга гына ачыла башлады. Ике гашыйк күпме генә сак булырга тырышмасыннар, барыбер телгә керделәр. Мәхәббәт һәм утны яшереп буламыни соң! Бераздан әлеге сүз отыры зурайды, гайбәткә әверелеп бөтен поселокны аркылыга-буйга иңләп йөри башлады. Эшен алга барганда, күпмедер дәрәҗәдә уңышларың булганда, халык арасында чак кына дәрәҗәң, танылган исемең, шуның өстенә әле Корбанныкы кебек ил өстендә билгеле фамилияң дә булса, бетте, гайбәт котылгысыз. «Төнәтик әле үзен»,— дип эте дә, бете дә ябырылачак сиңа. Иң яманы шунда, гайбәт ише яман чир белән гадәттә үз-үзләрен әллә кемгә куеп йөреп тә, кулларыннан рәтле эш кйлмәгән, җыен сәләтсез, вак җанлылар шөгыльләнә, үзләренә корал итеп алалар. Шулай итеп зәһәр агулы укларын үзләреннән күп тапкыр намуслырак, акыллырак кешеләргә юнәлтәләр. Корбан итеп сайланган кешенең әллә ни исе китмәвен, вакланмавын күрсәләр дә алар канәгать: төз атып тидергәч авырттырмасаң да ярый, янәсе... Билгеле инде, әлеге гайбәт Рахман картны да читләтеп узмады. Дөньяда үзенең Мәйсәрәсеннән башка хатын-кыз барлыгын белмәгән кешенең бу мәсьәләгә карата үз карашы бар иде. Шуңа күрә талканы коры булды аның. Корбан да әтисенең мондый хәлне муафыйк күрмәячәген алдан ук бик сизенде. «Н-дә-ә!.. Чүштеки башсыз илләзи икәнсең,— диде әти кеше калын кашларын җимереп. — Мин сине мондый ук ахмаксың дип уйламаган идем. Хатын-кыз кавемен беләм мин... Аның кая илткәнен дә чамалыйм. Шуны бел: абруеңны, авторитетыңны бер генә югалт, аннары кайтарып алырмын димә. Бу турыда бүтән ишетмим, штобы», — дип ачуланды ул. Аның каравы, күп вакытта эндәшми кала белүчән, сабыр, тыйнак, дәгъвасыз Мәхүбә сер бирергә теләмәде. Башка хатын-кызлар кебек бәрелеп-сугылмады, җәвит итәргә барам дип янамады. Үзенең балалар анасы икәнлегенә, хаклык барыбер аның ягында булуына тирән- тен ышанган кешегә генә хас каты сабырлык күрсәтте. Билгеле, күпме генә сиздермәскә теләмәсен, аның да йөзендә рәнҗү, җәберсенү кебек хис-тойгылар чагылып киткәлиләр иде. Көнләшү — коточкыч афәт. Бигрәк тә хатын-кыз көнләшүе... Аңардан ходай берүк үзе сакласын. Гаилә абруен саклауны үзенең төп мак саты итеп куйган Мәхүбә сизенмәгәнме, Корбанның дөньялардан ашкандай онытылып китү галәмәтләрен күрмәгән дисеңмени. Бар, яшереп кара бәгырьләреңне меңгә телеп эчеңне өтәләгән хисләрне! Яна ел алдыннан Айсылу кыз бала тапты. Больницадан чыгаралар дип кенә торганда мастер Шөгеров бригадасында булган коточкыч фаҗига турындагы хәбәр палаталарга дә бәреп керде. «Ничәмә ничә ке- ф ше харап булган!..» Бу яман сүз күпләрне өнсез итте, ә бер атна гына х элек баладан котылган Айсылуны хуштан яздырып, аяктан екты. Сә- < бәбе шул ук көнне билгеле булды: бичара яшь ана Айсылу Җәләева « да ирсез калган... Бу хәбәрне балалар табу бүлегенең өлкән медсес- * трасы алып кайтты. Культура сараеның вестибюленә куелган биш ябык g җеназаның берсендә «Солтан Җәләев» дигән сүзләрне үз күзләре бе- Э лән күргән. Мәетнең аяк очында портреты да тора ди. ♦ Айсылу хушына килеп нәрсәдер аңлар хәлгә кергәндә, мәетләр кү- а мелгән, Культура сараендагы Яна ел чыршысы янына балаларны яңа- о дан кертә башлаганнар иде инде. Нәкъ шул көннәрдә яшь ана ике “ кешенең исән калуы, аларның берсе—Корбан булуы турында ишет-о те. Әмма теге «Солтан Ж.әләев»кә бәйле булган аңлашылмаучылыкны ™ инкарь итеп тормады. w һәр шатлыкның кайгы, рәхәтнең михнәт, авырлыкның җиңеллек, >• кавышуның аерылышу сагышы белән чиратлашып килүе кеше тормышы өчен табигый нәрсәдер, күрәмсең. Корбан да күңелләргә моң а тутырып, сагыш өстәп, тузгый-тузгый саргайган яфраклар коелган s чорны авыр кичерә торган булып калды. Нәкъ менә шул «Алтын көз» дип атала торган бер вакытта алар Айсылу белән гомергә- аерылыштылар. Яшь ана, Корбанга авырлык китермим дип, Алсу исемле нәни кызын кү.тәрде дә, Урта Азиягә, әнисенең туганнан туган сеңлесе янына китеп тә барды. Я-a, авыр кичерде лә соң Корбан бу аерылышуны! Акылына зәгыйфьлек килә дип уйлады. Бу аерылышуның чынлыгына күп еллар буе ышанмыйча яшәде. Назлы сагыш аһәңе аның мәңгелек юлдашына әверелде. Корбан һәркөнне диярлек уз-үзенә ник китте ул дигән сорау бирә торган иде. Шундый чакта Айсылуның җыен тузга язмаган, ямьсез төскә кертеп күпертелгән гайбәт сүзләрен ишетеп кайткандагы кыяфәте хәтергә төшеп, күз алдына килеп йөдәтә иде. Бәхет кошының агарынган йөзен, качкан чырайларын, яшьле күзләрен күрү үлем белән бер иде. Гаҗәп хәл! Корбан, барыбер кайчан да булса бер очрашырбыз, күрешербез, дигән уй-максат белән яшәде. Кешене өмет яшәтә дигән сүз хактыр шул. Чыннан да, кеше үз тормышында гомере буе нәрсәдер көтә, өмет итә. Гүя ниндидер бер ак пароход килеп чыгар да, кеше шуңа утырып бик күп еллар буе хыялланып, зарыгып көткән максатына юл алыр сыман тоела. Әмма еллар үтә торалар... Баксаң, менә була,' менә күптәнге хыял-максатларым тормышка аша дип өметләнеп, зар-интизар булып ашкынып ак пароход көтеп уздырган яшьлек елларың гомереңнең иң бәхетле чоры булган икән ләбаса! Корбанга да яшьрәк чагында бәхет илаһи зур, кочакларга сыймаслык булып тоела иде. Әмма гомер үткән саен хыял чикләре күзгә күренеп кимиләр икән. Бер үк вакытта нәрсәбезне дә булса югалтабыз, тик моңа игътибар итеп кенә бетермибез икән. Шул ачы хакыйкатьне күңелебезнең кайсыдыр почмагы белән тоя башладык исә сизенмәгәнгә салынабыз Өмете алдамаган икән Корбанны, очрашты ул.. Тик Айсылу белән түгел, ә кызы Алсу белән. Төп-төгәл моннан бер ел элек булды ул хәл. Фәлән-фәлән сәгатькә телефоннан сөйләшергә чакырыласыз дигән кәгазь алды Корбан. Сугылган штемпеленә караса — Ташкент өлкәсе. Эчендә нәрсәнеңдер өзелеп төшүен сизгәндәй булды ул. Берсеннән- берсе яманрак уйлар миен томалады. Ничәмә-ничә еллардан бирле хәбәр-хәтерсез торганнан соң шундый кәгазь алу яхшы фал түгел, һәрхәлдә, Корбан шулай дип уйлый иде. (Айсылуның аңар дип Маша апасы исеменә язган хатларын алмаганга да биш былтыр бит инде. Фатир хуҗасы үлгәннән соң ул элемтә дә өзелде.) Берәр бәла-каза булгандыр, бик авыр хәлдәдер, саубуллашырга тели торгандыр дип җыен тузга язмаган нәрсәләр турында уйлап бетерде Корбан. Телефонда Айсылуның көр, ифрат та ягымлы тавышын ишетү' янә әллә нишләтеп җибәрде, тел тибрәтеп юньле-саплы сүз дә әйтә алмады. Аның каравы Ташкент ягы абоненты әйтер сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккандай, тезде дә тезде. Алсу кияүгә чыккан. Яңарак кына туйлары булган. Бүген-иртәгә туй сәяхәтенә чыгып китәчәкләр икән. Мәскәүгә үтешли бер генә көнгә Бөгелмәдә төшеп калачаклар. Әтисенең каберенә чәчәк куяр өчен атап кайтачаклар. Язылышырга барганчы ук бу турыда сүз куешкан, адарынган булганнар. Корбан исә аларны каршы алырга һәм Солтан Җәләевнең каберен күрсәтергә тиеш иде. Пыяла һәм алюмнннан гына төзелгән яна телеграф бинасыннан чыкканда Корбанның танырлыгы калмаган иде. йөрәк төбенә, бәгыренә киселеп кереп утырган яшьлек истәлекләре яңа көч белән калыктылар. Я-a, ходай! Үз балаңа! «Менә, әтиең шушында күмелде...» — дип. җиде ят кеше каберен күрсәт инде. Корбан күңеленең кайсыдыр өлеше белән Айсылуның бу адымын аңлый да. аклый да иде кебек. Бар, буй җиткереп, акыл керткән газиз балаңа син әтисез тудың дип әйтеп кара әле! Корбан телеграфтан кайтышлый «Девон» гостиницасына кереп, кызы белән киявенә номер сөйләшеп куйды. Люкс алды. Аннан соң өенә дә кереп тормастан, туп-туры зиратка китте. Туганнар каберлегендә зәңгәргә буялган озынча чардуган. Анда өч кабер. (Ике мәетне туып-үскән туфракларыңда ятсыннар дип, авылларына алып киткәннәр). Каберләр өстендә нефтьчеләр телендә «фонарь» дип йөртелә торган ярым вышкалар макеты утыртылган. Мәрмәр такталарда исем- фамилияләре, туган еллары. Алары төрле. Әмма дөнья куйган көннәре бер. Уң як кырыйда Солтан Ж,әләев ята. Аның кабере башкаларныкына караганда ташланганрак хәлдә. Башкортстанның кайсыдыр районыннан килгән егет иде ул. Бригадада «Җәләй» дип кенә йөртәләр иде үзен. Эченә бикләнебрәк яши торган кеше иде, мәрхүм. Хәтта. бригадир Корбан да аның нинди уй, нинди максат белән яшәвен белә алмады. Фаҗигале хәлдән соң Солтанның туган ягына телеграмма да биреп караганнар, ләкин күмешергә килүче булмаган. Корбан зират капкасы төбендәге будка янына килде. Ялган йозак кына эленгән ишекне ачты. Көрәк алды. Аннары зиратның су буе өлешенә, үзәнлеккә төшеп, беркадәр кәс хәзерләде. Шуларны ташып Солтан каберен рәткә китерә башлады. «Их-х,— дип көрсенде ул -•ченнән генә,— сәбәп чыкмаса, хезмәттәшләребезнең каберенә килергә дә вакыт таба алмыйбыз. Безнең дә тигез җирне түмгәк нтәсе- ләребез бар бит әле...» Корбан иң элек кабернең як-ягын көрәк белән кырып, чүп үләннәреннән арындырды. Туфрагын җыеп өйде. Тирә-ягын шакмаклап кискән кәс белән уратып чыкты. Кабер матураеп китте. Түрдәрәк торган иске каберлекләр яныннан бер бәйләм сирень чәчәкләре алып килеп кабер өстенә салды. Менә хәзер теләсә кемгә күрсәтерлек булды дип, Корбан башкарган эше өчен эченнән генә куанып куйды. Корбан вәгъдәсендә торды, барысы да Айсылу дигәнчә булды. Алсуны Бөгелмәдә каршылады, урнаштырды. Аннары Рахман карт бакчасыннан иң яхшы чәчәкләрне җыеп зиратка менделәр. Яшерен-ба- тырын түгел, унсигез яшьлек Алсуны күргәч Корбан тетрәнүдән телсез калды, үзенең Айсылуын күргәндәй булды. Төс-бит чалымнары гы на түгел, буй-сыннарына хәтле әнисенеке иде. Аерма тик шунда, Алсу бик тә инде бай, хәтта кирәгеннән артык купшы киенгән иде. Бәлки Корбанга гына шулай булып тоелгандыр. Зираттан кайтышлый Алсу белән кияве (үзбәк егете) Ачилны чәйгә алды Корбан. Шул ук көнне кичен, кунаклар, сәяхәтләрен дәвам итеп, китеп тә бардылар. Ф Кызы белән очрашу Корбанны бер яктан сөендерсә, икенче яктан з. көендерде дә. Сагыш аһәңе яңадан бөтен барлыгын яулап алды. Кү- S ңеленең бер почмагы белән кабердә яткан «Җәләйэгә кызыгып та ? куйды. Тагын бер яман ачыш ясагандай, ачы хакыйкатькә төшенгән- ~ дәй булды Корбан: гомер дигән нәрсә ифрат та кыска, нәкъ искән җил | кебек тиз узачан икән. Гүзәл Айсылуын күрү белән гашыйк булган ~ көннәре әле кичә генә кебек. Онытылу түгел, сүрелергә дә өлгермәгән ♦ бит әле ул мәхәббәт. Караса, ул инде илле яшьне күптән узган, элек- = кеге ташып торган көч-дәртен югалта башлаган бабай... ...Шундый уйларга бирелеп, йокысыз төн уздырган Корбан нюнь о ае таңының кызарып атуын сизми дә калган. Шулай итеп мең төрле _ мәшәкате, ыгызыгысы, шау-шуы белән, тагын бер яңа эш көне туып х килә иде. Ю * Безнең һәркайсыбыз үз-үзенең адвокаты: нинди генә адым ясаганда г да, хәтта гафу ителмәслек хата эшләгәндә дә акланырга ашкынып торабыз. Ногман да үзен начар җитәкчегә санамый. Башкалар да аны каты куллы, алда торган хыял-максатларны тайпылышсыз үтәүчән, иннциа тивалы, катлаулы ситуацияләр чыкканда да үзлегеннән хәл итәрлек, дөрес карар кабул итәргә сәләтле кешегә саныйлар. Шулар өстенә әле тагын, профессиональ эрудиция дә җитәрлек диләр үзендә. Бер нәрсәгә ачык төшенде Ногман: хәзер яхшы җитәкче булу, ай-һай, авыр. Юк түгел андыйлар, бар. Андый чын җитәкченең репутациясе, нәкъ сыйфат билгесе кебек, үзеннән алда йөри. Соңгы елларда «производство климаты», «Психологик аспект». «Производство педагогикасы» кебек төшенчәләр турында аеруча күп сөйлиләр, күп язалар. Әлеге телгә алынган һәр төшенчәнең асылы бер нәрсәгә: кешеләр белән эшли белүгә кайтып кала. Ә бу турыда мәкаләләр укып кына өйрәнеп булмый. Хәтта җан дустыңның, якын коллегаңның бай тәҗрибәсе дә файдасыз. Бер урында яраган ысул икенче җирлектә капма-каршы нәтиҗәләр бирүе мөмкин. Менә Ногман, минутны бишкә бүләрдәй булып, иртәгә магистраль линиядәге задвижканы алыштыру графигы төзеп утыра. Артур Павлович хаклы: бүген йокы тәтемәячәк аңа. Графиктан тыш кирәк булачак техника, җиһаз һәм приборларның исемлеген төзел, кичтән үк заявка биреп куясы бар. Сораласы нәрсәләрнең исәбе-хисабы юк. Күп алар. Сварка агрегаты гына да кимендә өч- дүрт данә кирәк булачак... Үзе эшли, әмма күңеле тыныч түгел Ногманның. Соңгы көннәрдә Галимов белән конфликтка керүе дә җанын бик нык борчый. Бу турыда уйлаганда гына да аның күңеле катып киткәндәй, күкрәгендә нидер актарылуын тойгандай була. Бу низаг тора торгач ямьсез төс алды, көрәш- ызгыш кискенләште. Их-х, башта ук ризалык бирмәгән булса, ак сакал лы карт буласы икән! Иң яманы шунда: барысы да Галимовны яклыйлар кебек. Яңалык, янәсе. Әтисе булып әтисе Ногманга каршы чыккач, бүтәнгә ни сан! Ниһаять, хаклык җиңде, бар да ул дигәнчә булды, һәрхәлдә, Ногман үзен хаклы дип саный иде. Гаҗәп тә түгел, ул бит производство, дәүләт планнары дип яши торган кеше. Галимов исә дөреслек аның ягында дип уйлый. Ногманның жан тынычлыгын алганы, эчен пошырганы һәм ниндидер бер киеренке халәттә тотканы өчен Галимов, әллә нинди эш кыргандай, диссертант булып, борын чөереп йөри иде. Бер уйлаганда, ачуың да килмәслек түгел бит. Син монда, берьюлы берничәшәр камыт киеп производствоны тарт, шул ук вакытта, ниндидер җилкуарлар жайлы гына барган эшнең көен җибәрсеннәр, ди. Оппонентларын гына күр әле син аның, кайлардан гына килеп җитмәгәннәр! Бар да бериш. Ногманның иң ачуын кабартканы, канына тоз салганы, тегеләрнең үз эшләренең фанатиклары булып кыланулары иде. Чынлыкта исә теләсә кемнең кулыннан килерлек эш белән шөгыльләнәләр. Андый диссертацияне Ногман Шөгеров яклый алмас идемени?! Әлбәттә, алыр иде. Әмма ул болар кебек диссертация яклауның җиңел юлын, уңай методикасын эзләмәс иде... Шундый уйлар Ногманның фцкер эзлеклелеген чуалта, төп мәсьәләдән читләштерә, эшләргә комачаулый. Үзенең дә фәрештә түгеллеген Ногман әллә белмиме? Белә, әлбәттә. Зур хорда үз тавышын таба алмаган җырчы сыман хис иткән чаклары да булгалады аның. Район инженерлык-технология службасы начальнигы булып эшли башлагач та корырак, дуамалрак, усал-кырысрак, хәтта чак кына үзсүзлерәк булырга тырышып карады, һәркемнең үз характеры, холкы-фигыле булырга тиеш бит. Әмма алай итүнең кире яклары үзен бик тиз сиздерде: бу хәл Ногманны тиз арада ялгызлыкка китерде. Дошман дип санаган кешеләре генә түгел, якын итеп йөргән кешеләре дә аңардан читләшәләр. Дөя атны үркәче булмаганы өчен күрәлмый дигәндәй, бер мәлгә Ногман үзенең дуссыз да, киңәшчесез дә, сердәшсез дә калганына төшенде. Соңрак бөтенләй икенче чиккә ташланды Ногман. Егетнең дә егете, бөтенләй ыштансыз, егылып үз кеше булып кыланды. Бу юлы да күңел- сезлекләр озак көттермәделәр. Бабасының читәнне тәбәнәк урында атлап чыгалар... соңрак сукмак салалар, дигән сүзләренең төп мәгънәсен шунда төшенгәндәй булды. Йомшак агачны корт баса дигәндәй, бөтенләй че Рахман карт, мистер Шандор һәм сылу Җәмилә күренде. Ул арада £ Галимов керүчеләр белән исәнләшкәндәй итте дә, ялт кына чыгып та о шылды. Шандор, һелоу, мистер Шөгеров!.. Ногман (һаман да әле ярсуын баса алмыйча). О. кей.сэр!. Рахман. Нәрсә булган әлеге егеткә? Кинәт юк булуын әйтәм... Но г м а н. йөри шунда... Тәкәббер йолкыш! Гарьлегеңнән үләрсең... Р а х м а и. Ә син кызма... Тынычлан! Кешеләр белән алай тәмсезләнмә... Егетлек түгел ул. Бигрәк тә җитәкче кешегә килешми. (Шандорга). Менә, мистер әфәнде, монысы инде Шөгеровларның дүртенче буыны. Әмма, соңгысы түгел... Алмагачтан — алма, чыршыдан — күркә дигәндәй, күр әле син аның утыруларын. Министрмыни! Чүштеки, маладнс безнең нәсел дисәң дә нахак сүз булмас... Шандор (Җәмилә тәрҗемәсен тыңлап бетергәннән соң). Хак, хак, мистер Шөгеров!.. Хак!.. Ногман. Әйдәгез, кунаклар, түрдән рәхим итегез! Утырышыгыз. Чәй әзерләтимме?.. Рахман. Юк, юк, олан, борчыла күрмә. Кунакка синең эш урыныңны гына күрсәтеп чыгыйм дидем. Менә, мистер әфәнде, күр!.. Безнең нәселдән урындагы, ягъни, укымышлы нәчәлник кеше чыкты. Шәп бит! Шандор Шәп, шәп, хөрмәтлем! Бик шәп! Рахман (Кабинетны караштырып). Әт-тә-тә!.. Эшне олыдан куйгансың син, олан! Түрә булдым дисең инде алайса?.. Сам хозяин, сам хуҗа, дискет. Килештерәсең... Н-дә-ә! Зурдан купкансың. Министр янына да җиңелрәк керә идем мин Монда, әнә, көнҗәлә башлы секретарең, юлга аркылы төшеп маташа. Начылый кердек... Н о г м а н. Син, бабай, аны иснчерә күр инде. Яңа кеше әле ул, танып бетермәгәндер. Аннары, срочный эшем бар, дип үзем кисәтеп куйган идем... Рахман Шулайдыр, шулайдыр... Әллә арт сабагын укытып үземне танытыйммы днгән идем дә, ярар инде... Шандор (Сүзгә кушылып). Әй-йе, мистер Шөгеров, эшегез колачлы... Рахман. Тиледән туры сүз дигәндәй, әйтегезче зинһар, нәрсә длин сүз ул мистер? Сорыйм дип күпме телем кычытып тора .. Җитмәсә тагын ул сүзгә ияләшә дә башладым кебек... Ногман. И-и, бабай! Бигрәк инде... Үземнән генә сорасан соң. «Мистер» әфәнде дигән сүз. Рахман. Тфю-ю!.. Какрас миңа бата торган исем икән. Нәкъ сыерга ияр кидерткән кебек... (Ишектә Нәжибә белән Гөлгөл). Нәҗибә. У-у, монда кунаклар да бар икән!.. Мөмкинме, абый?.. Рахман. Әйдүк, әйдүк, балалар! Керегез, түрдән узыгыз!.. Шандор. Сәлам, сылуларның сылуларына!.. (Гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, хатын-кызларны җентекләп караштыра). О-о, сылу мисс Нәжибә! Сезме бу?.. Нәҗибә. Мин бу, мистер миллионер!.. Шандор. Нинди маскарад бу?.. Нәҗибә. Әллә ошамыйммы? Ш а н д о р. Алай дип әйтүем түгел... Нәҗибә. О-о, мистер Шандор! Сезнең монда икәнлекне белмәдем шул. Эш киемнәремне салып кергән булыр идем>. Шандор. Зарар юк, мисс Нәҗибә. Болай да, сез килеп кергәч, бөтен кабинет яктырып киткәндәй булды... Ногман (Нәҗибә белән Гөлгөлгә). Сезгә нәрсә? Нишләп йөрисез әле монда? Нәжибә. Менә абый... Гөлгөлне эшкә алып китеп барышым. Үзебезнең участокка. Башта өйрәнчек булып эшләр. Соңрак инде, оператор... Ногман. Юк белән башны катырып йөрмәгез әле. Тапканнар шаярыр вакыт. Гө л гө л. Шаяру түгел, Ногман. Чыны шул. Эшкә китеп барышым... Ногман (Аны бүлеп). Юкны сөйләмә! Бар, өйгә кайт. Бүтән эч пошырып йөрмә монда. Ул да нефтьче, имеш!.. Шандор. Чыннан да. нефтькә буялып йөрү хатын-кыз эше түгел. Шундый сылу хатын-кызларыбызның иркәләп сыйпар өчен, сокланып үбәр өчен яратылган нәфис кулларын нефтькә буярга ярамый.. Нәҗибә. Кулдагы нефтьне юып була аны, мистер Шандор, йөрәкнең пакъ булуы кирәк. Рахман. Хак әйттең, кызым! Ногман. Ишетергә дә теләмим. Бар, Гөлгөл, хәзер үк өйгә кайт... Гөлгөл. Юк, Ногман, мин эшкә барам. Бу мәсьәләне хәл ителгән дип сана. Ногман. Кем тарафыннан? Кем хәл иткән? Хәл итәрмен мин... Бар, хәзер үк өйгә кайт. Г ө л г ө л. Юк! Эшкә барам... Нәҗибә. Эшкә урнашты инде ул. Ногман (Нәҗибәне бүлеп.) Кая?., Нәжибә. Әти участогына. Ногман (Нәҗибәгә җикеренеп). Әй, син!.. Хәзер инде безнең семьяны җимерергә керештеңме? Шөгеровлар нәселенә тап төшерүең генә җитмәгән... Г ө л г ө л. Ногман! Ни сөйлисең син... Оялыр идең бераз!.. Ногман (Җикеренеп). Сиңа да җиткәндер, ниһаять! Сүзем сүз, ә сине нефтькә якын җибәрмәячәкмен. Әйткән иде диярсең менә... Гөлгөл (Кинәт җитдиләнеп). Кабатлатма, Ногман!.. Икесенең берсе... дип сөйләшкән идек бит инде. Я тегеләй, я болай!.. Ногман. Сүзем сүз, әмма сине эшкә алмыйм... Рахман (Арага кереп). Чү-чү, кем, Ногман олан! Чү!.. Чамаңны югалта башладың түгелме? Ничек инде ул эшкә алмыйсың ди? Алай дип. әнә, мистер Шандор, ягъни капиталист әйтсә әйтә алыр. Әмма син түгел. Ю-юк! Үземә калса мин киленнең бу адымын бик хуплыйм. Мо- нарчы әле нефтьтә эшләп беребезнең дә ким-хур булганы юк иде, моннан соң да, шәт, сынатмабыз. Я. марш! Эшегездә бхлыгыз!.. Нәҗибә. Киттек, бабай! Очтык!.. (Чыгып йөгерәләр). Ногман. Бу нишләвең инде, бабай? Р а х м а н. Мин дә синнән нәкъ шул турыда сорамакчы идем. Ка- рап-карап торам да, тора-торып шак катам! Фарыз-га.мәл кылган кебек, ♦ тырышыптырмашып кешеләрнең күңеленә җәрәхәт салып утыруын күр а. әле син моның. Ногман. Бабай дим... , ® Рахман. Дәшмә! Вәт, яхшыдан яман туган нәрсә! Тирә-юнеңә генә S күз сал син. Заманалар үзгәрде. Ялган өмет, буш вәгъдәләр белән ал- 5 дашып, күз буяп яшәүләр бетте хәзер. Шулай ук өстәл төеп, бугаз киерә 3 торган заманнар да артта калды. Кешеләр бүтән хәзер. ♦ Ногман. Бабай дим. Чит кешеләр бар бит... а Рахман. Чит кешеләрмени алар?! Берсе — кунагыбыз, икенчесе — 2 кызыбыз Җәмилә... (Ногман өстенә килеп), йөрәгеңдә тамчы да шәфкать, изгелек йөртмисең икән, ничу монда утырырга!.. Ногман. Җитте инде, бабай... х Рахман. Молчать! Тәмам алып узынгансың икән. Әйтәм әтиең зар- »- ланып тора иде... Хак икән! Ногман. Син нәрсә, бабай, миңа үгет-нәсихәт укырга дип килдең- * ме әллә? ' ® Рахман. Иманыңны укытырга дип килдем. Әбәзәтелно укытам да! s Ногман. Каршы әйтүем түгел, бабай. Минем тоткан урыным, ягъни хезмәтем, шулай чак кына рәсмилекне таләп итә... Рахман. Рәсмилек дисеңме? Миңа синең рәсмилегең түгел, ә сүз тыңлавың, сүзгә төшенүең кирәк. Сине кешегә санап, үтенеч-йомыш. го-зер-ярдәм өмет итеп керәләр. Ә син нишлисең? . Җылы сүз әйтәсе, файдалы киңәш бирәсе урында... Ногман. Бөтен кешегә дә ярап булмы,'... Шандор. Бу очракта яшь Шөгеров хаклы. Ул бит шеф... Бөтен кешегә дә ярарга, бөтен кешегә дә ошарга ул бит доллар түгел. Рахман. Сэр, бездә сез әйткән шефлар да, буйсынганнар да юк. Бары тик үз арабыздан сайлап куелган җитәкчеләр, киңәшчеләр, ярдәмчеләр генә бар... (Ногманга). Болан булгач рәхим-шәфкать көтмә миннән. Нәсел-нәсәптә булмаган нәрсә бит бу! Инде килеп әйтсәм әйтим, һич тә булмаса, башкалардан үрнәк алыр идең. Алга карап үрнәк ал, артка карап гыйбрәт ал ди. Мона кадәр бу урында кем утырганны белә идеңме син? Ногман. Белә идем... Рахман. Әйе! Степан Иванович утыра иде. Үтә дә чыккан акыллы, сирәк очрый торган зирәк кеше иде мәрхүм. Йөрәк авыруы белән китеп барды... Кешеләргә өләшеп бетерде ул йөрәген. Кешеләр күңеленә күпме шифалы нур, якты чаткы салды ул. Ә моның өчен үзеңә ялкын булып янарга кирәк. 11 ...Юкка гына: «йокы чүлмәкләре» дип көләләр янгын сүндерүчеләрдән. Имештер, эшкә алганда да йоклатып карыйлар, әгәренки тоташтан өч тәүлек буе уянмыйча йоклый аласың икән, рәхим ит. урының янгынчылар командасында! Чынында исә, әнә, иң беренче булып алар килеп җиттеләр. Комач-кызыл төскә буялган машиналар олы юлдан килеп төштеләр дә. тузан болыты күтәреп дистанцион насос станциясенә якынлаша башладылар. Берничә минут үттеме икән, янгын машиналары капка артындагы агачлар күләгәсенә елышып туктап калдылдр. 17 Машиналардан, солдатлар сыман сикерешеп, хәрби форма кигән янгынчылар төште. Шактый иде алар. Шунда ук ыгы-зыгы башланды. Беренче булып мәйданга бәреп кергәнен таныды Корбан ага — икенче район хәрбиләштерелгән янгын часте начальнигы Заһит Фәтхиев иде бу. Кылган кебек сыек гәүдәле. Үзе иләмсез озын. Бик еш ишетергә туры килгәнгәме, Корбан ага аның яшелле-кукле ачы тавышын өнәп бетерми. Пожар каланчасы кадәрле гәүдәдән шундый чәрелдек-зәгыйфьтавыш чыгуы гаҗәп тоела. Операторларның канына һәрвакытта да диярлек тоз салып кына торалар алар. Җир астыннан калыккандай әллә каян гына килеп чыгалар да. тотыналар бәйләнергә. Янгын сүндерү инвентареның буявы ник уңган? Ник скважина тирәсен үлән баскан? Ә ник әле лампочка монда эленгән, ни өчен тегендә түгел? Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча, ул скважинадан кимендә фәлән-фәлән метр ераклыкта янарга тиеш. Инде бу юлы бәйләнә алмаслар, дип уйлаган чакларда да, кимендә биш-алты җитешсезлек табып: фәлән-фәлән вакытка эшләнгән булсын дип кисәтү ясап китәләр. Фәтхиевнең яшелле-күкле тавышы һаваны ярды. — Хәерле иртә, Корбан ага! Исән-сау гына яшәп ятышмы? - Хәзергә шөкер әле, Заһит! Бик иртәләгәнсез әле бүген. — Иртәсе бер хәл иде әле аның, Корбан ага. Төнлә дә тынгылык бирмәделәр бүген. — Ник алай? — Гадәттән тыш эш башкарылачак ди бит... Сизелеп тора, янгын сүндерүчеләрнең үзләренә бүген әпипә көенә биергә туры киләчәк икән. «ЧП»лы коеның кайдалыгын белештеләр дә, эшкә дә керештеләр. Фәтхиевнең көзге әтәчнекенә охшашлы тавышы әледән-әле яңгырап т< рды. Иң элек йөгерә-чаба ут сүндергечләрен ташыдылар. Егетльр арасында моңарчы Корбан ага күрмәгәннәре дә бар. Берничә кеше гидратлардагы су басымын тикшерергә дип йөгерде. Күз ачып йомганчы «җиң» дип атала торган шлангларын да сүтеп аттылар. Ул да булмады. яңадан машиналары янына йөгерештеләр. Бу юлы инде алар җилкәләренә салып, бүрәнәләргә охшатып төрелгән соры төстәге калын киезләр ташый башладылар. Тырыш кырмыскалар кебек мәж килеп йөгереп йөрүче янгынчыларның эшләре. Фәтхиев әйтмешли, чыннан да шактый ук четерекле булып чыкты. Алар, яңарак кына алып килгән киезләрен җәеп, янәшәдәге коеларның авызларын томаладылар. Юк, моның белән генә эш бетмәгән икән әле, әлеге капланган киезләр өстенә унбиш сантиметр чамасы калынлыкта балчык түшәлде. Бары тик шуннан соң гына коеларның авызлары томаланган булып санала икән. Ул да булмады, унлап кеше яссы йөзле көрәкләр белән коралланып, кое тирәләрендәге үләннәрне кыра башладылар. Аннары ялт итеп, ындыр табагыннан да болайрак итеп себереп куйдылар. Тирә-юньдә чыпчык чукырлык кына да чүп әсәре калырга тиеш түгел, янәсе. Кояш калыкты. Станция мәйданын тутырып гигант резервуарларның каракучкыл күләгәләре ятты. Нәкъ шул вакытта, тоташ колонна булып, якынлашып килүче куәтле краннар, төрле агрегатлар, автобуслар, күп төрле йөк машиналары күренде. Корбан ага капкага таба юнәлде. Аны бер нәрсә борчый: вахта членнарын барлап алып килә алсалар гына ярар иде. Юкка гына борчылган икән мастер. Әнә, аның егетләре өерләре белән шаугөр килеп автобуслардан коела да башладылар. — Исәнмесез, Корбан ага! — Салют мастерга!.. Шау-гөр килеп исәнләштеләр, төртмәле сүзләр әйтеп көлешүләр башланды. Ничек кенә шаярышмасыннар, йөзләрендә киеренкелек. Әйе, аларны бүген чын мәгънәсендә сынау вахтасы көтә иде. Мастер операторларын барлый. Әнә, юк кына нәрсәдән дә кызык табарга яратучы ачык авыз Саттар Кәрамов. График буенча ял көне ф туры килүенә карамастан, Геннадий Аракчеевта килгән. Улда кызык- . лы кеше. Шаклар катырлык хәтер үзендә. Кирәксә, күзен дә йоммый. < тирә-юньдәге йөзләгән скважинаның «биография»сен сөйли дә бирә. =? Кайчан һәм кем тарафыннан борауланган? Нинди ремонтлар үткәрелгән? Тәүлегенә күпме «кара алтын» бирә? Чыгарыла торган нефтьнең ® сулылыгы ничә процентка җиткән?.. 3 Әнә, Фәүзия Мәҗитова белән Нәжибә дә килә. Нәҗибәнең кулында * төенчек, Корбан агага «әбәт» алып килгән булса кирәк. Хәтта группаның иң өлкән операторы, лаеклы ялга китү өчен док\- о ментларын барлый башлаган Касыймхан агай Сафиуллин да килеп ~ чыккан. Нефтьче— ветеран. Утыз елдан артык «кара алтын» чыгара. . Күз өстендәге каш кебек ул Касыймхан карт, үзенең намуслы фидакарь ; хезмәте белән зур коллективның тирән ихтирамын яулаган кеше. Алып батыр кебек салмак кына атлап килүче җан дусты Касыйм- 7 ханны күргәч, Корбан ага ирексездән туктап калды. Алар кул биреп күрештеләр. — Ничек килеп чыгасы иттең? ' — Шундый-шундый эш көтелә дигәч йөрәк түзмәде... — Бик яхшы иткәнсең. Бүген монда булачак хәлләр. Борын тартырга да вакыт калмаячак. Ниһаять РИТС «вездеходы»да күренде. Ул да капка артында туктап калды. Аңардан Ногман, службанын өлкән инженеры Наил Сабиров, партоешма секретаре Иван Говеров һәм Корбан агага таныш булмаган бер ир-ат төште. Алар хикмәтле тамашаның иң мәзәк өлешен күрә алмыйча калудан курыккандай, кызукызу атлап станция мәйданына керделәр. — Хәерле иргә, әти! — Саумы, Ногман. — Ул-бу юкмы? — Хәзергә бар да әйбәт. Корбан ага улының йөзенә күз салды. Күнеле сызып куйгандай булды Ногманның йокы әсәре күрмәгәнлеге йөзенә чыккан. Кәяфәте йон чыганга, арыганга ошаган, күз төпләренә күмер каралыгы иңгән. Хәтта чак кына ябыгып та киткән сыман. Улының сүзе бетмәгән булган икән. — Менә нәрсә, әти. задвижка коесы янында сиңа күз-колак булыр га туры килер. Мастер катгый боерыкка буйсынган кебек җавап кайтарды: Ярар. Шулай итәрмен. Гаҗәп хәл. Әти кеше күңеле түрендә Ногманга карата чак кына соклану сыман нәрсә тууын тойды. Ничек кенә булмасын, дип уйлап куйды Корбан ага, кешегә һәрвакыт ышаныч күзе белән карарга кирәк Капка артында яңадан ике җиңел автомашина күренде. Аларның берсеннән «Ак-Каланефть» идарәсенең баш инженеры Артур Павлович Власенко чыкты һәм үзе белән кемнәрнедер ияртеп, станция мәйданына үтте. Ул арада каяндыр өстәл, берничә урындык чыгардылар. Шунда капка янындагы калкулыкта ук идарә итү пункты сыман нәрсә әмәлләп куйдылар. Иң элек кыска гына киңәшмә уздырып алдылар, һәр брига дага, һәр группага конкрет заданиелар бирелде. ' Аннары инде башланды хикмәтләр. Иң элек операторлар, үзләренең ярдәмчеләрен ияртеп, автобусларга утырдылар да, скважиналарны ябарга китеп бардылар. Скважиналар тукталу белән беренче, икенче һәм өченче группа жыю установкалары да томаланырга тиеш иде. Эш ифрат мәшәкатьле. Монда инде задвижкаларны борып, килә торган нефтьне туктатасы гына түгел. Иң элек зур диаметрлы торбаларның үзара тоташтырылган фланецларын сүтеп, прокладкалар урынына, бармактан калынрак металлдан эшләнгән кунатакта зурлык махсус за- глушкалар куелырга тиеш. Бары тик шулай иткәндә генә нефтьнең үзе түгел, газы да чыкмаячак икән. Станция территориясендә дә эш башланды. Берничә урында агрегатлар эшли. Моторлар гөрелди, ыгы-зыгы, шау-шу. Әнә, тау кадәрле кран үзенең биниһая озын угын күкләргә чөеп, елкылдап торган өр-яңа задвижкдны станция мәйданына алып кереп килә. Ул узганда тирә-юнь тетрәп кала. Икенче бер кран, кара мунча зурлыгындагы иске задвиж- каны күтәреп алу өчен кое янында тора. Ногман да шул тирәдә. Әнә ул, кулы белән нәрсәдер күрсәтә, әле бер җиргә, әлц икенче урынга барып, кешеләргә күрсәтмәләр бирә. Әмер-киңәшләре кыска, төгәл һәм ярты сүздән аңлашыла. Корбан аганың соңгы елларда менә шушындый җанлылык хөкем сөргән вакытны очрата алганы юк иде. Күр инде, нинди хәйран тамаша! Күңелләрне урыныннан кузгатып дәртле хезмәт симфониясе яңгырый, йөзләрчә кешеләрнең бердәм алынып башкарган хезмәтен карап тору өчен генә дә әллә ниләреңне бирерсең. Корбан ага югарырак урынга басты да, тирә-юньне күздән кичереп, хәйран булып бер тын карап торды. Кеше үз гомерендә менә шушындый бер мизгел кичерү өчен генә дә дөньяда яшәсен икән! Зур эш башкарыла. Шулай булмыйни! йөзләрчә скважиналарның нефтен кудыручы зур диаметрлы иске задвижка шартлый-нитә калса, никадәрле мәшәкатьләр тудырачак иде бит. Ә андый хәлнең килеп чыгу ихтималы көннәр үтү белән һаман арта, чөнки нефть күбрәк чыгарылган саен магистральдәге басым да күтәрелә бара. Җир астындагы зур диаметрлы магистральдән нефть ташкыны тукталганчы берничә сәгать вакыт үтеп тә өлгерде. Ниһаять, төп эшкә керешер чак җитте. Корбан ага кое янында. Аста — слесарьлар. Алар иске задвижканы чатынчатка сүтеп аттылар. Ыргаклы кран задвижка детальләрен берәмләп өскә алып тора. Ниһаять, бу эш төгәлләнде. Коеның як-ягында кеше сыярлык шәрә торба башлары гына тырпаеп калды. Операторлар өчен җаваплы минутлар якынлашты. Коеның төбен экскаватор ярдәмендә тагын да тирәнәйтергә кирәк, нефтьнең үзе түгел, исе дә калмаслык итеп чистартылырга тиеш. Чөнки тиздән коега сварщиклар төшәчәк. Бераздан кое төбе чистартылды, анда — кып-кызыл яңа балчык. Димәк, төп эшкә дә керешергә мөмкин. Иң элек коега һаваны тикшерү өчен махсус приборлар төшерелде. Бар да нормада: газ юк дәрәҗәсендә. Әмма Корбан ага сварщикларның юлына аркылы төште, кабат тикшереп карыйк, янәсе. Моның өчен автогеннарның берсенә ут төрттеләр дә шлангасыннан асып үзен генә коега төшерделәр... — Менә хәзер мөмкин! — диде Корбан ага, коега төшәргә рөхсәт биреп. Кое төбендә эш төгәлләнү белән алдан ук хәзерләп куелган яңа задвижка төшерелде. Калганы инде — осталар эше... Кыл өйлә вакыты. Түзәр хәл юк, кыздыра. Авызлар кипте. Маңгайдан агып кергән тир күзләрне ашый. Парафинга баткан яки кара төскә буялган торбаларга кагылырлык түгел, өтәләп ала. Берьюлы берничә сварщик эшләгәнлектән, кое янына килмәле түгел, тәмуг оясы анда. Корбан ага егерме минут саен электросварщикларны алыштырып торды. Коедан күтәрелүчеләргә карарга кызганыч. Чыгалар да, әле генә ләүкәдән чабынып төшкән сыман, хәлсезләнеп җиргә авалар. Судан чыгарып ташланган балыклар кебек еш-еш сулыш алалар. Манма су булган тужуркалары шунда ук агач кабыгы сыман катып китә... Авыр, чыдар чама калмады дип, эштән баш тартучы юк. Егетләр хәзер мин төшәм, минем чират дип, көтеп кенә торалар. ' * Нәкъ менә шул мизгелдә очраштылар да инде Корбан ага белән рәссамның күзләре. Карт нефтьче, катып беткән брезент бияләй кигән сы- < нар кулы белән астан, коедан бәргән сварка нурларыннан ышыкланып, “ киң итеп елмайды. 2 — Саумы, Рәсүл! — Исәнмесез, Корбан ага!.. 3 — Нәрсә, сиңа да эш таптылармы әллә? ♦ — Табылды, Корбан ага...— диде рәссам тел төбенә тирән мәгънә ® салып. — Ничек кенә табылды әле!.. Әй-йе, ниһаять тапты! Менә нәкъ шушы моменттагыча гәүдәләндерә- о чәк ул Корбан Шөгеровны. йөзенә генә игътибар ит син аның: никадәр „ илһам, дәрт, егәр! Бакырдан коелгандай йөздә сварка нурлары бии... х Никадәр гамма, буяу, төс байлыгы!.. Менә ичмасам табыш, дип уйлап t- куйды кабат Рәсүл һәм вакыт табып килеп чыгуына сөенеп бетә ал- 2 мады. . х Гомумән, аның бүген рухы көр, күңеле күтәренке иде. Сәбәбе дә юк 2 түгел. Баягынак, монда килер алдыннан гына, бөтенләй көтмәгәндә-ис- * кәрмәгәндә аның өенә Рахман карт белән Шөгеровларның кунагы мистер Шандор килеп керделәр. Яннарында, гадәттәгечә, Җәмилә. Бу көтелмәгән хәлдән Рәсүл чак кына каушап калгандай булды. Әмма бик тиз исенә килде, рәхим итегез, кадерле кунаклар, дип, урын тәкъдим итте. Океан арты кунагы аның сүзләренә әллә ни игътибар итмичә, әле һаман да мольберт өстендә торган Рахман карт портреты янына килде. Ул арада портретның моделе — өлкән Шөгеров болан вакытлы-вакыт- сыз йөрүләренең сәбәбен ике авыз сүз белән аңлатып та бирде. Мистер Шандор карт янында чәйдә булганда булачак портретның эскизын к\- pen алган һәм: «Кем эше бу?» — дип кызыксына башлаган. Төп портретның да барлыгы турында белгәч, шунда ук: «рәссамның үзен күрсәт», — дип өй хуҗасының күзен дә ачырмаган. — Менә, кем. Рәсүл улым, шулай итеп басып кергән хәл,— дип аклангандай итте Рахман карт. Мистер Шандор башта Шөгеровның портретын читкәрәк китеп тә, кулына алып та җентекләп караштыра, аннары, күпме сорасаң да би- рәм, тик сат кына, дип чын-чыннан бәйләнә үк башлый. Рәсүл, әлбәттә, риза булмый. Әрсез кунак күзен дә йоммый, алайса бүләк ит, дип дауларга керешә. Бүләккә каршы бүләк итеп, остаханә салып бирергә вәгъдә бирә. Рәсүлнең, юк, портрет сатылмый, диюенә дә карамастан, мистер Шандорның үз сүзе сүз. Үзенең дә картиналар коллекцияләре җыюын, менә дигән галереясы барлыгын, анда Эль Греко. Франсиско Гойя кебек атаклы мастерларның полотнолары булуын, хәтта Пабло Пикассоның да бер рәсеме барлыгын әйтә. Рәсүлнең мистер Шандор тәкъдимнәренә колак та салмавын сынап- күзәтеп торган Рахман карт та, ниһаять, телгә килде. Кунак кадәрле кунакны буш кул белән җибәрү бик үк килешеп бетмәс диде ул. Аннары тавышын чак кына үзгәртә төшеп: «Әгәр дә ризалыгың булса, кем. Рәсүл улым, теге, мина бүләк иткән ямеңне, эскиз дисеңме әле, шуны булса да бирик инде».—дип өстәде. Рәсүл эскиз сезнеке, теләсәгез нишләтегез. диде. Шуның белән сүзләре дә бетте. Кунаклар китеп бардылар. Шуннан соң Рәсүл, ниндидер йомыш белән, нефть һәм. газ чыгару идарәсенә сугылды. Шунда ул Корбан Шөгеров участогындагы әлеге хәлләр турында ишетте һәм беренче очраган машинага утырып юлгэ чыкты. Әле дә килгәнмен дип кабат сөенеп куйды ул. Югыйсә, күңелен канәгатьләндерерлек композиция, тиешле ракурс таба алмыйча күпме вакытын юкка исраф итте бит ул. Корбан агалардан чыкмыйча ятты, атаклы нефтьченең бөтен архивын актарды. Ә архив чыннан да бик бай иде. Корбан Шөгеров турында газета-журналларда басылган мәкаләләр, очерклар, репортажлар аша Рәсүл бөтен Татарстан нефть промышленностеның үсеш тарихын үзләштергәндәй булды. Тагын бер нәрсәгә бик ачык төшенде ул: Корбан ага Шөгеровның хезмәт юлы республикада нефть промышленностеның үсеш этаплары, тарихы белән аерылгысыз икән. Әй-йе. Корбан ага күп еллардан бирле җитәкче саналса да. читтән күзәтүче була алмаган, һәр эшне үз кулы белән тотып, тәмен табып башкарырга яраткан. Уйлый китсәң, гаҗәп-хәйран калырлык эшләр башкарылган, Корбан ага промыселга эшкә килгәндә генә әле. һәрбер скважина янында, вахталарга бүленеп, аерым операторлар тәүлекләр буе дежур торырга тиеш булганнар. Нефть көчле басым белән тыелгысыз фонтан булып үзе өскә ыргылган. Корбан аганың бер язмасында мондыйрак сүзләр бар: «Нефтьнең торбаларны зыңгылдатып, үзенә бер төрле моң булып, саңгырау авазлар чыгарып җир өстенә күтәрелүен колак салып тыңладыңмы — бетте, үзеңне гомерлек әэир дип сана, син — нефтьче!» Боларның барысы да Рәсүл өчен ифрат та кызык иде. Күп кенә белешмәләрне, саннарны, куен дәфтәре битләренә язып-язып та куйга- лады. ... Сәгать артыннан сәгать үтеп кенә торды. Төш вакытлары күптән узып китсә дә, тамак ялгарга туктаучы булмады. Корбан ага да өйдән китерелгән азык-төлек барлыгын бөтенләй хәтереннән чыгарган. Көчле кешеләргә уңыш юлдаш була. Сварщиклар төшүгә ике сәгать чамасы үттеме икән, коедан соңгы «җөй»нең тоташтырылуы турында хәбәр алынды. Әмма, сварщикларның бригадиры үзе коега төшеп җентекләп тикшереп менгәннән соң, өч-дүрт кешегә яңадан ярты сәгать чамасы очкын уйнатырга туры килде. Капка төбенә әледән-әле җиңел автомашиналар килеп тордылар. Эшнең барышы бик күпләрне кызыксындырган. Хәтта Әлмәттән, Ленин орденлы «Татнефть» берләшмәсеннән дә килгәннәр. Әмма эш белән мавыккан Корбан ага боларның берсен дә абайламый калды. Халык, сөйләшеп куйган кебек, кое тирәсен чорнап аЛды. Тәмам талчыккан, хәлдән тайган, әмма башкарылган эштән куанычлары йөзләренә чыккан нефтьчеләр, слесарьлар, сварщиклар, ремонтчылар барысы да бер урында. Бераздан коедан башкарылган эшне кабул итеп алу комиссиясе әгъзалары да күтәрелде. Авызлары ерылган, андый чакта артык сүзнең кирәге юк. Шуны гына көтеп торган кебек, операторлар яңадан үзләренең ярдәмчеләрен иярттеләр дә, автобусларга утырышып «сәфәр» чыктылар. Хәзер алар «кара алтын» ташкынына юл ачачаклар... Операторлар киткәннән соң ярты сәгать вакыт үттеме икән, кинәт кенә кемдер: «Нефть!» —дип кычкырып җибәрде. Чыннан да, юан торба эченнән шаулап сыек ягулыкның ага башлавы ишетелде. Ул д« булмады, яна задвижканың манометрына «җан» керде, аның стрелкасы торба эчендәге басымның артканнан-арта баруын күрсәтеп, калтырана- калтырана өскә таба үрмәли башлады... Идарәнең баш инженеры Власенко сәгатенә күз төшереп алды. Аннары, ярылып торган украин акценты белән: Булдырдыгыз, егетләр! Сынау вахтасында да сынатмадыгыз,— диде. — График срогыннан бер сәгатькә элек үтәлде. Аннары ул РИТС начальнигы Шөгеров тарафыннан төзелгән графикның гаять дәрәҗәдә тыгыз булуын, беренче тапкыр танышып чыккач та күңелендә, ай-һай, бер генә вахтада башкарып чыга алырлармы, дигән шик сыман нәрсә туган булуын да яшермәде. Һәм шунда, барысы алдында ул, дөрес ясалган расчеты өчен чиксез зур рәхмәтләр әйтеп, Ногманның кулын кысты. Җиңелчә генә алкышлар яңгырады Аннары баш инженер өлкән Шөгеровны эзләп тапты да күзләре белән генә елмаеп — Корбан Рахманович, туктатылган унбишенче куст-насос станциясе белән нишләргә уйлыйсыз? — дип сорап куйды. — Хәзер үк җибәрербез, Артур Павлович! Хәзер үк...— Корбан ага, үзәк диспетчер белән элемтәгә керү өчен, егетләрчә кызу-кызу атлап, культбудкага таба китеп барды. 12 Мистер Шандор кичә соң гына Казаннан кайтып төште. Бүген кичкә Мәскәүгә очачак. Гадәттәгечә, иртәнге якта шәһәр башкарма комитетының кара «Волга»сы Рахман карт капкасы төбендә иде инде. Бүген алар соңгы тапкыр Шандор тавына барып килергә дип сөйләшкәннәр иде. Тау башына, кайчандыр бабасының буровое торган урынга, Шандор берүзе генә күтәрелде. Озак утырды ул анда. Таш сын кебек кымшанмыйча утырды. Искитмәле матур иртә иде. Үзе чалт аяз. Аста боргаланып Шушма елгасы ага. Яр буйларын, болынлыкларны бизәгән әрәмәлекләр читтән караганда ничектер яссы, җете яшел булып күренәләр. Гаҗәп тә түгел, җәйнең иң куәтле чоры шул — яфракларга тут та төшәргә өлгермәгән чак. Бер кунак кына түгел. Рахман карт та, күзләрен бик еракларга төбәп, уйхисләргә бирелеп утыра. Әнә генә, аның өчен берни белән дә чагыштыргысыз якын, кадерле, газиз авыл җәйрәп ята — аның туган Шө- гер авылы... Ата бабалары дөнья көткән, дөнья куйган изге туфрак... Рахман карт та бик еш була бу төбәктә. Кайчан гына булмасын, нечкә хисләр, изге тойгылар яңа көч йелән уяналар аның күңел түрендә. Әйе. туган җирләрдән алган тәэсоратның һичкайчан да төсе уңмый, хуш исе бетми, җылылыгы кимеми икән шул Кайткач та Шандор Рахман картны яныннан җибәрмәде. Көндезге ашны да бергә ашадылар. Яратты ул, үз итте күңеле яхшылык белән тулган, эчкерсез, җор табигатьле картны. Карг та шәп! Теләсә кем аны күреп сокланып уза. Хәер, сокланмаслык та түгел иде шул. Рахман карт гәүдәсен егетләрчә төз тота. Адымнары тигез, нык. Килешкилбәт әйбәт. Сакал-мыегы һәр вакыттагыча пөхтә итеп төзәтелгән, өс-баш чиста, зәвыклы. Шандор. Рахман карт һәм Ж.әмилә «Девон» гостиницасы каршындагы бакчада утыралар. Тигез рәткә сузылган пирамидаль тупыл агачлары, куе сәрби куаклары аша урам ыгы-зыгысы, машина тавышлары ул кадәр үтә алмый, һава саф. Чәчәк түтәлләренә, сары ком сибелгән сукмакларга яңарак кына су сиптереп узганнар. Мистер» Шандор да. Рахман карт та, әйтер сүзләре беткән кешеләр сыман, кнн-т тынып калдылар. Кунакның йөзен эшлекле җитдилек басты. Сизелеп тора, бу якларга килү аңа нык тәэсир иткән. ♦ ех XAWXеw — Менә, хөрмәтле Шөгеров!.. Саубуллашу сәгатьләре дә житте. Рахман карт ике кулы белән берьюлы таягына таянган да, бер ноктага карап, тик кенә утыра. — Нишләмәк кирәк, кем, Шандор! Тормыш дигәне шул очрашу 6t- лән аерылышулардан тора торгандыр инде ул. — Аннары көрсенгән кебек итеп тирән сулап өстәп куйды. — Санаулы көннәр генә түгел, гомернең үткәнен дә сизмичә каласың икән аны... Янә тынлык урнашты. Әмма озакка түгел, мистер Шандор ашыкмыйча гына сөйләнеп алды. Казанда булганда кызыклы кешеләр белән очрашуы, күп кенә нәрсәләргә төшенүе турында да сүз куертты ул. — Күзем ачылып киткән сыман булды. — диде ахырда. Рахман карт бу юлы да сүзгә катышасы итте. — Иөз тапкыр ишеткәнгә караганда бер тапкыр күрүең хәерлерәк, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер. Шул вакыт йөгерә-чаба Нәжибә килеп житте. Кулында зур гына бер бәйләм чәчәк иде аның. — Менә сез кайда икән?!. Эзли-эзли иза чиктем. Хәерле көн, мистер Шандор!.. Кунак Нәҗибәне күрү белән аягүрә торып басты. — О-о, мисс Нәжибә!..— Шандор хәйран булган кеше сыман телләрен шартлатып, кулларын шапылдатып куйган булды. — Я-я, ходай-тәгалә юмартланса да юмартланыр икән... Кызганмаган, кочагы белән биргән үзегезгә... Җәмилә, чын күңелдән елмаеп, Шандорның сүзләрен тәрҗемә итте. Нәжибәгә чытлыкланырга шул җитә калды. — И-н, көлмәгез инде, мистер Шандор!..—дигән булды ул, йөзен букеты артына яшергәндәй итеп. — Нишләп көлим ди, мисс Нәжибә! Алла алдында ант итә алам... Хәер, монда ант та, сүз дә артык: чын гүзәллек мактауга да, исбат итүгә дә мохтаж түгел. — Нәжибәгә таба бер-ике адым атлап дәвам итте.— Бабаем үзенен зиһен дәфтәрендә, татар хатын-кызлары турында, әхлак һәм рухи яктан ифрат та сәламәтләр, дип язып калдырган. Шунда ук, юашлык-басынкылык ияләре, дип өстәп тә куйган. Их-х, нишләп яшьрәк чагымда килеп чыкмадым икән?!. Андый вакытта Нәҗибә дәшмичә каламы сон!. — Сез, мистер Шандор, хәзер дә карт түгел әле. — О-о, мисс Нәжибә!.. Зинһар дип сорыйм, күңелемне урынынна» кузгатмагыз. Я китмичә калырмын... , — Соң, китмәгез!.. — Мин кабат киләчәкмен, — диде кунак. — Көтәрсезме, мисс Нәҗибә?.. — Көтәрмен. — Димәк, вәгъдә?.. — Вәгъдә! — Алайса, киләсе елга тагын көтегез мине. Бу юлы Рахман карт та сүзгә кушылды. — Рәхим итегез, мистер Шандор. Ул арада шаулашып-гөрләшеп озатучылар да килеп житте. Корбан ага. Ногман, Мәхүбә түти һәм Гөлгөлдән тыш монда Сабира да бар иде. Ногманның кулында нәни Борһан. Барысын бергә күргәч кунак шаккатты. — У-у, барыгыз да Шөгеровлармы? Менә бит сез никадәрле!.. — Шулай итеп, саубуллашабыз дамыни инде?..— дип башлады Корбан ага.— Тагын берничә көнгә калып булмый идеме соң? Минем дә бераз мәшәкатьлерәк чак туры килде. Рәтләп кунак итеп тә булмады үзегезне... Шандор көлде генә. — Бездә кунакның артык зарыктырмыйча китүе хәерле диләр. — Аннары Корбанны җилкәсеннән кочкандай итеп әйтте. — Нишләмәк кирәк, яшьтәш. Кеше — очар кош. Бүген монда, ә иртәгә инде... Адәм баласын кайларга гына илтеп ташламый ул язмыш дигән нәрсә. Сүзгә Мәхүбә түти дә килеп кушылды. Кунакка ияләшүен, бер дә инде саубуллашасы, аерылышасы килмәве турында сүз куертып алды УЛ. — Мин дә ияләштем, — диде кунак. — Яраттым үзегезне. Хәзер инде менә китәсем дә килми. Сез кай җирегез беләндер минем әниемә охшагансыз.—Ул, Мәхүбә түтине җилкәләреннән кочып, дәвам итте.— Рәхмәтнең иң, иң зурысы сезгә... Сезнең сый-хөрмәтләрегезне гомергә дә онытасым юк. — Сый дигәннән, кара әле, Җәмилә кызым... Аңлатып бир әле үзенә. Иң элек менә шушы төенчекне ачсын. Ул бик яратып ашый торган тутырылган тавык анда... Шандор Җәмиләне ярты сүздән аңлады. — О-о, рәхмәт сезгә, рәхмәт!.. Аннары мистер Шандор Рахман картны кочагына алды. — Я-ә, мистер Шөгеров! Хуш, сау бул... Үземә килгәндә, мин сезнең өчен чын-чыннан сөенеп, хәтта, әйтер идем, горурланып китәм. Бабай язмаларында: татарлар горур халык, диелгән сүзләр бар. Хак икән. Яшеренбатырын түгел, үземне лачыннар төбәгенә эләккәндәй хис иттем. Бабаем язып калдырганнарның барысы да расланды. Хәтта артыгы белән акланды... Шандор Ногман янына килде. Аны да кочаклады. Америка Кушма Штатларына кунакка чакырды. Кунак, җәһәт кенә иелде дә. әтисе кулына тотынып басып торган Борһанны җилтерәтеп кулына алды. — Я-ә, нәни Шөгеров! Дәү үс, бәхетле бул. Киләчәк сезнең кулда. Минем дә оныгым бар... Дөньялар имин булсын иде дә, сез дә бер очрашсагыз иде. Нәкъ менә безнең кебек, туганнарча очрашсагыз иде. — Рәхмәт, мистер Шандор! Яхшы сүзең өчен рәхмәт. — Корбан ага үзе Шандорны кочагына алды. — Исән-имин генә кайтып җитегез. Безне онытмагыз. — Үлгәндә дә онытмам, мистер Шөгеров. Шөгеровлар җыйнаулашып кунакны гостиница каршында көтеп торган машинага кадәр озатып куйдылар. Нәҗибә дә букетын шунда бирде. Соңгы сүзне Рахман карт әйтте: — Хәерле юл сиңа, ерак ил вәкиле!.. Менә ул эштән кайтып килә... Нинди хикмәттер, ару-талчыгуларына кадәр рәхәт бит! Ярата Корбан ага эш вакыты узып, көн сүнгәндә шәһәр урамнарыннан атларга. Аның үзгәрүен, күзгә күренеп матураюын карап үтәргә ярата. Әйе, үзгәрде, танып булмаслык хәзер Ак-Кала. Эте кайчан гына. Шөгеровлар монда күченеп килгәндә генә, кеше күземә күренергә оялгандай, урман буена посып утырган «бер этажлы» нәни генә поселок иде ул. Хәзер кара!.. Өчәр дүртәр, хәтта бишәр катлы ап-ак таш йортлары, урта мәктәпләре техникумнары, асфальт урамнары белән тирә-якны балкытучы яна Ак-Каланы күреп, сокланып туя алмассың. Журналистлар аны үзләренең язмаларында яшеллеккә күмелеп утырган курорт шәһәрләре белән МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ШӨГЕРОВЛАР ф чагыштыралар. Бүгенге Ак-Кала турында, аның сокланырлык эшләр күрсәткән данлыклы кешеләре һәм бетмәс-төкәнмәс байлыгы турында бөтен ил белә. АкКала дигәч тә «Нефть» дип өстисе килә. Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки республикада социалистик индустриянең бик мөһим тармагы булган нефть промышленностен үстерүгә ак-калалылар үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Урамны тутырып атлый Корбан ага, хуҗаларча җиргә нык басып атлый. Менә шушындый чакларны аны берни белән дә чагыштыргысыз күңел көрлеге, сүз белән аңлатып булмаслык илһам, дәрт биләп ала. Андый минутларда ул чиксез бәхетле. Тормыш бар, узган гомер бар, җандай газиз хезмәттәшләре бар, илгә, халыкка игелек китерү, хезмәт итү бар. Борынгылар тикмәгә генә, ир куанычы — хезмәте, димәгәннәр- дер. Боларның барысын да Корбан ага үз башыннан кичергән кеше. һәрвакыт шулай, ялга яки санаторийга китеп берәр атна гына эшеннән аерылып торса да, Корбан ага дус-ишләрен, үзенең промыселын, эш урынын юксына башлый. Соңгы көннәрдә Корбан аганың күңеле урынында түгел. Аларнын яшь белгеч Рәхим Галимов белән үткәргән сынаулары аеруча яхшы узды, көткәннән дә шәбрәк нәтиҗәләр бирде. Бу турыда кичәге өлкә газетасында да зур гына мәкалә бар иде. «Ак-Кала эксперименты» дип аталган ул язмада нефть бирүдән туктаган скважиналарның «терелеп» яңадан сыек ягулык бирә башлаулары турында хәбәр ителгән иде. Корбан ага эштән кайтып килә. Алып батырныкыдай зур буйлы, төз гәүдәле. Ул хәзер илленең өстендә. Әмма эштән кайтканда, ничектер, өлкәнрәк булып күренә. Көзге ачы җилләр, кышкы чатнама салкыннар, җәйге челләләр аның йөзенә шактый тирән эзләр салган. Әмма җыерчыклар ярылып яткан бу йөз бик мөлаем. Күз карашлары туры, хәтта үткерләр. Сүзләре тапкыр. Очраган бере зурлап, хөрмәт итеп исәнләшеп уза аның белән. — Сәлам, Корбан туган! — Салют, Корбан Рахманович!.. — Исәнмесез, Корбан абый!.. Аны монда олысы да, кечесе дә бик яхшы белә. Хикмәт бер урында озак яшәүдә генә түгел. Ул депутат буларак та бик күп төрле эшләр башкара, йомышлар, наказлар үти, бик күпләрнең кайгы-хәсрәтен уртаклаша, кирәк икән, ярдәм кулы суза. Корбан ага эштән кайтып килә. УрамньГтутырып горур «эшче» исемен йөртүче кеше атлый. Хезмәт кешесе!.