ШИГЪРИ СҮЗНЕҢ ҖЕГӘРЕ
Шигырь!.. Ул нәрсә! Кеше күңеле иигә берәэлексеэ аңа тартыла. Шатлыгын да, моң-зарын да нигә ул икәүдән-икәү ген» калып кош теледәй китап битен» сыйган шигырь юллары белән уртаклаша Аңарга үзенең эч серләрен чишә, иң изге хисләре, хәтта мәхәббәте белән уртаклаша—кеткәй мәхәббәте, еллар томаны артында калып югалган мәхәббәте, җанын һәм йөрәген телгәләгән мәхәббәте белән. Шигырь!.. Ул нәрсә! Нигә иң элек аны утта яндырганнар, ә ул янмаган, сандыкларга салып суга батырганнар — ул батмаган, дарга асканнар — үлмәгән, палач балтасы астында да киселмәгән—исән калып исән кайткан. Нигә ханнар һәм тираннар элек-электән (һәм бүген дә) иң элек шигырьләрне буарга омтылган, шигырьдән үч алган, ә ул бирешмәгән, яшәгән—керәшкә чакырган. Шигырь!.. Ул нәрсә! Ничек аңа бу дөньяның бөтен матурлыгы сыйган, каян аңар барлык сайрар кошлар моңы тулган, Ул ничек кышларын күңелләргә июнь кичләренең кабатланмас гүзәллеген алып килә, ничек итеп нәфис канатларында чәчәкләр һем болыннарга илтә, ай нурларында иркәли, җылы яңгыр булып күңелдәге талгынлыкны юып үтә... Шигырь!.. Ул нәрсә! Дөньяда һичбер әйбер мәңгелек түгел дибез, ә шигырь еллар, гасырлар белән исәпләшми яши бирә. Буыннардан буыннарга, илләрдән илләргә, телләрдән телләргә, күңелләрдән күңелләргә күчеп яши. Саргаюны, картаюны белми яши. Югыйсә, билгеле бер тәртип белән килгән сүзләр тезмәсе генә ич үэе. Әмма нинди сүзләр! Мәңгелекнең сере дә шунда түгелме!!. Мен» шул урында шигырьнең, шигъри сүзнең илаһилыгына сокланудан аның бүгенге татар поэзиясендәге халәте, идея һәм эстетик җегөрө турындагы кайбер уйлануларга күчәргә исеп. Күпгасырлык бай традицияләре булган татар поэзиясенең бүгенге торышы, шигъри сүзнең җегәре (файдалы эш коэффициенты) канәгатьләнерлекме! Ул укучының рухи дөньясында нинди урын алып тора! Шагыйрьләребез шигъриятнең, шигъри сүзнең замандаш алдындагы авторитетын күтәрүдә нинди нәтиҗәләргә иреште һем алар аны һәр очракта да саклыйлармы! Каршымда татар шагыйрьләренең соңгы елларда дөнья күргән әсәрләре—калын томнар, җыйнак һәм пөхтә җыентыклар, яңа табадан төшкән дигәндәй, газета һәм журнал битләрендә басылган шигырьләр. Илледән артык автор, күпмеңлегән шигырь, дистәләгән поэма. Уйлый калсаң үзе бер гаҗәп—монда күпме рухи байлык, чорыбызның сулышын киләчәккә алып китәчәк күпме хәзинә, һәм шунда ук укучыга тәкъдим ителеп тә, аның өчен бар сурәтендә юк булган, һәм идея, һәм эстетик кыйммәте бик чамалы булган, шигырь исемен күтәрә алмаслык күпме буш сүз поскан. Боларны менә хәзер генә сортларга аерып, еларга уңай яисә тискәре тамга куеп чыгу прак Ш тик яктан мемкин дә түгел һәм андый йөкне үз өстеңә алу хата булыр иде. Чөнки һәр шагыйрьнең үз җыры, үз моңы булган кебек, үз укучысы да бар. Әмма һәр шигырьнең түгел, һәр шигырьнең үз укучысы бар дип әйтергә җөрьәт итеп булмый. Чөнки каршымдагы шигъри «калкулыкта» чын поэзия үрнәкләре булуына инанганым кебек, анда шигъри кыйммәткә ия булмаган, Тукай әйтмешли «холостой выстрелены хәтерләткән язмаларның да байтак булуына иманым камил. Менә шунда инде телисеңме-теләмисеңме шигъри сүзнең җегәре хакындагы сөйләшүнең урынсыз түгеллеген, актуаль булуын танырга туры килә. Шигъри сүзнең җегәре мәсьәләсе бүген генә көн кадагына килеп басмады, әлбәттә, ул элек-электән әдәбият турында хөкем йөртүче фикер ияләрен генә түгел, һәр шагыйрьне тирәнтен уйландыра килгән, борчыган мәсьәлә. Үз җырларының эчтәлеген һәм сәнгатьчә эшләнешен берөзлексез чарлый килгән— тирәнәйтә, камилләштерә барган халык та шигъри сүзенең (җыр сүзләренең) күңелләргә якынлыгына, йөрәкләргә үтеп керү сәләтенә, димәк, җегәренә, битараф булмаган. Әйтик, бер төбәктә: Алтын йөзек табып алдым Койма буе утлыктан; Мин җырламыймын мутлыктан, Җырлыйм хәсрәт күплектән, —дип җыр чыгарганнар икән, аның эчтәлегендә күңеленә аваздашлык тапкан икенче берәү җырны шундук эләктереп алган, һәм аның музыкальлеген камилләштерә төшеп, эчтәлегенә яңа төсмер өстәп җырлый башлаган: Былтыр җуйган уймагымны Быел таптым утлыктан; Мин җырламыймын мутлыктан, Җырлыйм бәхтем юклыктан. Җырда нибарысы берничә сүз алышынган, әмма аның мәгънәви сыйдырышлылы- гы, сәнгать әсәре буларак җегәре сизелерлек дәрәҗәдә уңай якка үзгәргән. Мәсәлән, беренче варианттагы «алтын йөзек табувны берничек тә хәсрәтне көчәйтүче деталь дип әйтеп булмый, шулай ук андагы рифмалашучы сүзләрнең дә таләпчәнрәк җырчыларны канәгатьләндермәве табигый. Шигъри сүзнең җегәре, камиллеге һәм мәгънәви сыйдырышлылыгына омтылышның шул характердагы мисалларын без җырларда гына түгел, халык авыз иҗатының башка жанрларыннан да күпләп таба алыр идек. Хәер, үз әсәрләренең шигъри камиллеге, тирән эчтәлеге һәм укучы күңеленә юл табарга сәләтле булуы хакында кайгыртмаган шагыйрь һәм әдип гомумән юктыр да. Дөнья халыклары әдәбияты һәм, аерым алганда, татар әдәбияты тарихына, бүгенге әдәби процесска күз салганда да без моның шулай икәнлеген—авторның үз- үзенә таләпчәнлеге чын шигъри әсәр туу өчен беренче шарт булуны күрәбез. Берничә еллар элек миңа шагыйрь Нури Арслановның кайбер шигырьләренең язылу тарихы һәм аларның камилләшү процессындагы вариантлары белән танышу насыйп булган иде. «Кәрәкәү икмәге» шигыренең вариантлары (ялгышмасам, 7—8 вариант) аеруча хәтергә кереп калган. Аларда шагыйрьнең шигъри сүзгә талымлылыгы, синоним булып йөргән сүзләрнең дә мәгънә төсмерләрен күңеле белән тоеп эш итүе, шуны укучыга җиткерергә омтылуы, иҗади рухланып эзләнүе, төпченүе дип әйтергә дә мөмкиндер, документаль чагылыш тапкан иде. Ул вариантларда тамырдан үзгәртүләр юк югын, әмма шагыйрьнең шигъри сүзнең җегәрен арттырырга омтылышы рарианттан вариантка уч төбендәгедәй ачык күренә килә. Әлбәттә, төрле шагыйрь төрлечә эшли, әмма Нури Арслановның менә шушы сыйфаты миңа аның шигъриятендәге өзлексез үсеш, сыйфат үсешенең табигатен ачыкларга ярдәм итте. Сүз дә юк, шигырьнең уңышын яисә уңышсызлыгын, шигъри сүзнең җегәрен вариантлар күплеге генә билгели алмый, әлбәттә. Барыннан да элек, шигырь үзе булырга тиеш, беренче укыганда ук укучының күңеленә, уйларына үтеп керергә сәләтле шигырь. Җирдә яз— Таллар исе... һавада кошлар өне... Кай елда иде икән Гомернең шушы коне!.. «Ленин»,—дип беренче кат Кем әйтте! Әни микән! Апрельнең үземе coiv Тургае әйтте микән!.. |Х. Туфан. «Җирдә яз»]. Бу юлларны шагыйрь, әйтерсең, укучының үз күңеленнән эләктереп алган, аларда = һәммәбез дә әйтергә теләгән уй, һәммәбезгә якын исем—даһи Ленин хакында сүз. 2 Ләкин һәммәбез дә түгел, күп кенә шагыйрьләр дә әйтә алмаган шигьри сүз. Аның s җегәре иидә дигәндә, иң элек, әлбәттә, шагыйрьнең гомумиләштерү сәләтендә, шагыйрь уйларының укучы уе белән тәңгәл килүендә, һәм шунда ук шагыйрьнең шигъ- Е ри сүзгә булган таләпчәнлеге һәм талымлылыгын, сүзләрнең мәгънәләрен генә түгел. 3 эчке рухын, хәтта җылылыкларын да нечкә тоемлавына сокланмый мөмкин түгел. . Игътибар итик: Җирдә яз... Таллар исе... һавада кошлар өне... Әни... Апрель . Тургай... һәм Ленин. Бары да уз һәм кадерле, бары да балачактан ук күңелләргә мәңге ш онытылмаслык булып кереп калган җылы һәм изге төшенчәләр. Шул рәвешчә талым- X лылык һәм сайланган сүзләр—күңелгә якын һәм уз сүзләр—бер бөтенне тәшкил итеп йөрәкләргә сабый чактан ук кергән кадерле кеше—Ленин образын тудыралар. Монда шигъри сүзнең җегәрлеге, берсүзсез, әлеге бөтенлектә, чама белеп кенә сай- у ланган сүзләрнең эчке һәм тышкы мәгънәләре белән дә бер-беренә бәйле булуында. £ бер-берен баетып, тулыландырып килүендә. © Инде башка бер өлкән шагыйребезнең күләмлерәк әсәреннән алынган өзеккә S мөрәҗәгать итик: н Әти—Этне базарыннан.— X Бәйрәм! Чана башын тизрәк актардым. Ат печәне, салам арасыннан, Арасыннан чиста ак карның Кумәч чыкты, китап—Тукай чыкты. Әкиятләре белән, кар белән Тукай керде өйгә, казанда аш. Бетен дөнья тулган пар белән. (С. Хәким. «Кырыгынчы булма» поэмасыннан) Сүз татар укучысына шулай ук үтә кадерле булган шәхес, колагыбызга исеме бишек җыры белән бергә кергән Тукай турында бара. Тема башка, шагыйрьнең яэу стиле бөтенләй башка, әмма һәр шигъри суз урынында, һәр шигъри сүзнең үз функциясе бар. Стильдәге сабырлык һәм билгеле бер дәрәҗәдәге кырыслык артымнан тиз арада авторның Тукайга булган үтә җылы мөнәсәбәте калкып чыга. Шунда ук шигъри детальләргә, сурәтләү чараларына игътибар итик—алар гади һәм гаять дәрәҗәдә халыкчан, татар укучысына, бигрәк тә авыл кешесенә, алар тудырган картина һәм тойгыларны кабул итү һәм кичерү һичнинди кыенлык тудырмый, алар аның яшәү рәвеше һәм табигате. Нәтиҗәдә, шигъри юлларның файдалы эш коэффициенты гаять зур. шагыйрь шул рәвешле беренче строфадан ук укучының күңеленә юл таба, мавыктырып аны үзе белән бергә поэма буйлап сәяхәткә әйди. Күпме еллар инде бер урында Искә төшереп шомлы ел турында Гармун тора. Телләре бар—берни сөйләми ул. Көйләре бар—никтер көйләми ул.— Тып-тын тора. (Илдар Юзеев. «һаман котов) Шигырьдә күз явын алырлык берни юк. Шагыйрьнен стилен шулай ук гадилек, табигыйлек, тормышчанлык характерлый. Сүзләрнең бизәкләре белән дә, үтә акыллы гыйбарәләр белән дә. яңгырап торган рифмадаш сүзләр белән дә һичкемне шаккатырырга теләү сизелми. Бер урында тик кенә торган гармун кебек шигырьнең агышы да тыныч һәм салмак. Сүзләрдә сабырлык, ләкин алар артында ниндидер бер драматизм, күңелгә тынгылык бирмәгән язмыш, ярсу уй барлыгы да төсмерләнеп тора. Шигъри сүзләр укучы күңеле тоемларлык талгын бер моң белән эретелгән. Суз һаман гармун турында, ләкин тора-бара күз алдында аның хуҗасы—Ватан өчен көрәштә җанын да кызганмаган ир-егет образы калка башлый, һәм шигырьнең соңгы юллары, уяу булырга чакыргандай, кинәт сискәндереп җибәрә: Гармунчыны бик нык сагынганда, Көмеш телләренә кагылганда— Дертләп китә. Егет тиздән кайтып җитәр кебек, Көмеш телләр биеп китәр кебек — һаман көтә. Баштагы тынлык, баштагы сабырлык шартлап юкка чыгамы—шигырь укучыны кичерешләр. уйлар һәм истәлекләр чоңгылына бөтереп алып кереп китә. Шигъри сүзнең җегәре дигәннән, соңгы елларда нигәдер аны барыннан да элек кыска форма белән чикләргә, фикере прессланган фәлсәфи лирика үрнәкләрендә генә күрергә омтылу тенденциясе бар (Зиннур Мансуров. «Социалистик Татарстан». 1979, 14 январь һәм «Казан утлары», 1979, 3 сан, Мансур Вәлиев, «Социалистик Татарстан». 1979, 21 январь мәкаләләре). Аларда сүз поэзиябезгә алтмышынчы еллар уртасында килгән бер төркем авторлар иҗаты турында бара, һәм, әйтергә кирәк, җитди сүз. Гомумән, тәнкыйть әлеге буын вәкилләренә соңгы елларда чагыштырмача игътибарлы булды һәм шигъриятебездә кыска вакыт эчендә лаеклы урын яуларга өлгергән шагыйрьләрнең новаторлыгы һәм иҗат үзенчәлеге инде шактый тулы ачыкланды. Сүз дә юк—талантлы буын! Танкларны таптап. генерал итекләреннән атлап, үз түмгәген эзли бер кырмыска. |Р. Фәйзуллин. «Полигонда»] Ә Казанда соңлаган көз. Карлы яңгыр канлы күз яшедәй авыр. Авыр култык таякларына— Бер аяк бәрабәренә җиңеләеп кайткан солдатларны Йөртү авыр. Аталары бәрабәренә бер тамакка кимегән Гаиләләргә авыр, Әтисез калган балаларга. Ирсез калган җиләк хатыннарга, Георгий тәресе тагып уйнаган сабыйларга, Георгий тәресе тагып хәер сораган агайларга, Шуларны күргән күзләргә авыр. Кешедән кешегә шатлык илтә алмаган Сүзләргә авыр. |Р. Харис. «Рәссам» поэмасыннан) Шигъри сүздәге әлегедәй киеренкелеккә, аның җегәрлелегенә чынлап та сокланмый мөмкин түгел, һәр сүз урынында, һәр сүзгә аерым бер фикер һәм сәнгатьлелек йөге күтөртелгән. Шигырьләрнең салмак агышы да моны көчәйтә кебек. Күз ал дына зур гомумиләштерүләр, драматизм тулы картиналар килә, һәрхәлдә конкрет бу очракта шагыйрьләрнең эчтәлеккә туры килеп торган шигъри формага тукталуларына сокланырга гына кала. Ә инде мәгънәви тирәнлек һәм рациональлек белән чамадан тыш мавыгып китеп, чама дилбегәсен кулдан ычкындырулар башка нәрсә. Шуңа күрә андый әсәрләр хакында сүз дә башка: Әгәр кеше җитсә бер чиккә... Саный башлар канындагы ак шарлар исәбен, ышаныр бары күзләрдә язылганга. Сапер кебек сагаеп, тын кысып. Васыятьтә әйтер сүзләр эзләр дөньялыктан. (Р Фәйзуллин) КЫСКА ҖИЛ Мин бер мизгел. Кыска бер җил— Салмак башлап, кинәт бетәм... Ә шулай да нәрсәнедер Фәкать алга. Алга зтәм. Аһ. Бер вак әйбер булмасын. Мәгънәсез булмасын юлым... Көнне Төн аша Яктыга Чыгарышкан бер җил булыйм... |Р. Харис) Бу шигырьләрне дикъкать белән укып чыксак, без шулай ук шагыйрьләрне сүзләргә талымсызлыкта гаепли алмыйбыз, һәр сүзгә мәгънәви бер йөк ышанып тапшырылган һәм алар янәшә килеп кеше табигатенең кабатланмас бер халәтен (беренче мисал) яисә изге максат, омтылышны (икенче мисал) тасвирлаган кебек. Әмма бу мисаллар күңелләрдә нинди тойгы, нинди хис уяталар соң, укучыны алар нинди фикер, уйга этәрергә сәләтле? Алардан бу сорауга җавап алу өчен башта башны кашып бер уйланырга, баш ватарга туры килә. Ярар—уйлана торгач җавап та табыла. Әмма аларның шигырь булуына шулай да шик туа. һичшиксез, җегәрле сүзләр, ләкин алар шигъри сүзләр микән!.. Монда сүзләрнең мәгънәви җегәре эстетик җегәр- го әйләнә алмый кала, шигырьнең сәнгать әсәре буларак кабул ителүен кыенлаштыра. Акыл белән ясалган андый сүз конструкцияләре шагыйрьнең күңел түреннән бәреп чыккан тирән бер хис белән ныгытылмаган, берекмәгән тәкъдирдә тырышлык кына шигырь тудырмас. Шуңа күрә дә шигъри сүзнең җегәре мәсьәләсен мин шигырьнең кыскалыгы, строфа һәм юлларның азлыгы, фикернең башваткычтай прессланган булуы белән генә бәйләргә ашыкмас идем. Хәтта ул шагыйрьләрнең поэзиябездә шигъри сүзнең эффективлылыгы һәм сыйфаты өчен борчылып, янып иҗат итүләрен таныган тәкъдирдә дә. һәр яңалык—ул күптән онытылган үткәннең кайтуы, диләр бугай. Әмма шигырьдә кыска формага омтылуны күптән онытылган, яисә онытылып торган тенденция дип аңлату белән һич килешеп булмый. Халык «Аз сүз—татлы сүз, күп сүз—буш сүз» диген булса. Каюм Насыйри бабабыз «Аз сөйләмәк гакыллык галәмәтедер, күп сәй- ләмәк наданлык галәмәтедер» дип өстәп куйган. Димәк, шигърияткә генә түгел, гомумән, халкыбызның эстетик табигатенә үк хас сыйфат икән кыскалыкка омтылу, һәм с? 9 Ч * х - и ! i безнең татар шагыйрьләре (сүз Шагыйрьләр (!) турында бара) бу хакыйкатьне кайчан да булса онытып, хәтерләреннән чыгарып торганнар дип әйтергә нигез юк. Кыска итеп әйтергә мөмкин уй һәм хисне озынга сузмый шигырь юлларына күчерү—шигъри сүзнең җегәрлегенә омтылу кырыгынчы, илленче, алтмышынчы еллар поэзиясенең дә яхшы үрнәкләренә хас булган. Ә инде бүгенге поэзиябездә кыска формалар нык күзгә ташлана икән—моңа куанырга гына кирәк һәм ул табигый хәл. Шулай да, югарыда искәртелгөнчә, чаманы онытырга гына ярамас. Кыскалыкта—осталык, дип әйтү әле һич кенә дә «Дәверләр капкасы» (С. Хәким) кебек киң колачлы, шигъриятебез үсешендәге тулы бер дәвернең күп кенә казанышларын үзенә сыйдырган һәм туплаган күләмле поэманы Гаҗәпсенмәгез, тапсалар Айда гамәл дәфтәре. Чыккалый кунып бурычка Анда Галләм яшьләре. (С. Хәким] — кебек, кат-кат укыганда да нәрсәдер аңларга кыен булган дүртьюллыклар алыштыра дигән сүз түгел. «Сүз синең колың, авызыңнан чыкса—син аның колы»,—Ди Кавказ халыклары әйтеме. Шагыйрьләргә аның мәгънәсе хакында уйлану һич зыян итмәс иде. Дөрес, олы талантлар да кайбер иҗади уңышсызлык һәм урынсыз мавыгулардан гел азат булмас. Шулай да шагыйрь һәм язучы үз иҗат йөзенең укучыга тәкъдим ителгән барлык әсәрләре суммасыннан хасил булганлыгын онытмаса иде. Очраклы әсәрләр, ашыгычлык белән укуцыга тәкъдим ителгән язмалар һичсүзсез халык тарафыннан танылган талантларның да иҗади мирасын бизәми. Әледән-әле шигъри сүзнең югары миссиясен хәтердән чыгарып кую, кызганычка каршы, шагыйрьләребезнең күбесенә хас. Шагыйрьләребез илһам киләме-юкмы, йөрәктәге хисләр, башта әһәмиятле бер уй бармы-юкмы язарга ашыгалар. Нәтиҗәдә ни эләкте, шуны да язып куйгалыйлар — эч пошканны басу өченме, язарга кирәк булгангамы, китап яисә газета укып утырган җирдән очраклы бер фикер килепме. Белмим, әмма язалар. Төрлесе буладыр, безгә—укучыга бары тик нәтиҗәсе тәкъдим ителә. Укучы нишләргә тиеш? Шигырьдән һәм шагыйрьдән йөз чөерергәме... Шул рәвешле шигъри талымсызлык белән очрашкан укучыда поэзиягә мөнәсәбәт үзгәрә, ул суына төшә, ә шигъри бум һаман дәвам итә. Шул урында шагыйрьләрнең җаны теләгән нәрсә хакында җаны теләгәнчә язарга хокуклы булып та, язган бер әйберен матбугатка чыгарып укучыга тәкъдим итәргә хокукы булмауны искәртергә кирәк. Алтын пәке көмеш саплы. Агач башын сырламам; Өч көн, өч төн җырласам да, Бер җырны ике җырламам, —дип җырларга халык кына булдыра ала. Талантның да үзенә күрә бер чиге булмый мөмкин түгел, ул да өстәл артына утырган саен сүзләрдән җәүһәр тезә алмас. «Язуда иң беренче шарт: әйтәчәк нәрсәнең уз миеңдә, үз йөрәгеңдә кайнап, аның тышка чыгарга сорап торуы»,—дип искәртә килгән әдәби иҗат психологиясен үтә нечкә аңлаган һәм тирән сиземләгән әдибебез Г. Ибраһимов. Шигъри сүзнең җегәре өчен көрәш, шигырьгә мөнәсәбәттә үтә нечкә зәвыклы һәм талымлы булу— көн тудырган мәсьәлә. Халкыбызның рухи тормышындагы үз позицияләрен шигъриятебез югалтмасын дисәк, безгә моның өчен бүген борчылырга, бүгең көрәшергә кирәк, иртәгәсе көнгә калдырмыйча. Томнарга ни эләкте шуны тутырмый, хет югында эре иләк аша үткәрү, юка шигырь җыентыкларына да таләпчәнрәк булу зыян итмәс иде. Китапларның тиражы артсын, сыналган әсәрләр, классиклар күбрәк басылсын, яхшы шигырь чират көтеп ятмасын, кат-кат басылсын, тик төс- сеэ-хиссеэ, тонык һәм эчпошыргыч шигырьләрдән саклыйсы иде бит укучы зәвыгын. Шагыйрь әйтмешли: Әмер булсын иде, шигырьне тик Ташка гына чокып язарга.. Буш суз тезүчеләр бетәр иде! ♦ һәй, бер шуны сынап карарга! ы |Ш. Галиев) 5 ш - - - £ Алдымда яткан китапларны кат-кат күздән кичергәндә шундый ун китми газаплый. ~ Менә «Яшьлеккә кайту» (Тәүфикъ Камалиев) дип исемләнгән җыентык. Аны күр- и мәмешкә салышып үтү мөмкин түгел. Китап пөхтә һәм матур, кулга алгач үзен укый- п сы килеп тора. Аннотациясе дә зурлап, җылы итеп язылган. Анда түбәндәге юллар бар: «~.Т. Камалиев кайнап торган завод тормышы һәм эшче яшьләр турында бик ? яратып яза— Туган як моңнары белән табигать күренешләрен дә үзенең каләменә £ хас матур һәм якты буяулар белән тасвир итә». Ләкин җыентыкны җентекләп укып = чыгып та шагыйрьнең «яратуын», «үз каләменә хас матур һәм якты буяулар белән тасвир итүмен тоя алмагач, сәер булып китә. Ә ул бит кемгә дә булса түгел, урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителгән. Киләчәк өметебез булган үсмер укучының зәвыгы өчен шул дәрәҗәдә җавапсызлык нигә кирәк иде икән... Югыйсә, тәнкыйть әлегедәй шигырь җыентыкларына үзенең мөнәсәбәтен бер генә тапкыр белдермәде инде (аерым алганда, Мансур Вәлиевнең Т. Камалиевның элгәргә китабына рецензиясе күздә тотыла). Юк дигәндә, алар белән дә исәпләшергә кирәктер, әдәби тәнкыйть сүзенең иҗтимагый авторитетын санга сукмау була түгелме бу... Тагын бер җыентык—болын чәчәкләреннән җыйган гүзәл бәйләмне хәтерләткән «Кызлар җыры». Андагы әсәрләр белән танышканда шагыйрәләребезнең хисләре сафлыгы һәм кайнарлыгына сокланмау мөмкин түгел, һәрхәлдә ир-егетләрне битараф калдырмый кызлар җыры. Йегерә-йегерә судай кайткан чакта. Чиләгемдә суым чайпалды. Ай төште дә чумды чиләгемә— Күңелем минем шуңа таң калды. Ай бии дә бии сикерел-сикереп. И шатлана, итә тантана! «Синең белән бергә китәм.—дидер.— Ташлый күрмә.—дидер.— ятларга!» Ә мин аңа бер сүз әйтәлмәдем— Баскан җирем куйды чайкалып. Китеп булса икән туган яктан Чемоданга тулган ай салып!. Әй, түгелде суым! Ай күмелде... Күңелләрем ярсып айкалды! Тугрылык һәм хыянәткә шаһит. Сарыларга сабышып ай калды. Ятка калды... Судан кайткан чакта Чиләкләрем шуңа чайпалды... (Нурия Измайлова. «Авылда соңгы кич») Сүзләрдән түгел, шагыйрәнең күңел түреннән чыккан хисләрдән тезелгән юллар. Шуңадыр ул шигырьне әйтерсең лә күзләр түгел, күңел үзе укый. Ләкин әлегедәй матур тойгылар уяткан җыентыкта да укучыны сагаерга мәҗбүр итәрлек урыннар бар. Мәсәлән: РИНАТ МӨХӘММӘДИ!; В Шарлавыктай агып тора Синең кырык толымың. (3. Мансуров] Кошын очырган оя кебек учымда нәүмиз салкының кала... (М. Галиев) Тэлгэшлэнеп төшә беренче кар. |3. Мансуров) Чәчләреңнең шарлавыгын Аралыйдыр башка куллар. (М. Галиев) Егет учында—кыз кулы, Кош кебек оядагы. |Ф. Яруллин) Куакларда тәлгәш-тәлгәш карлар. (М. Галиев) Ә мин әле җирдә бер нарасый: Иреннән бал, күздән нур тама... Еласам да, тормыш. Елама дип, Алсу алма биреп алдама. (Рәшит Әхмәтҗанов, «Ак канатлар» җыентыгы, 1972) Шагыйрьләрнең күңел дулкыннары бер юнәлештә хәрәкәт итүе, ике шәхеснең үзара охшаш уй һәм кичерешләргә бирелүе бик мөмкин. Дөньяда бер үк вакытта үзара бер-берен белешми, бер үк проблема өстендә эшләп, бер үк характердагы ачышлар ясалу очраклары да бар. Әмма шигърият, бу очракта татар шигърияте, шушы көнгәчә мондый охшаш һәм тәңгәл мисалларны белмәгәндер. Боларны очраклы тәңгәллекләр дип кенә аңлыйсы килә дә, тик башны тилегә салу гына булмасмы бу!.. Ничек кенә акларга, ничек кенә акланырга маташсак та, яшерен-батырын түгел, сәбәп бер—«шигырь ясау» галәмәте болар, иҗат җимешләре түгел. Кулга кәгазь һәм ручка алып өстәл артына утыргач кына ясалган шигырьләр, күңелдә, җаныңда туып бөреләнеп чыккан ихлас хисләр түгел. Кеше күңеле, минем белүемчә, бер-берен сүз- гә-сүз кабатларлык дәрәҗәдә бертөрле һәм ярлы түгел. Ә шагыйрьләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Бит болар барысы да поэзиябезнең киң җәмәгатьчелек алдындагы авторитетына, шигъри сүзнең җегәре мәсьәләсенә суктыра!» Шигъри фикерләүдәге шаблон һәм стереотипларның ишәя баруы да уйлануларга чакыра. Тәрәзәмнән каерып давыл керде, Дер селкетеп тынган күңелне. Йокы баскан күзне чагылдырып. Яшен үтте телеп күгемне. Тәрәзәмне каерып давыл керде, Давыл аңлый минем җанымны. Тәрәзәмне барып ябып куйдың. Тик туктатып кара давылны. (Халисә Мөдәррисова. lie- 119 битләр) Күңелем арчып шулай җырлар эзлим Чишмәләрнең телен чишәрлек. Чылтырап аккан чишмә суы чыксын— Сусаганда халкым эчәрлек. (Илсөяр Ганиева. 64 бит) Өермәләр керде тәрәзәмнән, Дер селкетеп тынган күңелне. Давыл булып кердең йөрәгемә. Яшен булып телдең күгемне. Мәхәббәтем өчен яна идем, Бар җылысын биреп җанымның... Тәрәзәмне шунда ябып куйдың, Тик туктатып кара давылны. (Илсөяр Ганиева. 53 бит) Я табармын шундый татлы чишмә: Иотылыпйотылып һәркем эчәрлек. Я табармын шундый серле бер җыр: Чишмәләрнең телен чишәрлек. (Лена Шакирҗанова. «Чишмә эзләп», «Казан утлары», 1974, Ns 3.) Тормыш, синнән кайчак гөлләр тама. Алларыма кайчак ал тама... Яздырма тик әче хакыйкатьтән — Алсу алма биреп алдама. (Илсөяр Ганиева, 41 бит) Кайиап-кайнап чирам чыккай. Тертеп чыккан яшь бер үпэн Кара карны кайнатып. (1. Мансуров) (Р. Миңнуллин] Тартыш атны тарткан күк тезгенне— Туп кадәрле генә малай Туп хәтле бер малай. Ат тышаулый яланда. |Р. Файзуллин) |3. Мансуров) Бүгенге поэзиябезне күздән кичергәндә шул характердагы кабатланулар белән байтак кына шигырьләрдә очрашырга туры килә. Монда аерым бер исемнәрнең еш кабатлануы, әлеге тенденциянең бары тик алар иҗатына гына хас булуы турында сөйләми. Шигьри сүзнең кыйммәтен төшергән (инфляцияләгән) мондый охшашлыкларны һәм бәлки тагы да гыйбрәтлерәк мисалларны, үз алдыңа максат куеп махсус эзләнгәндә, байтак кына табарга мөмкиндер—эш анда түгел, аны мәйданга чыгарган сәбәпләрдә. Кайбер яшь шагыйрьләр әдәбиятка тормыштан бигрәк, әдәбиятның үзеннән киләләр кебек. Үз тормыш тәҗрибәләрен, кичереш һәм хисләрен үзенчә итеп тасвирлап (иҗат итеп) газапланмый гына, яңа гына укылган әдәби әсәрләрдән (бу татар әдәбияты белән генә дә чикләнми) илһамланып, рухи ләззәт алып, шулар тәэ- ° сире астында шигырь язып куялар. Нәтиҗә төрлечә булырга мөмкин, ләкин барыбер - ярымфсбрикатлар белән эш иткәндәй мондый «иҗатвны уңай бәяләү мөмкин түгел, г? Шигъри деталь күпме генә уңышлы булмасын, кулдан-кулга киткәч аньТң кадере бетә. Ирексездән, мич артындагы җылыга елышып бер үк җырны такмаклаган чикерт- J кәләр искә төшә. Ә укучы бит һәр автордан үз сүзен, үз җырын көтә. Әдәбият һичкайчан үзмаксат булып тормаган, элек-электән көрәшкә әйдәгән, чор сулышының бөтен кайнарлыгын, җиңелмәс оптимизмын һәм моң-зарын үзендә ча- g гылдыра килгән. Бүген дә заман укучысы һәр әсәрдән үзенең кичерешләре, омтылышларына аваздашлык эзли, Аерым очракларда проза һәм сәхнә әдәбиятында ма- < выктыргыч сюжет һәм гадәти булмаган вакыйгалар, интригалар белән укучыны беркадәр «алдарга», кызыксындырырга җай булса да, шигырьдә бу мөмкин түгел. Шигъ- а. ри сүздә аз гына ясалмалылык яисә фальшь сизелә икән, таләпчән укучы аңардан шунда ук йөз чөерә, аны канатлы сүзләр һәм югары пафос белән генә, үтә акыллы кыяфәтле конструкцияләр белән генә «алдау» мөмкин түгел. Сүз дә юк. соңгы елларда шагыйрьләребеэнең профессиональ осталыклары, шигъри сүзгә таләпчөнлекләре күзгә күренеп үсә, арта бара. Бу актив рәвештә иҗат иткән һәр буын шагыйрьләргә дә хас уртак сыйфат, уртак тенденция. Ә инде әдәби процесстагы шундый хәрәкәт шартларында формалашып, үсеп килгән яшьләрдә ул аермачык күзгә ташлана. Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмов иҗатлары шуның иң матур үрнәкләрен тәшкил итә. Алар поэзиябездә нинди дә булса «переворот» ясарга дәгъва итми генә, шигъри сүзнең җегәре артыннан омтылып бер чиктән икенче чиккә ташланмый гына, гасырлар буе чарланып камилләшә килгән традицияләргә ихтирамлы булган тәкъдирдә, сыйфат ягыннан яңаны тудырган шагыйрьләр, һәрхәлдә шуңар- • а сәләтле шагыйрьләр. Боларга «Елның бишенче фасылы» җыентыгы белән Эдуард Мостафин да якын тора сыман. Ләкин алмагачның яхшысына корт тешүчән булга» кебек, бу еч авторның башка яшьтәшләренә караганда да җиңелрәк профессиональләшеп китү ихтималы да бар. Ашыгыгыз, болыннарда Чәчәкләрне коткарырга— Чалгы чыңлый. Ашыгыгыз коткарырга. Ике йерәк ялгыш юлда— Сею соңлый,— (Э. Мостафин) — кебек эчке байлыгы, потенциаль мөмкинлекләре чикләнгән, бер селтәнүдә «сап куелган гадәти шигырьләрнең аларда да сирәк булса да күренгәлеп торуы сагаерга 10. «К. У.» .4 2 ШИГЪРИ СҮЗНЕҢ ҖЕГӘРЕ 145 мәҗбүр итә. Шунда ук кайбер шигырьләрдәге күтәренке рухның, ярсуның, сүзләрдә яну-көюнең тышкы сыйфат билгесе булып калуы, кешелекле хисләр, күңелгә сеңеп калырдай гомумиләштерүләр белән ныгытылмавы җитди уйлануларга нигез булып тора. Андый шигырьләрне укучы зур өмет белән укый башлый, мавыгып укый, чөнки шигъри форма камиллеге күпне вәгъдә итә. Әмма күңел көткән, өмет ителгән табылмый, аллы-гөлле бизәкле сабын куыгыдай буш шигырь тиз арада юкка чыга. Күз явын алып торган тышкы купшылык белән генә, талант һәм профессиональ осталык белән генә канәгатьләндереп булмый укучыны. «Шигырь тормышның эченнән кайнап туса, шагыйрьнең активлыгы, гражданлыгы белән бергә туса, профессиональ осталыкка сокланасың, ул күркәм, ул табигый, тормыш чынлыгы матур итә аны...* (Сиб- гат Хәким). Беренче укыганда алай игътибарны артык җәлеп тә итмәгән, әмма укыган саен күңел һәм рухыңны акрынлап яулый барган шагыйрьләр дә бар. Гадәттә алар җәмәгатьчелек күзенә ташланып тормыйлар, тәнкыйть игътибарыннан да читтәрәк кала бирәләр. Чөнки үзләре дә, иҗатлары да мин монда дип кычкырып тормый, шулай да алар белән очрашу һичкайчан ялыктырмый да, сабыр холыклы зирәк авыл картларыдай алар күңелгә рәхәт бер җиңеллек, җылы өстәп торалар (Хисам Камалов, Рәшит Гәрәй, Гәрәй Рәхим, Фәнис Яруллин). Егет учында—кыз кулы. Кош кебек оядагы: Я кинәт сискәнеп куя, Я тынып кала тагы. Талпына кошның җаны. Бер кайнарланып китә ул, Бер салкынаеп ала: Кыз бала узенең язмышын Егет учына сала. Уйларга кала-кала. (Фәнис Яруллин. «Җәйге төн...») Бары да табигый, бары да тормыштагыча, шигырь һичнинди каршылыксыз кабул ителә. Җиңел кабул ителә, ләкин тиз генә онытылмый. Гадәттән тыш чагыштыру һәм сокланулар юк, ә күз алдында гүзәл картина туа. Димәк шигырь—сүзләр белән үтә акыллы трюклар ясауда гына түгел, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән чагыштыруларда гына да түгел, ә гадәтилек һәм гадилекнең үзе белән янәшәдә генә икән. Әлеге шагыйрьләрнең иҗаты моңа ачык дәлил булып тора. Әлбәттә, бу поэзиябездәге стиль төрлелекләрен кире кагу яисә кабул итмәү булып аңлашылмас. Поэзиябезнең олылыгы да шул бер-берен кабатламаган, бер-беренә бөтенләй охшамаган стильләрнең күплеге белән билгеләнәдер. Шигъри сүзнең җегәре төшенчәсен дә без стиль төрлелекләреннән чыгып аңлату ягында. Үзенең уй һәм хисләрен укучыга җиткерүдә һәр шагыйрь бер үк тел байлыгы булган сүзләрдән файдаланса да, алар бер үк сүзләргә төрле мәгьнә төсмерләре бирә, кулыннан килгәнчә, аларны үз акылы һәм хисләренә буйсындыра, үз стиленә хас җөмләләр, ритмик буыннар төзи. Конкрет сүзләрнең тегә яисә бу шагыйрь иҗатындагы үзенчәлекле кулланылышы, төрле авторларның бер үк сүзләргә төрле мәгънә төсмерләре өстәве һәм шигъри сүзнең җегәрлегенә төрле чаралар белән ирешүләре, уйлавымча, шулай ук кызыклы һәм әһәмиятле мәсьәлә. Әмма ул җентекле анализлар һәм махсус өйрәнүләрне сорый. Бу мәкаләдә исә без шигъри сүзнең җегәре хакында. аны саклау һәм арттыра бару хакында, барыннан да элек, шагыйрьләрнең әдәби иҗатка мөнәсәбәтләре һәм иҗат процессындагы җаваплылыкны аңлаудан чыгып кына сүз йөрттек, һәм ул әдәбиятыбыз, шигъриятебезнең престижы, иҗтимагый тормышыбыздагы урыны турында алга таба уйланулар өчен билгеле бер күләмдә нигез бирә кебек.