НЫГУ
Татарстан АССР элекке Казан губернасы территориясендә 1920 елда Ленин декреты нигезендә төзелде. Ул экономик үсеше ягыннан илнең үзәк промышленность районнарыннан гына түгел, урта дәрәҗәдән дә шактый артта иде. Әйтик, 1913 елда ил экономикасында промышленность продукциясе өлеше 42 процент тәшкил итсә, Казан губернасында 25 проценттан артмады. Җан башына продукция җитештерү, илдә уртача алганга караганда, дүрт тапкыр диярлек азрак булды. Җитештерү средстволары җитештерү («А» группасы) күләме Россия промышленностенда 35 процент булса, Казан губернасында нибары 7,9 про- Губернаның шәһәр халкы саны да. Россиядәге ур цент тәшкил итте. атарстан АССР элекке Казан губернасы территориясендә 1920 елда Ленин декреты нигезендә төзелде. Ул экономик үсеше ягыннан илнең үзәк промышленность районнарыннан гына түгел, урта дәрәҗәдән дә шактый артта иде. Әйтик, 1913 елда ил экономикасында промышленность продукциясе өлеше 42 процент тәшкил итсә, Казан губернасында 25 проценттан артмады. Җан башына продукция җитештерү, илдә уртача алганга караганда, дүрт тапкыр диярлек азрак булды. Җитештерү средстволары җитештерү («А» группасы) күләме Россия промышленностенда 35 процент булса, Казан губернасында нибары 7,9 про- Губернаның шәһәр халкы саны да. Россиядәге ур тача күрсәткеч белән чагыштырганда, ике тапкыр кимрәк иде. Экономика үсешендәге мондый артталыкның төп сәбәпләре пат ша самодержавиесенең шовинистлык-колонизаторлык политикасы булды. Ул илнең милли районнарын нигездә рус капитализмына чимал куючы төбәккә әверелдерде, аларның табигый байлыклары да өйрәнелмәде. Россиядә тимер юл төзелеше киеренке темплар белән алып барылуга карамастан, Казан губернасында бердәнбер Тимирязев© — Алатырь тимер юлы 1894 елда, ә Идел аша күпер 1913 елда гына салынды. Казан — Екатеринбург (Свердловск) тимер юлы төзелеше Октябрь революциясенә кадәр төгәлләнеп бетмәде. Бөек Октябрь җиңүеннән соң Ленин партиясе җитәкчелегендә ил экономикасында тамырдан социалистик үзгәртеп корулар үткәрелде: җир һәр җир асты байлыклары, промышленность һәм банклар, тимер юл һәм су транспорты национализацияләнде, дәүләт һәм хуҗалык идарә аппараты органнары төзелде. Татарстанда да беренче социалистик үзгәртеп корулар уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылды. 1918 елның җәенә 30 дан артык эре промышленность предприятиесе, банклар, Идел флотилиясе суднолары национализацияләнде, губерна совет халык хуҗалыгы төзелде, промышленностьны демилитаризацияләү башланды. Россия контрреволюциясе һәм халыкара империализм Советлар республикасына гражданнар сугышын һәм чит ил хәрби интервенциясен көчләп такты. Ил бердәм сугышчан лагерьга әверелде, хәрби коммунизм политикасы кертелде. Бөтен ил, шул исәптән Татарстан промышленносте дә фронтка хезмәт итүгә мобилизацияләнде. Эре һәм вак промышленностьның байтак өлеше Совет хөкүмәте кулына күчте. 1918—1920 елларда Татарстанда 350 гә якын эре һәм 100 дән артык вак промышленность предприятиесе национализацияләнде. Совет иле эшчеләре һәм крестьяннары үзләренең героик хезмәтләре белән блокада, гражданнар сугышы һәм җимереклек шартларында Кызыл Армияне корал, кием-салым һәм азык-төлек белән тәэмин ит теләр. Гражданнар сугышы җиңү белән тәмамланганнан соң Советлар иленең эшчеләр сыйныфы тырышлыгы белән ачлык һәм җимереклек тә әкренләп җиңелде, бер-бер артлы заводлар һәм фабрикалар, электр станцияләре, башка промышленность объектлары торгызылды һәм яңалары сафка кертелде. Татарстанда Карпов исемендәге Бондюг хи- ф мия заводы эшчеләре тиңе булмаган хезмәт батырлыгы күрсәттеләр: алар 1920—1922 елларда электр станциясе һәм 3 километр озынлы- - гындагы тар линияле тимер юл, йөк йөртә торган 200 метрлы тимер ~ аркан юлы төзеделәр. 1921 елда биредә Советлар республикасында ф беренче радий заводы һәм аның эшчеләре өчен берничә торак йорт салынды. “ Татарстанда 1921 елда тагын бер күренекле вакыйга булды. Беренче Май демонстрациясе вакытында Казан шәһәрендәге үзәк мәйдан- * нарның берсендә көчле тавышлы рупорлар сөйли башлады. Аларны ы техниклар А. В.Дикарев һәм А.Т. Углов ясаган иде. Бу техник ачыш белән Владимир Ильич Ленин кызыксынды. Ул шундый ук рупорлар- =* ны Мәскәү һәм Питерга да куярга тәкъдим итте, һәм әлеге иптәшләр Ленин кушуы нигезендә бер айда рупорлар ясадылар, алар Мәскәүнең алты мәйданына куелды. Кешеләр диктор тавышын гаҗәпләнеп һәм таңга калып тыңладылар. 1922 елда Бөгелмә һәм Спас кантон электр станцияләре төзелде. Казанны һәм шәһәр промышленностен электр линиясе белән тәэмин итүдәге кыен хәлне исәпкә алып, көзен Халык Хуҗалыгы Югары Советы һәм РСФСР Госпланы электрлаштыру буенча, эре промышленность һәм политик үзәк буларак, шәһәрне беренче категориягә кертү турында карар кабул итте. Халык Хуҗалыгы Югары Советы шул ук вакытта Ульяновск губернасындагы Сенгиль цемент заводындагы мең киловатт куәтле двигатель һәм җиһазларны Татарстан совнархозына бирү турында карар чыгарды һәм аны сүтү, Казанга күчерү өчен алтын белән 300 мең сум акча җибәрде. 1923 елның 25 июнендә — Татарстан АССРның өч еллыгы көнендә Казандагы 2 нче электр станциясен төзеп бетерү һәм монтажлау башланды. Шушы вакыйга хөрмәтенә ул «Татарстан республикасының өч еллыгы» исемендәге станция дип аталды. Электр станциясен төзү ике ел дәвам итте һәм ул республиканың бишьеллыгы алдыннан файдалануга тапшырылды. Шушы чараларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 1921 —1925 елларда Татарстан электр станцияләренең куәте 1.1 мең киловаттан 8,5 мең киловаттка җитте, ягъни 8 мәртәбә артты. Яңадан җиһазландырылган Казан мастерское 1925 елда татар шрифты белән беренче язу машиналары чыгара башлады. Әлеге предприятие беренче бишьеллык чорында язу машиналарының заводына әверелде. 1926 елда яңадан җиһазландырылган Казан сукно һәм киез итек фабрикалары сафка кертелде. Вахитов исемендәге, Карпов исемендәге Бондюг заводлары, байтак кына башка предприятиеләр салынды. Гражданнар сугышы чорында ике тапкыр хәрби хәрәкәтләр аренасы булган Татарстан территориясенең бөлгенлек кичерүе, шулай ук 1921 —1922 еллардагы корылык һәм ачлык республика халык хуҗалыгын торгызу темпларын нык тоткарлады. Татарстанда социалистик индустрияләштерүнең беренче адымнары 1927— 1928 елларда башланды. Беренче ике елда 17 эре предприятие, шулар арасыннан Ленин исемендәге Казан текстиль фабрикасы, күн заводы һәм «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы. «Урак һәм чүкеч» механика. Богородск алебастр, Васнльеводагы «Победа труда» пыяла заводлары. Кукмарадагы «Кызыл текстильче» киез аяк кисме фабрикасы һәм башкалар яңартып корылды. Шул ук елларда сигез яңа промышленность объекты салына башланды. Социалистик үзгәртеп коруларга нэпман буржуазиясе, кулаклар һәм башка сыйнфый дошман элементлар нык комачаулык итте. Татарстан партия оешмалары бер үк вакытта троцкийчыларга, уң оппортунистларга һәм буржуаз милләтчеләргә каршы да кискен көрәш алып бардылар. Югары Халык Хуҗалыгы Советы һәм Төньяк хим- тресты аппаратларында утырган кайбер элеккеге белгечләр дә индустрияләштерү темпларына каршылык күрсәттеләр. Алар Бондюг химия, Вахитов исемендәге Казан сабын кайнату заводларын яптырырга, шулай итеп, республикада химия промышленносте үсешен туктатырга маташтылар. Бондюг химия заводы өчен биш ел киеренке көрәш барды. Республиканың партия һәм совет оешмалары 3800 эшчесе һәм хезмәткәре булган (шуларның 50 процентка якыны татарлар) эре химия предприятиесен бетерүгә катгый каршы чыктылар. Бу вакытта әлеге завод илебез өчен бик кирәкле химия продуктлары (күкертле натрий, алюминий ачуташы, күкертле глинозем, хлор, сульфат кислотасы һ. б.) җитештерә иде. Ул чорда Бондюг заводы кислоталар һәм химик тозлар җитештерүдә илдә беренче урыннарда тора иде. Заводның язмышы хәл ителгән менә шундый чорда, үз партия оешмасы җитәкчелегендә эшчеләр коллективы түземлелек һәм ныклык, хезмәт батырлыгы үрнәкләре күрсәтте, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм продукциянең үзкыйммәтен киметү, хезмәт тәртибен ныгыту өчен көрәшеп, зур уңышларга иреште. Шул елларда партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып эшләгән М. М. Хатаевич, М. О. Разумов, ТАССР Совнаркомы председателе X. 3. Габидуллин заводны саклап калу өчен зур көч куйдылар. Татарстан партия оешмасы позициясен партиянең күренекле эшлекләре В.В. Куйбышев һәм С.В. Косиор яклап чыкты. Бондюг заводы язмышына бәйле мәсьәләне карап, ВКП (б) Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте аны саклау, хәтта тулысынча яңадан кору турында карар да кабул итте. 1930 елда заводны яңарту эше СССР химия промышленностен үстерүнең бишьеллык планына кертелде. Беренче бишьеллык елларында Татарстанны индустриаль үстерү темплары шактый артты. Ленинчыл милли политиканы тормышка ашыра барып, ВКП(б)ның XV съезды Директиваларында милли республикалар һәм өлкәләрнең экономикасын өстенлекле темпларда үстерү максаты куелды. Шушы күрсәтмә нигезендә Татарстан АССРның беренче бишьеллык планында республиканы аграр өлкәдән беренче бишьеллык ахырына индустриаль-аграр республикага әверелдерү бурычы куелды. Төзелешнең гаять зур күләмдә алып барылуы нәтиҗәсендә 1932 елда республика халык хуҗалыгында промышленность продукциясе өлеше 60 проценттан артты. Беренче бишьеллык чорында Татарстан индустриаль үсеше өчен өч үзенчәлек характерлы. Беренчедән, ул гаять югары темплар белән үсте. Әйтик, бишьеллыкта СССР промышленностенда тулай продукция җитештерү 219 процентка күтәрелеп, Татарстанда—377 процентка артты. Икенчедән, беренче бишьеллыкта ил күләмендә авыр промышленность өстенлекле үстерелсә, Татарстанда исә, җиңел промышленность шулай үстерелде. Өченчедән, республиканың эшчеләр сыйныфы, аеруча татар эшчеләре саны артты. 1928— 1932 елларда татар эшчеләр саны 3102 дән 18690 кешегә җитте, ягъни 6 тапкырдан күбрәккә үсте. Татарстан промышленносте структурасында икенче бишьеллык чорында да әһәмиятле сыйфат үзгәрешләре булды. Бу бишьеллык тулаем алганда СССР өчен промышленностьта яңа предприятиеләрне үз ләштерү чоры булса, Татарстанда ул нигездә авыр индустриянең яңа предприятиеләрен төзү еллары булды. Бу чорда республикада күп кенә машина төзелеше һәм химия промышленносте предприятиеләре салынды. Шуның белән бергә куәтле энергетика базасын булдыруга да ♦ нык игътибар ителде. Республика халык хуҗалыгына 1,1 миллиард > сум капитал салынып, шул исәптән 703 миллион сумы промышлен- з ностька җибәрелде. Бу — беренче бишьеллыктагыга караганда 6 тапкыр артык. Партиянең XVII съездында чыгыш ясап, В. В. Куйбышев ♦ Татарстан АССРны индустриальләшү процессы аеруча кызу темплар = белән бара торган районнар рәтенә кертте. Татарстанда икенче бишьеллыкта ясалма каучук (СК-4), авиация. - мотор төзү, фотожелатин, ясалма күн һәм карбол кислотасы заводла- ч ры, кинофототасма фабрикасы, Казандагы 2 нче ТЭЦ кебек эре про- £ мышленность предприятиеләре, Аксубай, Алексеевск һәм Чнстай рай- „ он электр станцияләре — барлыгы 24 эре һәм дистәләрчә вак предприятиеләр салынды. Икенче бишьеллык планны уңышлы үтәү нәтиҗәсендә Татарстан Советлар Союзының иң нык үскән индустриаль республикаларының берсенә әверелде. Өченче бишьеллыкның тыныч елларында да темп кимемәде. 1940 елда Татарстан эре промышленностенда 106 мең эшче, шул исәптән 35 мең татар эшчесе эшли иде. 1937—1940 елларда СССРда промышленность продукциясе җитештерү 52 процентка арткан булса, Татарстанда бу күрсәткеч 71 процент тәшкил итте. Сугышка кадәрге өч бишьеллыкның барысы- да, гомумсоюз темплары белән чагыштырганда, Татарстан промышленносте өчен өстенлекле үсеш булды. В. И. Ленинның социалистик индустрияләштерү планы гамәлгә ашырылды. Бу исә Татарстанның экономик артталыгын бетерү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирде. Әйтик, го- мумроссия күләме белән чагыштырганда, 1913 елда җан башына про мышленность продукциясе җитештерү 4 мәртәбә диярлек ким булса, 1941 елга Татарстан бу күрсәткечтә гомумсоюз дәрәҗәсенә якын лашты. Татарстан республикасы экономикасын һәм культурасын үстерү өлкәсендәге казанышларга Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политиканы эзлекле үткәрүе, илебездәге барлык тугандаш халыкларның фидакарь ярдәме белән ирешелде. Сугышка кадәрге бишьеллыклар чорында партия һәм хөкүмәтебез Татарстан территориясендә табигый байлыкларны һәрьяклап тикшерү, эре промышленность предприятиеләрен төзүне планлаштыру, промышленность төзелешенә зур финанс ассигнованисләре җибәрү, төзелә торган предприятиеләрне җиһазлар белән тәэмин итү, эшче һәм инженер-техник кадрлар, аеруча милли кадрлар әзерләү һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә зур ярдәм күрсәтте. Эшчеләр сыйныфы, инженер-техник работниклар һәм республиканың барлык хезмәт ияләренең героик хезмәте, аларның югары политик һәм производство активлыгы социалистик индустрияләш терү бурычын тормышка ашыруның хәлиткеч нигезе булды. Бо лар массовый социалистик ярышның төрле формаларында чагылыш тапты. Республиканың яңа төзелешләрендә социалистик ярыш аеруча киң җәелдерелде. Әйтик, 1930 елда 1 нче ТЭЦ төзелеш мәйданында 20 дән артык удар бригада оештырылды. Алар арасында киң танылган Л. Миңнуллин бетончылары, В. Стрельков арматурчылары, Н. Колесников һәм М. Кузнецов монтажчылар бригадалары бар иде. «Казгрэс- ны җибәргәнче төзелештән китмәбез» дигән лозунг белән эшләүче Л. Миңнуллин бетончылар бригадасы аеруча яхшы күрсәткечләргә иреште. Ул производство нормасын даими рәвештә 250—270 процентка үтәп барды. Шушы бригада бер үзе 17 мең кубометр бетон салды һәм Татарстан рекордын куйды. Су басудан саклап, бу коллективның икешәр тәүлек берөзлексез эшләгән чаклары булды. 1933—1935 елларда Казанның иң эре төзелеш коллективлары — авиация, ясалма каучук заводлары, кинофототасма фабрикасы һәм кролик комбинаты төзүчеләре арасында социалистик ярыш җәелдө- релде. 1935 елның көзеннән башлап, республиканың яңа төзелешләрендә һәм промышленность предприятиеләрендә стахановчылык хәрәкәте киң җәелдерелде. Казан авиация заводы төзелешендә нормаларын 3—4 тапкыр арттырып үтәгән коммунистлар Князев, Клистра- тов һ. б. беренче стахановчылар булдылар. Әйтик, коммунист Камышев сменага 600 данә урынына 2300 данәгә кадәр кирпеч салуга ирешкән. 1936 елда 3 нче төзелеш участогында производствода эшләүче коммунистларның 81 проценты стахановчы булды. 1936 елда төзелешләрдә меңнән артык стахановчы яңа производство нормаларын 150 һәм артыграк процентка арттырып үти башлады. Казан мех комбинатының 8 меңле коллективы эшчеләре арасында да стахановчылык хәрәкәте гаҗәп тиз җәелде. Алексей Васильев һәм Абделхак Нигъмәтҗанов, Василий Силуянов, Нияз Хәсәнов һәм башкалар нормаларын 8— 10 һәм күбрәк тапкыр арттырып үти башладылар. Абделхак Нигъмәтҗанов исә 1936 елның 31 августына — стахановчылык хәрәкәтенең беренче еллыгы көненә производство нормасын 2775 процентка үтәде, Бөтенсоюз һәм дөнья рекорды куйды. Сугышка кадврге бишьеллыклар чорында СССР промышленностенда бер новатор да бу рекордны яңарта алмады. Совет кешеләре социалистик төзелешнең бөек бурычларын зур хезмәт энтузиазмы белән үтәү өчен көчләрен кызганмадылар. Өченче бишьеллыкның тыныч елларында стахановчылык хәрәкәте һәм социалистик ярышның башка формалары нык үстерелде. Промышленностьның техника белән тәэмин ителеше шактый яхшыру, эшчеләр сыйныфының осталыгы үсү, аның культура-техник дәрәҗәсе күтәрелү социалистик ярышның күп станокларда эшләү арадаш һөнәрләрне үзләштерү һәм төрдәш эш башкару кебек формалары таралуга булышлык итте. Эшчеләр сыйныфының һәм республика хезмәт ияләренең фидакарь хезмәтен Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте югары бәяләде. 1934 елда ук Татарстан АССР Ленин ордены белән бүләкләнде. 20 нче еллар ахырында һәм 30 нчы еллар башында күренекле хезмәт уңышлары өчен Совет хөкүмәте Татарстан эшчеләр сыйныфы һәм совет интеллигенциясенең 25 вәкиленә «Хезмәт Герое» дигән мактаулы исем бирде. 1931—1937 елларда производствода һәм җәмәгать эш- чәнлегендә ирешкән уңышлары өчен республиканың Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты 172 кешегә «Татарстан социалистик төзелеш герое» дигән мактаулы исем бирде. Сугышка кадәр һәм сугыштан соң илнең халык хуҗалыгын торгызуга ун еллап вакыт китте. Социалистик индустрия сугыш һәм сугыштан соңгы авыр вакыт имтиханын уңышлы тотты. 50 нче еллар ахырында ил үсешендә яңа этап башланды. КПССның 1959 елның башында үткәрелгән чираттан тыш XXI съевды Совет власте культура үсешенә йомгак һәм СССРда социализм тулысынча һәм тәмам җиңде дигән нәтиҗә ясады. Съезд эшчеләр сыйныфы һәм илебезнең барлык хезмәт ияләре алдына коммунизмның материаль- техник базасын төзү, илнең экономик потенциалын тагын да көчәйтү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү тизлеген арттыру һәм шушы нигездә совет халкының тормыш хәлен нык яхшырту бурычын куйды. Партиянең XXI съездында кабул ителгән җидееллык план уңышлы үтәлде. Промышленностьта җитештерү күләме 84 процентка үсте, халык хуҗалыгының барлык тармакларында фән-техника прогрессы нык алга китте. ♦ Шушы ирешелгән дәрәҗәдән чыгып һәм реаль мөмкинлекләрне * исәпкә алып, КПССның XXIII съезды 1966—1970 елларны эченә ал- Э ган сигезенче бишьеллыкта халык хуҗалыгын һәм культураны үстерүнең яңа бурычларын билгеләде. Халык хуҗалыгы яңадан тиз ара- * да техник кораллану, аның структурасы прогрессив үзгәрү, искергән ® продукцияне яңа белән алыштыру юнәлешен алды. КПССның XXIV ч съезды бу бишьеллыкка йомгак ясады һәм халык хуҗалыгын үстерү 05 планының уңышлы үтәлүен билгеләп үтте. Бишьеллык ахырына ил щ промышленность предприятиеләренең күпчелеге планлаштыру һәм 13 экономик стимуллаштыруның яңа системасына күчерелгән иде. Та- * тарстанда 1970 ел ахырына 485 промышленность предприятиесе, ягъни гомуми күләмнең 94 проценты яңача эшләүгә күчте. Алар сигезенче бишьеллыкның соңгы елында республика промышленность продукциясенең 96 процентына якынын җитештерделәр. Үсеш тугызынчы бишьеллыкта уңышлы дәвам итте. Бу чорда җитештерүче көчләрнең территориаль экономик элемтәләрен тагын да ныгыту һәм рациональ урнаштыруга, союздаш һәм автономияле республикалар халык хуҗалыгын интенсив үстерүгә аеруча нык игътибар ителде. Татарстан 1956 елда ук нефть чыгару буенча илебездә беренче урынга чыкты һәм 1958 елда 30 миллион тонна сыек ягулык бирде. 1965 елда исә республика нефтьчеләре 80 миллион тонна чамасы «кара алтын» алуга ирештеләр. Бу елларда Татарстанда нефть чыгару ел саен 7 миллион тоннага үсеп барды. Ул вакытта илебезнең бер генә нефть районы да мондый үсешне белми иде. Татарстан нефть чыгару күләме, аны чыгаруның тизлеген арттыру һәм башка техник-экономик күрсәткечләр буенча Советлар Союзында 15 елдан артык беренчелекне тотты. 1970 елда Татарстан промыселларында 101,9 миллион тонна нефть алынды. Республика нефтьчеләре сигезенче бишьеллыкта 463 миллион тонна, тугызынчы бишьеллыкта 519 миллион тонна нефть, шул ук чагыштырмада 17 миллиард һәм 21,4 миллиард кубометр газ чыгаруга ирештеләр. Татарстан нефть промышленносте үсеш темплары һәм техник яктан тәэмин ителү буенча алга киткән капиталистик илләрне дә күпкә артта калдырды. Әйтик, Америка Кушма Штатларында шушы тармактагы бер эшчегә 2,5 мең тонна чамасы нефть чыгарылса, Татарстан АССРда бу күрсәткеч 5 мең тонна чамасы тәшкил итте. Республика нефтьчеләренең 50 меңлек коллективының героик хезмәте югары бәяләнде. Социалистик Хезмәт Геройлары К. Вәлиев, М. Гринь, Н. Драцкий, Г. Баһманов. А. Гобәйдуллнн, М. Гыймазов, 3. Зәйнагов, М. Миңнекаев. П. Савельев. А. Тимченко. Ф. Шәрәфетдннов, 3. Шәрифуллин, Р. Саттаров һәм башка күп кенә хезмәт батырларының исемнәре республика нефте елъязмасына мәңгегә язылып калды. Татарстанда куәтле нефть чыгару һәм газ промышленносте барлыкка килү нәтиҗәсендә индустриянең яңа тармагы — нефть химиясе промышленносте туды. Җидееллык чорында ук нефть химиясенең Казан органик синтез заводы (хәзер «Оргсинтез» производство берләшмәсе). Түбән Кама нефть химиясе комбинаты (хәзер «Нефтехим» производство берләшмәсе). Миңлебай газ эшкәртү’ заводы һәм башка зур предприятиеләре төзелә башлады. Хәзер алар үз тармагының ин эре промышленность комплексларына әверелделәр. Республикада машина төзелеше темплары да гаять тиз үсә барды. «Урак һәм чүкеч», газ аппаратлары, «Теплоконтроль», компрессор заводлары һәм башка предприятиеләр киңәю һәм яңартып корылу белән беррәттөн. соңгы бишьеллыклар чорында Кама буенда зур йөк күтәрешле автомобиль заводлары комплексы төзелде. КамАЗ — чын- чыннан уникаль предприятие. Аңа охшаш предприятиеләрнең бездә дә, чит илләрдә дә төзелгәне юк. Биредә иң яңа, иң прогрессив техника тупланган. 100 квадрат километр мәйданга яңа шәһәр һәм 6 баһадир завод урнашты. Тугызынчы бишьеллыкның төп төзелеше булган КамАЗкы төвүдә барлык союздаш республикалар вәкилләре, аны проектлауда һәм коруда 25 министрлык һәм ведомство, 80 нән артык проект институты, 150 дән артык төзү-монтаж идарәсе катнашты. Советлар Союзының 5 меңнән артык предприятиесе КамАЗ заказларын үтәде. Комплекс тулы куәтенә эшли башлагач, елына 150 мең зур йөк күтәрешле автомобиль һәм 250 мең дизель моторы җитештерәчәк. Инде 1979 елда ук ул илебезгә 70 меңнән артык автомобиль бирде. Республикада электр энергетикасы да кызу темплар белән үсә. Казанда 3 нче ТЭЦ, Түбән Кама һәм Чаллы ТЭЦлары, Зәй ГРЭСы һәм Түбән Кама ГЭСы төзелү республика электр станцияләре эшләп чыгара торган электр энергиясе куәтен бик нык арттырды. Әйтик, 1957 елда Татарстанда аларның гомуми куәте 467,5 мең киловатт тәшкил итсә, тугызынчы бишьеллык ахырына 4 миллион 643 мең киловаттка җитте. Республика промышленностеның барлык тармаклары да шулай нык үсү нәтиҗәсендә үсеш темплары, гомумсоюз күләме белән чагыштырганда, шактый өстен булды. Әйтик, 1913—1977 елларда СССРда промышленность продукциясе җитештерү 145 тапкыр арткан булса, Татарстан республикасында бу күрсәткеч 655 мәртәбә үсте. Бу — Та тарстан республикасы шартларында КПССның ленинчыл милли политикасының тормышка ашырылуының гүзәл чагылышы.