КӨЛКЕНЕҢ ХИКМӘТЕ БАРДЫР
Соңгы елларда китап кибетләренә берсе артыннан берсе һәйбәт кәгазьдә басылып, яшькелт лидерин белән тышланган калынкалын китаплар чыга башлады. Алар— әкиятләр, табышмаклар. җырлар дип исемләнгәннәр. Менә күптән түгел генә үзенең кардәшләренә тагын берсе килеп кушылды. Монысы «Мәзәкләр»'. Боларның уртак исемнәре дә бар — «Татар халык иҗаты». Бу китапларны хәзерләп чыгаручыларның вәгъдәләренә караганда, татар халык иҗаты әсәрләре барысы унике том тәшкил итәргә һәм шушы якын елларда ук басылып тәмамланырга тиеш икән. Халык иҗаты әсәрләренең аерым жанрлары махсус китапларга тупланып бездә сирәк кенә булса да узган гасырлардан бирле үк басылып килә. Сугыштан соңгы чорда татар халык әкиятләре икешәр том булып та чыккалады. Күпме генә тираж белән чыкмасын, халык иҗаты әсәрләре сатуга чыгу белән, комга сибелгән су кебек, шунда ук таралып бетәләр. Әмма татар халык иҗаты әсәрләренең барлык жанрын да эченә алган тулы җыелманың моңа кадәр беркайчан да берьюлы басылганы юк иде әле. Бу хәл, ягъни халкыбызның тиңе булмаган күңел байлыгын җыеп алып, аны мәгълүм бер тәртипкә салып, фәнни аңлатмалар белән тәэмин итеп яңадан халыкның үзенә бүләк итеп кайтару мәдәни тормышыбызда гаять дәрәҗәдә истәлекле бер вакыйга дип әйтер идем Шул ук вакытта моның гомуми культурабызның үсүен, аерым алганда нәшрият өлкәсенең ярыйсы ук алга атлавын раслый торган күркәм бер хезмәт булуын әйтеп узарга тиешбез. Халыкның мең еллардан бирле күңелендә сакланган яисә Каюм бабай кебек халык җанлы, батыр йөрәкле мәгърифәтчеләр тарафыннан үз вакытында кәгазьгә теркәлеп калган бу җәүһәрләрнең тарихи әһәмияте һәм эстетик кыйммәте ифрат зур. Аларга халыкның гасырлар буенча буыннан буынга җыелып килгән рухи байлыгы, тормыш фәлсәфәсе, көнкүреш тәҗрибәсе һәм эстетик зәвыгы тупланган. Без аларны җентекләп өйрәнәбез, алардан әле хәзер дә эстетик ләззәт алабыз. Бу җыелмада басылып чыккан кайбер халык иҗаты жанрлары. мәсәлән, әкиятләр, дастаннар, легендалар. бәетләр яңадан тормышта беркайчан да кабатланмый торган кадерле уникаль әсәрләр булып калачаклар. Бу алар- ның кыйммәтен тагын да арттыра, аларга мөнәсәбәттә сак булырга, игътибарлы булырга тиеш икәнлегебезне искәртеп тора. Билгеле, халык иҗаты әсәрләренең барлык жанрларын да бергә туплап һәм бер фәнни системага салып чыгару өчен аларны әүвәл башта халыктан җыеп алырга кирәк булды. Элекке елларда күбесенчә аерым галимнәр һәм язучылар тарафыннан башкарылып килгән бу җаваплы һәм катлаулы хезмәт кырыгынчы еллар башында бер үзәккә тупланып, аны мәгълүм бер системага кертүгә ирешелде. Казанда тег., әдәбият һәм тарих институты оешканнан соң, фольклор җыю шөгылен оештыруда филология фәннәре докторы Хәмит Ярми- нең хезмәте зур булуын искә алып үтәргә тиешбез. Гәрчә институт хезмәткәрләре булмасалар да, халык иҗатын җыюда һәм аны популярлаштыруда язучылардан Г. Толымбай (әкиятләр, бәетләр). Нәкый агэ Исәнбәт (мәкальләр, мәзәкләр, балалар фольклоры) күренекле эшләр башкардылар. Бу мәкаләнең авторы да институтның күп санлы экспедицияләренә катнашкан һәм фольклорны үзлегеннән җыел аларны китаплар рәвешендә халыкка җиткерү чарасын күргән иде. «Мәзәкләр» китабын мин аеруча кызыксынып һәм. әйтергә кирәк, хәтта берникадәр шигәеп кулыма алдым. Чөнки мәзәкләр минем күптәнге «танышларым», мин аларны яшьтән үк җыя башлаган идем. Миңа бу бик оригиналь жанрның үзенә генә хас нечкәлекләренә кадәр өйрәнергә, халыктан җыелган «чи» хәлендәге мәзәк материалын әдәби эшкәртеп, аларны классик әдәбиятта яшел килгән чын мәзәк стиленә буйсындырырга туры килгән иде. Шулай булгач, бик табигый, хезмәтем кергән һәр мәзәк миңа үз әсәрем кебек үк кадерле, мин аларның бозылып басылуын теләми идем. Шунлыктан, бу китапны кулыма алганда яшь галимнәр хезмәтенә билгеле бер шик һәм тәнкыйть күзе белен ка С равым бик табигый бер хәл булса кирәк. Бәхеткә каршы, китап белән танышу барышында күңелемдәге шигем акрынлап тарала барды. Гомумән алганда китапның эчтәлегеннән дә, шулай ук Хуҗиәхмәт Мәх- мутовның кереш сүзеннән дә канәгать булып калдым. Урыныурыны белән кайбер читкә тайпылуларны, мавыгып китүләрне искә алмаганда, китап яхшы оештырылган, тәгаен шушы жанрга хас үзенчәлекләргә ия булган, эчтәлеге һәм формасы ягыннан чын мәгънәсендә мәзәк дип аталырлык әсәрләрдән төзелгән. Китапка электән үк фольклор фондында сакланган яисә борынгы басмаларда теркәлеп калган мәзәкләрдән башлап хәзерге заманда иҗат ителгәннәренә кадәр меңнән артык мәзәк кергән. Кыскасы, бу җыентыкка зур хезмәт куелган, нәтиҗәдә исеме җисеменә лаек булырдай бер кирәкле китап дөнья күргән. Шулай да «Мәзәкләр» җыентыгын бер җәһәттән дә тел тидермәслек дәрәҗәдә камил эшләнгән дип үк әйтеп булмас иде. Мөмкин кадәр күбрәк мәзәк сыйдыру белән мавыгып кителгәнме, әллә мәзәкләрне сайлаганда игътибар җитенкерәмәгәнме, анысын әйтүе кыен, әмма кайбер бүлекләрдә бер үк эчтәлекле мәзәкләр күп кабатланган. Мәсәлән, «Чит тел белмәүчеләр» дигән бүлек бу яктан аеруча күзгә бәрелә. Бу китапка, кагыйдә буларак, халык иҗаты әсәрләренең тирән эчтәлекле, идея-эстетик кыйммәте ягыннан иң камилләре генә сайланып алынырга тиеш иде. Бер үк эчтәлеккә берничә әсәр туры килгән сурәттә, кагыйдә буларак, арадан иң яхшы дигәне генә китапка кертелә. Хәлбуки, бу бүлектәге кырык өч мәзәкнең уналтысы бер үк алым белән бер үк эчтәлекне кабатлый, уналтысында да вакыйга базарда бара, уналтысында да мәзәкләрнең эчтәлеге татар кешесенең рус сүзләрен ялгыш аңлавыннан көлүгә кайтып кала. Руб сорок—орып сугып (329 нчы мәзәк), овса — тапса (334 нче мәзәк), пшеница— печән исе (337 нче мәзәк) һ. б. Төзүчеләр һәр мәзәкнең хикмәтле эчтәлеге булырга тиешлегенә кирәгенчә әһәмият бирмәстән, мондый арзанлы көлүгә корылган куыш эчле мәзәкләргә башка бүлекләрдә дә шактый урын биргәннәр. Мәсәлән, ювелир магазины—юләр мәзин (1020 санлы мәзәк), Бибиләтыйфа—библиотека (352 нче мәзәк), чәйнек-мәйнек, коте- лок-мателок, караватмарават (1150 нче мәзәкләрдәге кебек аваздаш сүзләрне үзара «чәкәштереп» көлке ясарга тырышылган. Дөрес, ара-тирә боларга охшаш мәзәкләр дә кайбер кешеләрне көлдерергә мөмкин. Шулай да мондый җитди китапта андыйлар белән мавыкмаска кирәк иде. Чөнки китапны чыгарудан максат ул түгел, чөнки акыллы фикергә, хикмәтле нәсихәткә нигезләнгән һәм тапкыр әйтемнәргә, үткен сүзләргә корылган чын халык мәзәкләре белән мондыйларның һич уртаклыгы юк. Мондыйлар кайбер озын телләр сөйли торган урам анекдотларына якын торалар. Мәгълүм булганча, урам анекдоты, мәзәк кебек, хикмәтле сүз әйтүне, теленең об. разлылыгы һәм тапкырлыгы белән тыңлаучыга эстетик ләззәт бирүне максат итегэ куймый. Урам анекдотының эчтәлеге никадәр затсызрак, әдәпсезрәк булса, гадәттә ул шулкадәр эффектлырак исәпләнә. Ул шаркылдап, каһкаһалап көлүгә, көлдерү өчен VIII Татар халкында алла анасы түгел. Мәрьлм ана днп йөртелә. * «Каим утлары» 1979 ел. 6 иям сае. көлүгә генә хезмәт итә. Кызганычка каршы, андый анекдотлар бу китапта да очрый. Моңа мисал итеп «Ихма» (593) дигән мәзәкне китерергә мөмкин: «Базарда бер поп йөри икән. Кулларына икона тотып, ике карак шушы поп янына киләләр. — Батюшка, менә бу алла анасыVIII бит?— ди берсе. Икенче карак: — Юк, бу «ихма»!—дип аңа каршы төшә. Поп сумкасын куя да иконаны карый. — Әйе, бу алла анасы.— ди ул. Шул арада беренче карак пОпның сумкасын эләктереп тә китә. Поп борылып карый да. — Их-ма!— дип куя. Икенче карак әйтә: — Әйтәм бит мин сиңа, батюшка, «их-ма» бу дип,— ди. «Ышанмаслык ялган» (502) дип аталганы да шундый ук. Монысында балыкчының үзе белән алып барган аракысын эчмичә кире алып кайтуы ышанмаслык хәлгә мисал итеп китерелә. Укучы исә шуннан көләргә тиеш була. Шуның өстене, безнеңчә, поп турындагы мәзәкнең татар халык иҗаты булуын расларлык бер дәлил дә юк. Икенче мәзәккә килгәндә, эчкечелек турындагы мәзәкләр арасында шундый җиңелчә көлә, шаяртып бармак янау белән генә чикләнә торган битарафлары моннан башка да шактый күп очрый. Хәлбуки, бөтен дөнья статистика мәгълүматларына караганда, хәзерге заманда эчкечелек чире рак һәм кан юллары белән йөрәк авыруларыннан кала өченче урынга менгән. Димәк, бу инде җитди мәсьәлә, аңа карата болай җиңелчә шаяртып узу белән генә чикләнә алмыйбыз. Исереклеккә, эчүчелеккә карата көчле юмор, көйдергеч сатира кулланырга тиеш булабыз. Кызганычка каршы, җыентыкта бу принцип сакланып җитмәгән. Гомумән, мәзәкләрне сайлаганда әнә шундый арзанлы сүз уйнатуга корылганнарын, «тешсезләрен», художество эшләнеше ягыннан сәнгать һәм әдәбият бакчасына керергә хаклары булмыйча, бусаганың тышкы ягында калырга тиешле куыш эчлеләрен китапка кертмәскә кирәк иде. Билгеле, Фәннәр Академиясе филиалы исеменнән чыгарылган мондый җитди басма һәр җәһәттән җентекләп эшләнгән булырга, анда кимчелекләр, төгәлсезлекләр, гомумән һәр төрле җитешсезлекләр берничек тә җибәрелмәскә тиеш иде. Ләкин, кызганычка каршы, кимчелекләрнең бүтән төрлеләре дә очраштыргалый. Шундыйларның берсе төзүчеләргә вариантлар сайлаганда таләпчәнлек җитеп бетмәүдән килә дип әйтер идем. Мәсәлән, «Үзе белмәгәч» дигән мәзәк (659 нчы) 260 нчы биттә «Аңлаганга аңларлык» дигән исем белән кабат лап басылган. Җитмәсә, икенче вариант әдәп кагыйдәләренә дә җавап бирердәй түгел. Үзениән-үзе аңлашылса кирәк, китапка әсәрнең мәзәккә хас булмаган артык детальләр һәм буш сөйләнүләрдән арынды- рылган, чын халык мәзәге стилендә әдәби эшкәртелгән җыйнак, тапкыр телле вариантын сайлап алу кирәк иде. Монда исә шуның нәкъ киресе, әдәби яктан эшләнеп җитмәгән, кирәкмәгән сүзләр, детальләр белән чуарланган вариантны кертү очраклары күренгәли (780 һәм 898 нче мәзәкләр). Хуҗа Насретдин мәзәкләре узган гасырлардан бирле үк гадәттә аерым басылып киләләр иде. Китапка мәзәкләрнең бу төре дә кертелгән. Кереш сүздә бу хакта шундый юллар укыйбыз: «Хуҗа Насретдин. Җирән Чичәннәр татар халкының үзе тарафыннан тудырылган образлар булмасалар да, алар безнең фольклорда нык үзләшеп, милли персонажлар булып киткәннәр.. Хуҗа турында безнең халыкта да яңа мәзәкләр туа торуын соңрак чор материаллары белән тәгаен раслап була. Мәсәлән, «Хуҗа Насретдин фронтта» циклы һ. б Шул караштан чыгыптыр, күрәсең, бу бүлектә борынгыдан ук Хуҗа исе'ме белән йөртелгәннәргә байтак кына яңалары да өстәлгән. Мәсәлән: «Мә бишне!» (1017 нче мәзәк), «Исерүең җитмәгән» (1080 нче мәзәк), «Дөрес әйтмисең» (1078 нче мәзәк). Исеме телгә алыну белән үк күз алдыбызга чапан-чалмасы белән килеп басучы борынгы Хуҗа Насретдин боларның беренчесендә нәкъ хәзерге кайбер яшьләрнең вульгар кыланышларын кабатлый, «Мә бишне!» дип кулы белән шапылдатып сугып күрешә. Тагын берсендә базарда үзеннән ит алучыга, нәкъ хәзерге исерекбашларга дәшкәндәй: «Исерүең җитмәгән!» ди. Өченчесендә тагын да арттырыбрак җибәрә: русчаның нечкәлекләрен үзләштергән хәзерге заман кешесе булып «безобразие түгел бу, разнообразие!» дип куя. Никадәр генә тырышсам да мин моңа һич ышана алмыйм. Әсәр ышандыру көченнән мәхрүм икән, ул инде үз вазифасын үти алмады дигән сүз. Менә шундыйлар белән танышканнан соң, табигый рәвештә сорау килеп туа: Урта гасырның бу хикмәт иясе диванасын, ясалма рәвештә безнең аңыбыз белән коралландырып, үз заманыбызга, фән-техника революциясе чорына тартып кертү урынлы микән соң, бу «тырышлык» Хуҗаның «иҗат үзенчәлегенә» хилафлык китермиме! Чөнки бөтен Көнчыгышка танылган бу мәзәкченең фәкать аның үзенә генә хас «иҗат мәйданы', иҗат мохиты, үз заманы (сыйнфый җәмгыять), үз тематикасы (дин әһелләреннән, сәүдәгәр һәм хаким даирәләрдән көлү), үзенә генә хас дирбиялары. кием-салымы (ишәк, чалма-чапан, кәвеш һ. 6.) бар. Гомумән Хуҗа үзенең фәлсәфәсе, дөньяга карашы. әгәр шулай дип әйтергә яраса, индивидуаль йөзе белән мәзәкче геройлар арасында иң аерылып торганы дип әйтер идем. Аның беренче карашка бик тә беркатлы һәм хәтта мәгънәсез бер нәрсә булып күрәнгән тинтәк кыланышы артында да һәр вакыт нинди дә булса бер хикмәт ята. Мин аларны хикмәтле тинтәклек дип атар идем. Әмма алар һәммәсе дә үз заманнарына хас кыланышлар. Минем карашымча, тылсымлы әкиятләрнең, дастаннарның үз заманнары булган кебек үк Хуҗаның да үз заманы булган. Ул заманның мохиты да, сулышы белән гореф-гадәте дә бөтенләй башка. Шул сәбәпле, мисал итеп китерелгән һәм шуларга охшаган бүтән мәзәкләр Хуҗага «ябышмыйлар», аныкы булып кабул ителмиләр, чит булып күренәләр. Шуннан чыгып мин борынгы Хуҗаны безнең заман өчен яңа мәзәкләр иҗат иттереп борчымаска кирәктер дигән фикердә торам. Хуҗиәхмәт Мәхмутовның кереш сүзен мәзәкләр турында моңа кадәр язылган мәкаләләрнең иң бай эчтәлеклесе, әтрафлы- сы һәм остарак язылганы дияргә нигез бар. Мәзәкнең жанр билгеләрен, төрләрен, идея-эстетик кыйммәтен, художество үзенчәлекләрен ул тирәннән өйрәнеп язган. Автор бу хезмәтенә сирәк табыла торган төрле чыганаклар җәлеп иткән, мәзәкнең мо- ң-э кадәр өйрәнелмәгән күп якларын ачыклап биргән (кереш сүзнең фәкать Хуҗа Насретдин турындагы өлеше генә бәхәсле). Кереш сүзнең фәнни хезмәт буларак тагын бер кыйммәтле ягы шунда ки, анда моңа кадәр мәзәкне җыю һәм аны матбугатта басып чыгару тарихы узган гасырлардан ук башлап күзәтелгән, бу эшкә катнашучыларның эшчәнлегенә, мәзәк жанрын өйрәнүгә багышланган хезмәтләргә объектив күзлектән чыгып гадел бәя бирелгән, ул хезмәтләрнең татар фольклористикасында тоткан урыннары дөрес билгеләнгән. Юкса бит кайвакыт аңлашылмаучылыклар да чыгып куйгалый. А. Садый- кованың «Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт» дигән мәкаләсендә , мәсәлән, бу мәсьәлә шактый ук буталган, элгерләрнең хезмәте инкарь ителгән иде. А, Садыйкова үзе бәлки болай килеп чыгуын теләмәгәндер дә. әмма ул мәкалә укучыда ялгыш фикер калдыра, мәзәкләрне узган гасырда Шиһабетдин Рәхмәтуллин җыеп бастырган булса. безнең заманда исә бу хөрмәтле вазифаны А. Садыйкова гына башкарган булып аңлашыла. X. Мәхмутовның бу тәфсилле кереш сүзе мәзәкләрне җыю тарихын да төрле ягыннан яктыртып, ачыклап уза. Чыннан да халык иҗатының бу жанрын җыю һәм матбугатта чыгаруның бездә ярыйсы ук бай тарихы бар. Ул кайчандыр мәзәк дип аталмыйча, кайбер китапларда «ләтыйфа» дип исемләнеп, башкаларында «кыйссадан хыйсса» итеп китерелеп йөртелсә дә бу жанр безнең әдәбиятта борынгыдан ук яшәп килә. Аны җыю һәм халыкка җиткерү эшенә. А. Садыйкова раслаганча, Шиһабетдин Рәхмәтуллин белән ул гына түгел, бәлки Каюм Насыйри, Таип Яхин, М. Васильев һ. б. хөрмәтле галимнәр дә катнаша. X. Мәхмутовның кереш сүзендә: «Мәзәкләрне җыю һәм матбугатта чыгару буенча Н Исән, бәтнең хезмәте зур. Аның 3 томлык «Татар халык мәкальләре» җыентыгында 400 ләп мәзәк тексты китерелә» дип әйтелгән. Шулай ук бу мәкаләнең авторы Г. Бәширов- ның 900 гә якын мәзәк җыйнап, аларны татарча һәм русча китап итеп бастырып чыгаруы да телгә алынган. «Мәзәкләр» китабының кереш сүзе ансат укыла торган гади, үтемле, җиңел тел белән язылган. Бу да аның игътибарга лаеклы булган бер уңышлы ягы дип әйтер идем. Гомумән бу кереш сүз татар фольклористикасына мөстәкыйль әдәби һәм фәнни кыйммәте булган игътибарга лаеклы махсус бер хезмәт булып өстәлде дип уйлыйбыз. Инде «Халык иҗаты» томнарының гомуми әһәмияте турында берничә сүз. Бу 12 томлык җыелмага халык күңел байлыгының иң кадерле, иң талантлы әсәрләре туплану турында башта ук әйтеп узылган иде. Нәшрият эшләренең елдан-ел катлаулана барачагын, нәшриятның эш күләме дә артачагын алдан ук искәргәндә, халык иҗаты әсәрләренең якын елларда гына яңадан басылуын көтү урынлы булмас иде. Димәк, бу томнар басылып чыгуга берничә ай үтү белән сирәк табыла торган уникаль китаплар булып калачаклар. Чөнки халык иҗаты әсәрләре беркайчан да үзенең эстетик кыйммәтен югалтмаячак, һәркемнең китап шүрлегендә иң кадерле урынны алачак. Шуны истә тотып, халык иҗаты әсәрләре дөньяга чыгуга көндәлек матбугатта булсын, радио һәм телевидениедә булсын, аларны актив рәвештә популярлаштыру чарасын күрергә, бу китапларның мәдәниятебез тарихында һәм тормышта тоткан урыннарын халыкка киңрәк, тырышыбрак аңлатырга кирәк булыр иде. Шулай итеп, укучыларыбыэның китапханәсе халыкның күңел җәүһәрләрен туплаган тагын бер китапка баеды. «Халык иҗаты» әсәрләрен чыгаручыларга ихтирамга лаеклы бу эшләренә киләчәктә тагын да җаваплырак карап, тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүләрен теләп калыйк.