Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨР ФИКЕРЛӘҮ ЮЛЫНДА

. <1. К У • № 2. V у йөз башы алдынгы татар иҗти- магьнй фикере тарихында сизелерлек эз калдыручы шәхесләр байтак. Галиәсгар (Гафуров) Чыгтай — шулерның берсе. Г. Чыгтай 1867 елның 16 сентябрендә хәзерге Аксубай районының Яңа Ибрай авылында дөньяга килә. Авыл һәм Чистой мәдрәсәләрендә укыганнан соң, мөгаллимлек кылып йөри, бераз вакыт Бозаулык шәһәрендә мулла булып та тора. Ләкин алдынгы көнчыгыш әдәбияты, Заһир Бигиев Муса Акъегет-эадә, атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйри әсәрләре белән танышу, рус теле һәм әдәбиятын өйрәнү Галиәсгар- ның тормышка карашын нык yarepfo. Гомумән, Чыгтай — татар дин әһелләре арасында беренчеләрдән буларак, ислам дине өйрәтмәләрен ачыктан-ачык шик астына куйган кеше. Диннең чын йөзен ачуга ул «Исабәт» әсәрен багышлый. Хөр фикерләү юлында «мин уйлана, чокчына торгач «Корьәнонең үзен дә аңлап, аны тәүге мөселманнарның тарихларына чагыштырып укый торгач, ислам диненең «күк» белән һичбер бәйләнеше булмаган, ялгыз бер халыкның тарихи китешеннән килеп чыккан ясалма нәрсә икәнен белдем... Ислам диненең ясалма икәнен аңлау белән миндә бетен диннәрнең ясалмалыгына канәгать итү табылды. Мин бу хәлгә 1904—1905 елларда килдем. Ул вакытта мин «Исабәт» дигән бер рисаләмнең нигезен салдым» .— дип яза Г. Чыгтай соңыннан. Үз вакытында тагарлар арасында зур •шау-шу күтәргән «Исабәт» • китабы аерым 1 Чыгтай Г. Мин нидән ди ««элендем. М. 1924. 8 9 битләр. ' Чыгтай Г. Исабәт Казан. «Юл». 1910. ЧИсабәт — эштә. сүздә днреслеккә ирешү). бер язучының иҗатында гына түгел, бөтен татар иҗтимагый фикере тарихында да күренекле урын алып торырга лаеклы. Алдынгы карашлы Г. Чыгтай бу китабына карата зур таләпчәнлек күрсәтә һәм аны 1902—1908 елларда дүрт мәртәбә эшкәрткәннән соң гына басарга бирә. Әлеге хезмәтендә ул, мөселман дине алла тарафыннан күктән иңдерелгән дип раслаучы өйрәтүләргә капма-каршы буларак, исламның барлыкка килүе һәм урнашу сәбәпләрен җирдән — ислам чорына кадәрге гарәпләрнең социальэкономик тормыш шартларыннан эзли. Ислам диненең барлыкка килү сәбәпләрен Г. Чыгтай гарәп җирендә яңа социаль- экономик мөнәсәбәтләрнең тууыннан һәм еларга җавап бирә алырлык яңа өскорма таләп ителүеннән китереп чыгара. Г. Чыгтай шулай ук. меселман тарихчыларына капма-каршы төстә, ислам диненең буш җирдә тумаганлыгына басым ясый. Бу җәһәттән ул, Мөхәммәткә кайтарып калдырылган дингә ышануның һәм әхлакның гарәпләр өчен яңа бер нәрсә булмыйча, бәлки аңа кадәр үк «мәгълүм вә мәгъ- рүф»леген әйтә Автор гарәпләрдә ислам дине урнашу өчен социаль-экономик алшартлар туса да, аның озакка сузылган көрәшләр аша гына ныгып җитүенә игътибар итә, карашын тарихи материаллар, фактлар җирлегендә нигезли. Г. Чыгтайның «алла илчесе» Мөхәммәт пигамбәр хакында булган күзәтүләре шулай ук игътибарга лаек. Аның раславынча. Мөхәммәт—шул чорның каршылыкларын ачык күрә алган гади бер шәхес. Ул, бер 161 аллага табыну идеясенең гарәп кабиләләрен мөстәкыйль, көчле дәүләткә туплау чарасы булуын аңлап, үзен пигамбәр дип игълан итә. Г. Чыгтай гарәпләрдә үз җитәкчеләрен пигамбәр дип атауның гадәти хәл булуын күрсәтә һәм Мөхәммәтнең халык арасында танылып китеп, зур көч туплый алуының сәбәпләрен дә ачыкларга тырышып карый. Г. Чыгтай ислам дине өйрәтүләренең төп чыганагы булган «Корьәнвне дә җирдәге сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән, борынгы гарәпләрнең тормыш-көнкүреше, горефгадәтләре, җәмгыять төзелеше, җитәкчеләре һ. б. турында сөйләүче тарихи китап дип кенә карый. Г. Чыгтай «Корьән»- нең Мөхәммәт исән чакта ук тулысынча язылуын кире кага һәм аның төрле яктан, төрле вакытта җыйналган текстларны эченә алуын, Мөхәммәт үлгәннән соң озак еллар үткәч кенә хәзерге хәленә китерелүен күрсәтә. Ул, дин әһелләренең «Корь- ән» «мәңге үзгәрешсез», «алла тарафыннан иңдерелгән» дип раслауларына каршы чыга һәм, конкрет-тарихи хәлләргә, факторларга таянып, әлеге өйрәтүнең уйдырма булуын, «Корьән»нең төрле чор кешеләре тарафыннан язылуын билгеләп үтә. Чынбарлыкны, табигатьне танып-белүдә Г. Чыгтай стихиячел материализм позицияләрендә тора һәм бу аңа диннең гносеологик нигезләрен күрә алуга юл ача. Г. Чыгтай фикеренчә, өстен көчләргә ышануга китерүче сәбәпләрнең берсе — табигать үсеше законнарын белеп җиткермәү. Ул бу турыда: «иман ноктаи тәхәйер ’дән башланыр. Кеше бер хадисә гнең сәбәбенә төшенә алмады исә. «алла», ди. Ул сәбәпләр кирәгенчә аңлашылмаганга, әлеге гадәттән тыш хәлләр «күккә иснад кылынмак кабул күренгән», дип яза һәм «гыйлем вә фән куәте илә бу дөньядагы һәр нәрсәнең бер сәбәбе барлыгы беленә барса да», әле кеше затының байтак кына күренеш, хәлләрнең асылын аңлаудан ерак торуын күрсәтә. Г. Чыгтай, тәкъдир турындагы дини өйрәтмәләргә капма-каршы буларак, кешене табигать законнарына буйсынып яшәүче, табигатьнең органик өлеше итеп карый. Адәм эшчәнлегенең табигать һәм җәмгыятькә карата шартлы һәм, бер үк вакыт, чагыштырмача чикләнгән булуына ишарәләп, ул, табигать законнары эчтәлегенә Ноктаи — тәхәйер — ис китү. 1 Хәдисә — күренеш, хәл. тирән төшенеп хәрәкәт иткәндә, кешенең дөньяны үз файдасына буйсындыра алу мөмкинлеге гаять зурлыгын, киңлеген раслый («Исабәт». 27 бит). Шуңа күрә. Г. Чыгтай татар халкын дөньяви фәннәрнең нигезләрен нык үзләштерергә, аң-белемнө күтәрү өстендә даими эшләргә чакыра. Бу җәһәттән, аның «Татар теле кем кулында һәм кайчан ислах булыр» (1901) дигән кулъязмасы аеруча игътибарга лаек. Автор анда татарлар өчен дә аң-белемле булуның зарурлыгын белдерә. Ул татарлар арасыннан да башка мәмләкәтләрдә белем алып кайткан Ломоносов, Тургеневтай укымыш- лылар пәйда булуын тели һәм кардәшләрен югары уку йортларына барырга өнди. Безне чолгап алган әйләнә-тирәне ничек бар, шулай танып белергә, кешене табигатьнең аерылгысыз бер өлеше итеп санарга һәм дөньяви фәннәрне өйрәнергә чакырган фикерләре Г. Чыгтайның дини карашларга фәлсәфи нигездә каршы чыгуын күрсәтә. Дин әһелләре гасырлар буе дингә ышанучыларның мөселман культын (иман китерү. биш вакыт намаз уку, ураза тоту, зя- кат бирү, хаҗ кылу) дөрес һәм җиренә җиткереп үтәп килүен таләп итәләр. Әлбәттә, әлеге күренеш хөр фикерле Г. Чыгтайның игътибар үзәгеннән читтә кала алмый. Аның белдерүенчә, мөселманнар арасында киң таралган төрлө йолалар, дини бәйрәмнәр, мәҗбүри саналган җәмәгать намазлары мөэминнәрне оештыру, аларны даими күзәтү астында буйсындырып тоту өчен хезмәт иткән һәм әле дә булса шуңа хезмәт итә («Исабәт», 38 бит). «Тутам» әсәрендә Зәет хаҗи образы аша Г. Чыгтай хаҗ кылуның күпләр өчен байлыкка ирешү юлы икәнлеген күрсәтә. Шәфкатьсез, кешелексез, намуссыз Зәет Мәккәгә барган җиреннән ишан булып кайта. Бу хәлдән соң аңа ишекләр ачылганнан- ачыла бара, хәер-сәдакалары да атнадан- атнага күбрәк керә башлый. Хаҗи баеп китеп зур йортлар салдыра һәм, шул рәвешчә, илнең мөхтәрәм кешесенә өйләнә. Димәк, мөселман культы халыкны рух* коллыкта тотучы һәм сыйнфый җәмгыятьнең өстен катламнарына гына хезмәт итүче нәрсә икән. Реакцион мөселман руханилары ислам дине исеменнән хатын-кызның көнкүреш, гаилә, җәмгыятьтәге хокукын чикләп киләләр. Бу мәсьәләгә дә Г. Чыгтай битараф кала алмый. Аның «Тутам» әсәре тулысы белән хатын-кыз азатлыгы проблемасын күтәрүе һич тә очраклы күренеш түгеп, Автор ярлы татар хатын-кызларының уен- көлкегә бай, саф мәхәббәткә һәм искиткеч тыйнаклыкка ия булуларын зур соклану белән сурәтли. Хатынкызның ирләр кебек үк кеше булуын раслап, ул хатыннарда «ирләрдә булган истигъдад '• булуына», аларның һәр нәрсәгә куллары ятышып торуга сокланып яза. Шуңа күрә дә аның таләбе катгый: «Ирләр хатыннарга уенчык өә ирексез кол дип гөман итмәсеннәр! Бәлки һәр хокукка ия булырлык вә һәр төрле авырлыкларны күтәрерлек инсаннар дип белсеннәр» («Тутам», 44 бит). Г. Чыгтай хатын-кызга азатлык таләп итеп кенә калмыйча, аның изелеп яшәве сәбәпләренә дә игьтибар итә һәм мөселман хатыннарының хокуксызлыктан газап чигүләрен реакцион «муллаларның дин исеменнән фанатизм һәм наданлык, таратуларыннан, әлеге дини моральне аклап һәм яклап килгән әшәке җәмгыятьтән күрә. Аныңча, хатыннарның халәтен күреп «зарлану— булдыксызлар эшедер». Акыллы кешеләр «һәр дәрткә бер дәрман табу»- ны алты планга куярга тиешләр, һәм Г. Чыгтай турыдан-туры әлеге «дәрманны» табу юлларын билгеләргә, күрсәтергә омтыла. Ул хатын-кыз азатлыгына түбәндәге чараларны үтәгәндә генә ирешергә мөмкин, дип уйлый: а) хатыннарны, ирләр белән беррәттән, матди байлыклар җитештерүдә катнаштыру: б) кызларга тәрбия бирүнең иске формаларын тулаем үзгәртеп кору; е) хатынкызның дөньяви җирлегендә аң- белемен күтәрү, кыз балаларны ир балалар белән берлектә укыту, аларга рус телен өйрәтү һәм укыту процессын җәдитчелек ысулы белән алып бару; г) яшәп килгән иске җәмгыять тәртипләрен яңалары белән алыштыру. Г. Чыгтайның мөселман хатынкызының тулы хокуклы кеше булуын раславы, аны азатлыкка чыгару юлларын күрсәтүе, әлбәттә. XIX гасыр татар мәгърифәтчеләренең шушы юнәлештәге идеяләрен дәвам иттерү, аларны тагын да үстерү һәм камилләштерү иде. Г. Чыгтай капитализмның соңгы үсеш стадиясенә кергән чорда яши. Бу вакытта татарлар арасында революцион фикер формалашуга һәм үсүгә зур йогынты ясаган социал-демократик партиянең булуы да Истигъдад — сәләт. мәгълүм. Шул шартларда Г. Чыгтайның, буржуаз җәмгыятьне тәнкыйть ител, «һәркем үзенең эше вә мәшәкате микъдаренчә рәхәт күрә торган» строй турында хыяллануы игътибарга лаеклы («Тутам», 15 бит). Алдынгы фикер иясенең шуңа ирешү юлында дингә мөнәсәбәте кызыклы. Аныңча, яңа строй өчен көрәштә дин проблемасы үзәк мәсьәләгә әверелергә тиеш түгел. ә бәлки «күпме гомер иткән явыз хөкүмәткә каршы милләтләр кузгалып китсә, бу сугышта безнең мөселманнар баһадирларча катнашырлармы?» дигән сорауга җавап эзләү, татар халкын революцион күтәрелешкә әзерләү мәсьәләсе торырга тиеш («Тутам». 69 бит). Шулай да. яңа стройда дин. әхлакый чара буларак, бәлки үзенең яшәвен дәвам итәр, дигән фикерне дә үткәрә автор. Шушы чорга һәм әлеге мәсьәләгә караган уйларын искә алып, ул соңыннан: «Мин инде дингә ышанмый, әмма аның яшәвенә ышана идем» — дип яза. Г. Чыгтайның яңа җәмгыять, социализм һәм дин мәсьәләләренә караган фикерләре, әлбәттә, татарлар арасында революцион караш үсешенә йогынтысыз калмагандыр. Шул рәвешчә. Г. Чыгтайның ислам диненең төп өйрәтмәләрен, фанатиклыкны кире кагуга, чынбарлыкны танып-белүгә, яңа җәмгыять тезүгә караган фикерләре XX йөз башы татар дөньясын дини сөремнәрдән арындыруга юнәлдерелгән. Аның эш- чәнлеге, билгеле, болар белән генә чикләнми. Г. Чыгтайның Бөек Октябрь революциясенә кадәр «Кояш». «Тормыш» газеталары. «Сөембикә» журналы редакцияләрендә эшләве, балалар өчен дәреслекләр төзүе шул турыда сөйли. Совет власте урнашкач. Г. Чыгтай Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Фән һәм дин» журналының редакторы була. Шушы чорда ул «Мин нидән динсезләндем» (1924), «Коръәннең килеп чыгуы һәм аның мөндәриҗәсе турында» (1925). «Минем дәһрилегем тарихчысы» (1927) кебек хезмәтләрен яза. Г. Чыгтай 1942 елның 20 августында Аксубай районының Иске Ибрай авылында дөнья куя, Аның бай фәлсәфи, әдәби мирасы киләчәктә киңрәк һәм җентекләбрәк өйрәнүне көтә.