КАЙТУ
Шәһәр туфрагына җайлашып киләм. Туган авылымнан киткән чакта авылдашларыма мин үсеп кайтыр өчен китәм дип сүз биргән идем. Кеше, агач кебек, гомер буе үсә бит. Бөтенләйгә әйләнеп кайта алмам инде... Ә яшьтәшләр авылда. Менә тагын кайтучылар күп; бер уйласаң, ялга каршы көн дә түгел. Кояш та кыздырмый, чәчәкләр дә тамырдан төште инде. Мишә ярының мич башыдай җылы «Шәвәли комлыгы» да бәс белән капланды. ...Инде менә алгы тәрәзәдән Шәле наратлары күренә башлады — пассажирларның теле ачылды. «Карале, Җәмилә, каладагы улың нихәл соң, тәүфикълы гынамы?» «Шөкер генә. Әле менә үземне дә үгетлиләр. Улым әйтә, кайтам да алып китәм сине машинага төяп, ди. Мин әйтәм, мине алмага кайтсаң, зур машина белән кайт — авылыбыз сыярлык булсын дим. Җәннәттәй Шәлене ташлап таш арасына барып керергә диванамыни мин?» Алдагы рәттә җитмеш ике яшьлек Нурания әби белән күршесе Хәдичә. «Суң, Хәдичә, калага барганым юкка биш былтыр ич инде... Менә шул, машинадан төшкәч, сорыйм берәүдән: «Кызым, дим, икенче Горки поселогына ничөк барасы? Бәхетемә күрә миһербанлы булып чыкты. «Менә, әби, утыз икенче, утыз сигезенче автобусларга утырырга кирәк»,— ди. Мин әйтәм, кызым, икесенә дә берьюлымы дим? Кызым рәхәтләнеп көлеп алды да: «Утыз сигезенчесенә генә утырыгыз, әнә туктый торган җирләре»,— ди. Тукталышта ярты көн буе басып тордым. Бер заман ни күрәм, теге кызым яныма килеп баскан. «Әби, ник шул гомердән бирле басып торасыз, автобуска утырмыйсыз?— ди. «Утыз сигезенчегә генә утырырга куштың ич. Менә утыз җиде автобусны үткәреп җибәрдем инде, киләсенә утырам»,—дим. И көлде кызым, и көлде. Горки ягында тора икән үзе дә, бергә кайттык». Шәледә көзге ямансулык юк. Авылны чолгап алган нарат урманы аша көзнең сары төсе үтеп керә алмый. Шулай да, күчмә кош- ларга ияреп, җәй китә бугай: «Норма» кашлыгына кыр казлары тезелешкән. Колхозда урып-җыюлар төгәлләнгәч, киеренкелекнең сүрелгән чагы. Һәркем кышка әзерләнә, үз хуҗалыгы тирәсендә кайнаша. Урманнан дыңгычлап нарат ылысы төялгән сарбалар1 кәрваны чыкты. Нигез ипләсәң дә, баз авызына тутырсаң да, мич кабызып җибәрим дисәң дә, ылыс гел кул астында булсын. Анда-санда балта кайраган тавышлар ишетелә. Шәледә һәр ир кеше — балта остасы. Ә Мөхәммәт абый кебекләрнең гаиләсендә — би- шәр-алтышар малай. Балта остасының йорт салып карыйсы килми димени?.. Мавыга торгач, Шәледә тугыз йөздән артык йорт салынган. Шуның өстенә — икешәр катлы ике мәктәп, утыз алты урынлы больница, административ үзәк, алты кибет, терлекчеләр бинасы, ике дистәләп терлек фермасы һәм башкалар... Төзүчеләр бригадасының җитәкчесе инженер-төзүче Харис Әлмиев — минем яшьтәш. Бу — аларның да эше. Егет булган өйдә «чүлмәк утыртсалар», кызлы өйдә сандык малы = әзерлиләр. «Коры сыра» өлгертү — туй. хәстәрлегенең башы. «Сосла-< сын» авыз итим дисәң — баш кода бул.' * Шәледә өйләнешү дигән нәрсә еш кына «кыз урлау» сүзе белән алышына. Без һәр нәрсәне үз исеме белән атарга күнеккән. Шәледә кыз урлауны, «килешенеп урлану», дип, бик дөрес әйтәләр. Ник дисәң, бу тамашаның планын, ягъни сценариен кавышасы кыз белән егет үзләре төзи... Авылга кунакка дип кайткан купшы шәһәр кызлары! Юкка гына куркасыз, кем урласын сезне!?. Әгәр берәр кызны «урлаганнар» икән — димәк, ул Шәледә туып үскән. Җәйләүләрдә җыр җырлаган: «Түгәрәк каенлык» җиләгедәй кызарып пешкән; «Кояшка каршы чишмәдән» су эчеп, сафлык алган; ул егетенең армиядән кайтуын сагынып көтеп торган; әнисеннән рөхсәт сорагач, «үз теләгең белән барсаң, кызың кияүгә ябышып чыкты диярләр, берүк йөземә кызыллык китермә» дигән җавап ишеткән. Шуннан соң толып табылыр, кыз белән егет сөйләшенгән урында тарантас я түрле чана көтеп торыр... Иртәгесен чишмәләрдә чиләк тулган арада, колактан-колакка хәбәр таралыр: Галимәнең Наиләсен урла ганнар». «Урлаганнар». Кызыл туйлар үткәч, килен төшкән өйдә бизәкле сандык ачылыр, Ул сандыктан бер өзлексез чигүле кашагалар, зур- зур чәчәкләр чигелгән чаршаулар, тәрәзә пәрдәләре, көзге өслекләре, стена бизәкләре чыга торыр — килен төшкән өй эче чәчәк атар. Тора-бара матчадагы чөйгә сиртмә эленер, ә сиртмәдә талдан үрелгән тирән бишек тирбәлер, бишектә Шәленең биш меңенче кешесе аваз бирер... Ә шулай да бер ат юлына аркылы төшкән идем. Толып эчендәге кыз ярдәм сорап кычкыргач, йөрәгем түзмәде. Тавышы да таныш — толыпны ачып җибәрсәм, бергә укыган кызыбыз Зөлфия. Ул арада дус-ишләрем килеп җитте. Зөлфияне арбадан йолкып алдык... Хәер, соңыннан барыбер кавыштылар үзләре. Мин генә менә шул көннән бирле алар өчен чит кеше булып калдым. ...Җәй көне өйләнүчеләр: «Без өйләнгәч, төн кыскара», — дигәннәр. Ә Шәледә — көз. Яше җиткәннәр туйга әзерләнә. Яше җитәр- җитмәс кызлар «Сәфәри чүнниге»ндә чикләвек җыя. Базда—бәрәңге, келәттә — икмәк. Җил тегермәне эчендә — мотор гөрелтесе. 1 Сарба— тирәк эчле арба. Күзәтү Мин атлый торган поши сукмагы урман авызында юк булды. Каршымда — ак җирлектә агач авыл, минем генә түгел, тагын биш меңгә якын кешенең туган авылы. Агач чанасын җитәкләп Низам килә. — Исәнмесез. — Исән чакка туры килдең. — Ник як-ягыңа каранып алдың? — «Сез» дисең ич. Әллә миңа тагын берәрсе ияргәнме дип торам. — Кичкырын урманда нишләмәкче буласың? «Арешкино» аркылы гына җәяүләп калага китеп барышың түгелдер ич? — Безгә калган ди тагы калага җәяү йөрү. Күршегә керер өчен дә матайга атланабыз хәзер... Делянка егучылар янына барыш. Кә- җә-сарыклар кимерергә нарат ботаклары алып чыгасые. — Караңгы төшеп килә, курыкмыйсыңмы? — Че!1 Кеше куркытырлык нәрсә бар соң инде хәзер урманда? Син Шәленекеме соң? Кем малае дип әйтим икән?.. — Әдһәмнеке. — Кайсы? — Корыч! — Ә! Танырлыгың калмаган. Авылда кигән тиреңне салгансың. Кала-кала инде ул. Анда килеп кергәч, безнең хөрәсән сарык тиресе затлы тунга әйләнгән ди. Ә көтүче малаеның министр буласын көт тә тор. — Әти көтү көтмәгән лә. — Ат дохторы гына инде... Ярый, караңгыга калам бугай. Ничек танымас итте соң әле ул мине? Кушаматымны сорап торган була. Шәле белән аймыл булган ун ел эчендә нәрсәм үзгәрде икән? Өстемдәге чүпрәкләрем? Мин бит инде калада сырган чалбар, чусынка, биленә әзер буып бушлат, колакчасын артка каерып бәйләп, күн бүрек киеп йөри алмам. Әле дә инде, монда кайткач, мөмкин кадәр шул киемнәр эченә керергә тырышам. Югыйсә, авыл бөтенләй үги итәр. Шулай бервакыт силос курганы өючеләр янына килдем. Төшкелеккә утырган чаклары. Курган түбәсенә менеп утырган да, дистәгә якын ир-ат фикер өләшә. Сиздермичә генә алар янына күтәреләм. «Гәҗиткә наруш үзем өчен генә язылам: радиобыз ябылмый, боргычы да кителеп төшкән; телевизорга да күз-колак — каршысында йокыга китсәм-китәм, программалары бетмичә ычкындырмый^». «Шуннан?» ♦Никтер бер генә хатын-кыз да министрлар постына сайланмаган». « Нишләп икән ? » «Белсәм әйтерием». ♦Ә мин беләм: хатын-кыз — ул ирләргә караганда да катлаулы, ягъни катлаулырак маймылдан азынган. Ну...» Агайның фикере шушы җирдә өзелеп калды. Мине, шәһәрчә киенгән авыл малаен күргәч, җеп очын бөтенләй башкача төенләде: «Шаккатарлык бер ние дә юк: минем хатын күп сөйләшә. Күршегә кереп китсә дә, икешәр сәгатьсез әйләнеп чыга белми. Әгәр дә мәгәр, йомыш белән күрше дәүләтләрнең берсенә җибәрә калсаң... ел буе көтәрсең үзен». Че — сәерсенүне аңлатучы ымлык. Икенче кайтуымда чанага җигелгән тракторга очрадым. Туктале, дим, кая бара икән, мине дә алып китсен... Бара торгач, Питрәч юлы өстендәге торфлыкка килеп чыктык. Өстемдә сырма, арзанлы чалбар, башта малахай бүрек, кулда йон бияләй, аякта олтанлы итек. Җитмәсә трактор чанасындагы торф тузаны да ягылган иде. Учак тирәсе- А нә тезелгән агайларның урталарына ук килеп утырдым. Ә алар мине * сизмәделәр дә... £ Низам танымады. Мин аларны миллионлы кала халкы арасына < килеп керсәләр дә эзләп табам; таныйм, сәламнәремне амәнәт итеп * җибәрәм. ♦ Күк йөзе — юылган тәрәзә. Шул тәрәзәгә кунган кар бөртекләре и төсле йолдызлар кабынды. Җилләр нарат урманында адашып ° калган. Яңа ай нурыннан йолдызлар яктырып китте. Җирдә ак | шәүләләр хәрәкәтләнә. Төнге тынлык якынлашыр алдыннан авылда а. ыгы-зыгы. Әгәр яшьләр культура йортыннан зур-зур төркемнәр булып тарал- ч са, ияр дә кит берсенә. «Икәмән очындагы Маһирә апай итек басты- s рырга киткән». «Әпри Саҗидәсен кызлар үгетләгәннәр».. s Егетләр сайлана — «Кич утыру» булгач, күңеллерәгенә барыйк, * әйдәгез, лутчы Татцикка. Анда «Бер-ике-өч!» не күбрәк уйныйлар, шул хәйлә белән матурматур кызларын кинәнәбез үбеп». Урам ягыннан тәрәзә саен бала-чага ябырылган. Аларны тыйган кеше юк: йөрсеннәр, күрсеннәр өйдә, барыбер гармун тавышы тирә- юньгә йокы бирми. Өй эчендәге абый-апалар да заманында тәрәзә артыннан гына карап йөрүчеләр иде. Хәзер әнә нинди өлгереп пешкәннәр, өзелеп төшәргә генә торалар. Ә өй эчендә — бәйрәм! Стена тирәли икегә бүленеп утырган егетләр һәм кызлар, такмак әйтешеп, «Кич утыруны» башлап җибәрәләр. Такмакларны язып тормыйк, тыңлыйсы килгән кеше кич утырырга үзе керсен. «Йөзек салдык», барыбыз да «күгәрчен тамагы туйдырдык». Хәзер «күз бәйләш» уйныйбыз. Менә яулык, бәйлә күзеңне. Тукта, таң әтәче кычкырды түгелме? һай, хәерсезләр, егетләр тагын сәгатьне кирегә борып куйганнар. Нинди таң әтәче кичке унда кычкырсын ди юкса! Җыр, уен-көлке урамга таралгач, өй эче бушап калды. Ах, бу тулган айга пәрдә корып куярга! Йокыга китәргә ирек бирми Сәлимәгә. Ике бит алмасы кызыша. Әллә искә алалармы? Ай нурына өстәл фонареның сабыр яктысы кушылды. Тәрәзә артындагы караңгылык куергандай булды. Тынлык. Сәлимә. Кыш. Салкын бушлыкта этләр өрүе. Ничек җиңәргә шушы бушлыкны? Сәлимә кулында киергечкә тарттырылган ак түгәрәк яктырды. Исламның күзләре зәңгәр икән ләбаса... Ак сатинда зәңгәр җепләрдән пар кыңгырау чәчәк атты... Тамагы карлыкканчы кычкырмаса, әтәч — әтәч буламыни ул?! Шәленең мең әтәчле хорында таң ата. Таң яктысында караңгылык эреп, биш мең тәрәзәдән көн яктысы килеп кергәч, берәм-берәм капкалар ачыла. Эш кешесе ашыга. Төркемнең бер өлеше мәчеткә ашыга. Шәле «мәчете» ике сменада эшли. Иртәнге җидедән кичке өчкә кадәр бер смена, өчтән унбергә тикле икенчесе. Мәчетнең «мөгаллимәләре» дә, «шәкертләре» дә хатын кызлар. Хәзер мәчет йортын «Кызыл күн» берләшмәсенең тегү цехы иттеләр. Ашыгучыларның меңнән артыгы — мәктәп укучылары. Трамвайтроллейбуслар юк бит; дәресләргә өлгерим дисәң, өч чакрымлы авыл ны үтү өчен ярты сәгать алдан кузгалырга кирәк. Бүген февральнең беренче шимбәсе — мәктәп карлыгачларының очрашу көне. Кемнәр килер икән? Әгәр Шәле мәктәбен тәмамлаган барлык кеше бергә җыела алса!?. Әле дә ярый җыелмыйлар — очрашу кичәсе ике йөз кешелек залда гына үткәрелә. Ә нигә җыелмыйлар? Залда урын җитмәсә, культура йорты бар, анда кысан дисәң — урам иркен. Бу мәктәпне без дә тәмамладык. Чыгарылыш кичәсеннән соң класс җитәкчебез Сәкинә Мөхәммәтовна һәрберебезгә характеристика таратып чыкты. Бу шәхес белешмәсендә һәр Шәле кешесенә хас уртак сыйфатлар әйтелгән иде: хәрәкәтчән, көчле, принципиаль, кайнар канлы, хезмәт сөючән. Раслау өчен Сәкинә апамның имзасына өстәп мәктәпнең түгәрәк мөһере дә сугылган. Сәкинә апа безне соңгы кат урамга кадәр озата чыкты. Саубуллашып, таралышып та өлгермәдек, укытучыбызның тавышын ишеттек. «Туктагыз!» Тукталдык, яңадан җыелдык. «Бөтенегез дә мондамы? Тагын бер кат карыймчы үзегезгә». «Фатих күренми». «Фатих!» «Фа-тих!!! Хушлашып та өлгермәдек, ә инде беребез юк. Кайда ул? Нишли? Ник югалды? Мең-мең сорау тагы. Мәктәпне моннан егерме-утыз еллар элек тәмамлаучылардан кемне көтәргә?.. Агач авыл көн агышына кушылды. Биш мең тәрәзәдә кояш яктысы. Мәчеттә— кызлар җыры... Шәле ни дигән сүз? Мин — кеше, язны яратам. Ә язлар Шәледән башлана. Язның иң- иң беренче тамчысы мондагы мең түбәнең берсеннән өзелеп төшәдер. Кар астында гөрләвекләр челтер-челтер. Бу гөрләвек — иң беренчесе, беренче булып инешкә килеп төшәр. Баш өстендә төсле болытлар кар белән яңгырны бергә бутаган. Болытларны пыр туздырып, кояш килеп чыга. Барлык җан иясе көн җылысына күмелеп нурга сыена. Юл башымда — кояш. Бу кайтуымда мин үзем генә түгел. Бер-беребезне шактый күптәң белсәк тә, туган авылымның исеме асылда аны кызыксындырмый' иде. Кайтып төшкәч, хәл үзгәрде. — «Шәле» ни дигән сүз ул? — Миңа калса, бу әлегә шартлы исем генә, башка авыллар белән бутамас өчен. — Кеше исемнәре дә тиктомалдан гына куелмый, Шәле — поселок хәтле авыл. — Авылдашларның өлкәнрәкләреннән дә, шәһәрдәге белгечләрдән дә сораганым бар. Күбесе шәл бәйләү сүзенә кайтарып калдыра, чөнки Шәледә, мамык кәҗә асрап, шәл бәйләүчеләр шактый. Кемгәдер ул шаяру сүзеннән килеп чыккандыр төсле. Шәле — ягъни русчалап әйткәндә — Шали — Шальной халык. Шәледә яз. Җигүле атларны өркетеп, «Кировец» тракторы үтеп китте. Тояк тишкәләгән чана эзен баһадир көпчәкләр тигезләде. Авыл халкы, кояш эреткәнче дип, туры түбәләрдән кар төшерә, өй тирәсендә адашып туктап калган гөрләвекләргә юл ачып бирә. «Мәдрәсә» бакчасындагы тупыл-таллар сусылланып кулга-кул тотынышканнар. һәр чор үз агачын утырта. Ә менә авыл уртасында инеш тирәли тезелгән таллар — безнең яшьтәшләр. Аларга утыз яшь чамасы; гәүдәгә таза, тамырга нык, баш очлары болыт. Яшьрәк чакларында алар- i га кошлар биектән генә карап үтәләр иде. Хәзер исә ныграк ботак са- < ен — карга оясы. Инеш тирәсендәге таллар — каргалар каласының * олы урамы. ♦ Кичен, каргалар тавышы тынгач, мәдрәсә бакчасына яшьләр җые- s ла. Кояш яшьләрне артыграк ярата бугай — иң беренче булып шушы ° аланны кардан арындыра ул. Кайда ничектер, Шәледә кичке уенга | чыгуны «Авыл артына чыгу» дип атыйлар: аулакка, олылар күзен- а. нән читкәрәк, ягъни уенга иң элек кызлар җыела. Кызлар җыелып бетүгә, уенга, гармун күтәреп, егетләр килеп кушыла. Шәле гармунчылары ялындыра белми: ник дисәң, монда һәр - егет — гармунчы. Гармун уйнарга өйрәнмичә торып, кыз күзләргә я чыкмый чын Шәле егете. Уенда елдан ел үзгәреш. Хәзер инде без * яраткан «Наза», «Зәкәрия», «Миләүшә», «Йөзек салыш» уеннарын кысрыклап, магнитофон тавышлары, «Кем ничек булдыра» дигән танцалар килеп керде. Хәер, кичке уенга бар да килешә. Яшьләр үсә — мәдрәсә бакчасы кебек тагын дүрт җирдә берьюлы кичке уен гөрли. Авыл уртасында яңа культура сарае өлгерә. Иске клубны нишләтерләр икән?.. Төн хисабына көн озая. Председатель Фәйзерахман Сафин колхоз колачы буйлап язгы тәртипләрне тикшереп йөри: силос чокырлары ның төбенә төшеп җитмәгәннәрме? Яңгыр дигәннәре кырга буразналар ермаганмы? Пилорамда мотор тавышы яңгырыймы?.. Барысын да санап бетереп буламыни инде... Ул автопаркка килеп керде. Кырык алты трактор, уналты комбайн, егерме җиде автомашиналы уңыш парады аның әмерен көтә иде. Әйтер сүз бер генә — сынатмагыз! Язлар тиз үтә. Таллар көр үсә. Әле кайчан гына... Алтмышынчы еллар уртасында колхозның бер отчет-сайлау җыелышы өч көнгә сузылды. Колхозчылар, сайлана торгач, 30 яшьлек Сафияга — син булырсың безнең яңа председателебез диделәр... Инде күпме язлар үткән. Ул рәис булган елны дөньяга килгән сабыйлар хәзер үзләре колхозны әйдәп баручы хезмәт батырлары. Тракторлар юлга чыкты. Җылы туфрак эчендә орлык назлана. Орлык шыта — җыр дәвам итә. Колхозның алты мең гектар җиренә яшел төс иңә. Игенчеләр көч сынаша. Ислам Гайнетдинов кебек кыр батыры булам дисәң — кыр иркен; Мәрфуга Шәйхиева кебек Социалистик Хезмәт Герое булыйм дисәң — фермалар көтә. Участок больницасында РСФСРның атказанган врачы Мәрзия Мөхәммәтҗанова, мәктәптә ТАССРның атказанган укытучысы Иосыф Садыйков... Кыскасы, көрәш мәйданы җитәрлек! Тормыш сәхнәсе Кала юлында йөрүчеләрне өч төргә бүләргә мөмкин. Беренчесе — кайтып-китеп йөрүчеләр. Алар тукышлары белән Шәленеке булып, җае чыккан саен, мин Шәледә тудым дип масайсалар да, авыл эчендә никтер ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә генә күренәләр. Кайтып-китеп йөрүчеләр арасында язучылар, рәссамнар, артистлар да бар. Шәһәр белән якын торгангамы, әллә тамашачылар күпкәме, Шәлегә артистлар еш килә. Килгәне берсе залны сокландырырга теләп сайрарга керешә. Кайберләре сайрый-сайрый да гамьсез халык ла бу дип китеп бара. Шәле кешесе бер үк җырчыны да ике төрле алкышларга мөмкин, дөресрәге, җырына карап җырчысына кул чаба. (Шәле халкының таләпчән булуына ышанмасагыз, әдәбиятыбыздагы Шәле премиясе лауреатлары язучылар В. Нуруллин белән X. Хәйрул- линнардан сорап карагыз.) Халык туган авылына охшаса да охшар икән. Инеш озынлыгы, алты урам җилкәле Шәленең кешеләре Харис Якупов полотноларына чак сыйган. Сынлы сәнгать музеена кергән кеше: «булган бит элеп көчле кешеләр» дип сокланыр. Ә бит М. Галиуллина, Ф. Гәрәева, М. Исламова, С. Сәгдиева, Н. Җиһаншиннар — колхозның бүгенге кешеләре. Әйе, әйе, хәтта дүрт почмаклап япкан яулыклары, бәби итәкле күлмәкләре, челтәрләп керфекләнгән алъяпкычлары, хәтта беләкләрендәге көмеш беләзекләре дә бүгенгечә. Театр сәхнәсендә мондый киемнәрне күрсә, әй шатлана бит шәһәр кешесе. Әллә Шәле тормыш дигән олы театрның бер сәхнәсе микән? Юлда йөрүчеләр арасында кайтыр өчен китүчеләр дә бар. Болары инде канатлы өметләр. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә укырга кергәннәрне дә, армиягә китүчеләрне дә кайтырга тиешләр дигән өмет белән озаталар, һәм алар кайтып та керерләр. Тик соңгы сугышка китүчеләрнең генә 272 се әйләнеп кайтмады... Юл кешесенең өченче төре — китмәскә дип кайтучылар. Болары — күпчелек. Каладан әрдәнәләп төяп кайтса да, автобус Шәледән яртылаш буш китә. Китмәскә дип кайтучылар — Шәленең җитәкче көчләре, укытучылар, белгечләр, игенчеләр. Мин гел юлда. Ни чаклы гына тырышсам да, китмәскә дип кайтучылар төркеменә кушыла алмыйм. Кайтам-китәм, кайтам-китәм... Ләкин бөтенләйгә беркайчан да китмәм.