ИДЕЛ БӨРКЕТЕ, ИЛ БӨРКЕТЕ
(МУСА ҖӘЛИЛ КУРСК ҖИРЕНДӘ) Җирдә кеше торса торсын. Эзе калсын тмран булып. Үзе үлс». зше калсын Мең яшәрлек имән булып. Муса Җ ә л и п иһаять, мин Курск җирендә. Күптән инде Муса Җәлилнең Курск елкәсен- нән, Боек Ватан сугышы барган фронт бусагасыннан язган хатлары, шигырьләре Марьино поселогында политик работниклар курсында укып политик^хәрби чыныгу алуы сәяхәткә чакырып тора иде, Муса Җәлилнең дәһшәтле кеннәрдә Казанга, дусты Гази Кашшафка язган хатында: «Әле хәзергә фронт тирәсенең авыр шартларында, тылда яшәгәндә, мин үземне алдагы сугышлар ечен чыныктырам»,— дигән сүзләре бу кызыксынуны тагын да куәтли иде. Муса Җәлил—халкыбызның горурлыгы. Аның турында торле телләрдә күп язылган. Аның тормышы, иҗаты, батырлыгы—әдипләр, публицистлар, журналистлар ечен илһам чыганагы. Шәйхи Маннур бик дорес әйтә: «Муса Җәлил... язучылар ечен илһам чыганагы булып торыр. Шулай булмый мамкин дә түгел, чонки Мусаны ниндидер томанлы ераклыкка киткән, юлларына яшел чирәм үскән тарихи шәхес итеп кенә күзаллап булмый. Ул һаман малаем келемсерәп, җырлары белән яиылдулкынланып, зур омтылышларга ондәп каршыбызда басып тора...» 1 «Социалистик Татарстан» газетасында «Шагыйрь чыныгу ала»’ исемле сәяхәтнамә басылгач, бу юллар авторына теләктәшлек белдереп, тәкъдимнәр әйтел газета уңучылардан, әдипләрдән, әдәбият белгечләреннән, журналистлардан, партия работникларыннан хатлар килде, очрашып сейләшүләр булды. Менә бер хат. Аны Чистай сәгать заводы технологы Вазыйх Шәрипов яза. «Муса Җәлил турындагы мәкаләне без дулкынланып укыдык. Аннары «Социалистик Татарстан» газетасының әлеге номерын заводка, үзебезнең цехка алып бардым. Язма балан хезмәттәшләрем дә кызыксындылар. Шулай да, безнең фикеребезчә, бу мә- «алә шагыйрьнең Беек Ватан сугышы чорында фронтка кергәнче тормышын, бигрәк тә ул йөргән эзләрдән үтеп иҗатын яктыртуда башлангыч адым гына. Автор аны тагын да киңәйтебрәк, тулыландырыбрак язса, без. укучылар, канәгать булыр идек. М. Җәлңлнең кордашлары, аны күрүчеләр, белүчеләр исән чакта бу эшләнсә, бигрәк тә әйбәт булыр иде». Н Дөрес, М. Җәлилнең сугыш чорындагы тормышы һәм иҗаты бездә шактый өйрәнелгән. «Хәзерге вакытта Җәлил иҗатын өйрәнүчеләр.—дип яза әдәбият белгече Азат Әхмәдуллин,—язучының Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышын һәм иҗатын җентекләп өйрәнүгә зур тырышлык куялар, һәм бу закончалыклы» ’. Бу изге эшне Муса Җәлилнең иң якын, ышанычлы дусты, тәнкыйтьче, әдәбият белгече, публицист Гази Кашшаф башлап җибәрде. Ул М. Җәлилнең әдәби варисы иде. Хәтеремдә. «Совет Татарстаны» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасының 30 апрель, 1953 ел санында «Ялкынлы патриот шагыйрь Муса Җәлил» дигән баш белән Моабит дәфтәреннән «Кичер, илем!», «Җырларым», «Ышанма», «Корыч», «Яңа ел теләкләре», «Хөкем алдыннан», «Кошчык» үсемле шигырьләре беренче тапкыр дөнья күрде. Газетаның шул ук санында Гази Кашшафның «Корыч ихтыярлы шагыйрь» (Муса Җәлилнең соңгы шигырьләре турында) исемендә күләмле мәкаләсе басылды. «...Гомере кыл өстендә калганда да, коммунист шагыйрь, совет көрәшчесе үзенең кешелек горурлыгын, рухи ныклыгын, ихтыяри көчен батырларча саклаган һәм, үлемгә нәфрәт белдереп, үзенең иҗат эшен дәвам иттергән»-',—дип рухланып язды Г. Кашшаф. Ул көннәрдән бирле байтак вакыт узды. Җәлил хакындагы фән тулыланганнан тулылана барды. Әмма шулай да бөек шагыйрь тормышының барлык чорлары да бердәй тулылыкта өйрәнелгән дип әйтергә, мөгаен, иртәрәктер. Курск җиренә сәяхәтем мине шул фикергә китерде. Бу юлъязмада М. Җәлилнең сугышның беренче авыр айларындагы хәлен, иҗатын, аеруча солдат-шагыйрь тормышының Марьино чорын тулырак итеп чагылдырырга омтылыш ясала. Коммунистлар партиясе Бөек Ватан сугышы көннәрендә Совет Армиясен политик тәрбияләүгә зур игътибар бирде. Армиянең җитәкче составын марксизм-ленинизм идеяләре рухында чыныктыру өчен политработниклар әзерләү курслары оештырылды. 1941 елның июль аенда Муса Җәлил армиягә алына. Башта ул Казандагы хәрби лагерьда тора, артиллерия полкында рядовой солдат булып хезмәт итә башлый. Ул авырлыклардан курыкмый, хәрби белемнәрне тырышып өйрәнә, артиллерист-тупчы һөнәрен бик тиз үзләштерә. «Тупчы анты» шигыре армиядә хезмәт итү нәтиҗәсе буларак язылган дип расларга мөмкин. Аннары Муса Җәлил политработниклар әзерли торган алты айлык курска тәкъдим ителә. Бу турыда ул вакытта аның белән бергә хезмәт иткән артиллерия полкы пропагандисты, соңыннан озак еллар «Татарстан коммунисты» журналында җаваплы секретарь булып эшләгән, СССР журналистлар союзы члены Г. Беляев үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «Мин полк командирына һәм комиссарына Мусаның кем икәнлеген, аның татар әдәбиятында нинди урын тотуын сөйләп бирдем. Шуннан соң без Муса Җәлилне демобилизацияләү турында мәсьәлә күтәрмәкче булдык... Ләкин Муса моңа үзе каршы килде: «Минем урыным—армиядә, сугышчылар арасында. Минем бурыч—фронтта булу, фашистларны кыйнау»,—диде ул. Күп тә үтмәде, безнең полкка яхшы хәзерлекле һәм тормыш тәҗрибәсе булган ике рядовой коммунистны политруклар курсына җибәрергә кәгазь килде. Муса Җәлил бу курсларга барырга бик теләп риза булды...» 3 . Муса Җәлил курсларда укыган Марьино сарае. Политработниклар әзерләү мәктәбе Курск елкәсе. Рыльск районы Марьино сараенда урнашкан була. Без Муса Җәлилнең Курск әлкәсенең Марьинода оешкан политработниклар курсында укуын тегәлрәк ачыклау ечен СССР Оборона Министрлыгының Үзәк архивына мерәҗәгать иттек. Аннан 1979 ел, 12 сентябрендә язылган хат-документ алынды. Ул документта мондый юллар бар: «Партия комитетларының җитәкче работникларын хәрби әзерләү һәм яңадан әзерләү курсларының 1941 ел, 5 августтагы 231 номерлы приказында. «Урта политсостав әзерләү курсларына килүчеләрне 1941 елның 19 июленнән курслар исемлегенә курсантлар итеп теркәргә һәм барлык тер нәрсә белән тәзмин итәргә... 798. Залилов Муса Мустафович» диелгән Димәк, Муса Җәлил Марьинодагы урта политсостав әзерләү курсларында уку эчен 1941 елның 19 июленнән теркәлгән булган. Күрәсең, Казанда торган артиллерия полкы җитәкчелегенең тәкъдиме кабул ителгән, һәм М. Җәлилнең. 1941 елның 17 июлендә Казандагы хәрби лагерьдан Әминә Җәлиловага язган хатында чагылыш тапкан, «...югары белемле, партия стаҗы зур. партия-комсомол җитәкчелеге эшендә зур тәҗрибә тупланган... ВЛКСМ Үзәк Комитетының элекке работнигы, хәзер дә җаваплы партработник, депутат буларак» политсоставка күчәргә омтылу теләге үтәлгән. Шу- лай итеп, М. Җәлил 1941 ел июленең икенче яртысында политик работниклар курсына укырга җибәрелгән. Марьино. Бу мәһабәт сарай һәм парк ансамбле Россия тарихында куп- тән билгеле. Аны XIX йөз башында Курск җирендә, табигатьнең бик күркәм урынында ун меңләгән крепостной крестьян кулы белән төзиләр. Бу сарай бакча ансамблен Россиядә иң бай кешеләрнең берсе князь И. И. Барятинский салдыра. Аны үз хатыны хөрмәтенә «Марьино» дип атый. Аның кулында Курск губернасының 35 мең крепостное, 100 мең дисәтинә җире була. Марьино сарай-паркы архитектор К. И. Гофман җитәкчелегендә 1815—1816 елларда төзелеп бетә. Бу поселок тирәсендә яшәгән картлар үз бабаларының сарай-парн янына төрле-төрле агачлар утыртуларын, буалар, ясалма күлләр барлыкка китерүләрен, каналлар казуларын, һәйкәлләр, күперләр, юллар салуларын, тирә-яктан кошлар, җәнлекләр аулап, аларны урманнарга җибәрүләрен сөйлиләр. Крепостной крестьян хатыннары байларның эт балаларын имезеп үстергәннәр. Князь токымнарының, патша ялчыларының әнә шулай күңел ачуларын ачынып искә алалар. Сарай-йортның эче гаҗәеп матур бизәкләр белән тулы, аның түгәрәк биек залы, хрусталь люстралары, кунак бүлмәләре үзенә генә хас стиль белән аерылып тора. Октябрь революциясеннән соң сарай-парк тарих һәм культура һәйкәле ител саклана. 160 елдан артык элек төзелгән сарай-бакча ансамбле Марьино әле дә безне сокландыра. Менә шушы сарай-паркта Бөек Ватан сугышы алдыннан В. И. Ленин исемендәге ял йорты, Кызыл Армиянең пропагандистлар әзерләү училищесы була, ә сугыш башлангач биредә политработниклар курслары ачыла. Анда хәзер «Марьино» санаторие эшли, хезмәт ияләре ял итә. Мәһабәт сарайның парад-фасадында мемориаль такта: «Бу йортта 1941 елның көзендә политик работниклар курсларында татар халкының патриот шагыйре. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил укыды». Бу юлларны дулкынланып, горурланып укыйсың. Истәлек тактасы безне—совет кешеләрен, халкыбызны, тынычлык өчен көрәшүчеләрне авыр сынау елларын онытмаска чакыра. Ул—М. Җәлилнең үлемсезлеге билгесе. Шул чак мин бу үлемсезлекнең сәбәпләре турында уйланып йөрдем. Хәтеремә 1966 елның февраль-март айларында шагыйрьнең 60 еллыгын бөтен ил күләмендә бәйрәм иткән көннәр, ул вакытларда сөйләнгән һәм язылган сүзләр килде. ...Казан. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры. Анда зур тантана. Олы тантанага М. Җәлилнең «Моабит дәфтәре» шигырьләре кулъязмасын коткарып калган Бельгия гражданины Андре Тиммерманс, шагыйрьнең туганнары, әдипләр, дуслары. ПОЭТ 'I1ATPHQ Г ^'ОЙСИЕТСкОГОСвЮТ А ЛАУРЕАТ ЛЪ’НЫМГЧ/Ли nniiaou * —— Марьино сараенда М. Җәлилгә мемориаль такта. кордашлары, җәмәгатьчелек вәкилләре килгән. Җыелышта чыгыш ясаучы Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе М. Әмир, РСФСР культура министры Н. А. Кузнецов, РСФСР Язучылар союзы секретаре, шагыйрь В. Д Федоров, Башкорт- стаи халык шагыйре Мостай Кәрим, казакъ шагыйре Жубан Молдагалиев, чуваш халык шагыйре Педер Хузангай, балкар шагыйре Кайсын Кулиев, шагыйрь Сибгат Хәким, М. Җәлилнең рабфакта бергә укыган иптәше 3. И. Муратов һәм башкалар шагыйрь- иең поэтик һәм гражданлык батырлыгына соклануларын, аның иҗатының интернациональ рухта булуын калку итеп күрсәттеләр. Республика вакытлы матбугатында юбилей уңае белән бирелгән махсус саннар, сәхифәләрнең берсендә «Коммунист шагыйрьнең үлемсез батырлыгы» дигән мәкаләдәге юллар да хәтергә килде: «Кабатланмас гражданлык һәм поэтик батырлыкның нәкъ менә Җәлил өлешенә туры килүендә тирән закончалык бар. Бу батырлыкка ул үзенең бөтен биографиясе һәм иҗади үсеше белән әзерләнде. Аның биографиясе — уз тормышының һәр көнен, һәр сәгатен Совет власте өчен, партия интереслары өчен, коммунизмның җиңүе өчен көрәш эшенә биргән сугышчы һәм гражданин, ялкынлы җәмәгать эшлеклесе биографиясе ул.» * † Менә кайда шагыйрьнең үлемсезлеге сәбәпләре. М. Җәлилгә Марьинода мемориаль такта кую тарихы түбәндәгечә булган. Октябрь социалистик революциясенең 50 еллык юбилее уңаеннан мемориаль тактаны ♦ сарай фасадына 1967 елның 15 июлендә Бөтенсоюз «Родина» мотораллиенда катнаш- а кан Татарстан АССР командасы кадаклый, һәм анда митинг үткәрелә. Якташлары са- О наторий китапханәсенә М. Җәлилнең 1962 елда Казанда басылган җыентыгын тү- < бәйдәге автограф белән бүләк итәләр: «Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе S лауреаты М. Җәлилнең мемориаль тактасы ачылу истәлеге итеп. 15.06.67» «Марьино» санаториендә китапханә мөдире булып эшләүче Валентина Кирояна х ТарасевичПанфилова политработниклар курсларында укыган Муса Җәлилне яхшы а хәтерли. Фашистлар Курск җиренә бәреп кергәч, курсантлар белән бергә Минзәләгө и күчеп килүләре турында сөйли. Ул М. Җәлил белән бергә укыган кешеләрне исенә * төшерә. Курста төрле милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да укый. Сарай nap- g кының ясалма күле артына, урманлыкта палаткалар корыла, курсантлар көн буе шунда—лагерьда булалар, аларның тактик занятиеләре шунда үтә. Китапханәче курсантларга газетажурналлар, хатлар илтеп тора. Курсантлар ике еллык хәрби училище программасын бик аз вакытта — биш-алты айда үтәргә, марксизм-ленинизм идеяләрен ныклап өйрәнергә, политик, физик яктан үзләрен чыныктырырга, сугыш алып бару сәнгатенә өйрәнергә тиеш булалар, һәм Муса Җәлил куелган бурычны намус белән үти: хәрби һәм политик белемнәрне тырышып үзләштерә, шагыйрь үзе язганча, «бөтен предметны «отлично»га биреп, алдынгы булып»2 чыга. Шагыйрь-коммунист партия, җәмәгать эшендә актив катнаша, курсантлар белән политик темаларга әңгәмәләр үткәрә, стена газетасын чыгара, аңа мәкаләләр, шигырьләр яза, гитлерчыларга карата нәфрәт тәрбияләшә, изге көрәшкә өнди. Ул курсантлар өчен оештырылган танцаларга да йөрергә вакыт таба^ китапханәдән китаплар да алып укый’. 1941 елның 14 декабренда ротаның партбюро секретаре тарафыннан Муса Җәлилгә бирелгән партия характеристикасында болай дип язылган: «Ипт. Җәлилев М. М. урта политсостав курсларында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, уку алдынгысы булды. Ипт. Җәлилев партия-масса эшендә актив катнашты, ротаның партия бюросына сайланды, стена матбугаты редакторы булды, эшне яхшы башкарды, партия заданиеләрен төгәл үтәде ..» 4 . 1 «Социалистик Татарстан», 15 февраль. 1966 ел. • Муса Жалил Әсарләр. лүрт томда 3 том 653 бит. † «Марьино» саматориесе китапханәсендә М. Жалит әсәрләре ат булуны асәпкә алып. «Со циалистик Татарстан» гаэетасы редакциясе анда шагыЯрь әсәрләрен һәм анын турындагы китап ларны җибәрде Хозор китапханәдә М Жәяил гормыааыма һәм әдәби ашнәилегеиә багышланган стенд бир ‘ «Совет әдәбияты». 4 сан. апрель. 1962 ел. 149 бит А Жэләлоа «.Муса Жалил бкогоаЛиясе аә караган яца документлар». ' 7 ИДЕЛ БӨРКЕТЕ, ИЛ БӨРКЕТЕ Китапханәче Валентина Кировна Муса Җәлилнең кешеләргә гаять игътибарлы» тактлы булуына аеруча басым ясый. Курслар Марьинодан Курск өлкәсенең Щигры шәһәренә кучеп, Бөгелмә аркылы Минзәләгә эвакуацияләнгән дәвердә (ул күчену бер ай чамасына сузыла) М. Җәлил алар белән бергә булган, хәрби булмаган гражданнар семьяларына, аларның балаларына ярдәм иткән, азык-төлек табарга булышкан. Юлда хәрби мәктәп үз эшен дәвам иттергән, курсантлар сугыш коралларын өйрәнгәннәр. зачетлар тапшырганнар, аттестациягә әзерләнгәннәр. Муса Җәлил дусты Г. Кашшафка язган хатында: без укуны чын практика белән бергә кушып алып барабыз, сугышны инде күреп, хис итеп торабыз, һәрвакыт фронтчың алгы позициясенә басарга әзербез, дип хәбәр итә. «...Мин бервакытта да армиядә булмавыма һәм тәҗрибәм юклыкка карамастан, хәрби белемне тырышып үзләш- терәм һәм сугышчан бурычларны начар башкармыйм»,‡—дип яза ул. М. Җәлил, чыннан да, биредә беренче хәрби чыныгу мәктәбе үтә, үзен алдагы сугышлар өчен чыныктыра. Курсларда укыганда Муса Җәлилнең иҗат активлыгы көчәя. Сугыш шартлары яңа фикерләр уята, аның шигырьләрендә хәрби-патриотик ялкын көчәя. Аның белән Марьинода укыган курсант Б. X. Зязиков үзенең истәлегендә болай ди: «Кыска вакытлы ялга туктаганда, мин күбесенчә ялгыз уйланырга ярата торган Муса Җәлилне бер кырыйда үзе генә утырганын күрдем. Аның иреннәре кыймылдый һәм карандаш кисәге белән дәфтәргә нидер яза иде. Мин аның нәрсә эшләве белән кызыксындым. Муса берничә минут эндәшми торды, аннан соң мәктәп дәфтәрен җәеп салды да шигырьләрен күрсәтте. Шул чакта гына мин аның шагыйрь икәнен белдем. Кич белән мәктәпкә кайткач. Муса үзенең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен миңа бирде. Шул вакыттан алып минем Мусага булган ихтирамым тагы да үсте. Без бит фронт тормышы кебек үк каты шартларда яши идек. Тактик занятиеләр вакытында привалларда яки буш минут табылган вакытта, Муса миңа үзенең шигырьләрен татар телендә укый иде. Ул сугыш турында фашистларга нәфрәт белән язды, ерактагы Татарстан һәм Бөек Ватан сугышының беренче геройлары турында язды. Халык белән бергә, аның кайгысы белән яшәгәнлеге, аның белән бергә сулаганлыгы ул шигырьләрдән бик нык сизелеп тора иде. Сугышчы һәм шагыйрьнең дошманга нәфрәте бик көчле иде. Муса еш кына Татарстанны, әдәби хезмәтне һәм семьясын искә ала иде. Бервакыт ул миңа бик нык дулкынланып «Кызым Чулпанга» исемле шигырен укыды» 2 . Марьинода курсларда укыган көннәрдә М. Җәлилнең вакыты бик аз булса да, ул дистәләп шигырь яза. Әсәрләренең күбесен 1941 елның икенче яртысында «Кызыл Татарстан» газетасында һәм «Совет әдәбияты» журналында бастыра. Хатларының берсендә ул: «Мин моннан, һичшиксез, октябрьга кадәр ун (ким түгел) шигырь һәм җырлар җибәрәчәкмен»3 дип хәбәр итә. Соңга табарак, 1941 елның 6 декабренда, Г. Кашшафка язган хатында ул шигырьләрнең исемнәрен дә атый. Менә алар: «Әминәгә», «Чулпанга», Г. Кашшафка багышланган «Окоптан хат», «Әмирхановка истәлек» шигырьләре. «Госпитальдән», «Каска» һәм башка әсәрләр. Фронт Курск өлкәсенә якынлаша, фашистлар август ахырына аның территориясенә бәреп керәләр. Сентябрь башларында дошман Курск өлкәсе шәһәрләренә бомбалар ташлый: Муса Җәлилләр укыган Марьино сарае фронт янындагы төбәккә әверелә. М. Җәлил дусты Г. Кашшафка язган хатында фронт яны хәлләрен болай тасвирлый: «Аерым шартлар килеп чыкканлыктан, без хәзер икенче пунктка күчтек. Без хәзер Щигры шәһәрендә, Курск өлкәсендә... Без монда бик начар шартларда күчтек, көне буе яңгыр коеп торды, һәркайсыбызда 40 килограммга кадәр йөк бар иде. Билгеле, шоссе юлыннан барырга туры килмәде. Шуңа күчү шактый авыр булды, гәкин безнең беребез дә артка калмады, арымады да... Шигырьләр язарга вакытым юк. Безнең вакыт бик тыгыз. Шулай да язарга һәм ‡ .Муса Җәлил, Әсәрләр, дүрт тонда, 3 том, 548 бит. ’ Муса турындагы истәлекләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1964, ПО бит, * Муса Җәлил Әсәрләр, дүрт томда 3 т. 549 бит. «ларны җибәрергә уйлыйм. Берничәсе башланган килеш тора. Темалар һәм материаллар күп» '. Соңрак язган икенче бер хатында М. Җәлил Марьинодан «киткәннән бирле бик авыр. бик мәшәкатьле, озын юл үттем. Тик бер генә ай тынычлап укырга мөмкин булды. Анда да немец самолетлары һаман өстә очып тордылар... Без шунда ук Марьинодан киттек. Аннан тагын бик күп юллар үттек, шәһәрләр алмаштырдык, фронт эпизодларын да күрдек» 2 , ди. н Шәйхи Маннур «Муса» романында Курск җирендә булган ул көннәрне түбәндәге- х -чә сурәтли: «Аларның курслары фронт дүрт-биш чакрым калгач кына урыныннан куз- S галды. Инде сугышка керәбез дип әзерләнгәч кенә, бу якка кайтып, укуларны тәмам Е_ итәргә боерык булды. S Немец самолетларыннан яуган бомбалар астында күпме авылларның, күпме шә- ~ һәрләрнең сәгать эчендә җимерелеп, янып көл булуларын, күпме карт-коры, бала-ча- “ ta, хатын-кызларның шул җимерекләр астында калуын, күпме мал-мөлкәтләр, ил хә- Ь зинәләре төтенгә очуын һәм, гомумән, хәлләрнең никадәр авыр, никадәр хәтәр бу13 луын Муса үз күзләре белән күреп кайтты». Марьинодан эвакуацияләнгән политработниклар курсы Татарстанның Минзәлә шә- 5 һәрендә үз эшен дәвам итә. Ул курсларны 1941 ел ноябрь аенда тәмамлап чыгучы- . ларга хәрби исемнәр бирелә. Оборона халык комиссарының 1941 ел. 30 ноябрьдәге № 04407 приказында болай язылган: «ССР Союзының Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы 1935 н «лның 22 сентябрь карары белән расланган «РККАның команда һәм начальниклар co* g ставының хезмәт тәртибе турындагы положение» нигезендә запастагы урта полит- j состав (Марьино) курсларын тәмамлап чыгучыларга хәрби исемнәр бирергә: < «Өлкән политрук» 908 Залилов Муса Мустафаевич» ’. Муса Җәлилнең исеме һәм атасының исеме “ приказда шулай дип язылган. g Муса Җәлил белән бергә Марьино курсларын 900 дән артык кеше тәмамлый. Me- го мә ул курсларны тәмамлаган кайбер кешеләрнең исемлеге: Мингазов Фатих Мингазович Юзефов Евсей Моисеевич Галимов Хай Нуруллович Хапсироков Амин Папович Корчаев Хадис Абдуллаевич Мурзаханоа Роман Улханович Байчаев Магомет Жашаевич Гуреев Ашанмур Михайлович Мыздриков Михаил Александрович Фазлеев Ахмет Фазлеевич Файзуллин Фалил Зэйнуллович Газизов Назыр Минникаевич һәм башкалар. Приказда күрсәтелгән кайбер кешеләрнең фамилияләре, исеме һәм атасының исеме ялгыш язылуы ихтимал. «Казан утлары» журналын укучылардан бу кешеләрне белүчеләр турында булган мәгълүматларын язманың авторына яки редакциягә хәбәр итүләрен үтенәбез. Муса Җәлил Марьино чорында язган шигырьләрендә ватандашларын илебезне басып алырга дип, халкыбызны үтереп бетерергә дип килгән немец фашистларын тар-мар итәргә чакыра. Шигырьләрен өзелеп яраткан гаилә членнарына—кызы Чулпанга, хатыны Әминәгә, шулай ук каләмдәш дусларына, хәрби хезмәттәшләренә ба1 Мусе Жалил. Әсәрләр, дүрт томда 3 т. 547—548 битләр. • Шунда ук. 551 бит •(ССР Оборона Министрлыгының Үаав архивы. 13647? тасвирламасы 1 >ш. 406 бат (аү- гышласа да. аларда совет кешеләренә, туган илгә сүнмәс мәхәббәт, дошманга аяусыз нәфрәт ташып тора, җиңүгә ышаныч яңгырый. Шунысы бар: аларның күбесе 1941 елның җәйге-көзге айларында (август-ноябрь) курсларда укыган чакта, лагерьдагы тәнәфес вакытларында, Марьинодан эвакуацияләнеп походта барган, Льгов—Щигры—Тамбов—Пенза—Ульяновск—Бөгелмә станцияләре аша Минзәләгә күчеп килгән борчулы юл газабы көннәрендә язылган. 1941 елның августында язылып, «Кызыл Татарстан» газетасында басылган «Әйдә, җырым!» шигырендә Муса Җәлил: Вакыт җитте... хәзер ярты юлда Куеп торып тыныч эшемне, Багышларга Ватан сугышына Үземне һәм каләм көчемне... —Ди. М. Җәлилне Казандагы дусты Г. Кашшафтан хат алуы аеруча дулкынландыра. Ул Курск җиреннән язган бер хатында болай ди: «Синең хатың беренче булып килде һәм мин бөтен йөрәгемнән игътибарың һәм чын дуслыгың өчен сиңа рәхмәт белде- рәм. Мин һәрвакытта да синдә үземнең иң яхшы һәм сизгер дустымны күрдем һәм мине бервакытта да онытмавыңа тирәннән ышана идем. Синең хатың бик җылы язылган һәм мин анда үземнең сагынган йөрәгемә кирәкле нәрсәләрнең барысын да таптым. Рәхмәт, кадерле дус!» 1 М. Җәлил дусты Гази Кашшафка багышлап «Окоптан хат» исемле шигырен яза. Шигырьләрендә дә, хатларында да М. Җәлилнең үзенең дә, лирик героеның да рухи ныклыгы калку гәүдәләнә. «Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим,—дип яза ул политработниклар курсын тәмамлаган көннәрдә. —Бөек патриотизм хисе, үзеңнең җәмәгать функцияңне тулысынча аңлау кешене шәхси курку хисләреннән өстен күтәрә... Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын—яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?. ...Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез, һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән (Ватан өчен сугышта), һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу данлы үлем картлык көннәреңә кадәр булган утыз- кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән (ягъни әһәмияте белән аңа тиң икән), мин иртә һәлак булдым дип кайгырырга һичбер сәбәп юк. Әгәр менә шулай уйласаң — мин шулай уйлыйм — үлем һич тә куркыныч түгел»1 . Күрәсез, шагыйрь, үзе нинди генә авыр куркыныч хәлләрдә калса да, Ватан өчен халкыбыз дошманнары—фашистлар белән аяусыз көрәшкә әзер торуын белдерә. М. Җәлилнең фашистлар тоткынлыгындагы, Моабит төрмәсендәге батырлыгы, үлемсез иҗаты моңа шаһит. «Минем турыда сөйләячәкләр, язачаклар, ихтимал, рәсемнәремне дә басып чыгарырлар»3 , — дип язарга М. Җәлилнең хакы бар иде. ...Без Марьинода курсант-шагыйрь Муса Җәлил укыган аудиторияләрне, алар торган бүлмәләрне карыйбыз, ул йөргән парк аллеяларыннан үтәбез. Мин шагыйрь исән чагында аның үзен күрү бәхетенә ирешә алмадым. Әмма аның әсәрләрен яшьтән үк укып үстем, аның дусларын якыннан белеп яшим. Шуңа күрә аның образы күз алдында тора. Муса Җәлил бүген дә безнең арада, безнең белән бергә тормыш юлларыннан атлап бара кебек. Марьинода булганда мин еш кына күңелемнән Коммунистлар партиясенә, үз халкына тугрылыклы курсант-шагыйрь Муса Җәлил белән «сөйләшеп» йөрдем. Әнә йөз еллар буе мәгърур торган мәһабәт имән агачлары. Алар арасыннан акрын җилдә яфраклар лепердәвенә кушылып шагыйрьнең илһамланып шигырь укуы ишетелә сыман. .' Муса Җәлил. Әсәрләр, дүрт томда. 3 т. 547 бит. Муса Җәлил Әсәрләр, дүрт томда 3 т 555-556 битләр. • Шуида ук, 556 бит. Мең ел элек кемдер монда Җир казыган, тир тамызган, һәм беренче кат имәннең Яшәү иртәсен кабызган. Терле үсемлекләр, агачлар дөньясына бай серле бакча. Түгәрәк буа-күл ярында, ясалма биек таш кыяда бронзадан коеп утыртылган зур бөркет сыны. Аның янында кешеләр өзелми. Зур осталык белән эшләнгән бу бөркет сыны—Марьино усадьбасы хуҗасы князь Александр Барятинскийның Кавказдагы хәрби уңышлары символы. Бөркет куркуны белмәс тау баһадиры Шамилне хәтерләтә. Менә ул ярсый, көрәшкә ташланыр кебек. Әмма куәтле бөркетнең озын, көчле канатлары, үткен тырнаклары киселгән, үткен күзләре сүрелгән. Ул инде упкынга төшеп китәр дә, мәңгегә юкка чыгар кебек. Шул чак Муса Җәлилнең фашист тоткынында, Моабит читлегендә йөрәгеннән әрнеп чыккан «Кичер, илем!» исемле шигырь юллары искә төшә. Әмма Муса Җәлилнең мәңге үлмәс җыры Идел бөркете, ил бөркете булып Ватаныбызга әйләнеп кайтты. Ул шигырь юллары аша янә безнең күңел түребезгә узды: Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып. Муса Җәлил — чын коммунист, патриот шагыйрь, халыклар дуслыгы җырчысы. Халкыбызның олы җанлы, батыр улын, бөек гражданинын бөтен прогрессив кешелек зур ихтирам белән телгә ала. Курск якларында сугышның әле башланып киткән айларында политик хәрби чыныгу алган бөркет гитлерчылар төрмәсендә тоткында яшәгәндә дә баш имәде, ахыргы сулышына кадәр Ватаны, халкы бәхете хакына фашизмга шигъри хөкем карары язды. Шагыйрь фашистларга «каршы соңгы сүзне без әйтербез хөкем залында» дип чаң сукты. Килер ул көн, халык хөкем итәр. Карар булыр кискен һәм кыска. Каным белән язган соңгы җырым, Бул гаепләү акты фашистка. Ул көн килде, прогрессив кешелек фашизмга инде күптән гаепләү акты, үлем хөкеме чыгарды. Муса Җәлил эзләреннән йөрү тагын бер кат бездә патриотик тойгы уята, аның утлы еллардагы иҗаты йөрәкләребездә мәңге онытылмас хатирә булып саклана МАРЬИНО—КУРСК—КАЗАН