Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕРОИК СИМФОНИЯГӘ ТИҢ ГОМЕР

Икенче бетендөнья сугышы барышында көчле һәм явыз дошман итеге астында калган халыклар һәм илләр фашизмга каршылык күрсәтүне дәвам итәләр. Оккупацияләнгән илләрдә, дошман тылында Каршыкык күрсәтү хәрәкәте, аның идеологиясе туа. Бу көрәштән язучылар да читтә калмый, билгеле. Аларны көрәшче итеп формалаштырган, идея бердәмлеген, фикер уртаклыгын тәрбияләгән бик мөһим факторлар бар: язучыларның әлеге буыны оккупация, төрмә, концлагерьларны күрә, дошман алдында баш ими. Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашучылар сафына баса. Үзләренең әсәрләре белән дә алар мәкерле дошманны фаш итә. Алай гына да түгел, кайберләре. Муса Җәлил кебек, яшереи оешмалар төзеп, гомуми эш өчен бөтен җаваплылыкмы үз өстенә ала, бик күпләре Ватаны, халкы өчен гомерләрен корбан итә. Бер үк чор, охшаш тарихи шартлар, уртак максат—болар барысы характерлы бер тип, көрәшчешагыйрь тибын тудыра. Шуңа күрә Каршылык күрсәтү хәрәкәтенә катнашкан төрле ил язучыларының поэзиясе аваздаш була, аларның үзәк мотивлары тәңгәл килә, әсәрләре аһәңдәш яңгырый. Элемтәләр һәм бәйләнешләр турыдан-ту- ры булмаса да, гомуми, охшаш идеяләр төрле илләргә тарала. Каршылык күрсәтү хәрәкәтенең эчке һәм психологик рухын шигъри сүз белән аеруча кискен чагылдырган Муса Җәлил иҗатына Европа шагыйрьләренең поэтик тавышы да килеп кушыла. Арада иң көчлесе—Польша шагыйрьләре иҗаты. Поляк поэзиясе һәрвакыт милләт язмышы белән үрелеп барган. Азатлык идеалларына чын күңелдән бирелгәнлек, туган ил язмышы өчен һәр даим көрәшкә әзер тору романтик күтәренке рухлы шигърият тууга китергән. Польшада фашист оккупациясе алты ел дәвам итә. Гитлер полякларны кырып бетерү политикасы алып бара. Ил канлы төрмәгә әйләнә. Польша җирендә бу елларны 1900 үлем лагерьлары, хәрби әсирләр өчен лагерьлар, төрмә, геттолар булдырыла. Дәһшәтле Освенцим, Майданек, Треблинка «үлем фабрикаларыин кем генә белми икән?! Сугыш елларында Польшада алты миллион кеше—милләтнең дүрттән бер өлеше—һәлак була. Бу елларны «крематорийлар чоры» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Милләт буларак поляк халкь|н юк итү юлында гитлерчылар беренче чиратта илнең культурасын бетерергә һәм милләтнең дәрәҗәсен төшерергә тырышканнар. Оккупацияләнгән Польшаның идарәчесе Франкка Гитлерның мәгариф министры: «Моннан соң әдәбиятта Польша тарихы, Польша культурасы, поляк милләте дигән төшенчәләр булмаска тиеш», — дип язганIV . IV История Польши в трех томах. Т. 3 533 бит. Халил туриная нстмсклар Киле». Татарстан китап «ашрипты, 1961. |5б. 188 бит тар ■скип К. Прощание стрелка - «Писатели против фашизма» М, «Прогресс». 1973. И Культура алаасекд. ршл.ган «еш.л.рнең „м„шы „ҢЬ|Ч 6у„, Мең„„я , артаст, «удожаиа, фаа эшлеалел.ре Ү«релә. аокцлатерьларда җазал.на, аата. ул. . Лакал итулм а.ь.р шартларда да «лбааарларга «аршь, к.рэш „„алма.й, парт.аани.р хәрәкәте колач җәя. Польшадагы Каршылык күрсәтү хәрәкәте турында сөйләгәндә, әлбәттә, Муса Җә- ♦ лил һәм аның иптәшләренең поляк эшчеләре, партизаннары белән элемтәдә булулары турында әйтмичә мөмкин түгел. Җәлилнең исән калган иптәшләре, бу бөек һәм куркыныч көрәшнең җанлы шаһитлары көрәшнең интернациональ характерда булуын сөйлиләр. Поляклар белән төрмәдә, заводларда бергә булганда җәлилчеләр алар белән дуслашканнар, агитация алып барганнар, поляк телендә листовкалар чыгарганнар, бергә диверсияләр оештырганнар, корал әзерләгәннәр, поляк партизаннары аркылы украин партизаннары белән элемтәгә керергә тырышканнар. Җәлилчеләрнең берсе—Р. Хисаметдинов болай дип яза: «Мин Мусаның бик күп җирләрдә яшерен сөйләшүләр алып барганын беләм. Минем күзәтүем буенча, Крушинода аның оешмасы бик көчле иде, шундагы бүлекләр аша ул поляк партизаннары белән бәйләнеш тоткан булырга тиеш. Кораллы восстание ясагач, без шул Крушино аркылы китәргә тиеш идек. Анда төрле милләттән эшче батальоннар бар иде» Әдәбият бу чорда халыкны көрәшкә өнди, үзе дә бу көрәштә көч таба, поляк халкының буйсынмас рухын, аның характерын чын йөрәктән чыккан сүзләр белән әйтел бирә, гомумиләштерелгән әдәби типлар тудыра. Халык иңенә төшкән фаҗига- * нең авырлыгын, кулыннан коралын төшермәгән көрәшчеләр образын күрсәтү—оккупация чорында язылган әсәрләрнең үзенчәлекле ягы иде Меңләгән тере кешеләр күмелүдән кыймылдап торган каберләрне. Освенцим. Майданекның еллар буе сүнми янган мичләрен күрү гаделлек, намус кебек тиңдәшсез бөек сүзләрнең мәгънәсен тирәнрәк аңлау мөмкинлеген бирә. Әдәбиятта да бу төшенчәләр чагылыш таба. Бу газаплы еллар һәр кеше өчен мораль сынау була, һәр шәхес алдына: «чын кешеме син, әллә куркып, өметсезлеккә бирелеп җинаять юлына тәгәрәүче түбән җанмы!»—дигән кискен һәм кырыс сорау куя. Польша трагедия кичергән елларда яшәгән һәм иҗат иткән язучыларның берсе Камил Бачинский була. Куркытып халыкны буйсындырырга теләгән фашистларга ул кыю каршы чыга. Басып алучыларның тупаслыгыннан, явызлыгыннан, пычраклыгыннан рәнҗегән, кыерсытылган шагыйрьнең җаны әрни һәм ул кулына корал ала. Варшава восстаниесендә катнаша һәм 1944 елның 4 августында көрәшчеләр сафында һәлак була. Адам Миц- кевичның «Залимлык бер генә карыш җиргә хуҗа булганда да кулыгыздан коралны ташламагыз», дигән сүзләренә ул шулай җавап бирә. Аның үле гәүдәсен бары 1947 елда гына хәрабәләр арасыннан табалар, дуслары һәм анасы кадерләп туганнар каберенә күмәләр, кабер ташына шагыйрьнең үз шигырен язалар. Сезнең янга исән кайта алмам. Кайта алмам... Корбан булырымны тоям... Бу деиьядан китү һәм ышану: яшәрмен, дип Герой булып — мәңге үлмичә... («Бәхилләшү» — юлга-юл тәрҗемә) Бачинский үзенең шигырьләрендә халык тойгыларын белдерә алганга күрә, зур политик фигура булу дәрәҗәсенә ирешә. «Үз халкымның язмышын, аның хәсрәтләрен әйтеп бирә белүче булырга телим»,—дигән шагыйрь. ГЕРОПК СИМФОНИЯГӘ ТИҢ ГОМЕР Фашизмның котыруына шаһит булган шагыйрь халыкның нәфрәте үсүен сизә, шуңа күрә аның шигырьләре дә каршылык рухы белән тулы. К. Бачинскийның иң нечкә хисле шигырьләренә дә мәрхәмәтсез көннәрнең шәүләсе төшә. Восстаниедә катнашып һәлак булган хатыны Барбарага багышлап язган шигырендә нәфис назлау һәм соклану сүзләре белән бер рәттән үзләре кичергән хәсрәтле хакыйкать турында да ачык һәм кырыс сүзләр бар. Кешелекне таптаучы кара көчләр арасында авыр уйлар борчыган язучыга тормышка мәхәббәт хисе көч бирә, аның җанын чыныктыра. Еракта, йөзләгән километрлар ары төрмәләрдә интеккән татар шагыйре Муса Җәлил иң тирәндә яткан тойгысын укучының рухи дөньясына барып җитә алырлык, аның хисләрен кузгатырлык куәтле һәм үтемле сүзләр белән әйтә. Үзенең «Ышанма» дигән шигырендә ул хатынына иң матур, җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итә. Ләкин күңелендә булган шомлы уйлары кара шәүлә булып назлы сүзләр артыннан киләләр: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Алмаштырган илен»,—дисәләр. Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр. «Муса инде үлгән»,—дисәләр. Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр. Муса Җәлилнең бик күп шигырьләрендә хәрби бурыч, патриот анты турында сүз бара. «Егет көче» исемле шигырендә: Егет үткән юлда сафлар сынды, Туплар ауды, танклар ватылды. Кайдан алды егет мондый көчне, Кайдан алды мондый ялкынны! Байрак итеп илгә турылыкны. Утны-суны кичте бу егет. Автоматы түгел, аты түгел. Анты белән көчле бу егет, — дип раслый ул. Бу шигырьдә егетнең рухи сафлыгы күренә. Аның халык язмышын хәл итүче вакыйгаларда катнашып, иле өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшергә биргән антында торуы мактала. Егет образына язучы художестволы фантазия өчен хас булган буяулар сала, аның батырлыгын романтик югарылыкка күтәрә. Шагыйрь халыкның бөеклеген, көчлелеген күрсәтә. Үзенең патриотик һәм хәрби бурычын аңлау К. Бачинский шигырендә дә ачык күренә: Польша кабат яши алсын өчен Без үлемгә хәзер барабыз. Польшада аны «югары талант иясе» дип йөртәләр. Хәзерге көндә аның әсәрләре чех, итальян, француз, немец, рус телләрендә чыга, композиторлар аның сүзләренә җырлар язалар. «Сугыш шуны аңлатты,—дип яза Збигнев Залуский,—иң авыр, тормыш бик югары таләпләр куйган көннәрдә миллионнар үзләренең кешелек дәрәҗәсен саклап кала алды. Сугыш чоры батырлык, фидакарьлек, тугрылык үрнәкләре бирде. Яшь буын шул идеаллар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш»1 . Писатели против фашизма. М. «Прогресс», 1975, 16 бит. Иң авыр, тормыш зур сынаулар куйган көннәрдә дә үзенең кешелек дәрәҗәсен саклап калган, батырлык күрсәткән, иленә, халкына тугры хезмәт иткән. Каршылык күрсәтү хәрәкәтенә катнашкан кешеләрнең тагын берсе—шагыйрь Тадеуш Боровский. Утыз яшендә һәлак булган бу язучы әсәрләренең төп темасы—үлем лагерьлары, фашистларның вәхшилекләре. Шушы трагик темага багышланган әдәбиятта Т. Боровский иҗаты күренекле урын алып тора. Совет тәнкыйтьчесе И. Юзовский да үзенең «Польский дневник» исемле әсәрендә Т. Боровский китаплары турында «аларга кан һәм ачу сеңгән» дип язды. Т. Боровский фашистларга каршы яшерен эштә актив катнаша. Беренче шигырьләр җыентыгы чыкканнан соң ике ай үткәч, ул гестапо кулына эләгә һәм аны Освенцимга озаталар. Башка язучылар кебек Т. Боровский концлагерьда да шигырьләр язуын дәвам итә. Поэзия үлем белән рәттән яшәгән. Фашист богауларында дә поэзия яшәргә, көрәшергә һәм: Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә... шагыйрьнең аяк-кулларыи. Бер кеч тә юк җирдә богауларлык аның кайнар йөрәк моңнарын ...дип язарга көч тапкан шагыйрь. Т. Боровский: «Фашизмның гаебе һәркайда үлем чәчү генә түгел, кешеләрнең күңелен әдәп һәм әхлак ягыннан харап итәргә тырышуында да*.— дип язган. Төтен чыгарып утырган крематорийлар һәм мәетләрне яндыра торган базлар янында Т Бо- ♦ ровский сөйгән кызы турында шигырьләр яза. һәртөрле газаплар да үтерә алмаган < . сөю хисен шагыйрь лагерь еллары аша саклап килгән. «Сөю һәм сагыну турында -• җыр», «Караңгы болытлар», «Сөеклемә» исемле шигырьләрендә аның хәсрәтләре һәм өметләре чагыла. Аның шигыре рухы белән дә, хәтта исеме белән дә М. Җәлил шигыренә якын. Бергә булган бәхетле көннәр еракта, алар инде кабатланмаячак. Сейгән кешеләр- < нвң мәхәббәте дә үлә бара. Рәхимсез сугыш давылы кешеләрне төрле якларга ыр- S гыткан һәм һәркайсын имгәткән. го Ләкин Муса Җәлил дә, Т. Боровский да үлемнән курыкмыйлар, чөнки алар ни 3 өчен үләчәкләрен беләләр һәм «бәлки менә шушы үлем безгә мәңге бетмәс яшәү китерер» дип ышаналар. Туган илдә аларның хыяллары чәчәк атачак, алар шуңа инан- =: ганнар һәм шуның белән юаналар. Т. Боровский да, Муса Җәлил дә фашизмның гайре табигый асылын әкәмәт фантастик, гарип-көлке стильдә, күпертелгән формада, Гойя офортларындагыча сурәтлиләр. Т. Боровскийның «Биркенау төне» шигырендә күзләре ялтырап торган крематорийлар космогоник бер күренеш итеп бирелә. Муса Җәлилнең «Таш капчык» исемле киная белән язылган шигырендә гитлерчыларның дәүләте кеше тәнен тартучы тегермән итеп, «Серле йомгак»та фашистик Германия Куркыныч патшалыгы итеп күрсәтелә: Дию өчен кон дә йөз учакта Кәбаб кыза адәм итеннән; Шушы йортта икән кара бәхтем. Мине нлдән тартып китергән. Дошманның сатирик образын бирү публицистик хөкем белән бергә ( бәйләнеп бара. Миллионлаган кешеләрне харап иткән сугыш турында сөйләүче мемуарлар, көндәлекләр бик күп басылды, андый китаплар әле дә чыга. Ләкин үзе хәсрәт күргән һәм корбан булган кешеләрнең шигырьләрендә калган авазларын һичбер башка сүзләр белән чагыштырып булмый, билгеле. М. Җәлил һәм Боровский шигырьләрендә—кеше түзә алмастай интегүләр, иптәшләренең һәлак булуы, хәлдән тайдыра торган эш, авырулар, ачлык, фашистларның мыскыл итүе, атап әйткәндә, концлагерьның көндәлек чынбарлыгы Аларда үлем чигенә җиткән кешеләрнең психологиясен төшенү күренеп тора. «Мин хәзер кешенең чыи интегүләрен аңлыйм»,— дип яза Боровский. Бу шигырьләр — чынбарлыкны документаль теркәү генә түгел, ә әрнүле һәм көрәшкә сусаган йөрәк авазы. ГЕРО11К СИМФОНИЯГӘ ТИҢ ГОМЕР Т Боровский әсәрләренең күбесендә дөньяның барлык шагыйрьләрен җилкендер- тән «күк йөзе» образы инде һичбер вакытта да татый алмаслык ирек символы булып •китә. Т. Боровский үзенең үткән гомере ераклаша барганын тоя. «...Атылган дусларым «кинем йөрәк төбендә, исәннәре дә инде шунда таба төшә баралар...»—ди ул. Әмма каһәрләнгән шартларда да тормышны сөяргә көч таба, башка кешеләрнең бәхетле булуына шатлана белә. «Әй, тыныч илләрдә яшәүче кешеләр! Сезне хәзер ачык итеп күз алдыма китерә алмасам да, сез бәхетле булганга мин дә бәхетле!»—дип яза ул. Лагерьдә яшәгәндә аның күңелендә корбан булганнар өчен үч алу көннәре килә- -сенә, гаделлекнең өстенлек алачагына ышану туа: Мин ышанам, кешеләр күңелендә Онытылмаслык нәфрәт сакланыр. Вакыт җитәр, Вәхшәт корбаннары Каберләрдән кубып үч алыр... Татар шагыйре М. Җәлил халыкта уянган каршылык көчен, дошманны җиңү ту* рындагы уйларын, азатлык идеалларын чагылдыра. Халыкның рухи дөньясын тирән белүче һәм җанлы итеп ача алучы шагыйрь рухына азык биреп торган хыялларын, өмет һәм ышанычын белдереп: Килер ул көн, халык хөкем итәр, Карар булыр кискен һәм кыска. Каным белән язган соңгы җырым, Бул гаеоләу акты фашистка, («Хөкем алдыннан») —дип яза. Концлагерь һәм төрмәләрдә үлем сәгатьләрен көткәндә шагыйрьнең иҗат көче сүнми генә түгел, киресенчә, соңгы минутларга кадәр яктырып яна, шул иҗат ялкынында җитлеккән һәм гүзәл җырлар туа. Муса Җәлилнең һәм башка көрәшчеләрнең гомере—героик симфония. Аның соң- <ы аккордлары искиткеч бер мәһабәт һәм трагик моң булып яңгырый. Бу симфония сагышлы, ләкин дәрт көч бирүче финал белән тәмамлана. Ул кешеләрнең җанын тетрәтә һәм көрәш кырында туган җырларның һәрвакыт сугышчан сафта калуы туасында сөйли.