Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ИҖАТ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН ПЛЕНУМЫ Узган елның ноябрь аенда Казанның Актерлар йортында ижат оешмаларының берләштерелгән пленумы булды. Ул КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»- гы карары, идеология работникларының Бөтенсоюз киңәшмәсе уңае белән республикабыз ижат оешмалары алдында торган бурычларны тикшерүгә багышланды Доклад белән Язучылар союзы ндарәсе председателе Г. А. Ахунов чыкты Доклад буенча фикер алышуларда әдәбият һәм сәнгать әһелләре — Художниклар союзы ндарәсе председателе Ә. И. Тумашсв, Композиторлар союзы идарәсе председателе М. 3. Яруллин, Бетенроссня театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге председателе Р. А Җиһаншина, «Казан утлары» журналының баш редактор урынбасары Ә. Ф Баянов, Журналистлар союзы ндарәсе председателе, «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы Ш X Хамма- топ. Казан кинохроника студиясе днректо- ?ы И. Н. Алексеев, Г. Камал исемендәге атар дәүләт академия театры артисткасы Н I. Ихсанова, шагыйрь Р М. Мнңнул- лнн, композитор Р. Н. Билялов иптәшләр катнашты Пленумда КПСС өлкә комитеты секретаре иптәш М. Ф Вәлнев чыгыш ясады Пленум эшендә ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М X. Хә- сәнов, КПСС өлкә комитетының бүлек мөдирләре Ю М Воронин, М. М Мусин иптәшләр катнашты. ФОЛЬКЛОРЧЫЛАР киңәшә СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының конференц-залында «Идел һәм Урал буе халыклары фольклорында этник уртаклыклар һәм үзара бәйләнешләр» дигән темага багышланган симпозиум уздырылды Ул СССР Фәннәр академиясенең фольклор буенча фәнни советы, М Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты. Совет тюркологлар комитеты һәм Г. Ибраһимен исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан оештырылды Фольклорчылар симпозиумын кереш сүз белән оештыру комитеты председателе, Г Ибраһнмов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор М. К. Мөхәррәмов ачты. Симпозиум барышында филология фән- иәре докторлары В М. Гацак (Мәскәү). Б Н. Путилов (Ленинград), X. Г. Күрогл» (Мәскәү) үзләренең докладларында илебез халыклары фольклорының уртаклыкларын һәм үзара тәэсирен өйрәнүнең мөһим мәсьәләләрен яктырттылар. М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының өлкән фәнни хезмәткәре А. С. Мир- бәдәлева СССР халыкларының эпосын бастырып чыгару турында сөйләде Филология фәннәре кандидатлары М. Н. Надиров (Казан), Н. Т. Зарипов (УФа). Т. Г. Перевозчикова (Ижевск) һәм А. Е. Китнков (Пошкар-Ола) докладлары Идел һәм Урал буе автономияле республикаларындагы төрле милләт фольклорын өйрәнү мәсьәләләренә багышланды Симпозиумда шулай ук филология фәннәре докторы Л. Г. Барагның (Уфа) «Башкорт иовеллистнк әкиятләренең милләтара бәйләнешләре», филология фәннәре кандидатлары С. Ә Галинның (Стәрлетамак) «Татар бәетләрендә һәм башкорт тарихи җырларында эпик традицияләр», А. Ш. Кичн- ковның (Элиста) «Калмык тарихи эпик поэзиясендә башкорт мотивлары». С X Ак- биевның (Махачкала) «Татар-кумык фольклор бәйләнешләре» дигән кызыклы докладлары тыңланды. ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында Язучылар союзы партия оешмасының ачык җыелышы булып узды. Көн тәртибендә КПСС Үзәк Комитетының «Хокук тәртибен саклау эшен яхшырту һәм хокукны бозуларга каршы көрәшне көчәйтү турында»гы карарын тормышка ашыруда язучыларның бурычлары мәсьәләсе каралды. Докладны Татарстан АССР прокурор ярдәмчесе, юстиция өлкән советнигы, язучы Мәгъсүм Насыйбуллнн ясады. Фикер алышуларда Г. Ахунов, Р Ишмо- ратов, Т Мицнуллин. М. Вәлнев. Р Мос- тафин һәм А. Хәсәнова иптәшләр катнашты. ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ—ЯШЬЛӘР 20—21 ноябрьда Кукмарада яшь язучыларның бишенче республика-зона конференциясе үткәрелде Кукмара районында яшәүче яшь әдипләрдән тыш. бирегә Мамадыш һәм Әгерҗе районнарыннан да яшь авторлар чакырылган иде Конференцияне Татарстан Язучылар союзының партия оешмасы секретаре, драматург Туфан Мицнуллин ачып җибәрде Конференциядә катнашучыларны район- хезмәт ияләре исеменнән КПССнын Кук- мара райкомы секретаре 3. Ш. Сэйфетди- нов котлады. Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов «КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы карары яктылыгында яшь язучыларның бурычлары» дигән темага доклад ясады. Ул тынлаучыларнын игътибарын ил алдындагы җаваплылык. әдәби осталык, марксизмленинизм тәгълиматын тирәнтен үзләштерү мәсьәләләренә юнәлтте, яшь әдипләрне иҗатта кЬюрак булырга, авыл тормышы һәм бүгенге көн кешеләре турында ешрак язарга чакырды. Аннары яшь һәм башлап язучылар алдында өлкән әдипләрдән Сибгат Хәким, драматург Туфан Миңнуллин һәм прозаик Вакыйф Нуруллин чыгыш ясадылар. Алар үзләренең иҗат тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, язучылык эшенең нечкәлекләре турында сөйләп, аның авыр һәм мактаулы хезмәт булуы турында әйттеләр. Кукмара районының «Восток» колхозы председателе Гафият Гарифуллин һәм Зур Кукмара сигезьеллык мәктәбе укытучысы Зөфәр Гомәров иптәшләрнең чыгышларын да залдагылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Чыгышлардан соң Кукмара. Мамадыш һәм Әгерҗе районнарыннан җыелган укучы балалар иҗаты тикшерелде. Танылган әдипләр мәктәп балаларының иҗатлары турында озаклап, җентекләп сөйләделәр, аларга файдалы киңәшләрен әйттеләр. 1927—1928 елларда күренекле татар совет язучысы Ибраһим Гази Кукмарада яшәгән, волкомол секретаре булып эшләгән. Конференциянең икенче көне әдип яшәгән йортка истәлек тактасы кую белән башланып китте. Анда Г. Ахунов чыгыш ясады. Әдәби түгәрәкләрнең эше турындагы сөйләшүдә язучылар да. түгәрәк членнары үзләре дә актив катнаштылар Кукмара район газетасы каршындагы «Аһәңле сүз» (җитәкчесе Ш. Мостафин), Әгерҗе районының Девятерня авылында эшләүче «Беренче адымнар» (җитәкчесе Ә. Фәтхетди- нова) һәм МамадыШ район газетасы каршында оештырылган «Агымсу» (җитәкчесе Ч Хөснетдннова) әдәби түгәрәкләренең эшенә югары бәя бирелде. Яшь авторлардан Ш. Мостафин. Ә. Фәтхетдинова, Р. Шәрнпов, А. Герасимов, Р. Закирова. Р Миңлегалиен, Ч. Мусин һ б. иҗаты тикшерелде. Фикер алышуларда катнашкан язучылардан Г. Ахунов. С. Хәким. И. Юзе- ев. Т Миңнуллин. Л Ихсанова. В Нуруллин. Ш Рәкыйпов ,М. Хәбибуллин, Г. Шәрәфи. Л. Хәмидуллин, Р Мөхәммәдиев. Р Гатауллин. Зөлфәт. Р. Вәлнев. Р. Миңнуллин. М Галиев. М. Вәлиев яшьләр иҗатына җентекле анализ ясадылар, уңай һәм кимчелекле якларны билгеләп үттеләр. Яхшы дип табылган әсәрләр республика матбугатына тәкъдим ителде Яшь драматурглар Ризван Хәмид, Фоат Садриев, яшь прозаик Нәбирә Гыйматдииова конференция исеменнән СССР Язучылар союзына членлыкка тәкъдим ителделәр. ЯШЬ АВТОРЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ КОМИССИЯСЕНДӘ Язучылар союзының яшь авторлар белән эшләү комиссиясе яңа составта эшли башлады. Анда түбәндәге язучылар кертелде. Шәүкәт Галиев (председатель). Роберт МИҢНУЛЛИН (секретарь). Илдар Юзе- ев, Әхсән Баянов. Шәйхи Маннур. Геннадий Паушкин, Ринат Мөхәммәдиев. Мансур Вәлнев. Яшь авторлар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссиянең председателе Шәүкәт Галиев алып барды. Утырышта яшь язучыларның Кукмарада үткәрелгән зона конференциясе йомгаклары, шушы зона районнарындагы әдәби берләшмәләргә шеф-консультантлар билгеләү (Кукмарага — Ләбибә Ихсанова. Мамадышка — Рәдиф Гатауллин. Ринат Мөхәммәдиев. Әгерҗегә — Шамил Майна- пов, Мансур Вәлиев). республика районнарындагы яшь авторлар арасында әдәби хәрәкәтне тагын да ныграк җанландыруга кагылышлы башка мәсьәләләр тикшерелде Яшь язучыларның зона конференциясе йомгаклары турында Язучылар союзы идарәсе председателенең яшь авторлар белән эшләү буенча урынбасары, шагыйрь Илдар Юзеев чыгыш ясады. Фикер алышуда Гариф Ахунов. Туфан Миңнуллин. Әхсән Баянов. Шәйхи Маннур. Габдулла Шәрәфи, Геннадий Паушкин. ВЛКСМ өлкә комитетының яшь ' язучылар белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәре, яшь драматург Ризван Хәмид иптәшләр катнашты. ЛИТФОНДКА 120 ЕЛ СССР Литфондын язучылар совет әдәбиятының ышанычлы тылы дип атыйлар, чөнки ул язучының иҗат эшенә ярдәм итә. медицина, көнкүреш хезмәте күрсәтүдә, иҗади атмосфера тудыруда зур роль уйный. Язучыга иҗат шартлары тудыруда бигрәк тә иҗат йортлары ярдәмгә килә. Литфондның барлыгы 19 иҗат йорты бар. Алар илебезнең төрле ьзчмакларына урнашкан. Татарстан язучылары да бик күп әсәрләрен әнә шул иҗат йортларында язып кайталар. Алар ял итү, иҗат итү белән бергә, төрле кичәләрдә, очрашуларда да катнашалар. Шагыйрь Зәки Нури Ялтадагы иҗат йортында ял иткән вакытта «Плакат һәм вакыт» исемле политик плакат кичәсендә катнашты. И Беляев. И. Василевский. Л. Кондрашенко. Г. Пятков кебек язучылар белән бергә чыгыш ясады, шулай ук Ялтадагы балык комбинатында. «Крымстрой» автобазасында. Белогорский районының Зуя поселогындагы мәктәптә. «Цветочное» колхозының Культура йортында укучылар белән очрашты. алариы татар әдәбияты яңалыклары белән таныштырды, шигырьләрен укыды, фронт истәлекләре сөйләде. АЛТАЙДА КОНФЕРЕНЦИЯ Таулы-Алтай автономияле өлкәсенең башкаласы Горно-Алтайск шәһәрендә «Төньяк. Ерак Көнчыгыш һәм Көньяк Себер язучыларының әсәрләрендә тарих һәм бүгенге көн» днгән темага конференция булып үтте. Шул халыкларның балалар әдәбиятына күзәтүне Татарстаннан язучы Ләбибә Ихсанова ясады. Конференция соңыннан Таулы-Алтайда совет әдәбияты көннәре башланып, Ләбибә Ихсанова Мәскәү. Ленинград, Таулы- Алтай язучылары белән бергә, өлкәнең Ончудай районы мәктәп балалары, колхоз һәм совхоз эшчеләре белән очрашуларда катнашты. Яшь тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиев М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының күп милләтле совет әдәбиятының теориясе һәм тарихы буенча махсус гыйльми советында «Татар әдәби тәнкыйтенең формалашу проблемалары (1905—1917)» днгән темага кандидатлык диссертациясе (фәнни җитәкчесе — профессор М. X. Хәсәнов) яклады. Яклауда совет әдәбиятының күренекле галимнәреннән А Метченко, Г. Поспелов, X. Госма- нов, Ч. Гусейнов, А. Соколов. П. Николаев, П. Юшин, Р. Бнкмөхәммәтов һ. б. катнашты. Алар яшь галимнең хезмәтенә югары бәя бирделәр. Шагыйрь Роберт Мнңнуллнн Башкортстанның Уфа шәһәрендә, «Кызыл таң» газетасының үз хәбәрчесе. СССР Журналистлап союзы члены Зөфәр Хәмидуллин белән Чишмә. Благовар, Бүздәк һәм Илеш районнарында булып кайтты Ул анда «Казан утлары» журналы укучылары белән очрашты, журналның ничек таралуы һәм укылуы белән кызыксынды. Р Мнңиуллин шулай ук Бүздәк районының «Коммуна» колхозы төзелүгә 50 ел тулу уңае белән уздырылган юбилей тантанасында да катнашты, тантанада катнашучыларга татар әдәбияты хакында. «Казан утлары» турында сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды. УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Ноябрь аенда Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары һәм студентлары язучы Вакыйф Нуруллннныц «Аккан су юлын табар» исемле яңа повесте буенча укучылар конференциясе уздырдылар Конференциядә студентлар. шулай ук башкорт язучыларыннан Г Рамазанов. С. Поварнсов, Р Банмоп. профессор Г. Әхәтов. филология фәннәре кандидаты Ә. Нигьмәтуллнн иптәшләр чыгыш ясады Сөйләшүдә университетның проректоры, профессор М Гайнуллин да катнашты Соңыннан Впкыйф Нуруллин үзе сөйләде, сорауларга җаваплар бирде ВЛКСМ ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНДА ВЛКСМ өлкә комитетында «Икмәк фрон. ты батыры» исемен яулап алу өчен республикабыз кырларында барган социалистик ярышта җиңеп чыккан яшь механизаторларның традицион очрашуы булды. Очрашуда язучылар Мөсәгыйт Хәбнбуллнн, Фаил Шәфигуллин һәм шагыйрь Фәннур Сафин да катнашты. ИҖАДИ СӨЙЛӘШҮ Язучылар союзы каршындагы проза секциясендә, Мөхәммәт Мәһдневнен «Кеше китә, җыры кала» повестен тикшерү уңаеннан. әдәби осталык, бүгенге заман проза жанрларының үзенчәлекләре турында зур сөйләшү булды. Проза секциясе җитәкчесе Атилла Расих повестьның үзенчәлекле, халыкчан әсәр булуын, аның укучылар тарафыннан яратып кабул ителүен билгеләп үтте. М. Мәһдиев повестьның язылу тарихын, тормышның үзеннән алынган кызыклы детальләрнең ничек итеп әсәргә кереп китүен сөйләде, үзенең иҗат процессына караган кайбер фикерләр белән уртаклашты Утырышта язучылардан С Хәким, Р. Мостафнн, Ә Еники, И. Нуруллин, Ф Ганиева. И Юэеев. ФМнңнуллнн. Р Ишморатовэ, М. Әмир. И. Ахунҗанов һ. б. иптәшләр чыгыш ясады. Балалар әдәбияты секциясендә яшь язучы Дамир Галнмовның балалар өчен язган «Кызыл шарф» операциясе» дигән повесте тикшерелде. Повесть турында сөйләшүдә Шамил Рәкыйпов. Ләбибә Ихсанова. Адлер Тимергалнн, Таһир Нурмөхәммәтов. Фанл Шәфигуллин һ. б язучылар катнашты. Авторга әсәрен тагын да яхшырту юнәлешендә киңәшләр бирелде, повестьның кирәкле темага язылуы билгеләп үтелде. МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ «Советский писатель» нәшриятының «Шагыйрь китапханәсе» исемле зур сериясендә Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләр»е басылып чыкты Шагыйрьнең Ъу китабы, элек рус телендә чыкканнары белән чагыштырганда, шактый күләмле һәм тулы сайланмаларның берсе. Анда М Җәлилнең бала вакытында дөнья куогән беренче шигырьләреннән алып, фашистлар тоткынлыгында язган «Моабит дәфтәре»пә кадәрге нжат юлы чагылыш тапкан. Эчтәлеге һәм формасы ягыннан гаять төрле шигырьләрне күренекле рус шагыйрьләре тәрҗемә иткән. Җыентык нке бүлектән: шигырьләр һәм поэмалардан тора Балалар өчен язган әсәрләр, фронт лирикасы һәм «Моабит дәфтәре» аерым бүлекчәләр нтеп бирелгән. «Сайланма әсәрләр» Җәлнлнеч төрле елларда төшкән фоторәсемнәре белж бизәлгән Анда шагыйрьнең ү*е язган «Минем тормыш юлым» исемле автобиографик мәкаләсе һәм аңлатмалар да бар Китапка кереш сүзне Рафаэль Мостафнн язган. ШАГЫЙРЬГӘ БАГЫШЛАП Оренбург өлкәсенең Илек авылындагы I нче урта мәктәптә Советлар Союзы Герое, патрнотшагыйрь Муса Җәлилгә багышланган зур кичә булды. Кичәдә шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турында «Урал» район газетасының җаваплы секретаре, СССР Журналистлар союзы члены Равил Енакеев ’ сөйләде. Ул укучыларны Җәлил турындагы китаплар белән. Җәлил турында язучыларның яңа хезмәтләре белән таныштырды. Соңыннан укучылар башкаруында Җәлилнең татар, рус һәм казакъ телләрендә шигырьләре яңгырады. ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ Казанның Актерлар йортында драматург Шәриф Хөсәеновның 50 еллык юбилеена багышланган ижат кичәсе булды. Кичәдә нжат интеллигенциясе, шәһәр хезмәт ияләре. студентлар һәм язучының каләмдәшләре катнашты. Ш Хөсәеновның и жаты турында драматург Туфан Мнннуллнн сөйләде. Казан театрлары артистлары «Әни килде» («Әниемнең ак күлмәге») спектакленнән татарча һәм русча өзекләр уйнап күрсәттеләр, «Генераль җыештыру» спектаклен уйнадылар. драматург сүзләренә язылган җырлар яңгырады. ҖИҢҮЧЕ КИТАПЛАР 1979 елдагы китап басмаларының иң яхшы художестволы бизәлеше һәм полиграфик эшләнеше буенча уздырылган конкурс тәмамланды Беренче’ дәрәҗә диплом һәм акчалата премия «Татар табышмаклары» дигән китапка бирелде Икенче бүләккә «Татар теле» дәреслеге һәм «Коммунистлар партиясе Манифесты»ның сувенир басмасы лаек булды Өченче бүләкне «Энә терапиясе атласы», балалар өчен чыгарылган «Җирдәге кояш» дигән китап һәм «Борынгы шәһәрнең яшьлеге» дигән җыентык яулап алды. Әлеге китаплар барысы да Татарстан китап нәшриятында әзерләнгәннәр. Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатында басылганнар ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Әлмәт язучыларының чираттагы утырышы очерк һәм публицистика турында сөйләшүгә багышланды Татарстан Язучылар союзының очерк һәм публицистика секциясе председателе, язучы Марсель Зарипов үзенең докладында очерк жанрының үзенчәлекләре турында сөйләде, очеркнстлар алдында торган бурычларга тукталды. Язучы Самат Шакир Бөек Ватан сугышы каһарманнарын ничек эзләп табуы, аларга багышланган документаль әсәрләр -өстендә ничек эшләве турында сөйләде. Фикер алышуларда Ш Бнкчурин. Г. Афзал. Ә Маликов. Җ. Рәхимов һ. б. язучылар катнашты Бүлек җыелышында «Авыл прозасы һәм аның проблемалары» дигән мәсьәлә тикшерелде Язучы Хәниф Хайруллин доклад белән чыкты Фикер алышуда Ә Маликов. Ю Әминев. Ш Бнкчурин. Җ. Рахимов. яшь язучылар Н. Әхмәдиев. А Хә- сәнов, X. Сафина иптәшләр катнашты. * * * Әлмәт нефтьчеләренең Техника йортында Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Гамил Афзал иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәне шагыйрь иҗаты турындагы кереш сүз белән Әдип Маликов ачып җибәрде Аннары Әлмәт Татар дәүләт драма театры артистлары, шәһәр үзешчәннәре шагыйрьнең шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларын башкардылар. Кичәдә Г. Афзал үзе дә чыгыш ясады. ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен һәм илле яшь тулу уңае белән. СССР Верховный Сонеты Президиумы язучы Шәриф Нургали улы Хөсәеновны «Почет билгесе» ордены белән бүләкләде. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдәге. республикада китап нәшрияты эшен үстерүдәге хезмәтләре өчен һәм Татарстан китап нәшриятының 60 еллыгы уңае белән түбәндәге 'иптәшләргә Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1979 ел. 9 август Указы белән Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде: Нурмөхәммәтов Таһир Мирзагалләмо- вичка — Татарстан китап нәшриятының өлкән редакторы; Салихова Эльза Гашимовнага —Татарстан китап нәшриятының өлкән редакторы; Хәкимов Салих Камаловнчка — Татарстан китап нәшриятының өлкән редакторы. * * ♦ Совет әдәбияты һәм матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучы Әдип Маликович Маликовка Татарстан АССР Верховных Советы Президиумының 1979 ел. 14 сентябрь Указы белән Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. * * * Совет циркы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен дәүләт циркларының Бөтенсоюз берләшмәсе артистлары Рамазан Равиле- вич Абдикеевка һәм Замир Миркасыймо- вич Мостафинга Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1979 ел. 14 сентябрь Указы белән Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде.