ҖЫР БИШЕГЕ ЯНЫНДА
Татар профессиональ җырының туу һем киң таралу тарихы драма театрлары үсеше белой бик нык бәйләнгән. Революциягә кадәр театрда җыр бары күңел ачу ечен генә хезмәт иткән — антрактларда яки тамаша беткәннән соң гына башкарылган. Ә 1917 елдан соң инде ул спектакльнең тукымасына махсус кертелә башлый. Бу юнәлештә татар музыка мәгърифәтчесе һәм композитор Солтан Габәшинең эшен зурлап билгеләп үтәргә кирәк. Спектакльләргә ул язган җырлар каһарманнарның уй-хисләрен, холык-фигыльләрен ачу чарасы булып хезмәт ите. Әмма халык арасында Габәши җырлары киң таралып ките алмый Алар хосусан театр музыкасы булып калдылар Ә кендәлек күмәк татар совет җырына нигез салучы дип хаклы рәвештә Салих Сәйдәшев исәпләнә. Ул беренче булып совет заманасы рухына туры килгән, татар халкының яңа хисләрен чагылдырган, аның тормышында һәм күңелендә гаять зур борылышны тасвирлаган җырлар иҗат итте Салих Сәйдәшевның беренче җырлары музыкаль теле белән үк бәтенләй яңача иде. Ул бик күп елларга татар совет җырының интонацион юнәлешен билгеләде үзеннән соң килгән композиторларның җыр иҗатына бик зур йогынты ясады. Егер менче елларда Салих Сәйдәшев иҗатына хас булган интонацияләр һәм жанрлар озак еллар дәвамында (кайберләре безнең көннәргә кадәр) татар җырында өстенлек итеп килде Композитор, беренче буларак, халык авыз иҗаты традицияләренә генә түгел, татар музыкасы ечен бөтенләй яңа өлкә булган рус революцион җыры (ә аннары совет күмәк җыры) үзенчәлекләренә дә таяна Бу күренеш гражданнар сугышы чорындагы халык җырларына да хас борынгы татар кәйләре (күбесенчә, кыска кәйләр) яңа сүзләр белән җырланып, төгәл марш хәрәкәтенә буйсыналар, нәтиҗәдә безнең җырларда әлегәчә ишетелмәгән дәртле яңгыраш белән тулыланалар Хәлбуки, С Сәйдәшев үзенең иң яхшы әсәрләренә революцион гимннарның марш төгәллеген генә түгел, ә үзенә генә хас көй-интонация һәм ритм шәкелләрен дә кабул итә, аларны халык кәй элементлары белән куша Бер очракта ул, татар җырларының бөтен кәй үзенчәлекләрен (төгәл пентатоника, көй хәрәкәтенең сыгылмалылыгын, секвенцияләрнең күплеген, гадәти кадансны) саклаган хәлдә аларны пунктирлы марш ритмы белән сугара Шунлыктан бу җырлар бөтенләй яңа төс алалар, аларга гайрәтдәрт өстәлә. Икенче очракта исә революцион марш һәм гимн элементлары белән җырларның моңы да баетыла Моны кәйнең кис кен талпынуларында һәм өндәү рухындагы кыска, төгәл тәгъбирләрдән күрергә мемкин. Мисал итеп. Г. Кутуйның «Күк күгәрчен» пьесасындагы «Студентлар җырын, китерергә мөмкин. Бу җырда бик әсәрле һәм хәтта бераз самими төстә студент хисләре сурәтләнә Аның көе динамикалы, гайрәтле. Бер-ике тактлык кына, кыска өзек-езек тәгъбирләр берәгәйле «фанфаралы» сикерешләр, пунктирлы ритм. Ә кыю һем катгый характердагы интонацияләре булган кушымта өлешендә аерым тәгъбирләрне һәм авазларны кабатлау ярдәмендә максатчанлык тойгысы белдерелә Композитор яшьләрнең ом тылышларын, үз максатларына ирешүдәге ныклыкларын әнә шулай сурәтли Т Бу җир сугыштан соңгы чорда да популяр булып калды. Ул инде «Совет яшьләре җыры» дип Ә. Исхак сүзләренә җырлана башлады. С. Сәйдәшевның мәхәббәт темасына язылган лирик җырлары да яратып җырлана, телдән төшми. Аларда әлеге теманы ике төрле аңлату күренә. Бериш җырларда күбесенчә сагышкайгы. назлы уйланулар өскә калыкса, икенчеләрендә якты һәм сөенечле, бәхетле мәхәббәт сурәтләнә, һәр ике очракта да бу җырларның рухы татар халык лирикасыннан аерылмый. Халык җыр иҗатына хас сыйфатларны файдаланганда да композитор татар җырларында булмаган күп яңалыклар кертә — пентатониканы диатоник элементлар белән баета, гадәти куплет-период кысаларын киңәйтә һ. б. С. Сәйдәшевның беренче җырлары ук үзенә генә хас көйгә ия. Шул ук вакытта, аларның фольклорга якынлыгы да бәхәссез (гәрчә халык көйләренә тәңгәл килгән интонацияләре булмаса да). Бу якынлык иң элек татар халык җырларыннан килә торган түбән төшүче секвен- цияләр белән бәйле. Композиторның секвенцияләр белән мавыгуы ул вакытта ук хаклы тәнкыйть ителде. Әмма әлеге алым моңның табигый агышын үстереп, җырның истә калуына ярдәм итә. Бу җырларның яңалыгы, оригинальлеге — интонацияләрендә. Моңнары белән алар халык көйләреннән генә түгел, башка композиторларның әсәрләреннән дә аерылып тора Аеруча «Сәйдәш моңы» дип кенә атарга мөмкин булган интонация зур роль уйный Чөнки ул композиторның соңгырак чор җырларында да очрый «Сәйдәш моңы»ның нигезендә тәфсилләп, йөрәккә ятышлы итеп нинди дә булса берәр авазны уйнау ята Беренче җырларыннан алып соңгы җырларына кадәр шушы алым төрле вариантларда файдаланыла. Ритмик һәм интонацион яктан үсеп-узгәреп. ул кайбер җырларда моңның төп өлешен тәшкил итә. С. Сәйдәшевның новаторлык чалымнары, бер яктан, татар халык җырларының стиль нигезләренә кыю үзгәрешләр кертүдә һәм, икенче яктан, татар моңнарындагы интонация үзенчәлекләрен яңа жанр элементлары белән кушуда чагыла. Утызынчы еллар республикабыз музыкаль культурасы тарихына профессиональ иҗатның чәчәк ату чоры булып керде. Уңыш белән барган беренче татар опералары, беренче симфоник һәм хор өчен язылган әсәрләр барлыкка килә. Татар совет җыры да үсешенең яңа чорына керә 1932—1941 елларда С. Сәйдәшев иҗаты чын мәгънәсендә чәчәк ата. Бу өлкәдә яшь композиторлар Н. Җиһанов. М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, Л. Хәмиди, 3. Хәбибуллин, ф. Яруллин һ. б лар эшли башлый. Иҗат көчләренең үсүе һәм мөстәкыйль (ягъни театрга бәйләнеше булмаган) җырларның тууы аркасында Татарстанның җыр сәнгате яңа тормышчан темалар һәм образлар белән баеды. Хәзер инде татар композиторлары җыр жанрына кыюрак мөрәҗәгать итә башлыйлар. Индивидуаль иҗат стильләренең төрлелеге турында сөйләргә мөмкинлек туа Менә шул шартларда С. Сәйдәшев иҗаты аеруча нык аерылып тора. Ул уз чорына хас чалымнарны сурәтләде, яшьлек, күтәренке рух, яңа тормыш җырчысы булып китте. Сәйдәшев егерменче елларда файдаланган җыр жанрлары һәм интонацион чыганаклар соңгырак чор татар совет җыры өчен дә нигез булып тора. Әйтик, халык җыр лирикасына хас сыйфатлар композиторларның күбесенчә мәхәббәткә, туган як табигатенә багышланган әсәрләрендә чагыла Ә яңа темаларны (Совет Ватанын зурлау бәхетле тормыш, яшьләр, азат хезмәт һ. б.) гәүдәләндергәндә композиторлар (Сәйдәшев үрнәгендә) татар музыкасы өчен яңа булган жанрларга (марш-җыр һәм вальсларга) мөрәҗәгать иттеләр. Әйе, интонацион чыганакларга якын килү, алариы үзләштерү һәм баету юллары нык үзгәрде Татар совет җырына яңа стилистик элементлар — революцион гимннар гына түгел, 20 иче еллардагы яшьләр җырлары, рус көнкүреш лирикасы, романс, җиңел музыка үтеп керә башлады Боларның барысы да татар җырларының интонацион төзелешен шактый баетты 1932—1941 елларда С. Сәйдәшевның җыр иҗаты яңа куәт алды. Бу хәл лирик җырларга караганда, яшьләр марш-җырларында ныграк чагылды. Мисалга К. Тинчу- ринның «Кандыр буенда» спектаклендәге «Монтер җыры»н алыйк. Аның каһарманнары күл яклары белән «Студентлар җырылндагылардан нык аерылалар. «Студентлар җыры»ның дәртле һәм романтик яңгырашы «Монтер җырыянда тормышка яшьләрчә сеенү, уз көчеңә ышаныч белән алмашына. Бу җыр күл яклары белән И. Дунаевский маршларына охшаш Җегәрле декламация рухындагы фразалар сузынкы (вакыты белән бер иҗеккә дүрт авазга чаклы) гыйбарәләр аралашуы аңа үзенчәлекле төсмер бирә. Җитез башкарганда алар күңелле. хәтта уенчаграк булып та яңгырыйлар. Җырның икенче яртысында кәй фразалары тагын да кыскаралар һәм ахырда «Үсәбез! Үсәбез! Үсәбез!» дигәндәге ачык төгәл эндәшләргә әвереләләр. И. Дунаевскийның «Спорт маршы»нда, «Күңелле егетләр» маршында шундый ук алымнар кулланылуы мәгълүм. Әмма әлеге җыр һич тә И. Дунаевский стилен үзләштерү нәтиҗәсендә язылмаган, чөнки ул 1932 елда — «Күңелле егетләр» кинофильмындагы марштан ике ел алданрак иҗат ителгән. С. Сәйдәшев нинди чыганакларга нигезләнеп иҗат итә соң? Җырның көендә га- дәти бормаларның саклануы, ритмиканың тере, хәрәкәтчән булуына игътибар итик Икенче яктан, марштагы сыман омтылышлы темп, уенчак эндәшүләр, «Эх!» дип күңелле итеп кычкырып куюлар, ачык оптимизм (мажорлык күренешләре) да татар шәһәр җитез җырлары белән 20 нче еллар рус яшьләр җырлары («Мы — кузнецы», «Наш паровоз» һ. б) стиле элементларының кушылуы хакында сөйли. Шундый аралашу татар совет җырында яңа күңелле марш жанры тууга китерде С. Сәйдәшевның шул ук спектакльгә язган «Фәридә җыры» да утызынчы еллар җыр иҗатында гаять кызыклы күренеш булып тора Көйнең моңында кабатланулар белән гармонияләиел килә торган хроматизм элементлары, җырның яңгырашына күңеллелек бирә торган көчле колоратуралар — болар барысы да С. Сәйдәшеака оперетта стиле якын булуын күрсәтә. Алар, «шәһәрчә җитез» җырларга һәм 20 нче еллар яшьләр маршларына хас үзенчәлекләр белән бергә кушылып, гади марш кына түгел, шатлыклысеенечле концерт маршы тууга китерделәр. Утызынчы еллар татар җырындагы яңа хасиятләр эчтәлектә генә калмыйча, музыка телендә дә чагылыш таптылар. С. Сәйдәшев тарафыннан кертелгән яңа лад формасы көннән-көн ныграк таныла һәм мөстәкыйльлек яулап ала башлый ул — кереш тоны булган зур терцияле пентатоника. Бу лад җырда күтәренке хисләрне сурәтләү ечен бик кулай. Ул С. Сәйдәшевның оптимистик, күтәренке рухлы яшьләр маршларының нигезендә ята. Әгәр ул утызынчы елларда бер С Сәйдәшевның гына игътибарын җәлеп иткән булса, сугыштан соңгы чорда бөтен татар композиторлары иҗатында да зур урын алды. Утызынчы еллар җырларының тел үзенчәлеге — аларның төгәл көй сеивеиция- ләре «әсирлеге»ннән тәмам диярлек азат булулары Ул ритмикага да уңай йогынты ясап, андагы механик, кабатлауларны юкка чыгарды. Бу чорда язылган җырларның күлчелегендә татар композиторлары теге яки бу жанр чыганагы ритмнарыннан һич тә читләшмәскә тырышалар. Әйтик, рус революцион маршындагы «пунктир» татар марш җырларына да хас. ә гадәти көйләрнең үзенчәлеге булган асимметрии ритмика лирик җырларның нигезендә ята Әмма инде композиторларның тулысынча халык иҗатына гына иярү белән канәгать булмауларын, гадәт кысаларыннан чыгарга омтылуларын"тоясың. Әлеге хәл Салих Сәйдәшев иҗатында 20 нче елларда ук күзгә ташлана. Әйтик, Т Гыйззәтнең «Наемщик» драмасындагы Батырҗан ариясенә ул, татар җыр фольклорына хас җөп үлчәүне саклаган хәлдә, вальска тартым ритмнар кертә. Бу юнәлеште композитор утызынчы елларда тагын да активрак эшли. Такмакларга нигезләнгән «Эх, күңелле өмәсе!» җырында синкопа дигән яңа элемент урын ала. Шунысы кызык, 20 нче елларда татар совет җырына төгәл пунктирланган революцион марш ритмын үзе керткән булса да, 30 нчы елларда Салих Сәйдәшев аны «саф килеш» файдаланудан баш тарта. Чөнки ул вакытта инде башка композиторлар, шушы ритмны бии еш кулланып, таушалган өлге, штамп хәлене китерәләр Шуңа күрә Сәйдәшев марш ритмын җитез шәһәр җырлары ритмикасы белән бергә куша. Иң яхшы марш-җырларында башка авторлар да аның үрнәгенә иярәләр Бөек Ватан сугышы еллары музыкага яңа темалар һәм настроениеләр алып килә Бә-.г **эм шатлык җырчысы Салих Сәйдашев өчен иҗат торгынлыгы башлана. (Рус •г .1 җыр сәнгатендә И. Дунаевский да шундый ук халәтне кичерә) Сугышның беренче елында гына аның тарафыннан Кааи Нәҗми сүзләренә «Поход җыры» языла, әмма ул да яңа текст белән шатлыклы җиңү көннәрендә генә яңгырый. Суг.гштаи соң җырчы композитор буларак. Салих Сәйдәшев әйтерсең лә яңадан TV Сәйдәшев иҗатының бу чорында яңа үзенчәлек хасил була ул театр белән бәйләнмәгән, мөстәкыйль җырлар яза. (Мәсәлен. Г Хуҗи сүзләренә — «Халисе» дигән лирик җыр, яшьләр җырларыннан М Садри сүзләренә — «Яшьлек җыры», Ә Ерикәй сүзләренә — «Дуслык җыры» һ. 6.) Образлары, стилистикасы ягыннан алар композиторның 30 нчы елларда язылган җырларына якын торалар. С. Сәйдәшев үзе яраткан юнәлештә эшләвен — драматик спектакльләргә музыка язуын да дәвам иттерә Бу елларда халыкка яңа җырлар бүләк иткән пьесалар (Т. Гыйззәтнең «Чын мәхәббәтне, Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов»ы, Г. Насрыйның «Кадерле минутлармы һ. б ) зур уңыш белән бара. Салих Сәйдәшевның иҗат юлы халыкка хезмәт итүнең гүзәл мисалы булып тора. Патриотшагыйрь Муса Җәлил сүзләренә язылган «Җырларым» дигән соңгы әсәре композитор иҗатының көчле аккорды булып яңгырады. Соңгы елларда татар совет җыры тагын да үсте, камилләште, баеды. Безнең көннәрдә җыр жанрында барлык татар композиторлары да иҗат итә дияргә мөмкин, һәм бу өлкәдә аларның һәркайсының Сәйдәшевныкыннан аерылып торган юлы бар. Әмма татар профессиональ көй сәнгатенә нигез салган композиторның тиңдәшсез иҗаты һәм традицияләре яңа буыннар күңелендә яши һәм халкыбызның музыкаль культурасын баетуда катнаша