Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢА ӨЙ

 Көйләп куйган хуш исле чәй өстенә яңа салынган веранда тәрәзәсеннән кояш нурлары төшә. Чәй өстеннән чагылып киткән нурлар әле анда, әле монда сикерәләр дә бер урында дерелдәп, калтырап тора башлыйлар. Майкасын салып ташлаган ир-ат тир- ләп-пешеп чәй эчә. Аның каршында хатыны Хәнифә басып тора. Хатынның кулында тастымал, ләкин тастымал-сөлгене ул иренә дип китермәгән, үз-үзен тотышыннан, кыланышкыяфәтеннән үк күренә, тастымалны ул болай гына тотып тора, чынында исә хатынның иренә җитди сүз әйтәсе бар, әмма әйтергә базмый, шуңамы, гасабилана, чәй өстеннән чагылган кояш нурлары кебек, йөрәге дерелди. Өч ел элек аның беренче ире Ярулла кай тарафларгадыр чыгып киткән иде. Бүген шуңардан хат алды. Ире бүген-иртәгә өйдә булам дип язган. Ярулла югалып йөргән арада Хәнифәгә йортка кергән Нурислам хат турында белми, әмма ул да хатынының килешеннән нидер сизенеп, хәләл җефетенең күзенә күтәрелеп карарга базмый утыра. Беренче ире Ярулланы Хәнифәнең бер дә җибәрәсе килмәгән иде. Тик әллә нигә китеп барды шул. Килешмәгән нәрсәләре дә юк иде кебек... Ир үзе гаепле булды, һич тә йортка күңел салмады, шәһәр ягын карады. Ярата иде аны Хәнифә. Китә күрмәсен дип, Шаяхмәт бабасыннан калган йорт-каралтыны да авыл Советына барып ир исеменә күчертеп кайтты. Әмма Ярулла барыбер китте. Китүе дә сәер булды. Көннәрдән бер көнне Хәнифә иртән торса, янында Ярулласы юк. Карават башындагы өстәлдә хат кисәге. Анда да нибарысы икеөч сүз: «Хәнифә, гафу ит, мин китәм. Дөнья гизеп кайтырга исәп». Китте Ярулла һәм гүя суга төште, хәтта хатынын яз бәйрәме сигезенче март көне белән дә котламады Бер ел көтте качкын ирне Хәнифә, ике ел көтте һәм Ярулла китү белән үк артыннан киләп сарып йөргән юаш һәм йомыкый Нурислам атлы егетне йортка кертте. Нурислам, Хә- нифәдән дүрт-биш яшькә кечерәк булса да, тол хатынга бик теләп йортка керде. Хатын-кызны сөяназлый белмәсә дә, эшкә гаять хирыс иде егет. Ел тулганда нигез бүрәнәләре череп беткән өйне сипләтеп, яңадан салды, абзар-кураны сүтеп, заманча итеп корды. Хәнифә аңа: «Нурислам, нигә саласың ул абзарны, мин бит укытучы, мал-туар асрарга авыр булыр», — дисә дә, үзенекен итте. Җәй килсә печәнен хәстәрләде, ә көз җитүгә, күрше башкорт авылына барып, бер бозау, ике сарык, мамыклы кәҗә алып кайтты. Нурислам колхозда төрле эшкә йөрде Балта остасы да ул, кирәк чакта тракторчы да. Бөтен авыл халкын шаккаттырып, йортка кергәч, Нурислам турында авыз чайкаучылар да булмады түгел «Нурислам түгел, Хәнифә өйләнде бу мүкләккә», — диештеләр Быел Нурислам җәй буена уракта булды. Бүген менә бодайны бетереп кайттык диде, ир-егет тирләп чыккан, рәхәтләнеп, тәм табып чәй эчә, үз дәрәҗәсен бик тә әйбәт белгәнлеген сиздереп хатынына карамый гына: — Бодайда әйбәт эшләнде, хезмәт хакы мул булыр, — дип куйды. Хәнифәнең бәгыре тәлгәләнә, түшенә яшергән кош теле хәтле генә хат йөрәген көйдерә. Хат турында әйтергә курыкты Хәнифә. Әйтмичә дә ярамый, моңа кадәр Нурисламнан яшергән сере юк иде — Нурислам, — диде хатын һәм каушаудан кулындагы тастымалны угаларга кереште.— Нурислам, Ярулла кайта Хаты килде. Нурислам аңа хәтта күтәрелеп тә карамый, чәй эчүен дәвам итә, чәй өстенә төшкән кояш нурлары ирнең җил-кояштан тутыкланып калган битендә чагыла. Ирнең дәшми торуына хатын гаҗизләнә башлый, сабырсызлана. — Кайта? — диде ниһаять ир. — Нигә кайта? Өч елга якын җил куып йөргәчме?! — йорт-җир аңа язылган бит, аныкы, Нурислам — Мйн ул өй-каралтыны өр-яңадЛ1 эшләдем түгелме? Ни сөйлисең син?! — Закон буенча барыбер аныкы, йорттагы һәммә нәрсә аныкы — Рәхмәт, куандырдың Өен авылда бер өй иткәч.. Ярый, бик исең китмәсен, тигән өлешен бирербез дә, ничек кайтса, шулай китеп тә барыр. — Риза булырмы соң? — Булыр, — диде ир кузгала башлап. — Булмый кая барсын. — Ир текәлеп хатынга карап алды. — Туктале, нишләп әле син теге ва кытта, тиктомалга дигәндәй, бабаң йортын аңй яздырдың? Хәнифә башын түбән иде, үзе дә сизмәстән хатны тастымалга төрергә тотынды, тәмам каушап калды хатын. — Кайгырма, — диде аннан ир. — Өлешен алыр да китәр Өч ел буена ялгыз яшәмәгәндер әле. Менә күрерсең, үзе белән берәр юка сыйракны ияртеп кайтыр. Өй бәясен бирербез дә. озатырбыз. Җитәр, юкка балавыз сыкма. Мин тимерчедә булам Кояш баемыйча кайта алмам. Җитәр дим, — ир хатынның иңбашына авыр кулын салды. Тиздән — Мин аны шуңа алданып авылда калмасмы дип уйлаган идем, ә ул... — хатынның ияге, аскы ирене дерелди башлады. — Ә ул китеп бардымы? — дип кинаяләп кенә сорап куйды Нурислам һәм сүзе бетүен аңлатып, торып басты. — Яхшы хатыннан ир китми. Үзең гаепле булгансыңдыр әле, узындыргансыңдыр, кирәгеннән артык яраткансыңдыр... — Яраттым, — диде хатын, үткән өчен мыскал да үкенү тоймыйча яшьле күзләрен иренә күтәреп — Яраттым. Тимә минем үткәнемә, Нурислам. Ишетәсеңме, тимә! Ир түргә узып майкасын, күлмәген киде һәм сәдәфләрен эләктерә- эләктерә янә ишеккә юнәлде. — Ташла әле шул төчеләнүеңне Яраттым, имеш Яраткач, ияреп китәләр аны, декабрист хатыннары кебек. Менә алар ичмасам ирләрен яратканнар. Себер кадәр Себертә ияреп киткәннәр. Хатын тастымал белән битен каплады укытуларын башлана, шул мунчаны сылап куйсан икән. Балчыгын бастым инде мин аның, абзар түрендә түль каплап куйдым... Ир чыгып киткәч, хатын бер ара исенә килә алмый торды, аннары түр якка керде дә диванга барып капланды. — Ярулла,—диде хатын үртәлеп һәм ачыргаланып, гүя беренче ире күрше бүлмәдә генә утыра иде. — Ярулла, нишләвең бу синең? Нигә алай бер кайтып, бер китеп минем җанымны -кыйныйсың!.. ...Ярулла хыялый кеше иде. Барысы да исендә Хәнифәнең, барысы да хәтерендә. Мактанырга ярата иде. Педагогия училищесын тәмамлагач та өйләнештеләр. Хәнифәләрнең авылларына эшкә кайтырга рөхсәт алгач, табигатенә хас хыялга бирелеп киткән иде яшь ир. «Үги әтиең белән җан әниең Чаллыдалар, шунда тора бирсеннәр, бабаң тиздән дөнья куячак, без бабаң йортында төп хуҗалар булып калачакбыз. Пар күгәрченнәрдәй гомер итәрбез, Хәнифәкәй. Үбеп кенә уятырмын үзеңне, һәр көн эшеңнән каршы барып алырмын. Үрнәк гаилә булып яшәрбез». Тик авылга кайтып бер ел да эшләмәде Ярулла, шәһәргә китү ягын каера .башлады. Әле анысы, әле монысы ошамый аңа, әле анысы, әле монысы кыерсыта аны Балалар белән дә рәтләп эшли алмады, җай табып, район үзәгенә инспектор булып күчте. Атна-ун көнгә бер кайтыр иде дә. Хәнифәгә киләчәк тормышлары турында сайрар иде. «Бер дә кайгырма. Хәнифәкәй. РОНО мөдире квартира ышандыра. Бер елданмы, ике елданмы булыр, ди. Әлегә Яруллаң тулай торакта ята, кыен, әлбәттә», — дип юмалар иде Ярулла әллә ире кайтуына, әллә матур итеп сөйләп тә, матур итеп яши белмәгән иренә үпкәсе чыккан хдтынын. Җилкуар, мактанчык, күзгә кибәк сибәргә яратучы булса да, Хәни- фә ирен һәрчак зарыгып көтеп алды. Ярулла үтереп төчеләнә белә иде. Нурислам исә Яруллага бөтенләй капма-каршы булып чыкты. Аз сөйләр, күп эшләр, назлау-сөю дигән нәрсәне белмәс, һичкайчан төчеләнмәс, комплиментлар әйтмәс Ярулла исә Хәнифә үзенә .күлмәк тектереп кисә дә, хатынына өч көн буена сокланыр иде. «Күр әле берәүне, хан кызымы, күлмәгенең килешүләрен кара үзенә. Төсен кара, төсен, күз явын ала, чңн-чын»... Ярулла, Ярулла... Бар нәрсәгә дә бик теләп тотынып, һичкайчан очына чыга алмаган Ярулла РОНОда да озак эшли алмады. Истәлекле уйларга бирелеп, Хәнифә бик озак диванда ятты. Ята-ята тынычлана төште. Түр тәрәзәдән диван башына кояш нуры төшә, Хәнифәнең битен иркәли. Хәнифә әкрен генә күтәрелде дә ишегалдына чыкты. Көн кичкә авышып килә. Офык читендә үтә күренердәй сыек болытлар күренә, көн эссесе сүрелмәгәнгәме, бераз бөркүрәк. Абзар янында тавыклар чүпләнә, Нурислам бодай сибеп киткән, күрәсең, кайберсе, чүпләнеп туйган да, куначага менәргә эзләнә. Тавык көне — ярты көн, әтәч көне — бер тәүлек, ди Нурислам. Үзе дә ул таң белән уяна, кояш чыгар-чыкмас эшкә китә. Шулай өйрәнгән, шулай гадәтләнгән. Ярулла битенә кояш төшкәнче йоклый торган иде, җитмәсә уянгач та иренчәк- ләнеп, 'иркәләнеп ятыр иде. Ул гынамы, Хәнифәнең эшен калдырып, үз янына чакырып алыр иде дә: «Үбеп уят әле, Хәнифәкәй, мин юри күзләрем йомып, йоклаган булып ятам», — дип, әллә ниткән юк-барны уйлап табар иде. Хәнифә аңа ачуланыр иде дә, ачуланмас та иде, ачуланган хәлдә дә йөрәктән түгел, болай гына, юри генә. Чынында исә ирнең шул сүзләреннән гелән җаннары эреп китәр иде. Кояш баешка таба киткәч кенә Хәнифә мунча сыларга кереште. Ул ашыкты, Нурислам кайтып кергәнче эшләп бетерә алмам дип курыкты... Эш беткәч, Хәнифә кул-аякларында арганлык тоеп, шәфәкъ нуры кабынып-кабынып киткән офык читенә карап торды, офыктагы болытлар болында утлап йөрүче ат көтүенә охшап калды. Бабасы гомер буена атлар карады, Хәнифә белә-белгәниән колхозда конюх булып эшләде Бер тапкыр бабасы болыннан, оныгына күрсәтергә дип, яп-яшь кенә тай күтәреп алып кайтты Әй куанган да иде сон тайны күргәч Хәнифә Гүя тайны бабасы ана бөтенләйгә алып кайткан иде. «Бабакай, бабакай, .мицамы, минамы?» «Анасы бирерме соң? Бирсә — сиңа», — диде бабасы Шунда гына ф күрде Хәнифә бабасы артында томыраеп таена карап торган кола бияне. Атның күзләрендә кичке шәфәкъ нурлары биешә иде. Күрде дә Хә- © нифә кола бияне, шундук төшенде: беркемгә дә бирмәячәк бия колынын. * ул аныкы, тик аныкы гына. « «Җаны булган җанның аңы бар, аны булган җанның саны бар, ба- ф лам. Бирик әнисенә, кинәнсеннәр икәүләп»,— диде бабасы. Колынны җиргә бастырды бабасы Хәнифә аның колакларыннан 5 сыйпады, ак төшкән маңгаена кагылды, йомшак иреннәренә бармагын ч каптырып карады. Аннары колынның муеныннан кочаклады да ты- * нып калды иэ «Ул йомшак, матур, бабакай, бирмим әнисенә, калсын минем белән*. ® «Ярамый, балам, кара, әнисе ничек ачулы...» о Чынлап та кола бия күзләреннән утлар чәчә, тыенкы гына кешни- * кешни таен чакыра иде. * «Җибәрик инде, кызым, карыны да ачкандыр, имсен бераз»,—ди- £ де бабасы. u Шулай диде дә бабасы, тайны җибәреп, оныгын кулына күтәреп ™ алды. Бабасы кочагыннан яшь колын исе килә иде. Ә тай әпен-төпен ® атлап әнкәсенә таба китте, һич ялгышмыйча имчәкләрне тапты, тәмләп имә башлады, колынның ирен читләреннән күбекләнеп сөт тамды. Бабасы белән тайны күз алдына китерүгә, Хәнифә Нурисламны исенә төшерде. Икенче ире һәммә нәрсәне үзе эшләде, малны да үзе тапты, өйкаралтыны да үзе салды, шуңа мал кадерен белә, юк-барга акча туздырмый, мәгәр кешедән бялырдай итеп саранланмый да иде. Әлбәттә, Хәнифә икенче ирен Ярулланы яраткан кебек һичкайчан ярата алмады. Ул аңа гадәтләнеп, өйрәнеп кенә бара иде әле. Алай да соңгы вакытта Нурислам озаграк кайтмый торса, хатында ирне юксыну, бор чылу, хафалану галәмәте була башлады Ярулладан килгән хат исенә төшеп, хатирә-уйларга бирелеп утыра-утыра «Тиле баш, ни кирәк инде тагын сиңа, нидер өмет итәсең. Нурисламың җитмәгәнме, кеше янында — кеше, ир янында — ир дигәндәй», — дип, үз-үзен тиргәп алды Хәнифә Шул вакыт Нурислам кайтты, хатынның мунча кырында дөньясын онытып утыруын күрде дә, бер сүз дәшмәстән өйгә кереп китте. Хәнифә кергәндә ир бәрәңге әрчи иде инде. Нурислам дәшмәде, бәрәңгене плитага куйды да, киемен алыштырып, телевизор карарга утырды. Аш-су хәзерләгән арада, түр якка керә-чыга йөргән Хәнифә иренә карап карап алды. Кара чәчле ире, ап-ак күлмәк киеп утыргач, чибәрләнеп киткән иде. Хәнифәнең аны килеп кочасы, хатын-кыздан гомер ишетмәгән тәмле-татлы сүзләр әйтәсе, кара чәчләреннән үбәсе килеп кнтте. Әмма шундук шиккә калды, гомер бакыена андый сүзләрне ишет мәгән Нурислам моны аңлармы? Аңлар, нигә аңламасын ди. Хатын-кыз сөйгәндә ир-ат түгел, бала чага да куана ул. Хәнифәнең тәмам күңеле нечкәрде. «Җүләр дә соң бу хатын кыз, билләһи. Ни җитмәгән сиңа? Нурисламга ни булган! Кулыннан килмәгән эше юк Хәннфәм дип кенә тора. Юк, соңгысын әйткәне юк. Хәннфәм дип нечкәртә белмәде, хәерле булсын. Нигә әле Нурислам турында кинәт кенә шулай начар уйлады? Ярулладан хат алгангамы? Алса соң?! Юк, юк. Нурислам әйбәт ир. Хәнифә аны беркемгә дә алыштырмаячак Хәтта Яруллага да. » Сөйләшми-нитми генә ашап-эчүләре булды, капка каршына машина килеп туктады Ир белән хатын күзгә-күз карашып алдылар. Хәнифә- нен йөзе агарынып китте. Моны күргән Нурислам нәрсәдер әйтергә дип авызын ачты, әмма икенче мәлдә, нидер уйлапмы, әкрен генә күтәрелде һәм. җилкәсенә пинжәген салып, ишеккә юнәлде. Хәннфәбер мәлгә исенә килә алмый торды Аннары кинәт урыныннан купты да, йөгереп ишегалдына чыкты, кайнарланып типкән йөрәген тыя алмаудан гаҗиз булып, капкага таба китте. Шунда анын колагына Ярулланың зәгыйфь тавышы ишетелде. Шулвакыт Нурислам, инвалидлар коляскасын тәгәрәтеп, ишегалдына алып кереп китте. Хәнифә аңа иярде. Коляскада ап ак чырайлы (ут яктысында аның йөзе бигрәк ак күренде) Ярулла утыра иде. Ун кулын тасма белән муенына аскан, бер аягы юк, икенче аягы да бинтта, тик сул кулы гына җиңелчә, калтыранып, инвалид арбасының тәгәрмәч өстендә ята иде. — Ярулла!.. — Хәнифә! Мин бу, Ярулла Танымадыңмыни?! Инвалидның тавышы калтырап китте. Хәнифә арбага таба атлады, әмма килеп җитәр-җитмәс туктап калды. Өй кыегына аскан электр утыннан көндезгедәй яктылык коела, Ярулла аскы иренен чәйни, ни сәбәпледер башын чайкый. — Ярулла! Ни булды сиңа, Ярулла! Нишләттеләр үзеңне?! — Сорашма, Хәнифә, бәлагә тардым мин-. Соңыннан. — Инвалид иңбашына пинжәген салып, әле бер кәлимә дә сүз әйтмәгән Нурисламга ымлады.- - Бу кем? Телсезме әллә, әпә-фәләнме? — Ирем ул минем, Ярулла Ирем.. — Ирең?! Син кияүгә чыктың, Хәнифә?! — Әйе, Ярулла. — Минем белән аерылышмыйчамы? — Бер түбә агтында яшәп тә, ике дөньяда яшәгән кешеләр бар, Ярулла. — Белмәгән идем.— Ул Нурислам ягына таба башын борды.— Ә синең исемең ничек? — Өйгә керик, — диде Нурислам, аның соравын колак яныннан уздырып. Алар янына шофер ңилде. — Ну, Ярулла туган, каласыңмы? — дип сорады машина йөртүче. — Кала, — диде Ярулла өчен Нурислам һәм күптән хәл ителгәнгә санап, арбаны өйгә таба тәгәрәтте. Ярулла дәшмәде, башын түбән иде, Хәнифә хиссез һәм чарасыз калып аларга иярде. ‘Нурислам Ярулланы түр якка күтәреп алып керде, сак кына йомшак креслога утыртты Аннан борылды да. танымастай булып үзгәргән ир-атка таңнар калып карап торган хатынына: — Хәнифә, ашың калган иде бугай, җылытып керт әле, аннары берг әләп чәй эчәрбез, — диде. Хәнифә башта Нурислам әйткән сүзне төшенә алмый торды, төшенгәч, кинәт купты да кухня ягына чыгып китте. Күп тә үтмәде, хатын тарелка белән аш кертте, савыт белән ипи китерде һәм, кулын кушырып, Ярулланың ашаганын күзәтә башлады Ул аңа дәшәргә курыкты, җепкә генә тагып куйган йөрәге өзелеп, идәнгә төшеп китәр, пыяла савыттай чәлпәрәмә килеп ватылыр сыман иде. Сөйләшмәделәр. Нурислам белән икәүләп чәй өстәле хәзерләделәр. Нурислам Ярулланың креслосын өстәл янынарак күчерде Шулай ук тын гына чәй эчтеләр, тарелка-чәшкәләрне җыештырганда Хәнифә үзендә Ярулланың карашын тойды, бу караш аның кулларын богаулады, чарасыз итте. Нурислам Ярулланың креслосын читкәрәк күчерде дә үзе диванга утырды. Хәнифәне дәшеп алды. — Җитәр, авызыбызга су кабып утырмыйк. Ике уйлау — бер кисү, сөйләшик Ярулла баҗай, бәлки, синең әйтер сүзең бардыр? — диде Нурислам. t Ярулла Нурислам ягына күз төшереп алды. Хәнифәгә карады һәм бүлмәне күзәтеп чыкты. — Тиздән миңа протез ясаячаклар. Мин сулагай кеше, сул кулым исән, анысы ярап куйды, — дип шаяртты Ярулла. — Уң кулым да менә ф төзәлеп килә... Хәнифә башын иде, итәгендәге кулына тып-тып яшь бөртекләре там- Ф ды. Ирләрнең икесе дә, шул яшь бөртекләрен санаган шикелле, телсез $ калдылар. Хатын үзенчә уйланды: «Мескенкәем, исән җире калмаган, * ә үзе һаман шаярта». ф — Кая болай тападылар үзеңне, баҗай? ж Хәнифә дә яшь тулы мөлдерәмә күзләрен күтәрде, Яруллага төбәл- х де, ул да нәкъ шул сорауны бирергә кыймый тора иде бугай — Әйе. — диде хатын, тавышы калтырап китте. — Шахтада коткаручылар командасында эшләгән идем. Берәүләр- « не коткарырга төшкәч, үземне таш басты. Ннчава, бер аяк ярыйсы, кул- “ лар да төзәләчәк, илдә чыпчык үлми. « — Син алай әтәчләнмә әле, баҗай. Хәлең күрәбез, сукыр түгел- * без, — диде Нурислам. — Ары ничек яшәргә исәбең? Агай-энең, әтиең- £ әниең бармы дигәндәй?.. 3 — Беркемем дә юк минем. Әнә бер Хәнифәм бар иде, ул да... Нурислам Ярулланың соңгы сүзләрен дә ишетмәгәнгә сабышты. ™ — Димәк, баҗай, адәм рәтенә кергәнче бездә торып торасың булып Ф чыга. Өй зур, түр якта яшәрсең. Ашау-эчү ягына кайгырма, Хәнифә ба5 рысын да җайлар, — диде Нурислам, эш кешесенә хас җитдилек белән. Ярулла белән Хәнифә икесе дә сөйләшкәндәй күзгә-күз карашып алдылар. Хатын да, инвалид ир дә тәмам аптырашта калганнар иде — Син, баҗай, үз өеңдә, — дип дәвам итте Нурислам. — Без синдә фатир торабыз. Телисең икән китә алабыз. Авыл шәһәр түгел, торыр урын табылыр. Колхоз яңа өйләр бетереп ята. Ләкин мин сиңа сәламәтләнгәнче ашыкмаска кушар идем. Хәнифә барысын да җайлар... Ярулла елмаерга тырышты, булдыра алмады, ияге калтырап китте, башын каккалап утырды. Хәнифә куллары белән битен каплап елап җи- . бәрх^е. Ярулланың йөрәге бүлк-бүлк итте, ни әйтергә, ни кылырга белми тәмам тынсыз калды. Тик торганда изгелек эшләүче кешеләрне күргәне бар иде Ярулланың, аларга сәерсенгән, аптырап калган чаклары да аз булмады, ни дип изгелек эшли бу адәм баласы аңа? Ни ява аңа моң- ардан? Ярулла үзе кешегә изгелек эшләүнең ни икәнен белмәде, аңа калса һәркем үзе өчен үзе тырышырга тиеш иде. Артык изгелек эшләү кешене боза, бүтәннәргә салына башлый адәм баласы. Тапкан малның кадерен белми, тиз туздыра. Бу хәл исә кешене акыл тотрыклыгына, гамьсезлеккә, битарафлыкка китерә. Тиктомалга изгелек эшләгән кешеләргә Ярулла гомер буе ачулы булды. Больницада ятып чыккач, ул, гомумән, бөтен дөньяга ачулы иде. Монда әйләнеп кайтуы да, йорттан өлеш алу өчен түгел, Хәнифәнең мәхәббәт җылысын тоймаммы, мине аңлаган, мине аңлардай бердәнбер кеше ул гына, дип уйлаудан иде. Ә монда, авыл картларыдай акыл сатып, киң җилкәле, типсә тимер өзәрдәй сау-сәламәт кеше утыра. Җитмәсә баҗай дип болай да ярсу вә әрнүле йөрәккә ут өстенә ут өсти. Кияүгә чыкмаган булса, Хәнифә аны шушы хәлендә дә кабул иткән булыр иде, бәлкем. Нурислам кат- кат. «Биредә калырсың, Хәнифә барысын да җайлар», дигәч, күңел түреннән күпереп чыккан тиле ярсуын көч-хәл белән тыеп калды инвалид ир. Нишләсен соң, аягүрә басып изүенә барып ябыша алса икән. Юк бит, хәленнән килми. Ул хәзер яралылар арбасына әсир төшкән бер мескен Кайтканчырак Хәнифәнең кияүдә икәнен белгән булса, бер хәл иде әле. бәлкем Себер ягында бөтенләй дә калган булыр иде. Белмәде бит, белмәде. Хәзер инде соң, хәзер инде Нурислам баҗасы ни әйтсә, шуның белән килешәсе кала. Ярулланың, гомерендә беренче тапкыр дияргә була, әрнеп күңеле сызланды. Ул дәшмәде, башын түбән иеп утыра бирде. - Хәнифә, диван-караватны менә монда, түр тәрәзә янынарак күчерермен, баҗай шунда йоклар. Соңыннан күз күрер. Ни, Ярулла туган, син баҗай дигәнгә ачулана күрмә тагын Безнең Чаганлыда күрше ире белән күрше хатыны туктап сөйләшсәләр дә баҗай диләр. Без синең белән кәк-никәк законный баҗайлар. Бу юлы да Ярулла дәшмәде, Хәнифә исә тәмам аптырашта калды. Нәрсә инде, инвалид кешедән шулай көлүеме, чын-чынлап изгелек эшләргә теләвеме бу Нурисламның? Ләкин ирнең күзләренә туры каравы булды, тәмам инанды: мыскыл итми иде Нурислам кунагын, чын күңеленнән әйтүе иде. Хәнифәнең акрын гына эчке дөньясы киңәя башлады. гүяки Рә тавы артыннан кояшчыгын килә дә һәр караңгы почмакны яктырта бара. Хатынның йөзе ачылып китүен күреп. Ярулла да Хәнифә ягына күз сирпеп алды, һәм нигәдер сагая калды. Баҗай сүзен ишетүгә, инвалид ирнең башта ук йөрәге кысылып куйган иде, сүзнең мәгънәсенә төшенергә теләде, җавапны Хәнифәдән көтте, әмма хатын йөзендә нурлар балкып килүен күргәч, аңа тагын да авырсу булып китте — Телевизор карарга да уңайрак булыр, — дип сөйләнде диван-караватны күчереп куя-куя Нурислам. Хәнифә дә кузгалды, Яруллага урын хәстәрләргә кереште. Ярулла аның һәр хәрәкәтен дикъкать белән күзәтеп торды. Гәүдәгә тулышыбрак, юанаебрак киткән Хәнифә, күзләрендәге нурлар гына тәүгечә калган. /Кете кара чәчен малайларча кыска итеп кистергән, килешеп тора тагын үзенә, колагында энҗеле алтын алкалар. Инвалид ир карашын хатынның гәүдәсе буйлап аскарак төшерде. Кайчандыр ул шушы хатынның кочагында яткан иде, хәзер исә гүя ят бер кешене күзәтә. Яшьлектәге гөнаһларны оныттыра торган шифа булса икән. Яруллага тәүге сәламәтлеге әйләнеп кайтса икән, ни әйтер, ни кылыр иде икән шунда бу изге хатын? Иргә чыккан булса да тыелып кала алмас иде, һәрчак шат, җор телле Яруллага ияреп китәр иде. Ә хәзер...* Мәхәббәтне корал итеп сайлауга Ярулла җаны-тәне белән каршы иде. Әмма күңел дигәнең Хәнифәдән нидер өмет итә, һич югы. хатынның кызгануын тели шикелле. Инвалид ир бер мәлгә тәмам чарасыз калды. Ләкин өметен өзмәде. Ул хатынның күзләреннән үк күрде. Хәнифә аны онытмаган, кияүгә чыкмаган булса, ул аны хәтта шушы хәлендә дә кабул итәчәк иде. Мәхәббәт кисәкләргә бүлгәләнми, ул сине бөтен көйгә генә ярата, аның үз бизмәне, үз чамасы, үз сиземләве бар. Хәтере таркау чагы иде, уйларының очын-очка бәйли алмады Ярулла. җитмәсә, машинада озак селкенүдәнме, төзәлеп бетмәгән кул-аягы сызлый башлады. Ярулланың чырае үзгәрүен күреп, Нурислам Хәнифәгә су җылытырга кушты. Су кайнарлангач, ул ләгән алды да берничә бөртек марганцовка салып болгатты һәм Ярулланың аягын юарга булды. Марляны ул гаҗәеп оста итеп сүтеп алды, әйбәтләп бөтереп куйды, шуннан соң гына яралы аякны сак кына юарга кереште. Моңа кадәр ни әйтергә, ни уйларга да белмәгән Ярулла әллә җөйләнеп бетмәгән ярасы авыртудан, әллә йөрәге әрнүдән йөзен чытты, иреннәрен чәйнәде. Ярулланың болай да иреннәрендә теш эзләре ярылып ята иде, ҺЫК тешләүдән аскы ирененнән кан тибеп чыкты. Хәнифә инвалид ирне кызганудан йөзен читкә борды, күзләрен йомды. Яраны әйбәтләп югач, марля белән аяк-кулны янәдән бәйләде дә Яруллага карады йортка кергән ир. — Бераз җиңеләйдеме? — Кая болай яра бәйләргә өйрәндең? Чик буенда хезмәт иткәм идем. Этләр духтыры булырга туры килде Мескенкәйләр, чын духтырларны тешләштергәлиләр, ә мина ырлап та карамыйлар иде, — диде Нурислам мактана төшеп Янә һични аңламады Ярулла Әллә шаярта иде Нурислам, әллә чын чынлап әйтә иде «Эт духтыры булып хезмәт иткән, имеш. Иткән булса бер хәл, хезмәт итмичә ялганласа? Мине эт белән тиңләвеме шулай? * Бая баҗай, әле эт», — дип ярсынып уйланды Ярулла. § Ни генә булмасын, соңгы мәлдә Ярулланың Нурислам турында на- < чар уйлыйсы килмәде Инвалид ир үз хәлен үзе бик әйбәт белә иде, £ яяксыз-кулсыз кеше кая барсын да, ни кылсын?.. Ир түгел ул хәзер. * алладан да. бәндәдән дә каргалган бер мескен Ярулла иртән уяганда Нурислам эшкә киткән иде инде. Инвалид ир ~ түшәмгә карап бик озак уйланып ятты Больницада ятканда кай вакытны аңа, аеруча ниндидер укол салгач, кул-аяклары исәндер, торып, йө- =: pen кенә китәсе бар кебек тоела иде Бүген дә ул үзен шундыйрак бер * хәлдә тойды Йокы туйган, «чукмарбашлар» да (ул үзенең киселгән х аяк кулын шулай дип атый иде) сызламый. Алгы якта Хәнифә йөренә, “ Ярулла аның адымнарын мең кеше арасыннан танып алыр иде, Хәнифә х аны йоклый дип уйлый булса кирәк, сак кына басып йөри. Ярулла тү- н шәмгә игътибар итте. Хуҗа түшәм такталарын шул хәтле тыгыз һәм с тигез итеп тезгән, сокланырлык иде оста эшенә. «Үзе эшләдеме * икән?» — Ярулла балта тотып йөргән кеше түгел, гомумән, балта белән л эшләү түгел, рәтләп утын да яра белмәде. Шахтага коткаручы булып ® керүе дә рәтле һөнәре булмаудан иде. s — Хәнифә’ — дип дәште Ярулла, ләкин тавышы чыкмады, диван астына төшеп югалды Яман төш күреп уянып киткәндәй Ярулланың йөрәге кысылып куйды. Күңеле белән гел исән-сау кеше кебек фикер йөртә икән бит ул. Ә баксаң ул гарип-гораба, хәле мөшкел икән. Ярулла кинәт өшеп китте Ул мескен кеше Аны хәтта Хәнифә дә кабул итмәде. Күрде, сизде, тойды бит ул, хатын аны күрү белән кызганды, тик кызганды гына. Ә ха тын-кыз кызганса, ул беркайчан да сине тәүгечә яратмаячак. Шушы кызганудан качып бирегә кайтты түгелме соң ул. Бар иде бит аның Себердә йөргән, вәгъдәләшкән кызы. Ярулланың хәле арулана башлагач, ул кыз (Наҗия атлы иде) больницага килде. Палатага килеп керүе һәм кул-аяксыз килеш креслода утырган Ярулланы күрүе булды, тәмам төсе агарынып китте. Әмма үзенең куркуын җиңеп. Ярулла янына узды, елап утырды, ә кыланышы, үз-үзен тотышында элеккеге сафлык, сами милек юк иде инде. Ярулла моны күңеле белән сизде. Наҗия ана хәтта «Мин сине, Ярулла, шушы хәлеңдә дә...» — дип инвалид егет өчен иң кадерле сүзне дә әйтмәкче булган иде, әмма Ярулла аны тиз тук татты. «Кирәкми, Наҗия Беләм бит мин сине, икейөзлеләнмә. Бәхетле бул Үтенәм синнән, моннан ары минем янга килеп йөрмә. Мин өйләнгән кеше (моңа кадәр Наҗиягә хатыйым бар дип әйткәне юк иде), хатыным бар минем. Больницадан чыгуга, мин аның янына кайтып китәм...» Хатирәләргә бирелеп, уйланып ятканда түр бүлмәгә Хәнифә килеп керде Хатын биленә алъяпкыч бәйләгән, янбашлары тагын да калкуланыбрак киткән, мич каршында маташкангамы, бит очлары алсуланган йөзендә тыенкы елмаю, күзләрендә һаман шул инвалид ирне кызгану. — Хәерле нртә! йоклап булдымы? — Иртә хәерле кебек, - диде, көттерә төшеп Ярулла. — Юынасы иде башта, Хәнифә Әйе шул, Хәнифә бөтенләй онытып җибәргән икән бит, инвалид ич ул. гарип кеше. Хатынның күзләрендәге кызгану әүвәл күз төпләренә, иреннәренә, аннары чыраена күчте. «Кызгана. — дип ярсынды Ярулла. — Үзе ярата, үзе кызгана». — Чемоданда теш пастам, щеткам, сөлгем бар иде. — Чемодан! Нинди чемодан? Юк иде чемодан,—дип гаҗәпләнде Хәнифә. — Машинада китте микәнни? ‘' ' — Киткән, димәк, — дип башын иде Ярулла. Чынында исә бернинди чемоданы да, әйбер-мазары да юк иде аның. — Кайгырма, — диде хатын, нидер аңлап. — Безнең щетка бар, пастасы да табылыр. «Безнең — дип үртәлде Ярулла.— Безнең. Шулай ук Нурисламны яратуы микәнни?» Юындыргач, Хәнифә аңа коймак кертте, чәй ясап бирде. Коймак ашаганда янә Ярулланың йөрәге кысылып куйды. Түр якка керә-чыга йөргән Хәнифә аз сөйләште, инвалид ирнең күзләренә туры карамаска тырышты, Чәй эчкәч, инвалид ир яңадан диванга ятты, сыңар кулын баш өс- тенә куеп, түшәмгә текәлде. Түшәм тактасында аңа бөтен бер дөнья күренде. Ботак эзләре, ел саен эз сала-сала үскән агач гүя аның гомере иде. Туры сызыклардан мәхрүм ителгән бормалы-сырмалы сурәтләр. Әйе, Ярулланың гомер юлы тигез булмады. Нигәдер тотрыклы гына эшләп китә алмады. Эзләнде, бер эштән икенче эшкә күчте, шәһәрдән шәһәргә чапты. Чәчкәдән чәчкәгә кунып йөргән күбәләк инде менә. Хәнифә, аннары Наҗия. Инде хәзер берсе дә юк. Наҗия, Наҗия инде, аның белән ул егет булып кына йөрде, ә менә нинди Хәнифәне югалтты бит! Нинди хатынны! Үзе дә тыймады инде бераз Ярулланы. Дөрес икӘн, ирне адәм иткән дә, әрәм иткән дә хатын. Ул арада бүлмәгә Хәнифә килеп керде. Хатынның өстендә зәңгәрсу күлмәк, иреннәрендә куе помада, кашларына сөрмә тарткан, юан да, чандыр да булмаган балтырларын тән төсендәге капрон оек кысып алган Укыганда гына түгел, педучилнщены тәмамлап бергәләп авылга кайткач та, чит-ят хатыннарга күзе төшкәндә дә Ярулла аларны Хәнифә белән чагыштырыр иде. Табигать бу хатынга гәүдә нәфислеген дөньядагы бөтен хатын-кыздан берәмтекләп, аз-азлап кына җыеп биргән, күрәмсең. Озын да, кыска да булмаган муен, нечкә бил, күпереп торган ирләр кызыктырырлык янбашлар, оста юныл ясагандай аяклар, төз, нәфис гәүдә. Тик менә йөзне генә чамадан уздырган: җәлпәк яңаклар, җәенке борын, кирәгеннән зуррак авыз, калын иреннәр. — Ярулла, мин мәктәпкә барып кайтам, чыгасың килсә, горшок менә монда, аяк очында. Шулай диюгә, колакларына хәтле кызарды Хәнифә. — Рәхмәт Җаен табармын, — диде Ярулла һәм ишеккә таба китә башлаган хатынга ымсынып карады. — Хәнифә? — Әй, онытканмын икән бит, кырынасың килсә, машинка менә монда, аяк очындагы тумбочкада, — Хәннфә борылды да ир янына килде, йомшак кына итеп ирнең яңагына кагылды. Хатынның кулыннан кыйммәтле француз хушбуе исе бөркелде. ■ — Рәхмәт инде, Хәнифә, — ир-ат хатынның кулыннан тотты. — Бик сусасаң, графинга чәй ясап куйдым. Тиз кайта алмам. Быел минем классымда кырык ике бала укый. Искитмәле хәл. Хәтереңдәме, син укыта башлаган елны синең класста нибарысы унҗиде бала иде. - 'Дин : тарның берсен дә хәтерләмим. Укытучы түгел идем мин, Хәнифә. - Укытучы дг идең син, Ярулла, коткаручы да идең. Эшкә теләгең булмады- синең. Үз-үзеңне эзләдеңме, эзләндеңме, белмим Кулыңнан эш килмәде Теләгән эшне тапмадыңмы. Әйт әле, хак әйттемме? — Хак әйтәсең, Хәнифә. Мин бик күп нәрсәне күрми-белми йөргәнмен икән. Бер тапкыр миңа дөнья күргән бер хатын: яраткан хатыннан яратасыңмы дип сорамыйлар, дигән иде. Сорарга ярамаса да, Хәнифә, сорыйм әле: яратасыңмы син аны?. Ярулла үз соравыннан үзе курка калды. Кайтуына икенче көн дигәндә шул сорауны бирү ахмаклык булып тоелды аңа. Ләкин соң иде инде, сорау бирелгән иде. — Ярулла,— диде хатын, әллә рәнҗеп, әллә үртәлеп — Ярулла. ♦ кирәкмәс иде алай... ’ Б Шулай диде дә. хатын эшенә китте Ярулла уйга калды. Гаҗәп хәл. Беренче курста укыганда бар сту- х дент та бер төсле була, әйтерсең бер тавык астыннан чыккан чебиләр. к һәрхәлдә. Яруллага шулай тоелган иде. Әмма беренче семестр үткәч ♦ алар бер-берсеннән аерыла башлыйлар. Кемдер бик җиңел укый, җиңел х генә имтиханнарны бирә, икенчесе исә шаян, һәрвакыт шат. өчле алса = да исе китми. Кайберәве икеле алса җаны кыйналып кайгыра, гүя ул с; билге аның өчен шәхси трагедия Бер ишләре бер нәрсәгә дә шаккат- * мый, гүя бу дөньяга мәңгелеккә килгән. “ Ярулла группада барысыннан да аерылыбрак торды. Җитез, хәрә- 2 кәтчән, мәзәкләр сөйләргә ярата, җитмәсә, рәссам ук днмәсәң дә стена ® газетасына рәсемнәр төшерүче булып китте. Берәүгә дә сер түгел, тый- н награк, оялчанрак, яңа гына авылдан шәһәргә аяк баскан кызлар нәкъ к менә шундый егетләргә елышырга тырыша. Алар, әлбәттә, нинди дә л булса олы мәхәббәт дәгъваламыйлар, шулай да шәһәрчорәк киенергә, £ шәһәрчәрәк чәчләрен кистерә, шәһәр кызлары кебек йөрергә дә өйрәнә о башлыйлар. Иң гаҗәбе шул, бу өлкәдә алар кайчак шәһәрдә туып-үс- ® кән кызлардан да арттырыбрак җибәрәләр Кеше үзенә җитмәгән активлыкны һәрчак башка берәүдән эзли. Хәнифә дә бер мәлне Ярулла янына килеп: «Ярул, син миңа ошыйсың, әйдә йөрибез». - диде. Нәкъ менә шулай әйтте: «Йөрибез», — диде. Бу хәл тәнәфес вакытында, коридорда булды. Башта Ярулла гаҗәпләнгәндәй итте, детдомда үскән егеткә бу сүз ул хәтле ят күренмәде, әмма бераз торгач. Яр'лла шаркылдап көлеп җибәрде. Көлеп җибәрде, әмма кызның күзл рендә ут чаткылары күреп, сагайды Әүвәл. яңа гына күргәндәй, кызны баштанаяк күздән кичерде. Авылдан алып килгән озын һәм калын чәч толымнарын кистергән, иреннәренә дә куе итеп помада сөрткән, күз төпләрен шәмә.хә- ләндергән кыз аңа кулын суза иде. Нәкъ шулай аңлады аны Ярулла Ул башта кызны шаярта дип уйлады һәм уенны бик тиз кабул итте «Кайчан башлыйбыз соң?» — диде. Ярулла да Хәнифәгә кул сузганда, бу хәл йөреп китү һәм өйләнешүгә кадәр барып җитәр дип уйламаган иде. Ярулла моңа әле дә ышанып җитми. Әллә ничек булды да куйды шунда. Өйләнештеләр, аннары Хә- нифәләр авылына эшкә кайттылар. Ул вакытта Хәнифәнең Шәяхмәт бабасы да исән иде әле. Картка Ярулла беренче көннән үк ошамады. Сиксәнне җыеп бетереп ту ■ к••• чыны ваклый башлаган карт, Ярулланың кем икәнен шундук аңла! ан иде күрәсең, һәм ул һич тартынмыйча бу турыда Ярулланың үзенә дә әйтте. Хәнифә алдында әйтте. «Зимагурлыктан башың чыкмас синең, кияү балакай Май чүлмәге тышыннан билгеле. Бер дә эшкә кулың ятмый», — диде. Нәкъ менә шулай: «Эшкә кулың ятмый»,— диде Хәнифә бабасында тәрбияләнде. Әнисе Шәяхмәт бабасының өеннән чыгып киткәндә Хәнифәгә биш яшь чамасы иде. Шуннан бирле Хәнифәнең әнисен күргәне юк. нигәдер күрәсе дә килми Хәнифәнең әтисе, юаш бер авыл кешесе. Чатанлыдагы бер тол хатынга йортка керде, моңа кадәр тол яшәгән хатын, үч иткәндәй, аңа һәр елны бер бала табып торды. Хәнифәгә унҗиде яшь тулганда аның җиде сеңелесе. ике нр туганы бар иде инде. Әти кеше. Хәнифәләргә килә йөрсә дә. беренче кызына ярдәм итә алмады Тулысы белән Шәяхмәт бабасы кулында калган Хәнифә үзе дә мохтажлык тоймады. Шәяхмәт бабасы, әгәр дә мәгәр кандадыр әжәл даруы бар дисәләр, шул даруны да оныгына барып алырга әзер иде. Тик Хәнифә генә авылдан китмәсен, тик туксан яшькә кадәр кулыннан сәнәк-чалгы төшмәгән бабасын гына ташламасын. Ә Хәнифә исә китәргә дә уйламады, авылны ярата иде ул. Педучн- лишены тәмамлап авылга укытырга кайтуы да шуннан иде. Ярулланы авылда калдырырга тырышуы да авылны яратудан иде Әмма нишләмәк кирәк. Ярулла моны аңламады. Әйе, хикмәтле кеше иде, мәрхүм. Ир-ат булса да сыер асрады, бик яшьли Хәнифәне сыер саварга өйрәтте. Бабасы кебек Хәнифәнең дә кулыннан килмәгән эше юк иде. Ә менә Ярулла Хәннфәгә бөтенләй капма-каршы кеше булып чыкты. «Китәр ул синнән. Тиң түгел ул сиңа, балакай»,— дигән иде бабасы Ярулла турында. Әмма дөрес тә тойган икән картның күңеле... Ни сәбәпледер, Хәнифә эшкә чыгып киткәч, Ярулла да Шәяхмәт картны исенә төшереп ятты. Хикмәтле карт иде соң үзе. Бер тапкыр шулай Яруллага багана чокыры казырга кушты бу. Үзе бер читкә барып утырды да кияүнең эшен күзәтә башлады. Ике көрәк тирәнлек итеп казыды да Ярулла чокырга багананы утыртмакчы булды. Түзмәде карт, килде дә кияү кулыннан көрәкне тартып алды, ыңгырашыбрак булса да метрдан тирәнрәк чокыр казып ташлады. Ә үзе бертуктаусыз сөйләнде. «Багананы тирән утырт, кармакны тирәнгә сал, хатының яшьли кочып кал, ди торган иде мәрхүм әтәй. Карыйм-багам да, кияү балакай, кулыңа бер дә эш йокмый синең». Ярулла елмаеп утыра бирде. Ни белә бу авыл карты. Дөньяда бит әле акыл эше дигән нәрсә бар «һәй, бабай, анысын гына беләбез лә...» «Хәнифәгә кайгы-хәсрәттән башка нәрсә китермәссең, ахрысы, син, кияү балакай. Җилдән килгән кешедәй сөйләшеп утырасың». «Табигать кешене бер эш өчен генә яратмаган бит, бабай. Ни өчен элек: белеме бар — меңне егар, белеме юк — берне егар» дигәннәр? Хикмәтле әйткәннәр бит. Тиздән базларны да машина гына казыр. Баганасы да башка булыр. Тиздән барысын да роботлар эшләячәк». «Робот дигәнең кем инде ул, ниндирәк кеше?» «Кеше үзе үк ижат иткән автомат-эшче. Телисең — багана чокырын казый, телисең — күңелне ача, телисең — жырлый, бии, телисең — балаңны карый». «Хикмәт. Кешеләр нишләр микән соң ул чакта?» «Ял итәчәкләр, күңел ачачаклар» «Кайчан булыр икән соң ул, кияү балакай?» «Тиздән, тиздән, бабакай». «Күке белән күбәләккә генә килешә эшләмичә күңел ачып яшәү, кияү. Адәм баласы үзен тапса хезмәттә таба, тапмаса аңа яшәү хокукы юк бу дөньяда. Китер багананы, утыртыйк башта. Юкса кайчан килә әле синең ул роботың безнең авылга» Шуннан соң ике-өч ай да үтмәде, Шәяхмәт карт дөнья куйды. Үлем түшәгенә яткач, карт үз янына Хәнифәне чакырып алды һәм булыр-булмас тавышы белән тотлыга-тотлыга нидер әйтте. Хәнифә аңа жавап бирмәде, башын гына чайкады. Картка, күрәсең, шул жавап та бик җиткән иде, кинәт иреннәре калтырап куйды һәм дәшмәс булды Шәяхмәт картның жидесен уздыргач, Ярулла шул хәлне искә төше- реп, Хәлифәдән: «Нәрсә әйтте шул вакытта бабаң?» - дип сорады. Хә нифә аңа беравык карап торды да «Берни дә әйтмәде», — диде Дәресләре беткәч, Хәнифә өйгә кайтты Ярулла китап укып ята иде. Ярулла янына килде Хатынның күзе-йөзе елмая, борын яфраклары агарын! ан, сөенче әйтергә җыенгандай шат иде Әмма хатын инвалид иргә бер сүз дә әйтмәде Килде дә йомшак кына Ярулланың күпереп торган ♦ чәченә кагылды, хискә бирелеп, башыннан сыйпады Ярулла аның ку- § лыннан тотып алды, хатынның кулына иреннәре белән кагылды, аннары < әсир төшкән кулны яңагына кысты. 5 — Хәнифә, — диде ир, каушый калып. — Хәнифә. син мине онытмадың, онытмадың бит, әйеме? _ — Белмим, Ярулла, х — Кызгануың гынамы әллә? . ® — Кызганмаслыкмыни, Ярулла Телмәсәнә бәгырьләремне! Ярата «? идем бит мин сине, үлепләр ярата идем?! * — Ә хәзер, хәзер, Хәнифә? s Хатынның күзләре зурайды, бер мәлгә ачкан авызын ябалмый £ торды. х — Кирәкми, Ярулла Кискән ипи ябышмый. Кирәкми ул турыда. ь ярыймы? Ярыймы, Ярулла? Е Хәнифә инвалид ирнең чәчләреннән үбеп алды — Миңа бер-ике айдан протез аяк китерәчәкләр л — Ярый. Ярулла Аш пешерим. Тиздән Нурислам кайтыр Кичке якта өйгә өч врач килеп керде Яруллага протез ясау өчен s аяк размерларын алдылар. Киткән чакта берсе, өлкәнрәге, Хәннфәнең терсәгеннән алды да алгы якка алып чыкты — Аның йөреп китүе бер сездән генә тора, зинһар мәрхәмәтле була күрегез. — диде — Миңа агач аяк кирәкми, — дип ярсынды Ярулла, врачлар чыгып киткәч. Ярулла,— дип ялварды Хәнифә — Кеше кебек йөреп китәсең килсә — ризалаш Йөрергә өйрәнергә кирәк сиңа. Сәламәтләнсәң, мәктәп китапханәсенә эшкә керергә мөмкинлек бар Ярулла дәшмәде, болай да чәйнәлгән, ярылып беткән иреннәрен тешләде дә тынып калды — Тиздән Нурислам кайтыр, аш салыйм, — дип, Хәнифә алгы якка чыгып китте. — Мунча ягып җибәргән идем, рәхәтләнеп мунча керерсез. «Мине гел бала-чага итеп күрә башлады бу». — дип үртәлде Ярулла. Ниһаять, эштән Нурислам кайтты. Мунча узганын белгәч, туп туры түр якка үтте — Нәрсә, баҗай, бәлкем, башта мунча кереп кайтырбыз, каткан сөякләрне йомшартып, ә? — диде дә Ярулланы күтәреп тә алды - Сыңар кулың белән булса да муеунан кочакла Шулай Мунчага килгәч, Нурислам Ярулланы чишендерде, ләүкәгә менгезеп утыртты, ташка пар салды, инвалид ирнең кулына каен себеркесе тоттырды. Җилпенә тор. Арыгач үзем чабармын Гаҗәп хәл, Ярулла хуҗаның һәр сүзенә буйсынды, авыз ачып бер сүз әйтмәде Аякларны каен себеркесе белән чабуы рәхәт нде. Себерке се кагылган саен тән тәмле итеп кытыкланып китә, кытыкланган саен катырак итеп чабасы килә. Соңга таба Ярулла кызып ук китте, рәхәттән ни кылырга белми уларга тотынды Тизрәк сихәтләним дисәң, ныграк селтән, баҗай. Мунча яратасың икән үзең. Хәнифә ике көнгә бер ягып кертәчәк безне хәзер Протез кайтып, үзең йөри башлагач, мунча кадерен тагын да белә төшәр65 сең әле, дип сөйләнде Нурислам. Ярулланың кулыннан себеркене алып, ирегетнең аркасын, янбашларын чапты. Аннары салкынчарак су көйләп коендырды да алгы якка күтәреп алып чыкты. , — Син бераз хәл ала тор, мин хәзер Ярулла Нурисламга бераз өркебрәк карый иде. Ул аны аңламады. Хәер, аңлаганы да бик җиткән иде: йортка кергән ир Хәнифәне аннан кнм яратмый, бәлкем, әле ныграк та яратадыр Нурислам аны мунчадан тунга төреп алып кайтты. Диванга китереп салгач, күлмәк-ыштан кидерде, аркасына мендәр куйды һәм өстәлне диван кырынарак тартып китерде. — Чәй эчәбез хәзер, ирләр, — дип килеп керде Хәнифә. — Хәнифә, син безгә теге шайтан суын да бир әле. Тәннәр йомшармасмы бераз... Хәнифә өстәлгә чәй хәстәрләде, ике рюмка, бер шешә китереп куйды. — Ә үзеңә? — диде Ярулла? • — Ул эчми, — диде хатын өчен Нурислам. — Ярулла, сиңа да ярамас иде, — диде Хәнифә. — Миңа! — дип гаҗәпләнде Ярулла. — Миңа сары май булып ятачак ул. Борчылма, Хәнифә, без берәрне генә. Шулаймы, баҗай? — Бир әле берне, аннары күз күрер,— дип, кинәт кыюланып китте Ярулла. Ярулла рюмканы эчте дә тозлы кыяр капты, озак итеп кыяр чәйнәде. Ләкин тагын берне салып бир әле дип Нурисламнан сорарга кыймады. — Син, баҗай, без юкта күңелсезләнмә. Әнә телевизор бар. Китаплар да ярыйсы гына Мин үзем кичләрен китап укырга яратам. Әлете- ге пине., инглиз язучысы Джек Лондонны укып чыктым. Шәп яза. Ә эчү мәсьәләсенә килгәндә, бу рюмкага, баҗай, бик күп Чаганлы кешеләре батып үлде инде.. Теге югароч Кадермәт нинди тракторчы иде. Ал тын куллы Тракторы-ние белән күпер астына.. Эчкән булган. Димәк, ул да рюмкага төшкән. Кеше таракан түгел, рюмкага батып үлми, — диде Ярулла, акыл сатып утырган баҗасына ачуы чыга башлап. — -Ничек кенә баталар әле, баҗай, ничек кенәләр баталар. Хәлифәнең әнә тотып та караганы юк, ә мин менә салып куйгалыйм. нәфесне тыя алмыйм, шайтан алгыры. Ярулла дәшмәде, мунчадан соң сусаган иде, берсе артыннан икенчесен көйләтеп чәй эчте. Ятар алдыннан ул, тәрәзәнең пәрдәсен сыдырып, тышка карады. • Күктә бихисап йолдызлар арасында мөлдерәп тулган ай йөзә Җанны эретерлек тынлык Ярулла бөтен булган сагышын, хәсрәтен шушы төн өчен саклап килгән кеше шикелле сыкрап куйды. Унҗиде яшьне кире кайтарып, яңадан яшәп булса икән. Бирегә кайткач. Нурисламны. Хәнифәне күргәч, аңа якты дөнья бөтенләй башка ягы белән ачылып китте. Әлегә кадәр яшәүнең мәгънәсе нидән гыйбарәт икәнлеген уйлап та караганы булмаган иде бит аның. Хәзер исә Нурисламның Хәнифә белән ал да гөл тормыш итүләрен күргәч, Ярулла ни кылырга да белмәде. Җитмәсә җанны эретерлек тынлык. Ачудан йөрәк кайный, башны бүрәнә стенага төя-төя елыйсы килә. Ярулла, дивана кеше сыман, керфек какмыйча тулы айга карап торды. Яткач та ул бик озак йокыга китә алмый интекте. Санап карады, алҗыды, тәмам йөдәде, әмма йокы килмәде дә килмәде. Иртә белән беренче булып Нурислам уянды, ул аяк очларына гына басып мич каршына узды, чәй куйды, аннары ишек алдына чыгып китте. Бераздан кире әйләнеп керде. Ашарга утырды, аннары торып киенде дә сак кына чыгып китте. Ишек ябылуга Ярулланың йөрәге ярсын- ды, Хәнифәне үз янына чакырып аласы килде, үзе бу уеннан коты алы ныр хәлгә җитеп курыкты. Бераздан Хәнифә дә уянды, тышка чыгып юынып керде, мич каршында мыштыр-мыштыр нидер пешеренә башлады. Ярулланың боры нына май исе, төче коймак исе килеп керде. Инвалид ирнең тамак төбен кытыклап, карнын котыртып җибәрде. ф Коймак-чәй әзер булгач, Хәнифә түр якка керде. Ярулла аның һәр адымын сизеп, тоеп торды. Ул юри йоклаганга салышып ятты. Хәнифә ® диванга килеп җитәр-җитмәс тамак кырды, акрын гына дәште. — Ярулла, йокың туйдымы инде, ашап алыр идең... « Инвалид ир кирелгән-сузылган булды, күзләрен ачты. ф — Хәерле иртә, Ярулла. х — Ә-ә, иртә хәерле кебек. Рәхмәт. Саташып уяндым, шуннан арына s алмый ятам. * Хәнифә аңа комган белән су китерде, битен юындырды. Аннары та- £ релкага өеп коймак китерде, чәй көйләде. «> Ярулла акрын гына ашады, ашыйсы килмәсә дә ашады, чәй эчте. = Савытсабаны җыештыргач, Хәнифә аның янына килде, янәшәсендә л> утырды. * — Бәлкем, һавага чыгып, бераз йөреп керерсең, көн шундый матур н бүген. J — Арбаны чыгарып куйдыңмысоң? u — Коляскаң әллә канчан ишегалдында инде, Нурислам чыгарып * киткән. Ф Шунда аларның күзләре очрашты.Хәнифәнең чәч көдрәләре маңгае- х на төшеп тора. Ярулла бер мизгелгә педучилище студенткасы Хәнифәне күз алдына китерде. Ул вакытта яланбаш иде сыман, калын толымнары билдән түбән төшеп тора. Шомырт кара күзләрендә әллә ниткән уйчанлык, балалык кызыксынуы китмәгән беркатлылык Шул чакта Ярулла аның беренче булып кулын кыскан иде. Әле дә кулы Хәнифәгә тартылды, йомшак нәфис бармакларга кагылуга ул әллә нишләп китте Тәүге дулкынлануы күз алдына килде Яшь чактагы кебек дулкынланмады ул, әсир төшкән кош баласыдай чәбәләнмәде, киресенчә, нидер көтеп, тынып калды. — Их, Ярулла, Ярулла, — диде ниһаять хатын, уч төбендәге кул да һични сиздермәде. — Син мине кызганасың гына бит, Хәнифә. Чынын гына әйт әле, кызганасың гына бит? Хатынның күзләре яшь белән тулды, тамагына килеп тыгылган төер не йотып җибәрә алмый торды — Балагыз да юк икән Гаеп кемдә’соң? — Тимә аңа, Ярулла Ул минем өчен изге кеше. Андый кешегә хыя нәт итү мөмкин түгел. Ишетәсеңме, Ярулла, тимә аңа Хатын кинәт инвалид ирнең башын кочаклады да тынып калды. — Син кайтканнан бирле безнең бергә ятканыбыз да юк Тимә аңа, Ярулла, зинһар. Беләсең килсә, ул үзе... — Син аны яратасың? — Ярулла дим, тоз сипмәсәнә болай да яралы йөрәгемә! Инвалид ирдә Хәнифәгә карата булган рәнҗү хисе торган саен неч кәрә, зәгыйфьләнә барды, ахыр чиктә ул ни сәбәпледер бәгыре каткан хатыннан җылы сүз ишетүдән тәмам өметен җуеп: — Гафу ит, син аны шул хәлгә җитеп яратасың дип уйламаган идем. Хәнифә почмакка карап, бер тын дәшми торды. - Үзең гафу ит, Ярулла. Ә, әйдә, кочакла сыңар кулың белән булса да. — Мин авырмы хәзер. Бер кулсыз, бер аяксыз кеше, — дигән булды Ярулла, ике арадагы киеренкелекне эретергә теләп. — Күпердән ары китмәсәң генә чыгарам. — диде хатын шаяртырга маташып, ләкин шул сүзне әйтүе һәм инвалид ирне күтәреп алуы булды. әллә кайчангы таныш ир-ат исен гоеп, күңеле айкалып китте. — Ярулла, аръякка чыга күрмә, текә анда, менә алмыйча кире тәгәрәп төшеп китүең бар. — Мин теге яр буендагы карамадан да ары китмәм, Хәнифә, борчылма. Хәтереңдәме, беренче тапкыр кайткач, кич якта шул карама төбендә хыялланып утырган идек. Ул вакытта... — Ныграк тотын, күп телеңә салышсаң кире керттем утырттым, — диде хатын һәм болдырдан төшеп, инвалид арбасына таба ашыкты. Ярулла истәлекле урыннар турында сөйли башлауга хатынның йөрәге кузгалып, көен саташтырып тибә башлады. Күңел кыллары зыңлап китте. — Әйт әле, Хәнифә! Әйтче, онытмадыңмы Ярулланы?! — Ярулла,—дип китереп арбасына утыртты ирне хатын.— Кирәкмәс, телмәсәнә бәгырьне... — Мин гел исерек кеше кебек, элек ничек булса, хәзер дә шулай ук гашыйк сиңа, Хәнифә, — дип, китә башлаган хатынның кулыннан эләктереп алды Ярулла.— Мин әле дә... — Җитте, Ярулла, зинһарлап әйтәм, кер хәлемә. Нинди мәхәббәт булсын ди инде безнең арада Кеше эчеп-исереп йөри икән, аның язмышы да исерек була, мәхәббәте дә... Инвалид ир хатынның кулын, берәм-берәм бармак битләрен үбә башлады һәм Хәнифәнең кулын яңагына кысты да тынып калды. — Хәнифә... — Китим инде, Ярулла Эшкә соңга калам... Хәнифә шулай диюгә, инвалид ир аның кулын җибәрде һәм арбасын урамга тәгәрәтеп чыгып китте. «Ул мине кызгана, бары тик кызгана гына», — дип үртәлде yyi арбасын күпергә таба тәгәрәтә-куалый. Хатынның соңгы сүзләре аның йөрәгенә утлы ук булып кадалды. «Исерек кешенең язмышы да исерек була» дидеме? Андый кешенең хәт- тә мәхәббәте дә исерек, имеш. Бу ни тагын! Каян килгән бу акыл сату аңа!» — дип ярсынды1 Ярулла. Ярсулы уйлар белән дуамалланып ул күпергә якынлашты. Күрче, яр буендагы карама агачы нинди күркәмләнеп үсеп киткән, ябалдашлары коры елгага су эчәргә үрелгәннәр. Тик коры елгага үрелүдә ни файда?! Хәнифәгә булган минем өметем дә шул коры елгага үрелгән ябалдашлар инде Эчәсем килә, ә елгада су юк. Ярулла инвалид коляскасын кырт борып, карама агачына таба тәгәрәтеп алып китте. Агач янына җитәрәк ул туктады, кулында талу тоеп, күтәрелеп күккә карады. Күк гөмбәзе себереп куйгандай аяз, ә күпернең аръягындагы чаукалык өстендә кара болыт укмашып маташа. Шул якта кыр-басулар Басу яклап, тонык кына комбайн гөрелтесе ишетелә Кызу урак өсте, һәммәсе дә басуда, авыл тып-тын. Ярулла шактый вакыт күпер тирәсендә чүпләнеп йөргән чуар тавыкка карап торды «Юк, болай яшәү мөмкин түгел. Яшәү өчен генә яшәргәме?» Шул вакыт ул күпергә таба килүче кыз белән егетне күрде һәм авылга беренче тапкыр кайткач, урак өстендә Хәнифә белән култыклашып йөрүе күз алдына килде. Әлегедәй хәтерендә, ул вакытта болар кебек үк Хәнифә белән Ярулла да джинси чалбардан иделәр. Инде инвалидлар арбасында бөкшәеп утырган Ярулланы күреп, узып баручы егет: — Әллә аръякка чыгаргамы исәбегез, абый? — диде. Ярулла, кирәкми дип, башын чайкады. Кызы егетнең колагына үрелеп нидер әйтте, шул хәрәкәтне күреп Ярулланың йөрәге әллә нишләп китте. «Барысы да мин бахырны кызганалар, барысы да!..» Кыз белән егет күперне чыктылар да туп-туры Балтапты чаукалыгына таба киттеләр. Ярулла аларны карашы белән озатып калды. Ниндидер уй башына килеп, Ярулла ашыга-кабалана арбасын күпергә таба тәгәрәтеп алып китте Күпергә килеп кергәндә аның маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, куллары талды, арбасын туктатты да таза кулы белән күпер терәгенә ябышты һәм бар көченә терәккә тартылды. Шунда, һич көтмәгәндә, арба артка тәгәрәп китте һәм инвалид ир сыңар кулда терәккә эленеп калды Кул бик тиз талды һәм акрын гына терәк агачы кулдан ычкына башлады Ярулланы чын мәгънәсендә курку алды. Ләкин ул кычкырмады. Икенче мәлдә инвалид ир арты белән лып итеп күпер читенә килеп төште. Ярулла аягына терәк тапты һәм сыңар кулы белән күпер читенә ябышты Шул хәлдә ул тынып калды... Бераздан тәүге куркуы узды, Ярулла тирә-юньгә күз салды. Чаукалыкны томалап кара болыт килә, кинәт чатлатып, якын-тирәдәге һәммә җан иясен куркытып күк күкрәде, җил чыкты, тузан өермәсе кузгалды. Күп тә үтми, яңгыр тама башлады. Агачлыкка кереп барган яшьләр кире борылып, күпергә таба йөгерә башладылар Яңгыр стена булып явып килә, урман ягында чабышкан ат көтүе кебек ниндидер гүләү ишетелә. Ярулла кымшанмады да. Яңгыр ява башлауга, күпер өстеннән су агачак, Ярулла утырып торган җир юешләнәчәк, анда инде котылу юк, сыңар кул белән күпер читенә озак тотынып торам димә Ярулла көч-хәл белән генә үрелеп, терәккә ябышты, ләкин терәк агачы яңгырдан чыланган иде инде. Аның кулы тайды һәм арт аягы күпер читенәрәк шуышты. Шул чак яман итеп, каты дөбердәп күк күкрәде. Ярулланы кинәт курку алды һәм ул җан ачысы белән: --- Коткарыгыз! — дип кычкырып җибәрде. Яңгырдан качыпмы, инвалид ирнең күпер читендә утыруын күрепме. йөгереп күпер башына килеп кергән яшьләр аның янына ашыктылар Аларның аяк тавышы якынлашкан саен Ярулланың йөрәге җилкенде. Хәзер, хәзер килеп җитәрләр, килеп җитәрләр дә... Ул яшәргә тиеш, аның яшисе килә. Яшисе! Соңгы мәлдә аның кулы терәктән ычкынып, ап-ачык итеп күпер ас тына очуын күзалдына китерде. Ул кызның: «Ах!» дип чырайлап кычкырып җибәрүен ишетте... Әйтерсең бу тавыш Ярулла ишеткән соңгы аваз иде...