Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

УЛ —БЕЗНЕКЕ, БЕЗ АНЫКЫ ИДЕК

 

М Горький минем күңелгә «Давыл хәбәрчесе турындагы җыр» («Песня О буревестнике») дигән әсәре белән килеп керде. Искиткеч көчле һәм тәгәл ритм белән язылган бу әсәр мине бик нык дулкынландыра иде Чал диңгез тигезлегендә Җил болытларны җыя. Болытлар өстендә, күктә Дааыл хәбәрчесе гизә. Нәкъ кара яшен сыман... Менә шулай башланып китә иде ул—«Давыл хәбәрчесе» (Татарчага тәрҗемә ителгәне—1936 елларда, яшьләрнең «Атака» журналында бирелгән иде бугай) А. М. Горькийның Казанда үткәргән яшь егет чаклары күңелендә бик җылы, ягымлы ззләр калдырган Истәлекләрендә татар халкын уз ител, якын күреп, иң ягымлы, җылы сүзләр белән искә ала ул. «Мии эчем пошкан көннәрдә, җаныма юаныч эзләп, татарлар яшәгән урамнарга барып, алар арасында йереп. тынычланып кайта идем»,— кебек сүзләре дә шул хакта сөйли. Советлар иле язучыларының Беренче съезды буласы елда А М Горький, Татарстан язучыларының киңәшчеләре рәвешендә. Казанга олы язучылардан А. С. Новиков-Прибой- ны һәм Лидия Сәйфуллинаны җибәргән иде Алар безнең язучылар оешмасын съездга барырга әзерләштеләр. А. Мәскәүдә, Колонналы зал бинасындагы съездда тәнәфес вакыты иде. Л. А. Сайфуллина, меңлеген халык арасыннан безне эзләп табып: «Картыгыз сезне татарлар, үз янына чакыра»,— дип безне сехнә артындагы бүлмәгә. Алексей Максимович янына алып килде.. - Ул безнең белән куллар бирел күреште, үз кешеләре генә итеп, Казан хәлләрен сорашып, сәйләшеп утырды. Съезд Максим Горький доклады белән башланды. Икенче доклад — балалар әдәбияты турында, аннан соң УССР һәм БССР, Татарстан Язучылары союзы доклады Бездән соң—Грузия, Әрмәнстан, Әзербәйҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Төркмән- стан әдәбиятлары докладлары Беренче съездда делегатлар саны да бер чама диярлек иде: үзбәкләрдән — 10 кеше, тәркмәннәрдән — 7, таҗиклардан—11, казакълардан — 6, кыргызлардан — 4, Татарстаннан •—12 кеше. Съезд барышында А. М Горький безнең делегатлар санын тагын бер кешегә арттырды. Без, телеграмма биреп, Ф. Кәримне китердек. Бу съезд татар язучылары күңелендә мәңге онытылмаслык күңелле, җылы, тирән ззләр калдырды Кыскасы. Алексей Максимович — безнеке, без — аныкы идек. 1936 елның кояшлы, аллы-гөлле чәчкәле, тыныч июне. Мин верандада нәрсәдер язарга җыенам, уйланып утырам. веранданы ураган үрмәле гөлләр зәңгәр чәчәкләр аша дөньяны, тыныч тормышны күзәтеп, елмаешып торалар кебек Чәчкәләрне сыйпап кына, иренеп кенә җил искәләп куя... Ничектер, яза торган кәгаземнең төсе үзгәрә кебек тоелды миңа Чәчкәләрнең дә төсләре үзгәрә, тоныклана сыман. . Көннең төсе дә. ничектер, үзгәрә бара кебек. Верандадан бакчага чыгып, күккә, кояшка күз салдым . Бәй, кояшның бер чите каралана лабаса! Кояш тотыла лабаса! Бүген шундый хәл буласын ишетмәгән идем микәнни... Көнне сүрәнләтеп, Җир белән Кояш арасына кереп, акрын гына, ашыкмыйча гына Ай үтеп, узып китте. Бу вакыйга тәэсиреннән арынып җитмәгән идем әле, Мәскәүдән радио, һич тә көтмәгәндә, авыр хәбәр китерде: А. М. Горький арабыздан китте бүген, мәңгелеккә китте Бу көн— 1936 елның 1Ө июне иде