Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОҢГЫ ОЧРАШУ

ИСТӘЛЕК алкыбызның беек улы Салих Сәйдәшев белән якыннан таныш булуым белән мин бик бәхетле. 1937—38 иче елларда мин аның җитәкчелегендәге Татар дәүләт академия театры оркестрында скрипкада уйнадым Минем Хәмит абыем курайда, кубызда һәм башка музыка коралларында уйнаганлыктан, алар Салих ага Сәйдәшев белән безнең әйдә дә очраша торган иделәр Беек Ватан сугышының соңгы елында миңа бер татар полковнигы — Мирза абый Ульданов белән очрашырга туры, килде Ул гражданнар сугышында да катнашкан. Салих аганы, «Совет армиясе маршы»н язгач, аларның полкына почетлы кызылар- мияче итеп кабул иткәннәр икән Мирза абый белән Салих Сәйдәшевның икенче очрашуы Казанда, Хәмит абыем квартирасында булды. Ул мәҗлестә композитор Александр Ключарев, танылган җырчы Галия Кайбнцкая һәм аның иптәше, минем скрипка буенча укытучым, дирижер Ильяс Әүхәдиев бар иде Сугыштан соң да миңа Салих ага Сәйдәшев белән күп мәртәбәләр очрашырга туры килде. Шулерның иң соңгысына аерым тукталасым килә. Бүгенгедәй хәтеремдә. Алабуга укытучылар институтын, дәүләт педагогия инсти туты итеп зурайтканнан соң, аның беренче ректоры Габделхак Галиевич Әминев миннән 1954 елның җәендә Салих ага Сәйдәшев белән Алабугада очрашу оештыруны үтенде. Мин бу тәкъдимне үзем ечен бик дәрәҗәле эш дип шатланып кабул иттем һәм Алабугадан Казанга кайту белән, Салих агага алабугалыларның үтенечен җиткердем. Сәйдәшев- «Үземә генә күңелсез булмас микән соң ул районкүләм һәм институтта очрашу? Әнвәр энем, син ул очрашуга башка композитор, язучылар, шагыйрьләр. җырчылар да алып баруны оештырсаң иде»,— диде Салих абыйның бу теләге аның никадәр олы җанлы булуын, үз каләмдәшләрен, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен никадәр якын күрүен тагын бер мәртәбә раслады. Безнең бу иҗат группасында композиторлардан Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, язучылардан Гази Кашшаф, Бари Рәхмәт. Әхмәт Исхак, Әнвәр Давыдов, җырчылардан Мәрьям Рахманкулова, Рәисә Билалова, ул елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты культура бүлеге мөдире. хәзер В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты профессоры Камил Фатыйховнч Фасеев иптәшләр бар иде. Шулай итеп, без «Вера Засулич» пароходына утырып, җәйге матур көннәрнең берсендә Алабугага иҗади сәяхәткә чыктык. Идел өстенә караңгылык төшеп ай калыккач, махсус кичке аш өстәле әзерләнде Табында Салих ага уен-көлке сүз белән күңелебезне ачты. Салих абыйны чын күңеленнән яраткан, аның иҗатына ихлас күңелдән зур бәя биргән, аның үзе белән дә, музыкасы белән дә горурланган, аны ихтирам иткән кешеләр—иптәшләре, дуслары, танышлары композиторның һәр хәрәкәтендә матурлык. гүзәллек, инсафлык, табигыйлек күрәләр иде. Алабуга институтында Салих абый белән очрашу кичәсе искиткеч күтәренке рухта үтте Икенче көнне институт җитәкчеләре һәм укытучылары кунакларны Шишкин урманнарына алып чыктылар. Салих абый урмандагы сөйләшүләрнең дә үзәгендә булды. Х Кичен Алабуга район культура йортында зур очрашу-концерт кичәсе үткәрелде Әлбәттә, бу очрашуда да Салих ага Сәйдәшевнь ң сәхнәдә күренүе, аның пианинода уйнавы озакка сузылган алкышларга күмелде Тамашачылар гына түгел, композитор белән бергә килгән кунаклар да Салих абыйга сокланып, кичә беткәнче аннан күзләрен алмадылар. Бу көннәр һәркайсыбыз эчен онытылмас истәлек булып калды. Иртәгесен Казан кунакларын пароход белән озаттык. Алабуга пристанена озатырга төшкән халык пассажирлардан да күбрәк иде. Пароход кузгалып киткәндә Салих абыйның да яр буенда кул болгап калуын күргәч, арадан кемнеңдер. «Салих Сәйдәшев һәрвакыт халык арасында кала бит ул»,— диюе булды, бу сүзләрне яр буендагы халык алкышларга күмде. Әкрен генә кузгалып китә башлаган пароход палубасындагы кунаклар һәм пассажирлар да шул алкышларга кушылдыларБу чыннан да Салих Сәйдәшевның халык белән соңгы саубуллашуы иде. Иртәгесен институтның бер төркем укытучылары белән без Салих аганы Яр Чаллыга, олы улы Альфред янына озаттык... Шул ук елның декабрь аенда мин, композиторларның иҗат йортыннан кайтып килешли, СССР Композиторлар союзына кердем. Иптәшләрнең мине күрүләре булды, кайгылы хәбәр белдерделәр: «Сезнең өлкән композиторыгыз Салих Җәләлетди- нович Сәйдәшев Мәскәү больницасында вафат булды, сезгә Татарстан Композиторлар союзы вәкиле сыйфаты да аның гәүдәсен Казанга алып кайтуда катнашырга туры килер»,— диделәр. Шулай итеп, без Салих аганың улы Альфред, апасының улы Үзбәк (врач) белән Салих Сәйдәшев гәүдәсен Казанга алып кайттык. Аэропортта кара киемнәрдән ки«.гән халык диңгезе, жилсеэ көнне эре бөртекле кар яуган күренеш миндә көчле тәэсир калдырды Академия театры бинасыннан мәрхүмнең гәүдәсен алып чыгып Куйбышев мәйданына җиткәндә, озатырга килгән халыкның соңгы сафлары әле театр бинасы янында иде. Бу хушлашуны чын мәгънәсендә бөек Тукайны соңгы юлга озату көне белән чагыштырырга мөмкин иде... Сәйдәш тә. нәкъ Тукай кебек, халкыбызның мәңге сүнмәс йолдызы булып калды