Логотип Казан Утлары
Хикәя

СИҢА МИН КИРӘК

 

Тагын мин дигәнчә булмады .» Шундый үкенечле уй белән бергә йокысын аралап кергән сүрән яктылыкнын торган саен көчәя баруыннан ул сискәнеп уянды. Җыерылып калган пәрдә читеннән бүлмәне урталай кисеп кергән кояш нуры аша сәгатькә күз төшерде һәм чәчрәп урыныннан торды. Кемгәдер рәнҗегән шикелле чыраен сытып, чалбарын кня-кня тәрәзә катына килүгә, соңга калуына ул инде тәмам ышанды Өч-дүрт көн буена сибәләгән томан катыш вак яңгырның бетәренә, дөньяның ачыласына иманы калмаган иде аның. Менә бит, бүгенге тан — иртә ничек туган! Күк йөзе юып алгандай чиста, эчпошыргыч дымлы көннәр авырлыгыннан сыгылышып утырган агачлар да калкынып киткәннәр, җиңел сулыш алып, яфрак телендә сак кына лепердәшәләр Ачылып туган яңа көн аның йокы белән генә онытылып торган борчуларын уятып җибәрде. Ул кызыннан килгән телеграмма кәгазен өстәлдән алды да... гМиңа унҗиде яшь тулды Сезне күрәсем киле Мөмкин булса каршылагыз Сөембикә» ... Рейс номерын тагы бер тапкыр карап, кесәсенә тыкты. Юыну бүлмәсендә озакламады, чәче, сакалы буйлап тарагы шуып кына үтте Башка вакытта ул моны ашыкмыйча, тәм белән, бик пөхтәләп башкара иде. Шкафтан күлмәген алып, инде сәдәфләрен эләктереп бетердем дигәндә генә, изүе турында сызылып калган үтүк эзе искәреп, теш арасыннан сүгенү сүзе сытып чыгарды. Ачуы килгәндә шулай бер телдә дә булмаган, әмма күп телләрнең яңгырашын үзенә сеңдергән берәр ясалма сүз әйтеп, бушана торган гадәте бар иде аның Ниһаять, ак җирлеккә вак кына кара борчаклар төшкән күлмәген киде. Сәдәфләрен эләктергәндә куллары калтырый башлады. Ашыгу, ашыгу гына да түгел — каушау, каушау гына түгеЛ, алда торган очрашуны күзаллый алмаудан туган дулкынлану халәте иле бугай бу Бер кирәкмәгәндә шулай дулкынланып китүенә, йомшаклыгына ачуы килә иде аның. Кирәк бит, симфония тыңлаганда, балет яисә спектакль ка раганда һич көтмәгәндә күзеннән яшь бәрә дә чыга. Сагышлы, тетрәндергеч фаҗигале урында булса бер хәл иде, бөтенләй кеше уйламаган, искәрми дә үткәргән бер моментта матурлыкның, төгәллекнең билгеле бер ноктага ирешүен тойган күңеле тулышып китә дә, тын алуы авырлаша башлый һәм күзеннән яшь бәреп чыга Бу шундый да рәхәт һәм бөек бер мизгел була ки, аннан соң инде күз яшен янәшәдә утыручыларга сиздермичә генә кул аркасы белән сөртеп алу һәм үзүзеңне битәрләү башлана. Битәрләүнең сәбәбе: әнә шул бөек мизгелне туктатып тора алмаудан һәм, үтеп китүгә, беркатлы йомшаклыгыңны янәшәдәге- ләргә күрсәтәсе килмәүдәндер, мөгаен. Ул зур төенле галстугын буып, костюмын киеп, телефонга үрелим дигәндә генә... ишектә звонок чылтырады. Аэропортны белешү, такси чакырту иде аның теләге. Инде киенеп тә беткән иде бит... Звонок тавышын ап-ачык ишетсә дә, ул нигәдер ашыкмыйча гына телефон трубкасын алды. йөрәк турыннан кузгалган хәвефле, рәхәт бушлык бөтен тә- ленә таралып оета башлады. Хәзер инде ашыгуның кирәге калмаган иде. Самолетлар оча башлаганмы-юкмы икәнен белешеп, такси чакыртырга дип килгән иде бит әле ул телефон янына — хәзер инде шалтыратып торуның мәгънәсе юк иде. Ишектә кем булуын һич икеләнүсез белә иде ул. Башка кеше булу ихтималы зиһененә килмәде. -• Шул гомерме?! Сөембикә паласка тезләнеп, уенчыкларның әле берсен, әле икенчесен кулына алды, иснәп-иснәп карагандай итте; әйтерсең уенчыклары аша үзенең балачак исен, балачак хатирәләрен исенә төшерергә тели иде ул. Күзләрендә кырыс житдилек онытылып самими нур кабынды. Менә ул кыштырдавык капчыктан алып өр-яңа, тотылмаган да дип әйтерлек шү- рәле-курчакны кульТйда әйләндергәләп торды да, кыюсыз гына: — Бусын үзем белән алырга мөмкинме? — дип сорады. Марат елмаеп баш какты. — Боларның барысы да синеке, — дип үзе дә Сөембикә янына килеп тезләнде. Кайчандыр төннәрен дә «бабам», дип елап уяна торган кызчыгын үзенә якынайтасы килеп, сөендерер өчен алып кайткан уенчыкларны дистә елдан соң янә тотып-тотып карады. — Син элек искереп, тузып беткән уенчыкларыңны ныграк ярата идең. Бигрәк тә урамнан табып кергәннәрен... Бер-берсе каршына тезләнгән хәлдә, шакмаклардан йортлар төзеп, төсле ташларны алмаша-алмаша мозаик сурәтләр тезеп хәтсез вакыт онытылып уйнадылар. Сүз арасында уен, уен арасында сүз тукталмады. — Укырга кая керергә уйлыйсың? — Медицинский га. — Бәләкәй чагында стюардесса булам, дия идең. Пассажирларга конфет өләшү ошый иде сиңа. — Хәзер дару өләшермен. — Бәйрәмнәрдә минем котлау открыткаларын ала идеңме? — Ы-һы. Ә син? — Рәхмәт инде, бөтенләй онытып бетермәгәч, — дип Марат Сөембикәгә сынаулы карап алды. — Нигә жавап язмый идең соң? — Син дә язмый идең бит. — Әниең монда килүгә каршы булмадымы? — Юк. — Ул һаман шунда эшлиме? — Әйе. Кандидатлыкны яклады. Бераздан Марат төргәк эченнән альбомнар тартып чыгарды. Анда— * төсле карандашлар белән кайчандыр Сөембикә ясаган рәсемнәр иде. « Борынгы кешеләрнең тау куышына сызыклардан гына ясаган сурәтлә- s ре шикелле — чәчәк, кеше, йорт сурәтләре Сөембикә шакмаклардан * төзелгән йортны ишеп төшерде дә, дулкынланып, үзенең балачак хыял- | ларын кулына алды. * Ике рәтле машиналар агышын сыйдырган гөжелдәп торган урам аста ® калды. Маңгае гарип куаклар белән капланган гажәл текә яр өстенә х менеп житкәч. олы урам шавына күнеккән колаклар гадәттән тыш тын4 лыкка ияләшә алмыйча торды. Монда бөтенләй башка күренеш иде. * Чирәмле сукмаклар, агач өйләр, капка төбендәге утыргычларга кадәр— л барысы да авылдагыча. Кинәт кенә авыр киемнән котылган шикелле ч үзеңдә җиңеләю сизәсең, тагын да зәңгәрләнебрәк киткән төпсез күк “ йөзе ирексездән карашыңны били. оТекә баскычлардан шәһәрнең тыныч катына менгәч алар бераз оны- * тылып киткәндәй булдылар — Әнә теге яшел түбәле йорт. Кырыйдан иң соңгы тәрәзә безнеке иде. — Әйдә, кереп карыйбызмы? . — Ике генә ай тордык бит без анда Надя түти хәтерләмидер дә инде. Шулай да Сөембикәнең теләген сүндерәсе килми иде аның. Ул бит үзенең балачагын сагынып килгән. Яшәргә дә өлгермәгән әле югыйсә, ә инде үткән эзләрен барлап йөри Димәк, эзлекле үсешен югалтып, вакытсыз килеш нидер өзелгән Шуны ялгарга кирәк ана, киләчәктә үзе ялгышмас өчен. — Ике генә айлык идең әле син ул чакта — Бабай көн дә хатлар язып торган. — Бүлмә кысан иде шул. Сине карарга дип әби килгән иде. Әниеңнең дә, минем дә институтта имтиханнар вакыты. Марат, жил капканы ачып, Сөембикәне алдан кертте — Кергәч тә бүлмәнең сул ягында борынгы карават булыр, без аны иптәш малайның сараеннан әтисенә әйтми генә алып чыккан идек. Түр почмакта бер аяклы өстәл — студент чакта дуслар ярдәмле була биТ ул — такталар юнәтеп ясап бирделәр Менә шулай итеп Надя түтинең шып-шыр бүлмәсен без сине каршыларга әзерләп куйган идек. Иске йортларга хас муртайган исле караңгы коридорны сак кына үтеп эчкәре керделәр Ишекне челтәрле ак майка, трико кигән таза гәүдәле ир ачты. — Надя түти өйдәме? — дип сорады Марат. Хужа ир Сөембикәгә йотлыгып карап куйды да, майка челтәреннән шытып чыккан йонлы күкрәген ышкып алды — Аның үлгәненә биш былтыр инде. Монда — мин хужа Бер улым бар, төрмәдә, дип сөйли иде Надя түт” шул үзедер ахрысы, дип уйлады Марат. — Фатир кирәкме? — дип хужа ир жавап та көтмичә, канчандыр Маратлар торган кырый бүлмәнең ишеген ачты - Кызга ошармы соң, уңайлыклар юк инде бездә... Кыстатып та тормастан ниндидер ашкыну белән Сөембикә керә башлауга ук, хуҗа ир Маратның җиңеннән тотты, Сөёмбикә артыннан ишекне кысыбрак куйды да, авызыннан тынчу җылы ис бөркеп: — Күрәм, син хатыныңнан «командировкага» киткәнсең, губа не дура, мин әйтәм. Кызның шәбен эләктергәнсең. Хакыннан тормасаң, бер атнага мөмкин, бүлмә буш — студентлар практикада...— диде. Мондый эчкерсез тупаслыктан чарасыз калган Марат түземен җыеп: — Миңа фатир кирәкми, — диде, — бу минем үз кызым. Без кайчандыр монда яшәп алган идек. — Шулаймыни! Гафу ит, туган, гафу итә күр. Ул арада Сөембикә ишекне ачты. — Нәкъ син дигәнчә бит монда, ничек шулай хәтереңдә калган барысы да?! Акшарлары купкан стеналар, хуҗа ирнең кабалана-кабалана таушалган костюмын иңенә салуы, әле генә аның рәтсез сүзләрен тыңлаган Марат — бөтенесе дә бусагада елмаеп торган Сөембикә каршында картая, туза, таркала барган Вакытның бер чагылышы булып тоелдылар. «Монда хатирәләргә ypbiH юк Түшәмнән салынган сәләмә пәрәвезләр, чебеннәр сипкелләп бетергән бәләкәй лампочкадан төшкән зәгыйфь ут, юылмаган идәнне түшәм белән тоташтыручы караңгы почмаклар — керләнгән дөнья!.. Монда хатирәләргә урын калмаган — барысы да күмелгән, сүнгән, тапталган. Бары тик таныш әйберләр генә исән, чит кул тигән әйберләр генә. Тизрәк моннан һавага чыгарга кирәк—яктыга! Тизрәк чыгарга... Сәләмә пәрәвезләр, зәгыйфь ут яктысы — керләнгән дөнья. Менә бу тар, караңгы коридорны үтәсе дә...» Марат Сөембикәнең кулыннан тотып үз артыннан тартты. — Сез гафу итегез инде... Сөембикә бусагада калган иргә борылып елмайды: — Нигә гафу үтенәсез? Сезгә рәхмәт. Киресенчә, безне гафу итегез. Яр читенә килеп баскач кына Маратның агарынып чыккан йөзенә тынычлык җәелә башлады. Аста, еракта Иделнең кояш төшкән көзге кыйпылчыгы сыман бер чите күренә, яр тирәсенә елышкан кызыл түбәле йортлар, гүя шул көзгедән үзләренең борынгы йөзләрен карарга дип җыйналганнар. Бер кырыйдан шул иске манзараны кысрыклап, тоташ пыялалары, кырыс мәһабәтлеге белән ялтырап яңа биналар чирүе килә... — Мин менә шушыннан шәһәр өстенә карап торырга ярата идем. Аста машиналар чабыша, тавышлары монда кадәр менеп җитәлми. Тыныч. Рәхәт. Ул чакта без өчебез дә әбигә бәйле идек. Син дә, мин дә, әниең дә әби карамагында. Финанс ягыннан да. башка яктан да. Әби, махсус, эшеннән сорап килде. Белмим, ул булмаса без нишләр идек... Әби менә шушы яр читенә колясканы куя иде дә, үзе бәйләм бәйләп утыра иде. Яз. Кояш. Алмагачлар чәчәк аткан чак. Син берни белми таралып йоклыйсың. Минем бар курыкканым шул иде: коляска яр читендә үк тора, җил иссә дә аска тәгәрәп төшеп китәр кебек. Үзем куркам, ә үзем әбигә әйтергә кыймыйм. Ул берәр йомыш табып өйгә кереп киткән арада тәгәрмәч астына агач кыстырам, яисә колясканы яны белән борып куя идем. Ә ул көн дә шулай, колясканы яр читенә ук чыгарып куя да, үзе бәйләм бәйләп утыра. Институттан һәр көн бер-бер хәл булмагае дип шөбһәләнеп кайта идем, төннәрен дә ярдан төшеп киткәнеңне күреп саташып уяна торган идем. Ләкин бу турыда әбигә дә, әниеңә дә әйтә алмый идем. Чөнки минем ата буларак бер хокукым да юк иде. Ни акчам, ни фатирым... Ничә еллар үткән бит инде, һаман да, шушы яр читендә торган син төшләремә керәсең дә... куркып уянып ки- тәм. Беләм, зур үскәнеңне дә беләм, югыйсә. — Мин үзем дә курка башладым, — дип Сөембикә куырылып яр читеннән арткарак чигенде. Кичке шәфәкъ көмешсу алльпын шәһәр өстенә снрпегән. Офык сызыгында мөлдерәп тулган кояш чирканчык алыр да. менә-менә Иделгә чумар шикелле. Төсен үзгәртә барган киңлекләрдә көн белән төн алмашыр алдыннан була торган моңсулык. Аста — машиналар ташкыны Миллионлаган язмышларны ышанычлы түбә белән ышыклаган шәһәрнең, бер нокта булып. Җир белән әйләнә-әйләнә чиксез мәңгелеккә ♦ йөзеп барышу Битамановның үз гаме. Сөембикәнең үз хисләре. Аның тукталышы бу чиксезлек дәрьясында арырак булыр. Әмма ул бу турыда уена да китермидер әле — яшьлекнең вакытка битарафлыгы 3 — Әйләнеп торган пластинкага кара син: уртасына язылган хәрефләре туры бит, югыйсә, әйләнгән вакытта әнә ничек, түгәрәк булып күренә. Әйләнеп торган өслектә һәммә нәрсәдә каршылыкны җинеп түгәрәк булырга омтыла. Җир шары да пластинкага охшап әйләнә бит. Җирдәге нәни генә орлыктан алып зур агачларга кадәр, гомумән, бөтен тереклек иясе, күпмедер дәрәҗәдә йомры-түгәрәк булып яратылган. Шакмаклы, турыпочмаклы түгел бит. Ничә мең ел элек төзелгән Коли- зейларны, кичәмә гасыр элек төзелгән чиркәү-мәчет гөмбәзләрен кара шакмаклы итеп төзелгән булсалар, җимерелмичә, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән булырлар идеме! Әйткәнемчә, зур тизлектә әйләнгән җирдә һәммә нәрсә дә түгәрәк булырга омтыла. Димәк, борынгы архитекторлар моны исәпкә алганнар һәм мин шушы фикеремне куәтләү өчен бер мисал да китергән идем. Пасха утравындагы таш сыннар турында беләсеңдер Ул сыннар тупас кырлы, шакмаклы итеп эшләнгәннәр бит. Пи өчен? Бәлки аларны чынлап та башка планета ияләре ясап калдыргандыр? Димәк, ул планета Җиргә караганда бик акрын әйләнә. Бәлки андагы үсемлек-агачлар да шакмак формасындадыр? - Марат сүзеннән бүленеп фужердагы шампанны эчеп куйды. — Студент чагында фәнни конференциядә мин рәсем сәнгате белән архитектураны бәйләп әнә шундый романтик мәкалә белән чыккан идем. Мин ул чакта әниең белән таныш идем инде. Нигә дип сиңа сөйлим соң әле? Хәер, болай гына... Болай гына.. Кафе-мәгарә түрендәге колонкалардан саркып килгән стереомузыка. стенадагы сурәтләрдә — тормышның кадерен, тәмен белеп яшәгән канәгать-сабыр йөзләр, вакытны чутлаудан туктаган җиз телле борынгы сәгатьләр, кара авызын ачып өнсез калган «җиз еланлы» граммофон — болар барысы да үз күңеленә тирәнрәк төшәргә вакыты да, табигать тынычлыгы да мул булган унтугызынчы гасырның сагышлы хәтере сыман. Маратның шул халәткә ярашкан күңеле Сөембикә күзләреннән үзенең яшьлек чалымнарын эзли, инде кире кайтмаска киткән елларының көлен аралап, ачылып бер сөйләшәсе, бушанасы кнлә иде. — Кызык бу. Тик менә Пасха утравындагы сыннар гына... — Ышандырмыймы? Синең яшеңдә минем ышанасы килә иде . — Бүгенге монументаль сәнгатьне алсак, анда бит Сикейрос иҗатына хас тупас, эре йөзле кешеләр сынландырыла Әйтик, мең елдан соң шуларны табып алып, егерменче гасырда да шакмак йөзле кешеләр яшәгән икән димәсләрме? — Дөрес фикерлисең. Әлбәттә, Пасха утравындагы сыннар шул чор сәнгатенең бер этабы булырга мөмкин Бу бит минем студент чакта фи керемне дәлилләү өчен логика җитмәүдән туган таяныч кына. МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ ф СИҢА МИН КИРӘК — Әйт әле, нигә син... Әниемнең дә, бабаемның да сиңа ышанычы зур иде. Минем хыялымда... Менә икенче көн инде, син әле миңа бер картинаңны да күрсәтмәдең. — Менә бит ничек! Син гадәти кеше генә күрергә дип килмәгәнсең икән әле. Ә килеп күргәч... Мин электән үк шуңардан курка идем. Мәктәпкә укырга керерсең дә, укытучылар синнән әтиең кем дип сорарлар, син художник диярсең. Алар исемемне дә белмәсләр Художник икән, ул.бит билгеле булырга тиеш. Бигрәк тә синең әтиең, ул бит синең әтиең! Менә шул чагында син миңа ничек карар'идең микән?.. — Син чынлап та шуларны уйладыңмы? — Уйладым. Киләчәгеңне күз алдына китергәнгә шулай уйладым. Синең җырың-көең башка булачак иде. Минем каныма-аңыма сеңгән көйне ят иткән килеш син миңа, батып барган көймәне коткарырга маташкан бер мәхлук итеп көлеп карарсың, дип уйладым. Син — бүтән туфрак сайлаган бер гөл, үткәнеңә, тарихыңа битараф хәлдә, мине архаик бәндәгә санап... ә сине үземчә тәрбияләргә минем вакытым җитмәячәк иде... — Марат читкә борылып ютәлләргә тотынды, фужердан шампан кабып куйгач кына тынычланды. — Кыскасы, син үсә барган саен безнең аралар ерагаер, бер-беребезне аңламабыз дип уйладым. Әгәр син минем сәнгатемне кабул итмәсәң — бу минем өчен үлем белән бер булыр иде. Үз кызым да аңламагач, үз кызымны да сокландыра алмагач, минем сәнгатем нәрсәгә кирәк, һәм мин ни өчен яшәгәнмен! — Алдан ук син ничек шулай төшенкелеккә бирелә алдың? — Бу — кечкенәлек дип саныйсыңмы? Бәлки.. Шулай да үз вакытында сәнгать белән араны өзүем дөрес булган. Күпләр... Хәер, кирәкми... Урта кул сәнгатькәрләргә хәзер дә кызыгып карыйм мин Алар бер әйбер өстендә эшлим диләр икән, һич икеләнүсез, ышаныч белән ул картинаның үзәгендә ни булачагын да, сайланасы төсләрендә алдан ук исәпләп, ап-ачык күрәләр. Ә син бер әйбер уйласаң, әйтергә кыймый йөрисең, ничек башкарып чыгармын дип баш ватасың, алдыңда — мең билгесезлек, мең борылыш, мең икеләнү. Эш барышында син уйламаган күпме төсләр үз артыннан ияртеп китәчәк. Ә алар бөтенләй башка — канәгать, тыныч, бәхетлеләр. Күп кирәкмени — күкнең беренче каты да җитә. Шунысы гаҗәп: алар бер дә картаймыйлар... Үтә бер тәм белән, олыдан кубып, ашыкмый-кабаланмый гына әсәрен бетерәләр дә, икмәге өлгергән крестьян кебек, күпме башак, күпме бөртек чыгасын исәпләп йөри башлыйлар. Ж,әллим мин аларны һәм кызыгам. Кызыгам икән, димәк, мин дә кечкенә кеше. Юк, юк, болар барысы да соңыннан әле... Кара бантик таккан ыспай егет өстәлгә йөземле мороженое китереп куйды һәм кырыйга иелеп, пластинканы алыштырып китте. Марат чәкәштереп шампанны эчеп җибәрде, Сөембикә фужерга иренен генә тидереп алды. — Сәнгать әсәре тудыру үзе бер көрәш бит. Вакыт белән бермә-бер көрәш. Шул көрәштә арган җаныңны үз даирәңдәге вдк көрәшләр талкый башласа... Күңелдәге изге уйларны ваклый торган тирә-юнемдә барган хөсетлекләрне сизеп (аны бары тик сизеп кенә була) рәнҗетелеп кайта идем дә, моның тамыры нәрсәдә икән, дип уйга кала идем. Бәлки безнең ерак бабаларыбыз Мөхәммәт пәйгамбәрне Христос шикелле итеп кадаклап, каһәрле ләззәт кебек олы тетрәнү кичерә алма- гаигадыр. Әнә шул фаҗигале легенда, тарих төбеннән килеп, кешене сакларга, кешене күтәрергә кирәк дигән искәртү булып буыннан буынга күчми дисеңме. Тамырында, ялгышмагыз, үкенерсез дигән фаҗига яткан легенда булмау геннан генга күчеп бездә хөсетле вак көрәш ләззәте тудырадыр. Дингә мөнәсәбәтле булмасак та, без шуннан тиз генә чистарына алмыйбыздыр? Тора-бара менә нәрсәгә төшендем мин ун башка югары булсаң гына сине таныячаклар, бөтен барлыгың белән ка бул итәчәкләр. Ә инде бер башка гына югары булсаң, тирәлек сине матур гына тигезли, кыркып куя. Үз тирәмдәге ваклыклар белән көрәшергә көчем җитмәячәк иде минем. Булалмаган солтан булганчы, бу- лалган олтан булуың яхшырак. Нигә тартышырга, гомер болай да кыска бит — һәр сәнгать кешесе мөмкинлеген үз гомере белән генә чикләсә, без күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр идек. — Син максимумнарга таянма. Киләчәк, мәңгелек дигән төшенчәләргә төренү җиңел. Чөнки без аны күрмибез дә, татып та карый алмыйбыз. Сөембикә үзенең фужерын Марат алдынарак этәрде дә, калак очы белән генә алып мороженое кабып куйды. — Бусы читтәгеләре, ә менә яшәгән куышыңда ничек? Күз алдына китер: сиңа илһам килгән вакыт, хыялыңа чумып, ялгызлыкның кадерен белеп кенә утырасың, шул вакыт кухнядан гап-гадн тавыш ишетелә (Интеллектуаль тормыш өчен бер бүлмә кысанрак шул). Кисәтүлеме ул тавыш, үтенүлеме — барыбер, сиңа бер кем кирәк булмаган чакны син — кемгәдер кирәк. Аннан соң инде сумкаңны тотып, тәмәке төпчекләре ташланган баскычлар буйлап түбәнге катка төшеп китәсең. Кайтып кергәч, үзенә азык ташудан башканы белмәгән кырмыскадан аермалы буласы килгәнгә, үзеңне мәҗбүр итеп уйларыңны барларга тотынасың. Ләкин бая гына әле хыялыңда туып килгән дөньяңның тупсасы инде биегәйгән, ул сине кабул итми — Гафу чт бүлдергәнем өчен, вакыты белән Толстой да Толстой башы белән крестьян эшләре эшләгән, хәтта итек тегәргә вакыт тапкан. — һы, бу бит алла тәхетен калдырып җиргә төшеп алу, бер мавыгу гына. Итеге булмаганнан текмәгән бит ул аны. Сөембикә риза түгеллеген сиздереп башын түбән иде. — Яисә икенче бер момент: син иңемә килеп кагыласың, эшемне бүлдергәнеңә ачуым чыгып сиңа борылам. Ә син, ягымлы тавыш белән үтенеп, мина кайчы, кәгазь сузасың. Кайчы белән кәгазьдәге рәсемне кисеп бирү — синең өчен никадәр зур эш1 Мин чарасыз калып, чиста, самими күзләреңә карыйм да.. Я хода! Бу үзе бер сәнгать бит! Табигый сәнгать. Тагын нәрсә кирәк һәм миңа баягы хыялым каршында оят дула башлый. Мин дә соң шушы сабый кебек дөньятабигать каршында нәрсәдер эшләргә теләп ялварып торам түгелме? Юк, ялварып түгел, сабыйдан аермам шунда мин үзем эшләргә омтылам... - Марат коенамын салып кресло аркасына элде, галстугының төенен бушатыбрак кунды. — Менә шулай итеп минем студент чактагы хыялларым әкерен- ләп тоныклана, мәгънәсен югалта башлады. Югыйсә бит әниеңне дә үз артымнан иярткән идем. Ул фән юлыннан китте. Ачыктан-ачык әйтмә- сә дә, ачыш ясау иде теләге. Ә гаилә булгач, вакытны икебезгә дә тигез бүләргә кирәк икән. Миндә — бер гаиләдә ике шәхес булаламы дигән икеләнү туа башлады. Аның берсе, үз-үзен корбан итеп, икенчесен үстерергә тиеш түгел микән? Ә кем? Минме? Улмы? Болай булмый нмеш, гаиләне таркатып ирекле булабыз, аерым-аерым үз хыялыбызга ирешәбез. Ләкин дөньяның яртысы бүленгәч ирекле була алмыйсың икән шул. Хикмәт шунда: без кайчандыр омтылган хыялларыбызның инде артта калганлыгын, төзнячәк сараебызның хәрабәләре өстендә утыруыбызны аңладык. Берберебезнең кечкенәлеген күргән хәлдә, күзләргә туры карый ала идекме соң без?! Бер-беребездән качарга, онытылырга, югалырга кирәк иде. Аерылышканнан соң әниең белән очрашмауның сәбәбе бәлки шундадыр да. Поезд киткән, җитәкләшеп тә, аерым-аерым да без инде аны куып җитә алмаячак идек Сөембикәнең үзчел карашында бик эчкәре ишерелгән сагаю сизелә иде. Марат сүздән туктагач, ул, бераз тын утырды да, әйтә куйды: — Максатыңа хыянәт итүеңә мнн ышанмыйм. Бу бит үз-үзеңне үте МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ ф СИҢА МИН КИРӘК рү, яшәүдән ваз кичү дигән сүз. Анализ белән артык шөгыльләнү, белмим, аңлый алмыйм, үз-үзеңне аклау өченме бу, әллә икеләнүме?.. Марат дәшмәде, артык нечкәреп китеп түгелүенә үкенгәндәй бер сүз дә әйтмичә кресло артына ята төшеп күзләр н йомды. Бераздан, музыка авазын аралап, Сөембикәнең тавышы әллә каян, бик ерактан ишетелгәндәй булды. — Мин туңа башладым Салкын бу базда... 4 Сөембикә кара сулы кечкенә күл ярында туктап иелде. Суда сизе- лерснзелмәс кенә дулкыннар чыгарып аккошлар йөзә. Үткән гасырның аксөяк кызлары шикелле, муенын горур тотып, ак каурыйларын затлы күбекләндереп йөзә бирәләр. Бу көяз су кошлары эргәсендә тирә-юньдәге яшеллек тә гадәттәгедән яшелрәк тоела, утыргычта утырган әбиләр, бала-чагалар да гадәттәгедән мөлаемрәк күренә. Күл яныннан ары киттеләр. — Бәләкәй чагыңда сине бер дә монда алып килмәгәнмен икән. Сөйләшә торган капканы күрәсең киләме? Сөембикә, эчке соклануына ирек биреп, үзалдына елмаеп бара, балалар чыр-чу килә, карусельләр әйләнә. Кечкенә машина руленә тотынган сабыйларны бәхет баскан. Хәрәкәтсез торудан арган таш боланнар, әгәр бу балалар паркы булмаса, кузгалырлар да, ыспай гына атлап урманын эзләп китеп барырлар иде сыман. Әнә теге авыр гәүдәле аю. шикәр ыргытсаң, таш киемен салыр да, гәүдәсен мәзәк селкетеп биеп тә күрсәтер шикелле. Сөембикә һәммәсен дә тамаша кылып бара, каршы килгән балаларга юл бирә, башларыннан сыйпап үтә. .Гүя ул шушы паркка керәлмичә адашып калган балачагын эзли. Тнп-тигез кыркылган сыек яшел үләнле аланга килеп чыккач, Сөем* бикә Маратның кулын кысты. — Әйдә, җитәкләшеп бер йөгерик әле! Ни әйтергә белми торган Маратка икеләнергә юл калдырмыйча Сөембикә туфлиләрен сала башлады — Мин сине йөгерергә өйрәтәм. «Мин сине йөгерергә өйрәтәм», дип кайчандыр үзе аңа әйткән Марат йөзендә кырыс җитдилекнең эзе дә калмаган, күзләрендә уйнак очкыннар биегән кызы каршында вакыт төшенчәсен югалткандай булды. Бик тирәндә, үз-үзен мәҗбүр итү аркасында гына йомылып калган фантазиясе уяндымы — күңелен кытыклап яңа, моңарчы күрелмәгән төс чагылып үтте. Кызыктырып торган әлеге төс тәэсиренә бирелеп онытылудан, кызының менә шушы халәттәге ваемсыз шатлыгын күләгәләүдән курыккандай, ул «коткар» дигән шикелле аның кулын кысыбрак тотты. Иөгерә-йөгерә үзәк аллеяга килеп чыккач, Сөембикә үтешли генә фонтан касәсеннән учы белән Маратка су алып сипте, чыркылдап көлә- көлә инде ешеш сулу ала башлаган Маратны һаман алга әйдәкләде. — Мороженое саталар анда, Сө-ем-би-кә. — Кирәкми. — Коктейль... эчәсең килмиме? — Калышма, иптәш Битаманов! Карт юкәләр тезелешкән аллея кырт борылган төштә ниһаять туктадылар Сөембикәнең битләре алланган, бөтен барлыгы белән көлә, галстугын чишеп кесәсенә салган Марат исә, күкрәген тотып, чабыштан килгән ат шикелле туктый алмый йөренә иде. Марат кинәт кенә тагын да якынаеп, үз булып киткән кызына сөеп карый, ә күзләрендә — йөзенә җәелгән елмаюга кушыла алмаган күзләрендә — тыенкы сагыш, кыска гомерле шатлыкны сузарга теләгән уяулык. — Ун елга яшәрттем үзеңне. — Инфаркт була язды бит. — Кырык яшьтәме?! — Сөембикә артистланыбрак көлеп куйды, — коктейль дидеңме әле бая? — Бая бит ул, хәзер соң инде, — дип шаяртты Марат Сөембикә кулъяулык чыгарып Маратның тирләгән йөзенә китерде. ♦ Бик күптән инде хәтергә сеңеп калган таныш ис — әнисе яраткан хуш- * буй исе маңгайны, иякләрне сыйпап узды. Күңел төбеннән тынын буып £ рәхәт һәм газаплы дулкын күтәрелә башлады Ул йөзен борды, ерак та * түгел уенчыклар тезелгән лотоклар каршында бала-чагалар кайнаша 5 иде. «Әти, миңа үзем кадәр аю алып бир әле, әти, ал инде, мин аны ко- s чаклап йоклар ид^м, әти...» 3 «Әти» дигән сүзне юкка чыгарган еллар артыннан шулкадәрле дә = ягымлы, үтенүле сабый тавышы ничек соң әле сакланып килгән? Марат кара күзле, кара борынлы түм-түгәрәк плюш аюны култыгы- * на кыстырып килгәндә, Сөембикә арык суында юган аягын кулъяулыгы ° белән сөртеп, иелгән килеш кенә туфлиен киеп тора иде. Марат аюны £ артына яшерде дә, Сөембикә күтәрелүгә, ачулы мырылдаган булып, ч аңа таба килә башлады һәм кинәт кенә аюны чыгарып кызына сонды. * Сөембикә кычкырып җибәрде, тышка бәреп чыккан гаҗәпләнүле сөене- л ченнән тыела алмыйча аюны кочаклап алды. — Ай, нинди матур! “ Аюның битен, колакларын сыпырды, хатын-кызга гына хас нәзәкать a белән күкрәгенә кысты. Сөембикә үз шатлыгы белән әвәрә килгән арада < Марат, иелеп, чирәмдә онытылып калган дымлы кулъяулыкны алып ке5 сәсенә тыкты Нигәдер кызының күзләренә туры карый алмый иде ул. «Никадәр соңарып бирелгән бүләк аю Ә Сөембикә берни сизми, берни хәтерләми бугай Хәтерләсен иде, күзләргә туптуры карап әйтсен иде — Маратның аклану көткән үкенечле уйлары авыр төен булып калмас иде». Сөембикәнең эчкерсез рәхмәтен дә, ихлас куанычын да үзе генә белгән сагыш аша кабул итте Марат. — Сөйләшә торган капка бар дигән идең? — Әнә бит ул — каршыңда. Сөембикә, куакларны аралап, Марат күрсәткән якка карады. Ян якларына челтәрле тимер коймаларны тоташтырган биек капка ак дуга сыман калкып тора, аңа менүче баскыч төбендә җилдән яңгырдан каралган таш арыслан йокымсырап ята иде Сөембикә баскычтан менгән дә шуңа игътибар итте; арысланның кысылган авызы күләгәләнеп тора — ачуланган да, елмайган да кебек. Баягы гөнаһсыз минутлар, яшәү мәгънәсенә торырлык кыска вакытлы рәхәтлек капканың бу ягында, сабыйлар утравында калачак һәм аны бүтән беркайчан да кабатлап булмас. Ләкин эчке бер көч Маратны әлеге капкага тарта, ыгы-зыгылы шәһәр урамына шушы борыш ы капка аша гына чистарып чыгар сыман тоела иде ана. — Нигә соң моны «Сөйләшә торГан капка» дип йөртәләр? — Күрәсеңме, эчке ягы тоташ канау итеп чокырайтып эшләнгән Бер-береңә карамыйча икең ике якка басасың да пышыддап кына эн дәшәсең. Дуга буйлап килгән аваз янәшәдәге кебек яңгырап ишетелә — Кызык. Мин уң якка басыйм әле. Мәшәкатьле шәһәр белән чыр-чулы ваемсыз балалар дөньясын аерып торган капка, бөтен тавышлардан арынып, алар пышылдавына күчте. — Ишетеләме? — Ишетелә. — Бәләкәй чагымда алып килгән булсаң, бу капка минем хәтерем ' дә калган булыр иде, әйеме?! - Соңлап булса да . — Ул чакта без нәрсә турында сөйләшкән булыр идек икән? Син берәр әкият сөйләр идең, әйеме? Ә мин? — Туктаусыз сораулар бирер идең. — Синдә бер генә тапкыр булса да мине күрү теләге булдымы? Нн 1Ә дәшмисең? Ишетелмәдеме? Синдә... — Ишетәм Киткән чакта син миңа: «Әйбәт әти булгач килерсең», дигән идең Күрәсең, мин һаман шул... әйбәтләнә алмадым — Шул сабый сүзенә үпкәләдеңме? — Ул сабый — син идең бит. — Әгәр мин үзем килмәгән булсам, димәк син... беркайчан да нигә дәшмисең? Ишетмисеңме? Нигә.. Син елыйсың бит. әти! — Кызым Юк. юк, гафу ит, кызым дияргә, беләм, хакым да юк. Бәләкәй чагыңда да әйтә алмадым Кешеләрдән ояла идем. Икәү генә калгач кыенсына идем синнән, «кызым», дисәм кинәт шул сүзнең кадере бетәр кебек тоела иде. Кызының баягы кулъяулыгы белән битен сөртеп торган Марат иңенә килеп кагылудан сискәнеп артына борылды. Сөембикәнең күз төбендә яшь тамчысы калтырый, яшь тамчысы менә-менә зураер да күзен каплар кебек. Марат кызының иңеннән кочып алды. — Син килеп төштең дә. Үземнең шулкадәр керләнеп, таушалып беткәнлегемне сине күргәч кенә аңладым Матурлык каршында мин һәрвакыт шулай, яшәвемнән оялам. — Син әнигә бер мәртәбә дә яратам димәгәнсең. — Сүзнең көченә ышанмыйм мин. Аны бөтен гомерең белән исбатларга кирәк. — Мин сине гафу итә алмыйм, әнине дә .. вакытында аңлатмаганыгыз өчен. Син нечкә күңелле кеше бит, югыйсә, шул нечкә күңеллегеннән оялып, шуны яшерү өчен тупас булып кыйланасЫң. Син кешеләргә үзеңне әкренләп, бөтен гомерең буена аңлатырга тырышкансың, ә кешеләрнең моны аңларга вакыты тар. алар менә шушы минутта якты йөз. жылы сүзгә мохтаҗ... — Мин күп нәрсәгә соңлап ирешәм шул. Китмәле бүген, кызым, сөйләшергә дә өлгермәдек ич. — Телисеңме, монда укырга киләм? — Чынлап әйтәсеңме?! — Марат гадәтенчә күкрәгенә кулын кунды— Бер кешенең югалуыннан дөнья керфеген дә какмый икән. Менә беренче мәртәбә син язмышым белӘн кызыксындың — чын күңелдән. Рәхмәт сиңа — Сөембикә әтисенең сизелер-сизелмәс кенә калтырап торган кулына игътибар итте. Тырнак төпләреннән бары тик рәссамнар гына чыгара ала торган төсләрдәге буяу эзләрен искәреп алды. — Мин аңладым.. Син... син бары икеләнәсең генә...— Сөембикә кыюланып Әтисенең чем кара куе сакалына бармакларын тигезде.— Сиңа мин кирәк, әти.