Логотип Казан Утлары
Хикәя

САРЫ ТЮЛЬПАННАР

 кәт белән, балыктай шуышып, эчкәрәк, безнең яңгарак узды. Аның кыяфәте талчыккан, йөзе уйчан иде. Аның бәхетенә, чәчкә тоткан апа янындагы урын бушады, сумкалы хатын, җиңел сулап, иркенәеп утырды. Авызыннан кәгазь төргәкләр, полиэтилен капчыклар күренеп торган сумкасын тезенә куйды да, йөзен күршесенә таба борып, күзләрен чәчәкләргә төбәде Кем белә, бәлки, бу чәчкәләр аның күңелендә матур хатирәләр кузгаткандыр, күзенә ял биргәндер. Кем белә... Ул шулай керфеген дә какмый карап баргач, чәчкә хуҗасы нидер әйтергә тиеш тапты булса кирәк — Бакчабыздан кайтып килүем,— диде. — Алып кайтыр бүтән әйбер юк бит әле, шушы чәчкәләр генә. — Иллә дә матур икән чәчкәләрегез! — Чынлап әйтәсезме? Сезгә ошыймы? — дип сорады чәчкәле апа җанланып Аның күзлек пыялаларында чәчкәләрдән төшкән алтынсу нурлар уйнап алды. Сумкалы хатын тураебрак утырды. — Ничек ошамасын инде! Эре үзләре, теп-тере үзләре, төсләре дә бигрәк ачык, матур! — Сез шулай дисез дә бит, күпләр сары чәчәкне яратмый Сары төс — аерылу төсе, сагыш төсе, диләр Шуңа күрә мондыйны бүләк итү дә кыен. Ә мин үстерәм менә, тамырларын корытасым килми, яратам — Аерылу-сагышлар чәчкә төсле буламыни! — диде сумкалы хатын. — Сары төс — яз төсе, яңа чыккан нәни чебешләр төсе, кояш төсе ул. Галимнәр әйтә сары төс кешенең күңелен күтәрә, нервысын тынычландыра, — ди. зның да болытлы, ямансу, шактый күңелсез көннәре була Шундый бер көннең кичке эңгер-меңгер сәгатендә, кеше тулы троллейбуста, күзлек кигән, пенсия яшендәге бер апа миңа каршы урынга килеп утырды Кулында бер кочак сары тюльпаннар. Күп иде, эре, матур иде тюльпаннар, эчләрендә кечкенә лампочкалар янган кебек, тирә-юньгә нур сибәләр иде алар Бөтен кешенең карашы ихтыяр* сыздан шул чәчәкләргә төбәлде Менә троллейбуска кулына зур сумка тоткан урта яшьләрдәге бер хатын килеп керде, тыгызланып баскан халык арасыннан күптән күнегелгән хәрә Бала чүпрәгендәге таплар да сары, дип көлемсерәп, ике өлкән хатынны үчекләгәндәй әйтеп куйды минем янда сабыен кочаклап утырган ягдь хатын. — Әйе шул, — диде сумкалы хатын тагын да ачылып. — Сәламәт сабыйның ак чүпрәгендәге таплар да сары була. Тик аларнын матурлыгын еллар үткәч кенә аңлый башлыйсың икән шул ♦ Сары төс быел модада, - дип сүзгә кушылды утыргыч аркасына % тотынып барган түгәрәк битле бер кыз. Мәскәү белән Ленинградта = быел хатынкызларның бар кигәне шәмәхә дә сары икән. * Күзлекле апа кочагындагы тюльпаннарның берничәсен озын сабагы £ буена суырып алды да, күршесенә сузды 2 — Менә болары сезгә булсын. 3 Хатың каушап китте: £ — Минме? Миңамы? Юк, рәхмәт, мин сездән андый зур бүләк ала ° алмыйм! ф — Нишләп алмыйсыз? Әле генә ошый дигән идегез бит! Безнең < бакчада күп алар. Куяр урын юк Ялгызым яшим бит мин Боларын да • күрше карчыкларына өләшермен дип кенә алып кайтуым ° Сумкалы хатын озын сабаклы, эре чәчкәләрне, ватудан курыккан- = дай, сак кына хәрәкәт белән кулына алды Яшь кызлардай оялчан ел- < маю иде йөзендә, бит очлары алланып чыккан, керфекләре дерелди иде. s Быел миңа чәчкә биргән кеше юк иде әле. Ничек шулай эре. ма- л тур итеп үстерә алгансыздыр үзләрен! х — И, аның берние юк! Суганнарын җиргә тыгып куйсаң, үзе үсә ул. “ Шәһәр өенең баскыч төбендә дә үстереп була. Көзгә таба мин аларнын « суганнарын да бирә алам сезгә. Тик адресымны гына истә калдыры- s гыз... Ике хатын, бер-берсенә елышып, чын ахирәтләр шикелле сөйләшеп киттеләр. I Ә минем күз алдыма аларның сүзләрен каплап, зиһенемне көйдереп, яшьлек дустым Люция килеп басты Аның язмышы сынуы, өметләре киселүе дә шушындый ук сары чәчкәләр белән бәйле иде бит. Тик аның тарихы юлда барганда җиңел генә сөйләп ташлый торганнардан түгел, авыр, ах авыр ул хәлләрне искә алуы' Ничек соң әле аның язмышы сары чәчкәләргә барып тоташтьр Моның сәбәпләрен гөлләр чәчәк аткан чакта түгел, гөл орлыкларының туфракка төшкән чагыннан эзләргә кирәктер Ә бәлки аннан да иртәрәк, җирнең гөл орлыгын кабул итәргә әзер булуыннандыр Чөнки орлык тишелсен өчен, туфракның әзер булуы кирәк. Ә Люциянең күңелендә мәхәббәт гөлләре чәчәк атсын өчен шартлар әзер иде. күптән әзер иде... Тик аның күңеле буш торды, озак буш торды... Мин моны көзге кичләрнең берсендә бигрәк тә ачык итеп сиздем Дәресләремне бетереп, өйгә кайтырга чыксам, мәктәп капкасы төбендә мине Люция көтеп тора Бераз гаҗәп тоелды бу мина башка чакта, йомышы булса, Люция туры безнең өйгә килә торган иде, мине урамнарда сагалап йөрми иде. Димәк, анын мина гадәттән тыш йомы шы бар! Ләкин ул миңа үзенең йомышын әйтергә ашыкмады Безгә хәтле җәяү генә кайттык, юлда гадәти сүзләр сөйләштек ул эшли торган институт хәлләрен, мин укыта торган балаларны, элекке группадашларны искә алдык - кем кемне күргән дә кем хакында нәрсә ишеткән.. Безгә илтә торган туры юл кечкенә бакча аркылы үтә Бакчадагы бер эскәмия турына җиткәч, Люция Утырып торыйк әле бераз, диде. Сумкасыннан газета алып, юеш эскәмиягә җәйде Утырдык Кичә тагын театрга бардым, «Сүнгән йолдызлар»ны тагын бер кат карадым әле. — диде ул. — Тагын Мәхдүмгә гашыйк булып кайттым. » Ни өчен Мәхдүмгә? Нигә егет солтаны Исмәгыйльгә түгел? Исмәгыйльгә гашыйк кызлар болай да җитәрлек. Ә Мәхдүм мина охшаган ул. Яратучысы юк аның. Нишләп яратмасыннар сине. Люция! Сине яратмый буламыни! Күрмисең генәдер. игътибар бирмисеңдер! — Ә кем? Кемне күрим мин? Мин телемне аркылы тешләдем. Люциягә күзе кызып йөргән егетләрне белә идем мин. бар иде андыйлар. Ләкин бит Люция кебек кызга алай күз кыздырып йөрүчеләр генә лаек була алмый. Гадәттән тыш кыз иде безнең Люциябез, һәм аның мәхәббәте дә гадәттән тыш булырга тиеш иде. ул үзе дә язмыштан зурны Галиябану белән Хәлил. Ромео һәм Джульетта. ЙосыфЗөләйха мәхәббәте кебек олы. изге, кабатланмас. тугры хис килгәнен көтә, үзенә шундый бөек дәрәҗәдәге хис белән җавап бирерлек пар эзли иде Моңа аның хакы да бар иде. Институтта укыганда, ул безнең группабызның күрке һәм мактанычы булды Биш елда бер генә дүртле дә алмады, гел бишлегә генә укыды. кайбер семинарларда укытучылар белән бәхәскә керерлек гыйлеме бар иде инде аның. Биш ел буе группабызның комсоргы итеп сайланды Группада аны. исеме белән атамыйча. «Луциус» дип йөртәләр иде. Луциус Корнелиус Суллага — Борынгы Римның шул атаклы гаскәр һәм дәүләт башлыгына тиңләп, көлемсерәү катыш яратып шулай дәшәләр иде аңа: «Луциус!» Люция үзе дә кушаматка үпкәләми. «Луциус!» диюгә, озын, төз муенын борып, яшь егетләрчә кыска итеп киселгән куе бөдрәләре астыннан акыллы яшел күзләре белән туп-туры синең күзләреңә текәлә, аның түгәрәк мөлаем йөзендә җитди дикъкать һәм таләпчәнлек чагыла иде. Кайгыртучан һәм таләпчән гаскәр башлыгы яисә яшьтән үк кече туганнарын тәрбияләргә күнегеп, иртә акылга утырган кыз бала карашы иде бу. һичшиксез, без барыбыз да. шул исәптән егетләр дә. аны ихтирам итәбез, ләкин шул ук вакытта егетләрнең аңа булган мөнәсәбәтендә артык югары күтәреп кую. шунлыктан үзләреннән читләштерү дә си зелә иде Дөрес, биш ел буе ялгыз торна булып йөрмәде. Икенче курста укыганда физматтан чибәр бер егет белән әйбәт кенә дуслашып киткәннәр иде алар. Кичәләргә, киноларга бергә йөрделәр. Люция бу егеткә бик зур өметләр һәм ышаныч баглаган иде. Ләкин егет укуын бездән алда тәмамлады да. һич көтмәгәндә, мединститут бетергән бер кызга өйләнеп, башка шәһәргә китеп барды. Люция зарланмады, еламады, хәсрәтен күз карашында да сиздермәде. «Люциянең андыйларга гына исе китми лә. тыштан гына ялтырый иде бит ул егет, ә чынында аның кисеп ташлаган тырнагына да тормый». — дип сөйләштек без группадаш кызлар белән. Луциус — бездән бер башка калкып торган, нечкә сынына корыч үзәк яшеренгәндәй нык ихтыярлы Луциус — гадәти күз түгел иде. билгеле. Аның язмышы да гадәттән тыш булырга тиеш иде шикелле. Бер яктан караганда, ул шулай килеп чыкты да. Институтны тәмамлауга Люцияне аспирантурага алдылар, егерме биш яшендә ул фәннәр кандидаты булды, хәзер инде менә докторлык диссертациясе дә әзер. Тик менә мәхәббәтнең генә аңа лаегы килмәде. Безнең группадагы иң йомыкый кызлар да күптән инде кияүгә чыгып беттеләр, балалар үстерәләр, бер-нке өлгере хәтта икенче кияүгә барып өлгерде инде. Ә Луциус һаман ялгызы. Әгәр теләсәң, син әллә кемнәрне таба алган булыр нден,— дидем мин, нихәтле уйлап та, үзем белгәннәр арасыннан аңа тин кешене таба алмагач. Бакчада агачлар жан өшеткеч тавыш чыгарып шаулый, кинәт искән дымлы җил безнең өстән юеш яфрак очыра. Люциянең сүзләре исә шул җилдән сагышлырак иде. ♦ — Әгәр мине яратучы булса, гел Мәхдүм төсле бөкре булсын. Ква- < зимодо кебек ямьсез булсын, анысына карамас та идем Яратсын гына £ иде. Бары шул гына. Минеке генә буЛсын иде. Янымда гына торсын £ иде... £ Аңлый идем мин аның хәлен, белә идем, билгеле! Көзнең менә шу- 2 шындый иртә караңгы төшә торган җилле-яңгырлы кичләрендә ялгыз- z лык кеше күңеленә аеруча авыр итеп сарыла, аны сагыш белән, ялгыз £ тормышның мәгънәсезлеге турындагы уйлар белән урап ала Ах. Люция, Люция!.. Ничек кенә ярдәм итим соң мин сиңа! Әгәр үзем егет бул- ф сам һәм әгәр дә Әсгатне очратмасам, мин. әлбәттә, үземә синнән башка < ярлар эзләмәгән булыр идем! ® Кадерен белер идем мин Люциянең! Чөнки мин аның әле беркем ж белмәгән якларын да сиземли идем. Группадагы иптәшләр арасында ул х бераз кырысрак төсле күренә, ә тулай торак бүлмәсенә кайтып, халатын киеп куйгач, ул бөтенләй башка кешегә — йомшак, сизгер күңелле, кай- •g гыртучан. дусты өчен бөтен нәрсәне эшләргә әзер мөлаем кызга әверелә иде. Тик бер нәрсәне - үзен әз генә булса да кимсетүне яисә үзеннән х чак кына булса да көлүне һич кичерә алмый Шуңа күрә мин. .аның ~ белән сөйләшкәндә, сүзләрне сайлап кына әйтергә тырыша идем. Бәлки, Ф шул хәтер калучанлыгы аркасында ул үзен корырак, егетләрчә кырыс- * рак итеп күрсәтергә тырышкандыр да әле Бәлки, шуңа күрә дә ул күңелендәге җәүһәрләрне каты кабырчык астына яшергәндер дә. Бу юлы да мин аның күңелен рәнҗетмәслек, шул ук вакытта юатырлык сүзләр эзләдем. Эзләдем, табалмадым Бакча юлыннан узып барган ике ир кеше безгә таба борылдылар. Караңгыда аларның йөзләре ак тап булып кына шәйләнә иде — Сез безне көтәсезме, кызлар? — Әйдә, китик. — дип минем җиңнән тартты Люция. Мин аны үзебезгә алып бармакчы идем — Рәхмәт. — диде Люция — Өйгә кайтыйм әле. Ул бакча коймасы буйлап ашыгып китеп барды Караңгыда кечерәй гәннәнкечерәеп. сирәк кенә үткән-сүткәннәр арасында күздән югалды. Кичен мин Люция белән очрашуыбыз турында Әсгаткә сөйләдем — Ялгызлыктан интегә, — дидем Ичмасан Мәхдүм кебек берәр гарип егет гашыйк булсын иде миңа, ди. Үзенә тиңнәрне театр сәхнәсеннән эзли. Артистка бит ул безнең Луциусыбыз! — Артистка түгел, антиартнстка ул сезнең Люциягез. - дип каршы төште миңа Әсгат. — һәрнәрсәне артык җитди кабул итә Берәр егетнең үзенә күңеле төшкәнен сизде исә. бу миңа гомерлек яр була алыр мы. мәхәббәте чынмы моның, юкмы дип тикшеренә башлый, егетне микроскоп астына салгандай итә Кемгә ошасын микроскоп астына ке рү! Мәхәббәттә бераз ихн-мнхи да кирәк, ансыз булмый! Мин ирем фикере белән килештем әйе. Люция мәхәббәткә артык таләпчән, җитди карый. Ләкин бу аның җаваплылыгы, күңел сафлыгы турында сөйли ләбаса. Әгәр инде ул берәрсен яр итсә, мәңге аңа тугры лыклы булачак, аңа ярар өчен бөтенесен эшләячәк. Ничек егетләр шу ны аңламый! Әгәр аның таләпчән һәм артык җитди сыман күренгән кабыгы эчендә нинди күңел яшеренеп ятканын белсәләр, гашыйк бул мый түзә алмаслар иде. Әмма Люция үзе ышанмаган кешегә күңелен ачмаячак шул. Әллә нинди ерып чыга алмаслык хәл иде бу. еллар узган саен Люциянең бәхетле гаилә коруга өмете кими бара иде. Ләкин көеге яңгырлар үтеп, карлар яуганнан соң. Люция миңа телефон шалтыратты һәм аның элеккегечә күтәренке, дәртле яңгыраган тавышын ишеткәч, минем күңелем сөенеч белән тулды. Әллә инде минем дускаем берәр яхшы кешегә юлыкканмы? — Сөенечең бар ахрысы. - дидем мин турыдан-туры сорарга яхшысынмыйча. — Сизеләмени? — Мин сизми каламмы? — Бер чакырып таныштырам әле мин сезне! Дускаемны бәхетле иткән ул кешене. Мәхдүм кебек бөкере. Квазимодо төсле ямьсез булса да. күргәнче үк якын итәргә, яратырга әзер идем мин. Ул безне сигезенче март бәйрәменә кунакка чакырды. Мин бу очрашу алдыннан шактый дулкынландым Ни дисәң дә, Мәхдүмне яки Ква- зимодоны дустым белән янәшә күреп, кәефең кырылмыйча калу ансат булмаячак иде. Без аңарчы да Люциядә кунакта еш булдык. Аның бер бүлмәле квартиры ожмахның бер почмагы кебек ямьле, аш-суга да кулы ята. шуның өстенә Әсгат пианино уйнаганда хисле итеп жырлап та ала. Ләкин. барысыннан да бигрәк, аның белән сөйләшүе кызык дөнья хәлләре һәм фән турында бик күп яңалыклар белеп була иде. Кыскасы, аңа барган саен без рәхәтләнеп ял итеп кайта торган идек. Мин яңа кеше шушы рәхәтлекне бозмас микән, дип тә шикләндем. Ләкин егетне күрүгә, бөтен шикләрем юкка чыкты Гәүдәсе дә төз- туры, буе да Люциядән тәбәнәк түгел, йөзе дә ачык, ак иде аның. Елмаеп кына сөйләшә. Люциянең авызына гына карап тора! Хужа булып та йөри шикелле, шул ук вакытта бик үк азынып та китмәгән, үз урынын белә, кечелекле кылана, һәр сүзендә, һәр хәрәкәтендә Люцияне олылау сизелеп тора. Бер генә кимчелеге бар иде егетнең ул да булса Люциядән шактый — жиде-сигез яшькә - яшьрәк булуы. Күрәсең. Люциягә бу нәрсә комачау булып тоелмагандыр, югыйсә ул үзенә якын да жибәрмәс иде. Безгә күрсәтәсе иткән икән, димәк, зурдан иде аның өмете, нияте житди иде. Хәер, нигә өметләнмәскә: егетнең яшьлеге бәрабәренә үлчәүне үз ягына авыштырыр өстенлекләре житәрлек иде лә аның! Кыскасы, Люция өчен сөенергә кирәк иде Мин сөенергә тырыштым да. Ләкин чын күңелдән шатланырга тагын бернәрсә комачаулык итте: ул да булса егетнең текә маңгае астыннан сөзеп караучы күзләре. Сирәк кенә карый иде ул, ләкин шул бер карашы белән сине аркылыга- буйга үлчәгәндәй итә дә куя иде Караганын сиздермәскә тырыша үзе. син сискәнеп борылуга, елмая башлый, ләкин бер мизгелдә тоелып калган ул караш сине сагайта, кмн«»дне шомландыра иде. Шуның өстенә Әсгат тә минем шатлыгым балына кашык белән генә түгел, чүмеч белән чумырып дегет салгандай итте Флүн белән — егетнең исеме Флүн иде — бер авыз сүз алышмады Люция белән аны-моны гына сөйләш- кәләде дә, бер ике чынаяк чәй эчкәч һәм баскычка чыгып берүзе — Флүн тартмый иде — сигарет тартып кергәч, мине кайтырга ашыктыра башлады Юл буе башын чайкап — Ну артист! Ну артист! — дип кайтты. Ә өйдә: Люциягә әйт: ул малайны пропискага кертә күрмәсен тагын, — диде. — Аңа ышанып квартирын пыран-заран китермәгәе! Горур Люциянең күңелен рәнжетеп андый сүз әйтеп буламыни! Моны Әсгат үзе дә яхшы белә ләбаса Өстәвенә Люциянең ялгышканына һич кенә дә ышанасы килми иде. Шуңа күрә, иремнән дә бигрәк үз күңелемне ышандырырга тырышып. Люция кешеләрне таный ул, малай- шалайдан алданмас дип, чын-чынлап әрләшергә керештем. Ләкин күңелем бер генә дә тыныч түгел иде. ай тыныч түгел иде! Үзебез укыган чакта шулай үзләреннән күпкә өлкән хатыннар белән бәйләнгән бер-ике студент искә төште. Алар безнең башка егетләр ке- * бек тулай торакта коры-сары белән ничек туры килде шулай тукланып. майка-штаннарын кулъюгыч краны астында юып интекмәделәр — үзлә- | ренә әзер оя таба белделәр. Өсләре чиста, тамаклары тук. күңелләре < хуш иде. Хәтерлим. Рәниф исемле бер егетебез үзенең шундый кешесен ~ «хатыным» дип йөрткән була иде, бию кичәләренә дә алып килгәләде 2 Яше егермедән яңа узган егет янында гәүдәсе шактый тулыланган. а утызга җиткән хатын безгә бик көлке булып тоела иде. Бичара хатын | белде микән почцак саен авыз ерып үзеннән көлеп торганнарын Ни о хикмәттер, бу хәлгә күпләр Рәнифнең бик оста корган хәйләсе итеп кенә ф карыйлар, дөрес эшли, нигә мөмкин булганда рәхәт күрмәскә дип. аны < хуплаучылар да табыла иде. Кыскасы, болай яшәү егет кешенең дәрә- ® җәсен артык төшерми, әмма хатынны бөтенләй юкка чыгара, аны чут- ° иыз арзанайта шикелле иде Белмим, андый хатыннар ни уйлап, нәрсәгә = өметләнеп асраганнардыр ул студентларны Бәлки, аларнын тасма тел- ч ләренә ышанып, киләчәктә бергә булуларына өмет саклаганнардыр Егетне үз яннарында тоту өчен, аларга бар көчләренә ярарга тырышалар иде алар. Әмма мондый «кавышулар»ның ахыры һаман бер гөрле s тәмамлана иде: егетләр шул рәвешле өч-дүрт ел бал-май эчендә йөзеп = яшиләр дә, диплом алгач, канат җәеп, направление кәгазендә күрсәтел- £ гән юнәлешкә очып китәләр иде. Яна урында үзләренә тиң пар табып. ? яңа оя коралар. Ә анда, иске ояда, еллар буе күзен аңа төбәп яшәгән хатын нишли, ниләр кайный аның эчендә — егетнең эше юк. әйтерсең ул кеше белән бөтенләй танышлыгы да булмаган Люция дә шундый кадерсез булыр микәнни, ул да шулай адәм көлкесенә калыр микәнни? Булмас, булмас. Люция акыллы, зирәк, ул ке шеләрне таный белә, ул үз дәрәҗәсен төшерүгә юл куя алмый, үз ка дерен яхшы белә бит минем дустым! Мин бу хакта бар шикләремне Люциягә әйтеп, ничек булса да аны үз хәленә аеграк карарга мәҗбүр итәрмен, дип бик нык күңелемә кирт ләп куйган идем. Ләкин соңгы очрашуларда бөтен уйларымны ачып салырга һич кенә дә җай табылмады. Люния кешеләрнең бу сабакларын оныткан һәм минем сүзләремне дә тыңларлык хәлдә түгел иде Гадәттән тыш мәхәббәт көтеп яшәгәнгә, ниһаять, килгән бу бәйләнешне мәхәббәтнең зуры сы дип үз-үзенә ышандырырга тырыша иде. Ул студент асрап адәм көлкесенә калган хатыннар турында искә алырга да. ишетергә дә те ләми. үзенә әдәбияттан, театр сәхнәсеннән мисаллар, үрнәкләр эзли иде. — Айседора Дункан Есениннан унҗиде яшькә өлкән булган әле Ә безнең аерма — сигез генә яшь. Бәхәсләшмим. Люция үз урынында Айседорадан бер генә дә ким тү гел. ләкин Флүнне Есенин белән ничек чагыштырмак кирәк! Аннары бит шунысын да онытырга ярамый ничек тәмамланган бит ул Дункан белән Есенин мәхәббәте! Яшь мәхәббәт яшәртә ул, ди иде Люция. Йосыф гашыйк булгач. Зөләйха өр-яңадан яшәргән бит әнә! Люциянең теленнән Флүн исеме төшми иде «Флүнгә кирәк». «Флүн ярата». «Флүн әйтте». Шуннан гына да аның күңеле бик үк тыныч түгеллеген сизеп була иде Тигез мәхәббәт белән кавышып, тату гомер ит кән кешеләр бер-берсенең исемен кирәк-кирәкмәскә талкып кадерсезлә миләр, ул синең яшәвеңнең табигый бер шартына әверелә Люция бер нәрсәне дә яшерә белми, аның Флүн белән булган ме нәсәбәтләрен институтта да яхшы беләләр иде, күрәсең. Болай фаш булу Флүнгә файдага гына, ник дисәң, укытучылар. Люциягә ихтирам йөзеннән, аңа билге куйганда аркылысыннан буен кат-кат үлчиләр. Кыскасы, көнкүрештә генә түгел, укуда да Люциянең ярдәмен күп күрде егет. Ул соңгы курсларга җиткәч, Люция аңа шәһәрдәге әйбәт мәктәпләр- аең берәрсеннән урын да эзли башлады. Күрәсең, киләчәктә бергә тор мыш итү турында алар арасында күп сүз булгандыр. Миңа барысын да белү кыен, чөнки әлеге сигезенче март кичәсеннән соң минем Әсгатем аларга барып «шома егет» белән очрашудан баш тартты, без гомумән сирәк күрешә торган булдык Хәер. Люциянең бөтен тормышы Флүн белән мөлдерәмә тулган, аның күңелендә безнең кебек дус-ишләргә урын азайды. Ничек килеп кергән соң ул шома егет Люциянең тормышына, ничек анда шулай иркенләп урнаша алган? Мин моны соңыннан, берничә еллар узгач кына белдем Анда да Люция миңа өзеп-өзеп кенә сөйләде. Ләкин, икесенең дә холкын белгәнгә, мин бу хәлләрне шактый ачык итеп күз алдына китерә алам Флүн китап өстендә күз талдырып, ми черетеп утыра торганнардан түгел, үзе утырган тормыш арбасын такыр юлдан шома гына тәгәрәтү җаен белә, үргә менгән чакта, башкалардан эттерү чарасын табарга да оста иде. Андыйларны очратканым бар минем, бу талант аларга тумыштан бирелә бугай, минемчә, аңа өйрәнү мөмкин түгел. Тик алардан ераграк булсаң иде. алар арбасын этәргә язмасын иде. дип теләргә генә кала. Табигый ки. таләпчән Луциус аңа зачет куймаган. Ике кергән егет, өч кергән — Луциус аны борып чыгара торган: «Укыгыз әле тагын бер кат!» Ниһаять, көтәр көннәр калмаган, деканат студентка шундый шарт куйган яки син иртәгә зачетыңны тапшыру турында зачеткаңа тамга салдырып киләсең, яисә имтиханнарга кермисең, димәк, институт белән хушлашасың. Менә шунда инде Флүн беренче тапкыр укытучысының өенә юнәлгән дә. Бәлки, ул юл буе Луциусның җиде бабасын эттән алып эткә салып сүгеп, каһәрләп баргандыр. Мин аның ишектән ничек килеп кергәнен бик яхшы күз алдына ки- терәм. Оҗмахның бер почмагы кебек ямьле йортны, ул йортта бары бер генә нәрсә — шушы ямьле, якты урында рәхәт чигеп, кадер-хөрмәт эчендә яшәргә бер ир кеше генә җитмәгәнлеген бер карауда чамалап алгандыр ул. мөгаен Ах. аның астан сөзеп кистереп карап куюлары! Шул карашы белән квартирны гына түгел, өстенә ефәк халат, аягына йомшак башмак киеп бизәкле келәмнәрдә тавышсыз басып йөргән, ялгызлык кочагында сагышланганы бөтен кыяфәтенә бәреп чыккан, назга сусап олыгаеп килгән кызны да үз бизмәненә салып үлчәгәндер һәм аның бәһасен шунда ук чамалагандыр ул. . Өендә чакны Луциус, яудан кайтып, бөтен калкан кылычларын, тимер күлмәкләрен салган сугышчыга охшап кала иде. Аның ха.тын-кыз икәнлеген дә. егет бәлки шунда, өендә генә күргәндер. Ул кичне егет күптән зарыккан «өчле»сен зачеткасына куйдырып чы 1ЫП китә. Китә, ләкин икенче көнне шул ук сәгатьтә тагын килә - Гафу итегез. Люция Кадыйровна. мин тагын сезне борчыйм әле Көн буе вөҗданым тынгы бирмәде Кичә мин сезгә өчлелек җавап бирә алмаган идем. Бүген көн буе китап өстендә утырдым, ул теманы ныгы тып укыдым Рөхсәт итегезче. мин сезгә зачетны яңадан тапшырам Билге өчен түгел, вөҗданымны тынычландыру өчен. Луциус бу салам торхан алдында ишекне шартлатып ябып куярга тиеш иде. Әмма ул югалып калган Бер генә мизгелгә, күз ачып йомарлык бер вакытка гына. Ләкин сугышчан маневрны бөтен нечкәлекләренә кадәр алдан уйлап килгән шома егет — ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр фронтында Луциустан чагыштыргысыз зирәгрәк һәм талант чырак Флүн кызга аңына килергә ирек бирмәгән. Аны ♦ этеп диярлек ишектән кергән, керә-керүгә кочагына алып, иреннәренә а. үрелгән, ә аннары тезләнеп, аның тезләреннән кочып алган. — Теләсә нишләтегез, тик куып кына чыгармагыз!.. < Күп спектакльләрдә кабатланган шушы арзанлы кыланыш безнең 5 Луциус дигән кыябызны җимергән дә ташлаган. 2 Хәер, гаҗәпмени, ул кыя тыштан караганда гына шулай мәгърур күренә, эчтән инде сагыш сулары юган, ялгызлык хәсрәте саргайткан £ иде аны. Ләкин Луцнуснын горурлыгы, мин җимерелгән кыя шикелле юк ♦ җилдән дә ишелеп төштем, дип үзенең көчсезлеген танырга ирек бирми иде. Киресенчә, бу егет үзе минем яулап алган сугышчан хәзинәм, дип үзен дә, башкаларны да ышандырырга кирәк иде аңа. Ул гына да түгел, бу хәзинә мин яуларга лаек, дип тә исбат итәргә кирәк иде Мәгълүм булганча. Луциус Корнелиус Сулла вак-төяк белән булышмаган, Римның үзен яулап алып, анда үз законнарын урнаштырган. Флүн — шома егет тә бу уенны күтәреп алды. Алар икесе дә спектакль уйныйлар һәм ул спектакль тамашачыларга. «Әйе, болар тигез гомер итеп, бер көнне үләргә һәм бер кабергә ятарга дип кенә дөньяга килгәннәр»,— дигән фикерне сеңдерергә тиеш иде. Уйнаучыларның берсе исә моңа чын күңелдән ышанган иде. Шул хәтле ышанган иде ки — үзе белән уйнаган кешенең гариплеген дә сизми иде. Дөрес, ул гарип лек Квазимододагы яки Мәхдүмдәге кебек тышта түгел, ләкин игътибар беләнрәк караган кеше аның эчендә, күңелендә гариплек барын сизәргә тиеш иде. Луциус моны күрмәде, күрсә дә төзәтермен әле дип өметләнгәндер бәлки Ләкин һәр уенның бер чиге була. Бу тамашаның да ахыры җитеп килә иде. Яңа елны каршыларга әзерләнеп ятканда, ялгызы гына безгә Люция килеп керде Кулында зур гына төргәк, йөнтәс бүреге астыннан бүселеп чыккан бөдрәләрен бәс баскан. — Син Яна ел, яңа бәхет көтәсеңдер, ә монда иске дус, иске ваем килде әле, — дйде ул. — Кер, Люция! Ваемнарын бүләрбез — кечерәер, бәхетләрне уртак итәрбез — зураер. Бик дөрес иткәнсең килеп, Яна елны бергә каршы алырбыз. — Сез өйдә каршы ялмакчымыни? Әйе, ул кичне без Әсгат белән нкәүдән-икәү генә утырмакчы идек. Әни, кызыбызны алып, өлкән апаларга киткән иде алар анда бала лар өчен бәйрәм оештырганнар Күптән инде бәйрәмнәрне нкәүдән-икәү каршы алган юк. яшь чакларны искә төшерик әле. яныбыздагы матур шәһәр чыршысы янына чыгып, бозлы таудан шуарбыз, таган атынырбыз, боз лабиринтында адашып йөрербез, күңел ачып, шау гөр килгән халык арасында бер тулганырбыз, дигән идек Алай да үзебезгә бер табын әзерләргә кирәк дип, Әсгат кибеткә чыгып киткән иде Безнең бу бәйрәмебезгә Люция .ыячак иде. Тик теге Флүне генә килә күрмәсен. Кая икән соң әле үзе? Мин моны сорарга ашыкмадым Люцияне чишендереп, кухняга алып кердем, кофе куйдым. Дускаемның йөзе ялгызлык сагышларыннан интеккән чакларындагыдан да караңгырак, ул суырылган, картаеп кит кән иде. МӘДИНӘ МАЛИКОВА «Егет койрыкны бора башлаган, ахрысы!» — дидем мин пошаманга төшеп. Люиия Яна елга күлмәк тектергән икән, шуны күрсәтергә килгән булып чыкты Кофене юньләп эчеп тормады, залга чыгып, көзге каршына басып, күлмәген киде Көрәнсу тукымага эре сары тюльпаннар чигелгән иде итәк очына да, җиңенә дә. Тегүчесе тәкъдим иткән, быел сары модада, дигән. Бу күлмәкне тегәргә биргәндә, мөгаен, Люциянең йөзе көләч булгандыр. Ә хәзер аның ямансулыгын көчәйтә генә иде бу сары чәчкәле көрәнсу күлмәк — Бөтенләй тегә белми башлады Флера, — диде Люция. — Мин дигәнчә килеп чыкмаган. Картайта. Хикмәт күлмәктә түгел, Люциянең үзендә иде, әлбәттә. Картлык- яшьлек аршинын Флүнгә һәм аның яшьтәш студент кызларына чамалап үлчәргә кирәк иде аңа. Минем өчен ул һаман яшь. зифа иде, студент чактагыдан бөтенләй үзгәрмәгән дә шикелле. Буе-сыны төз, нечкә, муены озын. Тик бөдрәләрендә көмеш җепләр чагылып китә дә, муенында нечкә сырлар, елмайганда күз төпләрендә җыерчыклар пәйда була. Аерым торганда болар әллә ни сизелми дә. ләкин ул Флүненең күз алдында студентлар белән янәшә тора бит. Янәшә куеп чагыштырсаң, яшь чамасы бик ачык күренә, аңлатып та булмый торган билгеләре әллә каян кычкырып тора бит. Ләкин боларны Люциягә турыдан-туры әйтеп булмый иде. Ул күлмәген салып, тегүчедән зарлана-зарлана бил турысын сүтә дә башлады. Аннары, эшен ташлап, кинәт башын күтәрде һәм — Элек син минем өчен утка керергә әзер идең, Зәйтүнә, хәзер дә шулаймы? — дип сорады. — Әгәр ул утларда син булсаң, сине алып чыгарга тәмугка да ке- рәм, Люция — Юк. бу юлы үзең үк кермәсәң дә була. Кулыңны гына суз миңа. Юк. син миңа сузма кулыңны. Телефон трубкасына суз. Шуны ал да менә шушы номер белән шалтырат әле. Флүнне сорыйммы? - Әйе. кырык бишенче бүлмәдән чакырып китерсеннәр. «Ә ник үзен шалтыратмыйсың?» — дип әйтүдән чак кына тыелып калдым. Билгеле инде ник икәне. Күрәсең, ул анда еш шалтырата торгандыр. тулай торакта аның тавышын таныйлардыр! Я хода, нинди хәлгә төшкән бит безнең мәгърур Луциусыбыз. Улмы инде — студент артыннан ялынып, кимсенеп йөрүче? Улмы — мине дә кимсенергә мәҗбүр итүче? - Ташла син шуны, шалтыратма, ялынма! — дип әйтергә дип башымны күтәрдем, ләкин аның йөзен күргәч, тыелып калдым: күсәк күтәргән хуҗасына караган көчек баласы шикелле куркып, ялварып һәм чарасызлык белдереп, мөлдерәп карап тора иде ул миңа. Ярый, — дидем. — Ни әйтим соң? - Син чакыр гына Килгәч үзем сөйләшермен. Кырык бишенче бүлмә өченче катта ук икән. Шактый озак көтәргә туры килде. Люциянең түземсезлеге кайнар сулышыннан ук сизелә иде. Я хода, килсен иде бу Флүн телефонга, ни әйтсә дә әйтсен, тик килсен генә иде. болай интектермәсен генә иде Люцияне! Ниһаять,тек-тек аяк тавышлары ишетелде. — Флүн өйдә юк. — диде бер кыз тавышы. Люция бөтен гәүдәсе белән өстәл аша миңа таба сузылды, аның хәленә кереп, мин дә аңа таба үрелдем, телефон трубкасының аркасын колагына терәдем. Ә кайда соң ул. кайчан кайта? — дип сорадым. Без каян белик. Бер... карчы! ы бар бит аның, шунда ятадыр, шунда шалтыратып карагыз. Тавыш «карчыгы» сүзенә басым ясап, ничектер мыскыллап әйтте, кемнәрнеңдер хихылдаганы колакка чалынып китте. Мин корт чаккандай артка тайпылдым Нигә соң әле бу мыскыллы сүзләрне, көлүне Люциягә тыңлатып торам! Аның җәрәхәтле йөрәгенә тоз сибеп! Ләкин соң ♦ иде инде. Люция барысын да ишеткән Аның йөзе киндердәй агарган. - күзләре зур ачылган иде. Аны тораташка әверелдергән нәрсә аннан кө- = лүләре түгел кем көлә диген бит әле, Люциянең үз шәкертләре, сту- 5 дентлар көлә! — әйе, үзенең адәм көлкесенә калуы түгел, бөтенләй | башка нәрсә булып чыкты. — Ишеттеңме? Ул анда да юк икән бит! диде ул саташкан шикеллс. — Әллә берәр нәрсә булды микән? Мин бит аны шунда ята дип f уйлыйм, ә иптәшләре миндә дип беләләр. Кешенең кайдалыгын белүче о юк. Ә бәлки ул берәр бәхетсезлеккә дучар булып, больницага эләккән ф дер. һушсыз ятадыр, авызына су салучы да юктыр! Скорый помощка шалтыратыйк! а — Ташла, зинһар, — дидем мин - Ни булсын ул тәти егеткә! Берәр * компания белән Яна ел каршыларга йөри торгандыр әле! — Юк, ул алай итә алмый .. — Люция телефонга үрелде. в — Шалтыратмыйсың да, нитмисең дә, - дидем мин ачуым чыгып * Ул калтыранган куллары белән ян җөйләре сүтелгән күлмәген кире киеп куйды. Ж.иң очларында, итәгендә сары чәчкәләр янып тора, йөзен ж дә сары сагыш. — Туктале, нишләп саташып йөрим соң әле мин, — диде ул. Ул мөгаен кайткандыр инде. Кайткандыр, әлбәттә, мине Яна ел белән кот- у ламыйча кала алмый бит инде ул. Ә мин монда тулганам — Килсен, көтсен бераз! Артыңнан ялынып йөрсен, кадерлерәк булырсың, утыр монда гына, — дип үгетләргә тырышсам да. ул минем әйткәннәрне ишетмәде. Ишектән чыгып киткәндә, миңа таба борылды да: — Бик бәхетсез килә бу ел минем өчен, — диде. Кайтып китте Люция, элекке ялгызлык сагышы өстенә тапталган горурлыгы, кимсетелгән саф хисләре өстәлгән квартирына кайтып китте Мәхәббәт җәрәхәтләреннән озак терелә йөрәк, ай-һай, озак терелә Ә кайчак ул гомер буе да төзәлеп җитми, һаман сызлап тора^ Әгәр дә аны өсте-өстенә җәрәхәтләп торсалар, бигрәк тә. Люция ул шома егет белән көн саен институтта очрашып тора иде бит, ул аны күрә иде; күр гән саен йөрәгендәге ярасы тирәнәя бара иде Аның ниләр кичергәнен мин күзаллап та бетерә алмыйм Бөтен өмет Флүннең тизрәк диплом алып кая да булса эшкә китеп баруында иде. Ләкин бу өметләр дә акланмады Ул Казанда бик яхшы урынга урнашып калды Бу очракта да ул үзенә җирлекне шул ук өлкәдә — мәхәббәт өлкәсендә тапкан булып чыкты. Студентларның дәүләт имтиханнары башланыр алдыннан Люция миңа шалтыратты. — Иртәгә сәгать уникегә загс янына кил әле, — диде — Ни бар анда? Әллә кәләшнең иң якын дусты итеп чакырасыңмы мине? — Килгәч күрерсең. — Туктале, алай булмый бит, ул-бу булса, матур итеп киенергә ки рәк, чәчәкләр алырга кирәк... Киенмә дә, әзерләнмә дә Карап кына торырсың Тамашачы булыпмы? - Әйе. шул чама. Шулай диде дә. мине тәмам аптырашта калдырып, чылт итеп трубканы куйды бу. » .к У» м ia 113 Люциянең сүзен аяк астына салып булмый мин нәкъ билгеләнгән сәгатьтә загс картындагы киоск янында басып тора идем инде. Кояш лы җәй башы, шимбә көн. загс тирәсендә бизәлгән машиналар тора, ак күлмәкле кәләшләр белән кара костюмлы кияүләр тирәсендә төркем- төркем булып кненешкән-ясанышкан, шат күңелле кешеләр бөтерелә. Күңелне дулкынландыра торган булса да, загс янында гадәти күренеш Нигә дип чакырды икән мине Люция? Бер-бер артлы тагын дүрт-биш машина килеп туктады, алдагысыннан безнең танышыбыз Флүн төште. Әһә, менә ник икән. Кара костюм, ак күлмәктән. Менә ул билен бөгеп, машинадан чыгып килгән озын ак күлмәкле кәләшкә кулын сузды. Тулып пешкән иреннәрен чак кына ачып, дулкынланып елмая иде кәләш, яшь иде ул. чибәр иде, аның Флүнгә төбәлгән йөзендә ярату гына түгел, аллага табынгандай табыну балкый иде. Аларны шунда ук башка машиналардан төшкән кешеләр әйләндереп алдылар. Матур киемнәре, ирләрнең үзләрен горур тотуы белән бу төркем хәтта загс янында да аерылып тора иде. Күрәсең, чибәрлеге, яшьлеге өстенә кәләшкәйнең башка өстенлекләре дә бар иде. Мин киоск артыннан алгарак чыктым. Нишләр икән шома егет таныш кешене күргәч? Ул мине күрде, ак йөзеннән күләгә узгандай булды. Ләкин ул күләгәне мин генә сизеп калдым, кәләш йөзеннән балкыган кояш яктысында күләгә шунда ук юкка чыкты Ул кәләшенең җиргә тияр-тимәс бар- :ан челтәр бөркәнчеген төзәтеп куйды, кулындагы ак гладиолусларга кагылмаска тырышып, култыклап алды Алар загсның биек ишегеннән кереп киттеләр. Тантаналы марш көенә бизәкле келәмнәрдән атларга, үзләрен котларга махсус киенеп килгән могтәбәр кешеләрнең изге теләкләрен тыңларга, кадер-хөрмәт күрергә, балдак алышырга, мәңге бергә булырбыз, дип ант итәргә кереп киттеләр. Шул вакыт миндә бер теләк туды: йөгереп керәсе иде дә, бөтен кеше каршына басып: туктагыз, сез нишлисез, кемне тәбриклисез, кемне котлыйсыз, ул бит хыянәтче, алдакчы, ул үз йөрәген сатучы, башкаларның хисләрен аяк астына салып таптаучы, дип әйтәсе иде. Ни булыр иде икән? Хәер, андагылар. Флүнгә ияреп тантана залына кереп китүчеләр, аның кемлеген моңарчы белмиләр идемени? Нишләп белмәсеннәр! Бөтен институтта фаш иде бит ул хәл! Аннары төркем арасында да бер-ике таныш чырай чалынып китте әле, Люциянең танышлары.. Яшь парны котларга килгәннәр... Менә мин олыгаеп киләм инде, әмма бер нәрсәне һич кенә дә башыма сыйдыра алмыйм ул да булса мәхәббәт өлкәсендә хыянәтнең, ялганның, мәрхәмәтсезлекнең, шәфкатьсезлекнең бернинди җәзасыз калуын. Әйтик, әгәр син берәрсенең тәнен җәрәхәтләсәң яки яман сүз әйтсәң, — сине хөкем итәчәкләр, суд каршына бастырачаклар, прокурор гаепләячәк, адвокат яклау чарасын эзләячәк, аннары гадел дип табылган җәзаны бирәчәкләр. Ә менә берәүнең иң изге йөрәк хисләрен, иң якты өметләрен, хыялларын, ышанычын урлаган өчен, аны алдаган өчен, аның күңеленә төкергән, газап утларында янган йөрәген аяк астына салып таптаган өчен бернинди суд та, җәза да юк. Киресенчә, мәхәббәттә шул рәвешле җинаять кылып йөрүчеләр үзләрен хаклы, хәтта башкалардан өстен саныйлар, саф хисләргә, тугрылыкка ышанганнарга көлеп кенә карыйлар. Әнә аларның берсе — шат чырайлы кешеләр төркеме уртасында, мәхәббәт алласының изгелегенә инанган кешеләр генә атлап керергә тиешле ишектән, яшь. чибәр, гөнаһсыз, ышанучан, үзенә гашыйк бер җанны кулына күтәреп чыгып килә Ниләр язган икән мескен кыз балага ул кеше кулларыннан күрергә? Ә кыз әнә ничек ышанган, ак перчат ка кигән куллары белән хыянәтче муенына ничек ышанып сарылган, нурлы йөзе шатлыктан ничек балкый! Белми шул ул, белми язмышын кемгә тапшырганын! Тукта, нинди күләгә төште сон әле кызнын йөзенә? Күзләре нигә болай куркып ачылды, йөзе агарынды? Шома егет тә аптырап калды, кәләшен кулыннан ук төшерде... Мин артыма борылып карадым Тротуар кырыена, тасмасыз, шарсыз. бизәлгән машиналар арасында шәп-шәрә булып күренгән кап-кара «Волга» килеп туктады. Ишеге ачылып китте һәм аннан бер хатын., хатын түгел, күңелгә шом салып тере күләгә калыкты Елтыр-елтыр килеп торган кара күлмәк итәге җирдән сөйрәлә, кара эшләпәсеннән төшкән кара челтәр битен каплап, артыннан җилфердәп килә, кара перчатка кигән озын бармаклы кулларында кара тасма белән бәйләнгән сапсары тюльпаннар... Загс янында түгел иде бу күләгәнең урыны, ничек ялгышып, саташып монда килеп чыккан, нигә ул тораташ булып биек ишек төбендә катып калган төркемгә таба бара? Беркем берни аңларга өлгермәде. Тере күләгә яшь пар каршына килеп җитте дә, кулындагы бәйләмен егетнең аяк астына ташлады. Сары чәчәкләр сары ялкын кебек җиргә сибелделәр Кәләш ах итеп Флүннең кочагына ауды. Ул кәләшен тотып алды. Үзе ялтыравык кара ботинкасы белән тюльпаннарга тибә, аларны читкә этәрергә азаплана, ә чәчәкләр типкән саен авыртудан сискәнгәндәй тетрәнәләр, алтын кыңгыраулар шикелле зыңгылдау авазы бирәләр иде шикелле... Күләгә сын ашыкмыйча гына машинага таба кире китте Шаккатырлык матур, төз иде бу сын, шул ук вакытта өнсез калдырырлык шомлы иде. Әгәр мәхәббәт дөньясында фаҗигане һәм җинаятьне билгеләүче фәрештә булса, ул шундый булырга тиеш иде. Менә ул салмак хәрәкәт белән машинага кереп утырды. Хәзер инде кара «Bo.ua» зур тизлек белән урыныннан кузгалып, кешеләр аңына килгәнче, күздән югалырга, кара фәрештәнең биредә булганын раслап, бары тик сары тюльпаннар гына калырга тиеш иде Ләкин барысы да син теләгәнчә килеп чыкмый шул Чаттагы светофор, кызыл күзен кабызып, машинаның юлын кисте Ул арада ишек төбендәге төркемнән берничә ир, аңнарына килеп, машинага таба йөгерделәр, ишегенә үк барып тотындылар. Мин ашыгып алар артыннан киттем. Каты кычкырып — Рөхсәт итегез! дидем. Алар көтелмәгән тавышка борылып карадылар Мин аларны аралап машинага кереп тә утырдым һәм шоферга «кузгал!» дидем. Шул мәлне светофор яшел күзе белән карады . ... Кемдер минем кулыма орынды Троллейбуста миңа каршы утырган күзлекле апа икән — Алыгыз сез дә бераз. - дип, миңа сары тюльпаннар сузды ул — Алыгыз. Матур бит. — Юк, юк, рәхмәт, — дидем мин. — Сары тюльпаннар бик авыр хәлләрне исемә төшерә минем...