Поэзия
Тургайлар министрына хат Абый! Быел бездә тургайлар юк. Мин аларны һаман көтәм. Килмәсләрме инде бүтән? Абый! . Вәли әйтә, дару сипкәч Самолеттан, качканнар, ди, Бүтән якка очканнар, ди. Абый! Безнең кырга тургай җибәр, Көн дә чыгып мин көтәрмен, Килгәч тә хәбәр итәрмен, Яме? Әни, дим, эчмә инде! Йөрмә кибет алдында, Кермә кибет артына, Яратмыйча сөйлиләр Сезнең ишләр хакында... Әни, дим, Эчмә инде! Ничә тапкыр килделәр Сине эзләп эшеңнән. Иреннәрең күгәргән. Күзләрең дә шешенгән... Әни, дим, Эчмә инде! Сине дә бит таныйлар, Мине дә бит таныйлар... Чиркангандай карыйлар, Әшәкегә саныйлар... Әни, дим, Эчмә инде! Уйла минем хакта да. Мин дә бит нәни түгел. Эчкәч син ямьле түгел. Эчкәч син әни түгел... ...Эчмә инде!! Җиңел чана Уйнап бара бер бала. Җип-җиңел чана тарткан. Авыр әйбер күтәреп Бер әби килә арттан. Әбине күрә бала — Чанасы авырая. Авырая-авырая Тәмам тукталып кала... ...Төште әби иңеннән,— Күчте әйбер чанага. Бик җиңел булып китте Чана тарткан балага! Ике төрле карандаш Карандашым искиткеч — Берүзендә ике төс! Яз теләгән кадәрле, Менә сиңа — кызылы Менә сиңа — зонг^ре! Болай да була мәгәр: Менә зәңгәрле-кызыл, Менә кызыллы-зәңгәр! — Каян алдың, әтием, Дусларга да әйтием? — Шаулап йөрмә кешегә — Алып кайттым эшемнән... Яхшы бул, дия иде. Киңәшләр бирә иде, Нишләгән бу әтием. Әтигә ни әйтием? ...Әйбәт иде, искиткеч. Тоныкланды ике төс.. Карандаш кулдан төште. Язмыйм мин ике төсле!.. Ялгыш адым |Трамвайга асылынып Йөргән чакта шаярып, Уйлагандыр — егетлек, Өлгерлек бу, чаялык! Бер аяк белән баскан, Бер кул белән ябышкан. Бик тә хәтәр ярышкан, Бик тә хәтәр ялгышкан... Калган ялгыш адымда — Ялгыш баскан аягы; Сакланып кына атлый Хәзер — култык таягы... Җир шарыннан атлый бала Малайга эт алдылар Тәмам тигәч теңкәгә Эт алдылар малайга. Кисәттеләр шулай да: — Режим кирәк маэмайга! Андый-мондый түгел бу, Гаҗәп затлы токымлы, Ашауга да нәзберек, Капмый такытокыны. Иртән иртүк торасы, Саф һавада йөртәсе, Кирәкчә сикертәсе, Тәртипкә өйрәтәсе. Эткә режим булырмы, Үзең дә санламагач, Кабаткабат әйтеп тә Әйткәнне тыңламагач! ...Ә маэмай шундый матур Мөлаем карап ала, Яратканын белдереп Борынны ялап ала... Үче шундый акыллы, Өйрәткәнне отучан, Отканны онытмаучан, Кушканны кабатлаучан. Тиде режим файдасы, Үсте күзгә күренеп. Малай да бит тәртипкә Җитте тәмам күнегеп. Бер-берсенә ике дус Гаҗәп дә ияләнде, Малай — этне, эт — малайны Әйбәт тәрбияләде. Хәтта әле маэмайны Остарак дип таптылар — Күргәзмәгә баргачтын Көмеш медаль тактылар! Ул кагынып Алулары, Тыптып басып Барулары! Үтә чак-чак Атлап әле, Адымнары Ваквак әле. Әмма эшне Зурдан йөртә: — Идән!—диеп, Җиргә төртә. Түшәмнәре Булсын биек, Үссен башы Күккә тиеп! Акыллы телефон Һаҗәргә туп алганнар, Безгә якын да килми — Үзе генә сикертә, Тотып карарга бирми. Курчагы да бар аның, Кулыннан бер дә куймый, Ашалыр дип куркадыр, Читкәрәк китеп уйный. Ә телефон алгачтын Нишләргә белми бүген — Үзең белән үзең шул Сөйләшү мөмкин түгел! Уйлап баксаң, телефон Кызык икән ул бигрәк — Ялгыз булсаң, эшләми, Телефонга дус кирәк! Һаҗәр безне чакырды, Килдек, якын торабыз, Бераз тәрбиялибез, Шактый ялындырабыз. Телефонның булуы һәммәбезгә ярады — Өзелгән араларны Ансат кына ялгады. Күңеллерәк ич безгә, Тамашаны син күр, ә, Тубы да бит Һаҗәрнең Сөенечтән сикерә!