Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Рөстәм Кутуй

Аккош күлендә Өлкәнлеге дә, җыры да тик үзенеке, Ап-ак күбекле чәчләре, чал болыт төсле. Өендә — песнәк баласы, — уенда торна... Дөньяда җылы җилләр дә искәләп тора. Шифалы җир үләннәре, исле үрмәгөл Айга юл алган шикелле күккә менәдер. Ап-ак болдырда утыра ак кәгазь кебек. Ак кәгазьгә сыерчыклар җыр яза кебек. Алар җырга җим ташыйдыр туган җиреннән, Шуңа да Туфан мәркәзе җырга күмелгән ...Аккош күлендә аккош юк. Тик казлар гына. Алып килә кылдан нечкә авазлар гына. Кылдай нечкә бу авазлар кылычтай үткен. Көндәлек борчылуларны өзәләр бер көн Кисәләр дә чүп үләнен — калкына гөлләр Җәй уртасы, җиләкле дә, эссе дә көннәр. Күпме баскычлар менелгән, я санап кара! Кайда калды сабанга да абынган бала? Кайда калды Такташлы чор, ялкынлы вакыт? Беркөн шушы юксынуны, бушлыкны ватып. Килеп керер үзе кебек Такташлы яшьләр, Шулар аша гомереңнең дәвамы яшәр. МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМОВ тәрҗемәсе.