Поэзия
Кешелегем!.. Шөкер өле, үз-үзеңә ия син. Була кайчак шундый халәт — хисләр анархиясе!.. Шул вакытта күңелеңдә билгесезлек сизәсең,— «Кай ярларга илтеп бәрер Хиссият зилзиләсе?..» Кинәт кенә айныйсың да, бер уй суга: «Кайда син?..» һәм аз гына черем иткән акылыңа кайтасың. Шулай аз-маз татыдым мин хисси мираж алдавын. Беләм, салкын акылның да җанны эретә алмавын... Хис сагында торыр өчен, дөрес, ул да кирәктер. Кешелекнең чын иясе — уйлый белгән йөрәктер! i...бетте кеч, сынды кылыч...* Мөкатдәс саз... Бәгыреңә бәйлә өзек кыл очын. Сынган, димә — кулыңа ал Фидаи җан кылычын! «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы...» ...Төш аралаш, кулың сузып, сорыйсың күк: «Бу — кайдан?» Хөрлек сөйгән күңел кошы!— Тукайдан ул,— Тукайдан!.. Үз җаныңа кабул итеп алырсыңмы бу кошны? Тукай үлемсезлеген син озайтырга бурычлы! Тау елгасы балыгына Тау елгасы буйлап, салда төшү көч, кыюлык сорый кешедән!.. Сине генә кызыксындырмыйдыр мондый җиңү, моның ише дан. Бар, утырып кара, шашкан аттай башын бирмәс дулкын өстенә!.. Ә сиңа ни... Агым уңаена агып төшү уен эш кенә... Без бу юлы аска ыргылабыз! Синең, әнә, сыгып бар көчең, дулап аккан шарлавыклар буйлап, югарыга менеп барышың!.. Хак анысы: биеклеккә таба тик җансызлар гына юл алмый. Ә бит мең газаплы менүгә тиң бөек төшүләр дә булгалый... Иске арбага карап, вакыт турында янә бер уйлану Юлда җуелган күпме ат башы... Ә ул узган бит чорлар арасын!... Чыккан, әйтерсең, тәмуг аша да. ...Агач күчәрен еллар ашаган... Үткән юлларын ничек үлчәргә?.. Дөнья кадәр йөк төшкән күчәргә! Түзми бастырык, камыт баулары... Ә ул күтәргән нужа тауларын! Алга күчергән Җирнең бар ямен!.. Вакыт барыбер изгән арбаны... Хат Шундый кайнар булып янды җан өшеткеч шул хат та!.. ...Баксаң, мине ярам гына җылыткан бит ул чакта. Янган гитара күк, нидер чыңлап куйды учакта. ...Җаныбызны бәйләүче кыл өзелгән нәкъ шул чакта...