Поэзия
Кадыйр Сибгатуллин ХАЛЫК ҖЫРЫ Ишеттем мин кичә берәү җырлый.. Әллә нинди зарлы, моңлы көй Бишегемнән килгән шушы моңга ияләнеп булмый, гадәтләнеп. Гомер буе тыңлыйм, гомер буе үз халкыма үзем гаҗәпләнеп. Көлә димә аны, елый димә: җырлый халык. Халык җырлаганда куанычы һәм сагышы бергә, көлә күрмә берүк, елый күрмә! Язган халык. Тумышын да язган, чь|гышын да язган — еллар чиккән. Үзен-үзе таныр вакыт җиткәч • гасыр тузаннарын сөртә биттән. Язган халык. Туган елын, урынын, шөгылен язган, язган кәсепләрен. Дошманнарны җиңүләрен язган, үзен аның кемнәр рәнҗеткәнен. Кабер ташы... Баш сеяге... Кылыч... Курганнарда туктап халык уза. Киләчәккә килеп җитәр-җитмәс тузлар туза, ташта язу туза. Гадәтләре, халәтләре — бары килә безгә килә алган кадәр. Тарих тугры- һәрбер таш кисәге саклап торган безгә берәр хәбәр. Кайда? Кайчан? Ничек? Г. Тукай. Җавапларын бүгененә кадер укыйм аның. Бу аз миңа! Бир син аның миңа, ачыл бир син аның газиз җанын! Үзе туып басып торган төште ни уйлаган, ничек уйлаган ул? Данын җуйган чакларында ничек, ничек итеп аңын җуймаган ул? Кадере ни аның, җәбере ни? Нинди аның зары, горурлыгы? Каян килә, каян килә аның бу дөньяда төз, нык торырлыгы? Мескен булыр иде иркә үссә, моңлы батыр булган сызланудан. Нишләп үзен кызгандырмый торган халык була үзе кызганучан? Бик җитәрлек атсыз-йортсыз чагы. Булды микән аның моңсыз зары? Йөрәгеңне кысса... Ул зар мыни?! Моң гына бит ул зар, тик моң бары. Моң гына бит, моңлы моң гына бит! Бар гомере сыйган шушы моңга. Йөрәгеңне кысса... син халыкны, син халыкны әнә туктап тыңла! Бик кадерләп төргән тузда түгел. Ташларга да чокып уелмаган. Иң кыйммәтле асыл гәүһәрләре биктә түгел, әмма җуелмаган. Сак кына тот! Чиста кулың белән. Тапланмасын берүк, буялмасын. Бер нөсхәдән, бары бер нөсхәдән халык күңелендә кулъязмасы, һәр бөртеген аның кеше рухы, кеше җаны океанында тапкан. Халыкныкы хәзер, авторларын эзләп табып булмый инде ВОАПтан. Үзенеке аша халыкныкын тоя белгән кемнәр, күрә белгән? Мәңгелеккә барып җитсен өчен яза алган халык йөрәгенә. Кемнәр алар? Тарих телсез монда. Җырларның да туза таныклыгы. Инде халык җырны үзенә алган, җыр язучы чөнки халыкныкы. Кемнәр алар моңны моңга ялгап рухын илгә ачып бир» алган? Килечеккә җырын озатканда кайсы чатта кемнәр басып калган? Кемнәр алар моңны моңга ялгап тоташтыра алган чорны чорга? Кемнәр алар? Халык кадәр халык кулын куйган кемнәр язган җырга? Тыңлап торам уй-хисләрем белән. Халкым минем җырлы, моңлы илдән. Башымны иям моңга җиргә кадәр, имзасы бар: халык җыры дигән! Актарма син ертык тарих битен. Көндәлеге үзенең бар бит аның. Тыңлыйк әле, тыңлыйк халык җырын, халык җырын тыңлыйк — халык җанын! Сыерчык бураны Бик озак китмәде кышлары. Еракта әле яз кошлары. Өлкәннәр офыкка карый да, бөтерә чал мыек очларын: Бу язлар соңарды, соңарды, белмәссең заманны, елларны... Шулай да, җәмәгать, бул түзем, әйтер ул, боерса, үз сүзен. Әй, кинәт кузгалды ташулар, гөрләште, җырлашты бар сулар. Басулар битләрен ачтылар, җиһанда уянды ярсулар. Сизгәндәй халыкның уйларын, томалап кырларын, юлларын, бөтерелеп-бөтерелеп уйнады, уйнады сыерчык бураны. ...Ә халык уңышка юрады. Ашыгып китте кыш, ашыгып. Ачынып китте кыш, ачы*чп. Иң соңгы гөрләвек артыннан өлкәннәр башларын кашыды: ни ара килде соң, ни ара? Майга да бер ай бар, майга да... Калырмы туфракта дымнары? Белмәссең заманны, елларны... Шулай да, җәмәгать, бул түзем, әйтер ул, боерса, үз сүзен. «к У.» м 11 49 Кырларның тузаны тузмады. Яз тагын пошынмый узмады. Томаны төште дө басуга, офыкта болыты кузгалды. Сизгәндәй халыкның уйларын, томалап кырларын, юлларын, бөтерелеп-бөтерелеп уйнады, уйнады сыерчык бураны. ...Ә халык уңышка юрады. Яз саен, яз саен урый ул. Үзенең көнендә уйный ул. Уйный ул сыерчык бураны, хак була халыкның юравы. Күңел Кемдер җиңде, кемдер узып китте, — ачуы кабарды. Әле генә алсу кебек иде,— йөзе агарды. Тиделәр күңеленә. Бәхәсе дә булды, фикере дә, — булалмады хак. Кемдер аңа бер туры сүз әйтте,— диде ул: нахак! Тиделәр күңеленә. Бер каурые белән кагылып үтте яла вә әләк. Олы афәт килгән кебек йөрде, илгә үпкәләп. Тиделәр күңеленә. — Лаек! — диде халык, кулын чабып, аңа бер мәлне. Яшен сөртте бармак бите белән, — күңеле нечкәрде. Тиделәр күңеленә... Хәниф Хөснуллин ЧАЛЛЫМ ЯКТЫСЫ Кырда Куян куркып качты кинәт Үләнлек арасына. Бездән нинди зыян килсен Табигать баласына. Бу җирләрне иңләп, буйлап Ул бит күпме йөргәндер. Арышларның шаулый-шаулый Үскән чагын күргәндер. Хәзер монда — күпкә түгел — Билчән һәм әрем туе. Йөрибез шуларны ерып, Йөрибез көне буе. Акыллы күз — теодолиттан Кирәк тарафны табып, Без барабыз, билге өчен Агач казыклар кагып. Урам булыр, Юл булыр, дип Каккан казык азмы соң?1 Эшче һөнәрен ала кыр, Ала эшче язмышын. Без дә үстек авылларда, Үстек атта чабышып. Дәште булачак заводлар. Дәште шәһәр тавышы. Ил исеменнән чакырганда Килмичә калалармы? Заводлар — Индустриянең Батыр ил балалары. Без барабыз урын карап Заводлар каласына— Куян куркып качты кинәт Үләнлек арасына. Бар да яңа Яңа йортлар, Яңа утлар, Яңа урам, Яңа төн. Яңа сүзләр сөйли-сөйли Кыз җитәкли егетен. Яңа күктә — Яңа нурлар, Яңа йолдыз кабына. Бар нәрсә дә яңа тоела Шәһәр яңа чагында. Яңа уйлар, Яңа хыял, Яңа язлар, Яңа җыр. Яңалыкны Киләчәктән Яшьлек шулай аладыр. Коллекторда Җыр тарала бетон торба буйлап, Кыз тавышын тыңлый җир асты. Бер урында уйган тишек аша Эзләп төшә нуры кояшның. Тыңлап барам. Тарта җыр агымы Каршы барам. Йөзем моңнарда. Бу шәһәрдә йортлар гына түгел, Торбалар да тора җырлардан. — Саумы, туташ? — Болай исән әле. Нинди җилләр белән, юлаучы... — Җыр җылысын ныграк тойган саен Якыйгарак килә тыңлаучы... Кыз елмая. Үзе әйтә шаян: — Җырлыймын да икән, кара син. Үзем бары сылыйм гына кебек Торба белән торба арасын. Хушлашабыз. Мине җыр озата. Кыз тавышын тыңлый җир асты. ... Яңа буын яңа тормыш өчен Кабул итәр безнең мирасны. Шул чакта да кызның тыйнак тавышы Яңгыратып торыр елларны: — Без батырлык кылдык микәнни соң? — КамАЗ гына салдык нибары. Тоя күңел Белгәндер Киләләр, яшьләр киләләр, Кулларында чемодан. Аналарның җан җылысы Аңа гына сыймаган. Бәхетле юл теләп ана Озаткан үз баласын. Шуннан соң тормыш күзенә Кемнәр куркып карасын? Көн дә тынмый, төн дә тынмый: Яшьләр килә — меңләгән. Ил көнен зурлап, кемнәр соң Дан атына менмәгән... Нинди җирләр куанмаслар Яшьләрнең дәртен күреп: Биек йортлар, киң урамнар Шул чемоданда кебек. Сорамыйбыз: ил көнендә Бу гадәт яңамы бу? Утызынчы еллардагы Килүләр дәвамы бу. ... Монда сине табесымны Әниең дә белгәндер. Шуңа күрә озатканда: — Хәерле юл, — дигәндер Тоя күңел, тавыш килә. Йөзенче бабай дәшә: — И, улым, фани тормышка Мөкиббән булып яшә. Тоя күңел. Тавыш килә. Йөзенче онык дәшә: — И, бабай, безнең буын да Белерлек итеп яшә. Нәҗип Мадьяров Көзге кояш белән балкый басу, Көзге тынлык белән уралып. Карап торам урдә шул киңлекне Көзге өмет белән сугарып. Сукаларның буй-буй сызган эзе Офыкларга кереп югала. Алар, беләм, кушылганнар инде Хәзәрдән үк язгы дөньяга. Алмагачка күз нурымны түгеп, Карап торам алсу алмага. Зурдан түгел, әмма гүзәл җәйнең Олы яме балкый аңарда. Коелыр көне ерак түгел, сизәм һөм күзаллыйм аның нишләрен... Җиргә төшеп чәлпәрәмә китерер Җөйнең дә ул бер ямь кисәген. Ташка тамган тамчыга Җиңел мени?1 Йөзләрчә кисәкчә булып Чәчрәде ул. Тамчы тамган чакта ташка Җиңел мени?1 Уелудан йотты күк Яшьләрен ул. Төш күрәдер, ахры, Күз тиярлек итеп Елмайгалап кую Ничек килешә аңа Тәрәзәдән төшкән Кояш нурын кочып Йоклый бала.