Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Мә, партия, мине!

Ленин үлгәч. юксынып Күңел — ярсу елгв, Күкрәгемдә — уйлар ташкыны, Авыр, дуслар. Бу йөрәк бит чуерташ түгел! Безнең яклар — «бүре оясында», Әнә теге Ак чикмәнле болыт турында, Таш калалар — ерак, Михнәт сукмагында Юлаучы без Борын-борыннан. Җи-ир! Кайгыда тагын ярлы явың. Күңеле китек Безнең тирәнең. Җилкәләрдә гүя уйлар тавы, Ә башларда — сагыш кибәне... Ленин... Кайда соң ул — Безнең киң күңел?.. Әллә ничек авыр, моңсу Ансыз ил көне... Инде Кемдә, кемнең йөрәгендә Безнең ише илләр кайгысы? Әй сез, батыр ирләр, Юксылларга әти кайсыгыз? Йөрәк таш түгел дә... Кайгыдан да безгә файда юк. Ленин, Ленин кирәк безгә, Кайда ул?.. Әй, партия! Синме алмаш хәзер, Әй, синдәме Ятим ил ире? Синме Кояш кебек Барыбызга уртак — тиң Ленин?!. Ялгыз да мин, моңлы да мин, Мә, партия, мине: Иш кирәк миңа. Синдә бит ул, синдә: Безнең Ленин бүген Син бит, партия! 1026 Сиңа Тагын бер яз саубуллашып китте, Ядкарь итеп чәчәкләр биреп... Син дә киттең, Төсеңне тик миңа Гомерлек бер истәлек итеп. — Ут эчендә йөргән чакларында Җуйгандыр ул мине,— дисеңме? Юк, Җаным белән ышыклап алып чыктым һәлакәтләр аша мин сине. Ничә тапкыр гизеп үттем инде Җир шарының орбитасын мин; Тик беркайда очратмадым сине, Табалмадым, табылмадың син. Очрашып бер тагын вокзалларда Саубуллашып үтәсе иде; Йөрәгемдә синең иреннәрнең Җылысын алып китәсе иде!.. Әйт булмаса, Озак истәлеккә Бер җылы сүз әйт син булмаса. Бу чиге юк озын мәңгелектә Бер генә кат яшибез ләса. 1952 Эстафета Тугры улың хәлдә, Русиям, Кичтем барлык авыр елларны. Бу — Тукаең биргән васыять Юлларымны минем нурлады. Азмы синнән җылылар алдым Салкыннарга тарыган чагымда: Ленин биргән кояш бардыр күк Синең изге, җылы җаныңда! Иңнәремдә азмы, Русиям, Җылысын тойдым изге кулыңның... Йөз кат, мең кат бурычлы сиңа Минем бүген исән булуым. Сиңа тугры бала булуны Байрак итеп йөрткән шикелле. Дәвам итә минем тормышым Каралтмаган хәлдә исмеңне. Бүген Казан мәйданында мин Сәлам биреп Сиңа Баш иям, Тукай биргән эстафетаны Югалтмаган хәлдә, Русиям 1956 Гомерем юлы Зирәк илем, кыю, чая илем, Сиңа бит бер сүзем бар минем,— Йә үлемемдә шуны, йә теремдә Искә ал идең: һәр эшне мин Башкардым тик бары Синең өчен кирәккә күрә; Кирәк төштә утка-суга кердем Бата-чума һәм яна-көя. Йөрәгемне, илем. Кул кылмаган Саф рәхмәтең синең иркәли, Дулкынланып шулай, канатланып Үтеп барам гомер үтәли. һәлакәтләр юлда очрый калса, Кирәк булса корбан булуым, Дөнья, сиңа әйтә алыр идем: — Үзең кебек иде бу улың! Сиңа, илем, антым бу минем. Мин тик шуны әйтмәкче идем. 1956 ...Байтак көнең юлда үтә, ир-ат, Илдән — өйдән ерак җирләрдә. Гаиләнең, өйнең иминлеге, И, хатын-кыз; синең иңнәрдә. Бураннарда искә төшәсез дә, Җылынып китә безнең күңелләр!— Сагындырган өчен рәхмәт Сезгә, Юксындырган өчен, сеңелләр! Яздан хәбәр булып алтын нурлар Тәрәзләрдән түргә кергәндә, Үбеп-кочып сезне, и, җаныйлар, Сәлам әйтеп чыксын бездән дә. Кайтып килә идек ...Үткән чордан кайтып килә идек Илебезнең Киләчәгенә. Киңәшләшеп утырып алдык бераз Кипарислар күләгәсендә. Ә чал Диңгез, никтер дулкынланып, Яр читенә якын килгәләп, Безнең гәпне тыңлаштыра бугай, Ара-тирә «хуп, хуп!..» дигәләп. Чинарлар да Тыңлап тора сыман Диңгезне дә, безнең гәпне дә, Башкорт, татар һәм дә балкар гәбен ■ Төшенәләр, ахыры, әле дә. 1970 ...Гөлчәчәкләр сискәнәләр кебек Гаҗәпләнеп, сеңелем, бу эшкә: Атып түгел, асып үтәргәннәр, Асып сине, асып бу төштә '. Сөеп-сыйпап узып киткән сыман, Җилләр бәрелә уйчан йөзеңә. Изүләрең — түшеңә сыланганнар, Итәкләрең — бронза тезеңә. Керфектәге яшьне сөртер идең, һәм битемнән — юллар тузанын... Артка каерып бәйләп куелган шул Синең, сеңелем, кайнар кулларың. Сискәнә җан — кырда төнге җилләр, Куе җилләр искән мәлләрдә: Син бит, сеңелем, япа-ялгыз анда, Төннәр уртасында, һәйкәлдә.