МӘҢГЕЛЕК ШӘҺӘР
Шәһәрләрнең язмышын юкка гына кешеләр язмышы белән чагыштырмыйлар-. Яшьлек чорларын кичергәндә алар да шөһрәт казаналар, берсеннән- берсе зуррак, күркәмрәк эшләр турында хыялланалар. Чорлар уза. Кайчандыр тиңсез шөһрәткә ия булган Бүләр, Сарай, Болгар, Тмутаракаи, Вавилон, Отрар шәһәрләре хәзер ерак чорлар эзеннән атлаучы тарихчылар һәм археологларга гына билгеле. Мөгаен, вакытлар узу белән, бу яктагы удар төзелешләр бетәр, элек беркемгә дә билгеле булмаган тып-тын бер урында калкып чыккан Түбән Кама каласында шау-шу тынар, андагы вакыйгалар, озын көзнең чиратлашып килгән көннәре сыман, бер-берләренә охшаш булып калыр. Бу шәһәргә дә яңа яшь калалар күтәрелүен көнләшү белән читтән генә күзәтеп торырга туры килер. Түбән Каманың роле бүген әйтеп бетергесез зур. Аның әһәмияте киләчәктә тагын да үсәчәк, чөнки без яңа чор — ясалма әйберләр һәм материаллар җитештерү чорына аяк бастык. Түбән Кама тылсымчылары беренчел чимал атомнарыннан һәм молекулаларыннан оештыра торган полимерлар теләсә нинди материалны яңабаштан җитештерү өчен кирәк. Полимерлар — подшипниклар, шестернялар, кабельләр, тормоз кысалары, торбалар, эш кораллары, уенчыклар, чәчәкләр һәм картиналар ул. Аларның массаларыннан мебель, йортларны һәм квартираларны бизәү әйберләре, йөрәк клапаннары, ясалма бавырлар, ванналар, шлюпкалар, баткаклыклар һәм сазлыклар өстеннән сузу өчен юллар, ясалма кәгазьләр эшлиләр. Резинадан башка бер генә машина, комбайн һәм трактор да, бер генә самолет та хәрәкәткә килә алмый. Ә резинаны каучуктан ясыйлар. Күп кенә очракларда пластмассалар металлга караганда да уңайлырак һәм I шанычлырак. Бик кирәк булганда аларны корыч, титан, вольфрам урынына кулланалар. Кешене яңа планеталарга алып очачак космик аппаратларны җиңел һәм юка пластикадан төзиячәкләр. Иксез-чиксез Галәм кинлектәрендә температура 12 мең градуска җитә. Мондый Ахыры Башы ' ряьлыГ: ,яың җиденче, сигезенче саннарында. эсселеккә нинди генә металл чыдар икән!? Ә бер планетадан икенчесенә очарга тиешле космик аппарат полимердан, ягъни мебель, уенчыклар, автомобильләр ясау өчен файдаланыла торган бер үк материалдан эшләнәчәк. Әлбәттә, аның сыйфаты тагын да яхшырак булачак. һәр яңа нәрсә атомнар һәм молекулаларның механик кушылмасы ♦ гына түгел. Ул — кешеләрнең өмет һәм шатлыклары, мәшәкать һәм ь борчылулары, куллары һәм йөрәкләре белән көннең-көнендә ялыкмый, авырсынмый башкара торган эшләре. Э Комбинатның баш технологы Г. Җ. Сәхапов белән без нефть-хи- g мия индустриясенең киләчәге, шәһәрнең иртәгәге язмышы турында сөйләшеп утырдык. Ул сурәтләгән эшләрдә фантастиканы чынбар- £ лыктан аера торган сызыкны билгеләү бик кыен. Чөнки бүгенге көн ™ инде хәзер үк иртәгәсе көнгә әверелә — Без эшләп чыгарган әйберләрнең 86 проценты дәүләт Сыйфат * билгесеңә ия,— диде Гаяз Җәмикович, гади солдаттан зур белгеч = дәрәҗәсенә күтәрелгән гаять тыйнак, эшчән һәм үз-үзенә таләпчән = инженер.— Әмма без эшләп чыгара торган продукциягә таләпләр = үскәннән-үсә. Берничә елдан соң бүгенге сыйфат беркемне дә канәгать- “ ләндермәячәк. Халык хуҗалыгының төрле тармаклары, фән һәм техника, сәүдә, кешеләргә кирәк әйберләрне эшләп чыгарган заводлар -° тагын да югарырак сыйфатлы материаллар көтәләр. Алда тагын да зуррак эшләр тора. Алар безгә дә, безне алыштырачак киләчәк бу - ыннарга да җитәчәк. < * * Ә башта ким дигәндә бик мөһим бер мәсьәләне ачыкларга кирәк. Шундый чиксез биеклеккә омтылган шәһәргә бакларда ягулык җитәрме, ярты юлны үткәч, газны киметеп, тукталып калырга туры килмәсме? Ягулык дип сөйләгәндә без барыннан да элек нефтьне күз алдында тотабыз. Түбән Кама территориальдроизводство комплексы нәкъ менә нефть эшкәртү нигезендә үсеп чыкты һәм формалашты. Ә аның запаслары, кайберәүләр уйлаганча, чиксез түгел. Белгечләрнең исәпләп каравынча, насослар җир астыннан «кара алтын»ның соңгы тамчыларын суырткач та кешеләр моторларны сүндерергә мәҗбүр булачаклар. Планетаның киләчәге турында уйлап борчылган галимнәр иртәгәсе көнгә юраулар коралар. Аларның төп асылы кешелекнең чәчәк атуы һәм тормышның дәвам итүе өчен кирәкле җир асты байлыклары- ның күпме вакытка җитәчәген билгеләүгә кайтып кала. Су, металл, күмер, нефть, саф һава, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясындагы байлыклар күпмегә җитәчәк — барысы да шул хакта баш вата. Юрауларның исәбе-хисабы юк. Түбән Кама каласын беренче чиратта нефть хәлләре кызыксындыра. Безнең гасырның сиксәненче еллары уртасына ирешелгән 12. 800 миллиард тонна шартлы ягулык запасларының иң зур өлеше —11. 200 миллиард тоннасы күмергә, берничә миллиард тоннасы нефтькә һәм 640 миллиард тоннасы гына газга туры килә. Әгәр егерменче гасыр ахырына энергетик ресурслар елына 25 миллиард тонна тотыла дип исәпләсәк, күмер, нефть һәм газ тагын 150 елга җитәчәк ' Ләкин кешеләр, башка барлык ягулыкларга караганда өстенрәк санап, нефть һәм газдан күбрәк файдаланырга тырышалар. ' Кнрилпк В OiavprriHK.i проблема ларм һәм перспектив».! ары- .Комм,-и. - ., |уГ', \ II 15 бил лар Җир шарында халык саны нибары 2,4 тапкырга артты. Димәк, һәркайсыбызга ата-бабаларыбызга караганда күбрәк байлык, комфорт һәм уңайлыклар, төгәлрәк итеп әйткәндә, җан башына елына 25 тонна чимал туры килә Бу чималны без һәркем өчен уртак булган табигать коесыннан чумырып алабыз. Без үзебезнең теләк һәм нәфесебезне көннән-көн мулрак - канәгатьләндергән саен, хәзинәләр артуга түгел, киресенчә, кимүгә таба бара. Табигатьнең: «Кешеләр, сакчыл булыгыз!» дигән кисәтү авазы яңгырады инде. Йөз илле елга исәпләнгән юрау — бу әле шактый күтәренке рухлы чик. Күп кенә галимнәр, нефть һәм газга булган ихтыяҗның үскәннән-үсә баруын күздә тотып, бөтенләй башка төрле нәтиҗәләр. ә дә киләләр. Алар якындагы егерме ел эчендә, ягъни безнең гасырның ахырларына нефть һәм газ чыгару үзенең иң югары ноктасына җитәчәк, ә инде 2035 нче елга җир катламнарындагы байлыкның туксгн проценты суыртылып бетәчәк дип раслый '. Юоаулар һәм исәпләүләр әнә шуннан гыйбарәт. Димәк, Түбән Каманың баһадир йөрәген эшләтүче җир асты елгалары берзаман корып калыр, яшь шәһәрнең гомере әллә ни озын түгел микәнни? Безнең заман пәйгамбәрләренең табышмак-саннарына нигезләнгән гомуми юрауларга бирелмичә генә, татлы хыяллар, төрле фараз итүләрдән аерылып, реаль җирлеккә төшик, һәм үзләре аша җир маен кудыручы Түбән Кама химик реакторларының һәм аппаратларының нәрсәләр эшләргә сәләтле икәнлекләрен исәпләп чыгарыйк. Иң элек, әлбәттә. Түбән Кама нефть-химия комплексының төп чимал базасы булган Татарстан промыселларына тукталып узарга кирәк. Дөрес, Татарстан ятмаларының һәркемне таң калдырган күтәрелеш чоры узды инде. Аның скважиналары хәзер елына йөз миллион тонна түгел, ә туксан миллион тонна нефть суырталар. Ләкин монда өметсезлеккә бирелергә сәбәп юк. Бөтенесе дә фәнни нигезгә таянып эшләнә. Моңарчы нефтьчеләр җиңел һәм бай девон хәзинәләренең «каймагын» җыеп алдылар. Хәзер исә авыр һәм катлаулы җир катламнары белән эш итәргә, элеккеге «үле» ятмаларга җан кертү өчен аларны термик һәм химик ысуллар белән эшкәртү кебек яңа алымнарны киң кулланырга вакыт җитте. Дөрес, катламнар үзләрендәге хәзинә запасларының яртысын гына бирәләр. Илле процент — бүгенге көндә ирешелгән биеклек. Бу әллә чыннан да соңгы чикме? Әллә инде барлык мөмкинлекләр ахырынача файдаланылып беткәнме? Һич алай түгел. Бары тик күңелне төшермәскә, эзләнүләрне дәвам итәргә генә кирәк. Татарстан нефтьчеләренең әле моңарчы кул тимәгән зур байлыклары — битум бар. Галимнәрнең исәпләвенчә, Идел буе төбәгендә ул шактый күп. Битум башка өлкәләрдә дә һәм республикаларда да булырга тиеш дип уйланыла. Ул әлләни тирәндә ятмый. Әмма ул үзле һәм сыланучан, аны, скважинадан алган кебек, гадәти ысуллар белән генә алу мөмкин түгел. Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институты галимнәре, тикшеренүчеләрнең, практикларның башка коллективлары белән берлектә, менә ничә еллар инде битум катламнарын эшкә җигүнең җентекле һәм файдалы технологиясен эзлиләр, лабораторияләрдә, катлам модельләрендә тәҗрибәләр ясыйлар. Һәм менә ул эзләнүләрнең беренче карлыгачы. Мордва Кармал- касы авылы янында, дөньяга беренче тапкыр буларак, битумнардан ' I-.ршон Ю А «Чимал. иц.иак. политика» IM7V IH 39 II битләр «Курьер Юитско». 1974. январь. В бит фонтан бәрә башлады. Андагы мәйданчыкта берьюлы биш скважина борауладылар. Аларның берсендә, җир астындагы битумнарны эретеп, ут яна. Ул ут исә калган дүрт ноктада фонтан бәреп чыгуны тәэмин итә. Гадәттә битум чыганакларын ачык ысул белән эшкәртәләр, чөнки катламнардан нефтьнең үзен бернинди көч тә «кысып» чыгара алмый. Ә монда яхшы үткәрүчән комташ арасыннан аткан ♦ кебек шундый ук фонтан бәрә... Компрессор катламга һава өрдерә, ялкынны сүндерми тота, ә калган эшне ут башкара: токымны эретә, ;= нефтьне башка скважиналарга куып китерә. Битум токымнарыннан 3 фонтан бәреп чыккач, ике ай эчендә җир астына 1 миллион 200 мең * кубометр һава кудырылган, ә шуның бәрабәренә 600 тонна нефть ? алынган. Ь Алда әле зур эшләр тора. Тәҗрибәләрне дәвам итәргә, техника 2 һәм технологияне камилләштерергә, битумнарны башка токымнар шикелле үк үз запасларын юмарт бирергә мәҗбүр итәргә кирәк. * Галимнәрне ашыктырырга теләк бик көчле. Ләкин һәр нәрсәнең § үз чираты, үз вакыты бар. Килер бер көн — республикабыз нефть - промыселлары яңа сулыш — «битум сулышы» белән сулар. - Шәһәрләр гомере, кешеләрнекеннән аермалы буларак, дистә еллар < белән түгел, гасырлар белән үлчәнә. Әгәр сүз Түбән Кама каласының ~ бары тик иртәгәсе көне турында гына бармыйча, ерак киләчәге ту- - 3 рында бара икән, әйдәгез, шәһәрнең барлык чимал запасларын исәп- ш ләп чыгарырга тырышып карыйк. Табигать хәзинәсендәге нефть һәм « газның күләме инде билгеле, күмер хәлләре дә ачыкланган. Ә запас- - та әле... Җир шарын зәңгәр пәрдә белән чолгап алган, шәһәрләр һәм < авыллар, җәнлекләр, урманнар, кешеләр сулый торган һава бар. Кешеләрнең эшчәнлекләре никадәр кыюрак, активрак булса, табигать хәзинәсеннән алар шул кадәр күбрәк байлык алалар һәм үзләре суларга тиешле һаваны ныграк агулыйлар. Агачларга һәм үләннәргә атмосферага ифрат зур күләмдә тарала торган һәртөрле химик кушылмаларны чистарту кыенлашканнанкыенлаша. Түбән Кама нефтьче-химикларның эзләнүләре, калдыкларсыз һәм төгәл эшләүләре. табигатьне бозучыларга каршы аяусыз көрәш алып барулары, аларның иң камил фильтрлары һәм иләкләре аша һава кудыруга күчүләре, дөньяда беренче тапкыр буларак, шушы шәһәрдә тормышка ашырыла башларга мөмкин дигән нәтиҗә ясарга чын җирлек бирә. Ул чагында берьюлы ике төрле игелекле эш эшләнәчәк. Аларның беренчесе табигатьне саклаудан, икенчесе чыннан да һавага очкан байлыкларны тотып алудан гыйбарәт. Болар чын хуҗаларча тырышлык һәм акыл белән тормышка ашырылгач, Түбән Кама, мөгаен, җирдә һичбернинди торбаларсыз, кап-кара баганалы төтен һәм корымсыз шәһәрләрнең беренчесе булачак. Билгеле, минем бу фараз итүләрем күпмедер дәрәҗәдә хыялга һәм фантазиягә нигезләнгән. Бу проблемалар хәтта иртәгесе көнгә дә түгел, ә бәлки ерак киләчәккә карый. Әмма ул ерак киләчәкнең — бер гасырга алданракмы яки соңракмы — ишегебезне кайчан шакыячагы безнең үзебезгә бәйле түгелмени? һәрхәлдә, минем үземне табигать байлыкларының кимегәннән-кими баруы турындагы саннар һәм исәпләүләр куркытмый. Ә менә кешеләрнең галәмдәге байлыклардан кирәгенчә һәм тулысынча файдаланырга акыллары җитәрме-юкмы — бусы инде реаль хәл итүне сорый торган икенче мәсьәлә. Яшь Советлар иленең Фәннәр Академиясе алдында торган бурычларга, галимнәр тарафыннан иң беренче чиратта хәл ителергә тиешле проблемаларга тукталып, 1918 елда Владимир Ильич Ленин прогресс өчен гаять дәрәҗәдә һәлакәтле булган хосусый милекчелектән азат илнең халык хуҗалыгы программасы күләме һәм үзенчәлеге турында сөйләгәндә «...чималның якын булуы һәм чималны эшкәртүдән башлап ярымфабрикатны эшкәртүнең әзер продукт алуга кадәр булган бөтен стадияләренә күчү вакытында хезмәтне мөмкин чаклы кимрәк югалту күзлегеннән карап. Россиядә промышленностьны рациональ урнаштыру»1 кирәклеге хакында нигезле итеп, басым ясап билгеләп үтә. Үзенең уникаль заводлары һәм производстволары, төзелеш базалары, транспорт коммуникацияләре белән Түбән Кама нефть-химия комплексы бер җыйнак кына мәйданда урнашуы өстенә бердәм һәм ныклы технологик багланышка да ия. Түбән Камадагы гигант промышленность үзәге илнең экономикасын сугыш алды елларында ук элеккегә караганда кызурак темплар белән Урал-Кузнецк комбинатын, башка индустриаль үзәкләрне төзүдән, промышленностьны чймал запасларына якынрак туплаудан башланып киткән үзгәртеп коруларның планлы дәвамы буларак үсте. Бу — халык хуҗалыгын, гәрчә нык үскән булсалар да, аерым предприятиеләр, завод һәм фабрикалар, промысел һәм шахталар төзүгә түгел, ә аларны берләштергән берничә төбәк байлыкларын туплаган өлкә һәм территориальпроизводство комплекслары төзүгә йөз тотуның ачык мисалы. Предприятиеләрне оештыруның актуаль принципларын дөрес хәл итүе — чималны тулысынча файдалануы, куәтле агрегат һәм аппаратларны куллану буенча ныклы уйлап төзелгән технологиягә таянуы, төзелешнең башлангыч чорында күп чыгым тотудан һәм зур көч куюдан куркып калмавы аркасында Түбән Кама феномены төзелә башлавына тугыз ел дигәндә продукция бирүгә иреште. Ә инде унынчы бишьеллыкның урталарында ул елына миллиард сумлык продукция җитештерә һәм өч йөз миллион сум файда китерә башлады Без үз-үзебезгә карата никадәр генә таләпчән булмыйк, эшләгән эшләребез белән канәгатьләнеп калуны никадәр генә ят нәрсә итеп санамыйк. Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше батырлары алдында барыбер башларыбызны имичә булдыра алмыйбыз. Үзләренең дәртле хезмәтләре белән алар кыска вакыт эчендә Түбән Каманы шундый биеклеккә күтәрделәр ки, аның даны дистәләгән еллар һәм чорлар белән исәпләнгән башка индустриаль үзәкләрнеке белән тиңләште. Халык хуҗалыгы белән идарә итүне камилләштерү, үсешебезнең төгәл маякларын анык билгеләү, бүгенге бурычларны үтәүне стратегик максатларны тормышка ашыру белән бергә бәйләп бару мәсьәләләренә тукталып, КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Ильич Брежнев партиянең XXIV съездында ясаган докладында ук инде менә болай дигән иде: «Без бик әһәмиятле экономик һәм социаль-политик бурычларны тормышка ашыруның биш ел түгел. бәлки шактый күбрәк вакыт таләп итүенә һаман ешрак очрыйбыз. Бу уңай белән халык хуҗалыгын үстерүне илдә халык саны арту, халык хуҗалыгы ихтыяҗлары, фән-техника прогрессы прогнозларына таяна торган озак сроклы перспектив планлаштыру турындагы мәсьәлә алга килеп баса. Озак сроклы планнарны бишьеллык һәм еллык планнар белән даими бәйләүне тәэмин итә торган шундый караш булганда үсешебезнең төп проблемалары нәтиҗәлерәк хәл ителә алачак». КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының 1979 елның июлендә кабул ителгән «Планлаштыруны яхшырту, хуҗалык итү механизмының нәтиҗәлелсген һәм эш сыйфатын күтәрүгә Ленин В И Әсәрләр. 1961. 27 тон, 311 бит йогынтысын көчәйтү турында»гы карарында «Экономик һәм социаль проблемаларны хәл итүгә, көч һәм ресурсларны иң мөһим гомумдәүләт индустриясен үстерү турындагы тарихи май Пленумыннан соң плановиклар, экономистлар төпле, җентекле стратегик исәпләүләр ясарга утырдылар. Алар төп максатларны һәм бурычларны ачыкладылар, корылачак заводларның мөмкинлекләрен үлчәүгә салып карадылар, күпме чимал барлыгын, эшчеләрне каян алырга икәнлеген исәпләп чыгардылар, ахыргы максатка ирешү өчен алга барганда кирәк һәм мөмкин булган иң-иң кыска, иң-иң уңай юлларны сайладылар, нинди шәһәр төзергә кирәклеге, анда күпме халык яшәячәге турындагы саннарны игътибарга алдылар. Шунда ук бу зур эшне тормышка ашыруның техник, полйтик, оештыру чаралары һәм ысуллары хакында сүз барды. Җыеп кына әйткәндә, тиздән нигезе салына башлаячак территориаль-производство комплексының барлык детальләрен башта модельләрдә кат-кат тикшерделәр. (Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, «территориаль-производство комплексы» дигән төшенчә тормышта соңрак кулланышка керде. Ул беренче тапкыр КПСС Үзәк Комитетының ноябрь (1978) Пленумында әйтелде). Шунюлыбызның станцияләренә якынайта бара. Әмма барасы юлыбыз үзе бөтен вак-төякләренә кадәр ныклап уйланып җиткерелгән туры юл түгел. Эш барышында кинәт беренче кысаларның һәм чикләрнең тарлыгы беленде. Нигезе яңа салынган 1969 елда, Түбән Кама төзелә башлауга ун ел вакыт узгач, безнең көнкүрешебезгә, җитмешенче еллар баһадирларының байрагы һәм символы булып, «КамАЗ» дигән яңгыравыклы сүз килеп керде. КамАЗ белән бергә нибары кырык чакрым ераклыктагы күрше мәйданда шин заводы төзү фикере туды. Ул Түбән Кама нефть-химия комплексы технологик чылбырының дәвамы буларак төзелә. Нефть изопрен — мономер — каучуклар — шиннар — боларның әһәмиятлелеге экономик яктан җитәрлек дәрәҗәдә нигезләнә. Беренчесе артыннан шиннар кою буенча икенче заводның корпуслары салына башлый. Алар икесе бергә җирле корылма гына булып калмыйча, бөтенсоюз күләмендәге эре предприятие булып әверелә Промышленность мәйданчыгында башта билгеләнгән әлеге заводлардан тыш сенаж башня лары һәм техник углерод заводлары төзелә. Эш барышында мономер һәм каучук җитештерү күләме арта, башта уйланылганга караганда куәтлерәк итеп «Этилен-450» комплексы, этил-бензол һәм стирол программаларын үтәүгә тупларга, планнарны эшләүдә вак тармак карашы булдырмаска» кирәклеге басым ясап әйтелә. Билгеле булганча, Түбән Кама нефть-химия комплексының масштаблары 1958 елда аныкланды. КПСС Үзәк Комитетының химия * нан соң гына «Җибәрү» кнопкасы илебез экономикасының куәтле £ машинасын хәрәкәткә китерде һәм менә егерме ел инде ул, көннән-көн “ көчлерәк була барып, башлап җибәргән эшебезне алдан уйланылган у комплекска, ерак араны узучы поездга өстәмә вагоннар таккан шикелле, яңа заводлар һәм производстволар өсти башладылар. Эш шунда, аларның кайберләре төгәл саный торган машиналарның перфокарта ояларына эләкмәгән икән. Икенчеләренең исә кирәклеге поездыбыз инде тизлек алгач кына беленде. заводлары төзелә. Эш монда төзелеш башлангач кына комплекска яңа производстволар китереп «бәйләү»не экономик ялгышлык дип уйлауда түгел. Төрле вариантларны, конкрет саннарны тегеләй дә, болай да үлчәп- чагыштырып карау, югалтуларны һәм табышларны бер генә өлкәдә түгел, ә халык хуҗалыгы төзелешенең зуррак күләмендә исәпләгән дә яңа производстволар оештыру өчен Түбән Кама мәйданының һәрьяктан уңайлырак икәнлеген күрсәтте. Шунысы кызганыч, комплексны барлыкка китерүче төп факторларның үзгәрүе, яңа производстволарның алдан уйланмыйча, ияреп кенә төзелүе үзе белән бергә энергия чыганакларының, чимал белән тәэмин итүнең шундый ук саннар күләмендә артуына, транспорт һәм инженерлык корылмалары челтәренең киңәюенә, шәһәрнең үсүенә — кибетләрнең, торак йортларның, ашханәләрнең, ателье һәм мастерскойларның ишәюенә китермәде. Комплекска өстәмә рәвештә «тагылган» производстволарны беренче булып Түбән Каманың энергия йөрәге булган ТЭЦ сизә. Шактый вакыт эчендә шәһәр, мөгаен, беренче елларда гына җылыга һәм парга кытлык кичермәде. Монда мин торак йортларга бирелә торган җылылык турында әйтмим. Сүз реакторларга һәм аппаратларга кирәкле, кешеләргә атомнарны һәм молекулаларны таркату һәм кабат кушу өчен шартлар бирә торган технологик җылылык хакында бара. Төзелешнең башланган чорында, комплекс әле проектлаштыручылар- ның төсле карандашлары очында гына булган чагында ТЭЦны • паровоздан алдан җибәрергә», мәйданда башта ук нефть эшкәртү заводын төзергә, җиңел «парларны»— газларны бүгенге полимерлар химиясенең төп нигезе саналган этилен, пропилен, бензол алу өчен файдаланырга, ә «майсызландырылган» мазутны ягулык итеп тотарга дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Госпланда бу фикерне кире кактылар. Аның урынына читтән һәр ел саен өч миллион тоннадан артык кыйммәтле мазут ташырга дигән икенче бер вариант кабул ителде. Нефть эшкәртү заводын салуга исә шактый вакытны югалтканнан соң гына чынлап керешелде. Алты миллион ярым тонна мазут таләп ителгәнлеге, шул чаклы ягулыкны тимер юл буйлап ташып өлгертү кыенга туры киләчәге ачыклангач, ТЭЦның икенче чираты төзелә башлады. Унынчы бишьеллыкның беренче яртысында күздә тотылган торак мәйданының 132 мең квадрат метры файдалануга тапшырылмыйча калды. Яңа йортларның югарыгы катларында яшәүчеләр көндез сусыз утыралар һәм төннәрен дә буш кран төбен сакларга мәҗбүр булалар. Шәһәр тә легенә алтмыш мең кубометр су «эчә». Беренче исәпләүләргә караганда бу җитәргә тиеш булган, ләкин суга тәүлеклек ихтыяҗ бер ярым тапкырга арткан. Ә бит алдан күрелмәгән үзгәртеп корулар аркасында килеп чыккан күп кенә кыенлыкларны булдырмаска да бик мөмкин иде ләбаса! Тормыш дәвам итә. Анда өр-яңа көннәр һәм еллар, планнар һәм эшләр чиратка баскан. Бу язмалар хакында уйланып утырганда мине һаман бер үк теләк тынгысызлап торды. Кама буендагы индустриаль төзелешнең алдагы баскычларында, шулай ук илебезнең төрле өлкәләрендә киң колач белән үскән башка территориальпроизвод- ство комплексларында үткәндәге сабаклар искә алынсын һәм эш алдан җентекләп хәзерләнгән генераль схемалар нигезендә башлансын иде. Ә шулай да киләчәктә Түбән Кама каласы нинди булачак соң? Хыялга бирелгәнгә кадәр куәтле индустрия комплексын һәм, гомумән, мондагы тормышны аннан башка күз алдына китерергә мөмкин булмаган иң әһәмиятле бер нәрсәне истән чыгармаска кирәктер. Мин кешелекнең иң кадерле байлыгы булган җир турында әйтәм. Башка якларга караганда үсеп килүче индустриаль үзәкләргә якын тирәләрдә файдаланырга яраклы җирләрнең мөмкинлекләрен арттыруга күбрәк көч куелса, үзеннән үзе аңлашыла, бу бик табигый булачак. Бу бурычларны тормышка ашыру иген, үлән, яшелчә, бәрәңге һәм җиләк-җимеш уңышын күтәрүгә генә түгел, ит, сөт, йомырка фабрикаларын, димәк, кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итүгә дә бик нык бәйләнгән. Беренче чиратта монда минераль ашламаларны мулрак кайтару, күбрәк техника булдыру, сугару системасын ашыгыч рәвештә юлга салу сорала. Каманың түбәнге агымында куәтле производство-территориаль комплексының тиз үсүе биредә авыл хуҗалыгы бурычларын да бик нык үзгәртә. Элек-электән иң беренче чиратта ашлык җитештерү белән шөгыльләнгән колхозлар һәм совхозлар хәзер яңа шәһәр-поселок- ларның заказларын үтәргә тиешләр Болар сихерле таяк селтәү белән бер мизгелдә үзләреннән-үзләре эшләнмәячәк. Шәһәр һәм авылларның чын мәгънәдәге гармониясе туктаусыз эзләнүләр һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсендә баблыкка киләчәк. Кырларына КамАЗ заводлары килеп тоташкан «Гигант» сов коры килде, эсселектән игеннәр шытырдап көйде. Ә икенче елны то- ” таштан яңгырлар койды, ашлыкны су басып киткән утарларда суктырдылар. Әмма шундый шартларда да биредә барыбер 26-36 цент- ш уңышын арттырачак. Киләчәктә төзеләчәк сөт һәм ит фабрикаларында елына 2 500— 3000 килограмм сөт бирә торган сыерлар калмаячак. Алар урынына 6000—8000 килограмм сөт бирүче «Холмогор», «Бестужев» һәм башка токымлы сыерлар сайлап алыначак. Без әле балык турында бер сүз дә әйтмәдек, мондагы искиткеч зур хәзинәне — елгаларны, буалар һәм күлләрне, ясалма сусаклагычларны телгә алмадык. Идел, Кама, Вятка, Агыйдел — борын-борыннан балыклы елгалар. Аларда корбан, җәен, чуртан, судак, чөгә, опты балыклары үрчи. Россиянең дүрт зур елгасы бергә кушылган урынга заманында Идел су станцияләре плотиналары корылганчы мәрсин һәм кырпы балыклары күтәрелгән дин сөйлиләр. Елгалар — табигать-әнкәбезнең зур бүләге ул. Илленче еллардан соң аларга мәйданы ярты миллион гектардан артык булган Куйбы шев сусаклагычы өстәлде. Бүгенге көнгәчә ул әле кул тимәгән «зәңгәр чирәм җир». Дөньядагы иң зур ясалма бу диңгезнең һәр гектарыннан җидешәр килограмм балык алына. Уйлану өчен тагын шуны өстәп әйтергә кирәк: Цимлянск диңгезендә Куйбышев диңгезенә караганда һәр гектар җирдән балыкны ким дигәндә җиде тапкыр күбрәк тоталар! Унынчы бишьеллыкта Татарстан якларында, Башкортстан һәм Удмуртия республикалары, Пермь һәм Киров өлкәләре җирләрен дә үз эченә алып, тагын бер диңгез — Түбән Кама гидростанциясе сусаклагычы барлыкка килде. Аңа су җибәрү алдыннан, суны бүлеп тору өчен ясалган тоташтыргыч буаны шартлатырга санаулы сәгатьләр хя^яч, анда матбугат конференциясе үткәрелде. Проектлаштыручыхозында иген уңышы унынчы бишьеллыкта гектарыннан уртача утыз “ центнерга җитте. Мең тугыз йөз җитмеш җиденче елның җәе ифрат - нер уңыш җыеп алуга ирештеләр. Дөрес, Кама аръягы хуҗалыклары өчен гектарыннан утыз-утыз < биш центнер уңыш алу әлегә сирәгрәк хәл. Монда егерме-егерме биш, « хәтта ун центнер белән калган елларда була. Ләкин «Гигант» совхозының бүгенге күрсәткечләре киләчәктә монда гектарыннан илле-алт- мыш центнер уңыш җыеп алырга мөмкин булачагына ышаныч уята. Кама аръягында эшләячәк Зәй сугару системасы Түбән Кама һәм Зәй районнарына дым бирәчәк, 20 мең гектар мәйданда басуларның лар, төзүчеләр, монтажчылар, энергетиклар илнең 800 дән артык электростанцияне берләштергән энергетик системасында куәтле елгадагы гидротехник корылмалар каскадын төгәлләүче тагын бер гидроэлектр станциясе — Түбән Кама ГЭСы сафка бассын өчен нәрсәләр эшләнүе турында сөйләделәр. Биек плотина һәм станция бинасы төзүдән, хәзерге заман таләпләренә туры килә торган көчле турбиналар монтажлаудан тыш, алар суднолар өчен шлюзлар эшләделәр, 2 850 квадрат километр мәйданны урманнан чистарттылар, 130 дан артык авылны, күп санлы фермаларны, элемтә һәм электр тапшыру линияләрен икенче урынга күчерделәр, скважиналарны махсус дамбаларга һәм утрауларга «күтәрттеләр». Шушы «өстәмә» эшләргә 368 миллион сум, ягъни төзелешкә бирелгән акчаның яртысы тотылды. Кама буйлап 283, Агыйдел буйлап 250 километрга сузылачак бу сусаклагычның мәйданы 2651 квадрат километр тәшкил итәчәк. Газеталарның, журнал, радио һәм телевидениеләрнең күпне белергә яратучы, һәрнәрсә белйн кызыксынучы каләм ияләре биргән сораулар арасында менә мондый сорау да бар иде: «Ә балыкка ни булыр?» «Зәңгәр чирәм җир»не кичекмәстән үзләштерү өчен нинди чаралар күрелә һәм алар ничек тормышка ашырыла?» Бу юнәлештә ул чакта әле берни дә эшләнмәгән иде. Табигать байлыгы мул булган шундый җирләрне югалту котылгысыздыр инде ул. Бер үк вакытта җирне дә саклап, су станциясе дә төзеп булмый. Куйбышев сусаклагычындагы кебек балыклар үрчетү турында алдан ук кайгыртмау гафу ителмәслек хата эш. Индустриаль Кама якларында яшәячәк килер буыннарга узгандагы тәҗрибәләргә таяңып эш итүе җиңелрәк булыр. Алар үзләренең уйфикерләрендә тагын да үткенләнә, зирәкләнә, кылган эшләрендә акыллылана төшәчәк. Мин алар кулы белән өр-яңадан торгы- зылган һәм заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатка ия булган балык промыселларын күз алдыма китерәм. Ул промыселларда, балыкны ныклап тота башлауга керешкәнче, аны башта мул итеп үрчетәчәкләр. Түбән Кама нефть-химиклары хәзер үк инде үзләренең ярдәмче хуҗалыкларын булдырдылар. Алар, кичекмәстән хәл ителергә тиешле башка эшләр белән беррәттән, якын-тирәдәге күлләрдә карп, ак амур кебек балыклар үрчетә башладылар, Зәй ГРЭСы сусаклагычында балыкларны читлеккә ябып асрау белән шөгыльләнә торган махсус хуҗалык оештырыла. Җылы суда елына алты мең биш йөз центнер балык үрчетеләчәк. Бу эштә башлап йөрүчеләргә уңышлар юлдаш булсын! Гомумән, киләчәктә Түбән Кама каласында тормыш илнең башка урыннарындагы кебек үк танымаслык булып үзгәрәчәк. Хыялларыбызга ирек биреп, алдагы ерак елларга узсак, күз алдыбызга менә мондый күренеш килеп басар. Бик күп нәрсә хәзергегә караганда оешканрак төс алыр, көнкүреш шартлары тагын да уңайланыр, бүген әле кешеләрне борчый торган кыенлыклар юкка чыгар. Шәһәрләр гасырларга исәпләнеп төзеләләр. Әмма бу мәңгелеккә дигән сүз түгел. Мин үзем менә болайрак фикер йөртәм. Йортларны проектлаштыручы архитекторлар гомуми, абстракт мәгълүматлар алу белән генә чикләнмәсләр, ә бәлки алар уй-хыялларында ул йортларда яшәячәк һәр гаиләне, аерым кешене күз алларында тотып эш итәчәкләр. Хәзео без станокларны, машиналарны алыштырабыз, алдынгы техноло к системаларны яңартканнан-яңартабыз, вакытны югалт маска тырышып, шахта һәм промыселларга реконструкцияләр уздырабыз. Киләчәктә шундый ук эзлеклелек белән шәһәрләр дә беренче йортыннан алып соңгысына кадәр өр-яңадан төзеләчәкләр. Нефть үзәкләре Әлмәт һәм Лениногорск, революциягә кадәр үк шәһәр булып саналган Чистай, Тәтеш һәм Бөгелмәне узып, гүя бүтән чорга аяк бастылар. Хәзерге заман шәһәр төзелеше алымнарын дәвам итеп. Түбән Кама һәм Чаллы кебек яшь калалар калкып чыкты. Ләкин һәр буын үзенең характеры, гореф-гадәтләре, тышкы күренеше белән архитектура һәм эстетиканың бүгенге көн идеалларына җавап бирерлек шәһәрдә яшәргә теләр. Иң әһәмиятлесе, реакторлар һәм аппаратлар янында эшләү бөтенләй башкача булачак. Ул вакытта төнге сменалар бетәчәк, кешеләр өчен вахтада автоматлар торачак, куәтле комплекслы заводлар да төтеннең әсәре дә булмаячак, соргылт факел телләре тирбәлеп тормаячак. Һәрнәрсә һава һәм сыекча кермәслек итеп капланачак, җиңел һәм нык полимерлар астына яшереләчәк. Алына торган әйберләрнең артуы комплексның да киңәюен, моның өчен яңа җирләр кисеп бирүне, өстәмә корылмалар һәм аппаратлар булдыруны таләп итәр дип уйламыйм. Килер буыннар бүтән юл эзләп табарлар, әзер системаларны җитештерүчән эшләтү өчен отыш лырак технология процесслары уйлап чыгарырлар Әйтик, хәзер оста куллы аппаратчылар җир мае булган нефтьне тәшкил итүче углерод һәм водородның тылсымлы ике кечкенә шарчыгын сихерли торган температуралар 800-900 градус җылылык һәм 50-70 градус салкынлык чикләрендә тирбәлә. Галимнәр яңа тәҗрибә ләр уздыралар. Биш-ун мең градус эсселектә, икенче төрле әйткәндә, абсолют нульгә якынлашкан шартларда алып барылачак реакцияләр турында җитди һәм төпле сүзләр йөри. Мәсәлән, стирол молекулалары кристалл рәвешендәге тирәлектә югары басым астында бер берләренә гадәттәге шартлардагыга караганда йөз мең тапкыр тизрәк кушылалар. Гадәти шартларда «Кояш газы*— гелий кайнап чыга торган минус 269 градуста формальдегидның полимерлашуы өчен йөз нульле сан белән исәпләнгән ел кирәк булыр иде. Ләкин тирәлекне үзгәрткәндә һәм басымны арттырганда 1000 буынлы полимер чылбы рын барлыкка китерү өчен 269 градус салкынлыкта нибары ун секунд вакыт кирәк. Тирә-якта төн, тынлык, йолдызлар балкышы... Үзенең реакторла ры һәм заводлары белән куәтле комбинат сулаган төнге тынлыкта шәһәр көндезге ыгызыгыларын, мәшәкатьләрен дә онытмаган. Башы ма бер уй килә. Галәм никадәр генә иксез-чиксез булмасын, аның колач җитмәс киңлекләрендә кеше барыбер ком бөртеге түгел. Җирдән киткәннәрнең барлык мәшәкатьләрен һәм борчуларын үз өсләренә алып, аларның эшләрен исәннәр дәвам итә. Халыкларны, барлык кешеләрне — үзара хәтта таныш та булмаган галимнәрне, геологлар, төзүчеләр, игенчеләр, икмәк пешерүчеләр, космонавтлар, итек тегүчеләр, нефтьчеләр һәм химикларны бер-берләренә бик күп җеп ләр бәйли. Алар барысы бергә һәркайсыбыз өчен уртак булган бөек эш башкаралар — җирдә тереклекнең сүнеп калуына ирек куймый лар, үзебез яшәгән уртак йортыбыз - зәңгәр планетабыз тагын ■ матуррак, тормыш итәр өчен тагын да уңайлырак булсын өчен ку., ларыннан килгәннең бөтенесен эшләргә тырышалар. Шулай булма ганда ни өчен яшәргә, көрәшергә һәм хыялланырга соң?! Түбан Кама — Казан