КЫЗЛАР ҮЗӘНЕНДӘ
Гайҗан бабай... Шагыйрь Шәйхи Маннур уйлап чыгарган герой гына түгел ул. Шушы Олы Әш- нәк авылыныкы. Гади колхозчы. Үз илен, үз җирен, үз халкын чиксез яраткан, турылыклы кеше, ил карты. Олы Әшнәктә күмәк хуҗалык оештырылгач, Гайҗан бабайга колхоз атларын карауны тапшырганнар. Ул чавд-а бу эш бик җаваплы саналган. Минем тайлар хәзер карап туйгысыз, Ялт-йолт килеп тора өсләре, Су сөлеге кебек буй-сыннары, Арслан түше күк түшләре, — ди атлар караучы үз хезмәте белән горурланып. Поэмадан билгеле булганча, тырышлыгы өчен Гайҗан бабайны, аэропланга утыртып, туган авылы кырлары, болыннары турысыннан очыртып йөртәләр. Җирдән аны бөтен авыл карап тора, намуслы хезмәтнең кешене шундый биеклекләргә күтәрүенә күпләр беренче мәртәбә төшенәләр. Илгә немец фашистлары бәреп кергәч, Гайҗан бабай үзенең хәләл көче белән тапкан акчасына сугыш самолеты эшләтеп, дошманны тизрәк дөмектерү өчен аны фронтка озата... Галиягә авыл өстеннән очып узган һәр самолетта Гайҗан бабай бар шикелле тоела иде. Аннары ул һәрбер «корыч кошны» шушы игелекле картныкы дип кабул итә башлады. Үзенең дә күккә күтәреләсе, очучы буласы килә. Заманасы башка иде шул, заманасы. Илгә кара кайгы килгәндә хыял белән яшәрлекме соң? Ир-егетләр белән бергә Гайҗан бабай үстергән сөлектәй атлар да сугышка китеп бетте. Әнә, Гайҗан бабабыз да атлар утарыннан чыкты, бригадирлык дилбегәсен үз кулына алды. Син самолет турында хыяллан, ә колхоздагы барлы-юклы тракторлар тик торсын диме? 1943 елның язында, унсигезенче яшендә Галия Шәймәрдәнова, өч айлык курсларны тәмамлагач тракторга утырып, туган колхозы кырларына чыга. Гайҗан бабай атлары сукалап бетермәгән басуларны сөреп, бодай чәчә. Игеннәр каерылып уңа. Арыш-бодай эскерт- ләрен кыш буе суктыралар. Ә хәзер бүтәнчә инде: очучылар әзер самолетка утырып к/ккә күтәрелгәндәй итеп, гөрләп эшләп торган тракторга утырдың да киттең. Теге елларны бер дә алай түгел иде шул. Көйле генә барганда, кинәт «пых-пых» итеп трактор сүнеп кала. Ни булганын шайтан белсен! Галия тракторын бер түгел, биш әйләнеп чыга, тик аның сихерен белми Гарьлегеннән кызның күңеле тула, «лып» итеп җиргә утыра да үксеп елап җибәрә. — Кирәкми, сеңелем, тор әйдә. Без — Гайҗан бабай оныклары, китаптан чыккан кешеләр Галия Шяймәрдәнона с^.члзре. — Ә, Габидулла абый! Синмени әле бу? — Ни булды? — Сүнде менәтерә. — Хәзер карыйбыз аны. Күрше басуда эшләүче, бу якларның беренче тракторчысы Габидулла Гайнуллин, кызның туктап калуын күреп, килеп тә җиткән икән. Ярдәмчел кеше, бөтен Солтан МТСына билгеле, тикмәгә генә § сугыштан бронь белен калдырмадылар инде аны. Казына торгач, өл- 5 кән тракторчы тагын телгә килә: — Искра югалган бит монда, кызый. — Кайда төшеп калды икән соң ул, Габидулла абый? Тракторчы авыз күтәреп рәхәтләнеп бер көлеп ала. Майлы кул 5 сырты белән маңгаен сөртеп ала да, тынычлангач, иркенләп эшкә f тотына. — Шөреп кенә төшеп калса, әйтеп тә тормас идем мин аны — Ни югалган соң? о — Магнетода гаеп. — Ә-ә-ә... Магнетосын да, шәмнәрен дә бакыр акча белән кырып төзәтә о Габидулла абыйсы. Галиягә дикъкать белән карап торырга куша, *" икенче юлы үзеңә шулай ук итәргә туры килер, янәсе. Магнетоны эшләтеп була икән анысы. Трактор ватылса, алмашты- ? рыр частьлар табуы кыен, алары бөтенләй юк. Хәер, берәү дә моңа g үпкә белдерми — сугыш вакыты Алары самолетларга, танкларга, 1 тупларга кирәк. Һәрбер детальне үзләре төйәтәләр, яңасын ясап куялар. Иң авыры —«подтяжка тарту». Эрегән подшипникны алыштырасың, төзәтәсең, ә тракторны кабызып булмый — яңа куелган подшипникның тыңлыйсы килми. Шуннан соң, берничә тракторчы җыелып, ат дилбегәсе белән «подтяжка тарта» башлый. Сак эшләмә- сәң, әйләндергеч ручка кирегә әйләнеп, кулыңны сындырырга да күп сорамый. Яшь кызлар моңа кадәр ирләр көченнән генә килерлек бу авыр эшне дә үзләштерде. Сугыш таләп итте. Хатын-кыз механизаторлар өчен колхоз кырлары фронт сызыгына әйләнде: солдатлар окопта булса, тракторчы кызлар буразнада көн күрделәр. Шунда ашадылар, шунда йокладылар. Торгач тагын «корыч атларына» утырдылар. Сыер, үгез җигеп эшләүчеләр дә шулай иде. Иң авыры тракторчы хатын-кыз җилкәсенә төште. Галия әнә шул михнәтле елларда чыныкты, илне, фронтны икмәк белән тәэмин итү, мәкерле фашизм тизрәк дөмексен өчен бөтен көчен биреп эшләде. Җәйге ямьле көннәрдә кичке болынга чыгулар онытылды. Галияләр турыннан сыздырып узган ялгыз гармун да мәңгегә тынып калды. Йокы аралаш ишетелгән тальян моңы — үткән- дәгеләрнең кайтавазы гына икән ул. Кырыгынчы еллар яшьлеге, җирдә мәңгелек моң калдырып, ерак-еракларга китеп адашты. Адашсын, адашсын!.. Ә бер дә бер көнне, язгы чә.чүнең кызган гына чагында кырлар өстендә таныш моң кабат яңгырагандай булды. 1945 елның 9 мае иде. Гитлер фашизмы җиңелде! Без җиндек! Кызларның шатлыклы күз яшьләре орлык булып буразнага күмелде. Кайнар күз яшьләре югалган яшьлек булып шыта алмады.. Рәхмәт Гайҗан бабайга, сугыш кырында сөйгән ярларын, кадер ле ирләрен югалткан хатын-кызларга әйбәт киңәшче була белде. Ул һәркемнең күңелен дөрес аңлады, аңа юнәлеш бирде, тәмле сүзе белән иркәләде, юатты. Дошманны җиңеп кайткан беренче солдатларны күргәч, Гайҗан бабай кешеләрне яңа батырлыкларга өнди: — Я, дусларым! Канатларым минем: Комсомоллар, кызлар, киленнәр, Ярман илен кичеп кайткан уллар. Килеп җитте безнен дәү көннәр. Сугыш кырында үлеп калганнар өчен дә эшләделәр кызлар. Бары тик хезмәт кенә җиңеләйтә иде кайгы-хәсрәтләрне. Көндезләрен ул шулай, ә кичләрен, хуҗасыз калган буш өй шикелле, ялгыз күңелгә сагыш яңадан әйләнеп кайта торган булды. Андый чакларда тешләр кысылды, иреннәрдән кан тибеп чыкты, яулык читләре дымланды. Кызлар иртән эшкә сагышны капка төбендә калдыру өчен ашыгалар иде. һәрьяктан йончыган хуҗалыкны торгызу өчен күп эшләргә туры килде. Галия Шәймәрдәнова шул авыр постта — тракторчы булып калды. Югыйсә, теге елларда кайбер кызлар тракторларын солдаттан кайткан ирләргә калдырып, ФЗӨ мәктәпләренә укырга, Казанга авиация промышленностена, меховойга яки «Спартак»ка эшкә таралып бетте. Галия туган туфрагыннан аерылмады, кайнар тире, сагышлы күз яшьләре тамган басуларны калдырып китә алмады. Әшнәк басуларында җир сөрде, чәчү чәчте, урак урды, утын ташыды, тирес түкте. Әйләнеп караса, үзе дә шаккатты. Ир-ат арасында бер үзе калган • икән ләбаса! Ничек килеп чыкты соң әле бу? Кая китеп беттеләр хатын-кыз механизаторлар? Авылда калганнары да күп икән әле, югыйсә. Тик алар бүтән урын — колхоз фермаларын сайлаганнар, кайберәүләр чүп утауга йөрүне кулайрак күргәннәр. Ул чакта иген арасындагы чүп үләннәрне кулдан утау бар иде әле. Ни әйтсәң дә, тракторда эшләү түгел инде. Әмма Галиягә андый «рәхәтлек* кирәкми. Иткән хезмәтең күзгә күренерлек булсын, җәмгыятькә күбрәк файда китерсен — кыз шулар турында уйланды. Балык бистәсе районының Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк авыллары бер хуҗалыкка берләшкәч. «Кызыл юл» колхозы тагын да зурайды. Хәзер аның җирләре 6130 гектар. Колхозда алтмыштан артык трактор һәм комбайн, ике йөзгә якын төрле авыл хуҗалыгы машиналары бар. Алар белән югары квалификацияле кадрлар идарә итә. Ә менә хатын-кыз механизаторлар юк. Җитмешенче елларда Галия тагын бер талпынып алды. Шулай канатлы кош сыман югарыга күтәрелергә, үзенә башкаларны да ияртергә ярата инде ул. — Нәкыя, сеңелем, синдә сүзем бар иде,— дип туктатты Галия бер көнне сыерлар савучы комсомолка Шәйхетдинованы.— Эшеңне яратасыңмы? - Ник алай дисез, Галия апа? — Болай гына. — Кайда да эшләргә кирәк бит инде,— диде Нәкыя, туры җавап бирүдән читләшеп.— Менә сезнең эш кызыклы, ичмасам, Галия апа, бөтен басуларны иңлисез. Безнең ничә карасаң да гел шул ферма. — Бәйләп куймаганнардыр ич? — Сыерларны кем савар?— диде кинәт Нәкыя, өлкән тракторчының тел төбен аңлап. — Табылыр. Әнә, быел мәктәпне утызлап кеше тәмамлый ди. — Нишләргә икән соң миңа, Галия апа? Шул чакта Шәймәрдәнова кыз күңеленә очкын сала алды. Кем йөрәгендә ялкын дөрләячәген алдан ук чамалаган иде бит ул. һәм ялгышмады. Нәкыя колхоз комсомол оешмасының барлык яшьләр катнашкан ачык җыелышында мәсьәләне кабыргасы белән куйды: укыйбыз, тракторчы булабыз, үзебезнең «Ал яулыклылар* отрядын төзибез. Күпләр аның тәкъдимен якладылар. — Кайда укыйбыз соң без?— дип сорап куйды кемдер — 17 иче авыл лрофессиональ-техник училищесында — Эштәй соң дүрт чакрымга йөрепме? — Анысы бар икән тагын. * Авылда училищеның кичке филиалы ачыла. Училище белән 3 ике арада килешү төзелә. Аннары укулар башлана. Дәресләрне алып - бару ТАССРның атказанган механизаторы Габидулла Гайнуллин, = Гайҗан бабайның улы, оста тракторчы Хуҗаҗан Газизҗанов шикелле тәҗрибәле игенчеләргә тапшырыла. Көндез кызлар терлекчелектә а, эшлиләр, кичләрен техника серләренә төшенәләр. Алар белән бергә г Гайҗан бабайның өченче буыны — Илдар Газизҗанов та укый, з ♦Үзегез котырттыгыз, өйрәтегез» дип, кызлар Галия апаларының х теңкәсенә тиеп бетәләр. Ул аларны трактор йөртергә өйрәтә. ♦ Кулларында өченче класслы механизатор таныклыгы. Унбер кыз = трактор сорап председательнең «колак итен ашый» башлый. Бер як- ° тан хуҗалык җитәкчесе моңа сөенеп бетә алмый. Ниһаять, ялкау, ' эленке-салынкы йөрүче, шешә белән дуслашучыларга көн булмаячак. ' Кызлар — эшчән халык. Ә менә барысына да тракторларны кайдан - алып бетерергә? Колхоз җитәкчеләре шул хакта баш ваталар. ТАССР - Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм башка югарыгы оешмаларга < хатлар языла. Колхозга берьюлы сигез трактор кайта. Икенче һөнәр үзләштергән элеккеге терлекче Нәкыя Шәйхетди- о нова, Фәһимә Мифтахова, Мөслимә Исламова, Рәйсә Миңлегалиева, 1 " Зәкия Мөбарәкшина һәм башкалар ишекләренә комсомол значогы рәсеме төшерелгән өр-яңа «Беларусь» тракторына утыралар. Сөйләшкәнчә булсын дип, кызлар барысы да башларына өч почмаклы ал яулык бәйлиләр. Галия Шәймәрдәнованы механизатор кызларга җитәкче итеп билгелиләр. Алар үзләренең беренче походларын «Гайҗан ба бай» поэмасында телгә алынган «Кызлар үзәненә» ясыйлар Мен» монда. «Кызлар үэаненда» Гөл балчыгы инде. Бөләсез. Иң югары уңыш мойданын без Шунда нтсвк? — Нәрсә диярсез? — ди Гайҗан бабай. Әшнәк суы буендагы бу үзәнлек торф ятмаларына бик бай. Озак еллар буе Корноухово спирт заводы торфны ягулык итеп файдалан ган. Инде завод юк, торфтан кирпеч сукмыйлар. Әче туфрак өчен кыйммәтле ашлама саналган торф — җир куенында. Галия Шәймәр- дәнова җитәкчелегендәге отряд аны кырларга күчерүгә күп тырышлык куя. Туфракны яхшырта бару аркасында «Кызыл юл» колхозында җирнең гектар көче, ягъни уңыш бирүчәнлеге шактый артты. Зур эшләре өчен Галия Шәймордәнова хөкүмәтебезнең Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды. Остаз янында эшләп, кызлар да тирә-якта дан казандылар. Рәйсә Миңлегалиева ТАССР Верховный Советы депутаты булып торды. Нәкыя ВЦСПСның XV съездында делегат буларак катнашты. Мәскәүне. Кызыл мәйданны. Ленин мавзолеен күрде. Ул инде бүген ике бала анасы. Рәйсә, Фәһимә, Мөслимәләр дә берәр бала үстерәләр Ирләре белән бергә механизаторлар булып эшлиләр. Колхозчы белә: яхшы туфракка чәчелгән орлык яхшы уңыш бирә. Гайҗан бабай, Габидулла абзый, Галия апа. Рәйсә. Нәкыя һәм Илдарлар әзерләгән туфрак та шундый уңдырышлы, әйбәт шытым бирә. Моннан нәкъ ике ел элек шушы вакыйганың тагын кабатлануы фикеребезнең дөреслеген раслый булса кирәк. Иң элек Олы Әшнәк мәктәбенең сигезенче класс укучысы язган бер иншага күз салыйк. «Минем булачак һөнәрем — тракторчы. Чөнки ул авылда иң дәрәҗәле һөнәрләрдән санала. Мин тормышта Галия һәм Рәйсб апаларга охшарга тырышам, алардан үрнәк алып эшләрмен».— Бу юллар Зөфирә Хәбибуллина дәфтәреннән күчереп алынды. Кыз сигез классны тәмамлагач, шушы теләген тормышка ашыру өчен 17 нче авыл профессиональ-техник училищесына укырга керә. Ялгызы гына түгел, әлбәттә. Бөтен класслары белән: унике кыз һәм унике егет. Без игелекле шытымнарның бик тиз баш калкытуын күрәбез. Монда инде бөтен бер механизаторлар династиясе үсеп килә. — Абыемның механизатор булуы аңлашыла. Ә менә Нәкыя апага баштарак сәерсенеп караучылар табылды. Ул кыюлык күрсәтмәсә, бәлки, мин дә бу юлны сайламаган булыр идем. Рәхмәт апага, әйбәт үрнәк күрсәтте ул миңа,— ди Фирдания Шәйхетдинова. Яшь тракторчы Миңлебәнат Валиева да Фирдания сүзләрен кабатлый. Аның да дүрт абыйсы: Галимҗан, Габдуллаҗан, Хәкимҗан һәм Вәгыйз — механизаторлар. Миңлебәнат дүрт күгәрчен арасында бер чәүкә булып калырга теләмәгән — абыйлары һөнәрен сайлаган. Ә абыйлары эстафетаны әниләреннән кабул итеп алганнар. Җепнең очы шулай еракка барып тоташа. Миңлебәнатның әнисе — Галия Шәймәрдәнованың элеккеге хезмәттәше. Әтиләре — колхоз тимерчесе. Традиция дәвам иттерелә. «Безнең Галия апа» дип, өзелеп торучы механизатор кызларны колхозда күпләп санарга була. Галия Шәймәрдәнова — күктәге якты бер йолдыз ул. Яшьләр бу олы йөрәкле кешене үрнәк иткәннәр. Остаз хуҗалык өчен дистәләгән механизатор әзерләгән. Игелекле шытымнар индё алтын бөртекләргә әйләнгән. Озак еллар буе туфракка күм- дерелә, тишелә, үсә ул бөртекләр. Инде менә аның тракторга утыруына нәкъ 37 ел тулды. Ә мин аның җилдән җитез җилдереп йөрүенә карап сокланам. Ел әйләнә гел шулай көпчәкләр өстендә. Ничек ару-талуны белми икән соң бу ил кызы? — Көнгә уртача йөз чакрым җир үтәдер ул. — Иөз илледән артмаса,— диләр тәҗрибәле механизаторлар. Елның язы, көзе дигәндәй, эшнең ялы да, туктап торган чаклар да була. Уртача йөз километрдан да 37 ел буе бик күпкә җыеладыр бит бу? Кушам, тапкырлыйм, исәпләп карыйм. Ахырда үз-үземә ышанасым килми. Тракторчы булып эшләү дәверендә Галия Шәймәр- данова Айга барып җитү генә түгел, аны урап кайтырлык юл үткән булып чыга. Менә сиңа космонавт! Ул сызган буразналар белән Җир шарын иркенләп егерме-утыз мәртәбә урарга мөмкин. Мин бу саннарны һич арттырмый әйтәм. Галия Шәймәрдәнова белән очрашканда ир-егетләр кулларын күкрәкләренә куеп исәнләшергә, аңа ерактан ук юл биреп калырга, олы рәхмәт сүзләрен әйтергә тиешләр. Дөнья күргән агайлар моны шулай эшлиләр дә. Яшьләргә килгәндә инде — алар өлкән тракторчыга үз рәхмәтләрен хезмәтләре аша әйтәләр. .Үзенең беренче хезмәт язын һич онытмый Галия Шәймәрдәнова Ул аның күңеленә авырлык һәм батырлык булып сеңеп калган. Җир шушындый кешеләр иңендә тора. Аларның гомере — җир өчен.