Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЕМ ГАЕПЛЕ?

 Карт укытучы авызыннан з вакытында эшләмәдем түгел, эшләдем, юкка гына ялга «Персональ пенсионер» итеп җибәрмәгәннәр- дер. Чаптык та, укучыларның ата-аналары белән, күзгә-күз карашып, тел яшермичә сөйләшкән чаклар да булды, классны тулысынча бишкә куып, еллык йомгаклау җыелышларында президиум түрендә түш киереп утыргалаучы кем иде дип сора сагыз, ул да шушы Әфлүтунов фәкыйрегез иде. Яшерен-батырын түгел, узган эшкәеалават. еллык йомгакны түгәрәк итеп күрсәтер өчен итәк кисеп җиң ялгаган чаклар да булмады түгел. Мәгәренки, җитәкчесе» дигән сүз ул, егетләр, уен муен түгел, дөресрәге, муенга өстәмә камыт дигән сүз дә Син инде, а.ай-эне, бөтенесе өчен җавап бир, укучыларынның ничек укулары турында гына түгел, аларның дәрескә ни дәрәҗәдә төгәл йөрүләре турында һәм дәрестән тыш. урамда — халык арасында үзләрен тотышлары турында да. Өйдә, каралтыкура арасында әтиәниләренә хуҗалыкта ничек булышалар? Кыскасы, бурыч та бурыч, тамактан ризык ничек үтә диген. ...Шулай бер чакны минем бер укучым, аты коргыры, исемен атаганда да телеңне сындырырлык. Азоль дигән бер күсәк, рәттән өч көн дәрескә килмәде. Элек тә алай чәчрәп торучылардан түгел иде. шомлана калдым мин бу эштән. Әтиәниләре турында да җүнле хәбәр йөрми иде, әтисе турында иманлап әйтүем түгел, сугыш инвалиды, иллә әнисе турында, ташка үлчим. колакка килеп җиткәлн үз инвалиды гына җитми. «уҗым»га да чыккалый, эчеп тә кайткалый, имеш. Кыскасы, өйләренә барып чыгарга булдым мин бу семьяның. Әллә ни төпченү нияте белән түгел, бурыч кәнкрит малай нилектән өч көн рәттән мәктәпкә килмәде? Барып кердем өйләренә н күрдем тамашаны. Квартирлары болай әйбәт, сугыш инвалиды итеп, яңа салынган биш катлы пулаттан ике үтә дә гыйбрәтле хәлләр дә баштан кичкәләде. Шуларның берсен су кушмыйча гына сөйләп карарга исәп. Сөйләп булса әгәр. Ягъни, ничек булган - шулай чыгарып булса дигән сүзем. Мин гади бер укптучы гына түгел, класс җитәкчесе дә идем. «Класс бүлмәле квартир биргәннәр. Биш катлысын биш катлы да бит аның, малай, тота белмәсәң, бер катын, бер бүлмәсен да эт оясына әйләндерергә мөмкин. Монын өчен әллә ни зур осталык соралмый. Боларның шул... әй, квартир тикшерүме минем бурыч! Минем бурыч арык алаша кабыргасы кебек үтәли күренмәле; Азоль нишләп өч көн мәктәптә күренмәде? Җыелмаган урын-җир, карават буена өстәл тартып китергәннәр, өстәлдә киселгән, сындырылган ипи сыныклары, әрчелер-әрчелмәс ташланган суган кисәкләре, яртының яртысы эчелгән ак аракы и күз алдыгызга китерегез: исерек малай белән исерек ата. Дөрес, малай оятын югалтып ук өлгермәгән иде булса кирәк, мине күрүгә җәлт сикереп торды, читкә тайпылмакчы булды, ләкин өлгерә алмады, атасы өстәл сугып, җан ачуы белән кычкырды: — Не смей урыныңнан кузгалырга. Җавабын син түгел, мин бирермен. Яңагын-йөзен тоташ сакал-төк баскан ир урталары бу кеше дөм сукыр иде. Ләкин, һәр сукырга хас рәвешчә, эчке инстинкт белән минем кем һәм нишләп йөрүче икәнлегемне шундук чамалап алды булса кирәк. Мин сүз башлаганчы үзе тотынды: — Беләм, минем малай чутыннан йөрүең булса кирәк. Күрәсең, школдан вәкил итеп җибәргәннәрдер. Соң алай булгач, сора да инде, ник дип мин аны, мәктәп баласын, көчекне, сабакка җибәрмичә аракы эчертеп утыртам, үземнең каршыма утыртып, панимаеш? Артыкка логикасы җитмәде моның, үзеннән-үзе кабынып, ялгап алып китте: — Утыртам, ник дисәгез, минем бу дөньяда шул малайдан гайре кешем калмады. Хатыным кайда эләксә — шунда чит ирләр белән себерелеп йөри, күршеләрдән кереп хәлемне белүче этле адәм юк, мин — сукыр, сугыш инвалиты. Гитлерга каршы сугышып йөргәндә ике күземнән яздым. Көнетөне ялгыз, көне-төне шушы котсыз өйне саклап ялгыз аунарга тиешмен. Әллә минем кеше белән кара-каршы утырып сөйләшәсем килмиме? Әле ничек кенә килә! Үкереп җыларлык булам вахы- ты-вахыты белән. Җылап кемне шаккатырасың? Бөтенегез эштә. Бөтенегез план куасыз. Кемгә кирәге бар сукыр инвалнтның? Ул кинәт исенә килгәндәй бүленде, капшанып, буш стакан тапты, аракы шешәсен, буш стаканны үзенә табарак алды һәм, гаҗәпкә каршы, тамчысын да читкә коймыйча, «голт-голт» аракы койды, һәм шуны минем алга шудырды. — Эчеп җибәр әле минем сыйны, әгәр җирәнмәсәң, — ул кискен, каршы килергә урын калдырмас дәрәҗәдә кискен иде, — мулла күршесе булып кыланмыйча гына. Мин синең белән шуннан соң сөйләшермен. Мәсьәләнең аптыраткыч ягы шунда: мин, өлкән яшьләрдәге укытучы, класс җитәкчесе, хәлне ачыкларга, малайны дөрес юлга күндерергә дип килгән кеше, ул ярсыган инвалидның сукыр күзләре белән өстемә кадалып утыруын күтәрә алмадым, миңа, аның тәкъдимен кабул итеп, куйган аракысын күтәрү җиңелрәк иде. Моны абайлап алгач, хуҗага да ничектер җиңелрәк булып калды кебек, ул кешеләрчә ачыграк, ихластанрак сөйләшә башлады - Сүк мине, эттән алып эткә сал, мәктәп баласын аздырып утыручы кешегә — мин сукин-сынга шул төс Шуның өчен дип сугыштыкме- ни Гитлер сволочь белән? Бер оятлы булдым, бүтән кабатланмас. Кадаклап куегыз малайны сабагына. Укурат шулай сөйләштек булсын... Ләкин аның бу «укураты» бер мизгел генә булды, эчендә кайнаган әрнүләре янә бәреп чыкты: — Әйтәм әйтүен телдән, ә эчем кайный: укып кем булыр дип ышаныйк без аңа? Әнисенең себерелүен күреп үскән ул көчектән кем чыгар дип көтәргә кирәк? Минем бу имансыз сүзләрдән күңелендә нинди нөктәләр калмас? И, абзыкай, күреп торабыз: сукыр күзләребез белән булса да күреп торабыз, укыган кешеләребездән кемнәр чыга? Җыен пумала баш та, әти тапкан малга ристаран бусагасын таптаучы Бу очракта үгетләү сүзләренең стенага сибелгән борчак кына булачагын аңлап, мин бу визитыма шуның белән нокта куярга булдым Шу- ♦ лай да Азольгә дәрес калдырырга аслан ярамаганлыкны малайның үзе- ~ нә дә, әлбәттә, әтисенә дә төшендерерлек итеп әйттем. Телдән шапырын- g мыйча гына күңелемә беркеткәнем тагын шул булды юк. бу семьяны w коры юату белән генә калдыру ярамас, килгәләргә, кызыксынырга киu рәк болар белән. х II ♦ S — Я ходам! Хатын-кызның әйтсә таш күңелне дә йомшарта торган х тасма теле, булыр-булмас сәбәптән дә яки бер сәбәпсез дә түгелеп ки- ® тәргә әзер торган яшьле күзләре булмаса икән! Без ирләрнең кайсы- х бызның гына өстә күбекләнеп яткан шул мәкердән алданмый калганы- х быз бар икән! Чакырттым мин бу юлы Азольнең әнисен. Дирекция х бланкасына яздырып, үземчә бик законный итәргә тырышып, берничә £ тапкыр чакырттым. Килмәде. Ахырда малаена кат-кат тукып, бернинди ө кәгазьсез чакырттым. Килде Чапаланмады, балаларын һәм үзләрен ничек тә акларга тырышкан кайбер ата-аналар кебек, күп сүз белән күмеп калдырырга азапланмады. Җаваплары кыска, ышандырырлык иде Чакыртуга килә алмаган, чөнки грипп белән авырып, температуралап яткан көннәре булган. Малае Азольне дә яклап тыпырчынмады «Дөресе шулай. Сүз тыңламый. Дәресен карамый. Урамга, уенга акайган», дип барды. Әңгәмә икебез тарафыннан да тигез, кызмага бирелмичә дәвам итте. Шулай килә-килә, ниһаять, мин, өйгә һәм мәктәпкә буй бирмәс Азоль белән генә чикләнеп калмыйча, хатынны «Сыйрат күперенә» якынрак китереп җиткердем. Дуамал түгел, булдыра алганча дипломатия саклап Янәсе, баланың тискәрелегендә өйдәгеләрнең, ата белән ана мөнәсәбәтләрендәге чарпалашларның да йогынтысы бар, педагогия фәне моны, янәсе, ачыктан-ачык шулай куя. һәм башка, һәм башка төрле дипломатияләр... Әлбәттә, үзем булдыра алганча! Хәер, сүз бу якка килеп терәлгәч, хатын да ялындырмады, йөзенә бер мәл алсу- кызыллык йөгерде, күзләре яшьләнде, ләкин берьюлы яшен түгеп җибәрде дип әйтмәс идем. Кыскасы, ул үзен тота белә иде. Чатыр-чотыр ташланып, ирен каһәрләргә дә ашыкмады. — Мин аңа, ирем Миркасыймны әйтүем, яратып чыктым Дөресен әйтә китсәм, яратып кына да түгелдер әле, жәлләп тә бугай. Сугышка хәтле бер мәктәптә, бер партада утырып укыган чая, җор телле, без кызлар арасында теләсә ничек кулларын озайтып йөргән малай, сугыштан кайтканда шиңгән, аз сүзлегә әйләнгән. Әйтсә дә ничектер төрттереп, бәгыреңә кадалып әйтә иде. Миңа шуннан ук чамаларга кирәк булгандыр, югыйсә. Ә мин шул беркатлы, элекке дуслыкны онытып бетергән юк, җитмәсә кызганып та куйдым үзен. Әле дә хәтердә, дивана түгел диген Хәтирәне, уйлар-уйламас сүз каттым моңа — И, кайда онытып калдырдың син, Миркасыйм, теге еллардагы сайрап торган телеңне? Фашистны дөмектереп кайткан гвардии, ә авызыңнан сүз алып булмый. — Нинди сүз аласың килә соң минем авыздан? — диде бу мәгънәле көлемсерәп. Хәер, миңа да алла куәт бирде ул минутта, чатылдатып әйттем — Нинди сүз аласы килмәс, сагынып, ут йотып торган бичара кыз баланың, — мин әйтәм — Мәктәптә бергә укыган чактагы этлекләрең искә төшеп тәкатьсез калдыра торган иде. — Әй, куйсана, Хәтирә, юхаланма. Биш ел фронтта йөреп каешланган солдат кайда дөреслек, кайда юхалык яшеренгәнне әллә белмиме? Юк инде, килешми безгә алай төчеләнү. Сиңа килешсә дә, миңа килешми Сукыраеп бара торган күзләрем белән элекке сабакташ Хәтирә икәнлегеңне аера алганга рәхмәт әйт. Юк, ул чагында сукыраймаган иде әле ул. Ишетеп торасыз, әйтәм дисә сүзен дә таба иде. Берничә кабат тагы очраштык, күңел кергәннән керә барды минем бу инвалитка. И, аллага тапшырып, тәвәккәлләдем. Шулай нрлехатынлы булып яши башладык. Күпме кирәк шуннан соң бала булдырырга, элек берне таптым, анысы гомерле булмады, янә килеп, менәтерәк Азоль ташбашны өлгерттек. Кем белгән аның шулай җан кыршагыч малай буласын? Сүз болай шук оборот ала башлагач, әйе, күреп торам, малаеның укытучысы алдында җавап тотарга дип килгән хатын сизелерлек җанланып китте, йөзе нурланды, сөйкемле каракүзләреннән хәтәр бер чаткы сирпелеп узды. Мин инде пенсия яшенә таба үрли башлаган өлкән яшьләрдәге кеше, укытучы, класс житәкчесе бахыр, җаваплы. әңгәмә алып барам, яшеренбатырын түгел, хәтта мин булып мин, ул ханымның шулай уйнап торган күзләреннән шүрли калдым күңелгә нәрсә килмәс, мондый хәтәр утка туптуры карый башласаң. Дөресен әйтим, аның бу хәтәрлеге мине тугара алмады, киресенчә, нәкъ шуннан соң батыраеп киттем, моңарчы кымыржап та кузгата алмаган мәсьәләне кабыргасы белән куйдым. — Азоль егетне беразга калдырып торыйк, иптәш кем, - дип башладым мин, бераз тыныш ясап алганнан соң. — Җыйнаулашып тотынсак, без ул кыргый тәкәне, шәт, үз урынына утыртырбыз, малай хәзергә чит ярга тәгәрәмәгән, без дә үз эшебезне белә торган адәм балалары. һәм, тәвәккәлле-хода, башладым әйтә алмый азапланган сүзне — Мине янә бер мәсьәлә кызыксындыра Дөресрәге, миннән дә бигрәк сезнең ирегез Миркасыйм иптәшне кызыксындыра икән ул мәсьәлә. Менә шулай, ничек дип башларга да белгән юк, үтә дә четерекле мәсьәлә, дөресен әйткәндә. Мин, әлбәттә, чит кеше, сезнең шәхси эшегезгә тыгылырга тиеш тә түгелмендер, бәлки. Хәер, бала үстергәндә, яшь буынны тәрбияләгәндә чит эш юк, ата-ана да, мәктәп тә, укытучылар да, класс җитәкчесе тем более, без барыбызда бердәй жаваплы. Кыскасы, Хәтирә туганкай, болай тора эш. Миркасыйм иптәшнең миңа бик тә аһ орып бик тә читенлек белән җиткерүенә караганда... белмим инде ничек башларга да... — Җылый-җылый җиткерүенә караганда дип башлагыз, нигә аны сылапсыйпап торырга... Әллә бүген генә белгәнме Миркасыймны. Кем очраса, шун£ сөйли. Теленә ни килсә — шуны ыргыта Янәсе, бөтен бозыклыкның башы Хәтирәдән. Малаеның сабак калдыруы да, күрше фатирларда магнитофон акыртулары да, үзенең сукыр калуы да.. Тыңлаучы булсамы? Ярый әле, соңгы вакытларда бераз колак тынды, сукырның килде китте сүзләрен тыңларга ашкынып торучы юк, күршеләр кермиләр, чыгып йөрергә үзенең күзе юк Аның каравы аракы бар... Мин барып кергәндә, мәсәлән, каршына Азольне утыртып, аталы-уллы аракы эчеп утыралар иде Үз күзләремә үзем ышанмый тордым. Мәктәп баласы белән, әкәмәт — И, абзый җаным, аның белән генә калса иде әле. хатын бу юлы үзен тыеп кала алмады, үксеп елап җибәрде — Минем эшем шулай, әле җыелышы, әле дежурствосы, әле кайтышлый, йомышың төшеп, белгән хатыннарга сугыласың, без хатын-кызның сүзе тавык чүпләп бетермәслек, сөйләшә китсәң дөньяң онытыла, гел үзеңнең холыксы < иреңне генә уйлап тормыйсың. Җитмәсә тагы узган көз әти картны җирләдек, әни ялгыз калды, анысы да гел җылап тора. Килмисен, кари көнемдә ялгызлыкка дучар булган әниеңне ташладың, дип үпкәли Бара калсак, чат ябыша, кундырмыйча җибәрми. Иртәгесен кайтып керешкә өйдә кубыпмы куба Сафура бураннары. Бусында инде никахлы иреңнән колак ишетмәгән сүзләрне ишетәсең. Ж,аныңа таш булып кадала торган бөһтан сүзләр. Ул гына җитмәсә, кәкре башлы таягы да янында гына, ала да ора И, абый җаным, минем хәлне агачка-ташка гына сөйләсәң иде, адәмгә сөйләп, адәм ышанырлык түгел. ♦ Миңа озын-озак сөйләп торырга урын да калмады болай булгач. Иренекен тыңлаганда — иренең сүзе дөрес кебек күренгән иде, хатын- ч ның яшькә манчылып чыккан сүзләрен ишеткәндә — аныкы дөрес ке- 5 бек u — Бер җае чыкмый калмас, — дигән булдым мин, сүземнең мәгъ- s нәсезлеген үзем үк белеп торган хәлдә — түзегез инде, ханым, ничек тә .. * Ә ничек түзәргә? Хәер, түзмичә кая барсыннар? Кем кай яктан * аларны бу чытырманлыктан аралап алыр икән? s III о Өйләренә барып, үзләрен чакыргалап, малайны класста алып калып, ® күзгәкүз сөйләшүләр бөтенләй үк файдасыз булмады тагы, Азолем дә- х рес калдырмый башлады, фәннәрдән дә өлгереше арта төште. Хәер, s «малай» дип җиңеләйтеп әйткәч тә, ниткән малай, үсмер егет бит инде н ул, иптәшләре, өлкән яшьтәге укытучысы алдында гел болай сүзгә урын в калдыруы өчен хурланмый торгандыр дисезме? Шулай да йомыклыгы кимеми, кызыксына башласаң, «шулайдыр», «мин белмим», «юк» кебек турап ташланган кыска-кыска җаваплардан узмый иде. Бигрәк тә өй- дәгеләре, әтисе белән әнисе арасындагы мөнәсәбәтләр турында ни дә булса әйтүдән кача, кызыксына калганда да, «мин каян белим аларны кын» белән бетерә. Хәер, ул турыда, бигрәк тә шәкертемнән артык,төпченеп сорашу миңа да килешми иде Шулай итеп, сукыр ир белән аның әлегә укасы-бнзәге өстендә елкылдап торган хатыны арасындагы хәл- әхвәлләр томанлы килеш кала килде. Дөресрәге, билгеле бер вакытка хәтле кала килде. Азольнең мәктәпкә йөрешендәге үзгәрешләргә, өс-башының чистара төшүенә караганда, аларның өй тормышлары да яхшы якка таба борыла башламадымы икән, дип юрарга да мөмкин иде Ләкин рәхмәт фәрештәләре йоклаганда шайтан ни кылмыйдыр диген. Көннәрдән бер көнне Азоль дәрескә күз төпләре кара янган, бит- яңакларына «зәңгәр фонарьлар» утыртылган хәлдә килде. Әлбәттә, шундук сорашып торырга уңайсыз һәм сорашып, аңардан ни дә булса алырга мөмкин дә булмас иде. Шуннан соң атна-ун көн узгач, класста ялгызын гына туры китереп, болай гына кызыксынган атлы күренергә тырышып, сүз каткач та — Әй, үзем тяп-ляпь инде, утын ярганда полен ычкынып китте, — белән бетерергә ашыкты. Хәлбуки, утын ярганда «полен» ычкынып китүдән генә булмаган, вакыйга җитдирәк килеп чыккан икән Хәер, безнең мәктәп практикасында нәрсәне булса да яшереп калырга мөмкинме соң! Азольнең «полен ычкынып китте»се дә иптәшләрен, әлбәттә, ышандырмаган, тотынганнар төпченергә. Кытыклый-кытыклый Азоль тешләкнең дә авызын ачтырганнар Соңыннан, телдән-телгә кү чеп, безгә килеп җиткәне болай Ата белән бала арасында тагы бер кара-каршы утырып сыйлану булган булырга тиеш, бу юлы инвалиды быз инде үзе җебегән, елый-елый хатыныннан, икенче төрле әйтсәк, малайның әнисеннән зарланырга тотынган Янәсе, күрми дигәч тә, әллә Миркасыйм белеп-сизеп тормыймы кайбер төннәрне әниең бөтенләй кайтмый да кала, кайда йөреп төн уздыра торгандыр ул? йөрепме, әллә ятыпмы? Артык тыңлый алмый малай, ул әнисенең нинди сукмаклардан атлап 33 йөргәнлеген электән үк чамалаган булгандыр, күрәсең. Эчтә аракы да котырта, әтисе сөйләгәннәре дә ярсыта егетне, шундук ул, нәрсәгәдер ирешмәкче булып, җенләнеп чыгып китә. Йөри, тыкрык икән — тыкрык дип тормый, шәһәр чите икән — шәһәр чите, очрап дәшкән кешеләргә игътибарсыз, үзе берәүгә бер сүз дәшми. Шулай атылып-сугылып йөри торгач, килеп җитә Подлужный урамындагы урамга арты белән торган астагы бер фатирга. Килеп керсә, күрә: мәш бу аскы кат фатирда. Өстәлдәге табын айкалган, ә табын янындагылар бөтенесе кәефле. Шау- гөр килеп утырган җирдән малай килеп кергәч, кинәт басылалар болар. Тик арадан берәве генә аптырау катнаш янау белән, кемнән сораганлыгын үзе дә белмичә, яңгыратып сорау бирә: — Ишек бикләнмәгән булганмыни соң? Җәннәткә чыккан икәнбез гүпчим дә. — Җәннәткә чыкмыйлар, җәннәткә керәләр, тупица. Только синең белән мин түгел, — дип шаярткан була икенчесе. Азольнең аларда эше юк, шул мәхшәрдә кысылып утырган әнисен генә күреп ала ул. Күреп ала һәм, кызмача баштан, шактый ук кычкырып, команда бирә: — Синең урының монда түгел, стерва, синең урының әти янында. Момент кузгалган бул! Менә бу, ичмасам, тынчыган күлне болгату дисәң дә болгату. Кайберләре шундук сикерешеп торалар, кайсылары, исләре китмәгән атлы күренергә тырышып, утырган җирләрендә кала. Янәсе, кайдан очып төште әле бу яшь әтәч? Кемгә кычкыра ул? Кемгә икәнлеген әллә кайдан сизенгән Хәтирә дәррәү айнып китә, җәлт кузгалып, ишеккә таба атлый. Ләкин аларга ансат кына чыгып китәргә бирмиләр. — Тукта, җырны бозган ул яшь әтәчне мин болай гына җибәрмим, мин ул пацанны Олы урамга хәтле озатып куям, — дий, зәһәр сүгенә- сүгенә иярә китә берсе. Ул арада исерек компаниядән тагы берсе килеп өстәлә, кайда монда Олы урам, малайны шунда, берәү дә күзгә чалынмый торган кыр ягында, әнисенең күз алдында дөмбәсли башлыйлар. Әнисе нишләсен, чапалана, чырылдап кычкырып карый, тик чырылдау белән генә туктатып буламы котырганнарны. Кыскасы, Азольнең яңакларында, битләрендә кунып калган күксел «бизәкләр», күз төпләрендәге «фонарьлар» өчен утын пүләненең бөтенләй гаебе юк, монда гаеп тирәндәрәк булган, имеш. Ә мин, укытучы кеше, җитмәсә тагын класс җитәкчесе, башта шул сүзгә ышана яздым. Беркатлы шул без. АВТОРДАН Хикәянең башында бик тә хәтәр итеп <Кем гаепле?» дигән сорауны куйдык та. асылда өзеп җавап бирмичә шуып уздык шикелле Хәлбуки, җавап бирмичә ярамын, бу урында карт укытучыга, гәрчә ул класс җитәкчесе булса да, сөйләгән белән генә чикләнеп калу килешмәс, ялган тәкъвәлек булыр иде Әлбәттә, беренче чиратта сугыш гаепле Сугыштан имгәнеп калды кайбер кеше ләр-тәннәре белән генә түгел, җаннары белән дә. Миркасыйм инвалидны мин шундыйларның берседер дип карыйм. Ләкин бөтенесен сугышка - Гитлерга гына сылтап, үзебезне судан ак сөттән пакь итеп калдыру дөрес булмастыр Шул ук Миркасыйм үзенең бәхетсезлеге өчен ул хәтле тузгымыйча, үзен бераз кешечәрәк тотса, тотарга тырышса, булмас идеме? 1узгып гына аның язмышы төзәлсә икән! Ә күршеләре, туган-тумачалары бәхетсезлеккә дучар булган ул гарип бәндәне бөтенләй онытулары белән гаепле түгелләрме? г Ә хатыны Хәтирә? Әлбәттә, ул яшьрәк тә. бизәк-укалары коелып та бетмәгән булсын, ди Ләкин никахлы ир хатыны буларак, гаилә алдындагы бурычларын бөтенләй онытып, койрыкны сыртка салып тарханга чабуы олуг гөнаһ түгелме? ’ Сүз боланга киткәч, мин үзебезне — язучыларны да—бер якта калдырмас идем Тормышның гел шәп якларын, аларны да үтә бизәп күрсәтергә яратучы купшы кияүләргә әйләнеп барабыз түгелме без? Ә бит тормыш катлаулы, аны шул катлаулыгында күрә һәм күрсәтә алсак, без укучыларыбызга якынрак булыр идек кебек Кыскасы, гаеплеләр юк түгел, тнк алар, бармак белән төртеп күрсәткәнне көтмичә. үз. гаепләрен үзләре вакытында күрә һәм бетерә алсыннар иде Деләк менә шул.