Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙСЫГЫЗНЫҢ КУЛЫ ҖЫЛЫ

Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү мәсьәләсенең куелышы... Бу — күптән көн тәртибенә баскан мәсьәлә. Туфан иҗатының поэтик асылына фәнни аңлатма бирми торып татар совет әдәбияты тарихын тулаем күз алдына кигерү кыен Хәсән Туфан иҗатының яңа күренеш икәнлеген таныган хәлдә, аны яңача өйрәнергә кирәклеген дә шик астына алмаска тиешбез. Бу иҗат зур да, катлаулы да. Шуның өчен аны ниндидер уртак нигез табып, махсус төркемчәләргә бүлеп тикшерү уңай булыр иде Гадәттә аерым язучы иҗатын тикшергәндә күнеккән һәм ярат Х Х кан ысулыбыз — иҗатны хронологик тәртиптә үсеш этапларына бүлеп карау. Бу юл Хәсән Туфан иҗатын тикшергәндә ярдәм итә алмый. Туфан әдәбиятка җитлеккән шагыйрь булып керә Еллар үткән саен аның таланты күбрәк ачыла бара. Тормыш, шагыйрь үзе үзгәрә, әсәрләрендәге темалар стиль алмашына Ten игътибарны менә шул үзгәрешләргә юнәлтик. Язучының 20—30 нчы, 40—S0 иче елларда һәм аннан соң иҗат иткән әсәрләре еч теркемгә бүленә. Бүленешнең нигезе итеп бик гомуми, ләкин мәһим нигез—чынбарлыкка бәя бирү аермасын алабыз. Мондый бүленеш Хәсән Туфан иҗатын бербөтен күренеш итеп күз алдына бастыра. Шагыйрь иҗатының хронологик бүленеше бер үк вакытта бербөтен күренешнең өлешләренә дә әйләнә. Тикшерүнең бу ысулын иҗат чорларын аерым өлешләргә бүлгәләү рәвешендә генә аңлау бик гадиләштерү булыр иде. Сүз бер төркем әсәрләрне үзеннән алда килгән төркем белән багланышта гына аңлату турында, ягъни Хәсән Туфан иҗатын система ител тикшерү турында барачак. Беренче төркемгә язучының 20—30 ичы елларда язган шигырьләрен кертәбез Бу еллар иҗаты тематик байлыгы белән аерылып тора. Шагыйрь әсәрләренә чынбарлыктан яңа типлар, күренешләр эзли һәм шул чынбарлык тудырган хисләрен тасвирлый Эченнәи генә әби Догалар укып йери. Советлар властена Гомерләр телмтели. Иске заман кешесенең яңа тормышка яңача мөнәсәбәтендә шагыйрь заман матурлыгын күрә Шундый карчыкларга да, үзләрен хуҗа итеп сизә башлаган эшчеләргә дә, елдан-ел арта барган завод торбаларына да, йөк поездларына да чиксез шатлана ул Бүгенгене үзе күргән, белгән иске заман белән чагыштырып карый. Хәсән Туфан да Такташлар. Җәлилләр кебек, яңа хисләргә исем эзли Яңа күренешләрме үз хисләре аша бәя биреп аңларга тырыша. Хәсән Туфанның бүтән бер иш әсәрләре лирик геройның хис тирәнлеген, зурлыгын. куәтен ачуга багышлана. Икенче төркемгә язучының 40—50 нче еллар эчендә язган әсәрләрен кертергә мөмкин. Бу елларда язылган шигырьләрдә тема байлыгы күренми, димәк, хисләр төрлелеге турында да шундый ук сүз әйтергә тиеш булабыз. Сәнгатьнең иң үзенчәлекле вазифасы, иң авыр эше язучыларны сыный торган таләбе кеше тойгыларының тирәнлеген, хәрәкәтен күрсәтүдән гыйбарәт. Үзендәге ярсуны укучыга күчерә алу, аны хәтта моңа кадәр кичермәгән дәрәҗәдә хисләнде- рү, моңа кадәр дулкынланмаган дәрәҗәдә дулкынландыру вазифасы бик четерекле һәм шуның өчен бу эшне фәнни телгә күчерү дә бик кыен Инде Хәсән Туфан солдатка китүче кешенең тирән тойгысын аңлап, шуннан туган үз хисләрен генә язу белән чикләнми. Тойгыны, кичерешне бетен ялангачлыгы белән, кырыслыгы белән күрсәтергә тырыша Туган-үскән туфрагым! Без китәбез, хуш җаным... Яулыгыма төйнәр идем. Кулым җитми — керт калын, Без китәбез, хуш җаным! Хәзер туган-үскән якларына кайтучы кеше хисләре күп төсле кырлары белән җемелдәп ялтырамый, бетен тормышчанлыгы, авырлыгы белән килеп баса Каршыларга чык син вокзалларга. Очрашырга кил син. яшьлегем Сагыну тойгысы кешене бөтен барлыгы белән биләп ала Кемдер шакый тышкы ишекне. — Мин өйдә юк: күңел бүгеи дә Ерактагы туган җиремдә! Сагыну хисен язмаган шагыйрь табуы кыем һ. Такташ сагынуның яңа төсмерләрен заманында һичкем әйтмәгәнчә әйтеп биргән: Көтүләрдә хәзер кем кәҗәсе Алдан чабып йөри торгандыр.. Такташ сагынуына беркатлылык самимилеи балаларча сафлык шуклык хас. ..Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!.. Са ынган саем сзгынасы килә» — дип яза Гадел Кутуй. Берәү дә хисләрен бу рәвешле белгертмәде К, , „ну. вен сурәтләү чараларына юнәлтик. 40—50 нче елларда язылган шигырьләрдә лирик геройның рухи халәЖте гаять дәрәҗәдә киеренке Хис күптән туган, аның көче кимемәгән, даими кигерешкә әйләнгән. Әсәрләрдә бу даимилек үзенчәлекле юл белән күрсәтелә Кичере1ь«^*е уя, вакыйгамы, уйланулармы — Хәсән Туфан әсәрләрендә барыбер күптән туган, Лбуягви рәвешендә килә. Хәсән Туфан нәрсәнедер башлап нәтиҗәгә килми, бәлки HSW-Ж»- дән башлый Аның сурәте шул сәбәпле алга таба фикерләү белән түгел, бввлии кире якка кайту, чорналган йомгак-сурәтне сүтү юлы белән ачыла. ■ Берничә мисал китерик. «Вәссәлам-, шигырендә солдат атака тынган арада ^квй- гәненә хат яза. Хатта сагыну хисләре болай белдерелә Карыймсың айларга син, Сорыймсың: «Кайнарда син! Иң авыр шартлардамы Бу нанлы айларда син! Каныңны койдың микән. Аңыңны җуйдың микән! Яраңны доктормы соң. Яңгырмы юды икән!» Биредә күптән уйланган уйлар, кичерелгән сагынулар икәнлеген исбат итүнең кирәге юк Хат — шул уй кичерешләрне хәбәр итү өчен генә «Илдә ниләр бар икән» шигырендәге Тышта ниләр бар икән: Юллар зәңгәр кар микән! Боз тәрәзә алсулана. Пожар микән, таң микән! Тышта ниләр бар икән! — юлларының мәгънәсен Кирегә, фикер-уйларның башына таба чигенмичә, гомумән. аңлап булмый Лирик геройның рухи халәте дә. физик халәте дә. бу халәтләрнең дәвамлылыгы да шигырьнең язылмаган, ләкин нәтиҗәдән күзаллана торган өлешендә калдырылган. Кайсыгызның кулы җылы Бәйлисе бар йөрәкне, — дип яза Хәсән Туфан. Бу сурәткә тыгызлап тутырылган тойгы һәм мәгънә бәйләнешләрен шулай ук алдагы, язылмаган өлешләрдән генә абайларга мөмкин сагыну көчле — ул хәсрәткә әйләнгән— хәсрәт йөрәк яндыра — озак янган йөрәк — яралы йөрәк—яраны төзәтү өчен бәйләргә кирәк—бәйләү өчен дуслар, якыннар, сак аңлаучы кешеләр кирәк Хәсән Туфанның лирик герое тыштан сабыр кеше Ул уйласын күптән уйлаган, кичерәсең күптән кичергән. Шундый рухи халәт дәрәҗәсен нәтиҗә аша — хисләрнең янып «тынган» вакытын сабыр сурәтләп, автор шигыренең башында ук укучыда шомлы сагаю тудыра, Лирик геройның тынычлыгы соңга таба битарафлык, гамьсезлек түгеллеген, бәлки түземлек, сабырлык икәнлеген беләсең. Сабырлык бәясен язучы үзе тапйан һәм бик яратып куллана торган башка ысул белән ача. «Илдә ниләр бар икән- шигыренең дәвамын искә төшерик: ...Инде ул да торгандыр, Бергә чаклар исенә төшеп. Күңелләре тулгандыр... Менә «ул» зәңгәр карны ера-ера. әллә кайтыр, дип, вокзалларга килгәндер хәсрәтләрен таратырга тәмәкесе бар микән, дип кайгыргандыр Шагыйрь әсәренең башыннан ахырынача «аның» турында яза. Ләкин шигырь аның турында тугел, бәлки лирик геройның уз уй-кичерешләре эчтәлегеннән гыйбарәт Лирик герой сатыл;. Якын кешесе белән күптән күрешмәгәнгә тилмерә. Сагыну дәрәҗәсен гадәттә шул ерактагы уз кешенең яхшы сыйфатларын күпләп сөйләү, яки арттыру исәбенә күтәрәләр: сагынучы бик якын, бик чибәр, аны күрмәгәнгә күп еллар һ б. Бу ысул белән тойгыларның туган, ярсыган вакытын сурәтлиләр. Шуның өчен ул Туфанның башлангыч иҗаты өчен генә хас була ала. Хәзер сурәт—нәтиҗәсендә шагыйрь сагынуын язу белән генә чикләнми Ул сагынган кешесенең узе сагынуын, борчылганын, хәсрәтләнгәнен яза. Ерактагы үз кешесенең сагынуы өчен борчыла аның сагыну хәсрәтеннән хәсрәтләнә «Вәссәлам» шигырендәге солдат хатын искә төшерик айларга карап илерүче, ярасын кемнәр юды икән, дип кайгыручы хатын-кыз да — солдат сагынуының катлаулы эчтәлеге Язучы сагынуның тагын бер дәрәҗәсенә күтәрелә. Сагыну тойгысы хәзер сагынучы кешенең тойгылары белән дә ярәшә Кичерешләр тирәнлеген сурәтләүче бу алым алда күреп үткән «нәтиҗә» алымы белән янәшә яши. сагынуның соң дәрәҗәсеннән башлавын искә алып, аның үзен дә «нәтиҗә» алымына кертергә мөмкин Икенче яктан, сагынуның беренче дәрәҗәсен башлангыч иҗатында калдырып, бу алым ике чорның үзара дәвамлы бәйләнешен дә бик яхшы күрсәтә «Нәтиҗә» алымының тагын бер конкрет күренеше итеп, әсәрләрдә сурәтләнгән вакыйгаларның урта өлешен төшереп капма-каршы якларын янәшә куюны күрсәтергә була. — Кайт! — дип хатлар килделәр... Юллар озын иделәр.- Кайттым. — Бусы алкалары. Бусы — кабере...— диделәр. («Кайсыгызның кулы җылы!»]. Бу, мисалдан күренгәнчә, «алкалар» белән «кабер» гадәти антитеза итеп кенә карала алмый. Антитеза башлыча фикер уйнату өчен кулланыла, нәрсәнеңдер каршылыклы асылын ачарга, аңарга төрле яктан карарга ярдәм итә. Алка белән кабер янәшәлеге— кеше язмышының каршылыклы якларын күрсәтәләр Матур яшьлек белән үлем фәлсәфи бердәйлеккә һәм каршылыкка куела Ләкин бу очракта адка таныш бизәк булуы белән истәлекләр уята, кабер нәтиҗәсеннән кирегә кайту юлын күрсәтә. хәтер хисләрен кузгатып югалтуның авырлыгын көчәйтә ■Бу соңгы таңы аның» шигырендә Хәсән Туфан соңгы таңын үткәрүче егет хисләре белән сандугач сайравын янәшә куя Яшәү, сөю җырчысы Сандугач егетнең авыр хисләрен бүлдерә, тормыш белән бәхилләшергә комачаулый Егетнең хәсрәтле тойгылары сандугач тавышына кинәт бүленәләр дә ялваруга әйләнеп сандугачка юнәләләр Бу соңгы таңы аның, Сандугач сайрый тагын— Ни була сайрамаса!.. Яңрата әрәмәне. Япсана тәрәзәне— Егетнең соңгы теләге аңлашыла: «Кил. әни, элекке күн. Йокысыз күземне үп. Арала килеп җаным: Сандугач сайрый тагын...» Соңгы юл да—егег сүзләре Ул хисләрен тормыш матурлыгына ияртергә тырышучы сандугачка соңгы мәртәбә ачына Үлем турында уйларга комачаулаучы сандугачка ачыну хисе—Хәсән Туфанның кичерешне гаять югары дәрәҗәдә сурэ'лэве түгелмени! Алка белән кабер, сандугач белән үлем, уен белән югалту сугыш елларында һәлак булган кешеләрнең сәлам хатлары көлендә үскән аллы-гөлле чәчәкләр.. Җил дә таллар да. яңгыр да. кыш та. каеннар да тургайлар да 40—50 иче елларда иҗат ителгән әсәрләрдә, кагыйдә буларак, кешенең рухи халәтенә каршы куелалар Хәсән Туфан кешенең рухи халәтендәге әэелергә җиткән, ләкин күпме генә тартылса да өзелмәгән киеренкелекне сурәтләрлек поэтик алымнар тапкан. Лирик геройның туган якларын, сөйгән ярын, дусларын сагынуы көчәйгән саен аның мәхәббәте зурлыгына, мәңгелегенә инанасың. Хисләр тирәнлеге аша ачылган рухи ныклык. туган илгә мәхәббәт шагыйрьнең фәлсәфи фикерләве асылда шуңа нигезләнә. Багышлау рәвешендәге әсәрләрен санамаганда. Хәсән Туфан фактик материалны бәян итүдән качарга омтыла Шуңа күрә бу шигырьләргә укучы үз язмышын фактик материал итеп сала ала. Күңелендә үкенечләре, сагыну тойгылары сакланмаган кеше буламыни! Кешегә ышаныч, кеше ныклыгына, тугрылыгына горурлану, идеясен Хәсән Туфан укучыларның үз рухи хәзинәләре аша кабул итүенә ирешә. Ә бит татар халык җырларының системасы да шундый үзенчәлеккә ия- Димәк, халык иҗаты традицияләрен файдалану турында сүз алып барганда, тышкы охшашлыкны күрсәтү белән чикләнеп булмый икән. Ләкин халык җырлары белән Туфан шигырьләренең эчке уртаклыгы, ру/и кардәшлеге уртак функциясе барлыгын расладык исә, бу шигырьләрнең дә җырлар кебек гомерле булуын алдан әйтергә нигез табабыз. Хәсән Туфанның иҗаты зур. катлаулы һәм самими. Халкыбызның бай тарихы лирик герой кичерешләре белән үрелеп, аның нигезе, сәбәбе, сыйфаты рәвешендә шагыйрь иҗатының үзәгендә ята. Бу иҗатта әдәбиятыбызның үсеш тарихы да. аның поэтик байлыгы да бик ачык чагылыш тапкан. Хәсән Туфан иҗаты һичшиксез фәнни нигездә ныклап өйрәнеләчәк Хәсән 1уфан иҗатына җылы куллы бик нәзакәтле, ихтирамлы. сак кешеләр генә мөрәҗәгать итсә иде