КАРА КҮЛ
да риза инде — уңышы гына булсын. — Быел ашлык белән лар тула да тула инде Кышлай ипи пешерербез,— дип сөенеп йөрде Габделхәй. Алар авыл читендә чәчелгән игеннәрен вакытында җыйдылар — арыштан ике, ә бодай көлтәсеннән бер кибән куйдылар Габделхәйнең әтисе шәп оста шул, эшкә кулы ятышлы, аларның кибәннәре бөтен басуда менә дигәннәрдән булды — көлеп торалар. Габделхәй дә бик тырышты, кырдан кайтмады да диярлек. Ул бөтен-бөтен көченә булыш- маса, ашлыклары алай күп булмас та иде, мөгаен. Урагын да урды Габделхәй, кибән төбенә көлтәсен дә тезеште. Яз башыннан ук көннәрен басуда уздырды ул. Үги әнисе Гатифә: — Ишетсен колагың, каз-үрдәктән, мал-туардан таптатсаң, сыңар сынык ипи күрмәссең! — дип әмерне каты биргән иде. Габделхәй басу саклаган җиреннән көндез ашарга да таякка атланып кына чабып кайта иде. Ә басу сакларга куанып-шатланып риза инде ул. Габделхәйләрнең үз җирләре бит. Беләсегез килсә, Габделхәйнең үз өлеше дә бар бу җирдә. Әле былтыр гына, үз әнисе исән чакта, авылда җирне яңабаштан бүлгәннәр иде. җир, — дигән иде әнисе. Тик җирләренең игелеген күрә алмады шул, кышка кергәндә бик каты салкын тидерде, атнадан артык түшәк өстендә ятты. Аягына басып кына килә иде, әтисе Мортаза, каладан Даут бай килеп сыйлагач, әнисен кыйнап ташлады. Шуннан соң әнисе урын өстеннән күтәрелмәде Ире әйнең эссе көннәре көзгә калган икән. Язнын соңлап килү галәмәте булды инде бу Май аенда уҗымнар мескенләнеп, җылы көтеп, күтәрелми утырдылар, сабан чәчүе озакка сузылды Табигать дигәнең игенче күңеленә баштан ук әнә шулай борчу оеткысы салды, сабан туйларына чаклы явар-яумас яңгырлары белән хәвефләндереп торды. Аннары табигатьнең миһербаны килде тагын, игеннәр күкрәп уңды урырга-җыярга көннәре аяз булды. Дөрес, иген соңлап өлгерде дә, кырын- дыр эшләре бергәрәк өелде өелүен. Әмма Габделхәй белән әтисе Мортаза кырда тәүлекләп ятарга — Җирнең яртысы синең өлешеңә тиде, улым. Бәхетең белән тудың, балакаем. Безгә — өч бөртек кешегә - бик җиткән, бик күп инде бу Мортазаның бәхиллек соравына эндәшмичә күзләрен йомды. Габделхәйнең башына куйган кулы малайның күкрәгеннән туггала туктала шуып төште... Йортка үги ана килде. Аның килүе сәер генә булды, малай моны абайламыйча калды. Язгы су төшкән чаклар иде. Габделхәй көндезен мал-туар карарга әтисенә йулышып йөрде, алар икәүләп өй нигезен ♦ кардан аЧ|Ылар. Басуга чыкканчы рәтле булсын, дип, бер төрәнле су- J каны көйләп майладылар, тырманың какшаган тешләрен чөйләделәр. * Алакай боларны үзе тартасын сизенеп, әмма моңа ваемсыз гына койма 2 буенда кояшта кызынып-йокымсырап торды. Көндезге чәйдән соң әни- 2 сенең төсе булып калган әйберләрне карадылар: чулпылар, кашлы йө- ф зек һәм беләзекләр, алкалар һәм тәңкәләр Йөзек-беләзекләрне Мостафа үзе коеп бирде. Әйе, андый һөнәре дә бар аның, әмма бу эш белән * табыш итү өчен шөгыльләнми, туган-тумача, дус-иш сораганда гына * сөрмә-көмеш кайната. * Истәлек әйберләрен шәльяулыкка аерып-аерып пөхтәләп төреп, санх дык төбенә салып куйдылар Аннары Габделхәй, күтәртмәле чабатасын * киеп, гөрләвекләр агызып уйнарга чыкты, караңгы төшкәч кенә әйләнеп Q кайтты. Өйдә лампаның ялкау яктысында әтисе янында таныш булма дә читкә чыгарырлык күпме нәрсә эшләр иде бит мина, ә! £ Бу әңгәмәне йотлыгып тыңлаган Гатифә байларга чәй эчерткән ара- u да уйфикерләреннән түгәрәк йомгак чорнады * — Баем-абыстаем,— диде ул итагатьле генә итеп,— сезгә әйтергә * бик тә уңайсыз да инде, беркөнне Сөлекле Мортазасы минем катка килгән иде әле. — Гатифә чәй касәләрен поднос өстенә алып куйды һәм, кызган тимергә нәкъ шушында сугып калырга кирәклеген сизеп (сузарга ярамый — Даут бай күз ата Мортазага), сүзен әйтеп бетерде — Бик юаш кеше күренә үзе, бай белән абыстайдан оялам, шуңа күрә аларга кермәдем, ди. син үзең... ничек соң, ди... Мине... хатынлыкка сорый.. Миңа да оят инде моны сезгә әйтергә, шулай да әйтергә булдым, әтн- әнием кебек бит сез... — Алай... Соң, үзең ни дидең? — Баемнан, абыстаемнан узмыйм, алар ни әйтер, дигән идем. — Шулай булмыйни! Җибәрмәбез, атасы, аның кияүгә чыгасы бар дип, асрау алыштырырга ди... — Туктале, тыныч тор! — Даут бай җыйнак мыегын каты басып сыпырды — Мортазаны әйтәм, кыз сорап керергә дә оялган бит, ә. Бәхетең бар икән, Гатифә, бездә балда-майда яшәдең. . — Шулай шул, гел майда-балда. асрау дип кимсетмәдек. — Бездә кыз булып җиттең... — Әйе, булып җиттем . Даут бай сискәнеп китте, әмма моны карчыгына сиздермәде. Гатифәнең урынлы-урынсыз кыстырган бу сүзләре мәсьәләне тиз хәл кылыр га этәрде. — Алай... Үз кызыбыз юк инде туй ясап бирергә — Ниткән туй ди?! Асравыңа туй ясар идеңме әллә?! Байлык бетереп! Аннары икенче хатынлыкка бара бит әле ул . Бүген Габделхәй белән әтисе арыш басуын сукалап бетерергә исәп ләгәннәр иде. Иртәдән бирле әле сука башы тотып, әле ат куалап йөрү малайны ардырды, инде әллә кайчан ашыйсы килә башлаган иде. Әмма өйлә җиткәч, әбәткә кайтабыз, дип кенә торганда, әтисе, атны тугарып, муенына дилбегә бәйләп, Габделхәйгә тоттырды да — Инеш буена төшер, чемченсен бераз, су да эчерерсең, үзеңә ризык алып килермен, — дип, егетләрчә эшләп йөргән малайның тел оч ларын пешерәпешерә кабыклы бәрәңге ашау өметен кырт кисте Бөкрәеп чирәмгә утырды Габделхәй. Аннары инешнең текә ярына ка pan дөньясын онытты,— әлеге хәсрәтләре кинәт кенә юкка чыкты ке81 бек. Әнә, теге ярда озын булып наратлар үсә, шундый төз үзләре, ярның текәлегенә исләре дә китми, тауны үтеп күккә ашалар. Алгы тамырлары кояшка чыккан шома кәүсәле шул юан наратка хәтле менгәне бар Габделхәйнең. Шуның бөкре тамырына атланып, түбәндәге инешкә карап утырды ул. Әмма башы әйләнеп китте дә, аз гына мәтәлмичә калды. Анна{н>1 елга төбенә дә «дүрт аяклап» арты белән генә чигенеп төште. Күтәрелеп караган иде — тамырларын ачкан нарат өстенә авар кебек тоелды. Шуннан бирле ул тауга менгәне дә юк. Беркөнне көрәк-себерке сапларына яшь каеннар чабарга чыккач та, әтисе чакырса да, тау итәгендә генә калды, әтисенең башы әйләнмичә снкерә-йөгерә йөрүенә сокланып карады... Алакай башта малай тирәсендә кимеренеп йөрде, аннары читкәрәк китте. Габделхәй дилбегәне тарткач, тагын аңарга якынлашты. Малай бер уч чирәм йолкып, атка бирде, Алакай аның нәни учын ялады. «Син соң, балакай, нигә үзең ашамыйсың, минем качарлык чамам калмады, бар кайт, әле көн озын, сука артыннан йөреп хәлең бетәр»,— Алакайның Габделхәйгә караган кызгылт күзләре шулай диләр иде кебек. — Ә син, Алакай, үги әнинең кара юртагыннан барыбер ун-унбиш тапкыр яхшырак. — Малай үрелеп атның яңагын сөйде. Алакайның инде качып китмәсенә ышанып, җиргә таянды. Күзләренә салмак кына, туктатып булмаслык итеп йокы төшә иде. Үзәкләр өзелә — тамак тәмам ачты. Үги ана килгәч, ашау ягы такытокыга әйләнде. Малайга табындагы калдык-постык кына эләгә хәзер. Ризык юклыктан түгел. Габделхәйләрнең келәтләрендә лар тулы бодай, арыш. Үги әни кысты дөньяны. Әтисе дә игътибарсызланды, малайнын ашавынашамавын белеп-белешеп торсын иде ул. Юк шул. Беркөнне әтисе рус базарына йомышлаган иде. Аның күчтәнәч алып кайтуын озак көтте Габделхәй, ашыйсы килсә дә, үги әнисеннән ипи сорарга кермәде, капка төбендә көтте. Әтисе арба төбендәге юл кәрзиненә күчтәнәчкә дип прәннек, әтәч конфет, тагын... кыяклы суган тутырган булса! Аларны Габделхәйгә алып бирүен урамда ук күрсеннәр әле күрше малайлары! Әмма әтисенә ияреп өйгә кергәч тә кәрзин тулы күчтәнәчтән аңа өлеш чыкмады. Габделхәй, кече як сәкедә бүлмә тактасына сөялгән түшәкне аударып, йөзтүбән капланып ятты. Үксеп елады, ә елап ни файда соң... Алакайның йомшак кешнәвенә уянды Габделхәй — әтисе килгән икән. — Менә, — диде әтисе, куеныннан бер телем ипи чыгарып. Әтисе үзе каерып кискән телем, үги әнисе Габделхәйгә ипине карынлык калынлыгы гына җибәргән булыр иде. Их, шикәр дә булса.. Габделхәйнең өйдә сабан туенда ук күрше әби биргән бер шакмак шикәре бар барын Аның кайда икәнлеген әтисе белми шул, бишмәт кесәсенә ишерелгән ул, суырырга җәлләп йөри аны Габделхәй, почмагын киткән килеш тора. Әй, шикәрсез дә бик тәмле икән икмәк, бал тәмнәре килә, ә шикәр хәтле шикәрне тиз бетерергә ярыймы соң... — Тизрәк бул,— дип уйларыннан бүлде малайны әтисе һәм көрсенеп үз алдына әйтеп куйды: — их, заманалар.. Әтисе нәрсәгедер үкенә, кемгәдер ачулана кебек тоелды. Малай төшлектә өйдә зур тавыш кубуын, икмәкне әтисе урлап кына диярлек алып килүен белмәде. Габделхәйгә алып барырга дип ризыклар төрергә кушкач, Гатифг кабынып-тузынып китте, Мортазаның уелган күңелен ботарларга тотынды. — Бетмәс синең әрәм тамагың. Хайванга ашатсаң, симерер, ичмасам. Мин сине башта ук кисәттем, бел я — мин, я — малай, дидем Бала бит ул, сарык бәрәне түгел - чалып ташларга Кешеләр гарип-горабаны да авырыксынмый үстерәләр Акылыңа кил Аның үз өлешенә — ир бала өлешенә тигән җире бар. Җәй буена кырда бит ул бала, үзе үстерә — Соң, Мортазакаем, мин сине яратып хатынлыкка чыктым, - дип юхаланды Гатифә. — Мин китсәм, өченче хатынга өйләнермен, дисең- ♦ ме? Булмас’ Кем генә табылыр икән?! Шушы йорт-җирләрне юньләтү £ өчен күпме көч түктем, күпме байлык тоттым — минекеләр бит. Гомер * итеп адәм яшәрлек өй дә җиткерә алмагансың. Китмим, әнә, теләсә- 2 гез — үзегезгә ишек ачык! Бала кирәкми, чит-ят бала үстереп интегер 2 хәлләрем юк. Тап җаен. Андый эшләр борын-борыннан була килгән, ф Икебез генә яшәсәк соң. Гөрләшеп ..Я — мин, я — малаең... — Булмый... Гөнаһның гөнаһына этәрәсең... — һәй. җебегән! Булмый да булмый! Булдыра белмәсәң, булмый # инде! Мин сиңа нинди байлык белән килдем?! Күрәсең, нинди йорт җит- >> кердек?! Күз ачып йомганчы эшләттек, мин эшләттем Юртагы тирәх юньгә бер, артыннан бер ат җитә алмый — юл йөрүе хәвефсез. Көмешче Даут байны чакырып, калага көнен барып кайттым юртак белән Ки- у лермен, диде. Мортазадан эшләтәсе әйберләрем дә бар иде, диде. Кил- г> сен! Элекке асраулары ни җимерткәнен күрсен бер! Син менә йөзек-бе- £ ләзекләреңне күбрәк кой. Иген игүне бөтенләй ташларбыз Алтында — s бәрәкәт Оста бит син көмеш эшенә Менә бу иске йорт үзеңә эш урыны Сулыр. Кирәк, дисәң, быел ук эшең өчен кирпечтән йорт салдыртам, һәм салдыртам! Алтын җитәрлек әле миндә. Яна өйдә икәүләп кенә яшәрбез, исемле-атлы кешеләр белән кунак-куиак уйнарбыз. Минем байлыктан болар. Ә синең байлыгың — әнә шул бала. Аның алтын-кө- меш эшенә өйрәнергә нияте юк. кулы да ятмый һөнәр иясе булмагач, кирәге юк аның миңа! Әрәм тамак ул, көмеш эшен белмәгәч. Хезмәтче булырга да ярамый бит ул, ичмасам Уйла, минем яшьлегемне дә уйла. Мортаза озак кына дәшмәде. Аннары, нәтиҗә чыгаргандай, әйтеп куйды: — Шулай, кешеләр менә ничек берсен-берсе ашыйлар икән... Гатифә, аның сүзләренә игътибар итмәстән, үзенекен тезде — Син миңа йөзек-беләзекләр, алкалар кой! Бизәкләп. Даут бай кебек мин аларны казакъ арасына барып сатып йөрмәм, җаен белермен, патша хатынына бүләкләр илтермен, Истамбулына. Мисырына җитәрмен. Я - мин, я малаең.. Кичен әтисе исереп кайтты. Теге чакта Габделхәйнең үз әнисен ничек изеп ташлаган иде, ә бу юлы үги әнисенә кул да күтәрә алмады, әле Гатифә үзе Мортазаның билен сырлы бәләк белән сырды. — Каткырысы, эчертермен мин сине! дип. үги әнисе этеп җибәргәч, әтисе сәке йөзлегенә маңгае белән барып бәрелде. Их. әтисе үзе дә бер-ике тамызса соң, аның йодрыклары эләксә, Гатифәң яртылаш сеңәр иде Габделхәйне кыерсытканкаккан өчен үч кайтару булыр иде Әтисе бөтенләй мәлҗерәгән иде шул. • Гатифә кунарга яңа өйгә менеп китте. Габделхәй идәндә аунап яткан әтисен сәкегә салмакчы булган иде дә, көче җитмәде, баш астына мендәр генә кыстырды, өстенә юрган япты. Үзе. әнисе авырып яткан кызыл шакмаклы түшәккә чумып, төнне йокысыз үткәрде. Күңеле тынычлана алмады, йөрәк менә менә дөньяларны иңләп ярсып китәр кебек, әмма талпынып кына кала, нәфрәт көчле булса да, тышка бәреп чыгарлык фнкер тумый. Малай иртәнге чәйдә самавар артына посып утырды, алдына куелган ризыкның бар булганын ашап, ишегалдына чыкты Әтисе Алакайны җигеп өлгергән иде инде Айнып та җитмәгән күз кабаклары кысык, әледән-әле башын селки, уфы ; v. а ткинә җәелгән кабык ярыгына балта кыстырды Әйдә, Габделхәй улым, кузгалыйк әле... Үги әнисе. Даут бай килүенә дип. яңа өйдә пешеренеп-төшеренеп калды. Урманга менәбездер инде, дип уйлады малай. Соңга калган җәйнең тузанлы юлына ул талчыбык белән суккалап бара. Чыбыкның яфраклары берәмләп коелды. Инде чыбык чыжлый гына, лепелдәми, кызыгы бетте... Әтисе сул аягын арбага сузып, уң аягын салмак кына селтәп бара. Кинәт, нәрсәгәдер ачуы килеп, тәгәрмәчкә тибә. Аннары тынычлана кебек. Ул чалбар кесәсеннән пәке алып Габделхәйгә бирде. — Мә, улым, сиңа булыр. — Ә үзеңә? — Миңа кирәкмй. - Рәхмәт, әти. — Дәү үс... Габделхәй күптән кызыгып йөри иде шушы пәкегә. Әтисе аңа икенчене ясамакчы булган иде дә, әллә ничек вакыт җайлый алмады шунда. Моның белән малайларга мактансаң да ярый! Пәке ич ул. тиле! Әтисе ясаган пәке! Авылда беркем дә болай ясый алмый. Әтисе, әнә. гүпчига үзеңә булыр, диде. Рәхмәт инде әтисенә, ничек шәп итте бит пәкесен биреп! Сынык чалгыдан ясаган иде аны әтисе, озын итеп. Сабын кырып эшләде, пыяла белән шомартты, сабы әнә ничек кәкрәеп килгән — тотарга җайлы. Малай пәкесе белән чыбыкның кабыгын куптарды. Нинди матур булды! Пәке шәп шул! Чыбыкны малайларга күрсәтеп мактанырга дип арба төбенә салганда, чәнчи бармагы ялгыш балта йөзенә тиде дә, урак кискән ярасы каный башлады Шунда кинәт әнисе исенә төште. — Учмаңны чамалап кис, чәнти бармагыңны уракка эләктерә күрмә, улым, — дип гел кисәтә иде ул. Ә быел тәки кистерде бит. Авыртты да соң. җитмәсә, үги әнисе бәйләргә чүпрәк тә бирмәде. Малай өйгә йөгереп кайткач: — Чәнчелмәссең әле. карап маташалар аны. бәбәй, бар. әйдә уруыңны бел! — диде. Габделхәй бармагын әрекмән яфрагы белән төреп куйды .. Казлар каңгылдашкан тавыш ишетелде — Кара күлгә җитәләр икән. Казлар дигәннән, былтыр Габделхәй суга чалкан яткан бер казны коткарган иде шушы күлдә. Иптәш малайлары белән су коенырга килгәч булды бу Шушы хәлне ул әнисенә сөйләгән иде. Рәхмәт, улым, исән калган бит менә, син ярдәм игмәсәң, үлгән булыр иде шунда. — дип сөендерде аны әнисе. Күр инде, башка нинди уйлар керә. Кара күлгә якынаеп казлар тавышын ишеткәч, мескен зәгыйфь каз бәбкәсе исенә төшеп тора бит малайның... — Их. заманасы... хәлләре, — дип куйды әтисе, күгәргән күз төбен сыпырды. Арбаның ике ягына утырышып, эндәшмичә-сөйләшмичә килгәндә, әтисенең бу сүзләре Габделхәйне сискәндереп җибәрде. Аның офтануында малай ниндидер ачу һәм явызлыкка җиткән ярсу сизенде. Кара күл. Ярының иң биек төшеннән күз салсаң, ул кап-кара булып күренә, дегет карасы. Калкулыкта тирән чокыр булып торгангамы, җил искәндә дә күл дулкынланып иркәләнә белми — аның өсте шомартылган кебек. Тик көн төшкә авышкан чакта гына күлнең өсте беразга шадраланып ала. Бу вакытта монда берәү дә коенмый, йөзгәндә тал яфрагыдай озынча шадраларның үткен пәке булып муенга уйнаклый уйнаклый бәрелүе шикләндерә, күрәсең, кешеләрне . — Улым, әйдә, су коеныйк, — диде Мортаза, Алакайны тугарып җибәргәч. Габделхәй, нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырап торды — Су салкындыр, әти . — Ж.әй көне кебек бүген, бер дә сентябрь димәссең, кояшы шәп кыздыра Хәл кереп китәр, бүтән әллә коенып була, әллә юк быел > Чирканчык алгач, суның салкынлыгы артык тоелмады. Алар шак- с_ тый озак йөзделәр, уртагарак та керделәр Коенып чыккач, Мортаза > киенмичә генә чирәмгә утырды да Габделхәйне үз янына чакырды Ма- < лай бер сүз дә дәшмичә әтисенең алдына керде, иркәләнәсе килеп, әти- < сенең тезенә башын салды. Кинәт аны гамьсезлек, ниндидер онытылу * биләп алды, чәчләрен сыйпап әтисенең иркәләве шулай итте, ахры- ♦ сы Дөнья хәзер, нигәдер тигез иде, анда кайгыхәсрәт чигеп яшисе дә х юк кебек иде. Әнә, төпсез күктә сыек болытлар йөзә Алакай кешни, х Әмма, никтер әтисенең күзләреннән яшкләр ага «Улым, улым. Габделхәем, кичер мине.. Мин гөнаһка баттым, мин * сине... Гатифә кушкач... Кичер Авыл катындагы урманлы тауга алып s менеп, текә җиреннән тәгәрәтергә уйладым, күрми калганмын, дип ак- >• лануым әзер иде — син тауга менмәдең. Урманда өстеңә агач аударырга исәпләдем. Анысына да җавабым бар иде, ә син сизгер идең... >- Бүген менә... суга батырмакчы идем Гатифә шулай кушты Булдыра ™ алмыйм мин моны. Үзем тормыш бирдем мин сина. аны кире алырга вөҗданым кушмый, хакым да юк.. Кичер гөнаһымны, кая телисең - шунда кит! Мин язмышымны үзем хәл кылырмын », — дип уйлый-уй- _ лый Мортаза Габделхәйне кочаклап үкседе, ләкин күзләренә туры ка- ' рый алмады. — Улым, бәхет юк сиңа монда... Кит син. кит, Алакайны калдырма... Күзләреннән ачы яшьләр ага әтисенең, алар Габделхәйнең битенә тама, алар битне чеметә... Мортаза малаен ипләп кенә җиргә куйды да, Кара күлне тетрәндереп: — Улым-м-м!.. —'дип кычкырды һәм ботарланып суга сикерде Кире чыкмады Габделхәйнең әтисе. Малай өйгә җәяүләп кайтып керде. Нигә кайтты, нинди нияте бар иде? Яңа өйнең өске катында кысып куелган ут яна Габделхәй ишеккә килде — бикле. Тәрәзәдән керде Бүлмә тактасы буендагы чыбылдык корган киң караваттан ак күлмәк-ыштан кигән бер ир төште, аннары Гатифә күренде. Икесенең дә күңелләре күтәренке — Ә син икән, йолкыш. Каян кердең? Нишләп йөрисең, черек баш... — Мин... әти... ни... — Бетмәдеңмени әле син, килмешәк? Хәзер үзем, синең җебегән Лтаңнан зш чыгамы соң... Гатифә чәчләрен тузгытып малай өстенә килә башлады Килсен, әйдә(, якынрак килсен Хатын кинәт гөрс итеп идәнгә ауды, ачык күкрәгенә сабына тикле пәке кадалган иде. Ишек катында телсез калып, Даут бай калтырана. Нәрсә булганын ул да, Габделхәй үзе дә төшенеп җитми иде әле Идәнгә кан җәелде. Малай аны күрмәде, күзләре тонып-туңып ба ралар иде. Ул салкын битарафлык белән, ишекнең келәсен ычкынды рып, ашыкмыйча гына чыгып китте. Үз өйләренә керде. Сандык төбеннән төргәк алды, аны сүтте һәм әтисе әнисенә коеп биргән кашлы йө зекне, беләзекләрне, чулпы-тәңкәләрне, тамчы алкаларны әйләндерә- әйләндерә карап торды. Төн, мәгънәсез караңгы төн. Кара күл. Яр читендә әнисенең истәлекләрен куенына кысып, Габделхәй басып тора. Кинәт Кара күл чокырын күкрәтеп, аны яшендәй телгәләп, Габделхәй тавышы яңгырады: — Әти-и-и!.. Үзәкләрне өзеп. Алакай кешнәде. Шушы Кара күлгә килсәң, аның дегет карасыдай уртасы, алланып торган кырыйлары, яшел ярлары сиңа борынгы кайтавазны ишеттерә кебек: — Улым-м-м!.. — Әти-и-и!.. Төнге ярда Алакай кешни...