ИКЕ КАЕН, БЕР КАРАМА...
ДҮРТ хикәя
ЮЛДАШ
Без аның белән «Казан» санаториенда таныштык. Бу шифаханә шәһәр уртасында урнашса да. урмандай карт парк артына сыенып утырганлыктан, кала шау-шуы, кала ыгы-зыгысы сизелми дә — бөтенләе белән дәва-ял дөньясы монда. Янәшә генә шифалы чишмәсе бар, ләм белән дә дәвалыйлар, һәр көн әллә нинди сихәтле суларында коенып чыгасын. Сихәтле су дигәннән, танышлык шуннан башланды да Шулай бер көнне «Энже су» дип аталган ваннада коенып чыгарга нәүбәтемне көтеп утырганда, йомшак кәнәфиләр теземе тирәсендә үзенә урын таба алмагандай тәкатьсезләнеп әрле-бирле йөренеп торган берәү игътибарымны жәлеп итте. «Алып батырдай...» дисәм, күз алдыгызга пәһ леван гәүдәле кеше килеп басар да, дөреслеккә бик туры килеп бетмәс Буйга уртачадан чак кына тәбәнәгрәк үзе, әмма иңнәренә бер кәрниз буе күгәрченнәр кунарлык. Ул имән төбедәй муен, ишелеп тә уңган жи- тендәй куе чәч! «Шушы кадәр тазалыкны да дәваларга кирәк микән ни?»—дип уйлап куйдым. Уйлавым булды — санаторий-ял йорты ише- ләрдә шук-шаян уйларның тел очына килеп жнткәнен сизми дә кала сың — ярып та салдым — Ул чир дигәннәре, сезгә килеп кагылганда, бу арка-жилкәләрне абайламый калды микәнни соң? Юкса, тияргә жөрьәт итә алмас иде. — Үзем дә дөнья куып йөри-йөри күрми калганмын шул. Күземә чалынса, арт сабагын укыта белер идем хаинның,— диде теге авызны алай бик ермыйча гына. — Безгә әүвәл дөньяга килгән иң олы чир-хаинның арт сабагын укытырга туры килде шул. Үзеңә тигән вак-төяген ничек абайлыйсың!— дидем мин дә моның күкрәгендәге рәт-рәт тезелеп киткән орден-медаль- ләр колодкасына ымлап. — Анысы, сугыш яралары бер хәл. Сөякләр сына торды, яшьлек аларны ни арада ялгый торды Ә менә сугыштан соң... Еллар буе вакытында ашау юк. туйганчы бер йокы күрмә Шулары какшатты — Шулкадәр тынгысыз, нинди хезмәт ул? — Егерме алты ел колхоз председателе булдым мин, парин. — Уһу! Бу кадәр стажлы председательләр сирәктер ул. «Булдым» дисез... — Хәзер, менә кулыма путевка тоттырдылар да, пенсиягә куып чыгардылар. — Шулай пенсия яше дә житте мени әле? Кыяфәтегезгә караганда һич бирмәс идем. — Яшь житеп тә бетмәгән иде дә... Янәсе, миңа персональный пенсия. Әй, эш яшьтә мени! Райком секретареннан алып, кичә генә рульгә утырган тракторчы малайга кадәр «Ял кирәк сезгә, дәваланырга кирәк»,— ди башлагач...— Ул кискен генә кулын селтәп куйды да, миннән сигарет алды,— Тартуны ташлаганга да ун елдан арткан иде инде. Картаймыш көнемдә, кешедән теләнеп булса да, суыргалый башладым. Танышып киттек. Еш кына карт юкәләр, каен, усаклар арасындагы сукмаклар буйлап, ашыкмый гына сөйләшеп йөрибез. Апрель урталары иде бу, яз соңлабрак килсә дә, бөреләр инде уянган, каеннар бөтен ботакчыкларын тутырып, саргылткөрән алкаларын тагып алганнар, юкәләрдән бал исе бөркелеп киткәндәй була, ә сизгер усаклар инде, йөзек кашыдай нәп-нәни, ялтыр-яшен яфракчыклар да ярып өлгергән. Сабый чагы, яңарыш чоры табигатьнең— ихтимал, шуңадыр безнең әңгәмә дә алай өлкән-житди сөрергә ашыкмый, язның үзе күк шук- шаян төстәрәк ага иде. Газим Галиевичны алай, телендә сандугач сайратучылар исәбенә үк кертеп булмастыр, әмма гомер юлын тормышның үзәгеннән ерып үткән кеше буларак, сөйләр сүзе, кичергән чәкәлеш-вакыйгалары бетмәс-төкәнмәс иде аның. Шуңадыр, вәземләбрәк сөйләсәң озын кич буена жи- тәрлек вакыйганы, Газим абыең, сукмакны бер әйләнүдә түгәрәкләп тә куя, аның каравы, икенче әйләнүгә, яңа хикәятен башлап жнбәрә нде. Шулай язгы сукмаклар буйлап берәр көн әйләнгәч, мин шуны сизеп алдым: сөйләгән бар гыйбрәтле-мәзәкле хәлләре фронт истәлекләреннән дә, малай-егет чакларыннан алына Газим Галиевичның, ә менә чирек гасырлык председательлек дәвереннән ник кенә берәр хәл сөйләсен! Мин бу турыда аның үзенә дә сиздермәкче идем, ярый, вакытында тыелып кала алдым. Соң, «пенсиягә куып» чыгаруларына никаДәр кәефе кырылганын беренче сөйләшүдә үк аңлатты ич Шулай да, ул чордан да бер вакыйга сөйләп алды, һаман да, шул тазалыксаулыктан чыкты сүз. — Таза-нык чаклар бар иде, парин,—диде ул гадәтенчә тавышына һичнинди офтану да, мактану да төсмере салмыйча гына —Бер вакыт шулай, алтмышынчы елларда, берәүне акылга утыртырга туры килде. Берәү дигәнем, бер урам чирәмендә аунап үскән малай. Зәйнулла кордаш. Закон Зәйни дип йөртәләр. Артыграк та күп белә законны, төчкерүеңә кадәр, әлхәмделилла, законча булсын. Шуннан тагылган кушамат. Безнең чәкәләш тә шул нигездә чыкты. Болай сабыр гына малай үзе. шариклары да әйбәт кенә эшли. Шактый еллар районда житәкче булып йөрде. Булды шәп кенә күтәрелгән чаклары, булды түбәнгәрәк очкан еллары. Тормыш дигәнең гел тигез юлдан элдертәмени? Бар аның чалулары, борылышлары, кашлаклары Булды бит әле шундый еллар... Районнарны төрлечә бүлгәләп, оешмаларны кырыкка үзгәртеп бетереп, бер дә галәмәт новаторлар булып киттек. Менә шул чорда моны эш- тән-эшкә, урыннан-урынга күчереп йөртә торгач, хужалар белән конфликтка кереп беткән дә. бөтенләй эшсез утырып калган бу. Бервакыт, очрашсак, үкереп жыламый гына бичара. «Мотоциклны сатам да. ки- тәм Мәскәүгә. Иң югары жиргә кадәр барып житәрмен, хаклыкны тапмый туктамам!—дигән була үзе.—Кешедән бу кадәр көлмәсеннәр, юк ул бездә андый закон, күрсәтәм әле мин аларга!»—дип, мондагы жн төкчеләргә йодрык та төйнәп ала. Шулай гайрәт орса да, күрәм, хәле шәптән түгел моның. Хатыны авыру, баласы икәү. Урыннан-урынга кү- чә-күчә йорт җиһазларын да таркатып бетергәннәр, бар булган кош- корт, мал-туар ишедән дә берни калмаган. Син, кордаш, мин әйтәм. алай йөргәнче, давай, тот та авылга кайт. Колхозда эш җитәрлек, үзеңнең хаклыгыңны хәләл хезмәтең белән раслаудан да олырак дәлил бар- ♦ мы соң! Кулын гына селтәде ул вакытта Әмма бер ай үтте микән, үзебезгә кайтып егылды тагын. Чыннан да s барган Мәскәүгә, кайларга кергән дә ниләр әйткәннәр — алары турын- 5 да ләм-мим. «Кайттым илемә, язганын күтәрәм иңемә. Хет көтүче ит, * хет тирес түгәргә куй, чит илләрдә хан булганчы, үз илемдә чабан бу- £ лам»,— дип җибәрә. Бик хуп, мин әйтәм, нәкъ менә көтүчеләр кирәк тә “ безгә. Прәме кризис! Шулай дигәч, авызын кыйшайтып елмайгандай =’ итте бу, дерелдәгән бармакларын көчкә тыеп папирос кабызып җибәр- £ гәч кенә «б-б-була ул>, дип әйтә алды. Ну, минем моны болай гына ш әйтеп каравым, чынында, правлениедә киңәшеп, завферма итәргә ча- х малап куйган идек без аны. Район күләмендә җитәкчелек тәҗрибәсе ф булган кеше, бер ферманы гына ничек тартмасын? Шушыны әйткәч кенә чырайларына төс керде. х Ярар, эшли башлады бу. Әллә ни шаккатырмаса да. эшен ничава =: гына алып бара кебек. Әмма ләкин, парин... Эшеннән бигрәк, акыл са- * тып, закон өйрәтеп кинәндерә бу безне. Теге карарны тиешенчә үтәми- н без, бу карарның фәлән пунктын онытабыз. Болай итсәк законный бул- £ мь>й, теге эш законга сыймый... Колак итләрен кимерепме-кимерә, х парин. Үзебездә генә сөйләнеп калса тагын бер хәл, эш арасында башка ® да килмәгән гаепләр табып, районга җиткереп тора бит! Килеп тә тикшерәләр моның кләүзәләрен, үземне чакыртып та. Районнарның, теге, галәмәт тә эреләндерелгән чагы, үзәккә бер барып кайтырга төгәл өч < йөз чакрым юл әйләнәсең. * Алай икән, мин әйтәм, шушы рәвешчә авторитет казанып, яңадан “• районга сикерергәдер инде моның исәбе, безнең җилкәләрне трамплин итүедер Алай дисәң, авылга кайтуга, бик зурдан кубып яңа өй торгызып йөри башлады үзе, чынлап торып биредә төпләнергә дә ниятли шикелле. Күрәсең, ничәмә еллар районда эшләп, шулай акыл сату, закон өйрәтү бөтен күзәнәкләренә кадәр сеңгән моның, шунсыз яши дә ватор, яңалыкка каршы килеп, кукуруз урынына солы чәчәм, җирне әрәм-шәрәм итәм Ярар, секретарь да, Хәниф Садыйкович, минем кебек, сабый чактан ук ат җене кагылган малай икән, бу мәсьәләдә ннчек тә аңлаштык. Юкса, борынгылар ук әйтеп калдырган сүзне җиргә салып таптап, атны солы белән түгел, чыбыркы белән куарга калыйкмы! Болай да. бигрәк почет бетеп бара бит җанашларыма Монысына шулай бер җеннәрем котырса, тегенең тагын икенче бер кләүзәсе... Юк. кләүзе генә түгел монысы. Кләүзе әле ул яңакка кундыру беләнрәк тиң Ә менә алмый бу хәзер. Ярар инде, мин әйтәм, аның закон белүе кайчак ярап та куя бит әле. Төрле хуҗалык оешмалары белән эш йөрткәндә, низаглары чыкмый тормый. Шундый чакта бу, законын таба, акыллы гына киңәшләр дә бнргәли. Шулай да, парин... Бервакыт, сабанга чыккан гына көннәр, райком секретаре... юк, парткомнар чоры бу, партком секретаре үзе чакырып алды Яңарак кына эшли башлаган чагы секретарьның, холкын-фигылен, эш стилен әле чамалап бетергән юк. Шуңадыр, болай да пошаман күңел белән килеп керсәм, опять моның кләүзәсе! Таба белә бит гаепне.. Булды бит бер заман, «паразит культура» дип, солыны бер дә яман хурлап ташладык. Ә мин, сельхозуправлениегә әйтмичә генә, аулаграк басуда күпмедер гектар солы чәчтергән идем. Шуны тишкән бит бу! Янәсе, мин консер яңакка гына түгел, жаныңа кизәнсәләр... Монысы инде, парин, үзәк бәгырьләреңне актарып ташлый. Монысына түзүләр, ай-һай... Кая, бул- маса, берне көйрәтик әле, — дип ул тагын сигарет сорап алды. — Кичә соңгысы дигән идегез, Газим Галиевич. — Эчкә алмый гына суырам мин аны... Кеше күңеле бит ул, парин, төпсез диңгез. Ул төпсез тирәнлектә ниләр барын кеше үзе дә кайдан белеп бетерсен? Бигрәк тә күңел бакчасы — мәхәббәт мәсьәләләрендә. Адәм белән һава заманыннан бирле кем аның серләренә төшенеп беткәне бар? Кыскасы, әнә шул күңел законнары кушуы буенча, бер авыру кызга... ну, ялгыз хатынга яңа йорт салып керергә булышкан идем. Между прочим, иң авыр елларда салкын фермаларда жанын аямый эшләп какшатты ул сәламәтлеген, бер өй салып бирү генә аз әле ана. Аның каршындагы бурычыбызны түләп кенә бетерешле түгел. Ә теге. Закон Зәйни, үләт себергеое дими ни дисең, моннан бик ямьсез мәгънә чыгарып, ниндидер закон бозулар табып язган бит районга жан көеге Менә шунда сабыр савытларым тәмам-тәмам тулып ашты минем. Монда инде мин тугел. әлеге күңел тирәнлегенең серле көчләре хәрәкәт итә башлады. Парткомнан ничек чыгып киткәнне дә, ни арада кайтып житкәнне дә хәтерләмим Машина ничек чыдаган да. нич₽к авапиягә эләкмәгәнмен — правление алдына килеп туктаганда, радиатордан паровоз уфылдавы күк пар бөркелә иде. Шунда, очрап торуын кур, каршыма VK килеп чыкмасынмы теге. Аулаккарак чакырдым да. менә шулай пинжәк итәгеннән урап тотып, мәче баласы күк беп КУЛ белән күтәреп алдым моны, ә икенче кулны оборонада тотам Җанга да закон эзли башладынмы. мин әйтәм, моннан соң да тыгарсыңмы сасы борыныңны кеше жанына? Ант ит хәзер! Юк бит, кире беткән нәрсә, инде буылып бапа. һаман үзенекен быгырдый. Авыр үзе. каһәр, гәудәгә чандыр гына булса да. әллә бер центнер тарта Кулбашларым суырылып чыгарга житсә житте. әмма моны тәмам антка китергәнче, әллә бер сәгать 6ve. тәки күтәреп тордым шул. Бар иде таза чаклар, парин. — Күз алдыма китерәм. — Дорфалык, әлбәттә Ләкин, әйтәм бит, жанына таш атсалар, монда инде син түгел, әлеге кунел көчләре хәрәкәт итә башлый, нихәл итәсен. Бу турыда моңарчы берәүгә дә сөйләгәнем юк иде, хәерлегә булсын. — Хәерсезгә юрамыйк. Ничек соң, антын тотамы? — Тота. . тоттырсаң, — диде Газим Галиевич кырыс кына. — Между прочим. 6v чәкәләш турында аннан да суз чыкканы ишетелмәде Җанга законны тәки таба алмаган, ахры.— һәм ул бик куанычлы елмаеп жибәрде.— Күр. парин. сыерчык килгән бит! Бик дәртләнеп сайрый бу, тәнгә дә көр күренә Әйбәткә бу, парин, игелеккә. Халык күптән сынаган. Минем кайтып китәр көн алданрак житте. Таныш сукмаклар буйлап соңгы мәртәбә әйләнгәндә, Газим шактый ара сүзсез генә атлагач, уйчан гына әйтте: — Да, парин... Мең юлдаштан бер юлдашың юлдаш дигәндәй, кая гына барма — менә бу санаторий ишеләрдә дә — бер жан юлдаш кирәк икән адәм баласына — Бнк кирәк. Ә менә жан тартмаган юлдашлар белән нишләргә соң? Синең кебек, якасыннан урап, антка китерсәң генә инде, — дидем мин, сүзне гадәттәге шук-шаян якка борырга ниятләп Газим Галиевич күкрәк кесәсеннән «бик хажәт чакка» дип саклап йөрткән сыңар сигаретын чыгарды. Сигарет кәкерәеп-бөкерәеп беткән иде, хасиятләп шуны сыйпаштырды-төзәтте, аннары бик тәмләп бер иснәде дә, яңадан тыгып куйды, — Андыйлары да. парин, өлешеңә тигән көмешең’ инде. Язмышың. Чыннан әгәр... Бу тормышта һәр юлдашың — яхшымы ул, яманмы — синең язмышыңа теге-бу як-ан тәэсир итми калмый икән. Шулай икән ул... Һич көтмәгәндә Кама буе районына командировкага барырга кирәк булгач, күз алдыма шунда ук Газим килеп басты да, бу юлга мин бик теләп, юк, алай гына да түгел, куанып-ашкынып кузгалдым. Мине бикләми генә зур йозак элеп куелган ишек каршы алды. Бакча яктан бик ачулы кырт-кыртлап, бер оя сары чебиләрен иярткән чуар тавык килеп чыкты, әллә кайдан гына ала песи сикереп төште дә, ишек төбендә койрыгын үрә катырып алып, күзләремә карап мияулый башлады. Дөресен генә әйткәндә, күңелем сизгән иде аны... Юк, болай бикле ишек күз алдыма килмәде, әмма Газимның өйдә булмаячагын чамалаган идем. Балыклыда райком секретаре әйткән иде: «Урак өстенә караганда да кызурак чак хәзер, — диде. — Терлек азыгын күбрәк хәзерләп калырга кирәк. Печән котырып та уңган шушындый елда да форсатны кулдан ычкындырсак, тавыклар көләр бездән. Бөтен халыкны күтәрдек. Интеллигенциясе, хезмәткәрләр, пенсионерлар, укучылар — бар да сенажда, яфракта». Әлбәттә, бу эштән Газим ничек читтә калсын? Өйдә тагын кемнәр бар дигән иде әле? Карчыгы, төпчек кызы... Күрәсең, алар да кузгалган. Ә чуар тавык, ачулыдан-ачулы кырт-кыртлап, миннән чебиләренә җим сорый, ала песи ишек ачуымны үтенә. Ничек ярдәм итим сон сезгә? Кибеттә берәр нәрсә булса гына инде. Кибетле олы урамны чамалап акырын гына атлыйм. Әйе. Газим, чыннан да матур икән туган авылың, туган якларың. Ындыр артындагы үрдән күксел урманы үзенә дәшеп тора, бакча артлары буйлап, казүрдәкле инеше бормаланып уза. Ул берсеннән-берсе нркеи-МиТур өйләр. Анысы, йорт-җир һәркайда бик төзек хәзер, ә биредә шунысына игътибар итми мөмкин түгел: ул тәрәзә наличниклары, ул кәрнизләр, ул өй буе рәшәткәләре аеруча бизәкләп, нечкә-нәфис челтәрләп эшләнгәннәр монда, өстәвенә верандалар, капка-коймалар — һәммәсе ак-зәңгәр, сары-яшел төсләрне бик матур аралаштырып. зәвык белән буялганнар Өн буйлары челтәрле-бизәкле булса да, ишегалды турыларында тоташ биек койма башлана. Янәсе, ишегалдында ни барын, нишләүләрен күрми узсаң да ярар, лутчы, әнә, тәрәзә буендагы чәчәкләргә сокланып уз. Сокланып узам. Өй буйлары, тәрәзә төпләре тулы гөлләр, рәшәткәкоймаларда, кәрниз-наличникларда кеше кулы белән җан өретелгән чә- чәкбизәкләр. һәм. әнә, бер капка башында сыерчык оясы никадәр бай хыял белән әкняттәгедәй челтәрләп-бизәкләп эшләнгән. Кара син аны. «Канатлы дускайлар, әйдә, безнең күк иркен-матур ояларда яшәгез әле»,— диюең ич бу, авыл! ӨХФӘТУЛЛИН ф ИКЕ КАЕН. БЕР КАРАМА. СӘЕРЛЕК һәм кинәт... хисләремнән исердемме, нәрсәгәдер абындыммы, чак кына мәтәлеп китмәдем. Мәтәлерсең дә! Бая Газимнар тыкрыгында һич сизелмәгән иде. һәр зуррак авылдагыча, бнредә дә шул ук хәл нкән: аз гына да яшел чирәм әсәре калмаган, чокырлы-чакырлы, кантарлы-ерганаклы икән олы урам Әйтә кебек урам юлы: «Әй, кешеләр! Мг1тур бай өйләрегездән елтыр резин итекләр, затлы плащлар гына киеп чыгасыз да, атлар юлыгызны, аяк астыгызны бөтенләй дә күрми узасыз ахрысы сез хәзер? Бу балчык-тузан, ырым-ерым астында бихисап бәбкә үләннәре тамыры, хуш исле алма үләне орлыклары шыта алмый зар елап ята бит. Ник ишетмисез шуны?!» Зур тәрәзәле таш кибет тә мине йодрык кадәре йозагы белән каршылады Ишек яңагындагы кибетнең эш сәгатьләрен күрсәткән яшел калайны укып торганда, якында гына дәштеләр: — Килеп житәр инде Бибикамал. Обед сәгате чыкты. Янәшәдәге шомырт күләгәле капка төбендә утырган апаны, янындагы олы көнбагыштай эшләпәле кызыйны шунда гына күреп алдым. Апа, башын ия төшеп, кара ырмаулы күзлеге астыннан миңа карый, ә бармаклары күз иярмәслек тизлек белән нидер бәйли иде. Кызыйның да кулында бәйләү икән, анысы, дөньяларын онытып, эшенә текәлгән. — Нигәдер соңлады әле бүген Бибикамал, бик аккуратный ача иде, — диде апа, сәламнәр алышкач. — Сез кунак, ахры? Кая, кызым, бирерәк кил, абый да утырсын. — Әәә, Газим кичсез кайтмас инде ул, — диде апа минем кемгә килүемне сорашкач. — Гомер-гомергә өй эчләрен ут яктысында гына күреп яшәде, бахыр. — Печәндер инде? — Кем белә аныкын... Юк, печән дип бик исе китмәс аның, басудадыр ул. һәр гектарын димәсәң үзе карап эшләтмәсә, күзләренә йокы керәмени аның! — Инде пенсиядә булса дамы? — һи! Зәйнулла юллап биргән пенсиягә риза булып ятса, Газим буламыни ул аннары Бер курортка барып кайтканчы гына җитте түземе. Райкомга, әллә обкомга кадәрме җитеп даулап йөри торгач, мели... мелиа... фу, тел күнегеп бетми һаман да.. Мелиорация агрономы итеп куйдылар үзен. — Менә ничек. Ә Зәйнулла дигәнегез... Закон Зәйни мәллә? — Артында шулай дип йөрткән булалар да бит. Берәр четерекле эш чыкса, киңәшкә һәммәсе аңа йөгереп килә. Законын да белә Зәйнулла, ничекничек эш йөртәсен дә. Ана кызыйның бәйләмен тоткалап-тоткалап күздән кичерде. — Уу, кызым, син миннән дә уздырасың болай булгачыннан. Ничек тигез бара. Әүвәл-әүвәлдән шәлчеләр безнең авыл. Менә Әнүзәнең дә кулы ябышып тора...— Ул, хәйләкәр-мут елмаюын яшерергә тырышып кына сорап куйды. — Ничек соң, яшь килен ошадымы? Мин моны Әнүзәне урынсыз шаяртуга санап, аптырабрак калдым. — Нинди килен? — Бәй, сез туйга килмәдегезмени? Газимнең уртанчы улы өйләнде бит. Шуннан бер атна гына элек төпчек кызлары кияүгә чыккан иде. Ике туйны бергә үткәрергә йөриләр хәзер. Фәйрүзә шул мәшәкатьләр белән Казанга китте. Өйдә килен ялгызы гынадыр, кунакны ничек каршылады диюем иде. Яшьләр белеп бетерәмени! Мин өйнең бикле икәнен әйткәч, апа энәсен йомгакка кадап куйды. — Иии, шулай мени әле?. Юлдан килеп, чәй дә эчмәгәнсез инде сез, алайса Әйдәгез, бездә эчеп чыгыйк. — Рәхмәт, апа, рәхмәт. Балыклыда бик ныклап ашап-эчеп чыккан идек. — Булмый ул юлдан килгәч чәй эчмичә. Бу эсседә тамак бик тиз кибә. Сез бер дә тартынмагыз, аяк очы күршеләр без Газимнәр белән. Алар кунагы — минем дә кунагым. Әйдәгез — Алайса... кибет ачылсын инде. Газимнәрнең чебиләре бик интегеп йөри анда, шуларга сибәргә биредә ярма-фәлән булмасмы дип килгән идем. — Чебиләрен үзем кереп карап чыгармын. Булмаса, кызым, син ♦ кайтып самовар куя тор. Аркаларың язылып, күзләрең ял итәр. Эшне шулай аралаштырып эшләсәң ардырмый ул. Бар. г — Нигә чәйнектә генә кайнатмыйбыз чәйне, әни? Тиз була ич. £ — Кунакка чәйнек чәе эчермиләр, кызым. Самовар куй. иренмә. 2 Бетсә, лапастан каты күмер апкер. — Апа кул сәгатенә күз төшереп £ алды, сәгатьнең әллә алтын, әллә алтынланган беләзеге күзне чагылдый рып җемелдәп китте. — Шул туйга аяк киенүем иде инде минем дә Бү- = ләкләр дә аласы бар, шешәмазарын да алдан алып куймасаң, мондый < чакта уңайсыз хәлдә калуың бар. Яшь килен белән кияүне бөтен авыл ш чәйгә дәшә бездә. Ә минем чират алдан Үзләре күршеләр, өстәвенә, g килен белән мәктәптә бергә эшлибез. Яшь кенә булса да бик әйбәт укытучы килен. Балалар үлеп тә ярата үзен. Теге... тумыштан педагог. — Гафу итегез... Ә сез нинди фәннән укытасыз? Апа кулындагы бәйләме белән авызын каплады, ә аз гына яшькелтрәк, уңганрак соры күзләре хәйләкәр-шук көлемсери иде. — Техничка мин мәктәптә. Егерме елдан артык шунда эшләп, тәмам н икенче туган йортыма әверелде ул мәктәп £ Шыгырдап капка ачылды да, аннан таягына таянып авыр гына ат- * лыйатлый бер әби чыкты. ® — Мөкәррәмә, гафил булма, кибетне көтсәң, сәгать бишсез килмәс ч әле ул Бибикамал, — диде ул, исәнләшкәч. — Печәнчеләр янында сәү- х лә итә ул бу вакытта. Кичә утырышта шулай хәл иткәннәр һәм теге якка таба юнәлде. Сырлап бизәкләп эшләнгән таягын, иелә < төшеп, алга ук тери дә, аяк очыннан аяк очына гына өч-дүрт адым ат- “• лый, туктап таягын алга селти... өс-башы бик пөхтә, затлы әбинең. Җиңел-нәфис шәльяулыгы читеннән күренеп торган чигә бөдрәләре исле сабын күбегедәй ап-ак булса да. иелгәндә җиргә кадәр диярлек салы нып төшә барган купшы-калын толымында чал бөртекләр бөтенләй күренми. Менә ул, бераз баргач, бире таба борылып карады. Бер генә күз салды, югыйсә, әмма шушы карашның минем хәтердә мәңгегә сеңеп калуы булды бугай бу. Каш ас'-ы, керфек тирәләре дә каралыбрак торган бу зур кара күзләрдә күл чоңгылыдай эчке ургулы тирән моң гына чайпала, тагын да бераз карап торсаң бу тын чоңгыл кайнап ташый да башлар, шуңа ул карашын озаграк текәүдән сагаядыр кебек иде. Юк, әби дип әйтерлек түгел әле аңа. һич юк! Мине аның таягы гына алдаган. Моңы-сагышы белән бергә, тыенкы кайнар дәрт тә бөркелеп тора иде бу карашта. — Зампред Фәрәхшат белми әйтмәс, кайтыйк, болай булгачыннан Әнүзәнең самовары да кайнагандыр, — дип, Мөкәррәмә урыныннан куз галды. — Авырып тора, ахры, зампредыгыз? — Авырый шул ахири. Күптәннән инде. Ә зампред дигәне кушамат кына ул... Кайда, үземнең дә иреннәр үтереп тә чәй сорый башлады монда, кайтыйк. Күптән эчкәнем юк иде инде минем мондый чәйне. Суын ерак чишмәдән махсус алып кайткан самовар чәе, өстәлдә хуш исле яңа балы, эре-эре җир җиләге, балан кагы — чәй эчүнең бөтен шарты килгән. — Сез Зәйнулланы беләсезмени? — дип, Мөкәррәмә чәй эчү, чәй пешерү турындагы әңгәмәне шулай кинәт кенә борып җибәрде — Алай күргән-белгән кешем түгел. Бер сөйләшеп йөргәндә, Газим телгә алган иде аны, кушаматы кызык булгач, истә ка-лган. — Алай бик матур сөйләмәгәндер әле аны Газим. Гомер-гомергә бик килешеп бетә алганнары юк. — Нигә ңкән? — Кем белә инде кешенекен. Характерлары бигрәк ут белән су күк шул. Газим бик турыдан яручан, тынгысыз, ярпач халык, ә Зәйнулла сабыр гына, көенә-җаена китереп эш йөртергә ярата. Шуннан да чыга бугай чәкәләшләре. Мөкәррәмә, урыныннан торып, «ачсаң, өйгә чебен тула, ачмасаң бөркү» дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, тәрәзәне япты, тагын ачты, тагын шапылдатып ябып куйды. — Анысы, уйлый китсәң, бар инде сәбәпләре. Инде олыгаеп беткәч, әйтергә дә ярыйдыр, яшьлек елларыннан ук килә аларның килешмәүләре. Шулай олыгайгач кына төшенә башлагандай буласың бит ул яшьлек сәерлекләрен. — Боларныкын олыгайгач та аңламассың. Чисти бер табышмак. Мөкәррәмәнең бу турыда нидер сөйләргә дә теле кычыта, ят кеше алдында бик җәелеп тә бетәсе килми иде бугай. Шулай да. бераз тын гына утыргач, моңсу гына елмаеп куйды да, сөйләп китте ул. — Баягынак Фәрәхшат ахирине үзегез дә күрдегез, хәзер дә көзге чәчәктәй әле ул, ә яшь чагында... Ничек кенә дип әйтим? Ут чәчәк иде ул. янар чәчәк! Ләкин, әбиләр әйтмешли, ходайның рәхмәте, балачактан ук язмыш бик иркәләмәде аны. Үзе дә үсмер генә абыйсы белән печән ташыганда. Каенсар үреннән төшешли атлары дулап китә дә, олау башындагы Фәрәхшат яр астына тәгәри. Бик озак район больницасында ятып, шуннан сизелер-сизелмәс аксый торган булып кайтты. Аннан килеп, сул яңагында ярты ай-урак күк җөе калды, бәлки үзегез дә абайлагансыздыр? (Юк, һич тә күземә чалынмады). Менә шуңа бик тә кимсенә иде, ахры. Хәер, алай кимсенүен мин аның шактый соңрак сиздем әле. Болай булды. Сугыш елларында почта йөрттем мин. Көндезләрен басу-әвендә эшләсәм, иртә-кичләрен почта таратып авыл әйләнәм. Үзегез беләсез инде, җаның гына түгел, иңнәр дә күтәрә алмас- тай авыр кара кайгылы хатлар да ташырга туры килде, бии-биетә торганнарын да. Ул фронттагы егетләреннән хат килгән кызларны һич биетми калдыру юк. Шулай, кызларны биетәм, канатландырам, ә үзем... ^зем кру1лый мәхрүм андый шатлыккуанычтан. Фәрәхшат та мәхрүм. Кая, сугыш башланганда җидене яңарак кына бетергән көйгә, егетләр сөяргә өлгерә алмый калдык шул без. Еллар үтте, яшьлек сугыш дип тормый, үзенекен итә, сөя-сөеләсе дә бик килә башлады, һич югында, өлкәнрәк кызлар кебек, фронттагы егетләрдән хат алсаң икән, дибез. Язгы җәйге кичләрдә авыл читенә, болынга ук чыгып китәбез дә, башларыбызны башка куеп төрле сөю-сагыну җырлары сузып йөрибез, эчләребез тулы мәхәббәт, сагыш-зарыгуларыбызны шулай юатабыз. Бер кичне әйтә куйдым мин «Әйдә, дим, без дә сугыштагы егетләргә хат язабыз». «Кит, тиле! Кызлар егетләргә башлап хат язамыни, булмаганны!»— дип, төртеп үк җибәрде үземне Фәрәхшат. Соң, мин әйтәм, сөю-мәхәббәт хаты днмнмлә мин. Хәл-әхвәлләр, авыл хәбәрләрен генә язарбыз. Туган яктан хат алулары ут эчендәге егетләргә әллә күңелсез булырмы? Почта йөрткәч, белеп йөрим бит, фронтка киткән бар егетләр дә кызларга хат язып тормый, әти-әниләренә хатлары килә, туганнарына, ә кызларга юк Бар андыйлар да. Шулай дигәч, Фәрәхшатым да күнде. Ләкин кайсыбыз кемгә яза? Беребез дә атап кына әйтә алмый. Озак уйлап тормастан, жирәбә салырга булдык. Әйтерсең, әллә нинди серле-шомлы эшләр кылып йөрибез. Бакча артларыннан гына безнең ак мунчага кайтып бикләндек, тәрәзәне томаладык. Чыра яндырып, газета кырыеннан кисеп алган кәгазьләргә дүртме-бишме егетнең исемен язып чыктык Беренче булып жирәбә тартырга Фәрәхшат үземне күндерде. Мина Зәйнулла исеме чыкты Инде Фәрәхшатка чират. Әлегәчә хәтеремдә, күзләрен чытырдатып йомды ахири, бик авыр сулап, нидер пышылдады, аннары гына жирәбә бүрегенә үрел,.е. Жирәбәсен ачып укуы булды... Башта мин аның кулына ♦ чырадан утлы күмер төштеме дип торам, шулкадәр дә жан ачысы белән кычкырып җибәрде ахири. Ул да булмады, ләүкә читенә капланып, су- s лыксулык үкси дә башлады. Нәрсә булды, ни булды дип янында бөте- 2 релеп йөрим, сүзендә әйтә алмый. Аннары гына учына йомарлаган* жирәбә кәгазен күрсәтте, укып өлгерүемә, куйнына яшерде. Газим исе- * ме чыккан икән моңа. «Юк, юк, язмыйм мин аңа... Мин аксактан, мин * чалыш авыздан хат алуның ни кызыгы бар аңа. язмыйм, көләр генә ул = миннән»,— дип өзгәләнә бичаракаем. Юатып үгетләп карыйм, аныңса- $ ен үзен кимсетә, җанашым. Соң, мин әйтәм. әйдә алмашып язабыз, ы алайса, Газим күршегә үзем язармын, ә син Зәйнуллага яз. Әйтә тор- х гач, монысына ничектер риза булды... Әй, яшь чаклар — җүләр чаклар ф диген. Мөкәррәмә тагын моңсу елмаюлы көрсенеп куйды. — Әнә шулай язышып киттек, — диде ул җитди-коры гына. — Язы4 шып киттек дим дә бит... Газим минем ике генә хатыма кыска-кыска > җаваплар язды да, шуннан соң ник кенә бер хатыма каршы хат кил- £ сен! Нишлисең, сугышларның бик кызган чагыдыр, хат язарга вакыты е юктыр, дип күңелне юатасың, солдат кешегә үпкәләп булмый. Аның * каравы, Фәрәхшат бик тә уңды ул яктан. Ахиринең бер хатына Зәйнул- ® ладан ике-өч хат килеп өлгерер иде И матурлар да итеп язар иде соң хатларын Зәйнулла! Ахири белән арада серләр юк, һәр килгән хатны х бергәләп укыйбыз. Исәнлек-саулыктан, сугыш хәлләреннән берәр генә < авыз сүз язуга: * 0. Күзләремне ала алмыйм Сезнең яктан таң ата. Хатка язып сүзләр бетми. Җыр күбрәк аңлата, — дип берсеннән-берсе матуррак җырлар тезеп китәр иде. Булса да булыр икән кешедә шулкадәр дә җыр-моң байлыгы! Кайбер хатларында дөнья сүзләре бөтенләй дә булмый, гел җырдан гына торыр иде хаты Ахиринең дә җыр капчыгы сайдан түгел, ул да җырга җыр белән генә җавап бирә торган булды. Егет исән-сау кайтса, алу-баруга җитәрдер, ахры, боларның эшләре дип ахири бәхетеннән көнләшеп тә куйга- лый идем. Яшерен көнләшү генә түгел, моны үзенә дә әйткәнем булды. Мәк чәчәге күк кызарып чыгар иде дә ахири алай дигәченнән. «китче, тиле!» — дип, янымнан ук йөгереп качар иде. Сугышлар бетте, Зәйнулла да. Газим да исән-сау әйләнеп кайтты лар. Берәр ай Зәйнулла белән ахири матур гына йөрделәр Шуннан соң... Менә шуннан соң башланды инде бөтен сәерлекләр. Кинәт әллә генә ни булды боларның араларында. Жүнләп сөйләшми дә Фәрәхшат Зәйнулла белән, чакырган җиргә дә чыкмын. Ни кылануың соң инде, ахири, ник алай тилмертәсең егетне, днм. Көлә генә. Ачуланыштыгыз мәллә, дим. Дәшми алай дигәченнән, сүзне икенчегә бора да җибәрә. Бервакыт, кыш көне, әти белән әни каядыр киттеләр Ул елларда кышын бер иңле бәс кунган салкын клубта нинди ямь булсын, яшьләр аулак өйләргә җыелып күңел ача идек. Мин дә аулак өй үткәрергә булдым. Күңел ачу гына түгел, ниятем Зәйнулла белән Фәрәхшатны очраштыру. Аңлашып-кнлешеп китмәсләрме дим Ярар, җыелыштык шулай. Башка аулак өйләрдә бик күренми иде, күрше Газим дә кергән. Бик хәтеремдә. Зәйнулла да, Газим да гимнастеркадан әле ул вакытта, орденмедальләре дә күкрәкләрендә.. Йа, күңелле дә үтә иде ул аулак өйләр! Уен'да көлке, җыр да бию. Күңелләрен тәмам-тәмам бушанганчы шаярасың-уйныйсың, үртәшәсең-көләсең. Ни генә әйтмә, хәзерге иркен клубларда безнең заман аулак өйләрендәгечә ихлас та күңел хөрлеге юктыр кебек хәзер. Аннары, башка якларда ничектер, безнең аулак өйләрдә уеннардан соң берәр пар куна кала. Куна кала дигәч тә, бернинди гөнаһ-ямьсезлекнең катнашы юк монда. Бербереңнең сафлыгын, җан-тән якынлыгын шул фурмы сынашу бу. Мондый сынашу булачак гаилә өчен дә зарури бер нәрсә түгел микән? Ярар, анысы бүтәч әңгәмә. Шулай, уеннар беткәч, яшьләрне чат башына кадәр озатып җибәрдем дә, кайтып, абзарда озаклап сыерга башак болгаттым, баскыч алларын себердем, тегесен-монысын караштырып йөрим. Үземчә, өйдә Фәрәхшат белән Зәйнулла иркенләп сөйләшсеннәр, комачау итмим дим. Әмма күңел гел кыбырсына, тегеләрнең ничек аңлашканын тизрәк беләсе килә. Бераздан кердем. Керсәм... күзләремә күренәме дип торам. Фәрәхшатым Зәйнулла белән түгел, Газим белән калган. Сәке кырыенда икесе ике яклап бер мендәргә таянганнар да, күгәрченнәр күк гөрләшәләр, мин кергәнне сизмәделәр дә хәтта. Юкәдә икән чикләвек, дим эчемнән, ахири дип йөр син аны!.. Шулай уйлап бетермәдем, кинәт ян тәрәзә чылтыррр коелып төште дә, эт башыдай таш Газимның баш очыннан гына стенага шак килеп бәрелде, шундук егет аннан-моннан киенеп тышка атылды. — Менә син! — Соңыннан, Зәйнулла белән Газим канга батып сугышканнар икән, дип яшьләр арасында сүз китте, әмма бу турыда Зәйнулладан сорашсам, кулын гына селти, Газим шаркылдап көлә генә иде. — Кызык. — Анысы, шуннан ара Фәрәхшат белән Газим матур гына йөреп киттеләр, моның бер гаҗәбе дә булмас иде. Кемнәр өчен кем көймәс тә, кем ярларын кем сөймәс, диләр бит. Яшьлектә була инде ул андый хәлләр. Әмма боларныкын... Ни дияргә дә белешле түгел. — Ничегрәк? — Газимны, кайтуына, бригадир итеп куйдылар аны. Еллары нинди иде бит, үзегез беләсез инде. Җигәргә җегәрле аты, батырып эшләргә батыры юк, дигәндәй, таң белән торып йөгерә башлар иде Газим, кара төн җиткәнчегә кадәр аяк өстендә. Җитмәсә, кичке мәктәпкә укырга да керде, җидене генә бетереп киткән иде. Фәрәхшат белән таңнар сызыла башлаганчы урамда сөйләшеп йөргәннәр хәтердә. Юк сүзләрен бар итеп сөйли дә сөйли ахири, мине яныннан җибәрми. Белеп торам, Газимны көтеп йөрүе моның, ә тегесе я укуда, я җыелышта. Ничегрәк соң араларыгыз, дип сүз ачсам, авызын турсайта да куя Фәрәхшатым. Шулай ничәмә еллар үтте. Газим унны бетереп, Казанга, авыл хуҗалыгы институтына заочно укуга барып керде. Шул елларда председатель итеп тә куйдылар үзен. Зәйнулланы районга эшкә алганнар иде, ул шунда өйләнеп, оя да корып җибәрде. Ә болар, инде утызга җитеп киләләр, һаман да егет белән кыз. Алай днмен дә... Бөтен гаҗәбе-табышмагы да шунда аның. Әллә дөм сукыр булган Газим Фәрәхшатның мәхәббәтенә, әллә башта ук күңеле бүтәндә булган аның. Эшенә, укуына да баштанаяк чумган иде инде егеткәй — анысы да күңел күзен томалый калмагандыр дим. Үзегез беләсез, тиз генә аякка басып киттемени әле ул колхоз Кырчылыкта авыр, терлекчелектә икеләтә кыен иде. Сыер саварга, дуңгыз карарга көн аралаш авыл бетереп кеше эзлиләр иде. Шунда Фәрәхшат үзе теләп фермага эшкә керде. Аңынчы медпунктта сестра иде ул, шунда тыныч кына ятасыла канә.. Болай итүен газетада бик мактап язды- лар. язуын, ә мнн белеп торам, барыннан да бигрәк, Газимгә якынрак буласы, эшенә дә азмы-күпме җиңеллек китерәсе килми аның. Шулай итеп, бетте безнең таңнар аттырганчы бергә сөйләшеп йөрүләр. Көнтөн фермада Фәрәхшатым. Хәтеремдә, бервакыт кичен моның янына фермага киттем Кышның иң зәһәр суыклары башланган чак, йөгерәм генә. Дер калтырап барып * керсәм, ахири олы киез итекләр киеп, биленә иске шәлләр урап алган да, саламны әй хәсиятләп тә ваклый-ваклый сыерларга башак болгатып < йөри. Әйдә, җәтрәк җылынып чыгыйк, качмас сыерларың, дим. Көлә £ генә. «Миңа суык түгел, әйдә, салам ваклаш, җылынырсың», ди. Эшне < бетереп дежуркага керсәк, монда да таракан катырырлык суык. Мичкә * ягып җибәрергә дип аралыктагы утынга үрелүемә, кулыма чат ябышты g Фәрәхшат. «Якмый торыйк, юкса иртәгә сыерларга су җылытырга утын - калмый», ди. Газимның укуы буенча Казанга киткән чагы, фермага ы утын кайтартуны уйлап багучы булмаган Кит, тиле, иртәгә кадәр катып * үләсең бит бу килештән, дип. моның ай-ваена карамыйча, какшап бет- “ кән утыргычларын ватып, мичкә ягып җибәрдем. Өйгә бераз җылы төш- = кәч, Фәрәхшат бозланып каткан киез итекләрен салды да, аякчуларын ♦ җылытып бәйләргә мич каршына килеп утырды. Аякларына күзем тө- х шүгә әллә нишләпләр дә киттем. Болай да чирләшкә аягы бүрәнә күк = шешеп чыккан җанашымның, тубык сөякләре дә беленми, һай, бетерә- ч сең ич үзеңне, ник дәваланмыйсың, дим һаман көлә генә. «Мин үзем >> доктор бит. эшләр бераз җайлануга, бик тиз шифасын табам мин аның», £ ди. Үзе көлә, үзенең күзләрендә яшь мескенкәемнең «Утыз ике сыерга ө бер үзем калдым, күбесе буаз. Газимны үле бозаулар белән каршыла- * сак, күзләренә ничехләр күренерсең»,— ди. н Әнә шул айлар итеп көтеп ала иде ахири Газимны. Көтте-көтте дә, ч ниһаять, көтеп җиткерде... Укуын бетереп, диплом алырга китүеннән, = Газим өйләнеп кайтмасынмы!.. е — Менә син! < — Фәрәхшат шул көнне үк авылдан юкка чыкты Бөтен халык бик 01 шөбһәгә төште. Авыл бетереп эзләделәр, Газим үзе халыкны күтәрде, милиция дә аякка басты. Ике көннән соң Фәрәхшат Балыклыдан Авыл советына үзе шалтыраткан аннары. Әмма шул китүеннән авылга әйләнеп кайтмады, Казанда мехкомбинатка эшкә урнашты, икеме өчме ел үткәч кенә кайтып, яңадан үзебезнең медпунктта элекке эшенә керде Нәкъ шул чорларда Зәйнулла да авылга кайтты. Язмыш бик аяма ды ул бичараны да. Йөрәк чиреннән хатыны вафат булып, ике баласы белән тол калды. Эшендә дә күңелсезлекләр чыккан диделәр. Авылга кайтуга, Зәйнулла бик тырышып яңа өй торгызып йөри баш лады. «Фәрәхшатны ала икән Зәйнулла, яңа йорт өлгерүгә, туйлары булачак икән» дигән сүз китте Ихтимал, нигезсез-төпсез генә юрау булма ды бугай бу. Ахнринендә тел төбеннән шулайрак сизелә. Зәйнулланың иске өйләре медпункт каршында гына булганлыктан, эш арасында Фәрәхшат ятимнәр янына кергәләп йөри, «бигрәк акыллылар, зирәкләр» дип сабыйларны бик яратып сөйли иде. Әмма дә .. Язмаган икән тыныч кына бәхет ахири җанашыма. Болай да сер бирмәскә тырышып кына эчтән сызлануын шактыйдан сизә идем, менә бер заман аяклары бөтен ләй тыңламас булып, урын өстенә үк ауды Фәрәхшатым Бер дә бүтән түгел, теге вакытта атналар буе салкын фермада ятуларының гына кәсафәте инде бу, болай да авыру аякларына шул чакта өстәлгән чирләре чыга. Менә шунда Газимгә әллә нн булды Вөҗданы кузгалып, кинәт күзләре ачылдымы моның, әллә инде һаман да шул Зәйнулланы күрәлмавыннан җеннәре котыра башладымы . Бервакыт шулай Фәрәхшатның өйләренә барып кергән Зәйнулла да шунда икән, әллә врач чакырып әллә ниндидер дарулар сорапмы сәламәтлек министрына хат язып уты 2 «К У» М 12 17 руы икән. «Кәгазь белән дәваламыйлар адәм баласын», дип, Газим иң әүвәл әнә шул хатны ертып ата, аннары, машинасын чакырта да Фәрәхшатны туптуры Казанга алып китә, шунда иң әйбәт больницага салып кайта моны. Шуннан соң да көн аралаш диярлек янына барып йөри торган булды. «Аның чиренә фәлән ризык килешә, шундый-шундый дару үләннәр кирәк икән», дип берәр сүз ишеттеме, җир тишекләреннән табып булса да илтер иде. Иренең болайлар итеп йөрүенә хатыны бик кул куеп тормагандыр инде Газимның, дисездер. Бөтен хикмәте дә шунда аның. Анысы, кем белә, бәлки өйдә өермә-давыллар да купкандыр, әмма халык күзендәгесе шул: сирәк табышлы даруын, шифалы үләннәрен бергәләп эзләп йөриләр иде. Ул гынамы әле... Фәрәхшат карт әнисе белән генә яшәп ята, өйләре бик тузган иде. Бер заман, Фәрәхшат больницада чакта, Газим шул иске өйгә терәп үк шәмдәй нарат бүрәнәләрдән яңа өй салдырып йөри башлады Инде дә кызулатып эшләтте, атна-ун көн дигәндә өйнең түбәсен ябып та куйдылар. Зәйнулла, үз кулында' булмагач, яңа өенә матча да күтәрмәгән иде әле, Фәрәхшат өч айдан соң үз аягы белән Газим салдырган яңа өйгә кайтып төште. Зәйнулла, моңа задурлыгыннан, өен тагын бер почмакка үстереп, инде дә сырлап-би- зәкләп бетерде. Өй өлгерде, тик көтелгән туй җырлары гына яңгырамады анда. Фәрәхшат үз аягы белән кайтса да, һаман тазалыкка туймады. Чир ул потлап керә, мыскаллап кына чыга шул... Аннары килеп, тагын шунысы әле... Председатель чакта Газим колхозны бик алга җибәрде, халыкка яхшылыклары күп тиде. Әмма характеры бик крута булгач, председательгә берәр эшең-йомышың төшсә, моңа ни фурым әйтергә белми йөди идек. Кабинетында да утырмый, аннары, кәефсезрәк чагы булса, лутчы авызыңны ачма. Шуңа күрә, белмим кемнән ничек башлангандыр, халык председательгә үзенең үте- неч-гозерләрен Фәрәхшат аркылы йөртә торган булып китте. Ә Фәрәхшат «ярар, сөйләшеп карармын», дидеме, бетте, йомышыңны үтәлгәнгә сана. Ахиринең бер генә, бер генә сүзен дә җиргә салганы юк Газимның. «Зампред» дигән кушаматы әнә шуннан ябышты инде Фәрәхшатка. — Менә ничек. — Әйтәм бит, чисти бер табышмак. Исләрең дә китәр. Мөкәррәмә тынып калды. Өстәлдәге кәрәзгә, бик кырыс безелдәп, бал корты килеп кунды, кинәт очып китте, тагын кунды. — Менә шундый-шундый хәлләр...— Мөкәррәмә бал кортыннан күзен ала алмыйча уйчан гына әйтте. — Ә Зәйнулла тагын ялгыз. Фәрәхшаттан өметен өзгәч, бүтәнгә өйләнеп тә бакты, нигәдер торып китә алмадылар. — Ул кулындагы алтын сәгатен назлап кына сыйпап куйды. Ашыгып кына Әнүзә керде, комод өстендәге бәйләмен эләктереп, ишеккә йөгерде. — Әни, Сәрия бер кул иңе артыграк бәйләгән инде,— диде чыгып барышлый. — Ярыша-ярыша бәйлиләр. Бу шәл акчасын чат үзеңә кием-салым алырга гына тотарбыз, дигән идем. Кыз баланы бигрәк затлыдан-затлы- га гына киендерәләр бит хәзер. Кешедән калышасы киләмени! — Мөкәррәмә тагын тыенкы гына көрсенеп куйды. — һай җиңел түгел ялгыз башка тормыш алып барулар... «Әтисе кайда соң Әнүзәнең»,— дип тел очына ук килсә дә, соравымны кычкырып әйтергә базмадым. Ул арада өй буенда нидер шакылдап ауды, шунда ук аһылдап кычкырып җибәрделәр. «Әллә егылды инде бу бала» — дип, Мөкәррәмә ишеккә атылды. Мин дә иярдем. Бирегә кергәндә үк игътибар иткән идем. Баскычны сүтеп ташлаганнар да, иркен генә веранда эшли башлаганнар, хәзергә өйгә кереп-чы- гып йөрергә такталар гына сөялгән иде. Әнүзә шуннан егылып төшеп кулын авырттырган икән. — Берни булмадба, әни. авыртты да бетте инде, — диде Әнүзә, бәйләмен тоткан кулына өрә-өрә, икенче кулы белән күзләрен сөртә-сөртә капкага таба йөгереп китте. — Фәрәхшат апаңа күрсәтеп кайт, кызым, сөяге таймасын тагын,— дип Мөкәррәмә аңа кычкырып калды. ♦ Аннары ул, үз алдына сукранулы сөйләнә-сөйләнә, шундагы аунап- таралып яткан такталарны, борысларны тәртипләбрәк өяргә тотынды, у — һай. бу Зәйнулланы! Әхтәри гомерләренә сузды шушыны эшләп £ бетерүне. . Ни берәрсен кушмый, ни үзе көн яктысындарак килеп эшлә- 5 ми. Кеше сүзеннән котлары чыгар... — Ул сәгатен кулыннан бик ачулы £ йолкып алды да кофта кесәсенә салды. — Шул гадәтләре бар! Ай якты10 сына гына кыймылдап, ничек алга барсын ди ул эш... Шул гадәтләре! х 5 ы ТЫКРЫК ♦ * X X — Ну, парин, ничек киләләр белдең! Бик тә шәп булды бит әле ч бу, — диде Газим, инде менә ничәнчедер кабат. — Теге... бар бит әле. >• китап хәзер телепатия дип атаса, халыкта «күңел сизенү» дип борын- £ борыннан килә. Шуның шикелле, синең белән санаторий сукмаклары е буйлап гәпләшеп йөрүләр гел искә төшә башлаган иде. Шуны сизенеп * килүеңдер бу, рәхмәт яугыры. ь Без өйдә икәү генә калдык. Яшь килен җитез генә йөренә-йөгерә өстәл хәзерләде, кече якта кияве белән тыелып кына көлешә-көлешә пы- * шылдашып алдылар һәм бу як ишек төбенә килеп бастылар да «Әти, £ без бер әйләнеп кермәкче идек» дип чыгып та киттеләр. < — Болан итик әле без.. Фәйрүзәнең балы да әчеп өлгергәндер анда, х икәү генә кече туй итәбез. Олы туйда барыбер утырып булмый . Шәп булыр бу. . — Нигә алай... утырып булмый? — Бар инде сәбәбе, парин, ... — Газим гадәтенчә кискен генә кулын селтәп куйды да, күңелле бер шуклык эшләргә җыенган сабыйдай, сак кына эре-эре атлап кече якка чыгып китте. — - Минем бу эшкә керешеп китүем дә нәкъ әнә шул син әйткән юллардан башланды инде. диде ул. туй балыннан авыз итеп, мыекларны сыпыргалап куйгач. Очрашуга. Газим Галневнч: «Ничек соң, ошадымы безнең авыл?» - дип сорагач, мин соклану сүзләремнән соң. урам юлларының, бәбкә үләннәренең аяныч хәле турында да әйтми булдыра алмадым. Газимның әнә шул сүзне ялгап алып китүе иде бу. — Санаторийдан кайткач, шулай бер ара. инде дә йорт җанлыга әверелеп киттем, парин. Гадәттәгечә, таңнан торам, гадәттәгечә, берәр стакан сөт чөмерәм дә ишегалдына чыгып китәм. Монда күптәннән эч пошып та кул җитмәгән эшләр атлаган саен. Ишекне ачып чыгуга, баскыч такталары ач чучкадай чинап җибәрде, капкасы урам каравылыдай шак-шок килеп утыра, ул рәшәткә-коймалар кайсы мәгърнбкә. кайсы мәшрнкъка сәлам бирә Атна ун көн кулдан балта-пычкы төшмәде. Ул арада бакча эшләре килеп җитте, атн'а буе анда казындым Шулай итеп, бөтен ишегалдын, бакчасын, абзар-лапасын тәртипкә керттем. Соңгы эш итеп, капка төбенә эскәмия ясап куйдым да кәефләнеп кенә утырам. Тын безнең тыкрык, юл өсте түгел, бала-чага, тавыкчебешкә иркенлек Иркенлек тынлык та бит... Ә нш чирәм үсмч ң әле монда? Ул юлы тагын... чокыр да чакыр. Нигә болан әле б)? Шунда, миңа җавап биргәндәй, чаттан җир селкетеп өченче тизлек белән бер ДТ борылды. Күрше малае кечкенә энесен детсадтан алып кайткан. Үз «Волга»сында фарсить итәмени! Юл бозып, трактор туздырып йөрүе өчен тетмәсен тетеп ташладым моның. Шунда ук чат башына олы казык кагып, «Трактор белән керү катгый тыела!» дигән такта кадакладым. Аннары килеп, көрәк белән юлны төзәткәләргә тотындым Ишегалдын гына түгел мин әйтәм, тыкрыкны образцовый тәртипкә кертәм хәзер. Ну, бу эшкә картлар да кушылды. Бергәләп, юлларны тигезләдек, ерганакларга кәсләр җәйдек, аннары, үзең дә күргәнсеңдер, тыкрыкның буеннан-буена ике яклап яшь тупыллар утыртып чыктык. Әйбәт киттеләр, ник дигәндә, һәр агач аерым рәшәткәле, кәҗә халкы керерлек түгел. Ярар, тыкрык та тәртиптә Трактор кертү түгел, сыңар чүп тә төшермибез тыкрыгыбызга, ак өй күк җыештырып кына тотабыз Бер кичне шулай көтү каршыларга капка төбенә чыгып утырдым Көндезен бик әйбәт яңгыр явып үткән иде. Җәйге кәсләребез яшәреп киткән, тупыл- ларыбыз бер карыш күтәрелгән кебек. Шуларга карап кәефләнеп утырам Иртәдән бирле шул бил сыкрап җәфалый иде, алар ук онытылды. Фәйрүзә кибеткә киткән иде, ул кайтып җитте. Бутыйлары куныч авызы тиңентен былчыракка баткан моның. Кибетне мыкырый астына күчереп куйганнар мәллә, сазлыклар кичеп кайткансың, мин әйтәм. Сәер генә көлеп куйды да яныма җайлап килеп утырды. «Әй, карты ым,— ди,— дөньяны су басса, үрдәккә ни кайгы, дия идең син. Әллә хәзер үзең шундый үрдәккә калып барасың инде?» Нәрсә, әллә туфан киләме илгә? Бер дә сизгәнем юк бит, дигән булам. «Килсә соң, синең утрау-тыкры- гың нык хәзер, ә анда... — ди карчык, олы урам ягына ымлый, — килеп җиткән инде ул туфаның. Председатель чакта күрмәгәнне, хәзер гомер күрәсең дә юк». Күрмәсә соң, мин әйтәм, пенсионер картка шушы утрау да бик җиткән. Эчтә мәчеләр тырнаша башласа да, үтә чыккан гамьсез кыланган булам. Дөресен әйткәндә, шушы минутта гына уянуы иде инде ул мәчеләрнең. Безнең тыкрык үрнәгендә, башка урамнар халкын да күтәрәсе иде бит, дип теге чакта ук, янына картлар көрәк күтәреп чыгуга ук башка килгән иде Әмма дә ләкин.. Әлеге дә баягы, персональ пенсия дигән булып... Кая, булмаса, моны күтәреп куйыйк әле. Кымырҗуы тәмам җиткән моның, хәтерен калдырмыйк балның. — Хәтер калу дигәннән, Газим Галиевнч, минем теге вакытта да күңелгә килгән иде, инде менә бу бал әйттерәме. Минемчә, бу урында юккарак чыгымлагансың шикелле син. Сәламәтлек турында да уйларга кирәк ләбаса! Үзең уйлый белмисең икән, әнә, кешеләр кайгырткан. Бу бит нәкъ безнеңчә, советча — Син дә Закон Зәйни сүзен сөйләп утырма инде, парин. — Нигә Зәйнулла сүзе генә булсын? Хәтерем ялгышмаса, райком секретареннан алып, кичә генә рульгә утырган тракторчы малайга кадәр ялдәвалану турында әйтә башладылар, дигән идең шикелле. — Әйтерләр шул... Зәйни котыртып йөргәч. — Кызык син, Газим Галиевич. Мондый мәсьәләдә кемнеңдер котыртуы, кемнеңдер фикере түгел, соңгы сүзне врач әйтә бит. Бер генә врач та түгел, бөтен бер комиссия сиңа ял-дәвалану кирәк дип тапкан. — Врач... комиссия... Сынган сөяк ялгана, күңел сының сынмасын, ди әнә халык әйтә. Менә эш нәрсәдә! Бәхәсләшеп утырганчы, балыңны чөмерә-чөмерә генә, дальше тыңла син. —Бетте, Газим Галиевич, тыңлыйм, ә бал торыбрак торсын әле. йә тагын бәхәсләшә башлармын. — Шулай итеп, эчтә пыскыган утка җилне әйбәт кенә өрде бит карчык. Үз утрау-тыкрыгың имеш. Үрдәк тормышы... Таба белә бит сүзләрен дә! Шунда ук урынымнан сикереп тордым. Булмаса, мин дә бер йөзеп кайтыйм әле, үрдәк бит мин, дим. Кызык бит ул хатыннар, үзе күңелне кузгатты, үзе шунда ук чат килеп ябышты тагын «Утыр тыныч кына, бүген дә төне буе сызланып чыктың, анда аягыңны чылатып кайтып, бөтенләй егылыргамы исәбең» Юк инде, бер кузгалса. Газимны туктатып буламы! Исәбем — авыл Советына барып, безнең тыкрык үрнәгендә, бөтен авылны кузгату турында чынчынлап зур сүз ачарга. Олы урамга чыктым. Йа хода! Язын-көзен үзәккә үткәннәре хәтердә ♦ бу урамның, әмма бүгенге күк аз гына янгырдан да болай сазлыкка әверелүенә моңарчы игътибар дә ителмәгән. Чыннан әгәр! Нәрсә, аякта итек, башта мең төрле уй була эш белән чапканда, кайдан атлаганыңны да сизмисең яки машинага утырып кына элдертәсең. Карчык әйтсә дә, үзсүзләнеп, аякны да алмашмаган идем Ботинкалар лачкылт- лычкылт шыңшый, чалбар балаклары ләм капчыгына әверелде. Юк, ботинкалар гына шыңшымый, йөрәк сыкрый башлады бу хәлгә, парин. Ник дигәндә.. Кая, син үзең кара, мин тагын бераз чөмерим әле. Эһмм.. Ни бит... Теге вакытта сөйләгән идем шикелле... Авыру хатын турында Фәрәхшат исемле ул. Өе нәкъ шул олы урамда аның, ә медпункт теге очта ук. Ни авыр йөрсә дә, эшен ташлаганы юк. Их, мин әйтәм, әҗәл газапларыдыр бит ана мондый көннәрдә бу сазлыкны үтүләре. Күнел күзе күрмәсә, маңгай күзе шул кадәр дә сукрайса сукраер икән, валлаһи. Шулай лычкылдаган аяклар, сулкылдаган күңел белән авыл Советына килеп кердем. Председатель, Гайрәт Гайшә, кайтып китмәгән икән, ялгызы гына утыра Сүзне аяктагы ләм капчыкларыннан башлап җибәрдем, аннары, үзебезнең тыкрык үрнәге, олы урамдагЫ сазлык. Булмый бит болай, мин әйтәм, заман хурлыгы бу! Тагын да кичектерергә һич ярамый бу эшне Күрәм, ничектер астыртын гына хәйләкәр көлемсерәп тыңлый мине Гайшә. Мин сүзне бетерүгә шаркылдап ук көлеп җибәрде. — Хәтереңдәме икән, Газим абый, — ди, — моннан өч еллап элек тә безнең арада нәкъ шушындый сөйләшү булган иде? — ди. — Тик ул чакта рольләребез генә бүтәнчәрәк иде. Мин сорыйм-үтенәм, син исә бу эшне һаман да сузу да кичектерү ягында. Инде менә син дә минем яклы булгач, варисың Хәйруллинны җиңми калмабыз, бик зур рәхмәт, Газим абый,— ди. Авызымны ачкан килеш, шап итеп урындыкка килеп утырганны сизми дә калдым. Урындыкка түгел, форменным образом төп башына утыртып куйды бич үземне Гайрәт. Әлбәттә, хәтергә төште, булган иде андый сөйләшү Мәсьәләне бик зурдан кубарган иде Гайрәт. Иң беренче, ул олы урамны чын тәртипкә китерү өчен анда асфальт җәюне куйды. Ә тракторларга авыл читеннән аерым юл салуны кузгатты, болар өчен бер унлап йортны күчереп салырга кирәк булып чыкты. Бу кадәр эшкә авыл Советының үз бюджеты тамчы гына, колхоздан сорамый хәлләре юк Ну, исәплән карадык та, безнең дә кесә чамалырак булып чыкты ул елны. Терлекчелек комплексын төзеп бетерәсе бар. бик зурдан тотынып, Культура сарае сала башлаган идек, ничә ел ул сузылып килә. Шул арны әйткәч, Гайшә дә, нихәл итсен, минем белән килешкән иде кебек. Аннары килеп, Зәйнулла да.. Син, бәлки, тагын әйтерсең, артыграк авыз чайкыйсың буГай ул кеше белән, бер яратмагач, гел яман ягын гына күрәсең, диярсең. Алай түгел, парин. Ул чакта йөз процент килештем мин Зәйнулла белән, рәхмәт кенә әйттем үзенә. Мондый рак киңәш бирде ул. Фәлән карарда әйтелгәнчә, ди, гадәтенчә, законын полный табып сөйләшә, юлларны төзекләндерү буенча район юл бүлегендә махсус фонд бар, аннары әле трикотаж фабрикасы безнең өстән шефлык итә бит, алар да ярдәм итәргә тиеш, ди Бик дөрес, мин әйтәм, андый эшне юллауның мастеры син үзең, авыл Советы депутаты буларак, әйдә, действуй, дидем дә мәсьәләне почти хәл кылынганга санап. РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН ф ИКЕ КАЕН. БЕР КАРАМА бу турыда оныттым да. Ләкин бит, парки, тиеш-тиеш дип кенә, итәгеңнән тигәнәк тә төшми бу дөньяда. Шулай итеп, күздән йокылар качты ул төнне. «Әйттем мин сиңа» дип, карчык грелкалар, дарулар күтәреп, янымда бөтерелеп йөри башлаган иде, гырылдап йокыга киткәнгә сабышып, аны тынычландырдым. Аяк чылатып йөрүнең файдасы тигән, биле дә сызлый, биленнән бигрәк, күңел сыкрануларына чыдар әмәлләр юк, парин. Фәрәхшатның ничек интегә-интегә ул урам сазлары буйлап үтүләре күз алдыма килә дә, «әйдәгез, заман хуры итеп тотмыйк урамнарны, кузгалыйк хәзер үк»,— дип бөтен авылга сөрән сала-сала чыгып йөгерер дәрәҗәләргә җитәм. Соң, туктале, нигә сөрән салып йөгерергә? Иртәгә үк правлениегә бар да, чын җитди-төпле итеп сөйләш. Теге вакытта Зәйнулла җилкәсенә аударган эшеңне үзеңнең ныклы кулыңа ал. Пенсиядә булсаң да, правление члены бит әле син хәзергесе көндә, дип күңелне тынычлан- дырмакчы итәм... Юк, парин, кая ул! Ник дигәндә . Бу инде, ни генә әйтмә. Зәйнулла алдына баш иеп килү булачак Зампред ул хәзер безнең, какраз Хәйрулинның каядыр киткән чагы. «Әә, килдеңме каршыма?! Теге вакытта мин сиңа баш иеп килгәндә, ничек каршылаганыңны хәтерлисеңме? Шулай ул дөнья...» — дип, әй тантана итәр иде бугай теге. Ярар, анысы чурт с ним, анысыннан да бигрәк... Гырылдап йокыга киткәнгә сабышып, карчыкны тынычландырдым, дидем бит. һе, алдарсың хатыннарны! Бер заман: «Син Фәрәхшатыңны күреп кайттыңмы соң? Әллә төшеңдә күреп уяндыңмы? — ди бу, терсәге янтыкны каезлый — Бар, янына гына барып кайт булмаса, күңелең дә утырыр, бил сызлавың да басылыр»,— ди. Әнә бит, нинди акыллы башлары белән нинди җүләр сүзләр мыгырдап ята. Да-а Акыллы ир атын мактар, тиле үзен мактар, шыр тиле хатынын мактар, дигәндәй, ходай акыл-зиһенне бик. мулдан тамызган юкса минем карчыкка. Ул ягын никак не отнимешь. Дөресен генә әйткәндә, мин институтны аңа аркаланып кына бетерә алдым. Бергә укыдык без алың белән, факультетлар гына аерым: ул экономика, мин кырчылык буенча. Шул профессорныкы кебек акыл-зиһеннәре белән күңелләремне яулап алды да инде ул. Ә бит Институтта укый башлаганчы Фәрәхшат белән безнең чәчләр бергә бәйләнеп бетә язган иде инде. Аннары әле килеп... Кызык бит ул дөнья! Бервакыт шулай, күрше Мөкәррәмә әйтә... әнә син чәй эчеп чыккан хатын Болай ди. «Без Фәрәхшат ахири белән жирәбәләрне алышып кына харап булдык»,— дип җибәрә. Вакыйгасын да сөйләп алды... — Әйтсәм әйтим инде... Мөкәррәмә ханым миңа да сөйләде ул вакыйганы. Күрәсең, сер түгелдер хәзер. - һе! Хәзер инде сер булды ни дә, сер булмаса ни. Ә соң, элегрәк, без сугыштан кайткач ук сөйләсә ни була! Ул чакта ни Фәрәхшаттан, ни Мөкәррәмәдән сүз чыкмады бу турыда. Даа . Чыннан да, хәтерлим, фронтта Мөкәррәмәдән хат алдым. Ләкин, нәрсә? Күрше хакы итеп кенә язган хат дип санадым мин аны. Ә менә, жирәбә чыкканча, Фәрәхшаттан хат килсә, юк, бүтәнчәрәк карар идем. Әйе, чыннан да башка күзлектән карар идемдер. Булмады түгел, фронтта чакта, блиндаж миченә утын өсти-өсти, уйга чумып утырганда, кинәт кенә Фәрәхшатның өздереп ала торган карашлары күз алдыма килгәннәре хәтердә... Алай, киткәнче, чынлап йөргән сөешкән дә булмады, югыйсә. Кая, малайлар гына идек бит әле без киткәндә. Ә хат килсә... Ярар, син анда «бу карт тиле багуюраулар белән саташуга кадәр җиткән икән инде» дип, эчеңнән генә көлеп утырасыңдыр, бәлки. Юк, парин, ашыкма авыз ерырга. Бер язучы әйтмешли, ниндидер язмыш шуклыгы бар монда. Әнә бит Зәйнулла белән Мөкәррәмәдә.. Жирәбә чыкканча булмагач, йөриләр хәзер.. Ни ир белән хатын түгел, ни егет белән кыз түгел. — Әллә Әнүзәнең әтисе Зәйнулламы? — дип, әрсез кызыксынуымның телемнән ычкынганын мин үзем дә сизми калдым. — Анысын, парин, үзләре беләләрдер инде. Читкә-чатка чалуламыйк әле без... Кая, бирерәк тарт стаканыңны, эчәсеңме-эчмнсенме, алда ту- ♦ лы торсын. Шулай итеп, нинди акыллы башлары белән әнә нинди җүләр сүзләр мыгырдап ята бит карчык Ә бит «утрау-тыкрыгың» дип, «председатель чакта күрмәгәнне...» дип, үзе эчкә ут салды башта. Инде менә ишетмә- сәң ишет. Фәрәхшатың янына бар!.. Түзмәдем, урынымнан сикереп тордым. Әйе шул, барып кайтыйм әле янына, дип, ашыга-ашыга киенә дә башладым. Фәйрүзә дә торып утырды. Үзе хәзер бер сүз дә дәшми. Шулай бер сүз дәшмичә күзләре белән гейә озатып калды. Бәлки, кая таба киткәнемне тәрәзәдән күзәтеп тә торгандыр — моны мин җилкәм белән тоеп атладым, ләкин тыкрыкны узуга, олы урамга түгел, туп-туры Каенсар басуына таба юл алдым. Җиде төн уртасында нишләмәк булам да, ни эшем төшкәндер минем анда, үзем дә белмим, барам да барам Хәер, ул чакта аякларымны ни өчен ул Каенсар басуы тартканын аңлап бетермәсәм дә, инде менә хәзер төшенәм шикелле. Эш менә нәрсәдә.. Ихтимал, һәркемнең дә шулайдыр инде ул, бу тормышта бары үзең генә белгән, бары синеке генә булган, ну, максатың дип әйтикме, яки анда хыялыңмы була бит. Әйтик, мотор ничек эшли? Ягулыгы булсын, һавасы өреп торсын, шәме очкын бирсен — шунсыз эшли алмый мотор. Кеше дә шуның сымаграк. Аш-суы, сулар һавасы белән генә яшәми адәм баласы, җаныңда гел очкыны кабынып торсын аның — әнә иң мөһиме нәрсәдә! Әлеге хыял-максат дигәнем нәкъ шушы очкын инде ул. Ул очкын, яшь узган саен, төрлечәрәк гә кабына торгандыр, тик сүнмәсен генә, гел чатнап-яшьнәп торсын! Шунысы иң кирәге Ну минем очкынга килгәндә... Яшь лактагыларын сөйләп тормыйм, соңгы елларым очкыны болай кабынды. Председатель булып яңарак кына эшли башлаган чаклар, уңыш гектардан уртача җнде-сигез центнердан артмый. Менә шунда бер елны Каенсар басуындагы уналты гектарлы участоктан утыз җидешәр центнер бодай уңышы җыеп алдык бит, парин. Картларда шаккатты, газетларда шаулап алды. Ә минем күңелләрне тәмам айкап салды бит бу хәл. Димәк, мин әйтәм, безнең басулар да әнә нинди юмарт, димәк, каядыр Кубань, Украин якларында гына түгел, безнең басуларда да уңышны уртача утыз центнердан ким алырга хакыбыз юк безнең, ким алабыз икән, димәк, бнрәм дигәнне ала белмибез. Каенсар басуының безгә шушы турыда искәртүе бу. Әйе, әйе, гүя басукай безгә шулай үзе аваз сала, өйрәтә! Шулай кабынды яңа очкын. Шушы бер сан — һәр гектардан кимендә утыз центнер! — бөтен җанымны, хыялымны биләп алды, тормышымның төп максатына әверелде, парин. Уңышның елдан-ел арта баруы очкынны дөрләткән- нән-дөрләтә килде. Дөрләгәннән дөрләде очкын, ләкин олы ялкынга әверелә алмый калды. Җитә алмадым мин ул утыз центнерга. Дөрес, Каенсар басуы тагын берәр ел утыз центнердан арттырды, ә бөтен мәйданда алып булмады Ә бит, хыялыма ирешсәм, кем белә, күкрәгемә Алтын йолдыз тагарлар иде, бәлки. Тактылар, такмыйни... Пен сионер исеме тагып куйдылар Сабый чакта нәни гарьлек-рәнҗүләреңне ана куенына сыенып бу шатасың. Сугыш кырында өстеңә туп-ядрә гарасаты ябырылганда, җир куенына сеңгәннәнсеңәсең. Бар котылу өмет шунда, җиркәйдә Инде менә, сакаллы сабый, гарьлекәрнүләремә дә юанычны басуларымнан РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН ф ИКЕ КАЕН. БЕР КАРАМА эзләп баруым булгандыр ул минем Каенсар ягына. Шулайдыр... Хыялочкынымны да шушы ук басу кабызды бит. Ләкин барып җитә алмадым. Ул басуга җиткәндә үр менәсе бар безнен. Үр итәгендә, инеш буенда, пар аккаен үсеп утыра. Менә шул турыда тукталып калдым. Күпме басып торганмындыр, кинәт кенә мондый бер җыр хәтеремә килеп төште: Ике каен, бер карама Урал тау башларында Ике кайгы бергә кнлеп, Уралднч башларыма Ике каен... ике кайгы. Ике каен... ике кайгы, дип эчтән генә кабатлап, каеннарның әле берсенә, әле икенчесенә карый-карый тик басып торам. Менә шунда кинәт әйтерсең каеннар телгә килеп, миңа җавап сүзе пышылдый башладылар! Юк, парин, моны болай гына аңлатып булмый Лутче болай итик без һава иснәп керү дә булыр, тотыйк та, шул пар каен тирәләрен бер әйләнеп кайтыйк, ә? — Гаҗәп тә әйбәт булыр бу, Газим Галиевич. Без кузгалдык. Сөйләшми генә инеш яры буйлап атлыйбыз. Яр бик текә, тирән. Борылышларда козырек сыман булып, өстәге чирәм катламы гына калган да. ак, кызыл балчыклы яр эчкә үк уелып-уелып кергән. Күрәсең, язларын бик усал сулы бу инеш. Хәзер ул аста гына, үги ана яфраклы, бака үләнле, сырганаклы киң төбенең уртасыннан гына, чуер ташлар өстеннән челтерәп агып ята. — Заманында өч ташлы тегермән әйләндергән инеш бу, — дип сүз башлады Газим — Әнә тегендәрәк ат-арба белән чыгып йөрешле буасы бар иде. Между прочим, пар каен миңа бу инешнең дә зарын сөйләп алды. Киләсе яздан чынлап тотынабыз без моңа. Буасын да буарга исәп, ярларын да, агачлар утыртып, кай төшләрен бетонлап торып ныгытабыз. Аннары ул олы урамны асфальтлау өчен инде күпме вак таш, күпме битум әзерләнүе, шеф фабриканың фәләнчә ярдәме турында саннар, сумнарны бербер артлы тезә-тезә сөйләп китте. Янә бер борылышны үтүгә, Газим минем беләгемнән тотып алып, алга таба күрсәтте. — Әнә алар, каеннар. Кешеләргә нәрсәдер әйтергә, нидер искәртергә махсус чыгып баскан кебек алар. Шулай түгелме? Әллә мин генә нечкәрәмме? Инешнең теге ягында, кыя сыман алгарак чыгып торган текә яр буена ук килеп баскан, ак кәүсәләре инде кара-көрән җыерчыклы карт каеннарга карап, беразга сүзсез калдык. Тәннәре җөйле-җыерчыклы каеннарның, ә астагы кызыл, сары балчыклы ярда, кутырлы җәрәхәт сыман кучкыл-кызгылт тамырлар челтәре... — Шулай инде алар, каеннар, Газим Галиевич. Синең генә түгел, күпләрнең күңел кылларын тибрәтеп җибәрә торган әллә нинди тирән моң бар аларда. — Менә-менә! Аларның әнә шул хасиятләре минем әллә кайчан онытылып беткән җыруны күңелдә уятты да инде Мин җырлыйм, ә каеннар миңа җыр белән үк җавап бирәләр кебек. Чыннан әгәр! Бер әсәрләнсә, тап-таза аек баштан да тәмам тнлесымак исәргә әйләнә икән кеше. Әй, Газим, Газим! — диләр кебек каеннар, үз көйләрендә. •— Шул бер сан — утыз центнерың белән шашып, күп нәрсәләргә сукыр- чукрак була башладың бит син,— диләр,—Ул саз урамнарны, ишелеп беткән инеш ярларын, чәчәкләре сирәгәйгәннән-сирәгәя барган бог'ннарны күрмәү түгел, хыялын гыйшкың булган туган басуларыңның да зарына колак салмыйсың бит! Балачакта язгы былчыракларда ялан аяк йөреп тәпиләрең кутыр-чатыр чебиләп чыккач, чемчек-чемчек канлы җәрәхәтләргә өрә-өрә ничек әрнеп җылаганыңны хәтерлисеңме? Яз гы ташулар шаулап үтүгә, басулар да шулай канлы-кутырлы җәрәхәтләреннән әрнеп сыкрый. Син аларны ишетмисең, әллә ишетмәмешкә салышасың? Туфракны ястыктай кабарткандай булып, ярма кардай төче минераль ашламалар белән сыйлаштырып, җирнең күңелен күрмәкче дә, уңышны күбрәк алмакчы буласың. Ә язгы яралар... Алар әрни бирә, ♦ аза бирә. Әй, Газим, Газим! Әнә шулай диләр кебек, ларин, каеннар. Ул гынамы әле! Берзаман. 2 каршымда каеннар түгел, ә Фәрәхшат белән Фәйрүзә басып торалар ? сыман тоела башлады. * — Вакытында дәваламасаң, соңыннан никадәр генә нркәләмә-наз- - лама, җир ярасы, нәкъ күңел ярасы кебек үк, барыбер тәмам төзәлеп --о җитә алмый инде ул, тын гына, эчтән генә сыкрый, әрни... — Яра өстенә яра өстәүдән саклан, Газим! Монысын басулар да. < кеше күңеле дә мәңге гафу итмәс! Әнә шулай үзләре дә, Фәйрүзә белән Фәрәхшат булып та, шелтәләп- * мешелтәлиләр, тетепме-тетәләр' генә каеннар абзагызны, парин. Кыскасы Кайда, килгәч-кнлгәч, яннарына ук чыгыйк инде без аларның _ Без олы ташлар өстенә аннан-моннан гына салган дерелдек такта “ басма аша теге якка чыктык, бормаланып менгән тар сукмактан күтәрелеп, каеннар кыясына килеп туктадык. ч Газим Галиевич ике кулын ике каен кәүсәсенә куеп, урталыкка ки- £ леп баету, гүя каеннарны үзенә тартып китереп, икесен берьюлы коча- » гына кысып алмакчы; ул калыи-киң җилкәсе, ул зур куллары белән Га- ® зим Галиевич мепәменә нәкъ шулай итәр дә кебек иде. т — Кыскасы, менә шушы каеннар мелиоратор итте инде мине. Хәер, *“ вазифама мондый исем соңрак бирелде әле. Анысын да сөйли китсәм . 2 Син әйтмешли, үзе тагын бер хикәят. Кунакны сүз белән артыграк сый < лыйм бугай Лутче менә болай итик әле без. Кече туй икән, кече туй е булсын. * Газим тнз-тнз бүлтәйгән кесәләрен бушатырга тотынды Зур гына шешә, җыелмалы пластмасс кружкалар, түтәрәм каклаган каз. тегесе- бусы чыкты. Әйтәм бит, безгә рәнҗеп калмасын туй балы,— диде ул кулла рын угалап. I Ни өчен кала да ул бал, нигә утыра алмый Газим олы •’уйда? Бу соравымны бирәлмичә мин тагын эчтән тындым. ЮРТАК Җылымса җил дулкын дулкын уҗым исе белән мунча төтене исе бөркеп үтте, наянланып, каен толымнарын шыбырдатып узды... Юк, узмады, назланып кына шул толымнар арасына кереп сыенды бугай кинәт тып-тын булып калды. Миңа инде Газимның күп гадәтләре таныш Алай тып-тын, кымша нусызтыныч озак ята алмас ул. һәм елмаймый түзә алмадым Газим каен төбендә кырын яткан җиреннән сикереп торып та утырды — Слушн, синең иярсез атка атланып чапканың бармы? Хет малай чакта? — Безнең буын авыл малайларыннан кайсы гына чапмаган икән ул иярсез атта? Нигә алай дисең әле? — Шуннан әйтүем аны Әлеге дә баягы, минем мелиоратор булып китүемә менә бу каеннарның гына түгел, атларның да катнашы бар бит, җанашларымның — Кызык. Алайса, яңа хикәятне башлыйбыз, Газим Галиевич? Рәхәтләнеп тә тыңлар идем — Тыңлаучы барында, сөйләргә иренүчеләр без түгел. Ләкин яңа хикәят димәсәк тә ярар, бая сөйләгәннәрнең дәвамы гына монысы. Да Шулай итеп, парии . Ул төнне каеннар яныннан кайтып ятуга, изрәп йокыга да киттем. Нәрсә, күңел үз урынына утырды диярлек хәзер. Иртәгә үк правлениегә керергә дә, горур башны алай бик имичә генә, мәсьәләне уртага салып сөйләргә. Болайрак итеп: әйтик, кешеләрне дәвалаучы доктор бар, мал докторы бар. Ә мине колхозның бөтен табигатенә баш доктор итеп куйсыннар. Тыкрык-утраудан олы юлга чыгуның бердәнбер чарасы бары шулай гына. Председатель чакта өл- гермәгән-күрмәгән эшләрне түгәрәкләргә бары шулай гына мөмкин. Ләкин, парин, кичке акыл еш кына иртәнгә яраксызга чыгучан бит ул Иртәгесен әй йөрим авыл урамнарын, инеш буйларын айкап, әй йөрим... Ә менә правлениегә таба тартмый гына аяк! Тартмый и все! Нишләтәсең аны? Шулай йөри торгач, бер заман конюшнига, атларым-арга- макларым янына килеп чыктым Әйткәч әйтим инде... Соңгы елларда бөтен тирә-юнь бәйгеләрдә баш бирмәстәй бер аргамак үстерү белән шашып йөрмешем минем. Нәсел-нәсебен үзем тикшереп сайлап алган бер таебыз үсә. Әтисе Дон скакуны булса, әнисе башкорт тулпары. Исемен дә үзем куштым — «Очкын». Әлеге өмет-хыялым очкынына ишарә. Егетләр, быелгы сабан туенда ук сынап карыйк, дип аягыма гына егылмыйлар тик. Юк, бирмәдем. Быелга иртә. Ә киләсе елга, сабан туйлары җитүгә, газеталарны караштырып бар, безнең «Очкын» турында укымый калмассың. . Их, ул «Очкынкаем!» Канатлары бар диярсең җанашымның, тезгенләбрәк бармасаң, теге, әкияттәге юрга кебек, һавага ук күтәрелеп очып китәр иде. валлаһи. Бу юлы да җай гына атлатып барам, ә юлны үзе белә малкай — әлеге дә баягы, Каенсар басуы ягына алып китте. Күпмедер баргач, күрәм, алдарак тагын бер җайдак бара. Ерактан ук чамалап алдым, тегенди-мондый гына атта баруы түгел моның, чабыш юргасына менеп алган. Тезгенне аз гына бушатуым булды, «Очкын» эһ дигәнче куып та җитте моны. Башта әле җайдакның үзенә күтәрелеп карау юк, аргамагын күздән кичефәм. Шәп малкайга ошый, шайтан алгыры. , — Сәлам, жокей! — дигәнгә, күтәрелеп карасам... Теге вакытта да әйткән идем шикелле, райком секретаре Хәниф Садыйкович та минем күк сабый чактан ук ат чебеь-е малай безнең, атны солы белән куу турында шул сөйләшеп килешкәннән бирле, бу турыда серләр бик килә. Бу юлы да әңгәмәбез беренче сүздән үк атлар турында башланып китте. Бездән әллә ни ерак та түгел «Уңыш» колхозы юртагын, ял көне итеп, аяк яздырырга алып чыгуы икән секретарьның. Колын чакта ук күзе төшкән дә моңа, картлар белән киңәшеп, чабыш аты итеп үстерергә булганнар. Безнең «Очкын» кебек үк, киләсе ел сабан туе бәйгесендә генә катнашачак икән. Менә бит, парин, пенсиядә ятуның файдасы! Председатель чак булса, мондый көндәшем барлыгын ишетми калыр идем мени мин. — Алайса, киләсе сабан туенда икенче урын «Уңыш»ка эләгүе бар икән,—дим, горур башны һич ияр исәп юк. Хәниф Садыйкович рәхәтләнеп бер көлде. — Ни өчен икенче урын? Ә беренче призны кемгә юрамакчы буласың? — ди. . — Юрыйсы юк, — мин әйтәм, — беренчелекне безнең «Очкын» берәүгә дә бирмәячәк. Бәхәсләшеп үк киттем. Хәниф Садыйкович «Уңыш»ның байталын мактый, мин үзебезнең «Очкын»ны. — Алайса, болай итик без. Әнә теге караманы күрәсеңме? - ди Хәниф Садыйкович, ярты чакрым чамасы алдарак юл буендагы ялгыз агачка күрсәтә. — Әйдә, шунда чаклы чабышып үтәбез, үзенә күрә, нәни бәйге булыр бу. Бер, ике, өч. һоп! Башта шактый ара янәшә бардык. Аннары байтал калыша башлады, ул арада тагын куып житте. Шулай да финиш-карамага минем «Оч- . кын» ике-өч адым булса да алданрак житте — Мин начар җайдак шул, байталның гаебе юк монда, — дигән бу- 4 ла секретарь, һич тә сер бирәсе килми Сүзебез тагын атлар хакында дәвам итте. Колхозларда чабыш ат- < ларына карата сүнеп килә торган дәрт тагын кабынып килә, монысы * бик әйбәт. Ә менә эш атларына карага гасырлар буе килгән крестьян ш дәрте, ай-һай, сүлпәнләнде. Әйтергә оят, авылда яшьләрдән жүнләп аг җигә белмәүчеләр күп бит хәзер Машиналарга артыграк салынабыз. Бер ат арбасы йөк өчен дә, тузан туздырып, машина куабыз. Урманда * бүрәнә чыгарганда, яфрак хәзерләгәндә күпме яшь агачларны харап £ итеп, трактор тырылдатабыз. Печән өсләрендә машина керә алмастай s урыннардан чүмәлә тарттырырга тагын ат кирәк, һи. парин. авыл ху- ♦ җалыгында, бары тик ат җанашым гына булдыра ала торган эшләрнең х гомер бетәсе юк аның. Аннары менә, йортка яшь киленне дә, шәһәрчәләп, кызыл, зәңгәр куыклар таккан «Победа», «Москвич» белән генә төшерәбез бит хәзер. >. Элеккечә, кыңгыраулы-шөлдерле, чуклы-чиккән яулыклы пар атларда £ килеп төшсә туй, яшьләргә гомерлек бер якты хатирә булып калыр иде & бит бу. Ярый, аты ат, шуларга өстәп, арба-чанасын, трантас-кошовкасын та- ь бу олы проблема хәзер. Тугымчы, трантасчы карт осталар китеп бетә ч бара, ә алар һөнәрен өйрәнеп калырга теләүче яшоләр юк. - Их. па- = рнн, — мин әйтәм, — атларга игътибар — хәзер без гел шаулый торган £ табигатьне саклауның аерылгысыз бер өлеше бит ул. Шушыларга ял- ■< ran, үземнең төне буе ничек тилереп йөрүем, кыя башындагы пар каен- “■ ның миңа ниләр әйтүен-җырлавын да сөйләп киттем Боларын инде үземнән көлебрәк, мәзәк сымаграк итеп сөйләгән идем, юкса. Әмма Хәниф Садыйкович бик җитди тыңлады үземне, тик авыл табигатебезнең баш докторы булырга теләвемне әйткәч кенә елмаеп җибәрде. — Табигатьнең доктор Айболиты кебегрәк инде, алайса, — ди. Бик тә шәп бит бу, нәкъ заман таләп нткән должность. Тик аның исемен хәзергә бераз үзгәртергә туры килер, мелиорация агрономы дип атарбыз. Штатка кертергә шулай иплерәк, ә штатта торгач, халык та, без дә аяк терәп таләп итәбез, үзеңнең дә, кашыңны җыерма бер дә. вөҗданыңда тагы да уяурак булачак. Ә теге утыз центнер дигәнең Басуларны никадәр остарак дәваласаң, шулкадәр тизрәк киләчәк ул. Артыгы белән киләчәк. Иртәгесен үк бик ашыктырып район больницасына чакырып алдылар. «Ялдәва ничегрәк килеште икән, тикшереп карыйк әле» дип. врачтан врачка йөртә башладылар «Әһә, йомшак җәеп катыга салуы икән бу Хәниф Садыйковичның, ул оештырган моны» дип. башта бнк кәеф кырылса да. үземне нык тотарга тырыштым Юкса, йомшап китсәң, юк авыруларың да әллә кайдан калкып чыгучан бит ул. Шулай күңелне нык тотуның файдасы тими калмагандыр, бар врачлардан да, солдатка каралгандай, «годен» булып үттем бит! Ярар, монысын үттем, ә менә кайткач... Син тагын әйтсәң әйтерсең. Закон Зәйни белән кабат чәкәләшеп алмый булмады. Ни ди.. «Андый эшләр белән, әнә, районара мелиорация станциясе шөгыльләнә, шунда эшлә, хөкүмәт шулай кулай- рак тапкан икән, мөгез чыгарырга йөрмә монда» дип җнбәрә бит. Шундый да аяк терәп сөйләшә, председатель Хәйруллнн, яшь нәрсә, ул да икеләнә калды. Эчтә давыл-өермәләр кубып өлгерсә дә, тыштан үземне аяз күктәй тыныч тотарга көч таба алдым. Басуларны, инеш ярларын, урамнарны, болыннарны дәвалау буенча председатель чакта өлгерә алмаган, күрмәгән эшләремне түгәрәкләү өчен басам мин бу постка, аңлагыз шуны! — мин әйтәм. Мәсьәләне идарә утырышына куймый булмады. Монда инде, нихәл итәсең, ут чәчеп бәхәсләшергә дә туры килде. Менә шулай, парии. Әле эшнең башы гына Ай-яй күп әле алда башкарасы эшләр, ай күп. һәм Газим Галиевич, башкарасы эшләрнең авырлыгын чын-чынлап җилкәсендә тойгандай, каен төбенә авыр гына чалкан сузылып ятты. — Эшләр күп, ләкин беразга барысын бер читкәрәк куеп тормый да булмый. — Ул каен толымнарына текәлгән килеш уйчан гына әйтеп куйды. — Әлеге... туй мәшәкатьләре беләндер инде? — Мәшәкате мәшәкать, ә туйның үзендә, әйтәм бит, утыра алмыйм мин. — Сәбәбе серме? — Хәзергә сер дияргә була. Газим, бераз тын гына яткач, башта ишетелер-ишетелмәс, аннары тавышын көчәйткәннән-көчәйтә барып, сүзсез генә моңлы бер көй сузып җибәрде. — Да, парин, хәзергә сер, — ул көйләвем бик кисәк өзеп, җитез генә торып утырды. — Ну, сиңа гына әйтсәм әйтим... Болай ул, парин. Теге вакытта син киткәч. Әзербәйҗаннан килгән бер иптәш белән таныштым. Шул сөйләде. Гаҗәп бер санаторий бар икән аларда. Нафталан дигән нәрсә белән дәвалап, аяк-куллары бөтенләй йөрмәс авыруларны да аякка бастыралар икән Колаклар үрә торды минем бу хәбәргә Озын-озак уйлап тормастан, Фәрәхшат турында шул санаторийның баш врачына хат яздым. Чын кеше икән врачлары, бик тиз җавабы да килеп җитте. «Килегез, путевка ала алмасагыз, курсовка белән дәваланырга була» дип язган. Ну, мин таптым бит путевка! Таптым дип... Яшерен-батырын түгел, Хәниф Садыйкович ярдәм итте, рәхмәт яугыры. Срогы нәкъ туй вакытларына туры килә килүен, ләкин анысы гына инде... Ни генә булмасын, Фәрәхшатны андый ерак юлга ялгызын гына чыгарып җибәрә алмыйм мнн. Вөҗданым кушмый. — Шулайдыр да... Фәйрүзә ханым ничегрәк карый соң бу мәсьәләгә? Газим күңелле генә көлеп җибәрде. — Син нәрсә! Хатыннар белгәч, сер була ди мени ул аннары? — Ул шунда ук җитдиләнде. — Хәзергә карчыкка әйткән юк әле бу турыда. Әмма ышанычым нык, килешми калмабыз дип уйлыйм. Кайчак, һәр хатын-кыз кебек инде, бераз тәртәләргә типкәләп алса да, ахыр чиктә килешми-аңлашмый калганыбызны хәтерләмим. Килешми яшәсәк, бу туйлар да булыр иде мени? Булса да, бүтәнчәрәк... Газим Галиевич салмак кына атлап, тагын ике каен арасына килеп басты, ике кулын кытыршы-ак кәүсәләргә куеп, нәкъ баягыча каеннарның икесен берьюлы кочагына кысарга теләгәндәй итте.