Логотип Казан Утлары
Хикәя

ФӘНДӘМ ФОНДЫ

Ерак Себердән Мәскәүгә юллаучы һава корабы кинәттән генә түбәнәя башлады. Ярым йокымсырап, газетажурналлар караштырып утырган пассажирлар сәерсенеп сәгатьләренә карадылар, чөнки иртәрәк иде әле. Главкада ясыйсы отчетын тагын бер кат күздән кичереп утырган Мәүлет Мурзин да. алдында яткан күн папкасына кәгазьләрен җыештырып, түш кесәсеннән чылбырлы сәгатен чыгарды. Колагына куеп тыңлап караганнан соң. кемгә дә булса, мөрәҗәгать итүдән бигрәк, үз-үзенә сөйләнеп: — Алай... Безнең кораб иртәрәк якорь ташлар га җыена бугай. Ярар, хәерлегә булсын,— дип куйды. Самолет куе болытларны ертып түбәнәя барды. Ул да булмады, лайнер дөк иттереп бетон полосага утырды һәм кар бураннары туздырып йөгереп тә китте. Шул рәвешчә өч-дүрт минутлар чапканнан соң, түбәсендә локаторлар әйләнеп торган ике катлы бина алдына килеп туктады. — Менә сиңа кирәк булса!—дип куйды берәү. Мурзин белән әле Новоснбирскида ук танышып өлгергән, әле теге, әле бу күршесенә сүз катып. башыннан узганның барын сөйләп, нужа суын күп эчсә дә, терекөмеш бөртеге кебек бөтерелеп торган татар карты иде бу.— Ышанып утыр син, боларның канатсыз кошларына. Борынгылар «Мәккәгә дип сәфәр чыксаң, Мәдинәгә барып чыгарсың, дип белми әйтмәгәннәр шул». Ул арада кемнәрдер тәрәзә аша — Ка-зан аэ-ро-пор-ты!—дип укыды Аларны менә кая китереп утыртканнар! Салонда:—Моторы сафтан чыккан булгандыр, әйтмәгәннәрдер генә Ярын әле, монда исән-сау килеп төштек, шуңа сөеник,— дип пышылдашкан шикшөбһәле хатын-кыз тавышлары ишетелде. Әмма имеш-ми ♦ иешләрне артык куертырга урын калмады Салонга матур елмаеп, каш- з күзенә куе итеп сөрмә тарткан, чәчләрен килештереп тараган стюар- z десса килеп чыкты. Бары да аңа төбәлделәр. § — Әйе, иптәшләр, без Казан аэропортына төштек,—диде ул —Ки- s. чә Европага Төньяк боз океаныннан бәреп кергән көчле циклон, бу сә- § гатьләрдә Мәскәү өстеннән уза. Башкаланың бар аэропортлары да * ябык. Үзәктән безгә өч шәһәрне Казан, Куйбышев, Горькийны тәкъе дим иттеләр. Без менә Казанны сайладык. ♦ — Их, чибәрдиссә кызым, чибәрдиссә кызым! Самарга гына уты- я рырга акылыгыз җитмәгән икән,—дип теге карт тагын сүзгә кушылды, о Ә кыз * — Бер генә минутка гафу!— диде дә, кулындагы кечкенә генә бе- о лешмә китабына куз салгалап. £ — Казан — Татарстан АССРның башкаласы. Халкы миллионнан артып китте. Бик матур шәһәр, зур культура үзәге,— дип пассажир- £ ларга Казан турында мәгълүматлар бирә башлады һәм бераз сөйләгәч: “ — Кыскасы, иптәшләр, сезгә иркенләп шәһәр карап йөрергә тәкъ- л дим итәбез. Чөнки сезне бирегә кичке дүртләргә генә көтәбез,— дип 4 сүзен тәмамлады. Мурзин янә дә сәгатенә карап алды. Вакыт әле иртәнге уннар тирәсе. Кичкә хәтле күпме буш вакыт бар. Әлегә башында төгәл бер планы булмаса да, вакыт күплектән канәгать калып, чак кына елмаеп куйды ул. — Экскурсиясе аның ярый торган нәрсә дә бит,— дип сузды Мурзин артындагы креслода моңа кадәр таныш-тынын чыгармыйча гына йокымсырап барган такыр башлы, юантык гәүдәле бер агай.— Миңа бүген министрга керергә иде бит! Өч ай көтеп йөрдем Понимаете, өч ай! Эх, чәнчелеп кенә китсен, тагын булмады,— дип ул кулын селтәде. — һай, таптың кайгырыр нәрсә!— дип бүлдерде аны алтын тешле, кара мыекле кавказлы агай — Министрың Мәскәүдән чыгып качмый торгандыр ич! Бүген өлгермәсәң, иртәгә керерсең. Кабинетында туры китермәсәң, дачасына эзләп бар. Ә мин менә чыннан да беттем. Бүген икедә минем Ашот, дуңгыз, язылыша. Кырык эшемне кырык яры ташлап, самолетка менә шуның аркасында утырдым Улым, муенына камыт кияргә ашыкма, аңа кайчан да өлгерерсең, дип ни әйтә тордым. Икенче курста гына укый бит әле, башсыз нәрсә. Минем сыртны үзе каезлау гына житмәгән, хәзер икәү менеп атланырга, икәү каезларга җыеналар, күрәсең. Миңа җомга көн сәгать икегә килеп җит, без Соня белән язылышабыз дип, срочный телеграмма суккан. Нинди Соня, кем кызы, анысын шайтан белсен. Моннан бер ай элек, җәйге каникулга Нина белән кайтырга җыенабыз, дип язган иде. Вах-вах, нишләргә хәзер мина? Кем белә, моннан Мәскәүгә еракмы? Такси ялласам, сәгать икеләргә Мәскәүгә илтеп җиткерәме? — Иптәшләр, мин барын да аңлыйм. Ләкин ни эшлик соң? Мин дә бик ашыгам. Аэропортта мине нәни кызым белән ирем каршыларга тиешләр иде,-- диде әлеге «чибәрдиссә». пассажирларының хәленә кереп - ■ Безгә бары 4-нк түзәргә, һава ачылганчы көтәргә генә кала. Шулай да һич көтмәгән, уйламаган җирдән Казанга килеп эләгүчеләр арасында көенүчеләр генә түгел, сөенүчеләр дә бар иде. Анысы — Мәүлет Мурзин. «Казан» дигән сүзне ишетү белән йөрәге аның тартылып куйды йөзенә әсәрләнү билгесе чыкты. Шулай булмыйни! Соңгы елларны «без — сибиряклар!» дип күкрәк сугарга күнегеп китсә да, асылда Татарстан егете бит ул. Яшьлегенең иң матур чорында Казанда яшәде, укыды. Дөрес, монда аның инде байтак еллардан бирле булганы юк Дөресрәге, була алганы юк Университетның геология факультетын тәмамлагач, эшкә Якутиягә билгеләделәр. Мурзин татар егетләренә хас тырышлык, күндәмлек һәм беркадәр үҗәтлек белән Европаны сыйдырышлы Якут киңлекләрен аркылыга-буйга иңләргә кереште. Бүгенге көннәрдә дөньяны шаулаткан якут газын табуда да аның хезмәте зур булды. Егет гади геологтан башлаган иде. Аннары өлкән интерпретатор итеп күтәрделәр, партия начальнигы итеп билгеләделәр. Составында ике йөз, өч йөз кеше булган экспедицияләр белән дә җитәкчелек итте. Ике ел Әфганстанда. дүрт ел Иранда эшләп кайтты. Илгә кайткач, җылы урын эзләмәде, яңадан Якут якларына кайтаруны сорады. Хәзер ул биредәге газ чыгару идарәләренең берсендә баш геолог, фәннәр кандидаты. Сәфәр чыгуы яна ачылган газ ятмаларын промышленность максатларында файдалана башлау мәсьәләләрен тагын бер кат ачыклау иде Әмма көтмәгән җирдән Казанга килеп эләгүенә ул чиксез шат. Күңелендә дулкын-дулкын булып Mafyp тойгылар уянды. Үзе якын, үзе са- гынылган, инде байтак еллардан бирле күрелмәгән матур каланын урамнарыннан ашыкмый гына үтәсе, бакчаларына кереп уйланып утырасы килеп китте. Мурзин беренче эше итеп университетка кереп чыгарга булды. Дөрес, буяклар белән ул күптәннән бәйләнеш тотмый. Аңа күбрәк Фәннәр Академиясенең Себер филиалы белән эш йөртергә туры килә Диссертациясен дә Новосибирскида яклады. Әмма шулай да, факультетта я кафедрада ул белгән кем дә булса бардыр әле. Мурзин партия начальнигы булып эшләгән елларны җәйге практикага Казаннан студентлар килә иде. Университетта аны күбесе хәтерли, әле теге, әле бу профессор ана сәлам әйтеп җибәрә. Әлеге студентлар аша Мурзин аларга үзе дә күп сәламнар юллап торды. Ләкин болар барысы да моннан күп еллар элек булды шул инде. Белмим, кафедрада хәзер аны хәтерләүче, барып керсә, танып кул бирүче булырмы икән? Хәер, эш анда гына мени! Хәтерләү, хәтерләмәү монда һич тә шарт түгел. Очар кошлар да бит туган җирләренә үзләрен хәтерләтү, таныту өчен кайтмыйлар. Ана да үзе укыган заллардан узса, иптәшләре, сабакташлары белән «терәтеп торган» стеналарга кулы белән кагылса, шул җиткән... Стюардесса исә бик уңганнардан булып чыкты. Ни арада кемнәр беләндер бәйләнешкә кереп, сөйләшеп, автобус юнәткән. Пассажирларын үзе белән шәһәргә экскурсиягә төшәргә чакыра. Мурзин экскурсиягә катнашырга җыенмый иде. Башкалардан аерылып, ул көтү залына чыкты. Хәзер кая барырга? Университетка төшсә дә аптыраш. Анда хәзер занятиеләр чоры. Кемне генә күрер дә, кем белән генә сөйләшер Әллә туптурыдан студентларның тулай торагына китәргәме? Анда комендант булып, яшь чагында Кара диңгез хәрби флотының мичманы, аннары Ватан сугышы инвалиды, кыскасы, сөйләшеп, гәп корып утыру өчен дөнья бәясе кеше, дядя Жора тора иде. Әгәр исән булса, аны табу берни тормаячак. Менә шулай икеле-микеле уйларга чумып, Казан буенча сәяхәтен кайдан башларга да белми утырганда, Мурзиннын исенә кылт итеп, аның пани Данусяда яшәгән чаклары килеп төште. Әйе, беренче эше итеп аңа менә кая барырга, менә кемне күреп чыгарга кирәк. Чынлап та. пани Дануся ни хәлләрдә икән. Булды, хәл ителде. ул хәзер үк пани Данусяларга төшеп китә. Анда буш кул белән барып керү килешмәс. Студент чаклары түгел ләбаса Мурзин урыныннан торып, буфетка юнәлде. Күчтәнәчкә тәмле-тәмле әйберләр алды. Шунда пани Данусяның зефир яратуы исенә төште. Аңарда торган егетләр практикалардан кайткан чакта. аңа күчтәнәч итеп һәрчак зефир алып кайталар иде. Мурзинның матур яшьлеге узган шәһәрнең тукталышларында туктап, урамнарына троллейбус тәрәзәсе аша ашыкмый гына карап, уйланып төшәсе килде. Ул шулай итте дә. Буш урыннарның берсен сай- ♦ лап, тәрәзә янына килеп утырды Алай . Вакытның узуын гына күр инде. Егерме ел гомер аккан су § булып узган да киткән. Ә бит ул шушы калага әле канчан гына мыек о та чыкмаган унҗиде яшьлек егет булып килгән иде. Геолог булырга * теләде. Документларын университетның геология факультетына тап- ге шырды Имтиханнар вакытында математика белән сердәш булуын Мәү- = лет тагын бер кат танытты. Аудиториягә кергәч, парта артына утырып, е мәсьәләсен кәгазьдә чишеп маташмады. Билетка күз йөртеп алу белән ф такта янына чыгарга рөхсәт сорады Кулына акбур алды да. простран- ствода күзаллап чишүгә корылган башваткычның өч төрле ысул белән “ чишелешен бер-бер артлы язды да чыкты. Мәүлет, маңгаена төшкән х коңгырт чәчләрен артка сыпырып, мәсьәләнең дүртенче юл белән чи- ™ шелешен язарга әзерләнде. Кырыйлары ука белән чигелгән кәләпүш- о ле. калын пыяла күзлекле карт профессор аны * — Мин канәгать, дустым. Тулысы белән канәгать,—дип туктатты н Профессор кайбер хәрефләрне йотыбрак, ничектер бараз сакаурак ы сөйли иде. 2 — Бе-ер сү-зем юк. Чын Эве-рест Га-луа! Лобачевский!—дип арка- ч сыннан какты —Тик шунысын гына аңламыйм Нигә геологияне сай- < ладыгыз? Ни өчен мехмат түгел? Хәер, анысы сезнең үз ихтыярыгыз. Яхшы геолог булу өчен дә,- карт профессор бармагы белән идәнгә, үзе басып торган җиргә күрсәтте.— табигатьнең анда яшеренгән серләрен ачу өчен, минемчә, шулай ук яңа Галуалар Лобачевскийлар. Колмогоровлар кирәктер. Уңышлар телим, дустым, зур уңышлар. Сезнең белән танышуыма шатмын. бик шатмын Мәүлетне ишеккә хәтле озата килде профессор, саубуллашып кулын бирде. Зачеткасына Мурзин коридорга чыккач кына күз салды. Профессор аңа «отл», «отл», «отл», дип рәттән өч отлично тезгән. Менә шул отличнолар ачтылар да инде аңа университет ишекләрен. Башка фәннәрдән имтиханнарны ничек тапшыруын, алардан нинди билгеләр алуын ул хәтерләми дә. Әйе. укырга әнә шулай җиңел генә керде, ә менә фатирга урнаша алмый байтак интекте «Абсолют ирекле гражданнарның абсолют сыйныфсыз җәмгыятенә» әгъза булып кергәнче, ягъни авылдашы Виктор Курагин аны урамда очратып пани Дануся фатирына алып кайтканчы, аңа байтак нужа күрергә туры килде. Бер көнне шулай квартир эзләп йөргәндә, тимер-юл вокзалына сугылды Машинист малае бит. күңеле тарткандыр. Керсә, әллә ничә зал. Бер башында халык күп булса, икенче башы бушрак Яшь балалы аналар залында гомумән тынлык Мәүлет кунарга, ягъни төн уздырырга шушында төшә торган булып китте. Әлеге залда зур мич артында тын гына урын бар. Мәүлет мыштым гына керә дә шунда поса йокы ястык сорамый ди. Аның шулай икәненә Мәүлет тә ышанды. Пассажир лар арасында көйсез балалар булмаганда, төн сизелми дә уза. Ә кайбер төннәрне һич тә ястык таләп итмәгән йокыны монда да бүлгәлиләр Вокзал тирәсе бит. кем булмас та. кем йөрмәс. Таң алларыннан, йокы иың иң татлы вакытында тимер-юл милициясе залларга тентү ясый Шиклерәк күренгәннәрнең документларын тикшерә. Мич артында мәлҗерәп йоклап яткан Мәүлетне дә җилтерәтеп уяталар Бүлеккә алып кереп китәләр. Куенындагы дүрт калын дәфтәреннән, кесәсендәге документларыннан аның кем булуын тиз ачыкласалар да. башыннан сый памыйлар. бармак янап орышалар. Нигә монда кунып йөрисең, икенче эләгә калсан, укыган җиренә хәбәр итәбез, дип куркыталар. Мондый янауларга гына бик исе китә инде Мәүлетнең. Ул да хәзер эт каешына әйләнеп бара. Авыл җирендә, буразнада аунап, тормышның ачысын- төчесен яшьли татып үскәнлектән, Мәүлет зарланмый, үзенең хәлен чыдарлык, түзәрлек дип саный иде. Мурзин утырган троллейбус елга портына хәтле төшә икән. Аңа Киров урамына хәтле дә ярый. Әмма ул Кольцода төшәргә, калган юлын җәяү генә дәвам итәргә булды. Сагынылган, ничек кенә сагынылган икән Казан, яшьлеге үткән кала! Тәрәзә аша урамнарга карап барганда, һәр тукталышта үзенә бер әсәрләнә Мәүлет. Аларның һәркайсы аның күңелендә үзенә бер вакыйга, үзенә бер татлы истәлек булып уелып калган икән. Менә Горький паркы тукталышы Бу паркка да күп йөрде ул. Университетның ул елларда үз стадионы юк иде. Физкультура дәресләре, төрле ярышлар гел шушында уздырыла. Беренче кар төшкәнне, чаңгыга басар чакларны Мәүлет елныкелында түземсезләнеп көтеп ала торган иде. Троллейбус «Академия театры» тукталышына килеп җитте. Бу тукталыш та аңа туган йорты, үскән нигезе кебек якын иде. Ул елны театр сезоны «Башмагым» комедиясе белән ачылды Алар бөтен группалары белән культпоходка хәзерләнеп, билетны алдан ук алып куйганнар иде. Бер үк группада укыган Казан кызы Асия спектакльгә әнисен дә алып килгән. Инде нишләргә? Билет каян табарга? Мәүлет күп уйлап тормады, ничек тә «артык билет» табарына ышанып, Асиягә үз билетын бирде. Әмма ул кичне «артык билетлылар» күренмәде. Беренче звонок та, икенчесе дә, өченчесе дә шалтырады Халык кереп утырып бетте. Мәүлет ишек катында бер үзе басып калды Инде кайтып китәргәме дип кенә торганда, уттай атылып, ике кыз килеп керделәр. Менә бәхет! Бер «артык билетлары» да бар Әйе, кеше дигәнең бәхетен менә шулай һич көтмәгәндә дә табып куя икән. Кызлар билетны ертып та тормадылар. — Урыннар рәттән, кергәч разберемся, — дип, аны үзләре белән алып кереп тә киттеләр. Мондый кичләр, мондый спектакльләр, мондый уңышлар егет тормышында бер генә була торгандыр ул. Сезон ачылу хөрмәтенә артистлар да аеруча тырышып уйнадылар шикелле. Ә Мәүлетнең күзе кызларда гына Кара кашлы, кара күзле, озын толымлы, нечкә биллесендә. Аңа әледән-әле серле караш ташлап утыручысында. Анысы инде бик табигый, шунда ук танышып та киттеләр Сәрия исемле булып чыкты ул кыз. Андый чакта Мәүлет бәясен төшерүчеләрдән түгел. Соңыннан ярты ай буена ачлытуклы яшисе дип тормады, бар- лы-юклы акчасына такси алып, кызларны Каравай ягына хәтле озатып куйды. Ә соңыннан шушы Сәрия аның гомерлек хатыны булды. Күңеленең иң түреннән кузгалып, бөтен халәтен биләгән шундый татлы хисләр Мурзинны тәмам биләп алды. Мәүлетнең троллейбустагы һәр кешенең килеп кулын кысасы, кочасы-үбәсе килә башлады. Гаҗәп минутлар кичерә иде ул. Бер уйласаң, күп җирләрдә булып, күпме илләрне гизгән, илдәүләт колачлары белән исәп хисап, фикер йөртергә күнеккән ир уртасы лабаса. Болай мәлҗерәп төшү аңа бердә килешми югыйсә. Ә йөрәк дигәнең әнә ничек дөпелдәп тибә. Чаңгы ярышыннан кайткан диярсең. Мурзин Кольцодан атлый. Күр генә син биредәге үзгәрешләрне. Менә бу ундүрт катлы кунакханә юк иде бит аның заманыңда. Ә менә бу универмаг! Кай арада салып куйганнар. Әмма Мурзинны гаҗәпләндергәне кешеләр, урамнан агылган халык иде. Кара, күр генә син аларны, ничек горур басып атлыйлар. Ә Мурзин заманында ничектер башкача- рак иде шикелле. Атлый торгач, ул Болак буена да килеп чыкты. Яка мунчага, «Дуслык» кунакханәсенә сокланып узды. Теге чакта, кичен соңлап кына вок зал1а. тагын бер төнне уздырырга ioiuen барганда, Виктор аны шушы урамда тотып алды бит инде. Тотты да, үзе белән алып китте Виктор аны шушында алып кайтты, йортны күрүгә, Мәүлет үзе дә сизмәстән — Уф. юкка ут йотканмын, урынында икән бит! — дип жиңел сулап жибарде Нигә? Сүтеп ташлаулары, анын урынына яңаны корып куюлары да бик мөмкин ич Әнә теге баштан ничек үзгәртеп корып ки- ♦ ләләр Тимер капка да исән. Мурзинның эченә бөтенләй жылы керде, з Капканың сыңар ишеге, аның заманында ук шулай кыек. «Рәхим ите- = гез!» дигән төсле бер якка янтаеп тора иде. Кергәч тә уңда, кемдер £ тарафыннан бик хасиятләп, бар күңел жылысын, кул осталыгын салып ? ясаган эт оясы бар Анда — бер көтү көчекләре белән Актырнак яшн £ иде. Бөтен ишегалды бала-чагасы шушы Актырнак оясы янында була £ торган иде Аның үзләре йонлач, үзләре туп кебек түгәрәк, курчак кеө бек матур көчекләрен, алар ни эшләтеп кенә бетермиләр Куеннарына ♦ да тыгып йөриләр, бишеккә салып та тирбәтәләр Чанада тартып та в китәләр, велосипедка утыртып та әйләндерәләр. Шушы галәмәттән тә- ° мам гарык булгач, Актырнак түземлеген жуя. малайларның берәрсенә * я алгы тәпи белән чәпи, бик туйдырганын, моннан башкача котылу и мөмкин түгел чип. юри генә тешләп тә куя. Ишек алдында куба гауга. * куба дау Теге малайның әнкәсе Актырнакны котырганга санап, аны һич кичекмичә юк итүне таләп итә Калганнар Актырнакны яклап чы а. галар. Мондый жәнҗалларны Актырнак үз гомерендә күп күрде Ул " кайгырмый, офтанмый, борчылмый. Җәнжалның ни белән бетәсен белә л ул. Оясының яссы түбәсенә менеп, алгы тәпиләренә башын салып, тын * гына тыңлап ятуын белә Берзаман Актырнак япа-ялгыз кала. Күрше ишек алды малайлары аның тагын да үсә төшкән, тагын да матурайган көчеИләрен үзара бүлешеп тә бетергән булалар. Әмма күп тә үтми. Актырнак тагын бер өер шундый ук матур көчекләр китерә. Шушы маэмайның зирәклегенә, бөтен ишегалды халкы хәйран кала иде. Йөздән артык квартиралы ишегалдында күпме халык яшәгәндер Актырнак шуларның барысын да белеп, танып тора иде. Җиде төн уртасында кайтып керсәң дә каршыңа өреп чыкмый. Ул сине аяк атлавыңнан ук таный Әгәр инде ишегалдына берәр ят кеше килеп керсә, шиклерәк тә күренсә, аны утлы табапа бастырып куып чыгара Күңелен тәмам биләгән матур истәлекләрдән арына алмыйча, Мәү лет әкрен генә эчкә атлады. Шунда ук аның каршына дүрт көчек иярт кән зур гына бер маэмай өрел килеп чыкты. Бу Актырнак түгел иде, әлбәттә. Әмма усаллыкка аннан һич тә калышмас. Мурзинның чабуыннан чак кына эләктереп алмады. Шушы хәл аның күңелендә ниндидер матур өмет, ничәмә еллардан соң да монда килүенең табигый булуына ишарәле татлы «уйлар кузгатты Маэмай да, аның күңелен сизенгәндәй, бер ике генә һау-һаулап, балаларын ияртеп, ишегалды ның аргы башына китеп барды Мурзинның хәзерге халәтен сөйләп бирерлек тә түгел. Шушы ишегалдына ничәмә еллардан соң эзләп, сагынып килеп аяк басуы бит Атлаган адымы саен нинди дә булса яңалык, көтелмәгән хәбәр көтеп, өч катлы кирпеч йортның өченче подъездына керде. Җырлап торган баскычтан икенче катка күтәрелде Зур тоткалы ишекне үзенә тартуга, борынына кыздырган бәрәңге, теш пастасы, итек кремы исе килеп бәрелде Болар барысы да тереклек булганда, гөр килеп тормыш корып ятканда гына туа торган исләр. Моңа сөенми мөмкин түгел. Ярым караңгылыкка күзе күнеккәнче Мурзин ишек катында тор ды. Бераздан ул коридор стеналарына эленгән велосипед, озынча ләгән. тагарак кебек әйберләрне шәйли башлады Озын коридор буйлап ике-өч квартирага бер газ плитәсе. Алар янында төрле вак-төяк өчен кечерәк кенә шкафлар. Бары да нәкъ ул яшәгән заманнардагы кебек Теге көзге кичтә авылдашы Виктор Курагин аны шушы коридорга алып кайтты. Коридор буйлап өч ишекне узсаң, дүртенчесе пани Дануся квартирасы. Дулкынланып, Мурзин ишек каршына килде Күтәрелеп карады да, сискәнеп китте. Ишекне танымады. Заманында бикне белмәгән, ябылып торуны күрмәгән җилбәзәк ишек урынында затлы кара дермантин белән тышланган, эшләпәле җиз кадаклар белән бизәкләнгән түрә ишекне күрде ул. Тотка өстендә биш тиенлек акча хәтле генә английский йозак тишеге. Күзлегеңне киеп карамасаң, ачкыч тыга торган җирен дә таба алырлык түгел. Министр кабинетына да һич каушамый кереп йөргән Мурзин, шушы ишек каршында коелды да төште. Бу ишек артында хәзер кемнәр яши икән, пани Данусямы? Исәндер, исәндер, нигә исән булмасын? Әмма Мурзин шалтыравыг ка басарга ашыкмады. Авыр портфелен идәнгә куеп, стена кырыенда торган сандык өстенә утырды. Коридордан берәрсе узмасмы, күрше ишекләрнең берәрсе ачылмасмы, дип көтә башлады. Әнә теге башта кер кайнатырга куйганнар. Икенчесенең плитә өстендә келтер-келтер чәйнек кайный Әмма коридорга ник берәү чыксын. Ул яңадан каршындагы ишеккә төбәлде. Күз алдына дулкын-дулкын чәчен килештереп бер якка тараган, киң яңаклы, кысыграк күзле Виктор килеп басты. Мурзин аның артыннан ияреп теге кичтәгечә эчкә узды. Кергәч тә чаршау белән генә аерып куйган, тар гына чишенү урыны. Егетләр өс-башларын чөйгә элгәч, залга керделәр Анысы — ике тәрәзәле озынча бүлмә Тәрәзәнең, каршы йорт шәүләсе төшмәгәне, яктырагы каршында аяклы тегү машинасы. Аркасына шакмаклы калын шәл салган мөлаем йөзле бер апа башын да күтәрми нидер тегә. Түрдә зур комод. Аның өстендә будильник, ике башында ике зур курчак. Бүлмәгә керүчеләрне сәламләгәндәй, борыннарын югары күтәреп, комодның бер башыннан икенчесенә хәгле унбер фил тезелешкән. Барысы да сары мәрмәрдән Уртада матур шкатулка. Монысы, Мәүлет соңыннан белгәнчә, «Фәндәм фондының» саклык кассасы. Стена буенда әүвәлге заманча иркен итеп чикләвек агачыннан ясалган, үзе ярты бүлмәне биләп торган кием шкафы тора. Әмма хәзер ул бөтенләй башка максатларга хезмәт игә. Аның башына, кирәккәндә шалт итеп кенә кабызырга ут көйләп, колагына киеп тыңларга радио үткәреп, Александр Суворов — да не тот, менеп урнашкан. Биш ел буена шуннан төшмәде ул. Шунда математикасын өйрәнде, инглиз телен ятлады, кызларга хатлар язды, шуннан торып кына җавапларын укыды. Бөек полководецтан үзгә буларак, җылыны бик ярата иде. Егетләр кайбер кичләрне аска, диванга төшеп ятарга чакыра башласалар: — һи! Минем урын болай да уңайлы, бөтен бүлмә күз алдымда. Монысы бер Икенчедән, миңа, булачак, авиаторга, биеклекләрне үзләштерүгә бүгеннән үк күнегә башларга кирәк, — дип кенә җибәрә. Шкафның урта шүрлеген үз холкына хас пөхтәлек, тыйнаклык белән булачак ревизор Яшка биләгән Аста тагын бер шүрлек бар Анысы — резерв. Виктор әйтмешли, вакансия. Буш шүрлек Мәүлет кебек табылдыклар өчен икән. Шкаф янында тар гына кушетка тора Беренче күрүендә болар әллә игезәкләрме икән дип әфсенерлек, бер- берсенә ике тамчы су төсле охшаш, хыялый йөзле ике егет шул кушетка өстенә чүгеп нидер күчерәләр. Алларында кайсы ачык, кайсы ябык калын-калын китаплар. Мәүлет шикелле табылдыкларны Виктор еш ияртеп кайта, күрәсең. Тәрәзә каршында нидер тегеп утырган хуҗа апа да, шифоньер башында китап укып яткан күзлекле егет тә. идәнгә тезләнеп нидер күчергән әлеге ике хыялый да аларга күтәрелеп карамадылар. Сдельно эшлиләр мени, һәркайсы үзе эше белән мәшгуль. Викторны әллә өнәмиләрме дисәң, ул монда үзен бик иркен тота. Беренче эше итеп мич алдында торган зур кәстрүлнең өстен ачып карады Борынына килеп бәрелгән истән канәгать калып, —дип куйды. — Я. ничек, безнең торак ошыймы? — ул ярыйсы ук кыршылган, күн тышлы диванга күрсәтте. — Монысы минем ложа Учти, старик. * ул беренче карашка гына шулай миниатюрный. Кирәк чакта резинадай з сузыла, ничәү ятсаң, шул хәтле кешене сыйдыра. Соңгы тапкыр без = монда сигез егет йокладык Шәмәрдәннәр килгән иде. дус егет Вәгыйз- ө не армиягә озаттык. ' s Виктор диванга килеп утырды. Мәүлетне дә үз янына чакырды § — Сиңа үтереп мактаган мировой пани Данусябыз менә шушы « инде. — дип, бүлмә эчендәгеләр белән таныштырырга кереште. Хуҗа апа: ♦ — Комплиментлар сибеп безне юмалармын, димә. Идән юасы кө- в ней Бүген дә онытсаң, арт ягыңа каеш белән төшерәчәкмен,— диде. ° Виктор бу сүзләрне ишетмәмешкә салышуны кулай тапты Шифоньер п башында битараф кына калып яткан егеткә ымлап — Монысы Александр Суворов, да не тот, була Но башы эшли, 2 колаклары мишәйт ипмәсә. далеко пойдет! — дип куйды Ә сәер кү- _ ренгән егеткә жигкәч: а — Болары Әкәм белән Төкәмебез! Болай ничава гына егетләр дә. £ әмма нарасыйлар Чын мәгънәсендә нарасыйлар! — диде. Аннары үз- -° ләреиә күрсәтмичә генә кулы белән чигәсенә төртеп күрсәтте. Шөреп- * ләре җитешми янәсе. Сәерсенеп калган Мәүлеткә — һәй, шагыйрьләр бит болар! Шакмакка такмак төзүчеләр. Бо- ларга ике дөньяң бер, уртасы камыр, — диде. Ә тегеләр аңа күтәрелеп тә карамадылар Пышын-пышын килеп бәхәсләшәләр иде. Мәүлет егетләргә зур кызыксыну белән карап торды Барысы да бүгенгедәй хәтерендә Мурзннның Шушы кысынкы гына бүлмә уртасында түгәрәк өстәл дә бар иде Малайлар анда дәрес хәзерлиләр. Саша Суворов оперетталардан отып алган күңелле көнләр сызгыра-сызгыра. сызымнар сыза Ә пани Дануся кызларга туй күлмәкләре кисә. Виктор өстәлгә күрсәтеп — Бушрак кичләрне без монда преферанс уйныйбыз. Ә бәйрәмнәрдә пани Дануся тантаналы чәй уздыра. Башын да күтәрми тегеп утырган пани Дануся бу юлы түзмәде — Тәртибегез «бииме» булганда Әмма андый чакларыгыз, особенно синең, Виктор, соңгы көннәрдә бик сирәгәйде әле,— дип куйды. Ишек артында кемнеңдер йөткергәне ишетелде, тавыш Мурзинны бүгенге көненә кайтарды. Ул ни булса, шул дигәндәй, кисәк кенә урыныннан торды. Дерматин тышлы ишек яңагындагы звонокка басты. Эчтән — Иду. иду у-у — дн ән тавыш ишетелде Кемнеңдер лыштыр лыштыр башмагын өстерәп ишеккә килүе ишетелде Кем булыр икән бу? Ул арада ишек ачылып китте. Аннан тузгак чәчле, күзлекле, май ка кигән яртылаш гәүдә күренде Хужаның кулында гәҗит Иөзе болытлы көн кебек сытык, бер сүз әйтергә тотлыгып калырсың — В чем дело, дорогой? — Вы меня простите великодушно, — диде Мурзин, бөтен кыюлыгын җыеп. — Здесь жила пани Дануся’ — Не знаю, дорогой, никакой пани! — диде хуҗа һәм шапылдатып ишекне япты Аның эчке яктан татарчалап — Тәмам туйдырдылар инде шул панилары белән, дип зарланганы ишетелде. Әмма Мур зин өчен өметле хәбәр иде бу Әһә. пани Данусяны бер ул гына сорап килми, димәк. Киләләр, шакыйлар икән әле бу ишекне. Димәк. «Фәндәм фонды» яши! Хәзер ни эшләргә соң? Тагын шалтыравыкка басу килешмәс Хуҗа, бик холыксызлардан күренә. Кая барырга, кемнән сорарга? Мурзнн төгәл бер карарга килә алмыйча, тагын әлеге сандык өстенә барып утырды. Аргы баштагы ишекләрнең берсе ачылып китте дә, аннан яшь гена бер кыз килеп чыкты. Башта ул Мурзинны күрмәде дә бугай. Күргәч, шикләнә калды. Ярым караңгы коридорда кем утырмас та, нинди ният белән утырмас. Әлеге кыз плитә өстеннән чәйнекне алып кереп китүгә, шул ук ишектән тагын башын тыгып карады. Мурзннның үзенә дә уңайсыз булып китте. Кайчаннан бирле утыра бит инде. Ни дип утыра соң ул монда’ Кемне көтә? Пани Данусяның чыгып алганынмы? Аңа бик аңлаешлы итеп. — Не знаю никакой пани! — дип әйттеләр бит инде. Ә кайда ул? Аңа ни булган, кая киткән? һич югында шуны ачыклап китәргә кирәк. Ул чакларда аңа иллеләр булса, хәзер җитмешләр тирәседер. Менә бит ул яшьлек нинди ваемсыз. Ике ел торып пани Данусяның ничә яшьтә икәнен дә белми. Монда хәтле килгәч, ни дә бул.а ачыкларга кирәк иде. Мәүлет уңайсызланып кына тагын шалтыравыкка басты. Әмма бу юлы ишек тиз ачылды, анда өстенә чәчәкле матур халат кигән, чәчләренә бигудилар бәйләгән яшь кенә* ханым күренде. — Бу әле һаман сезмени? — диде ул ягымлы тавырт белән. — Сез мине зинһар гафу итә күрегез инде. Мин ерактан, бик ерактан килгән сәфәрче. Узып кына барышым. Вакытым да бик чикле. — Мурзин сүзен куәтләү өчен бармагы белән сәгатенә күрсәтеп алды. — Аңлыйм. Мин сезне аңлыйм,— диде әлеге чибәр хатын,—Без монда өченче елыбызны гына торабыз. Безгә хәтле дә берничә гаилә торып чыккан. Ә пани Данусяны еш сорап киләләр. Ләкин без аның турында берни әйтә алмыйбыз — Ачык йөзле чибәр ханым ишекне ябарга жыенды. Аннары кинәттән генә башын тыгып: — Картлык галәмәтедер инде, хәзер генә исемә төште, — дип куйды — Ялгышма- сам, аңа танкодромнан квартира биргәннәр бугай. Ул инде моннан күп еллар элек киткән. Исәндерме, юктырмы, анысын сез белешмә өстәле аркылы гына ачыклый аласыз. —. Танкодромнан дидегезме? — Әйе. Колагыма ничектер шулай чалынган иде. Нинди магнитлы пани булгандыр инде ул. Пароход белән үтеп барышым, поезддан махсус төшеп калдым дип, төн уртасында, хәтта таң алларыннан да килеп шакыйлар, күчтәнәчләр калдырып китәләр. — Берүк кичерә күрегез, борчып, тынгысызлап йөрүем өчен. — Мурзин кулына авыр портфелен алды. Коридор ишеген сак кына ябып, шыгыр-шыгыр баскычтан аска төште. Ярады, хет монысын ачыклады. Пани Дануся танкодромга күченгән икән. Казанның яңа микрорайонын шулай йөртәләр икән. Анысы яхшы булган. Бу квартираның уңайлыклары чикле иде. Такси яллап әллә шунда китәргәме? Моның өчен башта белешмә өстәленә барып аның адресын ачыкларга кирәк. Тукта, аның фамилиясе ничек иде соң әле? Үтереп сал, хәтерләми. Хәтерләми түгел, белми. Хәер, моны Виктор да әйтә алмас иде. Пани Дануся бу хыялый егетләрен, ә егетләр эчкерсез хуҗа хатынны болай да яраталар иде ич. Ящьлекнең үз кануннары бар. Кешене ярату, чын күңелдән хөрмәт итү өчен аның туган елын, фамилиясен белү һич тэ шарт түгел. Их, нинди матур, нинди саф, күңелгә мыскал да юшкын утырмаган чаклар булган икән ул! Мурзнн ишек алдына чыкты. Элек утынлыклар, ә хәзер гаражлар корып куйган җирдә түгәрәк өстәл күрде. Алар заманында да бар иде бу өстәл. Күз алдына Жагур бабай килеп басты. Зәңгәр сатин итәкле мич кебек юан карчыгы бабка Катя аны шушы өстәл артына иртәнге сәгать биштән үк чыгарып утырта. Җагур бабай гомере буе Иделдә бурлак булган, пароходларга, баржаларга йөк төягән, йөк бушаткан. Күзләре инде байтак еллардан дөм сукыр булса да, колаклары бик сизгер иде аның. Бер дә туксанга җитеп килә димәссең. Яныннан узучыга сүз катмыйча, бераз утырып кит димичә калмый. Әлеге Җагур бабай бөтен ишек алдына бер хәзинә иде Сукыр булса да, кемнең кая киткәнен, кай сәгатьтә кайтасын, кайчан өйдә буласын барысын белеп ♦ тора. Кибеткә-мазарга чыкканда күбесе ачкычларын да аңарга гына 2 калдыралар. Ә Җагур бабай үз чиратында х — Ачкычларыгызны күбрәк ышанып йөрсәгез, үзегезне бер кызык е итеп куярмын әле, — ди — Җагур бабаегызны белмисез әле сез. Үзе- s гез югында фатирыгызга керермен дә. оек балтырына тутырып куйган § акчаларыгызны чәлдерермен Күрми дә калырсыз Катя әбиегезне кул- * тык астыма кыстырып, гел кенәриләр сайрап торган Канар атаулары е на китеп барырмын Менә шул, — дип шаярткан була. Кайбер кичләр- ♦ не Виктор белән Мәүлет тә, аның янына чыгып, озаклап сөйләшеп в утыралар иде. о ... Тәмле кәбестә ашыннан соң Виктор Мәүлетне бүлмәнең эчке кагыйдәләре белән таныштырып чыкты. — Учти, старик, биредә абсолютно сыйныфсыз жәмгыять, болары * сиңа аңлашыла торгандыр, — дип сөйләп китте. Ә пани Дануся аны ь шунда ук: о. — Сыйныфсыз жәмгыять булса да, нянькалар кастасы, түбәнге ие- “ рархия бетерелмәде, синең артыңнан тәлинкәләрне һаман да мин л жыям, — дип бүлдерде. Виктор пани Данусяның «кирәкмәгән чакта сүзгә кысылуын» ишетмәмешкә салынды. Диванга җайлабрак утырып, сүзен дәвам игте: ’ — Берсенберсе ихтирам һәм хөрмәт итүче ирекле әгъзалар яши монда Җәмгыятьнең иң югары органы булып ике айга бер уздырыла торган корылтай санала. Тактика, стратегия мәсьәләләрен шунда ачыклыйбыз, шунда тикшерәбез Корылтай бертавыштан кабул иткән карарлар жәмгыять әгъзалары тарафыннан катгый рәвештә үтәлергә тиеш. Пани Дануся тагын түзмәде. Бу юлы инде теләмәсәң дә ишетелерлек итеп — Аларны башлап бозып йөрүче дә син. Ә сөйләвенә карап, мәх- лүк бер җан икән бу, диярсең, валлаһи, — диде һәм, энәсен изүенә кадап, санап та китте. — Съезд сиңа юк-бар сүз сөйләп кызларның башын катырмаска дип боердымы? Укуыңны тәмамламыйча аларга борылып та карамаска дип карар чыгардымы? Ә син шуннан соң гына да бүлмәгә күпме кыз ияртеп кайттың. Җитмәсә, ул бичараларны әйләнәм дип ышандырган да булгансың. Менә җае чыкты, ичмасам, авылдашың алдында йөзеңне тулысы белән ачып салыйм әле. Бәлкем, файдасы тияр Соңгы вакытта бик узына башладың. Виктор чын-чыннан рәнжегән тавыш белән — Панн Дануся, шундый тантаналы минутлар, җәмгыятебезгә яна член алабыз, ә миңа тәлинкәмнән һаман тараканнар чүпләргә туры килә, — дип авызын турсайтты — Менә күрерсез, киләсе съездда үзем дә ав-ызыма су кабып утырмам. Кайберәүләрнең аерым шәхесләрне ихтирам итмәве, аларның ирекләрен кысуы, сүз әйтергә дә хут бир мәүләре турында сөйләячәкмен Мурзинның бүлмәгә аяк басуына күп булса ярты сәгать Аңа күп нәрсә аңлашылып та бетми. Әмма биредә яшәүчеләр арасында тату дуслык хөкем сөрүен, аларны күңел якынлыгы, уртак теләкләр, матур хыяллар берләштерүен сиземләми калмады ул Ә Виктор, Мәүлетнең иңбашына дусларча кулын салып — Учти, старик, безнең җәмгыятькә член булып кергән кеше «мин>, «минеке» дигән сүзләрне мәңгегә оныта. Безнең арада «без», «безнеке» дигән төшенчәләр генә яши Беренче эш итеп без, кешелекне гасырлар буе үзенең колы иткән, әледән-әле дөньякүләм сугышлар, кан коеш лар чыгарып торган хосусый милекне бетердек. Учти, старик, бездә бары уртак булса, югы пополам. Акчаң бар икән, кесәңдә йөртмә, хосусый милеккә табыну шуннан башлана, әнә комод өстенә куй. Кирәккәндә, кирәк хәтлесен шуннан алырсың. Моңа хәтле сүзгә дә катышмый, кәбестә ашы ашарга да төшми, йоклаганга салышып яткан Александр Суворов, да не тот, кинәттән генә аларга таба борылып: — Бул а мншәйт итми ул. Очраганда ташлап калдырыштан түгел, — диде. Пани Дануся да яңадан сүзгә кушылды: — Ирекле җәмгыятьнең акчасын иң күп туздыручы, иң күп җилгә очыручы икәнеңне дә әйт, авылдашыңнан анысын да яшермә, — дип өстәде. Ул Викторның үзе төсле, аның сүзләре белән сөйли иде. Шушында Мәүлет ике ел яшәде. Өстенә кара белән «Фәндәм фонды» дип язылган матур тартмада акча бетеп торганын хәтерләми. Югыйсә, шактый авыр, зур кытлык булган заманнарда укыдылар алар Җитмәгәндә юнәтү җаен табалар иде. Саша белән Яшкага ияреп Мәүлет тә һәр атнаны вокзалга күм?р бушатырга, утын төяргә йөрде. Кай- чакларны тешләре генә күренеп, кара күмергә, цемент тузанына батып кайталар Ач түгелсез, салкын аш ашатканым юк, нигә шулай иза чигәсез дип, пани Дануся соңыннан нык кына орыша иде үзләрен. Әмма егетләр гир түгеп тапкан акчаларын тиене белән шушы тартмага кайтарып салалар Үз кирәкләренә дә сорап кына алалар. Җәмгыятьнең акчасы булачак финансист Яшка кулында. Аннан күп таммый Бәлкем шуңа күрә дә шкатулкада акча бетеп тормагандыр. Әкәм белән Тәкәм бу фондка әллә ни өлеш кертә алмаганнардыр. Берсенберсе уздырырга тырышып төне буена сонетлар, шигырьләр язып чыгалар да. иртән лекциягә бара алмыйлар. Пани Дануся алар- ның колак төбендә самавыр конфоркасы, калай чүмеч кагып карый. Юк Егетләрне урыннарыннан торгыза алмый Әйе, аларның стипендия алган айларыннан алмаган айлары күбрәк була иде шул. Аның каравы егетләрнең әле берсенең, әле икенчесенең шигырен, я мәкаләсен пионерлар журналында, яшьләр газеталарында басып чыгаралар. Мондый көн бәйрәмгә әверелә Әлеге газетаны шагыйрьләр кочагы белән сатып алып кайталар. Үзләре кат-кат укыйлар, пани Данусяга укыталар Пани Дануся миндә менә нинди талантлар яши, дип күршеләргә күтәреп кереп китә Шигырьне баскач, аның әле акчасы да була икән Егетләр колхоз базарына чабалар. Андый чакта юлбашчы, әлбәттә, Виктор башлап йөри Бер бүрек әчтерхан чикләвеге, бер бүрек өрек жимеше алып кайталар Бу кичкә бүлмәдә чыннан да бәйрәм була. Сыйныфсыз җәмгыятьнең ирекле әгъзалары түгәрәк өстәл артына утырып кич буе чикләвек яралар Пани Дануся урам аркылы гына аптекада дару җибәреп торучы дусты Хәдичә Терегуловнаны дәшә. Кул эше тотып, ул да кереп җитә. Пани Дануся шунда башкаларга шаян күз кысып ала да. Викторга ымлап: — Поэзия белән сиңа да шөгыльләнеп карарга кирәк. Глядишь, үзеңнән бәлки шагыйрь чыгып куяр иде Виктор аны чынга ала Паниның шаяртуын аңламый: — Булмый ул миннән. Аннары темам да юк,— ди. — Ничек темаң булмасын. Кызларның бер кичтә башларын әйләндерүең тема түгел мени! Виктор да, шаян тонга күчеп: «Монда, пани Дануся, шигырь түгел, роман, целый роман кирәк»,— ди. Пани Данусяның Хәдичә Терегуловнаны, ягъни Кайчә апаны кич ләрен чикләвек ашарга дәшүенең дә үз сере, үз хәйләсе бар. Хәдичә апада ике медик кыз тора. Аһ, чибәрләр! Әмма Дануся егетләренә борылып та карамыйлар. Хәтта аларны Виктор да үзенә карата алмый. Ә пани Дануся белән Кайчә апанын егетләрне шул кызлар белән таныштырып, дөбердәтеп туй ясыйсылары килә. Тел төпләреннән шул сизелә. Гажәп фонд иде ул «Фәндәм фонды». Ана взносның ин зурысын пани Дануся үзе кертә. Андый оста тегүче Казанда тагын булдымы § икән әле. Чөнки заказларны аңа әллә кайлардан, Яна бистәләрдән, § Бишбалталардан китерәләр. Эзләп киләләр Гозерләп, ялынып әллә ө нинди фасонлы, уймак хәтле генә билле, колач житмәслек киң итәкле х күлмәкләр тектерәләр. Үзе дә заказларны теләсә кемнән алмый. За- g казчы күңеленә хуш килсә, китергән материясе ошаса, фасоны матур, g яңа булса, аны дәртләндерсә генә алына Мондый заказлар өчен аке часын да яхшы түлиләр. Әмма пани Дануся тегүдән килгән акчаның ♦ тиененә хәтле әлеге шкатулкага салып бара Аның дөньядагы бар шат- ® лыгы, бар куанычы да шушы егетләр иде бугай Аларнын барысын ° бер тигез итеп, үз уллары кебек якын күрә иде. Юк, шулай да Вик- л торны үзе дә сизмәстән артыграк күрә, иркәли, узындыра иде Пани Дануся поляк революционеры кызы булган. Казанга сугыш * вакытында эвакуация белән Ленинградтан күченеп килгән. Аның ире н укчы полк командиры, сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез- £ югалган. Әтиләре артыннан аның ике улы, ике лачыны — икесе дә ш хәрби училище курсантлары — Мәскәү янында хәбәрсез югалганнар. «Хәбәрсез югалдылар» дип, пани Дануся гына сөйли Ана кеше бит. < Ана өметсез яши ала мыни. Өметен жуймас өчен генә шулай сөйли. Бер вакыт комодтан нидер эзләгәндә, похоронныйларын Виктор үзе табып укыган. Пани Дануся торган-яшәгән өчен дә егетләрдән бер тиен алмый иде Бервакытны бу хакта сүз чыккач пани Данусяның бөтенләй йөзе үзгәрде, бит урталары янып чыкты Гомердә булмаган хәл — Сез беләсезме, мин кем, — дип кычкырып жибәрде ул һәм өстәлгә китереп сукты. — Мин сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалган совет офицерының, полк командирының хатыны! Сугыш кырында минем ике улым, ике кү.з нурым хәбәрсез югалды. Сезнеңчә алар мин сезне талап, оек балтырына акча жыеп, череп, баеп ятсын дип башларын куйганнар булып чыга. Мине шулай рәнжетергә ничек телегез барды! — Ул шәле белән битен каплап үз бүлмәсенә кереп китте. Бу турыда икенче сүз кузгатырлык итмәде. Пани Дануся Викторны фронтта хәбәрсез югалган кече улы Сигиз- мундка охшата иде. Шуңа күрә дә иркәли, узындыра. Идән юарга кайт- маса да, каеш тншерәм дип йөри йөри дә үзе юып куя Ике ел хәрби мәктәптә укып чыккан Викторның, чалбарымны тигез үтүкли алмыйм диюе дә, белмәс бар, хәйлә генә. Моны пани да белә Әмма хәйләкәрнең чалбарларын үзе үтүкли Бераздан ул үз бүлмәсеннән егетләр янына чыга. — Карагыз аны, минем тарафтан бернинди дә ташламалар булмая чак. Шалтай балтай йөрсәгезме? Минем йөземә, ата-аналарыгызның йөзенә кызыллык китерерлек итеп укысагызмы? Карагыз аны. барыгызны да урамга куып чыгарырмын, дип куркытып ала. Булачак финансист Яшка белән бик килә иде аларның гәпләре. Пани Дануся белән Яшкаиың шалт та шолт счет төймәсе тартып, бәхәсләш.ми-нитмн бу айда кемнең өстенә, кемнең аягына юнәтергә, ашарга-эчәргә. башка кирәк-яракларга күпме акча калдырырга икәнен бик тату киңәшеп утырган чаклары Мурзннның күңеленә аеруча тирән уелып калган һәр нәрсәгә зур кытлык булган ул елларны пани Дануся каян бар кирәкяракны юнәткәндер, каян барын да табып өлгергәндер Ул һәр 7 «К У • J* 17 97 якшәмбе бәйрәм ашлары пешерә иде. Кичке чәйдә барысының да өйдә булуларын таләп итә. Мондый көнне иртәнге якта егетләр бүлмәләрен җыештыралар. Өс киемнәрен чистартып, урын-жирләрен чыгарып кагалар Шкаф башларын, тәрәзә төпләрен юеш чүпрәк белән сөртеп, идәнне юып чыгаралар. Аннары Яшка барын да җыеп мунчага алып китә. «Бер кыз белән очрашырга сүз куешкан булса да», Яшкага каршы Виктор да бер сүз әйтми. Уфылдап, әледән-әле сәгатенә күз салып, егетләр артыннан ул да мунчага атлый. Барганда гына шулай кәҗәләнә. Барып өстен чишенгәч, ләүкәдән алып төшеп булмый үзен. Төшеп өстенә бер ләгән салкын су гына коя да тагын ләүкәгә менеп китә. Чабынып та күрсәтә торган иде. Егетләрнең мунчадан кайтышына бүлмәне алма бәлеше, кәбестә пирогы, җимеш паштеты'ислэре баскан була. Бүлмә уртасында торган түгәрәк өстәлгә пани Дануся ап-ак эскәтер чыгарып җәя. Үзе дә матур йон күлмәктән Каршыдагы парикма- херскаяда бик килешле итеп чәчен ясатып Сыккан. Егетләрне дә кунак каршылагандай ачык йөз белән каршылый. Өстәлдәге бар тәлинкәләр, ташаяк савытлар бары да чын фарфордан. Башка чакларны пани Дануся аларны еракка җыеп тота. Ә бүген бары да өстәлдә. Салкын чия компоты салынган стаканнар да, фужерлар да чын хрустальдән. Егетләр кыстаганны да көтеп тормый табын артына утыралар Пани Дануся барысының да алларына ап-ак итеп крахмалланган тастымаллар салып чыга Аларны күлмәк якасы астына ничек кыстырырга икәнен күрсәтә Егетләрне танырлык та түгел. Саша Суворов ак күлмәктән, галстук таккан Иңбашына ярыйсы ук кыршылган булса да, чын күннән икәне ачык күренеп торган саргылт тужуркасын салган. Яшка- ның пани Дануся белән колхоз базарыннан алган эре шакмаклы костюмы бар. Әллә ни яңа булмаса да, булачак финансист костюмны бөртек тап төшерми, тузан кундырмый, бик кадерләп кия. Әкәм белән Тәкәм ашауга исләре китмәгән кебек, кием-салым турында да бик кайгыртмыйлар Әмма пани Дануся аларны аерым ярату белән ярата. Ул бик укымышлы, киң карашлы, бигрәк тә әдәбиятны яхшы белә Шуңа шагыйрьләргә мөнәсәбәте дә аеруча йомшак. Тегеләрне укуларыннан чыгарып йөргән чакта, ректорга барып, деканнары белән сөйләшеп, яңадан алдырып кайтты Андый чакта үзенең кем икәнен бик тиз таныта белә. Ватан сугышы кырларында ире һәм ике улы югалган ананың, полк командиры хатынының сүзе кая барса да үтә. Ә шагыйрь егетләр дигәндә, кирәксә, министрга да кергән булыр иде. Алар шигырь язганда, тегүеннән үк туктый, бүлмәдә дә аяк очында гына йөри. Әкәм белән Тәкәм өстәл артына пани Данусяныи улларыннан калган зәңгәр пар костюмнан килеп утыралар, ә Викторның үгезнеке кебек юан муенына нәрсә кисә дә, изүе җитешми Күлмәк киеп, галстук такса да, бик сәер килеп чыга, үгезгә камыт киерткән төсле була. Шуңа күрә аның яраткан киемнәре матрос тельняш- касы, изүе төймәләнми торган майкалар, теннискалар. — Укыган чакта әле ярый,— ди ул аптырагач, — ә менә укып бетергәч, мәктәп директоры булгач (алстуксыз килешмәс бит инде, ул чакта ни эшләрмен мин бу муен белән? — Анысы өчен кайгырма, - ип тынычландыра аны пани Дануся — Кызларны күп сайласаң шундыена килеп кабарсың әле, игәүли башласа, муеның бер айда нечкәр р дә калыр Викторның да күз карасы к«‘бек кадерләп кигән киемнәре бар. Мәктәпләрен таркатыр алдыннан, бездән истәлек булсын дип, тик генералларга гына тегә торган югары разрядлы ательеда аларның һәр- кайсына яшел бостоннан китель, зәңгәр бостоннан киң балаклы чалбар тегеп биргәннәр Виктор аларны пани Данусяның сандыгы төбендә саклый. Көямазар тишмәсен дип вакыт-вакыт алгалап, нафталинлап кына тора. Хәрби урта мәктәптә укыган чакларын сагына ул. Шушы кителен кисә. - Виктор, ты вылитый мой Сигизмунд! — дип, лани Дануся анык яныннан китә алмый. Әмма мондый бәйрәм ашлары вакытында кызартулар да күбрәк аңа эләгә. — Сигизмунд! Как ты держишь вилку! Тьфу, тагын саташам, Вик- . тор, ваемсыз, сиңа әйтәм! Ашау белән булышма. Синең тәлинкәңә салынган ризыкны күршең ашамас. Күтәр башыңны тәлинкәдән. Чын § интеллигентлар өстәл артына баш күтәрми ашау өчен түгел, күңелле * итеп сөйләшеп утыру, кәеф-сафа кору, уртак мәсьәләләрне хәл итү ө өчен җыйналалар. Ә синең, кара, йөзең чытык. Күршеләренә игътибар * ;эк, үзең тутыру ягында, — дип тукып кына тора Крахмалланган тастымаллар сезгә авыз сөртү өчен түгел Вак g кына кабып ашасагыз, тастымалның кирәге дә юк, читтән караган ке- шсгә дә матур күренә. Тастымал, өстәлгә куелган чәчәкле ваза кебек, * гантана өчен генә. Ул этикет җиһазы.— Пани Дануся аларга өстәл ° артына ничек килеп утырырга, алдан кемнәрне утыртырга, ничек то- х рып китәргә икәнен, барысын үзе күрсәтеп чыга. Хужа өстәл артына « иң соңыннан утыра, иң соңыннан күтәрелә. Ризыкларның иң тәмлелә- « рен, алмаларның нң кызарып пешкәннәрен, бәлешләрнең иң матур * итеп киселгәннәрен кунакларга салырга кирәк Чын кунакчыллык, •- аларга чын күңелдән ихтирам шул була. Әмма кулга кашыкны берен- * че булып үзең аласың, ризыклардан беренче булып үзең авыз игеп « карыйсың. Кунакларны шуннан соң гына кыстарга кирәк. Табын янын- £ да тик күңелле, шаян сүзләр, барлык кунакларның да күңеленә хуш < килә торган сүзләр генә сөйләнелә. Әгәр дә берәр кунагың ризыгын идәнгә койса, күрмәмешкә салыш, кирәкмәгәнрәк сүз башлап җибәрсә, оста гына итеп икенчегә бор, — дип пани Дануся шундый кичләрне үзенең егетләрен әдәпкә, югары культуралы кеше белергә тиешле гадәтләргә өйрәтә. Аларга матур, күркәм булу өчен, кино театрда, мәҗлесләрдә, кеше арасында уңайсыз хәлгә калмас өчен үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлата Эчендә бүреләр уласа да, аны Виктор да түземле генә тыңлый. Тастымалны да якасы астына нәкъ пани өйрәткәнчә кыстыра, чәнечкене дә ул күрсәткәнчә тота. Әмма шунда кинәттән генә сабырлыгын җуя Тәлинкәсендә тәгәрәшеп яткан симез-сн- мез пилмәннәрне берсе артыннан берсен йота башлый — Виктор! Мин боларны кем өчен сөйлим? Ашавыңны гына күр? - дип пани аны орыша, ә Виктор пилмәннәрне чүпли. Тәмам сабырлыгын җуйган пани түзми, кул уңаеннан аңа берне сыптырап та ала Ярый әле үпкәчән түгел. Ә егетләр моны хуплап кул чабалар Дүрт-бнш телем арыш ипие белән бер тәлинкә пилмәнне шулай та лашаталаша сугып куйгач, Виктор өстәлдән башын күтәреп, бик тәм ләп кикереп җибәрә. Пани Дануся сүзен дәвам итә. — Сез тиздән тормышның хуҗасы, төп терәге, җәмгыятьнең курс неклс кешеләре буласы егетләр Сезнең һәр адымыгыз, һәр сүзегез культуралы, матур, чын интеллигентларча булырга тиеш. Әйтик, Александр Суворов, пусть не тот, но зур заводта баш инженер, җитәкләүче конструктор булыр Ә Яшка — финанс министры. Әкәм белән Тәкәм күренекле ша гыйрьләр булып танылырлар. — Ә мин? Мин кем? — дип Виктор да киң күкрәгенә сугып алды — Арагызда иң зур бәхет Викторны көтә, — дип дәвам итте пани. — Ул бит балалар укытачак. Ул атказанган укытучы, мәктәп директоры, мәгариф эше алдынгысы булыр. Сездән дә күрмәгәч, кеше ләр, яшьләр матур үрнәкләрне кемнән алырлар? Кемгә охшарга тыры шырлар? дип гыйбрәтле сүзләрне аларга тукый пани Ул үгет-нә сихәт сүзләрен аларга күп кичләрне сөйләде. Бәйрәм ашыннан соң танцы кичәсе була. Кичәнең бу өлешен аеруча пани Дануся ярата. Яшь чагымда танцыларга күп йөрдем, дип искә ала ул. Булачак ире белән дә беренче мәртәбә бию залында күрешкәннәр. Өстәлгә телен тик Саша гына белгән иске патефон менеп баса. Виктор берәр кыз алып кайтса, яисә Кайчә апа да килеп керсә, кичә тагын да күңелле чыга. Пани аларны танго, вальс, вальс-бастон биергә өйрәтә. Әлбәттә, ул үзенә кавалерлар ролен ала. Кызларны ничек чакырырга, зал уртасына ничек чыгарга, бию тәмамлангач ничек озатып куярга икәнен дә күрсәтә. — Ох. Виктор, какой из тебя кавалер, за что только тебя так девчата любят? Ты ведь не танцуешь, а грязь месишь, — дип пани тагын аны орышып ала. — Ә менә шагыйрьләр ничек сизгер, бер күрсәтүдә отып алалар, — дип Әкәм белән Тәкәмне мактый. Шулай шатлыклары да бергә, кайгылары да уртак бер тату семья булып, гөр килеп яшәделәр. Дөрес, мондый шау-шулы кичәләрнең ахыры күңелсезрәк беткән чаклар да була иде. Пани Дануся үзе дә сизмәстән, ире командир булып хезмәт иткән полкның тынлы оркестрын, шунда танцыларга барган чакларын исенә төшерә. — Андый оркестр тик безнең полкта гына бар иде! йөз музыкант барысы берьюлы уйнап җибәрә, яшен яшьни, күк күкри, җир тетри. Әйе, андый оркестрлар бүтән юк инде алар. — пани күзләрен яулык белән каплый, күңеле тулып үз бүлмәсенә кереп китә. Мондый чакта аны юатса, Виктор гына юата. Яшка Типләшев янына аның үзе кебек җирән чәчле, түгәрәк алсу йөзле Оля дигән бер студентка кыз килеп йөри иде. Күзгә күренеп култыклашып йөргәннәре дә булмады, икәүләп кенә кинога да йөрмиләр иде. Яшка аны егетләргә үзенең авылдаш кызы, группаның комсомол оешмасы секретаре дип кенә таныштырды. Әмма шул Оля килсә, усал һәм бәйләнчек, бүлмә егетләрен пани Дануся кебек өркетеп торган Яшка бөтенләй икенче егеткә әйләнә. Оляны ничек чишендерергә. кая утыртырга белми. Кулына себерке алып бүлмәне себереп чыга. Аннары бушрак почмакка күчеп алар чүкердәшеп утыралар. — Оляның комсомол секретаре, Яшканың авылдашы булуы ни причем монда. — дип куйды беркөнне Виктор, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп утырган Яшка белән Оляга ымлап. — Мин әйтте диярсең, болар өйләнешәчәк һәм бик тиздән. Учти, туй булачак. Чыннан да күп вакыт та узмагандыр, Яшка йомырка баскан ана каздай ябыгып дәүләт имтиханнары тапшырып, укуын тәмамлап йөргәндә, болар бер көнне бүлмәгә ир белән хатын булып кайтып керделәр Виктор шунда Мәүлеткә: — Әйткән идем бит! — дип күз кысты. Язылышу кәгазьләре дә кулларында. Пани Дануся исә нигә миннән яшереп йөрдегез, дөбердәтеп туй итәргә әллә хәлебездән килмәс идеме, дип үпкәләп, елап алырга да җыенган иде. Әмма, куып чыгарырсыз дип курыктык, хәзер куа алмассыз инде, дипломнарыбыз да кулыбызда, язылышу кәгазьләребез дә дип, аны бик тиз юаттылар. Өстәлгә крахмалланган эскәтер чыгарып җәелде, фарфор чәшкәтәлинкәләр. хрусталь рюмкалар тезелә башлады. Әкәм белән Тәкәмнең дә шигырьләре басылган чак иде. Үзләре әйткәнчә, «уч тутырып гонорар» алганнар. Бу кичне пани Дануся егетләре гөрләтеп туй ясадылар. Өйләнешүчеләрне үзләрен генә калдырып, егетләр ул төнне Кайчә апада кундылар. Иртәгесен исә ике яшь ревизорны поездга утыртып, үз якларына, Ижевскига озаттылар, Пани Дануся шундый кеше иде инде. Никахлы тормыш коручыларга үзенең күз карасы кебек саклый торган унике кешелек затлы сервизының яртысын бүлде дә* бирде. Ә бүлмә егетләре исеменнән икесенә дә бик матур җилән алган. — Хуҗа Насретдин кешене киеме белән каршы алырлар, дигән Ә сезнең бер белмәгән кешеләр, яна коллектив алдына килеп басасыгыз бар. Бу сезгә «Фәндәм фонды» бүләге, аның истәлеге. — дип бүләкләрен тегеләргә купега кереп утыргач кына тапшырды. Мурзинның күңеленә һич онытылмас хатирә булып тагын шунысы уелып калган. Пани Данусяның туган көне июнь ахырларында иде. Бүлмә егетләренең кайсы җәйге практикага, кайсы каникулларга та- ♦ ралып беткән чак. Бер көнне шулай Виктор ана тиктомалдан гына з — Старик, киләсе җомгада пани Данусяның туган көне, нишли- х без? — дип әйтеп куйды Туйдан соң Фәндәм фондының саеккан чагы. « Портта да эшләр юк. Яшелчә-җнмеш. кавын-карбыз да өлгермәгән. у Китерәсе цементны инде күптән китереп, бушатып бетергәннәр Бу фондны Фәндәм исемле ярлы бер студент оештырган булган. * Пани Дануся квартирасында төп яшәү законына әверелгән башлангыч ® коммунизм, социаль тигезлек, уртак акча тоту, уртак ашау, уртакка ♦ кнем-салу алу, үзара ярдәмләшеп дөнья көтү тәртипләрен дә ул баш- х лап, кертеп калдырган. Ләкин шунысы кызык: шушы Фәндәмнең кем о булуын, кемлеккә укуын, хәзер кайда яшәвен берәү дә белми Пани * Дануся да аны әле агроном ди. Икенче тапкырында безнең Фәндәм и ул юрист булып чыкты, ди. Өченчесендә исә, бүгенгедәй хәтерлим, ул * балалар врачы булырга укыды, дип сөйли. Тик шунысы хак. Фәндәм төзеп калдырган фонд бүген дә яши һич көтмәгәндә шушы фонд ад- а. ресына дөньяның әллә кай почмакларыннан зур гына суммалар, тәмле £ балык, апельсин-лимон, кипкән җимеш, грузин чәе килеп төшә. Ләкин А бу араларда керемнәр дә күренми. * Озак баш ватып тормадылар — Киттек скульпторлар янына - диде Виктор — Бер сәгатькә генә түзәрбез, ничек кушсалар, шулай торырбыз Башка егетләр портка төшеп, манма тиргә батып авыр эшләрдә йөргәндә, Виктор үткән кышны үзенә бик җиңел эш табып кайтты. Кремльдән аста рак, нке катлы бер особнякта архитекторлар-скульп- торлар берләшмәсе ачылган Аларга Үзәк ял паркын сыннар белән би зәү бурычын йөкләгәннәр. Виктор моны кайдан ишетеп алган диген, көннәрдән бер көнне шунда барып натурщик булып ялланып кайтты Билгеләнгән вакытка гына килә дә. бер бүлмәгә кереп чишенә, аннан зур зал уртасында торган түгәрәк өстәл өстенә чыгып баса. Скульпторларның соравы буенча Виктор я ишкәк ишүче, я гер күтәрүче, я футболист кыяфәтенә кереп баса. Аның таза гәүдәсе, нык куллары үзе әйтмешли, сынчылар өчен чын хәзинә иде Бер кыш чамасы йөрде ул алар янына. Бер көнне рәссамнәрнең башлыгы аңа зал уртасына шәрә ялангач, анадан тума килеш чыгып басарга кушкан. Сын коючыларның яртысы кызлар. — Тегеләр белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өздем. — дип дулап кайтты ул кичне Виктор. Ә хәзер — Кушалар икән, анадан тума да торырбыз Ике кешегә ояты да азрак, түләве дә күбрәк. дип Виктор Мәүлетне шул сынчылар яны на алып китте. Әмма бина ябык булып чыкты Каравылчы карт жәй көне бу оешманың гомумән эшләмәвен, ә сынчыларның, рәссамнарның кайсы кая булуын әйтте Инде нишләргә? Әмма башына бер бер уй төштеме, аны тормышка ашырмый калучы түгел инде Виктор. Уйла нып торды да: — Старик, безнең тагын бер вариант бар. Монысы аның йөз про цент ышанычлы. — дип куйды. Аннары ул: — Ашыгырга кирәк, юкса соңаруыбыз бар, — дип Мәүлетне бу юлы Суконный бистәсенә алып китте Трамвайдан төшеп озак та бармадылар, фасадына зур итеп кызыл хач сурәте төшерелгән ике катлы бина каршына килеп чыкты лар. Егетләрне монда кадерле кунаклар төсле бик якты йөз белән кар шы алдылар Кан тапшыру, ягъни донорлык пункты иде бу. Дөресен әйтергә кирәк, донорлык турында күп ишетсә дә, Мәүлет башта ярыйсы каушап калды. — Мин монда беренче тапкыр гына түгел, бер дә курыкма, — дип Виктор аны тынычландырырга тырышты Өсләренә ап-ак җәймәләр ябып икесен дә озын өстәлгә сузып салдылар. Каннарын алгач алар- ны аскы каттагы махсус буфетка алып төшеп китәләр. Донорлар пунктының баш врачы егетләрне үзе каршы алды. Аларның алдына меню куйды. — Кадерле донорлар, зур рәхмәт сезгә. Биргән каныгызны бүген үк шәһәр больницаларына озатачакбыз,— дип егетләрне мактый-мак- тый, менюдан ни теләсәләр, шуны сайларга кушты. Алларына җимеш суы белән тулы графин китереп утыртты Виктор Мәүлеткә күз кысып алды: — Старик, минем белән кайда да югалмассың. Тартынып утырма тагын. Ашау бушлай, монда тәртибе шул аның, — дип җиңнәрен сызганып ашарга кереште. Ап-ак. халатлы мөлаем йөзле врач хатын ниндидер кәгазьгә кул куйдырды, егетләрнең кулларына илле сумга якын акча китереп тоттырды. Аннан чыккач, егетләр кибеткә ашыктылар. Бәясеннән тормыйча үзләренә ошаган иң матур ефәкне сайлап, пани Данусяга күлмәклек кистерделәр Материалны кәгазьгә төрдереп, өстеннән ал тасма белән бәйләткәч, күңелләре тагы да күтәрелеп китте. — Әйттем ич, старик, минем белән булсаң, беркайчан да хур булмассың, — диде Виктор. Матур истәлекләрне башыннан кичереп, Мурзин күгәрченнәр ашатып утырганда пани Дануся квартирасының тәрәзәсе ачылып ябылды. Анда әлеге чибәр ханымның башы күренде. Ә бераздан аның ягымлы тавышы Мурзинның артында ишетелде. — Гафу итә күрегез инде, — диде ул, гаебе булган кеше сыман итеп — Сезне чәйгә дә дәшә алмадык. Иремнең эшендә зур неприятность. Бер генә дә кәефе юк. — Юкка борчыласыз Кем килмәс тә, кем китмәс. Барын да чәйгә чакыра башласагыз... Алай түгел инде. Күрәм ич мин, кайчаннан бирле биредә утырасыз. Ә сез, беләсезме. Хәдичә әби янына керегез. Безнең йортта ул бик күптәннән тора бугай. — Хәдичә Терегуловнамы? Кайчә апамы? Ул исәнмени әле? Ул бит пани Данусяның дусты, сердәше иде. Кара, ничек ул минем башыма килмәгән! Мәүлет шакырга җыенган бу ишек тә дермантин белән тышланган. Әмма звонокка ул курыкмыйча басты. Эчке яктан: — Керегез, кер, ишек бикле түгел, — дигән тавыш килде. Мурзин тотканы үзенә тартты. — Хәдичә Терегулова шушында торамы? — Кайчә әбиегез мин булам. Керегез. Түрдән узыгыз. Сез кем буласыз соң? Мурзин каршына инде җитмешләрдән узган җыйнак гәүдәле һәм көр тавышлы татар карчыгы килеп басты. Өстендә тире күкрәкчә, аягында җылы башмаклар. — Кызлар әле укуда. Т^з генә кайтмаслар. Керегез, чишенегез, хәзер чәй куям. — Кайчә апа! Бу бит мин. Мәүлет Мурзин! — Күрәм, күреп торам, — диде әби — Алай да кызларның кайсы янына килдегез? Кайсының әтисеме, туган абыйсымы буласыз? Тәоки- рә шушы көннәрне әтисен көтә иде. Аның әтисе түгелдерсез ич? — Юк юк, Хәдичә апа. Танымадыгыз инде алайса. Мин бит пани Данусяда торган Мәүлет. Геолог егет Теге, гел тамагы шешеп аптырый торган Мәүлет — Ә-ә-ә, исемә төште. Тамак чайкарга чәй содасы сорап керә идең. Ул елларны Данусяда күп егетләр торып чыкты. Барысын хәтерләү мөмкин түгел шул Ә менә сезне хәтерлим. Сез Викторлар белән бер чорларда укыдыгыз түгелме сон? — Ие, ие Болай булгач, чыннан да хәтерләдегез инде. Кызык заманнар ие бит. Кайгы белми, нужа күрми яшәп ятканбыз икән. Кайчә әби өстәлгә җәелгән шакмаклы эскәртерне кан тамырлары беленеп торган җыерчыклы куллары белән сыпырып-сыпырып алды. Тирән итеп сулап куйды — Дәиүсә танкодромга күчкәч тә озак тормады, үлеп китте. Соңгы елларны йөрәгеннән зарлана башлаган иде Җирләшергә үзем дә бардым Дус-ишләре белән Виктор да килде Бик зурлап җирләдек — Хәдичә әби авыр сулап куйды, күзлеген төзәткәндәй итте — Җиде- сигез ел элек булды бу. Торып чыккан егетләре һаман да онытмыйлар әле. — Хәдичә әби шакмаклы эскәтер астыннан ике перевод кәгазе чыгарды Берсендә ун сум. Икенчесендә — унбиш. Кемнәрдән икәне язылмаган. Әмма адресы төгәл һәм ачык «Вокзал арты урамы, Фәләнчә йорт. «Фәндәм фондына». Шунда Мәүлетнең дә исенә килеп төште: Себер киңлекләрендә югалып йөргәндә, укыган чакларын. Казанны сагына башласа, үзе дә шулай итә иде бит. Чит илгә командировкага киткәнче дә, аннан йөреп кайткач та, шушы ук адрес белән берничә тапкыр акча салгалады. Әйе, алар бүлмә егетләре белән шушы фондны ташламаска, онытмаска, укып чыккач та аңа ярдәм күрсә теп торырга ант иткәннәр иде — Миндә дүрт кыз торалар, — даде Хәдичә әби. — Авыл кызлары, дүртесе дә акушерлыкка укыйлар. «Фәндәм фондына» акча салучылар шул кызларымны кинәндерә инде. Сәгать-мазарга карамыйча алар бик озак сөйләшеп утырдылар. Кемнәрдәндер килгән лимон, кемнәрдер үтешли калдырып чыккан тәмле конфетлар белән чәй эчтеләр. Хәдичә әби шунда кинәттән генә:— Бу хәлгә Фәндәм Фәттахович үзе дә аптырый Минем бернинди дә фондлар төзеп калдырганым юк, ди. - Минем исемдәге нинди фонд икән ул, менә сиңа әкәмәт, ди — Чүгез әле, кем ул Фәндәм Фәттахович? — дип бүлдерде аны Мәүлет. — Фәндәм фондын оештыручы әллә табылдымы? — Минемчә, аның югалганы да юк, — диде Хәдичә әби һәм тагын да ачыла төште.— Ул шушы тирәләрдәге районнарның берсендә әллә райком секретаре, әллә райисполком председателе. Хәер, аныкын белеп бетермәссең. Әле үткән атнаны гына кергән иде. — Ә Виктор? Укып бетергәч тә без аның белән бер-ике генә хат алыштык та, бүтән мин язмадым, ул җавап бирмәде, дигәндәй, бер беребезне югалтыштык. Ул да шушы тирәләрдә мени? — Безнең Виктор Константинович, — дигәч, Хәдичә әбинең авызы ерылып ук китте, — ул хәзер Киров районында мәктәп директоры. — Ике кыз үстерә. Хатыны да бик ачык, бик кунакчыл. Восстание тукталышында торалар Көзлектәрәк хатыны белән икәүләп килеп кунакка алганнар иде. Туктагыз әле. миндә бит аның эш телефоны бар. — Хәдичә әби утырган җиреннән күтәрелде. Аннары кире утырды Юк, бирмим Сезнең шалтыратуыгыз белән ул чаптырып килеп тә җитәчәк. Аннары аның кулыннан бер атнасыз ычкына алмассыз. Ә сез ашыгам, үтеп барышлый гына сугылдым дисез бит Мурзин сәгатенә күз төшереп алды. Аңа инде кузгалырга дә вакыт Хәдичә әби белән бик җылы саубуллашып, Викторга да күп сәламнәр тапшыруын үтенеп, урамга чыкты Мәүлет аэропортка менеп җиткәндә, пассажирлар инде шәһәрдән кайтканнар иде Экскурсия ошаган булса кирәк. Барысының йөзләре шат „ Бераздан аларның барын да самолетка чакырдылар Пассажирлар төркеменә килеп кушылганчы, Мурзин почта бүлегенә сугылды Акча күчерә торган кәгазьгә: Вокзал арты урамы, фәләнчә йорт. «Фәндәм фондына» дип язды.