Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОРГА АВАЗДАШ

Татар халкының рухи культурасын үстерүгә Салих Сәйдәшев керткән өлешне бәяләп бетерүе кыен Аның әсәрләре яңадан-яңа буыннарның күңелендә яши. Халык күңелен Сәйдәшев кебек тиз яулап алырга сәләтле сәнгатькярләр сирәк очрый. С. Сәйдәшев иҗатының чәчәк атуы зур талантының тулысынча' ачылуы Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңүе белән башланган яңа бер тарихи чорга туры килә Бу чор. тугандаш гаиләдәге башка милләтләр белән бергә, татар халкының да социалистик эчтәлекле, милли бизәкле мәдәниятенә тарихта моңарчы күрелмәгән үсеш мөмкинлекләре тудыра. Бу чорда заманының алдынгы идеяләрен гәүдәләндергән бик күп талант ияләре мәйданга килә. Алар яңа, социалистик культураның беренче нигез ташларын салуда катнашалар. Салих Сәйдәшевның иҗат юлы совет музыка сәнгатендә баргаң менә шушы үсеш- үэгәреш, яңару хәрәкәте белән тыгыз бәйләнгән. Казандагы Коммунистик клубта музыкаль-культура чаралары үткәрүне җайга салышкан, Буада үзешчән коллективлар оештырган, кызылармиячеләр өчен концертлар куеп йөргән чакларында ук яшь композиторның иҗат принциплары формалаша башлый. Аның музыкасы халыкны яңа тормыш тантанасы өчен көрәшкә өнди, илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын күмәкләштерү фронтларында җиңеп чыгуга рухландыра. «Без кабызган утлар», «Совет яшьләре җыры» кебек әсәрләрдә шул заман геройларының шигъри эчке дөньясы, тормыш сөючәнлеге бик ачык чагыла 20—30 нчы елларда С. Сәйдәшев музыкасы белән куелган һәр спектакль республиканың культура тормышында зур вакыйгага әверелә. Моңа композитор һәр әсәренең халык иҗаты белән тыгыз багланыштагы музыкаль эчтәлеге, мөһим һәм актуаль темага язылган бу .уы. сәнгатьчә югары эшләнеше белән ирешә. Чор кайтавазы булган «Наемщик» музыкаль драмасын гына алыйк. Гади халыкның рухы, көнкүреше аңа гына хас җыр-биюләр аша ачылса, . өстен катлауларның тормышы да үзенчәлекле музыкаль сыйфатламасы белән аерылып тора. Гомумән, милли драматургия әсәрләренә язган көйләрендә композитор халкыбызның үткән тормышын реалистик сурәтләү юлына баса. Бу музыканың халыкчан асылы — үз вакыты өчен гади һәм аңлаешлы да, музыка сәнгатенең опера һәм балет кебек жанрларын татар тамашачысына якынайтырлык дәрәҗәдә катлаулы да булуында. Яңа заманның революцион сулышы халык иҗаты ялкынын да көчлерәк дөрләтеп җибәрә. «Көзге ачы җилләрдә», «Ком бураны». «Уракчы кыз» кебек җырлардан ук күренгәнчә, халык иҗатына яңа темалар, образлар килеп керә, һәм алар үз чиратында яңа жанрлар, яңа интонацияләр таләп итә. Менә шул тамырдан яңару процессы — бер яктан, халык иҗат иткән яңа көйләрнең, революцион җырларның туры- дан-туры йогынтысы—икенче яктан. Сәйдәшев музыкасына үзенчәлекле төс бирО. Композитор иҗатының үзәгеннән замандаш күңелендәге хисләрне, аның дөньяга карашын һәм холык-фигыль рәвешен, рухи көчен сурәтләү проблемасы үтә Ул яңа Т эчтәлеккә тиң күтәренке, дәртле ачык яңгырашлы кейләр яза. С Сәйдәше» тарафыннан иҗат ителгән беренче җыр-маршлар татар музыкасын моңарчы ишетелмәгән ритмнар һәм аһәңнәр белән баета. Салих Сәйдәше» иҗаты татар сәнгатенең социалистик реализм мегоды белән кораллануына зур елеш кертә. Композиторның кеи кадагына сугып, актуаль вакый галар уңаеннан язылган әсәрләре дә чор куйган идея-политик һәм эстетик таләпләргә туры килә, халыкның сәнгатькә ом- тылышихтыяҗына җавап бирә. Кызыл Ар мия тезелүнең 11 еллыгына багышланган атаклы марш, Кәрим Тинчуринның «Кандыр буе» пьесасына иҗат ителгән музыка нәкъ әнә шундыйлардан Беренче тапкыр күтәрелгән темалары белән үк игьтнбарга лаеклы, яңа заман кешеләренең кабатланмас музыкаль образларын тудырган бу әсәрләр озын гомерле булды. С. Сәйдәше» иҗатының реалистик асылы һем гуманистик юнәлеше, социалистик Ватаныбызның зур художникларына хас булганча, чынбарлыкны дөрес чагылдыру, кешеләрне сәнгатьнең илаһи көче белән тәрбияләү һәм берләштерү сыйфатларына ия булуында күренде. Җөмләдән шуны да әйтергә кирәк татар композиторының һәр әсәре нигезендә яткан әлеге үзенчәлек үзе генә дә буржуаз идеологларның, янәсе, музыка сәнгате сыйныфлардан бәйсез яши. ул аерым идеяләрне гәүдәләндерә алмый, сәләтле С. Сәйдәшеаның заман тематикасы беләч кызыксынуы һич тә очраклы хәл түгел, бәлки аның бөтен иҗатына хас, табигый бер хасият. Композитор яңа социалистик культураны тудыру өлкәсендәге катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә җиң сызганып катнаша. Ул татар музыкасының язмышын кайгырта, җыр-көй сәнгатебезнең киләчәген яңаданяңа чаралар белән баеган хәлдә, совет музыка үсешенең үзәк юнәлешләрендә күрә. Композиторның халык алдында һәм матбугатта ясаган чыгышлары, балаларга һәм яшьләргә багышлап язган күр, санлы җырлары әнә шул хакта сөйли Сәйдәше» музыкаль культура казанышларын меңнәрчә кешеләрнең уртак хәзинәсенә әверелдерү өчен иң дөрес юлны таба — революцион яңарыш чорына аваздаш, халкы күңеленә хуш килерлек көйләр иҗат итә. С. Сәйдәшев иҗаты халыкчан моңы, тирән лиризмы белән аерылып тора, бу музыканы тыңлаганда без тойгы-настроениеләрнең гаҗәеп эзлекле күчешенә — иечкә- нәфис хисләрдән алып кайнар гражданлык пафосы беләч сугарылган образларга кадәр үсешенә тап булабыз Үзенең шәхси кичерешләре ачылгзн лирик әсәрләрендә дә композитор субъективлыкка урын калдырмый, социалистик реализм юлыннан читкә тайпылмый, чын демократизм һәм халыкчанлык принципларын тормышка ашыра. Сәйдәшеаның халыкчанлыгы милли музыкадагы эчке мөмкинлекләрне үстерү һәм аны яңа сәнгать чаралары белән баетуда күренә. Аның музыкасы халык иҗатыннан ук килә торган һәм шул ук вакытта мөстәкыйль, бик үзенчәлекле фикерләү рәвеше белән аерылып тора. Композитор иҗатында тел урынны биләгән җыр-көй башлангычы, андагы реалистик эчтәлек һәм халыкчан моң киң милли аудиторияне* хәзерге заман музыкасына якынайтуга гаять әһәмиятле өлеш кертте Салих Сәйдәшев өчен халыкчанлык принцибы һәм милли форма тар этнографик кысалар белән генә чикләнми. Әлеге төшенчәләрне ул киңрәк мәгьнәдә аңлый Әсәрләрнең прогрессив идея юнәлгәнлеге һем ачык гражданлыгы, халык көйләрендәге сурәтлелектән иҗади файдалану милли музыкага башка халыкларның культура хәзинәсе белән якынаю мөмкинлеге ача, дип саный композитор Үэ иҗатында ул татар мәдәниятенең уңай традицияләре җирлегендә дөнья сәнгатендәге демократик күренешләрне тамырландыруга иррште Бу юнәлештә С. Сәйдәшев классик композиторларның иҗат принципларын үзләштерде һәм үстерде Бүген, җәмгыять тормышында сәнгать көннән-көн зуррак урын ала барган заманда халыкка мәдәният чишмәләренең юлын күрсәтешкән шәхесләрне без аерым бер хәрәкәт белән искә алабыз Аларның иҗаты һәм дөньяга карашлары бәһалөп бетергесез тарихи әһәмияткә ия. Салих Сәйдәше» — әнә шул рәвешле, гомуми культура үсеше халыкның рухи ихтыяҗлары тәэсирендә чор үзе тудырган художник Ул тормышта һәм сәнгатьтә барган бөек үзгәрешләр дулкынында, шул үзгәрешләр турында җырлап мәйданга киле Үзенең иҗаты белән композитор чын кешелеклелек, социалистик гуманизм принциплары җиңүе өчен көрәшнең алгы сафына баса Чор һәм талаит үзенчәлеге Сәйдәше» көйләренең яңа образлары һәм ачык, ты гыз ритмнарында, яңа темалары һәм дәртле-динамик яңгырашында чагылды. Әлеге художестаоэстетик сыйфатлар соңыннан татар совет музыкасының асыл билгеләренә әверелделәр. Композитор мирасы замандаш музыкантларыбыз ечен осталыкка ейрәнү мәктәбе, яңа уйланулар һәм эзләнүләргә җирлек булып тора. Аның үткән гомер юлы, кабатланмас шәхесе — тормышка һәм музыкага чиксез мәхәббәт, халыкка риясыз хезмәт итү үрнәге. Беренче тапкыр Сәидәшев әсәрләрендә чагылыш тапкан идеяләр, фикерләр, омтылыш-теләкләр һәм иҗади табышлар хәзерге татар сәнгате казанышларында тормышка аша