Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безне сафка

РИНАТ МӨХӘММӘДИЕВ Тәнкыйтьче укучыны заманыбызның әһәмиятле проблемалары, четрекле мәсьәләләре хакында уйлануларга этәрә, мавыктыра һәм рухландыра белә. Язучыларга мөнәсәбәте исә, хәерһак булган тәкьдирдә дә. кагыйдә буларак, таләпчәнлек белән принципиальлеген югалтмый. Матур сыйфатлар болар. 1979 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Яңа елга күчтәнәч» дип исемләнгән нәниләр өчен хикәяләр җыентыгы дөнья күргән иде, ә быел исә әдәбият сөючеләргә ул «Әгәр без яимасак...» дигән әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгын тәкъдим итте. Миңа калса, игътибарга лаек, кызыклы һәм төпле китап. Җыеп кына әйткәндә, Ринат Мехәммәдиевның зур киләчәге булган өметле тәнкыйтьче икәнлегенә һич шигем юк. Яшь каләмдәшемә яңа иҗат бәхетләре телим! ФӘРВАЗ МИҢНУЛЛИН РАДИК ФӘИЗОВ Мин Радик Фәизовның «Яшьлек юллары» дигән повестен редакцияләгән идем. Бу — автор белән беренче танышуым булды һәм күңелдә канәгатьләнү хисе калды Бу повестен автор балаларның холкын яхшы белеп, алар тормышының эченә кереп, шул ук вакытта укыр өчен күңелле итеп язган иде Бу — Фәизовның уңышы Киләчәктә ул бәлки зурлар өчен язар Аның соңгы елларда күренеп килгән күп санлы хикәяләре шуны күрсәтә. Ләкин ул балалар әдәбиятында үзен иркенрәк сизә, кыюрак эшли, шуңа күрә әдәбиятның бу өлкәсен дә онытмасын иде дип әйтәсе килә. Радик Фәизов җитди иптәш, тырыш, үз өстендә күп эшли. Әмма белемен тагын да үстерсә, әйбәт булыр иде. Бу аңар зуррак темалар күӘдәби тәнкыйтькә Ринат Мөхәммөдиеө җитди хәзерлек белән, әдәбиятыбызның бай тарихын тирәнтен өйрәнеп килде. Әле узган ел гына аның М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклавы да шул хакта сөйли. Ул бер үк дәрәҗәдә яратып һәм үз ител әдәбиятыбызның үткәне һәм бүгенгесе хакында җитди проблемалар күтәргән фәнни нигезле мәкаләләр белән чыгыш ясап килә. Ринат Мөхәммәдиев үз мәкаләләренең әдәби камиллеге, мавыктыргыч һәм җанлы тел белән язылуына да зур әһәмият бирә. Аның матбугат сәхифәләрендә даими рәвештә күренә килгән күп кенә чыгышларына композицион бөтенлек, эмоциональлек хас. Мәкаләләрендә үз йөзе, үз дөньясы—шатлык һәм борчулары. . Төрергә, әсәрләрендә тормышның проблематик мәсьәләләрен чишәргә теләгәндә кирәк булачак. Иптәш — еметле, яза ала торган, әдәбиятка зур хөрмәт белән карый торган кеше. Мин аны СССР Язучылар союзына членлыкка тәкъдим итәм, ЛӘБИБӘ ИХСАНОВА. МӘГЪСҮМ ХУҖИН Мәгъсүм Хуҗин, язучылык эше белән күптәннән һәм җитди рәвештә шөгыльләнсә дә, аның язучылар оешмасына әлегә кадәр кабул ителмәвендә, әлбәттә, үзендә дә гаеп бар иде гадәттән тыш тыйнаклыгы аңа Союзга керү турында уйларга да. Язучылар союзы идарәсенә гариза язарга да мөмкинлек бирмәде Миңа калса, прозаик Мәгъсүм Хуҗин инде күптән Язучылар союзы члены булырга тиеш иде. Аның «Ерганак юл алан (1961), «Хикәяләр-* (1966), «Курагай атлары» (1973) «Авылым урамнары» (1978), «Урманлы үр» (1980) дигән китаплары— чын сәнгать әсәрләре Өстәвенә, әлеге китапларның барысы да фәкать хикәяләрдән генә гыйбарәт. Безнең исә бу жанрга турылыклы язучыларыбыз ар’ык күп түгеп, М Хуҗинның соңгы елларда язган кыска авыл тормышы ышандыргыч деталь-образлар аша ГАРИФ АХУНОВ. тирән эчтәлекле хикәяләрендә фәлсәфи планда сурәтләнә, хикәя геройларының уй-кичерешләре, теләк-максвтлары заман куйган таләпләргә тәңгәл килә. Мәгъсүм Хуҗин СССР Язучылар союзына член итеп алынгач, ул хикәя жанрында тагын да активрак эшләр, бүгенге белемле, зирәк акыллы игенченең рухи үсешендәге үзгәрешләрне тагын да кыюрак, тагын да тирәнтенрәк ачып бирер, дип ышанам.