Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗДӘ КУНАКТА: КОМИ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

РСФСР составында башта (22 март. 1921 ел) автономияле елка итеп оештырылган, аннары автономияле республика (5 декабрь, 1936 ел) ителгән Коми АССР 405 мең квадрат километр чамасы мәйданны били, халык саны- барлыгы 806 мең, шулардай коми-зыряннар 217 мең. Революциягә чаклы комилар кырыс табигатьле төньяк урманнары һәм сазлыклар арасында югалып яшәгән. Хәтта исемен дә коми дип түгел, ә «кысрыкланган, читләштерелгән» сүзе мәгънәсендә «зыряннар» дип йөрткәннәр — чөнки заман аларны теләсә нинди милләтнең нормаль үсеше өчен кирәкле бөтен шартлардан мәхрүм иткән— «читләштергән» була. Моны коминың беренче демократ шагыйре, коми әдәби телен нигезләүче, шул телгә рус, Көнбатыш һәм Көнчыгыш классик шагыйрьләре әсәрләрен, антик поэзия үрнәкләрен тәрҗемә иткән Иван Алексеевич Куратов биографиясе белән бик ачык расларга мөмкин: ул 1839 елда поп ярдәмчесе семьясында тугызынчы бала булып туа, әтисе үлгәч алты яшендә ятим кала Аны рухани семинариядә укыталар. Соңыннан үзе балаларга дин дәресләре укытырга мәҗбүр була, һәм шул ук вакытта караңгы реакция, хезмәт халкының хокуксызлыгы турында политик сатира шигырьләре, туган тел дәреслекләре һәм грамматикасын яза. Шулар өчен эзәрлекли башлагач. 1865 елда Казанга килеп, хәрби суд прокурорлары училищесында укый, аннары Семипалатинск һәм Верный (хәзерге Алма-Ата) шәһәрләрендә хәрби штабта хезмәт итә. Ул 1875 елда Верныйда үлә Әсәрләре бары тик совет чорында— 1926 елда гына басыла башлый Күбесе хәтта сакланмаган.. Хәзерге Коми АССР—экономикасы елдан-ел тизрәк үскән, культурасы чәчәк аткан тигеэ-тиң хокуклы республикаларның берсе Җәйләр буе саллар аккан чал Печора, Ижма, Вашка, Вычегда, Сысола сулары буенда таш калалар салына, киң юллар сузыла, яңа һәм дәртле хезмәт җырлары шаулый. Тирән җир асларыннан ташкүмер, нефть, газ, төсле металлар тимер рудасы чыгаручы оста куллы һәм киң күңелле дусларыбызның бөтен илне сөендергән иҗаты әнә шундый Иван Куратов 1839—1875 Игенче һәм кояш Безгә кояш белән бергә Бик күп эшләргә кирәк: Иген уңсын өчен җирдә Тирләп-пешәргә кирәк. Юкка без, игенче дусым, Юкка җирне тиргибез, Икмәкләр аз булса кышын: «Җир гаепле, җир...» дибез. Әйдә күбрәк тирлик кырда — Кыр ул тирне ярата. Әнә яз кояшны җиргә Ничек матур карата! Виктор Савин (Небдинса Виттор) 1888—1943 Коми диңгезе Вениамин Чисталев (Тима Вень) 1890-1939 Явыз карт Февраль яңадан Төньякка китте. Бураннар ашмый чамадан, Андый чак үтте. Ашыгып Февраль артыннан Усал Март чапты,— Кайтмасын диеп салкыннар Юлларны япты. һәм Апрель китте аннары Карларны алып — Атлады чаңгы-чананы Җилкәгә салып. Кыш КИТКӘНДӘ Каршыла инде, каршыла — Нурлы ай килә — Кушылып хезмәт маршына Җырлы Май килә. Аннары — печәнле Июнь Хуш ис таратыр. Кырларның тынгысыз көен һәркем яратыр. Игеннәр уңар басуда', Урманда — җиләк. Эштә тырышлар барсы да Алыр мул бүләк. Күпме яшәп, күпме торып Зәңгәр диңгез күргәнем юк, Дулкын сикергәнен күреп Ташлы ярда йөргәнем юк. Диңгез зур, диңгез киң! диләр.. Диңгез белән эш итмәдем, Шаулавы җырга тиң! диләр.. Мин ул җырны ишетмәдем. Чиге юк безнең урманның — Безнең диңгез ямь-яшел ул, Җирдәге матур җырларның Көйли кебек һәммәсен ул. Акчарлаклар уйнаганда Диңгез җырлы була, диләр. Хәтта җилләр булмаганда Диңгез серле була, диләр.. Безнең якның диңгезе дә Шундыйларга тиң диңгез ул — Җыр һәм сер саклый үзендә, Гүзәл диңгез, киң диңгез ул! Көн-төн «йөзә» анда халык, Балтапычкы чыңлап тора,— Хәтта кошлар хайран калып һәм сокланып тыңлап тора. Әйтәләр: зәңгәр диңгезләр Була икән төпсез, диләр, Кораблар сыза киң эзләр — Диңгез булмый утсыз, диләр... Ә безнең яшел диңгездә Поезд охшый корабларга. Каравы күңелле бездә Җырлап торган наратларга! Николай Фролов Минем күгем — зәңгәр юрган Аннан матур юрган юк, Урманнарым — асыл урман, Аннан матур урман юк Кышын-җәен матур бу як, Барча күңел хуш монда һәммә сукмак, һәммә куак Миңа таныш, дус монда Алсу таң булып аланда Баланнар пешкән як бу, Аучы җыры Хезмәттә ныгып һаман да Кыюлар үскән як бу. Җиңәсең барча ерткычны Булмасаң әгәр куркак. Җыр дәртле бездә, җыр көчле, Шатлыклар бездә уртак Утырам шалаш түрендә — Шундый шәп минем урын! Мин җырлыйм тайга турында, К/кләргә менсен җырым. Василий Елькин 191?—194? Очрашу Кояш чыкты. Сибелә нурлар уйнап, Күмелеп яши балкыр нурга яз. Такыр юллар, матур юллар буйлап Алып чыкты мине кырга яз Башка яак бу. Инде башка юллар!.. Карлар ятмый кырда өелеп. Юл буена баскан яшь каеннар Чайкалалар җилдә сөенеп Бертуктаусыз җырлый зәңгәр үрләр. Бертуктаусыз җырлап тора кыр. Күкләр түгел, күкри инде җирләр — Гүләп уза алга трактор. Мин очраштым шушы күкрәү белән, Кул болгадым җитез кызга мин. Йөрәк типте татлы тетрәү белән Бик ярлымын икән сүзгә мин «Уңыш телим! Нигә туктап калдың? Елмаюың нигә бик якты?» Шуны гына бары әйтә алдым. Шул елмаю мине туктатты. Шәп елмаю иде ул, чыннан да! һәм кыз әйтте миңа аннан соң: — Куе арыш серкә очырганда Кил син монда — барсын аңларсың. Ярсып тибү, янып тетрәүләре Рәхәт тә соң кырда йөрәккә... Ә кыз? Ә кыз җирнең күкрәүләрен Алып китте тагын еракка. Ананий Розмыслов 1915—1943 Яшьлек ӨЗЕК Йөрәк җырын әйдә тыңлагыз, Яңгыратабыз аны сафта без: — Йолдызлардан биек булабыз Яшьлек белән бергә чакта без! Дәртле яшьлек — безнең зур бәхет, Без эшеңдә, Ватан, уңганнар Шаулы океан белән тиңләшеп Җырлый безнең яшел урманнар. Җырсыз атлыйк эшкә ничек без! Безнең җырлар — синең җыр, Ватан, Картаербыз еллар үтеп без. . Син мәңге яшь, безнең хөр Ватан! Иван Вавилин Вычегда елгасы ...Болыннарда — кибән көтүләре Ятьмәләрдә — балык сикерә. Киң җәелеп агып үтүләрең Күпме муллык безгә китерә! Көннәр-төннәр якты булсын өчен Мохтаҗ идек элек көчкә без, Синең көчне — ярсу дулкын көчен Җигәлмәдек ләкин эшкә без. Без өйрәндек хәзер барсына да, Хәзер бездә андый җегәр бар!— Бөтен җирдә көчле машинага Безнең куллар сине җигәрләр Коми синдә элек паром йөртте, Инде кораб йөртер, кыскасы Син, Вычегда, безнең парма күрке, Син, Вычегда, хезмәт остасы. Серафим Попов ПЛГУУМУУУ .Wl-r-' - - MWWV >Ү.- ПАРМА СУЛЫШЫ ӨЗЕКЛӘР Билгесез дуска Бер миләштә эленеп тора нәни чүмеч. Туздан ясап нинди аучы элеп киткән? Әйткән аучы: «Менә чишмә) Син дә су эч!» Узгынчылар тукталасын белеп киткән. Туры килер, нәни чүмеч белән суны Зур урманда бәлки кат-кат эчәрмен мин. һәм ышанам, билгесез дус, беләм шуны: Юлда барлык киртәләрне кичәрмен мин! Алга китәм. Кала чишмәң һәм чүмечең,— Шул ук миләш тармагына элеп китәм Тырышлыгың яши синең һәркем өчен) Зур бәхет бу — шуны яхшы белеп китәм Агач кисүче җыры Җилпи-җилпи куе яшел канатларын, Кош очкандай ава парма наратлары. Елан сыман ята кабель кар өстендә — Шул көч белән эшли урман бар эшен дә Тузыйм дисә, тузан кимен куймый бездә, Ләкин күбрәк кар тузаны уйный бездә Айюво яры Тайга буйлап атлыйм поши эзләреннән Чапкан, ахры, куркып поезд күзләреннән? Узган саен эчкәрерәк уза барам Ә поездлар юл җырлары суза һаман Айюваны күз алдыңа шулай китер Билбаулы ул, ә билбавы — тимер күпер Эжва иртәсе Кояш чыга — балкып чыга, янып чыга. Уңыш теләп нурын суза балыкчыга. Алтынланып күренә ятьмә пәрәвезе, Ә бит җеп ул, ә бит хәтта кара үзе. Очкын булып куна кояш багорларга... Я суларга бир сәламне, я нурларга! Эш шәп бара. Җырлап ятьмә ала ирләр, һәм ялтырап — бөртекбөртек! — тама тирләр. Күмер Без шахтада. Никадәрле күмер монда! Шул хәзинә яткан күпме гомер монда... Алып булмый аны коры хәйлә белән... — Кимерә шахтер электрлы кәйлә белән. Поезд арты поезд китә бу яклардан — Китә алар шул күмерне төяп бар да. Утыбызны еракларда балкытабыз! Шундый безнең ташкүмерле Воркутабыз. Сорадым җилдән мин... Бер көнне сорадым канатлы җилдән мин: — Ни була жәен дә гел исеп тормасаң? Әйтте җил: «Яңгырлар яудырам җиргә мин, Ә яңгыр яумый ул мин болыт җыймасам!» Федор Щербаков Елгалар кушылган җир Сысола һәм Эжва — ике сеңел, Ике елга монда берләшә. Урман шаулый—җырга кер дә күмел! — Җилләр белән урман серләшә Монда алар ике елга түгел. Киң колачлы диңгез төслеләр. Дулкыннарның йөрешләре җиңел, Юлларында алар көчлеләр. Карап торам таңга калып ярда: Ике агым) Нинди дус алар! Нәкъ шушылай җирдә халыклар да Үэ юлларын бергә кушалар. Геннадий Юшков Исемсез шигырь Сукмак та юк, юл да, борылыш та, Асты ни дә җирнең өсте ни... Ә трактор — әрсез кырмыска — Сазлык ерып торба өстери. Тырпаялар кара түмгәкләр, Анда-санда кәрлә таллар бар. Тәнгә ябыша юеш күлмәкләр... Әйе, монда кыен хәлләр бар! Күпме ара инде үтелгән, Әй дөрләтеп учак ягарга... Сакланырга шушы чермидән Нинди генә хәйлә табарга?! Юк, чара юк... Ә саз, саз тирән... Түзә кеше иренен тешли дә, Чөнки кирәк — нефть, газ кирәк! һәм кешеләр көн-төн эшлиләр. Металл чыңлый, агач шыгырдый.. Алар тагын алга атлады... Шушы юлда туган шигырь бу, һәм мин аңа исем тапмадым. Альберт Ванеев Печора көмешләре Күзне нәрсә, белмим, чагылдыра — Күк нурымы, әллә ак кармы? Көмеш төсле чал Печора яме Кызу куа тәндә саф канны. Чумып уйный көмеш болытларга Көмеш калфак киеп алган ай — Көмеш көртләр арасында— көмеш Болан мөгезе күренеп алгандай. Көмеш бәскә төренгәннәр бар да Көмеш ярда купшы куаклар, Сәлам сезгә көмеш КышБабаның Бәйрәменә килгән кунаклар! Кошлар бар да елтыр көмеш канат Кагып оча салмак-сак кына. Балыкчылар көмеш боз астыннан Көмеш балык әнә каптыра... Туган якның көмеш сурәтләрен Берәм-берәм күздән кичерәм. Көмеш төсең минем чәчемә дә Куна инде, гүзәл Печорам. Вячеслав Батин Туган як Син безгә кил, безгә кил, дускай, Сәфәреңә бик шәп сылтау бар: Якын итсәң безнең якларны, Ерак йөрер синнән сырхаулар. Мин бу ярда көтәм, бу ярда, Йомшак карны, дускай, таптап уз. Битләреңнән җилләр сыйпасын, Иркен сулап, әкрен атлап уз. Тирә-якны, дускай, күр, күзәт — Күңел күзең белән карап бар: Күп ул бездә күлләр, елгалар, Төз ул безнең чыршы, наратлар. Син безгә кил, безгә кил, дускай, Бергә сулыйк тайга һавасын. Бездәгедәй шигъри тылсымны Тагын кайда күрә аласың?! ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәләре.