Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ КҮҢЕЛ ГӨЛБАКЧАСЫНДА

Мансур Мозаффаров турындагы истәлекләрдән ...Бер төркем татар композиторлары һәм музыка белгечләре белән мәрхүм Майсур аганы искә алырга барган чагыбыз иде. Зират капкасы төбендә автобустан төштек тә, тар юл буйлап акрын гына эчкә кереп киттек. Шулчак мине таныш түгел бер ир кеше туктатты: — Бу чәчәкләрне кемгә илтәсез? — Мансур Мозаффаровка. Ул, көтелмәгән авыр хәбәр ишеткәндәй, беравык сүзсез торды, аннан, көрсенеп, сөйләп китте: — Мин аны элек-электән белә идем. Салих Сәйдәшев белән Мансур Мозаффаров минем өчен музыкабызның җанлы гәүдәләнеше булдылар. Әйе, Мансур Әхмәтович иҗатка җаны-тәне белән бирелгән художник иде. Татар музыкасында «беренче буын профессионал-симфонисты» буларак ул, үз коллегалары С Сәйдәшев, С. Габәши, Л. Хәмиди, Җ. Фәйзиләр һ. б. белән бергә милли культурага гаять зур өлеш кертте. Аның музыкасы да йомшаклыгы, сафлыгы, эчкерсезлеге һәм гадилеге белән үз тормышына охшаган. Миңа Мансур Мозаффаров белән әллә ни күп аралашырга туры килмәсә дә, күңелемдә ул үзе турында онытылмас якты хатирә калдырды. Татарстанның аеруча кызыклы композиторларыннан берсе булган бу шәхес турында сөйләми калу гомумән мөмкин түгел: безнең арадан киткән иҗат кешесенең холкын-фигылен. рухи дөньясы, әхлакый йөзен тулыландырырырга мөмкинлек биргән фактларның һәр- кайсы игътибарга лаек һәм кадерле. Дусларча аралашуыбыз шартларында, һичбер риясыз әйтелгән кайбер фикерләрдә, минемчә, Мансур Әхмәтовичка гына хас сыйфатлар бик ачык күренә. Ничектер бервакыт, пентатоника турында сүз чыккач, Мансур Әхмәтович болай дигән иде; — Эш күпме аартык» авазлар файдаланылган булуда да, шулай ук пентатониканың «чиста» яки «кушылдыклы» булуында да түгел, ә аның ничек яңгыравында. Әйтик. менә фәлән композиторны алыйк (ул бик танылган бер исемне атады)... Аның пентатоникасы бик «чиста», моннан да чиста пентатоника булырга мөмкин түгел, ә көе ни татар, ни чуваш, ни бурят көенә охшамаган. Аннан ул йомшак кына көлеп куйды. — Әйе, аның каравы пентатоникасы чиста... Мансур Әхмәтович бу темага әледән-әле әйләнеп кайта һәм, беренче карашка, һәрвакыт үзенә-үзе каршы сөйли кебек тоела иде. Ләкин шактый каршылыклы күренгән бу фикерләр, тулаем алганда, бик ачык һәм уйланылган карашлар системасы булып чыкты. Мансур Мозаффаров гаҗәп киң күңелле кеше иде. Аның бу игелеклелеге кайчагында инде болай да киң булган күңеленең хәтта ярларыннан ташып чыккалый сыман иде. Әле дә хәтеремдә, бервакыт ул бөтенләй таныш түгел кешегә кайнар теләкләр язып, А. Ключареаның сугышка кадәр басылып чыккан, инде бик сирәк очрый торган китапка әверелгән татар халык җырлары җыентыгын бүләк итте. Соңыннан ачыкланганча, кайдандыр ерактан килгән әлеге кеше композиторга «Мин татар җырлары белән кызыксынам» дип әйткән булган һәм Мозаффаровка шул җитә калМансур Әхмәтовичның искиткеч тиз ышанучан кеше булуы турында мин аның белән танышканчы ук ишеткән идем инде Композиторның бу беркатлылыгы хәзер, инде күл еллар үткәч, гаҗәеп бер легенда кебек тоела Бервакыт аңа кемдер бик җитди кыяфәт белән. «Васильевода бер үзешчән композитор Г. Бәширов романы буенча опера язган һәм бу операны Татар дәүләт опера һәм балет театрында куячаклар»,— дип сөйләгән. Мансур Әхмәтович бу хәбәргә һичбер икеләнүсез ышанган, чын күңеленнән гаҗәпләнгән һәм шатланган иде. Шуңа күрә дә мин аннан, сез ничек шулай булдыра аласыз, дип сорарга җөрьәт иттем. Композитор башта сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңламады аннан көлеп җибәрде һәм җавап бирде: — Ә иичек ышанмыйсың' Музыкада ышанусыз бернәрсә дә эшләп булмый Көй бит ул һәрвакыт — дөреслек Гәрчә минем соравым көй турында булмаса да, Мансур Әхмәтовичның җавабы аның тормыштагы ышанучанлыгы белән табигый рәвештә бәйләнеп китте. Мозаффаровның кешеләр арасында булган вакытларын искә төшергәндә, ул минем күз алдыма һәрвакыт бер читтә, үзәктән китәргә тырышканрак хәлендә килеп баса. Ул ничек тө кешеләр арасында аерылып тормаска омтыла һәм башкаларның йөзен каплаудан курка иде Аның бу омтылышы, әлбәттә, түбәнсенүдән, кимсенүдән түгел. Мансур Әхмәтович горур кеше иде! Әмма бу — үз бәясен яхшы белгән, ләкин беркайчан да моны сиздерергә, калку итеп күрсәтергә теләмәгән шәхеснең эчке горурлыгы. 60 нчы еллар башында без казакъ композиторлары белән очрашкан идек. Эшләнәсе эшләр бетеп, бергәләп рәсемгә төшер вакыт җиткәч, Мансур Әхмәтовичның кайбер коллегалары, гадәтләренчә. «фотокомпозиция үзәгенә» эләгер өчен кабалана башладылар. Мозаффаровның шул чагындагы күз карашы, уңайсызлану катнаш моңсу елмаюы әле дә хәтердән китми. Аның кешеләргә игътибарлылык, үткәнгә ихтирам мәсьәләләләрендә дә үз фикере бар иде. ...Җәйге көн кичкә таба авышып килгән вакыт — Мансур Әхмәтович белән Фукс бакчасында утырабыз. Шунда безнең яннан вәкарь белән генә скрипка футляры күтәреп, шул ук вакытта бу вәкарьлекне бозып, этешә-төртешә бер төркем малайлар- кызлар узып китте. Бу биредән ерак түгел генә урнашкан махсус музыка мәктәбе — «сәләтле балалар мәктәбе» укучылары иде Мозаффаров шау-шулы төркем күздән югалганчы карап торганнан соң бу балаларның язмышыннан көнләшүе турында әйтте. Аның авызыннан ..көнләшәм» дигән сүз чыкмаса да. Мансур Әхмәтовичның көтмәгәндә балачак хатирәләренә күчүе әнә шул хакта сөйли иде. Композитор «алардан яхшы музыкантлар чыккан булыр иде» дип, үзенең кайбер яшьлек дусларын да искә алды. Кыскасы әңгәмә бүгенге көн белән үткән заман тирәсендә әйләнде. — Аларны бөтен нәрсәгә өйрәтәләр. Бу яхшы һәм монысы өчен рәхмәт,—дип дәвам итте Мансур Әхмәтович.—Ләкин бу укуда халык музыкасына нинди урын бирелгән? Безнең балаларыбыз аны начар беләләр. Монысы куркыныч түгел белмә- сәң, өйрәнергә була. Ә менә яратмыйсың икән, көчләп яраттырып булмый Аларга халык көйләрен яратырга кем ярдәм игә соң? Бу сүзләр Мозаффаровка хас булганча тыныч тонда, гадәти интонация белән әйтелгән булсалар да. алар аша әлеге хәлнең композиторны борчуы, күңелен әрнетүе сизелеп тора иде. Бервакыт ул минем яныма ниндидер саргайган кәгазьләр күтәрел керде Болар иске афишалар иде «Без үткәнне хәтердә саклый белмибез, аны тиз онытабыз. — диде Мансур Әхмәтович һәм. дулкынлануын яшерә алмыйча, дәвам итте — Бүген консерваториягә килешли таныш түгел бер кеше туктатты да сорый ..Нишләп Василий Иванович Виноградов һәм аның улы Юрин Васильевич Виноградовның, әсәрләре бер дә башкарылмый?» — ди Ул Виноградовларның әсәрләрен кайчандыр тыңлаган булган һәм бик ошаткан. Аның фикеренчә, бу әсәрләрдә татар музыкасының милли йөзе бик яхшы чагыла Мин бу кешегә нәрсә дип җавап бирим' Ә бит. дөрестән дә, алар нишләптер яңгырамый башладылар. Зур осталык белән язылган бу көн ләр, әйтерсең, бөтенләй дөньяда юк — кайдадыр тузан эчендә аунап яталар Ә бит алар бар. бар!» . Мин инде күптән аның шула ■ әсәрләнгәнен күргәнем юк иде Ул сүзен дәвам итеп, башка композиторларны. Козловны, Сәйфуллинны искә алды. Заһидулла Яруллин, аның искиткеч музыкаль интуициясе. Заһид Хәбибуллин музыкасында милли стильнең чисталыгы турында сөйләде, Латыйф Хәмиди иҗатының үзенчәлекләренә тукталды. Мозаффаров үз иптәшләренең иҗатын яхшы белә, белә һәм ярата иде. Шулай бервакыт аңа сольфеджио җыентыгы әзерләү эшендә катнашырга туры килде Әзерләүчеләр арасында Ю В Виноградов Б Н. Трубин һәм мин дә бар идем Безнең группа бик еш кына җыела һәм җыентыкка тәкъдим ителгән яңа көйләрне тикшерә, сайлап ала һәм. әлбәттә бәхәсләшә иде. Шундый очрашуларның берсендә группа пентатоника мәсьәләсенә һәм музыканың милли спецификасы проблемаларына әйләнеп кайтты Без төзегән сольфеджиода пентатониканың төрле формаларына һәм модификацияләренә аерым бер бүлек багышланган булганлыктан, әлеге мәсьәләләр безнең эшебездә төп темаларның берсе иде Бу сөйләшү хәтергә аеруча нык уелып калган, чөнки биредә Мансур Әхмәтовичның пентатоникага инде алда бераз телгә алынган мөнәсәбәте тагын да ачыклана төште. — Мансур Әхмәтович. сез әлеге дә баягы «киңәйтелгән пентатоникага» ничек карыйсыз?— дип сорадым мин Мозаффаровтан — Мин теоретик түгел, — дип җавап бирде ул, — һәм бу терминның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы турында берни дә әйтә алмыйм. Музыканы тыңлаганда мин. беренче чиратта, аның ниңди тәэсир ясавына карал фикер йөртергә тырышам һәм бу тәэсир көйнең нинди булуы турында сөйли Татар музыкасына килсәк, минемчә аның ни дәрәҗәдә милли булуын хәл итәр өмен пентатоника эзләүнең кирәге юк Күптән түгел миңа Алабугадан килгән бер һәвәскәр композиторның кулъязмасын күрсәттеләр. Аның һәр җырының башында гадәттә әсәрнең тизлеге күрсәтелә торган урында, пентатоник авазлар рәте тора. Мин аннан нишләп болай эшлисез дип сорадым. Ул күзен дә йоммыйча, бик ышанычлы тавыш белән: «Милли композитор булып калу өчен».— дип җавап бирде Шулай итеп, пентатоник авазлар рәте аның өчен миллилек синонимына әверелгән Ә бит бу кыргый фикерне аның башына кемдер сеңдергән булырга тиеш. Шуңа күрә пентатониканы киңәйтергә мөмкин булуы турында ишеткәндә мондый’ үзгәртү мөмкинлеге (әлбәттә, миллилектән баш тартмаганда) үзе генә дә миңа ошый. Миңа калса, — дип дәвам итте ул, — татар музыкасының асылы әлеге биш авазга кайтып калудан бигрәк, интонацияләрдән, музыкаль борылышлардан, үзенчәлекле моңнан гыйбарәт. Нәкъ менә алар татар музыкасының төп нигезен тәшкил итәләр. Монда авазлар һәм интервалларның эз- леклелеге, тәртибе, ритмик мөнәсәбәтләре бик мөһим. Суз уңаеннан әйткәндә, татар музыкасында үлчәм һәм ритм нишләптер бөтенләй диярлек өйрәнелми — ә бит, мөгаен, аларда авазлар рәтенә караганда күбрәк үзенчәлекләр табып булыр иде. Мин тагын бер нәрсәгә гел гаҗәпләнә киләм Татар музыкасында нишләптер ме- лизмнарга һәм орнаментларга тиешле игътибар бирелми. Шунысын да әйтергә кирәк, татар җырында мелизмнарны нотага салу бик авыр. Минем «моның өчен махсус билгеләр уйлап табарга мөмкин түгелме соң?» дигән соравыма каршы уЛ болай дип җавап бирде «Татар халык музыкасында без мелизм дип йөрткән нәрсәләр чынлыкта мелизм түгел, ә Бетховен «мелизмнары» кебек көйнең аерылгысыз бер өлеше булып торалар. Шуңа күрә нота текстына нинди дә булса билгеләр кертсәк, алар көйдә ялганма кебек булачаклар. Монда нишләргәдер, белмим, әмма ничектер эзләнергә, сынап карарга, татар халык музыкасында мелизм- нарның тулы хокукын кире кайтарырга кирәк. Татар җырларының күренекле белгече А. С. Ключарев бөтен гомере буе шуңа омтылды. Сүз татар музыкасында материалны үстерү мәсьәләләренә күчте. Минем татао көйләрендә вариация принцибы чыннан да төп принцип булып торамы дигән соравыма Мансур Әхмәтович болай дип җавап бирде — Әйе, шулай килеп чыккан, татар музыкасында төп үсеш юлларының берсе — вариация, ләкин бу. әлбәттә, үсешнең башка юлларын кире какмый. Мин ышанам, татар халык җырын җентекләп өйрәнгәндә, аңарда вариациялелек кенә түгел, чын симфоник үсеш тә табарга була. — Кыскасы Мансур Әхмәтович, теоретик булмаса да, татар музыкасы турында бик күп уйланды, бик үзенчәлекле зирәк фикерләр әйтте һәм бу миңа гына түгел, бик күпләрнең фәнни эшчәнлегенә этәргеч бирде. Без еш кына Мансур Әхмәтович белән шәһәр буйлап йөрергә чыга идек. Шул чакларда ул миңа күп нәрсәләр сөйләде. Шулай бервакыт Габдулла Тукай һәйкәле янында басып торганда, мәсәлән, болай дигән иде ул: — Кызганыч, ул чагында шагыйрь әйткән фикерләрне ишетеп, язып баручы булмаган. Миңа Тукайның бер фикерен ишетергә туры килде: ул татар нәкышлары белән бормалы озын татар җырлары арасында охшашлык күргән. Менә Тукай әйткән тагын бер фикер, төрле халыклар музыкасының бер-бер- сеннән нәрсәсе белән аерылуын түгел, ә кайсы яклары белән охшаш булуын ачыклау өчен аларны кемнең дә булса чагыштырып караганы бармы? Бик актуаль булган бу мәсьәләне хәзерге вакытта чагыштырма этномузыкология дигән махсус фән өйрәнә Шуңа күрә әлеге фикерне ул чагында беренчеләрдән булып күтәреп чыккан бөек татар шагыйренең сәнгатьле фикер йөртүенә һәм аның гүзәллекне, нәфислекне тирәнтен аңлавына сокланырга гына кала. . Татар халык җырларын скрипка белән фортепьяно өчен эшкәртә башлагач, мин авыр, ул чагында бөтенләй хәл итеп булмаслык кебек тоелган каршылыкка очрадым. Миңа, заманча музыкаль чараларны киң файдалану белән беррәттән, көйнең сафлыгын, моңын саклап калырга кирәк иде. Эшкәртелгән көйләрнең кайбер- ләрен Композиторлар союзында күрсәтеп карадым һәм анда аларга төрлечә бәя бирделәр. Шуннан киңәш һәм ярдәм сорап Мозаффаровка мөрәҗәгать иттем. Мине игътибар белән тыңлап бетергәч, Мансур Әхмәтович көлеп алды һәм болай Диде: — Халык җырларын ничек эшкәртү турында бәхәсләр инде күптәннән бара. Бу хакта Габәши дә, Хәмиди дә, Заһидулла Яруллин да, Җәүдәт Фәйзи дә. Василий Виноградов та, Ключарев та бәхәсләште, бу бәхәсләр әле дә дәвам итә. ләкин уртак фикергә килгән юк һәм беркайчан да килмәбез төсле. Чөнки барыбер һәркем үзенчә эшли. Башкалар ничек уйлыйдыр, белмим, әмма минем өчен көйне эшкәрткәндә иң мөһиме — җырның рухын, аның кабатланмас үзенчәлеген, милли аһәңен саклап калу Мансур Мозаффаров белән очрашканда әнә шулай һәрвакыт күп кенә кызыклы фикерләр ишетергә туры килде. Нәрсә турында гына «көйләмәсен, шатланганда да, борчылганда да аның сүзләре аша бер идея — кешенең төп сыйфаты игелеклелек булырга тиеш дигән идея ачык сизелә иде.