УЛ ЯУЛАГАН ҮРЛӘР
Салих Сәйдәшев Октябрь давыллары, Октябрь дулкыннары белән күтәрелеп чыккан беренче татар композиторы иде. Аның музыкасы тирән оптимизм, тормышка чиксез мәхәббәт һәм нечкә лиризм белән сугарылган. Хис-фикер байлыгы, халыкчан моң — Сәйдәшев иҗатының көчле һәм үзенчәлекле сыйфатлары асылда әнә шулар. Бу иҗатта ул татар халык музыкасына һәм профессиональ музыка сәнгатенең төп кануннарына таянды, совет чорында туган массовый җырлардан, вальслардан оста файдалана белде. Пентатоника алымнарын баету һәм киңәйтү белән бергә, ул рус һәм дөнья музыкаль культурасы куллана торган җиде авазлы музыканы (диатоника), аның мажор, минор системаларын, хроматик ярым тоннарын үзләштереп, татар музыкасын моңа чаклы күрелмәгән яңа бер баскычка күтәрде. Дөрес, Салих Сәйдәшевка кадәр дә кайбер музыкантларыбызга рус халык көйләренең, бытовой романсларның уңай йогынтысы сизелә иде инде. Мәсәлән, Заһидулла Яруллинның >>Җәмилә», Шакир Гармоньчының «Ай былбылым» кебек көйләрен күрсәтергә мөмкин. Хроматик ярым тонда яңгыравы белән татар традицион музыкасыннан шактый аерылып торсалар да ул көйләрне халык бик яратып, зур яңалык итеп каршылады. Салих Сәйдәшев та халык музыкантларының әнә шушы тәҗрибәсенә таянды. Рус революцион җырларына хас ритм байлыгы, күңел күтәренкелеге кебек уңай сыйфатларны татар музыкасына алып килүе аның иҗатын яңа аһәңнәр һәм яңа эчтәлек белән баетырга ярдәм итте. Композитор яңа чор сулышын, илебезнең, халкыбызның якты киләчәген музыка теле белән дөрес чагылдыруга иреште. Композиторның төп чыгышы — Дөбъяз районының Әбрә авылыннан. Аның әтисе Җамалетдин абзый бик яшьли «бәхет кошы» эзләп Казанга килә, байга эшкә керә. Әмма авыр хезмәт ныгып җитмәгән баланың сәламәтлеген нык какшата. Кырык яшенә җиткәндә ул кинәт кенә үлеп тә китә. Ялгыз башы калган хатыны Мәхупҗамал апа, бу фаҗигале вакыйгадан соң ике атна үтүгә дөньяга бер ир бала китерә. Аңа Салих дип исем бирәләр. Салих кечкенәдән атасына охшап, җыр-музыка яратучы һәм эшчән бала булып үсә. Ул заманнарда һәр яз саен Казанның ике Бистә арасын су баса торган булган. Шунда яшьләр көймәдә йөргәннәр. Торган йортлары Кабан күле кырында булганлыктан, бу күренешләрне Салих ел саен кызыгып күзәтә. Кичке кояш нурлары төшкән су өстендә яңгыраган моңлы көйләр нечкә хисле баланың күңеленә нык кереп урнашалар, тирән мәхәббәт уяталар. Аның да әтисе шикелле шәп гармунчы буласы һәм үзенең хис-теләкләрен музыка белән белдерәсе килә. Ул бик кечкенәдән кулына гармун ала, үзләреннән үзләре уйныйбыз дип торган бармаклар шул чорда киң таралган «Бала- мишкин», «Тәзкирә» көйләрен эзләп таба. Күп тә үтми, Салих инде кечкенә музыкант булып күрше-тирәнең теленә керә башлый. Малайның зур сәләтен күреп, Әминә апасы белән җизнәсе Шиһаб Әхмәров 1 аны һәм әнисен үзләрендә тәрбияләргә алалар. Салихка җизнәсе бер иске пианино сатып ала. Үзлегеннән генә уйнап маташкан балага өйрәтүче кирәклеге көн кебек ачыклана. Беренче татар халык музыкантларыннан берсе Заһидулла ага Яруллин Салихка дәресләр бирә башлый. Яруллин ул чорда «Шәрык» клубы каршындагы инструменталь ансамбль белән җитәкчелек итә. • Ш Әхмлрон үз заманының мәгърифәтле кешеләреннән берсе. ТукиАпыц дусты С ТУЛУ АЛДЫННАН Шиһаб Әхмәров үзе белән бергә «Шәрык» клубына Салихны да алып килгәләгән. Салих бу ансамбльнең чыгышларын зур ихлас белән тыңлый һәм шул арада үзе шикелле үк музыка яратучы Мансур1 исемле бер нәни иптәш тә таба. Ул да Салих шикелле ятим калып, җизнәсендә тәрбияләнә икән. Үсмерләр бик тә тиз дуслашалар. Клубтан чыккач Салихларга кайтып, берсе гармунда, икенчесе пианинода уйнал. «ансамбльләрен» оештыралар Яшь Салихның музыкага мәхәббәте шулкадәр кечле була, хәтта ул яраткан велосипедын сатып, өйдәгеләргә сиздермичә генә, профессор Радзеевич өенә фортепиано буенча дәресләр алырга йөри башлый һәм тиз арада зур уңышларга ирешә Фортепианода матур уйнавы, рус классларына укырга йөрүе 14 яшенә җиткәндә аңарга Казан музыка мәктәбенә керү мөмкинлеге бирә. Сәйдәшев бөтен дәртен, күңелен биреп укый. Нәтиҗәдә 1915 нче елны «Шәрык» клубы каршындагы инструменталь ансамбльгә пианист булып эшкә керә. 1911—19 i 6 елларда «Сөйяр»да пианист булып эшләү дәверендә Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Кариевлар белән еш очрашу, соңрак татар мәдәниятының алдынгы вәкилләре белән бергә эшләү, һәрвакыт алар белән тыгыз бәйләнештә булу аңарда, художникның халык каршындагы зур бурычы, гомумән, сәнгатьнең җәмгыять алдындагы изге миссиясе турында ачык караш тәрбияли. Беренче бөтендөнья сугышы башланып китү сәбәпле Салихның укуы бүленеп кала. Ләкин ул музыканы ташламый, үзлегеннән укуын дәвам итә. 18 яшьлек егет революциянең беренче көннәрендә үк Казанда яңа ачылган «Коммунистлар» клубында кыллы оркестр оештыра Бу оркестр татар музыка сәнгатендә моңа кадәрле күрелмәгән рәвештә күп тавышлы итеп төзелә. 1919 нчы елны Гражданнар сугышы кискен төс ала башлагач. Салих үзе теләп фронтка китә һәм Көнчыгыш фронт гаскәрләре белән Бохарага чаклы барып җитә. Шунда йөргәндә үзенең «Озын сәфәр» исемле беренче әсәрен иҗат итә. Ул көйне җырлап кызыл сугышчылар дошманга каршы көрәшкә барганнар. Салих армия сафында да оркестр оештыра, аңа җитәкчелек итә һәм үзе трубачы булып катнаша. Билгеле булганча, Теркестан фронты хәрбиләре Оренбургка кайтып озак вакыт тора. Сәйдәшев бу очрактан файдаланып, яңа ачылган музыка мәктәбе укытучысы Балашовтан труба буенча, Петроградтан килгән укытучы Генальскаядан фортепиано һәм теория дәресләре ала. Яшь кызылармеец Салих болардан тыш Оренбург шәһәренең көндәлек культура эшендә дә актив катнаша: музыка түгәрәкләре оештыра, концертларда дирижер һәм концертмейстер була. Генальская Петроградка кайтып киткәч, аның урынына педагог итеп Сәйдәшевны калдыралар. 1922 нче елның язында армия хезмәтеннән демобилизацияләнгәч, аны Оренбургның «Шәрык» музыка мәктәбенә директор итеп куялар. Салих Сәйдәшев инициативасы белән мәктәптә тынлы музыка кораллары бүлеге ачыла, тынлы оркестр өчен ул үзе репертуар хәзерли. Шунда фортепиано өчен беренче вальсын яза. Директорлыктан тыш педагог, дирижер һәм концертмейстер булып та эшли. Озак та үтми. Казанда яңа гына оештырылган «Кызыл Октябрь» Татар дәүләт драма театрының директоры Кәрим Тинчурин Сәйдәшевны музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакыра һәм иҗат дәрте белән янучы яшь егет 1922 нче елның декабренда Казанга кайта К. Тич- чурин белән С. Сәйдәшев арасында зур иҗади дуслык дәвере башлана Композитор иҗатының гөрләп чәчәк аткан чоры да нәкь менә шушы елларга туры килә Мәсәлән, 1923—1932 елларда татар сәхнәсендә аның музыкасы белән «Башмагым». «Казан сөлгесе», «Хан кызы», «Талир тәңкә», «Урал суы буенда», «Сүнгән йолдызлар», «Таһир- Зөһрә», «Яшь йөрәкләр», «Балдызкай». «Зәңгәр шәл», «Асылъяр». «Күмелгән кораллар», «Дим буенда», «Күк күгәрчен», «Ил», «Шлем», «Данлы «ор». «Камил». «Кандыр буе», «Ашказар». «Наемщик» һ. б., кыскасы, кырыкка якын спектакль куела. Дорес, татар спектакльләрендә музыка 1915 елларда ук яңгырый башлый. Ләкин анда әле җыр-кәй эпизодик төстә генә катнаша. Ә музыкаль драма жанры өчен музыканы сәхнәдә киң куллану характерлы Театрда музыка бүлеге мөдире һәм дирижер булып Сәйдәшев эшләгәндә исә музыка спектакльнең органик бер өлешенә — аның эчтәлеген ачуда, идеясен билгеләүдә катнашучы төп компонентларның берсенә әверелә. Театрда оркестр, хор оештырыла. Сицыиплм атаклы композитор булып танылачак Мансур Мтиаффарои җырчылар булдыру көн тәртибенә куела. Шул чорда Рокыя Кушловская, ^2ара Са- дыйкова, Мәрьям Рахманкулова, Галия Кайбицкая, Асия Измайлова, Ситдыйк Айдаров, Фәхри Маннапов, Әхәт Хисамов кебек беренче татар сәхнә җырчылары, талантлы музыкантлар сәхнәгә күтәрелә. Шул елларны Сәйдәшев җитәкчелегендәге оркестрда эшләгән рус музыканты Друтин болай яза: «Аның музыкасының тәэсире шул чаклы көчле иде ки, драматурглар үзләренең пьесаларын Сәйдәшев музыкасына ышанып язалар иде. Чыннан да, театр сәхнәсеннән яңа гына ишеткән көйләрне яшьләр урам тутырып җырлап кайта торган булды... Сәйдәшев җырчыларның тавыш мөмкинлекләрен дә, оркестрдагы инструментларны да яхшы белә иде. Шуның өстенә ишетү сәләте бик әйбәт, музыкаль хәтере дә искиткеч шәп. Ул еш кына концертларда партитурасыз дирижерлык итә иде...» Татар дәүләт драма театры эшли башлагач, «Сәйяр» труппасыннан калган традиция буенча, артистлар өчен ял кичәсе оештырыла. Шул кичәдә Фәтхи Бурнаш үзенең моңлы, матур тавышы белән «Казан сөлгесе»н җырлый. Кәрим Тинчурин, шул моңлы, самими җырлардан илһамланып, биш көн үтүгә, яңа гына язылып беткән «Казан сөлгесе» пьесасын Сәйдәшевның өстәленә куя. «Казан сөлгесе» сәхнәдә зур уңыш белән куела башлый. С. Сәйдәшев үзенең иң беренче эше булган «Башмагым» комедиясе өчен халык көйләрен генә эшкәртә. «Казан сөлгесе» спектаклен татар музыкасында моңа чаклы күренмәгән дуэт, трио, увертюра һәм балет музыкасы белән баета. 1925 нче елны куелган «Зәңгәр шәл» драмасына язылган көйләрне халык беренче тыңлаганда ук яратып кабул итә. «Зәңгәр шәл» көе пьесада Мәйсәрә белән Булатның мәхәббәт темасы булып яңгырый: увертюрада һәм спектакльнең барлык лирик күренешләрендә кабатланып, әсәрнең лейтмотивына әверелә. Композитор халык көйләреннән дә оста файдалана. Алар сәхнәдәге вакыйгалар белән бик тыгыз бәйләнештә ачылалар. Болардан тыш күп кенә яңа көйләр дә иҗат ителгән. М тсәлән, соңгы пәрдәдәге «Кара урман» көе шул чаклы образлы язылган, аның THf ән, мәһабәт яңгырашлы беренче аккордлары белән үк күз алдыңа иксез-чиксез кзра урман килеп баса. Ирек даулаучы качкыннарны үзенә сыендырган кара урман туган ил образын гәүдәләндерә. Бу җырның оркестр өчен партитурасы да бик уңышлы язылган: Салих Сәйдәшев катлаулы гармонизацияләр белән мавыкмый һәм формалистик тенденцияләр дә аңа ят. Биредә инде без лейтмотив, увертюра һ. б. кебек операга хас компонентлар белән дә очрашабыз. Әнә шул рәвешле гражданлык мотивы, халыкның яңа тормыш өчен көрәше музыкада да бик дөрес чагылыш тапкан. К. Тинчуринның «Ил» музыкаль драмасы (1927) музыкага тагын да баерак. Вакыйгалар С. Сәйдәшев язган оригинал көйләр, биюләр белән бәйләнештә бирелә. Еллар үтү белән, композиторның иҗат активлыгы да үсә, ул яңа үрләр яулый. 1928 елны Таҗи Гыйззәт белән иҗади дуслыкта язылган «Наемщик» пьесасы да образлы һәм тирән мәгънәле музыка геройларының характерларын, эчке тойгыларын ачуга ярдәм итә. Без халыкның кайгыхәсрәтен, көрәшкә булган ихтыярын, җиңелмәс рухи көчен тоябыз. Мәсәлән, беренче пәрдәдәге кол крестьяннар хоры. Талгын, тигез аккордлар белән актив ритмда язылган бу көйдә халык өстенә төшкән кайгы-хәсрәт авазы яңгырый, ләкин ул төшенкелек белән түгел, ә халыкның бердәмлек хисләре белән эретелгән, һәм шушы көй финалда — крепостнойлар восстаниегә күтәрелгән чагында яңадан яңгырап уза: баштагы темага бөтенләй капма-каршы булып, ачык колоритлы яшь егетләр, яшь кызлар темасы яңгырый. Анда халыкның тормышка булган кайнар мәхәббәте, көчле оптимизм, күңел күтәренкелеге, шаянлыгы, зирәклеге ачыла. Батырҗан арияләре, халык хорлары зур ихтыяр көче, кискен революцион тойгылар белән сугарылган. Татар халык көйләренә хас форма һәм ритм үзенчәлекләрен иҗади гомумиләштерүнең гүзәл мисалын без Гөлйөземнең беренче ариясендә күрәбез. Ул ариядә озын көйләрдәге киңлек, хис тирәнлеге, кыска көйләрдәге ритмик импульс бик табигый бирелгән. Үзенең музыкаль драматургиясе белән операга бик якын бу әсәрдә композиторның иҗаты яңа югары баскычка күтәрелә. Кандыр елгасы буенда Татарстанда беренче колхоз электростанциясе салына башлагач, Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчурин велосипедларга утырып төзелешне карарга баралар. Шул тәэсирләр җирлегендә «Кандыр буе» (1932) музыкаль пьесасы иҗат ителә. Композитор бу әсәре өчен илдәге бөек төзелешләргә, совет кешеләре нең якты язмышына дан җыры булырдай яңа интонацияләр эзли Ул дүрт көн эчендә 20 га якын көй яза. Ачык, саф яңгырашлы, кыю, үткен ритмлы әлеге көйләр пьесага киң пафос һәм тантаналы күтәренкелек бирә Аларның байтагы, заман үтү белән, мөстәкыйль җыр булып яши башлыйлар Сәйдәшев үз иҗатымда халык көйләрен туры- дан-туры файдаланмады диярлек. Аның әсәрләрендә халык көйләренә якынлык, халык традицияләренә таяну һәрвакыт дөнья классик музыка алымнары белән бер ә үрелеп бара. Салих Сәйдәшевның инструменталь музыка өлкәсендәге хезмәте дә татар совет Сөнгатенә зур хәзинә булып керде. Музыкаль теленең демократик, форма ягыннан гади булуы композиторга инструменталь әсәрләрен халык арасында тиз һәм җиңел популярлаштырырга ярдәм итте. Кызыл Армиянең ун еллыгына багышлап язылган «Кызыл Армия» маршы (хәзерге «Совет Армиясе маршы»), мәсәлән, художество кыйммәте һәм профессиональ югарылыгы ягыннан, композиторның иң яхшы әсәрләреннән берсе булып исәпләнә. 1932 елны Кызыл мәйдандагы Беренче Май парады Салих Сәйдәшевның шушы маршы белән башланып киткән иде. Бу әсәр өчен композиторга Ворошиловтан бүләк итеп язулы алтын сәгать һәм почетлы кызылармеец исеме бирелә. Сәйдәшевның инструменталь әсәрләре һәм алардагы халык көйләре симфоник оркестрда беренче тапкыр башкарганда ук аларда озын һәм кыска кәйләрне контраст итеп кую, матур гармонизацияләр белән бизәү, төрле музыка коралларының тавыш тембрларын уңышлы куллану — шуларның барысы да татар тыңлаучысы өчен яңа матур яңгыраш бирде «Галиябану» драмасына увертюрада, мәсәлән, дәртле, күтәренке рухтагы беренче кисәк аллегреттодан соң бик ягымлы — йомшак «Галиябану» көе яңгырый һәм әсәр халык көйләренә аваздаш бию көе белән тәмамлана. 1941 елны Мәскәүдә үткәреләсе Декада программасына Салих Сәйдәшевның «Наемщик» операсы да кертелә Бу турыда композитор үзе 1940 елның Ю Октябренда «Красная Татария» газетасында болай дип яза: «Операны мин июньдә яза башладым. Бүгенге көнне беренче акт клавирда әзер инде. Берничә көннән икенче акты да әзер булачак, чөнки финалын гына язасы калды 1941 елның беренче январена операның клавирын тулысы белән театрга тапшырырмын дип уйлыйм Рус һәм Европа классик операларының иң яхшы традицияләре татар музыкаль теленең үзенчәлеге белән матур, табигый бәйләнештә булган әсәр язасым килә » Кызганычка каршы, сугыш башлану белән бу эш өзелеп кала. Гомеренең соңгы елларында С. Сәйдәшев «Юлбашчы турында җыр», «Комсомолка Халисә», «Яшьлек җырым син». «Чишмә буенда» кебек матур көйләр иҗат итте Аның соңгы әсәре ничектер символик: ул Муса Җәлил сүзләренә «Җырларымины язды. Салих Сәйдәшев — беренче татар дирижеры да. Аның дирижерлык эше Кызыл Армия сафларында башлана, ә соңыннан Татар дәүләт академия театрында һәм концерт залларында дәвам итә. Ленинград консерваториясен тәмамлаган музыка остасы Татарстанның халык артисты Ильяс ага Әүхәдиев әйткәнчә, «ул оркестрның тигез, чиста, матур яңгырашына күл санлы репетицияләр ярдәмендә генә түгел, ә бәлки музыкага булган тирән хисе, мәхәббәте, сизгерлеге белән ирешә. ...Ул оста пианист та иде. Аның уйнавы бәрхеттәй йомшак, көй — матур агышлы, торле нюансларга бай. техникасы искиткеч пөхтә. Салих уйнаганда фортепиано ни чектер үзеннән-үзе җырлыйдыр сыман тоела иде. Кыскасы, халыкны төрле жанрда язылган музыкаль әсәрләр тыңларга да оста өйрәтте, аларның музыкага мәхәббәтен тәрбияләүдә дә актив катнашты Композитор үзенең иҗаты белән тормышның алгы сызыгында, көрәшчеләр белән бер сафта булды Салих Сәйдәшевны соңгы юлына озатканда Татарстанның атказанган сәнгать эш- леклесе Ширияздан Сарымсаков: «Безнең татар халкында талантлар бик күп. Ләкин халыкның йөрәгенә үтеп керү, аның тирән мәхәббәтен казану Сәйдәш шикелле сирәк талантларга гына бирелә»,— дигән иде. Әйе, Сәйдәшев иҗаты — ул безнең тормышка мәхәббәтебез. Сәйдәшев музыкасы— ул безнең бүгенге көнебез Аның исеме һәркайда һәм һәркайчан тирән ихтирам, зур мәхәббәт белән искә алына һәм алыныр