Укучының куңел дәфтәренә
Осетин мәкальләре һәм әйтемнәре Кылый кешегә бар бәла бер сукыр күздән килә Батыр йөрәге — иң көчле корал Кешене кеше яшәтә. Яшь борыч ачырак була Мыраулаган мәче тычкан тотмый Сөрелмәгән җиргә чүп түгәләр. Кыска яңгыр — көн күрке. Хатынсыз ир — мөгезсез үгез. Күңел күркеннзн матур нәрсә юк Сыңар кисәү учак була алмый. Бал тәмен беренче булып умартачылар татый. Начар эт арттан килеп тешли Ышанычны акламау — үлем белән бер нәрсә. Хаклык көчтән көчлерәк. Буш орлык суда батмый Кара тауда ак таш була алмый Егылып үлгән ишәкнең дагасы н куптармыйлар. Каракныкын урлау — караклыкка керми. Дошманыңны дус итсәң дә. дусыңны дошман итмә. Елның көче — көз көне. Корыч утта чыныга, кеше көрәштә ныгый Үзеңне мактап җырласаң, кеше сине тыңламас. Людан качып бүрегә тарган Яхшы аучыга зур таулар да тар Уз хатаңны кеше күзендә күр