Логотип Казан Утлары
Шигърият

СКИФЛАР

кСеэ — мильоннар. Без — дем урман, урман... Кайда безне җиңәр бәдәннәр?! Без — скифлар, әйе, азиатлар! Кысык, комсыз күзле адәмнәр. Сезнең гасыр—безгә сәгать кенә... Ялчылардай күндәм булган без. Европаны монгол расасыннан Калкан сыман каплап торганбыз. Гасырларны кичкән карт быргыгыз Күкрәүләрне басып масайган. Әкият булган сезгә, хур ителгәч Җиңелеп Мессина һәм Лиссабон. Җыеп, эретеп безнең энҗеләрне, Мәшрикъне сеэ һаман күз теккән. Туп авызын төскәп ачар мәлне Сез көлешә-көлешә гел көткән! Җитте вакыт! Канат җилпеп Афәт Кара рәнҗеш өрә тиктомал. Тик килер көн — сезнең Пестумнарның Эзләре дә калмас, ихтимал. И карт дөнья* Талчыкканда татлы Газапта син, уй да кирәктер Табышмаклы Сфинкс эргәсендә Эдип сыман туктал, зирәк бул. Россия — Сфинкс. Шаулап, моңаеп кайчак Йөзсә дә ул каннар эчендә, Мәхәббәт һәм кара нәфрәт белән Карый, карый, карый ул сиңа. Әйе, сездә булмаганча күптән, Шулай сөя белә безнең җан. Көйдерә дә, үтерә дә торган Сөю барын сез бит оныткан! Без сөябез салкын сан утын да. Ялкын бизәген дә — һәммәсен. Чәнечкеле галл сүзе дә. кырыс Герман даһие да яшәсен. Хәтерлибез Париж тәмугларың, Венециянең җиләс тынлыгын, • Ерак лимон куаклары исен, һәм төтенле Кельн зурлыгын. Тән сөябез — тәмен аның, төсен. Тончыктыргыч ис тә сирпе әйдә... Ләкин авыр, назлы кулыбыз кочып Умырткагыз сынса—бигайбә. Күнеккән без: Чапкан атларны да Тиз тыябыз тотып—куллар нык. Сындырабыз кайчак очаларын, Иярлибез кире колларны. Килегез безгә! Сугыш дәһшәтеннән Кочакларыбыз шәбрәк — белегез. Соң түгел һич, кынына керсен кылыч. Иптәш, туган булыйк—килегез! Килмәсәгез, берни югалтмабыз... Бездән соңгы, чирле токымнар. Явызлыкка безне этәрсәгез, Йөз гасырлар ләгънәт укырлар. Ерак түгел купшы Европагыз — Чыгып караурманнар аша без. Азиат битебезне сезгә ачып, Каршыгызга тезелеп басарбыз. Килегез Уралга сез. Кыргый монгол Ордалары сыман, интеграл Сулыш алган төштә, сугыш өчен Мәйдан арчый мотор... Карт Урал! Ә үзебез — инде калкан түгел, Хак татыгыз тәмен яуларның. Кысык күзләребез күзәтер тик Үлем сугышы ничек кайнавын. Селкенмәбез — анда кансыз һуннар Мәет кесәләрен тентесә. Кала яндырганда, чиркәүләрдә Ак туганнар итен пешерсә Соңгы кабат — һушыңа кил, карт дөнья! — Дошманлыктан хезмәт туена уз. Соңгы кабат туганлыкка дәшә Варвар суры — безнең лирабыз! 1918 ӘХСӘН БАЯНОВ та{гҗемзсе АВИАТОР Корыч кошка кеше бирде ирек, Ул, селкетеп ике канатын, Диңгез пәрие суга кергән кебек, һава дулкыннарын таратты. Пропеллер чыңлый кыл шикелле. Күр: очучы белми куркуны. Күкне бораулаган очыш белән Ул кояшка таба омтылды. Инде акыл җитмәс биеклектә Балкый двигатель бакыры. Шуннан чак-чак кына ишетелә Пропеллерның ялгызак җыры. Аннан — күзләр юкка эзләнәләр — Күктә эзе дә юк, юлы да. Саф су кебек һава аяз, зәңгәр — Бинокльдә фәкать шул гына. Аста рәшә дулкынланып тора, Болын өстенә сөрем оешкан. t Ангарлар, кешеләр — бар да болар Җирнекеләр, җиргә елышкан. Менә тагын нурлар томанында Җирдә булмаганча бер аккорд. Якыная ул, кул чабалар монда. Тагын да бер кызганыч рекорд. Канатлары белән җилеп-җилеп, һава ярып төшә нур аша. Менә кинәт йөрәкләрне телеп Ямьсез шыксыз тынлык урнаша. Тынган пропеллерлы җансыз җәнлек Асылынып тора — аяныч. Үзенең тоныкланган күзе белән Буш һавада эзли таяныч. Юк, соң хәзер, болын үләнендә Ватыклары ята ялтырап. Очучы кулы рычаг тимерендә Бар җансыэдан монда җансызрак. Батыр, нигә күккә омтылдың син Беренче һәм соңгы мәртәбә? Бер аксөяк фахишәнең күзе Юнәлсен дипме тик сиңа таба? Әллә татыдыңмы үз-үзеңне Онытуның шомлы ләззәтен, Шашып теләдеңме егылуны һәм туктаттың очкычың винтын? Әллә килер сугышлар күренеше Агу булып керде миеңә? Кара төндә җиргә үлем илтер Очкыч чагылдымы күзеңә?.. 1910 — январь. 1912 ӘНВӘР ДАВЫДОВ тәрҗемәсе.