Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

БУ УКЛАР КЕМГӘ ТИЯР? Гамил Афзал • • • БЕР ШАГЫЙРӘГӘ Хур кызларың йөрер уңда-сулда, План да юк анда, стимул да,— Мин оҗмахка кермәс идем, раббем... Мин Әлмәттә җайлы «бизнес» таптым! Пегасың юк синең, кәҗәң генә, Ул да карак, мәлгунь, «Ялгыш» кереп күрше түтәлендә Йөрүләре мәгълүм. Баш булырга план корасың син. Көчсезләрне чукыл. . . . Иң алдынгы сафта торасың син Олы кашык тотып. Бакыр акча кебек вак «дөреслек», Газетадан откан дежур фикер, Ә тормышта мәйсезлек тө этлек... . • . Аллага шөкер. Башлыклар һәм массалардан качып. Баш төзәткәч Сәйфетдинов Апуш, Саф йөрәген күрсәткән иде ачып — Таланган сейф кебек бупбуш. Менә син аны Халыкка хезмәт итәргә куш! «Мин әйбәт, мин әйбәт, мин әйбәт!» дип Көн саен ант итеп торганчы, Аркылы ятканны торкылы борсаңчы, Үскәнем, берәр эш кырсаңчы. Кешеләрдән, сүздән, эштән туеп, Өстәленә кәгазь, каләм куеп, Көлә-көлө күз уйната, сүз уйната, Эшлекле кыяфәт чыгарып чырайга, Яңагында алсу уймак бата-калка, Кабинет саклый ул... шөкер ходайга. Йөзендә нур, күзендә нур, телендә бал— Йөрәгендә йомарланып елан ята. Пафос белән кызыл сүзләр чөя: «Ура кычкыр! Ярый әле. Адәм белән һава Трибунада кайнар нотык талкы!» Курыкмаган «нельзя» дигән сүздән, Ә эшеңдә, сәгать үтсен диеп, Югыйсә мин кайдан килер идем,— Селкенәсең илке-салкы. Дип сорыйсы килә сездән. Зэки Нури ҮЛЧӘВЕ ЮК Ул үлчәүгә басты. Әмма үлчәү Берни әйтми — йөзме, иллеме?.. Үлчәү—гадел! Үлчәнүче затның Буш җан икәнлеге билгеле. — Әтиемнең чөнки бүтән яузда Танышбелешләре юк иде. БҮТӘН БЕРНИ ӘЙТӘЛМӘДЕ СӘНГАТЬ ҺӘМ ТОРМЫШ — Шул хәлеңдә рульгә утыргансың, И тилекәй, син бит — лаякыл?!. Кухня краныннан Аккан суга карап Рәсем ясый берәү: — Утырдым шул... басып торалмагач_ Син «лаякыл» дисең, сай акыл! Диңгез... Йөзә кораб... КЫЗНЫҢ ҮЗ КЫРЫГЫ КЫРЫК ЗАМАНЧА МЕЩАН — Укудан соң өч ел эшсез ят ди_ Берәр бәла кичергәндә башың, Ярдәм көтмә аны чакырып: Намус кирәк! Берәр йөккә җигел!.. — Нинди намус! Ни сөйлисең, әни? Читләтеп ул сине җәяү узмас, «Жигули»да үтәр чаптырып. Мин бит инде сабый бала түгел. ЭШТӘ ҺӘМ ӨЙДӘ ТӘНКЫЙТЬЛӘРГӘ КИРӘК Телескоп белән ул айкый киң — Тәнкыйтьләргә кирәк директорны Каты итеп — түзсен, чыдасын. Эшлә шуны, Мәрьям апа!—Син бит Пенсиягә инде чыгасың. галәмне, Ачышлар ясый да исбатлы сүз әйтә. Ә өйдә... тик ачкыч сыешлы ярыктан Күршеләр җәнҗалын җентекләп күзәтә. ЗУР БАКЧА ИКЕНЕҢ БЕРСЕ — Бакчаң бик зур, әби. Эше күптер? — Үстерергә көчем җитә лә!.. Ә уңышын... Казаннардан килеп Ул-кызларым җыел китәләр. Бар — иргә чыгу. Бар — еуэга керү, һич аермыйча актан карасын. Бер ана әйтә җиткән кызына: «Кая алсалар, шунда барасың!» КЫЕН ОЧРАК БОЛЬНИЧНЫЙГА ЧЫККАЧ Музыкага ничек ябыштың син. Бу теләккә кем соң «хуп!» диде? — Биш кенә көн ягам әле өйдә мин, Инде менә... некь ун шешә бушады Димәк, эштә якын дуслар аз түгел. Минем чирләү аларга бик ошады. ЭШТӘН КИТӘРГӘ СОРАУ — Врачка барып суыртыйм әле!— Борчуы яман азау тешемнең... — Кырык тапкыр инде шулай китәсең. Тик утыз була теше кешенең. КҮҢЕЛСЕЗ ХӘБӘР — Җирләгән, ди, шагыйрь япь-яшь Пегасын, Калмаган, ди, җанга якын бер кеме,— Талчыктырган аны эшсез яшәве. Тончыктырган аны «Казбек» төтене... чи1/ qrr АЛАЯ ДА БУЛСЫН, БОЛАЯ ДА — Бу толымны кисү жәл түгелме?— Парикмахер сорый Гөлсемнән. — Үзен кисмә! Ләкин шулай эшлә: «Вот ичмасам парик!» дисеннәр. УРАМНАР ҺАМАН ПЫЧРАК — Кирза итек кирәк иде миңа!— Дип ялвара бер кыз кибеттә. — Ә нигә ул? — Танцыларга чакыра. Гашыйк булдым мин бер егеткә. АШХАНӘДӘ «Пилмәнегез нигә болай салкын?» Сорый кемдер — читтән килгәне. — Сез менюны күрмәдегезмени: Чөнки бит ул Себер пилмәне. 1978—1979