Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Жубан М олда/алие! Казакъ шагыйре АКЫННАР АГАСЫ Мохтар Әуезовка Шигырь үре омтылышлы һем күңелле, Чыгарыр ул үзе барда түргә кемне? Бу бик ачык, әйтәмен тик, Мохтар ага, Ул да Сезгә баш июен күргәнемне. Тумыштан шигырь көйләп чәч агарган, Үлгәнгәчә шагыйрьдә шул теләк-арман, Сез барында сүз патшасы шигърият тә Сездән алда узмас иде бусагадан. 1957 Заманның булсак та без гел бабында, Бигрәк читен без яшь дию Сез барында. Күкрәгенә кысып коча Үзегезне — Сез сөекле ярты галәм кызларына. И агабыз, бер гаҗәеп чын кеше Сез, Соң аңласАк, кичерегез — бездә гаеп. Урын түрдән Сезгә Парнас сараенда, Акынлыкның тәхет-таҗы Сезгә лаек. Машина шуып акырын Илтә безне — юл такыр. Мәскәүдән килгән шагыйрьнең Йөрәгендә яңа җыр. Шәһәр бу, хәзергә мәгәр Күрмәде бер йорт та ул — Тирәдә биек тирәкләр, Урам — яшел коридор. Алда ак башлы Алатау, Тауга үрләп барабыз. Олы кунакта аптырау,- «Ә кайда соң калагыз?» Ашыкма, дустым, ашыкма, Җәяүләп бер йөрерсең. Син гашыйкка яшел пәрдә Ачылганын күрерсең. Сиңа шат кочагын җәеп, Алмата бер хуш алыр, Кулыңнан юмарт, Гаҗәеп Киң күңелле дус алыр. АЛМАТА БУЙЛАП Аңларсың һәр тел, һәр кемне, Саклап истә сүзләрен, Сакларсың истә һәр көнне, Казакъның кара күзләрен. Ишетерсең уен-көлке, Көмеш арык челтәрен. Опера тыңлап, белерсең Җебәк-кызның син серен. Моң көйләр алар сиңа да Яшәү, хезмәт турында, Күтәрер үрләргә, тауга, — Хис тукталмый юлында. Күрерсең багларның рәхәт, Җофар исле чакларын: Чияләр балланып рәт-рәт, Апорт чәчәк атканын. ... Машина шуып акыртын Илтә безне, юл такыр. Мәскәүдән килгән кунакның Йөрәгендә яңа җыр. Нури Арспөиое тәрҗемәсе.