Поэзия
Равил Файзуллин Соңгы елларда мине татар музыкасы тарихы кызыксындыра Бай дөнья, әле аз өйрәнелгән дөнья Үткән еллар сәхифәләрен актарган саен гыйбрәтле вакыйгаларга, күренекле шәхесләргә тап буласың Халыкның сөекле композиторы Салих Сәйдәшев әнә шундый шәхесләрнең берсе Шактый еллар буе мин С. Сәйдәшевның тормышын һәм иҗат юлын өйрәндем гАтаклы кешеләр тормышы* сериясендә чыга торган әсәрләргә охшаш проза китабы язарга иде ниятем Әмма хәзергә поэма рәвешендәге шактый күләмле әсәр туды Журнал укучыларына шул поэманың кайбер өзекләрен тәкъдим итәм АВТОР СӘЙДӘШ Тукталыш Әкертен, жил. монда кабер, монда анам күмелгән!.. •Анам кабере янында* җырыннан ...«Сәйдәш» тукталышы. Ашыгып төшәм. Беркем кетми. Мин болай гына... Гашыйк сыман хисләнсәм дә ярый — үз ягым ла, татар ягы ла! «Сәйдәш» тукталышы — ул минем чат. Шуннан китә урамы башы. һәр тәрәвдән ул карыйдыр кебек, Искә тешөрә һәр нигез ташы. Иркенәеп йөрим, рухым белән шушы якта торганга күрә. Йомыш белән түгел, күңел белән килгән тешем булганга күрә. Кешегә кирәк кайчак тукталу — тукталып торып, уйланып алу. Тукталган төшең иманлы булса, туктап тору да — ул алга бару! Бар — күңелләрнең тукталышлары. Бар — гомерләрнең тукталышлары. Безнең тукталыш — Идел туфрагы. Үзәге — Казан — аның бер яры. Үзенә җыя төрле тарафтан үз кавеменә гашыйк җаннарны. Безнең тукталыш — шул Казан инде. Күп язмышларны кайнаткан кала. Елаткан кала, юаткан кала, утлардан алып, суга аткан кала! Әй, син дә, кардәш, күңелең салып, туктап тыңла бер шушы урында. Әйтер сүзем бар — халыкның бөек, Олы язмышлы улы турында. Гасыр башланганда Kapa урман шаулый, ирек даулый, Ирек даулый качкын егетләргә! «Кара урман» җырыннан Ул — Сәйдәшев, Җамалетдин улы Салих булыр — егет солтаны. Еллар үткәч, шушы гади исем дөнья гизәр, булыр ил даны. Әтисе аның — Җамалетдин агай, Дөбъяз ягы, Өбрә авылыннан. Ә әнисе — чибәр Мәхүпҗамал — Казан кызы, Идел ярыннан. Чигүче ул. Күпме гөлбизәкләр калфакларга чигелеп калгандыр! Күпме җыры, хыяллары — чигү җепләренә ияреп баргандыр! Җамалетдин — байда мал йөртүче. Шәһәрдә дә атын җуймаган. Арба-чаналардан эз калдырып, нужа чиккән озын юлларда. .. Әйдә, агай, тарттыр дилбегәңне! — уйнасын җил ат ялларында! Ни пычагым булсын, кешеләрне алдап җыйган бай малларына! Маллар түгел, дөнья үзе дә әле тезгененә эләгеп чак тора! Эшче халкы күтәрелгән саен, хаким сыйныф тора калтырап! Менә шулай, Җамалетдин ага, улың туа гасыр башында. һәрбер дәвер, үз сынавы белән, һәр туганның — баса каршына. Туа шундыйлары — җаны белән ия булып илаһ көчләргә — үз халкының рухи рәсемен ясый сүздә, авазларда, төсләрдә. Безнең халыкның да тиештер бит IldHpU boqertNb' idn\ рух куәтен җиһан күрергә! Күпме талант ничә гасыр буе, бугазлары киселеп, күмелгән... Бу гасырда бәлки чыга алыр, күренә алыр безнең егетләр? Алда — революция, алда — хөрлек, акланырга тиеш өметләр! ...Әйдә, агай, каула-ку атыңны! Җырлап җибәр халык көйләрен! Җамалетдин әле бөлми, улы туганчы ук үзе үләрен... «Я сәүдәгәр булсын, я мулла!» Идел буе яшел таш... Ник елыйсың, яшь туташ? Мин еламый кем еласын — Үзем ятим, үзем яшь. Халык җырыннан Ятимлекне кемнәр татымаган! — гаиләдәме, дәүләтендәме... Ярдәмне бик күрмәсә дә ятим, күп күрә ул өйрәтүләрне. Салих инде шәкерт. Буй-сын үсә. Сыйныфлар да үтелә берәмләп. Тик әйт кенә, шытырдатып укыр һәр сүрәне сиңа корьәннән! Сабак вакытлары тиз үтә шул! Ә аннан соң нишләр бу бала? Ярым ятим бала үстергәндә нинди уйлар уйламас ана! «Мәхүпҗамал, улың үсеп килә! Эшкә кертик, яшьли өйрәнсен! Приказчиклар янына урнаштырыйк, күрә торсын кибет тирәсен...» «Мәхүпҗамал, киңәш: улың Салих дин сабагын ныграк өйрәнсен! Безнең нәселдән дә берәр мулла чыгып куюы бар, белмәссең!» Төрле яктан төрле киңәш ява: «Мәхүпҗамал килен, нык уйла! Улыңны син кеше итим дисәң,— Я сәүдәгәр булсын, я мулла!» Туган-кардәш әйтмәс начарлыкка, киңәшләре дөрес тә төсле... Ә җизнәсе тагын ни дияр бит, җизнәсе бит укыган кеше! Әйтте Шиһап «Син анасы аның, ни теләвең, әлбәт, синең эш. ' Шиһап — Шиһап Әхмсров - педагог, мәгърифәтче. татар мәдэнпяты тиражында «вты „ «алдырган шәхес Ул. шулай ун, Салих СәЯдэшевнеп шажси тормышында liaw аомпомтор ву лып китүендә хәлиткеч роль уйнаган Мондый чакта хетта ана да әүвәп, бала күңелен тыңларга тиеш!» Ә Салихның күңеле бүтәндә шул, башка юлда гаме, уйлары... Кичә Ташаякта 1 күреп кайткан бер останың гармун уйнавын. Күз алдында һаман: ярминкәнең утырганда бер почмагында, яше-карты, сихерләнгән сыман, җыелышып тора янында. Әй, уйный соң! Бар бит кешеләр! Кеше генә микән соң алар? ...Салих төштә күрде: күктә гармун уйнап йөри фәрештә җаннар! Ә уянса... нинди могҗиза бу?— өстәлендә тора чын гармун! Үрелеп ал да, теге оста күк, уйнап җибәр көйләр, чыгар моң! Бар икән ул бәхет, бар, әгәр хыялдагы килеп, чын булса! Әйдә, Салих, уйнап җибәр әле, күңелеңдә ташыр моң булса! Шәрыкъ клубы Җанга якын йортлар калалмыйлар макет-фотоларга төшеп тә... Бульдозерлар — көчле. Төртә — ишә. Тигезли дә куя. Эш бетә... Түрәләрдән бик озак рөхсәт даулап, искә алып байлар көен дә, рухи ихтыяҗдан туган бина әверелгән халык өенә. Патша сарае күк түгел инде, Шамил йортына 2 да җитә алмас... Изге эш дип, садә җаннар уйса, гади таш та, гүя чын алмаз! Гали сүзләр белән дөньяга сабый бала аваз салгандай, монда янә тавыш бирә башлый халык рухы, терелеп яңадан. Евангелийский 3 урамында (бер исеме генә ни тора!) Мәшһүр Болгар белән күрше генә өч катлы бер җыйнак йорт тора. ’ Ташаяк -эволюциягә кадәр Казан суы буенда, хәзер цирк урнашкан тирәләрдә мәшһүр Ташаяк ярминкәсе уздырыла торган булган * Шамил йорты мәшһүр шэсх Шамялн'н оныгы. генерал майор Заһид Шамил торган йорт *Т» лллындг тотыла ‘ Евангелийский — хәзерге Татарстан урамы Бу тирәдән, белмим, кемнәр, ничек, нинди уйлар уйлап узадыр... Аванпосты Олы Яңарышның, ул —- учагы милли үзаңның! Монда — театрның башлангычы, яңа чоры — әдәбиятның. Монда — көрәш, яшьнәү рухы сеңгән кирпеченә кадәр һәр катның! . «Сәйяр»1 тамашасы, Тукай сүзе, Әмирханлы милли кичәләр, Мулланурлар чыгышы... Уйлап баксаң, күп шәхесләр искә төшәләр. Талантларны бергә җыйган клуб, яшь көчләрне чакырып эндәшкән. Монда иң беренче сынау бирә безнең герой — япьяшь Сәйдәш тә. «Аккош маршы»2н уйный безнең Салих, Бөтен бер зал — аның хөкемендә. Бик күпләрнең әле, сагынып-сагынып, хәтерләре кайтыр бу көнгә! Алгы рәттә утыра Кариев 3 . Күңеле аның нинди уй-гамьдә? «Мондый көйле халык — бөек халык, мондый халык үлмәс!» — ди мәллә? Фатих Әмирханның үз уйлары: «Бу малайда очкын-ут яна! Болай булса, Шәрык йоклап ятмый, Шәрык тора, Шәрык уяна!» Галиәсгар ’ агай ни ди? Шөкер, дустанә бер нур бар күзендә. Канәгатьтер, ахры, бу сынаудан Заһидулла J абзый үзе дә Тукай исән булса, бик ихтимал, шатлык балкыр иде йөзендә. ...Баш игәндә, аның Тукай белән карашлары очрашалмады. Заманалар килгәч, чорлар аша тоташырлар бергә урамнары! Зур сәхнәдән бүген аваз салды горурлыгы килер көннәрнең. Ораторлар әйтер бер көн: «Сәйдәш — Тукае ул безнең көйләрнең!» Көзге ачы җилләрдә Ком бураны, ком бураны. Оренбурнык урамы Илдә көрәш барган чакта Өйдә ятып буламы? «Кол бураны» җырышшн. Оренбур ул — татар-башкорт җире. Оренбур ул — кәрвансарайлы. Ул — Европа һәм Азия чаты, ул — капкасы чиксез даланың. Бөтен илне ут ураган чакта бер Оренбур гына каламы? Быел гына аны төрле яктан ничә тапкыр яулар камады! Саклар өчен көрәш казанышын, яшь көчләрне ала ил дәшеп. Оренбурда хәзер кызылармеец — Казан егете Салих Сәйдәшев. Таңны ярып, «вакыт торырга!» дип, быргы кычкыртучы кем дисез? Бөеклеге түгел, исеме дә күпләр өчен әле билгесез. Ул —бер солдат. Яше — унтугызда. Үзе теләп килгән фронтка. Сыный аны тормыш, сыный көрәш, бер суларга кертеп, бер утка. Алда — поход... Канлы, тузанлы юл... Газаплар да анда, җиңү дә. Ир-егеткә солдатлыкта йөрү — бер чыныгу була кимендә. Туплар тынып торган араларда Киң Төркстан далаларында, нинди генә уйлар килми дисең Җирәнкәнең балаларына! Дары төтеннәрен читкә куып, килә моң да, килә сагыш та. Сөйгән ярлар, туган якның ае, дулкынланып торган арышлар... Безнең яктан, ахры, бу ак болыт? Безнең җирдән, ахры, бу кош та! Бик ямансу булып китте әле, сузып җибәр әле, әй, дускай! «Йөгереп китәрдәй булам ла, Кайтып җитәрдәй булам, Көзге ачы җилләрдә ләй, Туган үскән илләргә!..» Моңлы җырны ялгыз тыңлау яхшы, ә бу җырны — кирәк күмәкләп! Солдат сагышы бу. Җырлаганда үрсәләнеп тибә йөрәкләр! ...Туп ухылдап аваз салган чакта, әйтәләр бит: Муза тын торыр. Сугыш түгел, Яшәү мәңгелек бит, бу кан кою туктар, бер тыныр. Тыныр. Хезмәт халкына соң ни кыйбат? Азат тормыш, тыныч ил кыйбат! Шуның өчен дә бит революция! Шуның өчен дә бит инкыйляб! Сугыш соңы безнең Салихны да Оренбурга янә ташлады. Ике-өч елда нинди генә мәхшәр күрмәде икән солдат башлары! Әй, Оренбур! Ирек, хөрлек җире! Бер кардәшне сыендыр әле! Күңеленә кулай хезмәт биреп, илһам биреп сөендер әле! Ил даны өчен яралган җанны яңа казалардан сакла син! Казаннарга барып ярышырлык шәхесләрне биргән як ла син! Эшкә чумды Салих. Вакыты җитми — белем дә ал, рәттән эшлә дә... Оркестрны ничек көчәйтергә? Бу ансамбль белән нишләргә? Әле анда чыгыш, әле монда... Сусаган ил җырга-көйләргә. Яшьләр бурычы — яңа тормыш ямен яңа җырлар белән сөйләргә! Чакыралар агитбригадада Азиягә — Ташкент ягына. Салих күңелендә, очар коштай, туар җырлар канат кагына. «Озын сәфәр» туды, «Татар вальсы»... Болай булса, эшләр барачак! Күңел ташый. Агыла моң да, д«»рт тә — килде, ахры, күкрәр, янар чак! Театр «Театраль чаткылар Яка Кояшнык беренче нурлары» Мулланур Вахитов Татар халкын кәмит-тамашасыз күз алдына китерү кыен хәл. Сәйдәш дөньясын син белим дисәң, Театрны аңла иң әүвәл! Театр ул — халык рухының тантанасы, шатлык-кайгысы. Егерменче еллар театрын күз алдына китерә алмыйсың Сәйдәшсез син. Сәйдәш — театрны, ә театр — аны үрләткән. ...һәм ул еллар — күпләр хәтерендә Сакланалар газиз бүләктәй! Күр бишенче еллар яңгырашын! «Сәйяр» чыкты, «Нурилар балкыды! Набат какты заман: вакыт җитте! Яула, расла рухи хакыңны! Шифа җилләр күмелергә яткан күпме талантларны калкытты! Ыргылдылар алар яктылыкка! үзләренә әйдәп халыкны. Хөррият килде! Золым карачкысы — зур сәмругъ кош канда тончыкты! Ирек килде! Кара мунчалардан скрипка, гармуннар чыкты. Җиң эченнән кубызлар чыкты, итек кунычыннан — курайлар!.. Тиздән менә спектакльне дә оркестрлар белән куярлар! ...Оренбурга — Салих Сәйдәшевка Хәбәр килде беркөн Казаннан: Дәүләт театры оешкан, ди, шунда эшкә чакырып язганнар. Дәүләт театры! Уен мени! Уйлата да, кызыктыра да. Труппалар, димәк, сукбайлыктан чыгып, хәзер яңа юл яра! Туган яктан килгән чакыруга сагынулар килеп кушылды. Анда — әнкәй, дуслар, анда Идел... Әй, Оренбур! Сау бул, хуш инде! Ә театр чынлап яңа икән! Артистларның уен, рух бүтән! Тинчуринга — үрнәк театрны оештыру йөкләнгән икән. «Кәбәм, Салих, безнең уртак эшме «Башмагымннан башлап карыйбыз. «Башмак» яхшы чыкса, белеп булмый, бәлки, бергә ерак барырбыз!» Тоя, сизә Салих — ышаналар, өмет күзе белән карыйлар. Ышанычны тою яхшы да бит, аклый алсаң аны ярый ла! Яшь чакта ук бер хакыйкать аның нык урнашты кереп аңына: улы булып," сөеклесе булып керә аласың халык җанына, фәкать шул чак: үзең — халкыңны фидаича яратсаң гына. Тудырасы иде шундый көйләр!— халык йөрәгенә үтәрлек! Булсын иде шундый көч аларда — ерак гасырларга китәрлек! Олы максат^ җанда—игелек кылу. Уйлар чиста. Күңел җилкенә. Күпләр хәзер аңа эндәшәләр «композитор Сәйдәш» дип кенә! «Казан сөлгенләрен билгә урап, кулга «Зәңгәр шәл»ләрне тотып, йөри Муза «Кандыр буйлары»нда «Сүнгән йолдызлар»ны яктыртып! ...Ул бүген дә әнә театрда. Театрның алгы фоэсында. Китмәскә дип килеп утырган ул мәрмәр креслога, таш сында. Тамашачыларны каршылап, ул: «Хуш киләсез! Әйдүк!» ди мәллә? «Зәңгәр шәл»гә диеп килгәннәрдән берәр танышын ул эзли мәллә? Әйе, үз йортында — театрда ул мәрмәр креслода, таш сында. Инде ничә буын, юксынып үзен, башын иеп үтә каршыннан. Хатыннар Зур цткән дә хатын. Хур яткан дә хатын. Макам. ...Зәңгәр күзле, сыны килешле, сөеп туймас ап-ак маңгае... Кемнәр бәхетенә үстердең син, Мәхүпҗамал җиңги, малаең? Урамнарга чыкса, аңа хәзер Такташ Алсулары күз ата. Асыл бу егетнең аяз күзе сылуларның бәгырен кузгата! Ә Салихның инде үзенең дә мәхәббәтән шашкан чаклары. «Валя! Валя! Валентина!1 Синнән сөйкемлерәкләрне тапмамын!» Кавыштылар алар. Җәй башында Салих булды башлы-күзле дә. Каршы төшмәделәр — әнисе дә, әтиседәй Шиһап җизни дә. Әй, ул яшьлек канатында күкрәп бәхет катларында очулар! Икәвеңнең бер җан була алуы — гаилә сәгадәте шушыдыр! Гел шат көйләр җанда, гел дәрт канда, гел яшисе килә, эшлисе! Иҗа- ургый! Тою рәхәт: син бит кешеләрнең кирәк кешесе! Өйдә — шатлык. Эштә — алга барыш. Сөенерлек мең-мең сәбәпләр. Әнә, театрда, техникумда гөрләп үсеп килә сәләтләр! Валя әйтә: (нинди шатлык!) тиздән яңа тавыш аваз саласы! Үз бәхете белән туа күрсен мәхәббәт һәм сөю баласы! Шатлык белән Кайгы гел янәшә — Тормышныңмы диалектикасы? Исән калды — нәни баласы. Ятып калды — бала анасы... Үкси Салих. Үкси яшь әти. «— Ятим идем. Тагын бөр ятим...» * Валентина — СаЯдмпеаиык хатыны Валентина Федоровна Мухина 1926 елда үлгән. Сәяхәт Шаулый диңгез- Җнл өрәдер... Җилкәнен киргән кораб! Дэрдманд. Бу дөньяда ике шәп табиб бар: берсе — Вакыт аның, берсе — Юл. Вакыт безгә бәйсез. Ә менә юл — сәфәр эше — безнең кулда ул. Җирләр гиз син, айка дөньяны! Бер тынычлык тапмасмы җаның? Бу елларда Сәйдәш театр белән гизде илнең байтак юлларын. Юллар төрле алар. Ә монысы — кабатланмый торган сәяхәт. Зур әдипләр белән йөргәнеңне искә төшерүе дә бик рәхәт! Иҗат кешеләре бердәм булса, Уртак учак янар дәртлерәк. Бер-береңә була алсаң терәк — Сәнгать үрен яулау җиңелрәк! Чыккан юлдашларың кемнәр дисең,— Кәрим абый, Такташ, Нигъмәти, Шәриф Камал, Кутуй, Кави Нәҗми... һәрбер исем олы, хикмәтле... Эш уң булыр бөек якташ Горький фатихасын алган сәфәр лә! Алда — ил күрүләр, очрашулар, яңа җирләр, яңа шәһәрләр... Алда — ике диңгез, Каф таулары... Яңа тәэсир, яңа кичерешләр. Алда — Кырым. Галимҗан Ибраһимов. Сөйләшүләр, эшләр, киңәшләр... ...Ят якларга китсәң, Туган якның чүплеге дә ямьле тоела. Татар өчен, кая китсә дә ул, кайда Казан — шул як кыйбла! Каспий буйлап йөзә тимер кораб, Дулкыннары ярга кагыла. Кайсы яктан иссәләр дә җилләр, уйлар оча Казан ягына. Бер хатирә: Мансур* белән икәү төшкән идек гармун уйнатып, көймә белән Балык базарына 2 Ташаяктан Болак буйлатып! Болак-безгә олы елга иде, Кабан инде — Казан диңгезе! Ант итешкән идек без ул кичне ташламаска бер-беребезне. 1 Мавсур — Мавсур Мозаффароь ’ Балык базары - Казамын «Кольцо» дагы хәзерге «Балалар дөньясы» универмагы урнашса» тирәләр. Озак итеп шунда тып-тын гына, карап торган идек Кабанга. Көймәләрдән яңгыраган көйләр ишетелә кебек һаман да1 ...Диңгез шавы — ул бөтенләй башка! Дулкыннары бүтән, ярсуы! Монда — чишмә, инеш, елга суы, монда яңгыр, монда кар суы... Челтерәү дә, ярсу, пышылдау да — Тавышларның монда һәммәсе! Бу халәтне биреп бетерә алмас биш тавышлы «кытай гаммасы»... Киңәйтергә кирәк, көчәйтергә! Нигә полифониядән качарга? Музыка бит тиеш — тавыш белән күңелләрдә бәйрәм ясарга! Чөнки тормыш — бәйрәм. Яшәү — бәйрәм. Көрәш—бәйрәм. Хәтта — Үлем дә! ...Уйлый Сәйдәш. Уй — күп. Диңгез үзе сыеп бетмәс кебек күңеленә. Гамьле җанны эш күрсәткән саен, яңа борчу, яңа уй баса. Бер карасаң, борчылырлык түгел, эше гөрләп бара лабаса! Яраталар үзен. Казанда — үз. Бу якта да ят түгел икән. Бакуда ул алган алкышларны башка берәү күрдеме икән? Яңгырады көньяк күкләрендә «Шәрык биюе» дә, «Марш» та... Аңа ничек тәэсир итте әле бу саф гөлләр, дәррәү алкышлар?! Җыр Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә, пәм үләргә кыю нр булып! Муса Жалил Халыкларның җаны — ул җыр, диләр. Җыр диләр дә бездә — моң, диләр. Телгәләсә, киссә бәгырьләрне — татар җыры инде шул, диләр. Моңда баскан, изгән, туглаган... Юк, безнең җырлар — киңрәк, тирәнрәк! Ничек тоташ хәсрәттән торсын хезмәт дәрте тулы бу йөрәк! Җиң сызганып эшли белгәннәрдә күпме куәт, күпме ярсу бар! Каннар кайный икән, димәк, бездә мәхәббәт бар, сөю, ачу бар! Сәйдәш иҗатыннан син һич кайчан табалмассың көйләр — беркөнлек. Халык рухы кебек сәламәт ул,’ юк аларда — шыңшу, мескенлек. Яшәү тантанасын, хезмәт дәртен, күңелләрнең җилкенүләрен әйтә, раслый һәрбер аккордында фани дөньяның ул бар ямен. Чалгычылар чалгы янаганда, шахтер егет күмер чапканда, монтер егет утлар кабызганда, кызлар өмәләрдә чакларда — без һәммәбез алар белән бергә, бер адымда, бер үк сулышта. Кешеләр белән берлегеңне тою — үзе — бер бәхет бит тормышта! Җыр язмышы — халык язмышы ул, ил язмышы белән беррәттән. Ил яулаган һәрбер үр-биеклек көйләрҗырлар белән береккән. Илне яңа сафка бастырганда, ашкынулы бишьеллыкларда, күмәк хуҗалыклар төзегәндә, Днепрогэс, Магниткаларда Сәйдәш тә бар. Төзүчеләр белән, коручылар белән бер иңдә. Зур сәнгатьнең — масса сәнгатенең өлеше бар һәрбер җиңүдә! Сәйдәш рухы йөрде фронтларда, окопларда, алгы сызыкта. Туплар булып яңгырады «Марш» фашизмга каршы, коллыкка! Шифа-ө/лет булып кунды Сәйдәш әсирләрнең туңган җанына. Җиңү булып, яшьнәп керде Сәйдәш Бранденбург капкаларыннан! Сәйдәш — җыя бергә, туплый, әйди, йокымсыраганны да кузгата. Якты рух өсти. Кешеләрдә кешелекле аһәң уята. Эчке тоем белән рухка үтү — Сәйдәш талантының иркендә. Җырлары аның — шәхси үзенеке дә, шул вакытта — һәркемнеке дә! Идел буйларында Тирәмлек... Без кабызган утлар сүнмәс алар, сүнмәс алар хәтәр җилләрдә. Кәрим Тинчурин «Кызыл байрак» — җанга якын авыл. Хыялланыр өчен җай авыл. Идел кырыенда балкып торган татар авылы тагын кайда ул! Ә җәйләрен Сәйдәш шунда хәзер Иҗат итә, шунда ял итә. Үзеңне бер җир баласы итеп тою шатлыгына ни җитә1 Уйландыра Идел, уйландыра. Дулкыннары бәрелә күңелгә Әрнетә дә: алтын, көчле чаклар офыкларга кереп күмелгән Салмак аккан зур салларга карап елыйсылар килә кайчакта! Язмыш миңа мәрхәмәтле булды, рәхимсез дә булды бер яктан... Җанны савыктырыр еллар килде. Җылы инде хәзер дөньялар. Җирдә гаделлекләр арткан саен, матуррак җырлар туалар. Арабызга кайтты Тинчуриннар, Галимҗаннар кайтты, Җәлилләр Татар шагыйренең шигырьләрен таңга калып сөйли күп илләр Уйландыра Идел, уйландыра. Бу дулкыннар кая ашыга? Төрле-төрле уйлар килә икән иллене узган ирләр башына! Иллене узу — инде ил узу ул. Борылып карау ярый үткәнгә. Нинди игелекле хезмәтең бар билге итәрлек яшәп киткәнгә? Булган ахры, яктырак — гомернең яшьлек ягындагы өлеше. Финал өчен яңгырарлык булган иҗатымның башы, кереше Яулар истәлеге булды бугай «Совет Армиясе маршы». Әйтте күпләр: сугыш вакытында ул — калалар йөргән алышып. Әле дә якын—«Галиябану» белән «Наемщик»ка язган көйләр дә Бүләк сәгать, шинель белән йөргән чаклар Калды сагынып сөйләргә! Уйландыра Идел. Уй — киңәя. Идел үзе дә бит киңәя Егетләрчә эшләп чыга алдыммы музыкада үземә тигәнне? Заманына күрә оркестрлар оештырдык Шунда уйнадык Халыкны без бераз симфониягә күнектерәбез дип юандык. Спектакльләргә көйләр язып, җыр-биюне түргә менгездек Әкеренләп шулай салынды бит балет-опералар нигезе Без башладык кына... Алга таба олы юлга бүтәннәр чыгар Бу мәңгелек хәят күчешендә Сәнгать — диңгез. Без—тик тамчылар.. Сузып кычкыртты да ак пароход, уе, ахры, калды бүленеп. Ерак уйлар эреп таралуга, яңалары килә өерелеп. Исәп тә күп. Эш тә. Бу арада «Җырларым»'ны язып бетерәсе Республикабыз юбилее көнне оркестрлап концерт бирәсе.. Беркем сизми әле Әҗәл угын төбәгәнне аңа каратып. Иреннәргә килә актыккы җыр. Якынлаша соңгы пароход... Сискәнү Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү, Без аны кайдан белик мнскин үлеп аңлатмагач?! Габдулла Тукай И, декабрь! Егерменче көнең. Күңелдә — боз Күздә — кайнар яшь Меңәүләрнең телләрендә бер сүз. Сәйдәш... Сәйдәш... Сәйдәш... И, декабрь! Син тудырып аны, бүләк иткән идең Иленә. Кайчан гына әле Мәңгелеккә алып китәргә дип килдең дә.. Урам тулы халык. Балконнарда, түбәләрдә, тәрәзәләрдә... Мондый хәлне Казан моңарчы бер күргән булган Тукай үлгәндә. ...Агайлар да килгән авыллардан үрәчәле чаналар белән. . Озатырга чыккан чал әбиләр оныклары — балалар белән. Бәгырьләрне кисә «Сакай маршы»! Мәрсияләр алар — гомерле... Сирәктер ул, ак чәчәкләр белән, үз көйләрең белән күмелү. Саубуллаша халык .. Керсәң иде — һәрберсенең гаме-уена! Нинди хисләр, сүзләр юктыр! Җыйсаң — үзе булыр иде поэма! Шагыйрь уйлый: «Күзем бәйле килеш, дөнья читләрендә адашсам, Туган илемне мин табар идем Сәйдәш көйләренең моңы аша!» 1 <Ж,ырларым» - < Слйдашевиен М Жәлнл сүзләренә язган сокгы җыры Уйлый галим: «Сәйдәш иҗатының сихри көче нидә дигәндә — Дәртле көе, якты моңы белән ул — яшәргә өнди, җиңәргә!» Агайларның сүзләр — күзләрендә: «Ул — безнеке иде, үз иде!...» Әнә шулай илне тетрәтә ул — бер зур рухи чылбыр өзелү! .. Туфрагына кайта беркөн адәм. Әҗәл хәлләренә юк дәва Җирдә берни булмагандай, күктән — күбәләктәй ап-ак кар ява...