ПЛАННАРНЫ ПЛАНЛАШТЫРДЫК
ЮМОРЕСКА к, уңмады безнең комбинат директорлардан. Мин белгән дүрт-биш ел эчендә генә дә биш-алты директор алышынды, әмма бер генә елны да, бер генә күрсәткеч буенча да план үти алганыбыз юк. Отчет саен план үтәлеше 75—80 процент, һәм бетте-китте. План үтәлмәгән саен директор алышына, директор алышынган саен план үтәлми. Быелгы директорыбыз эшне бик крута башлады бит әле. Элеккеге директорлар сыман комбинатның эчке резервлары дип тә, тышкы резервлары дип тә чиләнмәде, механизация, реконструкция, фәлән- фәсмәтән дип тә теңкәгә тимәде, килә-килешкә үгезне мөгезеннән алды — даешь план! — Да-а-а! Монда планнарны өр-яңадан планлаштырасы бар икән әле,— диде ул, комбинатның эш кәгазьләре, план-йөкләмәләре белән танышкач. Аннары бүлек мөдирләрен җыеп алды да, конкрет күрсәтмәләр бирде: — Өч көн срокта һәр бүлекнең өр-яңа планын булдырырга кирәк. Планнарны яңадан карап чыгу безнең киләчәк планнарыбызны планлаштырырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә өч көн эчендә миңа түбәндәге эш планнарын төзеп китерерсез дип планнар исемлеген бирде. һ-и-и, план төземәгән кешеме соң без, кәгазь түзә ул, яздың-бир- дең, дип киңәшмәдән тыныч кына таралыштык. Өйгә кайтып планнар төзергә утыргач аптырап калдым — шактый четерекле эш кушкан бит безгә бу яңа директор. Чутлап карасам шаклар каттым — еллык, ярты еллык, квартал, айлык планнар үзләре генә дә унтугыз килеп чыкты. Шуның өстенә утыз алты декада һәм җитмеш ике бишкөнлек планы. Барысы буладыр 127 план! Инде дә килеп шуңа ел тәүлегендәге 305 эш көнен дә китереп кушсаң, ул була 432 данә! Әле бит бу календарь планнар гына. Безнең комбинат үзе кечкенә булса да, андагы производство 25 ләп операциядән тора һәм шуңа тагын көнкүреш-культура планнары килеп кушыла... Фу, шайтан алгырысы, барлыгы ничә план кирәк икәнен дә чутлап чыгарып булмый. Бу кадәр планны язып бетерергә кәгазең дә, сүзләрең дә, саннарың да җитмәле генә түгел икән... Яңа директор алдында һич кенә дә сынатасы килми иде дә бит, нишлисең, өч көнгә 500 дән артык план төзеп бетерү һич мөмкин булмаган эш булып чыкты. Ничарадан бичара дигәндәй, өч көн буе төзегән 30 планымны тотып киңәшмәгә килдем. Ярый әле директор белән коллектив алдында бер үземә генә кызарырга, бер үземә генә Ю серәеп басып торырга туры килмәде — мөдирләрнең берсе дә планнарны тулысынча төзеп килә алмаган иде. Өч көн, өч төн буенча йокламыйча план төзи-төзи күзләре кызарып, кабаклары җилсенеп беткән, ләкин барыбер 20—30 дан уздыра алмаганнар. — Да, комбинат планнарын планлаштыру планнарымны үти алмадыгыз, — диде директор ачынып. — Соң сез планнарны төзи дә алмагач, ул планнарны ничек тормышка ашырырга уйлыйсыз? Шуннан соң директор тавышын күтәрмичә генә планнар төзүнең комбинат өчен никадәр әһәмиятле булуын, аларны тизрәк төзергә кирәклеген әйтеп үтте һәм бүлек мөдирләре арасында планнар төзү буенча удар бишкөнлек игълан итәргә тәкъдим кертте. Без тәкъдимне хуплап каршы алдык, бүлекләрнең бөтен көчен планнар төзүгә җиктек. Чыннан да, комбинаттагы барлык хезмәт резервларын файдалану аркасында без биш көн эчендә директорга бөтен планнарны төзеп бирдек. Ә квартал азагында безнең комбинатта шатлыклы вакыйга булып алды. Ниһаять, соңгы алты ел эчендә безнең комбинат бер күрсәткеч буенча гына булса да планны арттырып үтәүгә иреште — безнең еллык планнар төзү планыбыз 150 процентка җиткән иде. Бу уңай белән яңа директор бөтен коллективны клубка җыеп котлады. Шул җыелышта без производство планының бу кварталдагы үтәлеше 64 процент икәнен дә белдек. ИНТЕРВЬЮ КАЙБЕР ИНТЕРВЬЮЛАРГА ПАРОДИЯ үптән түгел безнең махсус хәбәрчебез республикабызның билгеле колхозында булып, аның председателеннән интервью алды. Хөрмәтле укучыларыбызга шуны тәкъдим итәбез. Хәбәрче. Иптәш председатель! Сез җитәкләгән колхоз ирешкән уңышлар белән бөтен республикабыз горурлана. Сез игенчелектә мул икмәк, терлекчелектә мул продукция аласыз. Газета укучыларның күбесе инде сез үстергән икмәктән, сез җитештергән ит, сөт һәм майдан авыз да иткәннәрдер. Ләкин алар әле сезнең зур уңышларга ничек ирешүегез, сезнең уңышларның серен аңлап бетермиләр. Шул турыда берничә сүз әйтә алмассызмы? Председатель. Безнең уңышлар ул... Хәбәрче. Әйе, әйе, сезнең колхоз ирешкән уңышлар ул бер сезнең, ягъни колхоз председателенең генә уңышы түгел. Сезнең нәрсә әйтергә теләгәнегез аңлашыла, сез, тәҗрибәле җитәкче буларак, көчле техникага, химиягә, авыл хуҗалыгы фәне ирешкән өр-яңа ысулларга, барыннан да бигрәк тере кешеләргә таянуыгыз турында әйтергә телисез. Бу урында халыкның бик кызыклы бер мәкален искә төшереп үтәсе килә: «Бердәмлектә — көч!» — ди бит безнең халык. Әйткәнемчә, сез, тәҗрибәле җитәкче буларак, колхоз производствосын алга җибәрүдә әнә шул принципка таянып эш итәсез, һәм минемчә, колхоз ирешкән уңышларның төп сере дә әнә шунда дип әйтергә телисез. Шулаймы? Председатель. Ләкин... К Хәбәрче. Аңлашыла! Сез: «Ләкин әле тере кешеләргә, колхозчыларга коры таяну гына җитми»,— дип әйтергә телисез. Дөрес, кешеләр синең ышанычлы таянычың булсын өчен башта аларда хезмәткә, колхоз милкенә, җиргә мәхәббәт тәрбияләргә Кирәк. Иптәгй председатель, берничә сүз белән генә колхозчыларны тәрбияләүдәге бай тәҗрибәгез турында әйтеп китмәссезме икән? Председатель. Безнең колхозчылар... Хәбәрче. Дөрес, иптәш председатель, сезнең колхозчылар һәрвакыт үз белемнәрен күтәрү өстендә эшлиләр, һәр колхозчы семьясы уртача өч ярым газета-журнал алдыра, һәр семьяда уртача 0,99 телевизор һәм, транзисторларын да кертеп исәпләгәндә, 1.2 радио ноктасы бар. Елына бер колхозчы башына ун ярым лекция һәм район киночелтәре аша 360 кинофильм төшә. Телевидение аша күрсәтелгән фильмнарны да кушып исәпләсәң, бу сан тагын да артыр иде. Гомумән, иптәш председатель, сезнең уегызча, колхоз производствосы ул колхозчыларны тәрбияләү буенча иң эффектив мәктәп булып тора. Югарыда әйтелгән тәрбия чараларын үткәрү нәтиҗәсеңдә колхозда ялкаулык, урлашу, хулиганлык, эчкечелек дигән яман чирләрнең проценты кимегәннән-кими бара. Сезнең колхоз тормышындагы бу уңай башлангычны республикабыздагы башка колхозларга да тәкъдим итәсе килә. Инде, иптәш председатель, интервьюның соңында сезгә тагын бер сорау — газета укучыларга киләчәккә булган планнарыгыз турында сөйләсәгез иде. Председатель. Ыһым... Хәбәрче. Тамак кыруыгыздан ук күренеп тора, иптәш председатель, сезнең киләчәккә планнарыгыз гаять зур. Ул — автоматлашты- рылган фермалар, мәңге яшел печән биреп торучы көтүлекләр, асфальт җәелгән авыл урамнары, берничә мең кешегә хезмәт күрсәтерлек универмаг, культура йорты һәм, иң әһәмиятлесе, тере кешеләр, колхозчылар. Планнарыгыз сокланырлык, иптәш председатель, бу планнарны тормышка ашыруда сезгә зур уңышлар телибез. Тирән фикерле, файдалы һәм кызыклы интервьюгыз өчен сезгә бөтен газета укучылар исеменнән зур рәхмәт.