Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОКТЯБРЬ ҮСТЕРГӘН ДӘҮЛӘТ ЭШЛЕКЛЕСЕ

Быел без Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 60 еллыгын зур бәйрәм итеп билгеләп үттек. Милли республиканың нигез ташларын салучылар арасында 1917 елның июнь аеннан Коммунистлар партиясе члены, большевик- революционер, дәүләт эшлеклесе Шәйгәрдән Шәймәрдәнович Шәймәрдәнов та бар. Шушы елның сентябрь аенда аның тууына 90 ел тулды. Үзәге Иске Байсар авылы булган колхозга Актаныш район Советы башкарма комитетының махсус карары белән Шәйгәрдән Шәймәрдәнов исеме бирелгән. Идарә каршына исә аның бюсты куелган. Хуҗалыкта ел йомгаклары буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгыларга бирү өчен Ш. Шәймәрдәнов исемендәге приз булдырылган. бормаланып аккан Сөн буенда Тезелеп киткән яшел авыллар Шулар белән бергә дан казанган Байсар дигән матур авыл бар. Күңелләргә якын син, Байсар! Күкрәгеңдә синең уйнап үскән Шәймәрдәнов — безнең комиссар. Моннан дистә еллар элек шагыйрь Мостафа Ногман сүзләренә композиторлар Сара Садыйкова һәм Аллаһияр вәлиуллин иҗат иткән «Шәймәрдәнов комиссар» дигән җыр әнә шулай башлана. Ул халык арасында киң таралган Ш. Шәймәрдәновның тормышын һәм дәүләт эшчәнлеген чагылдырган документлар КПСС өлкә комитетының партия архивында (15 ф., 1 тас., 1328 эш; 30 ф., 1 тас., 658 эш) һәм Татарстан Үзәк Дәүләт архивында (137 ф, 1 тас., 26 эш; 732 ф.. 1 тас., 586 эш) саклана. Бу юлларның авторлары шул документларны өйрәнделәр һәм Ш Шәймәрдәновның хатыны, инде сиксән биш яшен тутырган Гыйль- микамал Шәймәрдәнова, кызлары — хезмәт ветераннары Хаҗәрә Әлфә, Дилә, энесе — Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, 1939 елдан КПСС члены Шаһинур Шәймәрдәнов белән, шулай ук Шәйгәрдән Шәймәрдәнович белән бергә эшләгән иптәшләр белән сөйләшеп, кайбер факт һәм вакыйгаларны ачыкладылар. Иртән иртүк баш очында куе кара болытлар бетерелде Менә-менә җиһанны яңгыратып күк күкрәр, яшен яшьнәр, аннан чиләкләп-чиләкләл яңгыр коя башлар кебек тоелды Табигать рәхәтләнеп бер сулыш алыр, күңелләргә дә сафлык, тынычлык бөркелер сыман иде. Юк икән, туган авылы Иске Байсарга таң беленү белән үк, кеше-кара күренгәнче, дип кайтып килүче Шәйгәрдәнгә бу болытлар кайгы хәбәрчесе булды Җил калканы ачып керүгә хатыны Гыйльмикамал ишек алдына аты- ф лып чыкты да Шәйгәрдәннең беләкләренә ябышты. Үзенең йөзеннән нур качкан, _ көч-хәл белән генә аякларына басыл тора. «Ярый әле кайттың, ярый әле кайттың».— дип кабатлый ул. х Шәйгәрдән күңелсез хәбәр барлыгын сизенә, әмма ни булганлыгын тәгаен генә ? абайламый. Ул, әллә юатырга теләп, әллә сагынуын белдерүе булдымы, Гыйльми- 3 кәмалны кочагына алды. Бу минутлар озакка сузылмады. Өй ишеген ачуга Шәйгәрдән сискәнеп китте. Болай да кечкенә, ярым җимерек өйдә энә төшәрлек тә урын g юк иде Күрше тирәдәге карт-коры җыелган. Моңарчыга кадәр өй түрендә торган > агач карават уртага күчкән, аңа әтисенең гәүдәсе салынган. Үги әнисе Мәгърифә ире Шәймәрдәннең баш очындагы урындыкта утыра, аның елаудан күз кабаклары X шешенгән, үзе нидер сөйләгәндәй итә. т — Староста белән мулла әтиеңне авыл зиратына күмдермәскә карар чыгарды- £ лар, я нишлибез, балам, — ди ул Шәйгәрдәнне күрүгә. > — Ни өчен? л S — Синең коммунист булганлыгың өчен, күз нурым Коммунистлыгыннан ваз кич- £ сон, байларга кул күтәрмәскә, аларга каршы сүз әйтмәскә ант итсен, дигәннәр J Шуннан соң уйлап карарбыз әле. дип әйтәләр, ди Шәйгәрдәннең болай да ярсыган күңеле төгәл генә ни дип җавап бирергә дә ♦ белми иде ® О — Ак чехлар сине бик озаклап эзләде, — дип сүзен дәвам итте үги әнисе. — X авылда кермәгән өйләре калмады Ахыр чиктә. «Улы өчен әтисеннән үч алабыз, < әтисенең исән калуын теләсә, коммунист Шәймөрдәнов качкан җиреннән чыксын».— m дип бөтен авылга сөрән салып йөрделәр. Дошман исә әтиеңне авыл читендәге саз- S лыкка алып киткән иде инде Шунда җәзалап үтергәннәр дә. Карар җире калма “ ган, кан эчендә иде... Ярты көн эчендә булган вакыйга бу. Шәйгәрдән, баштанаяк коралланган ак чех- ® ларга каршы торуы ифрат авыр булачагын сизеп, иптәшләре белән вакытлыча ур- ? манга күчкән иде. Максатлары күрше-тирә авылларда яшәүчеләрдән бер отряд •* туплап, ак чехларга каршы көрәш ачу Кич, я булмаса иртән кайтып, Шәйгәрдән авылдагы хәл-әхвәлләрне белешеп торды. Бу кайтуында менә нинди ерткычлык х эшләнгән. * Шәйгәрдән кече яшьтән үк гел әтисе янында кайнаша. Шәймәрдән ага исә 2 моңа сөенеп бетә алмый. Шактый ишле гаиләне альт бару яшьтән ятимлектә, ялгызлыкта, коллыкта үскән картка бик авырга килә башлаган иде. Вакыты-вакыты белән тыны кысылып, сәгатьләр буена кыл да кыймылдатмыйча кайда туры килә шунда яткан вакытлары да ешаеп китте Кулы эшкә өйрәнә башлаган улы Шәйгәрдәнгә аның васыяте бер: »һеиәрле булсаң, җиңелрәк көн итәрсең» «Ә үзе ул башта байларда эшләгән, тора-бара сагыз кайнатырга керешеп, шуны тирә-як авылларда сатып йөри торган булган. Шәйгәрдәнгә «сагыздан туган» дигән кушамат та менә шуннан тагылып калган. Көннәрдән бер көнне авыллар арасындагы үзәнлектә ял итеп утырган арада әтисе улына бер укымышлыдан ишеткәннәрен сөйли «Дөрестерме, юктырмы, — дип башлый ул сүзен, — бездәй ярлы халыклар өчен рәхәт дөнья китерергә йөрүчеләр дә бар икән, улым, аларның башлыкларын Ленин дип йөртәләр, ди. Әмма ул, улым, бик еракта икән әле. Гаскәре дә юк икән аның. Шулай да залим патшаны бәреп төшерергә исәпли икән. Хәзер әнә эшчеләр бергә тупланалар, ди Сиңа да шул дөньяларны күреп кайтырга кирәк булыр, улым» Баштарак әтисе сөйләгәннәргә әллә ни исе китми Шәйгәрдәннең. Әмма тора- бара уйландыра күңелен каядыр еракка, моңарчы күэ күрмәгән, колак ишетмәгәч җирләргә җилкендерә бу сүзләр. Озакламый, кап-кара чәчле, киң җилкәле шул егетне патша армиясенә алалар 1911 елга туры килә бу Чая егеткә хезмәтенең беренче көнендә үк бик күпләр игътибар итә Исәп-хисап эшенә бераз өйрәнгән, шуның естенә авыл мәктәбенең ике классын да тәмамлаган Шәйгәрдән армиядә башта сатучы, аннан артиллерист, интендант була, һәр солдат белән диярлек якыннан танышып чыгарга да елгерә. 1917 елның февраль буржуаз-демократик революциясе патша армиясендәге бик күпләрнең күзен ачып җибәргәндәй итә. Әмма җирле власть башында торучылар ул хәбәрне сер итеп саклыйлар, шуңа да Шәйгәрдәннең туган авылында да Февраль революциясе турында шактый соңарып ишетәләр. Ә ярлы баласы Шәйгәрдәннең йерәгендә үт уйный, авылына тизрәк кайтып, сәүдәгәр Гыйлаҗетдиннәргә. Әмирхан муллаларга, Фәттах байларга алар җыйган мал-мөлкәтнең халыкныкы булуын төшендерәсе, әтисе Шәймәрдәнгә туйганчы ипи ашатасы килә аның. Шәйгәрдән революцион карашлы иптәшләре үрнәгендә 1917 елның июнь аенда үз язмышын мәңгелеккә большевиклар партиясе белән бәйли. Вакыйгалар кене-сәгате белән үзгәреп тора. 1917 елның 25 октябре иртәсенде властьның Петроград эшчеләр һәм солдат депутатлары Советы кулына күчүе турындагы хәбәр Минзәлә өязенә 26 октябрьда ук килеп ирешә. Әмма Совет властен урнаштыру җиңел генә бармый. «Безнең якларда әкәмәт чуалышлар башланды, — дип хәбәр сала Шәйгәрдәнгә әтисе, — кулаклар, патша иярченнәре Совет властен урнаштырырга һич ирек бирмиләр. Сезнең кул җитешми, улым». 1918 елның январенда бер рус егете белән кайта ул авылына. Алар икәүләп гади халыкка илдә ниләр булуын аңлатырга керешәләр. Кайтуының икенче көнендә үк авылдашлары Шәйгәрдәнне волость җир комитеты члены итеп сайлыйлар. Солдат-большевик, үз тирәсенә ярлы активны туплап, кулак-куштаннарга көчле отпор бирә. Авылда беренче авыл Советы оештырыла. Аның председателе итеп шулай ук Шәйгәрдән Шәймәрдәнов сайлана. Иске Байсар элек-электән тирә-якта дан тоткан базарлы авыл. Сату-алуның иң кызган чагында берәү арбага менеп баса да, нотык сөйли башлый. — Бер генә минутка тыңлагыз әле. — ди ул. — Властьны коммунистларга биреп нәрсә оттыгыз? Хәерчелектән башка ниләре бар соң аларның? Ышанмагыз сүзләренә! Халык төркеме шау-гөр килә. Кемнең ни әйткәнлеген абайлау һич мөмкин түгел. Шул арада бөтен җегәрен җигеп Шәйгәрдән сүз башлый. — Совет власте ул, иптәшләр, Иске Байсар, я булмаса Минзәлә өязе генә түгел. Бетен Россиядә власть халык кулына күчте. Бөтен булган байлык сезнеке, ярлыларныкы хәзер Киләчәктә шуңардан ничек файдаланасыз, монысы инде сезнең үзегезгә бәйле. Шәйгәрдән фикерен әйтеп бетерергә дә өлгерми, арадан берәү ачы тавыш белән кычкырып җибәрә. — Юкны сөйләмәсен, дөмектерегез үзен! Авылдашлары алдында ихтирам казанып өлгергән егеткә берәү дә кул күтәрергә батырчылык итми Аның хак эш өчен көрәшүче булуын ачык беләләр. — Куркытмагыз, — ди Шәйгәрдән, аңа каршы сүз ишетелгән якка борылып.— Мин партия тарафыннан Совет власте казанышларын якларга билгеләнгән кеше. Кулакларның бүре тешләрен сындыру өчен кискен чаралар күрергә кирәк. Хәзер аларның аркаларыннан сыйлар чак түгел. Мине үтерерсез, минем урынга икенче коммунист килер, ул да шулай ук актык сулышына кадәр хак эш өчен көрәшер. Сүз башлаучы яклаучыларын тапмый. Әмма барыбер сүзен җилгә очырырга теләми ул. — Сүзеңне үлчәп сөйлә, сиңа да чират җитәр, — ди дә күздән югала. Әтисенең үле гәүдәсе янында басып торганда Шәйгәрдән менә шул вакыйгаларны хәтереннән үткәрде. Ике яшьтән ятим калып, кеше аягы астында сынык ризык теләнеп үскән Шәймәрдән Габделгалимовны бөтен авыл халкы соңгы юлга озатырга чыга Халык җыенында чыгыш ясап, Шәйгәрдән Совет властена каршы элементларга болай ди: «Сез минем әтиемне үтердегез Совет хөкүмәтен булдырмабыз. дип уйлыйсызмы? Юк, ялгышасыз, хаклык җиңәр. Советлар яшәячәк» ' Ләкин озак та үтми Минзәлә якларына Колчак бандалары ябырылуы турында чаң сугалар. Бу вакытта инде бөтен өяздән җыелган ашлык һәм терлекнең шактые Бер елдан Ш Шаймарданов Минзәләгә кантон башкарма комитеты председателе итеп күчерелә Ачлык-ялангачлык бераз җиңеләеп кила, әмма аның авырлыклары адым саен сизелепкүреңеп тора әле «Ачлык еллардагы фаҗигале вакыйгалар бер дә истән чыкмый. — дип яза комсомол ветераны Тимер Кручев Октябрьның 50 еллыгы уңаеннан басылган «Без үткән данлы юл» дип исемләнгән мәкаләдә. — Татарстанның IV әлкә комсомол конференциясеннән соң, шәһәрдә күп кенә китаплар алдым да. Әгерҗе поездына утырып, юлга чыктым. Казаннан Әгерҗегә кадәр 300 чакрым араны поезд берничә тәүлек кайтты. Паровозга ягулык юк иде. Әгерҗегә мин ач һәм хәлсезләнеп килеп твштем. Минзәләгә кадәр ничек кайтырга? Җитмәсә үзем белән толып һәм зур гына китап бәйләме! Бер әбидән чана таптым да толыпны һәм китапларны теяп Минзәләгә юл тоттым. Унбер тәүлек кайттым. Авылларда миңа алабуга ипиеннән башка бернәрсә дә бирә алмадылар Минзәлә өязенә кергән бер рус авылына җиттем. Авыл Советы председателен белә идем. Ул мине ат белән Минзәләгә кадәр озатуны оештырды. Толып һәм китапларны ат чанасына салдым да юлга чыктым. Авылдан өч-дүрт чакрым үткәч, ат егылып үлде. Ат хуҗасы дилбегә, камыт ишеләрне җыйды да: — Ә син. энем, ашыкмыйча атла, бәлки кайтып җитәрсең,— дип үз авылына юл Мин киттем. Ат егылган җирдән бер чакрым чамасы юл узганымны, юл кырыена толыпны җәеп, китапларны баш астына куеп, йөзтүбән ятканлыгым турында соңыннан миңа сөйләделәр. Мине, бәхеткә каршы, Минзәлә кантон башкарма комитеты председателе Ш. Шөймәрдәнов шәһәргә алып кайткан»1 Бу эпизод ул вакытларда партия, совет, комсомол работникларының эшендәге авырлыкны ачык чагылдыра, Ш. Шәймәрдәновның кешелеклелек сыйфатлары, ярдәмчел булуы турында да сөйли. Чордашлары аның нәкъ шушы сыйфатларына кат-кат басым ясый. Вакыт берөзлексез алга ашыга Без аны магнитофоннар, фотоаппаратлар ярдәмендә бер мизгелгә туктатып торырга өйрәндек. Архивлардагы документлар да шул хезмәтне башкара, Алар — әйтеп бетергесез зур байлык. Әмма теге яки бу вакыйгаларның эчендә кайнаган кешеләрне тыңлауны бернинди документлар да алыштырмый. Шуңа да без Шәйгәрдән Шәймәрдәновның кордашлары, туганнары, аның белән бергә эшләгән шәхесләр белән мөмкин булган кадәр әңгәмә корырга тырыштык. Беренче әңгәмәдәшебез — Гыйльмикамал Шәймәрдәнова. Хәзер ул Мәскәү янындагы Зеленоград шәһәрендә яши. Шәһәрнең почетлы гражданкасы. Ул дулкынланып СӨЙЛИ: «Без бер-беребеэнс яшьтән үк белеп өйләнештек. Аныкы кебек үк, минем әти- әниләрем дә үтә ярлы иделәр. Иске Байсарда әтисе салган саман йортта тордык. Әмма тынычланып яшәргә насыйп булмады. 1918 еЛның язында авылга ак чехлар якынлашкач ук Шәйгәрдән тирә-күрше авыллардагы яшьләрдән отряд оештырды. Минзәләдән исә аның исеменә атап корал һәм егерме кешедән торган атлы кызылармеецлар җибәрелгән иде. Шәйгәрдән шул отрядның башлыгы булды. Август аеның беренче көннәре иде булса кирәк, кичләтеп безгә бер кызылармеец килеп керде дә Шәйгәрдәнне Минзәләгә чакыруларын әйтте. Чөнки бу вакытларда ак чехларның һөҗүме шактый көчәйгән иде инде, бөтен өязне камап алу куркынычы туган икән. Идел елгасы буйлап ак чехларның зур, шактый ук көчле отрядының һөҗүмгә әзерләнүе дә билгеле булды. Мин шунда ук отряд урнашкан аланга йөгердем Хәбәрне аларга җиткереп авылга кайтсам, чехлардан берничә кеше мине көтеп торалар булып чыкты Шәйгәрдән отряды турында бик төпченеп, кат-кат сораштылар. Әмма бернинди янау, куркыту булмады. Сизәм. үзләренчә хәйлә корганнар: алар бик мәрхәмәтле, янәсе. Соңгы баруымда Шәйгәрдән: «Безнең янга артык килеп йөрмә, күзәтеп торулары бар».— дип кисәтте. Шуңа да алар ягыннан элемтәче итеп Сә- ләх Шәрәфетдинов дигән авылдашыбыз билгеләнде. Аның белән без көнгә ике тапкыр авыл янындагы күпер башында очрашырга сүз куештык. Мин су алырга төшем, ә ул су эчәргә килә, янәсе. Ә чиләкләрдә алар өчен кирәкле документлар була торган иде. Көннәрдән бер көнне сизеп алдылар да. мине Нургали Сәлимов дигән ’ «Социалистик Татарстан». 1966 ел. 20 декабрь Ш ХА ММ АТ О В. Г РИЗВАНОВ ф ОКТЯБРЬ ҮСТЕРГӘН ДӘҮЛӘТ ЭШЛЕКЛЕСЕ ф куеп, сәлам биреп китә иде. — Тагын бер вакыйга хәтергә сеңгән, — дип дәвам итте сүзен Всеволод Петрович, — кәтмәгәндә-уйламаганда Шәйгәрдән мине ишек алдына чакырып чыгарды. Я, әйт әле, без яшәгән урын матурмы!— диде ул. — Йортыбыз чыннан да яшеллеккә төренгән иде, һавасы чиста, бакчасында күңел теләгән чәчәкләр, җимеш агачлары үсә. «Ифрат матур» дидем мин.— Мин дә шул фикердә, — диде Шәйгәрдән. — Шулай булгач, без яшәгән йортны балалар бакчасы итсәк, ни булыр икән? — Шәйгәрдәннең тел төбендә менә нәрсә яшеренгән икән. Озак та үтмәде, балалар өчен менә дигән бакча булдырылды, ә без торырга икенче йортка күчтек. Теге яки бу мәсьәлә буенча иешенең фикерен ярате иде ул, шуннан соң гына берәүне дә читкә какмыйча, уртак фикергә килеп, эшкә керешер иде. Җитәкче өчен бу сыйфатлар аеруча кыйммәт. ТатЦИК председателе булып эшли башлагач та миңа аның белән бик күп тапкырлар очрашырга туры килде, аның характерында мин тискәре якка һичнинди үзгәреш сизмәдем». Минзәлә өяз башкарма комитеты председателе вакытында Ш. Шәймәрдәнов наданлыкны бетерү өчен ныклы көрәш җәелдерә. Волостьлардан һәр ай саен үзләренең эшчәнлекләре турында отчет алуга да ирешә. Ә отчет 41 пункттан торган. Анда башкарма комитетның составы, җаваплы работниклар, советларның бүлекләре һәм аларның эшчәнлеге, кызылармеецларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, башкарма комитетка алынган жалобаларны тикшерү, больницаларда, башка дәвалау урыннарында санатория һәм медицина хәленең торышы турында сораулар булган. 1922 елның язында Ш. Шәймәрдәнов Мәскөүдә була, партиянең XI съездында катнаша. Менә шунда инде ул Ленинны соңгы тапкыр тыңлый. «Дөньядагы бернинди көч тә, — дип белдерә Ленин съездда, — ул милионнарча кешеләргә тагын күпме генә явызлык, бөлгенлек һәм газаплар китерә алса да, барыбер безнең революциябезнең төп казанышларын кире кайтарып ала алмас, чөнки ул казанышлар инде хәзер «безнеке» генә түгел, бәлки бөтендөнья күләмендә тарихи казанышлар»1 . 1922 елның 30 декабрендә Советларның I Бөтенсоюз съезды ачыла. Съезд Совет Социалистик Республикалар Союзын төзү турында декларация кабул итә. Азат халыкларның ирекле союзын чын күңелдән бердәм яклауларын белдерү өчеи Татарстан АССР хезмәт ияләре бу күп милләтле форумга кырыктан артык аәкип җибәрә. Озак эшләп тупланган тәҗрибә, политик сизгерлек, теге яки бу авырлыкларга тиз һәм дөрес бөя бирү Шәйгәрдән Шөймәрдәновның халык алдындагы абруен күтәр» Ул һәрвакыт халык массалары белән аралашырга ярата, күп йөри, аны барлык нәрсә дә кызыксындыра. Барысына да җавап таба Шәйгәрдән. Көнне-төнгө ялгап хезмәт итә, ә алда аны тагын да зуррак эшләр көтә: 1924 елның апрелендә Ш. Шәймәрдәнов ТатЦИК председателе урынбасары итеп билгеләнә. Татарстан АССР Советларының V съезды исә (1925 елның январе) аны Татарстан Үзәк Башкарма комитеты председателе итеп сайлый. Шул ук елны ул РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросы члены итеп сайлана. Моңарчы кантон күләмендә хәл ителгән мәсьәләләрне хәзер аңа республика масштабында тормышка ашырырга, киңрәк колач белән эш итәргә, ил күләмендә фикер йөртергә кирәк була. Ш. Шәймәрдәнов башта иң авыр мәсьәләләр. эң берсе — эшсезләр проблемасын хәл итүгә зур игътибар бирә Татар телендә эш алып баруны тормышка ашыру комиссиясенә дә ул җитәкчелек ите, укый-яэа белүчеләргә зур мохтаҗлык кичергән елларда милли кадрлар хәзерләүне дәүләткүлөм мәсьәлә итеп куя. ТатЦИК президиумы утырышларында бу мәсьәләләр берничә кат тикшерелә. Президиум 1925 елның 16 июнендә раслаган резолюциядә, мәсәлән, шундый юллар бар: «Совет аппаратының татар хезмәт ияләре массасына якынаюына зур әһәмият биреп, өяз, кантон бюджетларын төзегәндә татар телендә эш алып баруны гамәлгә кертүгә расходлар билгеләргә» һәм анда бу юнәлештә үткәрелергә тиешле конкрет мәсьәләләр турында да суз алып барыла: өяз башкарма комитетларында штатка өстәмә рәвештә татарлардан кимендә бер практикант-техник работник билгеләү, татарлар авасыннан техник В И Ленин Әсәрләр. Дүртеиче басмадвп тәржемә 33 том 308 бит работниклар хәзерләү буенча кантонда курслар оештыру, язу машиналарын татар шрифтына көйләү һ. б Республикада татар телен гамәлгә ашыру буенча да перспектив план төзелә. ТАССР Конституциясен тезү мәсьәләсен дә ТатЦИК Президиумының утырышлары (1925—1926 еллар) нәкъ шул чорда карый. «Кызыл Татарстан» газетасы 1925 елда Татарстан АССР төзелүнең биш еллыгы уңаеннан үз укучыларына махсус сан тәкъдим иткән. Андагы язмалар «Яшәсен Татарстан җөмһүриятенең бишьеллыгы» дигән баш астында туплап бирелгәннәр. Сәхифәдә ТатЦИК председателе Ш. Ш. Шәймәрденоа «Алтынчы ел бусагасында» дигән мәкалә белән катнаша. Ул болай дип яза: «Татарстан җөмһүриятендәге хезмәт иясе халыклар үзләренең яңа тормышларын инде биш елдан бирле төзеп киләләр... Авыл хуҗалыгы, промышленность һәм халык мәгарифе эшләре көннән-кен яхшыра...» Татарстан партия оешмасыннан съездга Сокольников. Хатаевич, Вахитов. Габи- дуллин, Чаиышев, Бендюков иптәшләр белән бергә делегат буларак барып, Ш. Шәй- мәрдөнов партиянең XIV съездыннан аеруча дулкынланып, илһам алып кайта. Эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция вәкилләре алдында отчет биреп чыгыш ясаганда ил, республика күләмендәге үсешкә киләчәктә тагын ниләр эшләргә кирәклегенә басым ясый, киң массага партия политикасын җентекләп аңлата. Ул елларда матбугат битләрендә дә аның чыгышларын еш очратырга мөмкин. Аның 1927 елның Октябренда Татарстан хатын-кызлары съездында сөйләгән докладының эчтәлеге кыскама «Кызыл Татарстан» газетасының 8 октябрь санында басылган. Анда хатын- кызларның тормыш-көнкүрешен, эш шартларын яхшырту проблемалары турында җитди сүз алып барыла, хатын-кызлар арасында наданлыкны бетерү өчен җәелде- релгән көрәш киң чагылдырыла, хатын-кызлардан милли кадрлар хәзерләү мәсьәләсе шулай ук игътибар үзәгендә була. «1916 елда Татарстан җирендә авыл мәктәпләренең саны 1200, шулар эченнән татар мәктәпләренең саны 35 булган булса, хәзер 2 меңнән артык мәктән бар. шулерның 1017 се татар мәктәпләре», — диелә докладта. Ш. Шәймәрденоа ТатЦИК председателе постыннан Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы председателе итеп билгеләнә, аннары ВКП(б) Үзәк Комитетына җаваплы инструктор итеп алына Бишенче дистәсен ваклап килгәндә партия Ш. Шей- мөрденовны Тышкы сәүдә академиясенә укырга җибөре. «...мин академияне барлык предметлар буенча да бары тик «бик яхшы» билгеләренә генә беренче студент булып тәмамладым» — дип яза ул үзенең автобиографиясендә. Дипломын ул немец телендә «биш»легә яклый. Академияне тәмамлагач ул Совафганторг председателе итеп билгеһәнә. аннан Ш. Шәймәрдәновны Тува Халык Республикасына җибәрәләр Ике ил арасындагы сәүдә мәсьәләләрен хәл итүгә ул күп коч куя, үзара мәнесәбет- ләрне аңлата, халыклар дуслыгын ныгыту юлында чын интернационалист булып чыгышлар ясый. Без шул еяларда Тува Халык Республикасында эшлеген Шәриф Фаэлетдинович Зебироа белән очраштык Шәриф ага 1920 елдан партия члены. Казагыстанда комсомол оешмасын тезүчеләрнең берсе. Күп тапкырлар В. И. Ленин белән очрашкан Ул яшьләрнең Коммунистик интернационалы II, III, IV конгрессларында. РКСМның IV, V съездларында делегат булып катнаша1 . 1927 елда ВКП(б)ның Татарстан елкә комитетында инструктор булып эшлеген. Хеэер Мескеүдә яши, персональ пенсионер. «Мин Шәймәрдәновны Казанда эшләгән вакытта да бик яхшы белә идем,— дип сойли Шериф ага. — Тува Халык Республикасында инде кулга-кул тотынып эшләргә туры килде. Хезмәтенең беренче елларында ук җирле халык сейлемен өйрәнде һәм радиодан Тува халык телендә чыгышлар да ясый иде. Искиткеч сәләтле, һәрнәрсәгә кызыксынучан, оста оештыручы буларак күңелеме кереп калган ул минем. Чем кара күзләреннән һәрвакыт ягымлылык сирпеп тора. Аның язмышы — хезмәт халкына бәхетле тормыш яулауда янып-коеп йергән меңнер-миллионнар өчен уртак язмыш иде. Шәйгәрдән Шәймәрденоа Советларның I, III, IV Бетенсоюз съездларында катнаша, III һәм IV чакырылышта СССР Үзек Башкарма Комитетының Милләтләр Советында член була, Советларның VIII, X. XII, XIII. XIV Бетенроссня съездларына делегат итеп сайлана. Аның якты тормышы — Коммунистлар партиясе эшенә хезмәт итү. интернацональ бердәмлек һәм халыклар дуслыгын ныгыту үрнәге