Логотип Казан Утлары
Повесть

КҮРШЕ МАЛАЕ

 

 Үзәкләре нык йдарларның Идел буенда гына дачалары бар, җәйне шунда үткәрәләр. Ә быел, дача сезоны күптән башланса да, чынлап торып күчкәннәре юк иде әле, кайта-килә генә йөрделәр. Айдарны калдырыр кеше булмады. Инде менә авылдан әбиләре килде, малай хәзер көне буе дачада. Ярата да соң Айдар әбисен. Ниләр генә сөйләми ул аңа, ниләр белән генә сыйламый. Ә сые гел диярлек бәрәңгедән була. Чөнки Айдар үзе шуны тели. Айдар гынамы соң, әтисе дә үлеп китә бәрәңге дигәндә. Бер көнне боткасын пешерсә, икенче көнне пәрәмәченә толәр. Моңа каршы әбиләре кет-кет көлә генә. — Димәсләр, килен, димәсләр, бер дә исең китмәсен. Аның каравы эчке дәфтәрләре сау аларның, үзәкләре нык... Бабалары да шуның шикелле бер бубыла ич. Инде җитмешен узды, кулыннан балтасы төшкәне юк әле. Озак тормассың дип калган ие, инде нишләп йөридер. — Килсен иде соң ни чакырып... — Килер, килер, түзмәс, килеп җитәр әле, күзен майландырып. тына әбиләре. Аннан өчпочмак, аннары бөккән... Ул да түгел, әтиләре тагын берәр нәрсәне искә төшерә: — Кыстыбый пешерсәң иде, әни... Тик әбиләре аны, никтер «күзикмәк» ди. Гомумән, кызык сөйләшә Айдарның әбисе. Әтиләре «кыстыбый» дигәч, китте берзаманны тезеп: — И, и килен, тәмам тилмерткәнсең икән үзләрен. Иртә бәрәңге, кич тә бәрәңге, учакта бәрәңге, мичтә бәрәңге кирәк шул боларга. Әйдә рәхәтләнсеннәр генә, мәшәкатең кимрәк булыр. — Болай да кимен куймыйлар, әни җаным, — ди Айдарның әнисе. Кайчагында, дежурда каласы көннәремне, әйтеп китәм олы юләренә, балаларны ач тотма, кайнар ризык пешер, дим, анысын-монысын әзерләп тә калдырам. Юк бит, һаман үзенчә, я духовкага бәрәңге тәгәрәтә, я булмаса, кабыгын да әрчемичә, ярып кына табага куя. Шуңа күрә әнә үзе дә.. Элеп киптергәннәрмени! Кешедән оят, ирен карамый дияр Дәвамы. Башы 10 нчы санда. Әбисенең күп кенә сүзләрен Айдар аңлап та бетерми «Эчке дәфтәрләре» дип нәрсәне әйтә икән? Күзенә май сөртеп килер микәнни бабасы? Кайчагында, кайтакайта сорап, малай әбисен алҗытып бетерә. Ә әбисе бүтән төрле итеп әйтә белми, аңлатып-аңлатып карый да. аптырагач, утырып бер көлә. Ә көләргә исә җае чыгып кына тора... Дачалары Идел буенда булгач1 , үтеп-сүтеп йөрүче балыкчылары да күренгәли. Балыкчылар булган җирдә, әлбәттә инде, сатучылары да табыла. Айдар белән әбисе шулардан балык алып калганнар иде. Икәүләшеп чистарттылар-юдылар да, тышкы яктагы өстәлдә калдырып, верандага керделәр. Әбиләре, газ плитәсенә ут кабызып, таба кыздыра башлады Ә Айдар тәрәзәдә чәбәләнгән күбәләкне тотарга азаплана. Шуның белән мавыгып, әбисенең чыгып китүен сизми калган. Хәзер менә малай тышкы яктан үзен чакырган тавышны ишетеп алды: — Улым, чык әле монда тизрәк. Әнә, теге Васә дигәнең бер балыкны алып китте. Әй. йөзе кара!.. Айдар йөгереп бакчага чыкты. — Кайда ул, әби?! — Әнә, куралар арасына кереп китте. — Хәзер табам мин аны, алам балыкны. — Ярар инде, улым, барыбер пычратты. Хәер исәбеннән булсын. Җан иясе ич, йөзе кара. Айдар, йөгереп барып, кура куакларын аралый башлаган иде, Васиның сузып-сузып мыраулавын ишетте. Галәмәт тә зур, саргылт йонлы усал мәче ул. Күрше дачадан. Бер генә дә кара җире юк Бите дә аклы- сарылы. Ә нигә соң әбисе аның йөзе кара дип әйтте икән? Әллә карага буялганмы Вася, күрим әле, дип, Айдар мәчегә якын ук килде. Ә Васи тагын да катырак мырауларга тотынды. Балыкка теше-тырнагы белән ябышкан да мыраулавын белә. Малай, иелә-иелә караса да, йөзеннән бернинди үзгәреш тапмады, һаман да шул килеш — аклысарылы. Мәчене калдырып, бармагын уа-уа, Айдар әбисе янына килде. Әле генә ваемсыз күренгән малай уйчанланып калган иде. — Нишләдең, әллә мәче тырнадымы ул бармагыңны? — диде әбисе. — Ю-ук, — дип сузды Айдар, — тырнамады, курадан чәнечке керде. — Әйтәм аны, сөмсерең коелган Айдар, текәлеп, әбисенә карап тора башлады. Карчык битен сөртеп куйды — Нигә болай карыйсың миңа, улым? Әллә битемә корым йокканмы? — Юк, йокмаган. Әби, әллә синең күзең начар күрәме? — Ник алай дисең? — Васяның йөзе кара дисең ич. Ә мнн карадым, карадым, бер дә кара түгел — И-и, сабыем, сабый шул әле син, — дип көлә-көлә карчык оныгының аркасыннан сөя башлады. Айдарга бик рәхәт, бик тә җиңел булып китте. Тик барыбер әбисен аңлап җиткерми әле ул. «Сөмсерең коелган» диюе тагын нидер? Аңлар әле Айдар, аңлар. Аңлар да иксез-чиксез тел дәрьябызда әбисе, бабасы кебек колач салып йөзә баШлар Дошманнар Багираның дачага әле беренче тапкыр аяк басуы иде. Килү белән ул, як ягына карангалап, кая сугылырга белмичә, веранда уртасында байтак кына утырды. Аннары, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, барысын да әй ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ ф КҮРШЕ МАЛАЕ ләнеп чыкты, иснәнмәгән җире, төртелмәгән төше калмады Озак та үтми, песи тәмам үзләште, әйтерсең шушында туган да шушында үскән — теләсә кая менә, теләгән җиренә сикерә. Кайчагында, өйдә кеше-кара булмаса, Вася да кергәләп чыга. Тик ул хәзер ишек төбеннән ары уза алмый, чөнки Багира бик уяу, Вася күренү белән сыртын кабартып, ысылдарга тотына. Тегесе карап-карап тора да, «әй, сиңа бәйләнгәнче», дигәндәй, кергәндәге кебек үк мыштым гына күздән югала. Ә инде бакчага чыгып, юллары кисешсә, Васядан яхшылык көтмә, пыр туздыра Багираны, бичара дача өенә атылып керүен сизми дә кала. Килгән шәпкә Вася Багирага әнә шулай һич көн күрсәтмәде. Чөнки ул моңарчы янәшә торгЭн өч-дүрт дачаны бер итеп йөри иде. Кергән бер җирдә үзенә ни дә булса бирәләр, бирмәсәләр, җайсызрак яткан тәм-томны чәлдертергә дә күп сорамый. Читтән килгән мәчеләр, хәтта юашрак этләре дә бу тирәне әйләнебрәк үтәргә тырышалар. Шуңа күрә Васяга караш та ике төрле: дачаларны саклавы өчен мактыйлар, сыйлыйлар, урлашканы өчен сүгәләр, ә өстендә тотсалар, бәргәләп тә чыгаралар. Багираны ул баштан ук яратмады. Чөнки тегесе элек Вася хуҗа булып йөргән җирдә әлләкем кебек кылана. Кая инде ул өйгә кертү, әле янына гына килә башласа да сыртын кабарта. Айдар барында бигрәк тә батырайтам була. Ә үзе, Вася бер мыраулап кую белән, чебен тимәс чер иткәндәй, чатыр чабып малай янына элдертә. Шулай итеп, Вася хәзер Багираны очраткан саен җәберли алмый башлады. Теләсә-теләмәсә дә, яшь хуҗа белән исәпләшергә туры килә. Исәпләшмәс иде дә, Айдар бар, ә ул узынырга ирек бирми. Ләкин Ба- гираның Васядан кала да дошманнары байтак булып чыкты. Хәер, монысына инде ул үзе гаепле. Бакчада бакалар күп. Берәрсен ачыграк урында туры китерсә, бер алдына, бер артына төшеп, мескенне тәмам алҗытып бетерә. Бака, ничек кирәк алай, үлән арасына кереп яшеренгәч кенә, Багира икенче бер кызык эзләп китә. Я ул, чәчәктән чәчәккә очып, чуар канатлары белән күзен кызыктырган күбәләкне куа башлый, я булмаса, алмагачка кунган берәр кошны күреп, шуның артыннан үрмәли. Тик берсе дә тоттырмый — очалар да китәләр. Ләкин Багирага моннан ни зыян, үзенә тимиләр ич. Шуңа ияләнгән иде песи, һәр шуклыгы җәзасыз үтүгә күнеккән иде. Әмма дөнья бу, иркен булса да, законнары кырыс аның, ни кылансаң шул ярый димәгән, киртә сикерергә алай ук ирек бирмиләр. йөри торгач, Багира көрәктер, китмәндер ише бакча кирәк-яраклары саклана торган сарайга барып керде. Керде дә, гадәтенчә, әле бер, әле икенче почмакка төртелә башлады. Шул чагында, дыңгырдатып, стенага сөяп куйган иске самавыр торбасын аударды. Торбадан башта корым тузгыды, ә аннары эчтә нидер гүләгән тавыш ишетелде. Мәче, бу ни булыр бу, дип сагаеп калды, һәм менә торба авызыннан, яман да хәтәр безелдәшеп, шөпшәләр тузгыша башлады. Багира, ни кыланганын үзе дә белмичә, элек сыңар тәпие, аннары икесе белән дә селтәнергә тотынды. Селтәнә торгач, бер тәпиен һәм колагын чагып та алдылар. Көтелмәгән бу хәлдән имәнеп, мәче идәнгә тәгәрәп китте. Ә тирәсендә шөпшә болыты куерганнан-куера бара, ул да түгел, безелдәшә-безелдә- шә, үзен үк сыра башладылар. Ниһаять, Багира эшнең кая баруын чамалап, тизрәк таю ягын карады. Сарайдан атылып чыкты да түтәлләргә шланг белән су сиптереп маташкан Айдар янына чапты. Килеп җитүе булды, әле башы, әле гәүдәсе белән малайның балтырына «сырпаланырга» тотынды. Айдарга бу бик сәер тоелды, чөнки су сиптергән чакта, сырпалану түгел, мәче якын да килми торган иде. Шулай дип уйлавы булды, балтырын нидер чәнчеп тә алды. Иелеп караса, Багираның йоннары арасында өч-дүрт шөпшә чәбәләнә. Айдарны чакканы да, күрәсең, шуларның берсе булгандыр. Ул арада баш очыннан да, ук кебек сызгырышып, шөпшәләр оча башлады. Кая карама анда — шөпшә. Малай верандага, ә Багира ачык тәрәзәдән туп-туры өйгә атылды. Айдар тиз генә веранда ишеген һәм бөтен тәрәзәләрне ябып куйды Әмма йөгергән чакта бер шөпшә аның иренен дә чагып өлгергән иде. Озак та үтми, яулыгы белән битен-күзен томалап — Менә галәмәт, менә галәмәт, тәмам котырганнар. Битемне чакты бит берсе, битемне чакты, котырганнар... — дип сукрана-сыкрана әбисе дә кайтып керде. — Шөпшә ул, әби, шөпшә, — ди Айдар, иренен капшап. — Мине дә чактылар. Багираны да.. Малай үзе көлә, үзенең күзеннән яшь ага. — Шул Бәһирәң эшедер әле бу, гөнаһ шомлыгы. Күреп калган ием зны кереп киткәнен Яле, мәэмә итим әле үзен! Шөпшә чаккан тәпиен ялап утырган песи, үз исемен ишетүгә, әбинең тавышындагы кырыслыкны да сизеп, тиз генә икенче катка менеп китте. — Мәчеңә берни булмас, ялар да бетәр, әнә үзеңнең иренең шешә. Беләсең ич сарайга шөпшә оялаганын, ник ишеген ябып йөрмисең.. Кирәк чакта гына көмеш тәңкәсе дә юктыр әле аның. — дип сөйләнә-сөй- ләнә, карчык чөйдә эленеп торган плащ кесәсеннән акча эзли башлады. Ләкин акча белән басуның бер файдасы да тимәде, шешәсе җирләр барыбер шеште, эштән кайткан әтисе белән әнисен Айдар кабаргам ирен, әбиләре бүлтәйгән яңак белән турсаешып каршыладылар. Балыкчылар, аучылар Вакыт уза торды. Шешләр кайту белән шөпшә вакыйгасы да онытылды. Ул арада Айдар балык тотарга бик һәвәсләнеп китте. Бакча башларында гына Иделдән кергән тыныч бер култык бар Үтереп тә каба инде шунда вак балык. Айдарга ияреп Багира да йөри Малай «Багира, әйдә балыкка!» — дисә, тегесе алдан ук чаба Белә ул балык белән сыйланасын. Тоту белән үк беренчесен Айдар Багирага бирә. Ә аннары, өйгә кайткач, олылар алдында малай песиен мактый, әбисенең «кулы җиңел», «аягы җиңел» дип сөйләшүенә охшатып, «Багираның тәпие җиңел аның», — ди «Шулайдыр шул, югыйсә...», — дип өйдәге- ләр көлешәләр Чөнки сәбәбе бар иде. Көннәрдән бер көнне Багира каяндыр тычкан тотып кайтты. Айдар икенче каттагы бүлмәләрендә пластилиннан нидер ясап утыра иде, астан әбисе кычкырды: — Улым, Бәһирәң әнә тычкан тоткан! — Тычкан?!. Багира, монда мен! Айдарның тавышын ишеткәч, мәче туры өскә менеп китте Әбисе тагын кычкырды: — Нигә анда чакырасың аны, чыгарып ташла тычканын! — Әти белән әнигә күрсәтәм мин аны, әби Аннары ташларбыз Чыннан да, ничек инде ул алар күрми калырга тнеш, ди Күрсеннәр. Бигрәк тә әнисе. Югыйсә, һаман ачулана, Багнраң әйберләрне тыр ный, ди. Айдарның уйларын, әйтерсең мәчесе дә белеп тора, менде дә авызындагы тычканын малай янына куйды — Молодец, Багира! — дип Айдар мәченең башыннан сыйпады һәм, тычканны бер почмакка илтеп, өстенә кәгазь каплап куйды. Корбанын башта бик ансат кына-бирсә дә, күзеннән яшергәч, Багира бер дә риза түгел, һаман тычкан янына бара, тагын эләктереп, каядыр алып китмәнче була. Шуннан соң Айдар, бүлмәнең ишеген ябып, песине дә кал дырмыйча, аска төшеп китте.. Әтисе белән әнисе кайтуга ук Айдар каршыларына атылып чыкты — Эти, Багира тычкан тотты!!! — Китче!.. Кара син аны, ә... Әйттем бит тырнагын чарлый дип. — Әйдәгез күрсәтәм, — дип Айдар әтисе белән әнисен югарыгы бүлмәгә ашыктыра башлады. Кәгазьне күтәреп карасалар... Тычканнан җилләр искән иде. — Хәйләкәр тычкан булган ул, улым, — диде әтисе. — Әнә бит икегезне дә алдаган. Бәлки, аңгырайган гынадыр, әрлән шикелле... Күпмедер вакыт үткәч, әбиләре сөйләнгәли башлады: — Баһирәң алып кайткан тычканның аягы җиңел булды, улым. Моңарчы улбу сизелми иде, хәзер әнә шаяралар, шүрлектәге ярма кабын тишкәләп бетергәннәр... Әллә шулай, әллә юк, һәрхәлдә бу гаеп барыбер Айдар белән Баги- рага тагылып калды. «Тәпие җиңел», — дип, малай песиен мактагач, олыларның көлешүе шуңа бер ишарә иде. Айдар белән йөри-йөри Багира да чын балыкчы булып китте. Дөресрәге, балык җене кагылды. Башта ул, Айдар кебек үк, калкавычка күзен текәп, сабыр гына утыра. Балык чиртә башладымы, тәмам әсәрләнә, колакларын торгызып, муенын калкавычка таба суза. Ләкин иң кызыгы балык капкач була. Каян сизә диген, Айдар әле балыкны чы гарырга гына җыена, ә мәче инде, үрле-кырлы сикереп, артка чаба. Белә бит сабый, балыкның нәкъ шунда килеп төшәсен белә. Айдар барып җиткәнче, көмешсыман ялтырап, чирәм өстендә бәргәләнгән чабакны кабып та өлгерә. Малай, кармактан ычкындырыйм дип, мәче авы зыннан балыкны кире алмакчы була. Ә тегесе, «кит әле моннан, бергә тоттык ич» дигәндәй, усалланып мыраулый-мыраулый. аны чыбыгы-ние белән һаман читкә сөйри. Шулай итеп, талаша-талаша ике-өч балык ашагач, Багираны син күр дә мин күр, койрыкны сыртка салып, дачага кайта да китә. Ә инде малай «Багира, син кая?» — дип артыннан кычкырса, песи, аңа таба башын борып, бер мәлгә туктап кала. Янына Айдар килә башласа, Багира баскан урынында бер сикереп ала да әйдүк тагын үз юлына. Кайтып җиткәч, веранда алдына утыра да әле бер, әле икенче тәпие белән битен ышкый-ышкый ялманырга тотына. Аннары рәхәтләнеп бер киерелә һәм, дүрт аягын бер уңайга җибәреп, шул ук баскыч төбенә сузылып ята. Керә-чыга йөргән әбиләре аны, аяк очы белән төрткәләп: — Кара син моның ятуын, кара син бу ялкауны... Абыеңны ник калдырып кайттың? — дип шелтәләгән була. Багира, күзен кыскалый-кыскалый тыңлап ята да, башын күтәреп, «мияу» дип куя. — Нәрсә, мин уяу дисеңме? Уяу булсаң, бар әнә, тычкан тот. Үзен алып кайттың ич. Сабак Айдар белән әтисе, бик матур сыерчык оясы ясап, әле яз башында ук дача түбәсенә беркетеп куйганнар иде. Шуңа күрә малай сыерчыклар килүен быел аеруча зарыгып көтте. Ә инде бер көнне, оя түбәсенә кунып, җилпенә-җилпенә сайрашкан пар сыерчыкны күргәч, шатлыгы эченә сыймады. Әтисе дә малайдан кнм куанмаган иде, күзлеген бер салып, бер киеп сыерчыкларга карап торды да, Айдарны кочаклап, җепшек кар өс- тенә ауды. Тотындылар тәгәрәшергә... Куеннарына, итек балтырларына кар тулганчы аунадылар. Аунамыйча, быел беренче тапкыр сыерчык күрүләре ич, йоласы шундый. Ә нигә шундый, монысын Айдарның әтисе дә белми бугай. Борынгылардан калган, ди. Малай бик төпченеп караса да: — Анысын инде әбиеңнән сорарсың, — дип көлде генә. Чыннан да, ник алай итәләр икән? Кыр үрдәкләре килә, торналар, киек казлар кайта, тик аларны күрү белән берәү дә җиргә ятып аунамый бит. Озакламый кар да китте, агачлар бөрегә тулыштылар, үләннәр яшә- ♦ рә, сапсар тузганак чәчәкләре күренгәли башлады. Шул чагында Ай- ш дарлар байча казырга тотындылар. Агачларның шәрә ботаклары ара- ч сында чыпчыклар, песнәкләр чыркылдаша, баш өстеннән генә, шаула- г шып, каргалар, чәүкәләр очып китә, ә казылган җир өстеннән сизелер- « сизелмәс кенә дерелдәп, үтә күренмәле пар күтәрелә. Ул да түгел, сирт- S. мә койрыклар очып төшә, өркүкуркуны ни дип тә белмичә, парлы җир * өстендә мәш киләләр. Алар инде монда дача салынганнан бирле оялый- ф лар, бала чыгаралар, күрәсең шуңадыр, бакчаны тәмам үз итеп бетер- s деләр. Айдарны да танымыйлар микән әле. Шулай булмаса, бу кадәр ө әрсезләнеп, көрәк астына ук кермәсләр иде. «Кайбер җирдә аларны чә-* перчек дип тә йөртәләр», — ди әтисе. Әмма Айдарга «сиртмә койрык» я> күбрәк ошый. Дөрестән дә, ничек белеп әйткәннәр, койрыклары нәкъ 3 сиртмә кебек, гел селкенеп торган чагы. Бу кошларны малай Идел бу- < енда да күргәли, кайчагында, йөгерешкән җирләреннән туктый алмый- * чамы, суга да кереп чыккалыйлар. Ә бер вакытны Айдар, сыерчыклар > кайтып күпмедер узгач, күрше дача янында сөйләшеп торган агайлар- м дан: «Менә сиртмә койрыклар да килде, инде боз кузгалыр», — дигән < сүзләрне ишетеп калган иде. Шул хакта ул әтисеннән дә сорады *- — Әти, нигә боз сиртмә койрыклар килгәч кенә китә? — Үзең дә күрдең ич елга өстендә чабышып йөрүләрен, — диде әтисе.— Койрыклары белән суккалап шулар вата инде бозны Монысын ул, әлбәттә, шаяртып кына әйтте. Айдар да аны чынга ал мады. Әмма боз кузгалу белән сиртмә койрык арасында бәйләнеш бар икән шул. Әтисе сөйләп биргәч, малай моны үзе дә аңлады. Чыннан да, иртәрәк килсәләр, ни ашарлар, ничек туенырлар иде. Ул чагында әле кортлар да, бөҗәкләр дә юк, андамонда яшеренгәннәрен үзебездә кош- лаучы канатлы дусларыбыз чүпләп бетергән була Шуңа күрә сиртмә койрыклар елга-күлләр ачылыр вакытка туры китереп кайталар, боз астыннан чыккан су бөҗәкләре, су кортлары белән туеналар икән. Ә соңрак азык кайдан да табыла Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды, алмагачлар, чияләре ап- ак булып чәчәк атты, кура, карлыган куакларына кинәт кенә, дәррәү генә яшеллек үрләде, алардан калышырга теләмичә, көязләнеп, сирене дә аксыл-зәңгәр шәлен бөркәнде, һәр агачта, һәр куак һәм һәр чәчәктә бал кортлары безелдәшә, бакча башындагы каенлыкта өздереп- өздереп сандугач сайрый, кайдандыр ерактан, тынык кына, моңсу гына булып, кәккүк кычкырганы ишетелә Хәйран вакыт, хәйрән мәлләр!.. Әкиятләрдә сөйләнә торган күк капусы ачылгандай, бар дөньясы сихри нурга, илаһи бер якты моңга күмелеп калды Ләкин табигатьнең бу фасылы да сиздермичә генә авышты, тирә- як тынып калгандай булды. Инде сандугачлар да сайрамый, кәккүк тавышы да ишетелми. Аның, каравы хәрәкәт артты Кошлар бала чыгардылар, бала туйдыралар. Ашыгаашыга пырылдашып кайтып керүләрен, шулай ук ашыгып чыгып та китүләрен күзәтергә Айдар бик ярата. Әниләре кайту белән ояларда чыр-чу куба. Сыерчык оясында да, сиртмә койрык оясында да шул ук хәл. Айдарларның дача түбәсе шифер белән ябылган. Сыртына да, улак каплагандай итеп, буйдан-буйга шифер салып чыкканнар. Сиртмә койрыкларның оясы нәкъ әнә шул улак астында Шәп урын тапканнар, мәчеләр дә. кем дә тиярлек түгел, керәләр дә югалалар, берни дә күреп булмый Ә менә сыерчыкның ничек итеп балаларын ашатканны Айдарның күргәне бар Бервакытны шулай нидер алып кайткан сыерчык оя тишеге астына ясап куйган кучкарга төшеп кунды. Кунуы булды, тишектә ике кошчык күренде һәм, авызларын зур ачып, шундук чыйкылдашырга тотындылар. Ә авыз дигәне аларда шөкер генә, һич менә ялгансыз, әгәр теләсә, шул бүрәнкәдәй ачылган авызлары эченә әниләре баш белән үк кереп чыга алыр иде. Берсе бигрәк тә комсыз күренә, егылып тө- шәрен дә белмичә, туганын кысрыклый-кысрыклый, һаман тышкарак сузыла. Сыерчык аны томшыгы белән төрткәләп, кире кертмәкче була. Ә ул, үҗәт, тишек кырыена чытырдап ябышкан, ояда яртылаш күмелә дә тагын чыга. Күрәсең, чиратсыз кылануы булгандыр, әнисе аңа берни дә бирмәде, авызындагын сабыррак баласына каптырды да тиз генә очып китте... Озакламый кошлар бала очыра башладылар. Әмма очырганчы аларны өйрәтәсе бар бит әле. Көннәрдән бер көнне Айдар сиртмә койрыкларның нәкъ менә шул эш белән мавыккан чакларына туры килде. Хәер, Багира булмаса, малай моны бәлки күрми дә, сизми дә калыр иде. Ул көнне аңа әбисе варенье кайнатыр өчен җиләк чистартырга кушкан иде. Айдар янында ук—ачык тәрәзә төбендә—Багира да утыра. Шулай тыныч кына утырган җиреннән песи кинәт сагаеп калды Аннары, тәрәзә төбенә сеңәрдәй булып, ал тәпиләренә ятты һәм, башын бакчага таба сузып, катып калды. Ул да түгел, мәче, атылган ук кебек, тәрәзә каршысындагы балан төбенә сикерде. Шул ук мәлдә куак астыннан бер бака һәм тагын нидер — икесе ике якка сикерештеләр Айдар тәгаен күрде, икенчесе бака түгел иде, чөнки анысы шактый еракка барып төште, бака алай ук сикерә алмый. Ләкин Багира бака ягына әйләнеп тә карамады, җиргә елыша-елыша, еракта- гысына таба үрмәләде. Шул чагында каяндыр сиртмә койрык очып төште дә, койрыгын селкеткәләп, мәченең борын төбендә үк әрле-бирле йөренергә тотынды. Багираның бөтен игътибары хәзер шуңа күчте, шунысын тотарга чамалый. Ләкин кош та бик уяу, мәче чак кына кузгалу белән читкәрәк йөгерә. Күгәрченнәр генә түгел, Багира ишеләрне сиртмә койрыклар да алдый белә икән. Эшнең нидә икәнен Айдар бик тиз чамалады, балан төбеннән ераккарак сикергәне, әлбәттә, бала коштыр. Малай, эшен ташлап, тиз генә бакчага чыкты һәм, йөгереп барып, Багираны тотып алды. Ә сиртмә койрык, куркыныч узганны сизептер, шундук баласы янына очты. Анысы да ерак түгел, шул тирәдә генә үлән арасына поскан иде. Кош, баласы катында бераз торды да, өй янындагы алмагач ботагына кунды. Тик озак юанмады, кире кошчыгы янына төште. Аннан тагын очты, тагын төште... Күренеп тора, син дә шунда оч, шунда кун диюе иде бу. Ләкин кошчык, талпынып-талпынып караса да, андый ук биеклекне алдыра алмады. Шуннан соң сиртмә койрык икенче бер түбәнрәк ботакка оча башлады, нәкъ баягыча, бер кунаклый, бер төшә. Күп тырыша торгач, ниһаять, кошчык та әнисе юл күрсәткән ботакка очып кунды. Әмма инде хәле тәмам беткән иде, авызын ачкан килеш, бер алга, бер артка таба түнептүнеп китә. Ояларына кадәр әле ничаклы ара. Айдар мәчесен күтәреп өйгә керде һәм, аны өске бүлмәләренә ябып, кабат бакчага чыкты. Ул арада инде кошлар тагын да югарырак ботакка күчеп өлгергәннәр иде. Агач башына менеп җитсәләр, түбәг бер генә талпынасы да бит... Ә хәзер... Ай-Һай, ерак шул. Малай карап-карап торды да әбисенә дәште: — Әби, баскычны түбәгә сөятеп куйыйк әле! — Нишләмәкче буласың анда менеп, егылып төшәргәме?!— дип сөйләнә-сөйләнә әбисе дә Айдар янына чыкты. — Кош баласы егылып төшкән... Багира тота язды. — Булыр ул юләрдән, булыр. Кайда соң кошың? — Әнә ич... Әнисе дә шунда Карчык, каш өстенә кулын куеп, мелә-иелә ботак араларын караштырды да: — И-и улым, менәләр болай булгач, үзләре дә менәләр Очарга ♦ өйрәтә бит ул аны. Куркытма гына син аларны, мәчеләрдән сакла,- ш диде. Әмма Айдар саклап кына бетерә алмады шул. Кыҗырап йөри тор- 1 гач, сиртмә койрыкның җиргә төшкән бер баласын тәки каптырды “ Багира. нү: Әтисе белән Айдарның балыкка җыенып йөрүләре иде Әтиләре өй * түрендә кармакларны рәтләп маташа, ә малай бакча башында суалчан ♦ казый. Шул чагында, авызына нидер кабып, Багира йөгереп кайтты - Кайтты да ачык тәрәзәдән генә туры өйгә кереп китте. Әтиләре моны е юньләп күрми дә калды. Тик Багира өйдә озак тормады, инде эчке £ яктан кабат тәрәзә төбенә сикереп менде. Мәченең авызында кош ба- о ласы иде. Айдарны эзләве булдымы, үзе һаман як-ягына карана Кош- Э чыкны коткарырга теләп, әти кеше тиз генә Багирага үрелде, әмма < тегесе тоттырмады, сикереп төште дә өй артына таба чапты. Шуннан £ соң әтисе Айдарны дәште: и. — Айдар, кил әле тизрәк, Багираң кош тоткан! Тик малай килеп тормады, бакча башыннан бер генә кычкырды. < — БагираП < Тавышын ишетү белән песи шундук Айдар янына йөгерде Шуклыгы бик хәтәр булса да, Багирага алай ук каты бәрелмәделәр, чөнки мәче кошчыкның бер генә җирен дә имгәтмәгән иде. Айдар аны уч төбенә куеп, җиңелчә генә чөеп җибәрү белән, канатларын җилпеп, очты да китте Айдар еш кына уйга кала: «Әллә аңлы микән бу Багира? Кайчагында нәкъ кешеләрчә кылана ич!» Әле беркөн генә, әбисенең күзенә чүп кергәч. Айдарны каршысына утыртып, шуны караткан иде. Чүпне чыгаргач, карчык: «Әй. улым, зур булгансың инде син».— дип малай ны сөя башлады. — Үзе зур ди, ә үзе... Бәби мени мин! Айдар әбисе ягыннан тизрәк китү ягын карады. Ә ул — Я инде, туйганчы бер сөйим әле үзеңне, — дип тупылдатуын белде. Моны күреп торган Багира тиз генә Айдар алдына сикереп менде һәм, тәпиләре белән малайның битенә үрелеп, ишетелер-ишетелмәс к< нә «мияу» дип куйды. Нәкъ инде менә: «Әби кыйнады ич, бик авыртты мы?» — диюе иде, ахры, бичараның. Ләкин сиртмә койрыклар кошчыклары өчен Багираны гафу итмәделәр. Теге юлы. әле тота гына язып калганда, алай ук дошманлык күр сәтмәгәннәр иде. Монысында инде тәмам ярсыдылар Айдар кошчыкны очыртып җибәрү белән, каяндыр дүрт-биш сиртмә койрык килеп чыкты да, уйнаклашып, чыр-чу килеп. Багираның баш өстеннән генә очарга тотындылар. Аларга сыерчыклар килеп кушылды, бакчада, нәкъ Багира тирәсендә хәзер әйтерсең лә аклы-каралы яшеннәр уйный Мәче кайсы на карарга, кайсыннан сакланырга да белми. Өйгә таба йөгерә башласа, кыеклатып каршысына төшәләр Шулай эзәрлекли торгач, арадан берсе очкан шәпкә мәченең башын чукып та алды Багира тәгәрәп бер әйләнде дә. алдына-артына карамыйча, өтәләнеп, карлыган куаклары арасына сикерде. Бу галәмәткә Айдар да тәмам аптырап, югалып калган иле. Шундый бәләкәй кошлар шундый да батыр булсыннарчы! Ләкин әле моның белән генә бетмәде. Багира бакчада күренү белән, сиртмә койрыклар һаман шулай аның тирәсендә уйнаклаша торган булып киттеләр, теге чактагы кебек үк зәһәрләнмәсәләр дә, күзләреннән is. «к У » J* и 177 һич тә югалтмыйлар. Мәче үзе дә гаебен бик сизә, бакчага чыгасы булса, я веранда баскычыннан, я ачык тәрәзә төбеннән башта тнрә-якны күзәтә. Әле чыккач та, тагын ябырылмасыннар диптер, ышыграк җирдән йөрергә тырыша Бу дошманлык, бу читләшү кошлар бала очыртып бетергәнче дәвам итте. Алай да шәп сабак бирде кошлар Багирага. Хәер, Багирага гына микән әле? * Яз хәбәрчеләре Озакламый бакчада карлыган өлгерде, аның артыннан ук кура җиләкләре пеште Айдар белән әбисенә хәзер эш муеннан, я анысын, я монысын җыеп, көне буе мәш киләләр, баш күтәрергә дә аралары юк. Хәер, баш күтәреп тә ни күрәсең, сыерчыклар, сиртмә койрыклар инде каядыр таралыштылар, бакча тирәсендә әллә нигә бер күренеп алалар да тагын китеп югалалар. Бу хәлгә күнегеп кенә килгәндә, ничектер күзе төшеп, Айдар оя түбәсенә кайтып кунган ялгыз сыерчыкны күреп алды. Шул чагында кылт итеп яз көне әтисе белән карда аунаганнары исенә төште һәм җиләк җыйган җиреннән: — Әби, сыерчык күргәч нигә карда ауныйлар? — дип сорап куйды. — Менә сиңа мә, тора-торып, — диде әбисе. — Каян исеңә төште әле ул? . Шуннан соң карчык озак кына дәшми торды. Аннары, башын күтәреп, көләргә тотынды... — Шул әтиеңдер әле, олы юләр... Бергә аунадыгызмы? — Ә син каян беләсең? — Белмичә соң... Үзеннән сорыйлар аны. — Әйтмәде ич, әбиеңнән сорарсың, — диде. — Кара син аны, әле онытмаган икән. Нәрсәне, әби, ә, нәрсәне онытмаган ул әти? Безнең якта, улым, шундый гадәт бар, беренче тапкыр сыерчык күргәч, җиргә ятып ауныйлар Әле синнән дә кечерәк чагында, малайлардан күрмәкче, әтиең дә шулай иткән ие. Тик ул бичара карга түгел, суга ятып аунаган. . — Нигә алай иткән соң? Бала ич әле ул чакта, олыраклары котырткан. Сыерчыкны кай җирдән күрәсең, шунда ятып аунарга кирәк, дигәннәр. Ә әтиеңнең, балтырдан суда килеш, көймә йөздереп уйнаган чагы булган. Тоткан да аунаган шунда. Бабаң кертеп бирде аннары. Җилкәсеннән асып. Бер генә дә коры җире калмаган не. Ә үзенең авыз ерылган. Нишләтәсең инде ул тилене, тиз генә чишендердем дә, йомшак җиренә бер-икене чәпәп, мич башына менгереп җибәрдем — Ә ннк ауныйлар икән соң?.. Сыерчык күргәч? — Анысын кем белгән инде аның. Хәер, бер нәрсә ишеткәнем бар ие. Әллә кайчан инде ул. әле үзем дә кечкенә чакта. — Сөйлә әле шуны, әби, ә? И-и улым, без инде болай да... - Нигә, күп җыйдык ич инде. —Ярый алайса, озак түгел ул. Кайчандыр бик борынгы заманнарда дөньяның бөтенләй рәте кипкән, ди. Яз белән кыш, җәй белән көз тәмам буталып беткән. Безнең якларга сыерчыклар да, торналар да, кыр казлары да кайтмый башлаган, ди. Иген чәчсәләр, тишелми, тишелсә дә юньләп үсми икән. Ачлыктан, суыктан куркып, кешеләр, күп кенә җәнлекләр, хайваннар, төркем-төркем булып, җылы якка китә башлаганнар, ди. Ә бер көнне, нәкъ яз башланыр чакта, дөньялар рәтле вакыттагы ке- бек, сыерчыклар кайтып төшкән. Алар кайткач, кешеләр чынлап торып яз киләсен, җәйнең дә, көзнең дә элеккечә буласын сизгәннәр һәм, шат лыктан нишләргә дә белмичә, җиргә ятып ауный башлаганнар, ди. Сыерчык күргәч җирдә аунау гадәте әнә шул заманнардан калган дип сөйлиләр. — Дөрес микән ул, әби? — Дөрес булмыйча соң... Син дә аунагач, дөреснең дә дөресе инде ул,— дип, карчык Айдарның җилкәсеннән сөеп куйды. — Әби, суда аунагач, әти авырмадымы? — Юк, авырмады үзе... И-и улым, аннан элегрәк тә бер котымны алган ие ул әтиең. — Ник? — Ник дип... Анысы озак инде аның, улым, икенче сөйләрмен Әнә, әниеңнәр кайтыр вакыт та җитеп килә, аш сала торыйк. Акбай Әбисенең аш салып, әрле-бирле килеп йөрүен Айдар башта сабыр гына күзәтеп утырган иде. Менә-менә эшен бетерер дә бая бүленеп калган сүзен дәвам итәр дип уйлады. Тик әбисе, әллә онытты шунда, малайны бар дип тә белмичә, инде бәрәңге әрчергә тотынды. Ниһаять, Айдар түзмәде: — Сөйлә инде, нишләде соң ул әти? — дип әбисенә ялына башлады. — Кайчан? Нишләсен ул әтиең? — Үзең әйттең ич. Карлыган җыйганда. — Ә-ә, аны әйтәсең икән. Хәзер үк дисеңмени? Күрәсең ич, эш бар — Ә син әрче дә, сөйлә дә. Мин дә булышам. — Зиһенем чуалып тора бит әле, улым. Бакча, дача ди-ди, инде ни гомер авылга кайтканыгыз юк. Бабаң әнә үпкәләгән ди анда. Бармыйм, үзләре кайтсыннар дип җибәргән Айдарга кызык булып китте. Гел шаяртып, гел елмаеп кына сөйләшә торган бабасының ничек итен үпкәләвен малай берничек тә күз алдына китерә алмады. Шуннан соң әбисеннән сорады: — Бабай ничек үпкәли ул, әби? — Әй, анысын болай гына әйтүем инде. Берәр эш тапкандыр әле шунда. Тик тора беләмени ул... Туктале, тукта, улым. Болай итеп бәрәңге әрчиләрмени? Яртысын юнып барасың ич! Юкарак әрче. Менә шулай... Менә. Таяк түгел лә ул сиңа — Булмый ич. — Булыр, булыр, ялкауланма гына Әнә шулай, әнә бит .. Юкарак алдырсаң, кабыгын бер дә өзмичә, бөтен бәрәңгене әрчеп бетереп була. Кыз чагында без, ярыша-ярыша, бәләк-бәләк бәрәңгеләрне шулай әрчи идек. — Хәзер дә әрчи аласыңмы, әби? — Ник алмаска, белгән эш онытылмый ул. улым. Менә кара алайса. Карчык иң олы, иң шома бер бәрәңгене сайлап алды да, урындыгын чигеребрәк утырып, җайга гына әрчи башлады. Әрчи торгач, кабык очы идәнгә үк төшеп җитте, ә бәрәңгенең әле яртысына да җителмәгән иде. Аннары әби аягүрә әрчергә тотынды, аннары чигенә-чигенә... Бәрәңге әрчелеп беткәндә ул инде веранда ишеге төбенә барып җитә язган иде. — Күрдеңме инде, ышандыңмы? Ә син булмый дисең. Әнә. хет Баһирәңне арканлап куй. Сикермәсен бөтен җиргә. — Мин дә шулай әрчеп карыйммы, әби?! ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ ф КҮРШЕ МАЛАЕ Син ашыкма әле, улым. Башта болай гына әйбәтләп, әрчергә өйрән. Әниең эштән кайтканчы әрче дә куй, әрче дә куй. Вәйт була инде шуннан соң. Шаккатсыннар әле бер. Алайса, сөйлә инЯ£, әби. — Сиңа шул әйт кенә. Чат ябышасың. Тигәнәк шикелле. Я, тыңла алайса, үзләре кайтып кергәнче... Бер этебез бар ис безнең, Акбай исемле. Элекке исеме ничек булгандыр, белмим. Монысын без куштык. Бабаң кала юлыннан ияртеп кайткан ие аны. Ул чагында куна-төнә йөриләр ие калага. — Нинди җир соң ул кала, әби? — Соң, Казан инде, Казан каласы. Шәһәр дисәң дә ярый Бездә кала диләр. Авылны сала дип тә йөртәләр. — һе... Кызык икән — кала-а, сала-а... — Ник көләсең? Менә алып китәрмен дә үзеңне дә сала малае итәрмен. Кайтасыңмы соң минем белән? Ул әтиеңнәрне көтсәң... Ә Багира нишли? — Ул да кайтыр безнең белән. — Алайса, ярый. Бабайны да сагындым. Сөйлә инде. — Соң, үзең бүлдерәсең ич. — Ә син дөрес итеп сөйлә. — Карасана... Каян килгән бу кәттә мулла?! — Менә ич тагын! — Нәрсә — тагын? — Кем соң ул кәттә мулла? — Кем булсын, синең шикелле күпне белүче... Менә бит, бер бүлдергәч... Ни дигән ием әле мин? — Бабай эт алып кайтты, дигән идең. — Ә-ә. ие шул. Яшь эт ие әле ул. Алай да эре сөякле, зур эт буласы ие. Бөтен җире кап-кара. Тик муен тирәсендә генә ак сызыгы бар ие. Муенса шикелле. Аннары тагын бер колагы да койрык очы ак ие. Башта нинди исем кушарга да белмәдек. Булгандыр да инде аның исеме, кем дә булса кушкандыр. Әйдә соң, дим бабаңа, Муйнак дип кушыйк, ак сызыгы бар ич муенында, дим. Юк, ди бабаң, ярамас, ди, бер очка ике Муйнак күбрәк булыр, ди. Аннары үземнең дә искә төште: күршеләрдә бер Муйнак бар ие шул инде. Алайса, Акбай булсын, дим. Көлә бабаң, кара чикмәнгә ак пута икән, ди. Әмма каршы килмәде. Әти турында сөйләмисеңмени? Бәй, сөйләп торам түгелме соң! Акбай турында ич. Ашыкма, әүвәле тыңлап бетер. Инде дә акыллы булып чыкты шул Акбай. Әллә нинди генә бер исәр сарыгыбыз бар ие безнең. Каршы чыгын алмасаң, үзе кайтып кермәс ис бер дә. Көтү кайткан саен капка төбендә калкынам ис. Югыйсә, эзли-эзли алҗып бетә иск аннары. Беркөнне тәрәзәдән бабаң кычкырды. «Кер әле тизрәк, казан ташый!» - ди. Кереп киттем йөгереп. - Ник үзе чыкмады соң? Ничек чыксын, чабата кайтарып утыра ич, тезенә җүкәләр бәйләгән ие. һс... Әтинең дә чабатасы бар. Караңгы бүлмәдә эленеп тора. Торамыни әле? Торсын шул. Югыйсә... Үзем казан тирәсендә, үзем тышны күзәгәм. Башта сыср кайтып керде, аннары сарыклар. Ә теге хәсрсезе юк. Кайтамы соң! Тагын чыгып киттем. Чыксам, ни күрим, Акбай урам бетереп сарык куып йөри. Шул, безнең сарык. Кая сугылса да Акбай каршы төшә. Тәки куып кертте үзен. Аннары аяк очыма килеп утырды да. башын күтәреп, миңа карый, булдырган бит, янәсе. Әйткән, кушкан кеше юк. Акыллы түгел диген син аны. Исем китте. Тотып сөйдем үзен бер. Шуннан соң янымнан китте дә бу, капка авызына ки леп, «һау-һау» дип куйды. Сарыкны кисәтә имеш, икенче кайтмый кара, янәсе. Рәхәтләндек шуннан сон. Капканы ачып куям да — Лкбай, бар, көтү кайта, — дим. Чыга да китә капка төбенә, куып кертә сарыкны. Ф — Мин дә чыгар идем Акбай белән, әби, әйеме? — Чыгар йен шул, ник чыкмаска. Күңелле ич ул көтү каршылавы. £ Бабан да бик ярата ие аны — Көтү каршыларгамы, әби? — Нишләп, Акбайны дңм.ич... Бабан ат җигә башласа, гел шуның Э янында булыр ие. ҖөгәИей, камытын киертер ие дә бабан, атны лапас- > та калдырып, үзе ишегалдына чыгар ие. Аннары арба яныннан Акбайга . кычкыра: «Акбай, Кашканы алып кил!» — ди. Акбай, тезгеннән кабып, атны алып чыга башлый. Тегесе бер-ике адым атлый да, колагын шо- £ мартып, туктап кала. Акбай тарта, ә Кашка бармый. Шуннан соң Ак- т бай тезгенне ташлый да, аткаршысына басып, усалланып өрә башлый £ Шулай карыша-тартыша, әрепләшә-әрепләшә арба янына килеп җитә а ләр. Ат җиккәннәрен карап тора ием шулай, кызык була торган не < — Әти дә карап тора идеме? ц — Әтиең юк ие әле ул чакта, алып кайтмаган иек. — Кайдан, әби? — Чишмә яныннан дим. — һе... Ә мине әни больницадан алып кайткан. — Ие шул, сине бүлнистән алып кайттык. — Син дә бардыңмыни? — Бардым, бармыйча. Шул чагында ук әйткән ием, алмыйк бу ма лайны, тел бистәсе булыр бу дигән ием. Әниең ич, кай җиреңә кызык кандыр И-и улым, җитте, җитте, әртил казанына җитәрлек булды бу бәрәңге. Бигрәк, шәп әрчи башладың син дә. Инде юып турыйк та әнисн нәр кайтарак салып җибәрербез. — Мин дә өйрәнгәнне әйтмәссең, әби, яме. — Юк, юк, ник әйтим. Өйдә үзең генә әрчерсең, кызык булсын әле әниең эштән кайтканда. — Әби, Кашка хәзер дә бармы ул? — Ю-ук, улым, әллә кайчан юк инде. Шул гомердән бирле. Аннан әтиеңне алып кайттык. Ул тәпи йөри башлады Акбай инде бик картайган ие. И-и гомерләр, ни арада узып киткән Югыйсә, әле бүген генә шикелле, улым. Карчык плитә өстендә кайнап утырган кәстрүлгә карый-карый моң су гына елмаеп куйды — Ник көләсең син, әби? — Юк, улым, болай гына... Бигрәк дуслар ие шул Акбай белән. Бер вакытны сәке кырыена утырттым да әтиеңне, яна пешкән ипидән бер телем кисеп, өстенә бал ягып бирдем. Башта кабар-капмас кына ялманып утырды бу. Аннары: «Төсәм, төсәм, Акбай биям», ди-ди, сәке йөзлегенә корсагы белән ятып, шуышашуыша идәнгә төшә башлады Акбай бал ашамый, үзең аша, дим. «Асый» дип һаман үзенекен нтмәк- че. Алайса, мә, Акбайга монысын бирерсең дип икенче кулына ипи йомшагы тоттырып чыгарып җибәрдем Күп тә үтми, тышта әтиең җылый башлады. Ул да түгел, тәрәзә каршына килеп, Акбай өрергә тотынды. И дә каты өрә инде, йөгереп чыктым ишегалдына. Ни булган дисәм, умарта кортлары сыра башлаган боларны. Бал исен сизеп килгәннәр. Әтиеңнең бите балга буя лып беткән Үзе һаман кулын болгый. Анысы да чат бал. Тик кенә торса инде. Күтәреп алдым да моны, алъяпкычыма төреп, өйгә йө гердем Чакканнар идеме, әби?! - Чакмыйча соң. Кулын да, битен дә чакканнар ие. Өйдә әтиең жылый, тәрәзә каршында Акбай шыңшый. — Аны да чакканнармы? — Юк, аны чакмаганнар ие. Әтиеңне жәлли шулай. Аннары Акбайны да керттем өйгә. И сырпалана әтиеңә, и кулларын ялый. Юат- макчы була. Теле генә юк инде менә. — Багира да шундый, әби, әйе бит?1 — Ул да акыллы шул. Тик яшьрәк әле Баһирәң, улым, дөньяны белеп бетерми Шуңа күрә үзенә дә эләгеп кенә тора. Я чагалар аны, я чукыйлар. Ә Акбай карт ие инде ул чакта. Беркөнне шулай, печәнне бетереп, болыннан кайтып кердек Бабаң Кашканы тугарды да, коендырам дип, Ашытка алып китте. Колхоз двурына илткәнче, бабаң шулай гел коендыра ие аны. Бик тирән не әле ул чакта Ашыт суы. Ә әтиең ишегалдында Акбай белән калды. Үзем өйгә кереп аш әзерли башладым. Бераздан ишегалдына чыксам, Акбай да, әтиең дә юк. Анда сугылдым, монда сугылдым, юк болар. Алай да бик курыкмаган исм әле, бабаң артыннан Ашытка киткәннәрдер дип уйладым. Безнең бакча башында гына ич ул. Аннары күрәм, Кашканы җитәкләп, өй түреннән бабаң узып бара, атны колхоз двурына илтеше. — Акбай белән малай кайда, иик калдырдың үзләрен генә? - дим. — Кайда калдырыйм мин аларны? — ди бабаң Юк икән шул, бабаң янына бармаганнар. Эзләмәгән җирем калмады. Ашыт буеннан да әйләндем. Аннары бабаң кайтып керде. Ул да шулай, лапасны, мунчаны, баз өсләрен әйләнеп чыкты. Күрше-тирәне калдырмадык. Юк булгач, юк инде. Җитмәсә караңгы төшеп килә. Баскыч төбенә утырдым да җылыйм мин. Ә бабаң каядыр китте, һаман эзли әле. Аннары кайтты да әйтә бу: — Я, җылама, баягынак әнә зират янында күргәннәр, — ди. Зират бездән биш-алты йорт аша гына, авыл башында ук. Йөгердек шунда. Зиратның үзен дә, тирәсен дә әйләнеп чыктык. Күренмиләр. — Болай булгач, урманга кергән инде болар,— ди бабаң. Урманы да шунда гына бит аның, зиратка тоташам дип кенә тора. Төнгә каршы нишләр ул бала, дип, үлдем дә киттем. Я, я. Акбай белән бергә ич,— дип бабаң мине юатмакчы була. Күрәм инде, үзенең дә коты алынган. Калын урман ла ул, очы-кырые юк Акбайның яшь чагы булса, әле бер хәер ие, ә хәзер аңа ышанып булмый, үзе дә чак-чак кына йөри. Нишлисең, киттек урманга. Йөрдек йөрдек тә, аптырап, буш кул белән тагын .авылга кайттык. Аннары, күрше-тирәне җыеп, әтиеңне, Акбайны дәшә-дәшә, төне буе эзләдек. Тәки табылмыйлар. Акылдан шашам дип торам. Бер усакны кочакладым да җылыйм да җылыйм... Аннан таң атты, кояш чыкты, кошлар уяндылар. Урман яктырып, җанланып китте. Ә халык тып-тын, сүрәннәр, инде дәшмичә, кычкырмыйча гына эзлиләр. — Аюлар да, бүреләр дә бармы ул урманда, әби? Бар ие әле ул чакта, улым, күргәлиләр ие. Шуннан, әби... Таптыгызмы? — Менә тыңлап бетер әле син. Шулай, усакны кочаклаган килеш. торам да торам. Инде яшь тә чыкмый, эчтән генә җылыйм Бер- заманны минем исемне әйтеп, кемдер кычкыра башлады. Каян хәл кергәндер, «Мин монда!» — дидем дә. агачларга бәрелә-сугыла, тавыш килгән якка йөгердем. Озак та үтми, куакларны чаж-чыж китереп аралый-аралый, каршыма күрше егете килеп чыкты. Йөзе балкыган җанашымның, «Таптым, чибәр җиңги, таптым, Әхтәмең йоклый!» — ди. Китте шуннан соң урманда тавыш, «Табылдылар!», «Исәннәр!» дип ду килә халык. И куандым, и шатландым, нишләргә дә белмим. Аннары борчыла башладым, «Куркып уянмасын, өянәкле булып кал масын!» дип эчем «жу» итеп китте. Хәзер мин дә кычкырам: — Шауламагыз, баланы уятасыз бит! — дим, Ә үземнең әле әтиеңне күргәнем юк. Сырып алдылар да мине. — Төне буе кычкырдык нч, бөтен авыл белән, уянмадылар,— дип көлешәләр Юан гына нарат төбенә менеп, бөгәрләнеп яткан да, ике кулын яңак астына салган килеш, изрәп йоклый не әтиең. Төп янында Акбай да ята. Мине күрү белән торып утырды мескенем. Аннары, арт аякларына басып, әкрен генә шыңш.ыДшыңшый, ал тәпиләрен төп өстенә куйды. «Менә ул монда...» —диюедер инде бичараның. Күземә яшьләр килде — Сез кычкыргач, Акбай ник өрмәгән соң, әби? — Анысын каян беләсең инде аның. Я әтиең уянмасын дигәндер, я инде хәле булмагандыр. Шул көнне үк үлде ич Акбай. Кешеләр дә әйткән ис аны, үлергә дип киткән ул урманга, дигәннәр ие. — Үләсең белгәнмени? — Белә дип әйтәләр ич этләрне. Мәчеләр дә, тагын ниндидер киекләр дә шулай икән — Алайса ник өйдә генә үлмәгән? — Күрсәтәсе килмәгәндер. Күңелле хәл мени үлем? — Аннан уяттыңмы соң әтине? — Юк, улым, шул килеш күтәреп кайттым. Өйгә кайткач, үзе уянды. Уянды да, күзен ачар-ачмас, «Акбай, Акбай» — дип, кулы белән як-ягын кармалый. Урманда да шулай иткәндер, мескенем, Акбай кулын ялагач, тынычланып тагын йоклап киткәндер Сөя-сөя, үбә-үбә генә торгыздым аннары. Торгач та һаман якягына карана, Акбайны эзли «Хәзер керә ул, улым», дим. Үзем шулай дим, ә үзем Акбайның кайда, икәнен дә белмим. «Хәзер, улым, хәзер»,- дип, ишегалдына чыктым да бабаңнан сорыйм: — Акбай кайттымы соң ул? — дим. Бабаң да аптырап китте — Ник, кайтмады микәнни ул безгә ияреп?! — дип ишегалдын караштырды да урманга йөгерде Күтәреп кайтты аннары Акбайны, шул ук нарат төбенә ятып үлгән мескенкәем. Бик кадерләп мунча кар- шысыпа күмде бабаң. Инде дә юксынды әтиең, әллә ни гомергә хәтле йокы аралаш һаман «Акбай» дип саташты. Шуннан соң бабаң: — Әйдә, улым, Акбайга агач утыртыйк,— дип, көрәк тотып, әтиеңне урманга алып китте Шуннан бер яшь имән төпләп кайттылар. Безнең мунча янындагы имән этнең белән бабаң утырткан шул имән инде ул. Бәләкәй чиләккә су салып бирә ием дә, әтиең көн саен су сипкән була ис. Үзе үсә төшкәч, инде чын чынлап карый башлады Хәзер әнә нинди зур, мунча бөтенләй имән астында калды. Әтиеңнең бер дә сөйләгәне юк мени соң? — Синең шикелле сөйләми лә ул. Бабаң белән бергә утырткан идек, дип кенә әйтте. — Кара син аны, агач авыз булмаса соң. Ник сөйләмәскә ди. Оныткан микәнни? Туган нигезләренә күбрәк кайтсалар, исләренә төшәр ие. Әллә нәрсәләре дә