ГАЛИЯ
егерме дүрт яшьлек дивизион командиры академиягә укырга китте. Аннары — Ерак Көнчыгышта һәм Урта Азиядә хезмәт итү, Генеральный штаб академиясендә уку һәм, менә ун ел диярлек инде, ул СССР оборона министрлыгында эшли. Германия җиренә әлеге шул Чехословакиядән Көнчыгыш Пруссиягә марш ясаганда беренче мәртәбә аяк баскан иде Ул чак — дәһшәтле сугыштан исән котылу шатлыгыннан туган игътибарсызлыктанмы — әллә ни зур истәлек калдырмады. Хәтерендә нибары төтен пыскып торган җимерек өемнәр һәм хурлыклы җиңелү билгесе булып ят тәрәзәләрдән җилфердәгән ак чүпрәкләр генә калган. Ул Берлинны әлеге килүендә генә яхшылап күрде, һәм. күп нәрсә таныш булып чыкты: укылган исемнәр, киноларда күрелгән урыннар... Берлин уртасындагы тау гына ят иде. Аңлаттылар: шундый зур шәһәрнең җимерекләрен, чүп-чарларын читкә чыгарып бетерергә әмәл дә, хәл дә булмагач, бер урынга җыеп өйгәннәр дә, өстенә туфрак түшәп, үлән чәчкәннәр, агач утыртканнар икән, шулай итеп кала уртасында шәһәрнең үз кабере хасил булган. енерал-лейтенант Хәйдәров, Берлинда эшләрен тәмамлагач. Зеелов калкулыкларыннан урап килергә булды. «Иртәгә — Мәскәүгә, — дип уйлады ул, — монда тагын кайчан булырга туры килер әле? Ярты көн буш вакытым бар — форсаттан файдаланыйм>. Хәйдәров Бөек Ватан сугышын Дүртенче Украина фронтында, танкка каршы артиллерия дивизионының батарея командиры сыйфатында, Чехослова- киядә тәмамлады Шул җәйне үк дивизионны Көнчыгыш Пруссиягә, совет оккупацией гаскәрләренең Төньяк группасына күчерделәр. Ике елдан соң Монда каберләр, исемле дә, исемсез дә* каберләрдән торган зират лар күп. Әйтерсең, миллионлаган кешеләрне һәлак итү хәзер чәчкәләр салу, тантаналы митинглар үткәрү урынына әверелгән матур зиратлар , төзү өчен кирәк булган .. Зеелов калкулыклары да таныш икән Дөрес, монда хәзер ватык танклар, үле гәүдәләр, ут-төтен бул.маса да, Хәйдәров, академиядә Бер- ф лин операциясен җентекләп өйрәнүе буенча, аның күптәнге чын рәвешен 5 күз алдына китерде. Бер зиратта тукталдылар. Яшел мәйданны йөзәрләгән гранит плнтә- Z. ләр каплаган, һәммәсе тәртиптә һәм пөхтә. Ф Гадәтенчә, Хәйдәров язуларны җентекләп укып барды, һәм кинәт, в үзен кемдер дәшеп туктаткандай, катып калды Плитәдә «Старшина о Баязитов Б. X 1916-1945» дип язылган иде. «Баязитов Б X.?.. Син дәштеңме? Ә мин сине беләмме соң? » «Баязитов . Баязитов . » Булат! Әйе. шундый фамилияле, шундый < исемле танышы, дусы бар иде бит. Күпләр онытылган, ә ул һаман истә *“ икән. Аерылышканга утыз елдан артык гомер үткән, менә кайда очраш- * тылар! ~ — Юк, ул түгелдер, һәлак булганнар арасында Баязитовлар аздыр * лисеңме? Ә шулай да... Әтисенең исеме ничек иде соң әле? Хәйрулла?. Хәйрулла?.. Түгел. Ул чакта картлар белән сирәк аралашкангамы, хә тердә сакланмаган. Ә «Х»гә башлануы хак. Тукта, тукта! Булатны бит «действительныйда» хезмәт иткәндә «Булат Харитоныч» дип йөрткәннәр... Үзе сөйләгән, иде. Заһир да аңа еш кына, шаяртып, «ХарйҮоныч» дип дәшә иде. Менә сиңа «Харитоныч!» «Булат Хәйретдннович!» «Б.Х » Баязитов — шул Булатмы, түгелме? Белешергә кирәк. Ничәмә еллар буе дусларыңны искә алмау, аларның язмышы белән кызыксынмау оят та, аяныч та Моны акларлык сәбәп тә юк. Мине — читтән вакыт лыча гына килгән бер малайны — үз иткәннәр, хөрмәтләп озатканнар, чакырып калганнар иде. Ә мин? Тагын кемнәр һәлак булды икән? Ә бит нинди канатлы уйлар, кояшлы хисләр белән яши иде алар! ...Икенче көнне, рәсми хушлашулардан соң, «ТУ-154» лайнеры Бер лин - Мәскәү маршруты буенча болытлар өстендәге сихри киңлектә юл алгач, Заһир уйлары белән 1940 елга, көтмәгәндә ерак дуслар җирендә хәтеренә төшкән, кайдадыр, Башкортстан таулары арасында урнашкан. бик азларга таныш булган Ленага кайтып китте 2 Лена шул исемдәге үзән буена бер рәт булып утырган кырыклап йортлы авыл. Тәрәзәләр барысы да каршыдаш таулар тезмәсенә ка рый. Ә абзар артындагы бәрәңге бакчалары калкулыкка барып терә лә, аннан — каен урманы башлана. Ул дуга булып әйләнә дә тау урманына тоташа. Авыл очында гына башланган инеш, үз агышында вак-вак чишмә юрне җыеп, түбән очта шактый зурая Ул монда, урманга җиткәч, авылдан аерыласы килмәгәндәй, агымын сүлпәнләндереп бераз борга лана да. туры юл табып, якындагы чуваш авылына — Ягурга таба юнәлә. Елга, тауга сыенып, зирек, балан, шомырт агачлары арасыннан ага Яр буена мунчалар тезелеп киткән. Ж,әен елга тулы каз-үрдәк йөз.», бала чага уйный, ә кышын ул тирән кар астында кала, һәр йорттан с\ юлы. мунча юлы итеп сукмаклар керәләр Лена яшь авыл. Аның халкы монда егерменче елларда җиде чак рым ераклыктагы Зуравылдан күчеп утырмн. Исемен кайчандыр Се бердә алтын приискаларында эшләп, соңыннан шунда партизан булып н«ргән авыл Советы председателе Хәмит-рәис куштырган. Тора-бара бөтен үзәнне шул исем белән атап йөртә башлаганнар. Авыл уртасындагы калкулыкта — кечкенә мәктәп. Кичләрен ул клуб хезмәтен үти. Лена бәләкәй булса да, бала-чага күп биредә. Мәктәптә дүрт класс, аларны берьюлы Гайшә апа укыта. Халыкка иң ошаганы — балаларны ул тәртипле тота: кирәк икән — колагын бора, аеруча шукларына көн дә чиратлап дежурныйлар шомартып алып килгән таяк та эләгә. Авылда сәгать-фәлән юк, вакытны кояш та әтәчләр генә белдерә. Мәктәптә дәресләр, Гайшәнең җаена карап, я иртә таңнан, я төш җиткәч башлана Тәнәфескә ул «Апа, җитәр инде, бигрәк арыдык, әзрәк уйнап алыйк», — дип балалар ялынып-ялваргач кына чыгара. Кырыгынчы елның көзендә икенче укытучы килде. Бу — яңа унҗидесе тулып узган, кара керфекләре астыннан зәңгәр күзләре белән көлемсерәп караган озын буйлы, какча егетне Бишкаен больницасына әрдәнә илтә барган Садрый абзый буш чанасына утыртып кайтты. Тәүге кичне үзендә куна калдырды, ә икенче көнне ат абзарында каравылчылар йортында сөйләп утырган имеш: — Ерактан, Бәләбәй аръягыннан. Бик башлы малайга охшаган: бер пот чамасы китап күтәреп килгән. Шуларның барын да укып чыктым, ди. Гармунчы икән. Озынтауны төшкәндә сыздырып җибәрде әй, өздерә генә! Алла сакласын, гөнаһлы булырсың! Шулай да үзе ничава, ачык егет күренә... — Бала-чаганы аздырмаса ярый инде, — диешкәннәр картраклар. Ә яшьләр шатланган. — Лена чокырына ямь керә икән, Хәлим киткәннән бирле авылда мәет чыккандай. Хәлим —үткән яз армиягә киткән гармунчы егет. Аның әнисе — Че- чекәй карчык (халык ни өчендер шулай атаган, чын исемен белүче дә юк, бугай), гармунын сандыкка бикләгән дә беркемнән уйнатмый Хәер, уйнаучылары да юк. Яшьләр озын кичләрне аулакта үткәрә, я, бик күңелсез булый китсә, Ягурга бара. Чуваш кызлары белән балалайкага биеп кайталар да, үз авыл кызларын көнләштереп, мактанып йөриләр: «пер син генә тимәгән, пес Ягурда Упруча пелән пиегән!» Яна укытучы иртән, мәктәпкә кереп Гайшә белән танышкач, алар икәүләп, колхоз канцеляриясенә килделәр. Председатель Галәветдин кулларын җәеп каршылады. — Әйдәгез, иптәшләр, әйдәгез! Түрдән узып утырыгыз! Ни йомыш? — Менә, Галәветдин абзый, безгә укытучы җибәргәннәр. Исеме — Заһир, белеме бар — меңне егар, дигәндәй. Кая, брат, дукамнтларың- ны күрсәт әле! Заһир, җиңел пальтосын ычкындырып, пинжәк кесәсеннән кәгазьләр чыгарды — Менә — роно приказы, болары — училищедан. Галәветдин кәгазьләрне җентекләп укып чыкты Аннары, Заһирга сынаулы карап, шактый озак дәшми утырганнан соң сорап куйды — Бәләбәйдән дисең алайса? — Әйе, педагогия училищесыннан. Безне соңгы курстан практикага җибәрделәр. — Практикага гынамыни? Практика дип, уку елы беткәнче эшләячәкмен. Беренче, өченче класслар укуны майда тәмамлый, аннан соң мин госэкзаменгакитәм — Хуш Бик шәп. Комсомолмы? — Әйе, өч ел стажым бар. — Шәп, шәп! Хәлим киткәннән бирле бездә комсомоллар башлыгы да юк әле. Әти-әниең кем? Заһир җавап бирми торды. Аннан боек кына — Әти-әнием юк. Детдомда үстем, — диде. — Алай икән. Бик шәп!.. — Галәветдин, бу сүзләрнең ялгыш ычкын ганын сизеп, тамак кырып алды, аннары рәсми тонга күчте. - «Безнең «Марс» колхозы районда яхшылар рәтендә дияргә була Обстановка нормальный. Политик хәл — тужы. Но, иллә-мәгәр, үзегезгә мәгълүм, тынычланырга ярамый Алда зур бурычлар тора Конкритно гына әйт- ♦ кәндә, Гайшә туташ белән без кулга кул тотынып эшлибез. Ә хәзер « безнең көчләр артыр Яшьләр белән эшне яхшыртырга кирәк Бузатюр- ?. лар бар, брат, бузатюрлар! * Гайшә аны бүлдерде: ф — Галәветдин абзый, Заһир иптәшне фатирга урнаштырасы иде бит а Билгеле, бу — авыл Советы эше, ләкин колхоз ярдәменнән башка ° — Әйе, фатирсыз булмас. — Галәветдин, түшәмгә карап бераз уйла х нып утыргач, Заһирга — Чечекәй дигән бер карчык бар, улы армиядә. * өе зур, бер үзе тора, — диде. — Шунда урнаштырырбыз Ашау-эчү як- ►ларын үзең сөйләшерсең. Колхоздан да кой-чава биргәләрбез — Рәхмәт. Ә ул әби риза булырмы соң? * — Мин әйткәч булыр — Галәветдин ишеккә борылды Мәчтүрә’ < Мәчтүрә, дим, кер әле Бүлмәгә урта яшьләрдәге хатын керде. — Бар әле, йөгертеп кенә Чечекәй карчыкны алып кил — Галәветдин абзый, кирәкми, алай килешеп бетмәс, — диде Гайшә. — Заһир иптәшне үзем алып барып сөйләшермен — һым... Әйдә ату, үзең алып бар. Түльке мин кушты диген. Галәветдин Заһирга кул сузды. — Давай, брат, эшкә кереш! Алдан әйтеп куям правление утырышларына йөрү мәҗбүри Ну, пока! — Хушыгыз Урамга чыккач, Заһир — Колхоз председателе болай әйбәт кешегә охшаган Шулаймы? диде. — Шулай... Күрерсез әле. Заһир, кепкасын басыбрак киеп, пальто якасын күтәрде. — Ноябрь башында шулай салкын булыр икән!. — Туктап, Гайшәнең күзенә карады: — Әй куркам, Гайшә апа Ул балалар белән ничек эшләрмен?! Инде ничә төн йоклаганым юк Котым очып тора. Булдыра алмам кебек. . — Куйчы әле. Егет башың белән! . Ул Лена авылында төгәл бер ел эшләргә тиеш иде. 3 Берлиннан кайтып ашыгыч эшләрдән бушангач, Хәйдәров үзенен ярдәмчесе полковник Белоусовны чакырды — Андрюша, сипа үтенечем бар. Берлин янында туганнар каберлегендә бер исем күрдем старшина Баязитов Б. X. Шул кеше турында белешмәләр табасы иде. Полковник язып алды. — Ә тулы исеме, атасының исеме юкмы? — Юк. Инициаллары гына. Туган, үлгән еллары да бар — Эшләрбез, иптәш генерал. Бу бик тиз кирәкме? — Ашыгыч түгел, шулай да.. Атна-ун көн дигәндә Белоусов, үзе тапканга үзе гаҗәпләнеп. Хәйдә ровка документлар тапшырды Менә, Заһир Закирович, монда шактый сәер хәлләр ачылды Беренче документ, теге зиратта старшина Баязитов Булат Хәйретдинович кчмелгән. Ул 1916 елда туган, 1945 елның 26 апрелендә һәлак булган. Хәйдәров. урыныннан торып, белешмәне алды да җентекләп укып чыкты Полковник икенче кәгазьне сузды: Фронт хәрби советының реляциясе КВ танкы механик йөртүче старшина Баязитов Булат Хәйретдинович Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән.— Басым ясап өстәде: — Үлгәннән соң. Генерал документны алды. Әйе, Баязитов Булат Хәйретдинович, ту- I ан елы 1916. Кызыл Армия сафына 1941 елның 24 июнендә Башкорт- станнын Бишкаен район хәрби комиссариаты тарафыннан алынган. Әйе, аны сугыш башланганның өченче көнендә үк озаткан идек. Биш- каенда, район культура йорты каршында митингта, бричка өстенә менеп речь тә сөйләде . Хәрәкәттәге армиядә 1941 елның 12 июленнән. Яраланулары саналып киткән: бер, ике, өч Берлин операциясендә геройлык күрсәткән: бер көндә фашистларның батареядән артык тупларын тап- 1 ап җимергән, ике йөзләп дошманны үтергән, янган танкы белән «Фердина нд»ка таран ясаганда һәлак булган. Да-а. Бу минем дус егет иде, Андрюша. Димәк, шул. Сугышның соңгы көннәрендә үлгән бичара. — Иптәш генерал, монда нидер буталган. Менә карагыз әле, - полковник тагын бер кәгазь бирде. Белешмә: 1956 елның 9 маенда Баязитов Булат Хәйретдиновичка Советлар Союзы Герое исеме бирү турындагы грамота, Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале тапшырылган. — Ничек алай?! Шул шул. Җирле властьлар белән элемтәгә кердек. Менә Бишкәен хәрби комиссариатының хәбәре. «Советлар Союзы Герое Баязитов Булат Хәйретдинович «Марс» колхозында комбайнчы». Да-да .. Бу ни хикмәт? Шул көннән соң Булат язмышы Хәйдәровның күңелен биләп, аны яшьлегенә чакырган, кайчандыр кичергән хисләрне кабатларга, яңартырга өндәгән көчкә әйләнде. «Нишләп мин шул гомер Ленага бармадым, дусларымны кайтып күрергә вакыт тапмадым?!» — Ул үкенеп, үзен битәрләп озак йөрде, һәм, шул якларны барып күрмичә тынычлана алмаячагына төшенеп. Ленага китәргә булды. Июнь башлары иде. Атнакич Башкортстан хәрби комиссариатына шалтыратты: үзе белән таныштырды һәм иртәгә Уфага киләчәген бел-, дерде. Рәхим итегез, — диде комиссар шатланып. Үзем каршы алырмын. ' Тик мәшәкать булмаса гына! Мин шәхси йомыш белән барам. Икенче көнне кич Уфа аэропортында Хәйдәров, самолеттан чыгу белән. трап янында кара «Волга» һәм урта яшьләрдәге таза гәүдәле генерал майорны күреп, аны хәрби комиссар көткәнен аңлады. Өстенә соры костюм, коңгырт күн куртка кигән, озын какча буйлы, чикәләренә чал кергән, кулына «дипломат» — чемодан тотып траптан йөгерә-атлый төшкән кеше дә. үзен каршылаучының танымаячагын белеп, шул генерал каршына килде. Исәнмесез. Иван Петрович! Хәйдәров, — дип, аңа елмаеп кул бирде. Иптәш генерал!. Заһир Закирович!.. Гафу итегез, танымадым Оннарча километрларга сузылган шәһәр аша үтеп, читтә, юкә урманында урнашкан коттеджга килделәр. Әллә юлда бераз арыганмы, мондагы салкынча һава исерткеч саф тоелды — Хәйдәровның башы әйләнеп киткәндәй булды. Яратам шушы вакытны! — ул, күкрәген киереп, рәхәтләнеп тирән сулыш алды. Хәзер сабантуйлар башлана бит инде? — Әйе, сабантуйлар чоры. Табигатьнең иң гүзәл чагы. Коттеджга кереп юынгач, ашамлык-эчемлек мул әзерләнгән өстәл артына утырдылар. — Да-а,— Хәйдәров тышта башлаган сүзен дәвам итте - Хәзер ничектер, әмма без яшь чакта сабантуйлар ифрат күңелле була иде. ф Күп еллар инде күргәнем юк. ә онытылмый. * Иван Петрович ризыкка ишарә итте — Рәхим итегез. Заһир Закирович. Сез үзегез дә безнең яктан түгелме соң? — Әйе. Бәләбәйдән мин. w Официантка эчемлек салган арада бераз сүзсез утырдылар. о — Туган якларга күптәннән кайтканыгыз юкмы? — Сугыштан соң туры килмәде. х — Озак еллар үткән икән шул. Хәзер Бәләбәйне танымассыз да. < «Автонормаль» заводы үзе генә ни тора! - Иван Петрович бокал кү- а тәрде. — Я. аш алдыннан! Сезнең исәнлеккә! Туган якларыгызга кайту s уңае белән! х — Рәхмәт ь • — Ашагыз. Менә аю итеннән авыз итегез. Заһир Закирович, маеннан рәхим итегез — Бәләбәй заводыныкы «Башкорт мае» дип атала — Шулаймыни?! — Заһир кызыксынып икмәк кисәгенә ман якты,— Тәмле, бик тәмле!.. Дөньялар үзгәрә — заманында Бәләбәй тәмәкесе белән дан тота иде... — Хәзер заманалар башка . Заһир җанланып китте. — Әйе. Мин Уфаны күреп хәйран калдым. Элек, сугыш вакытында узып китүне санамаганда, монда булганым юк иде. Бу бит Европадагы күп кенә илләрнең башкаласыннан зуррак та, күркәмрәк тә. Шәһәрнең куәтле республика үзәге икәне әллә каян күренеп-сизелеп тора. Мәҗлес дәвам итте Заһир мактый-мактый кымыз эчте, казылыктан авыз итте. Ә инде бишбармак та килгәч, бөтенләй күңеле булды Аштан соң холлга чыктылар. Заһир, йомшак креслодан урын алып, төрепкә кабызды. — Ну зурладыгыз, Иван Петрович... — Бераз уйланып утыргач, кы- яркыймас кына итеп йомышына күчте — Авырга алмасагыз. Сезгә бер үтенечем бар... — Нинди? Рәхим итегез... — Сез үзегез дә Бәләбәйне сөйләп йөрәкне җилкеттегез... Мин күптән шул якны барып күрергә хыялланам — Дөрес, Заһир Закирович! — Иван Петрович шатланып эләктереп алды — Бергәләп барып кайтыйк. Хәзер үк шәһәр хәрбн комиссариатына шалтыратам!— Ул якын өстәлдәге телефонга үрелде. — Гафу итегез, Иван Петрович, — Заһир аның хәрәкәтен бүлдерде. — Рәхмәт. Ләкин мин, мөмкин булса, үзем генә бармакчы идем һәм Бәләбәйгә түгел, ә Бишкаен районындагы Лена авылына — Иван Петрович, «ул авылны каян беләсез?» дигән кебек, аңа сораулы караш белән текәлде. — Анда мнн сугыш алдыннан бер ел эшләп киткән идем Инде өлкәнәйгәч тә күңел әллә нигә шунда тартыла. Ул чаклар матур төш кебек — әллә булган, әллә юк... Зәңгәр томан артында Шул томанны ачып карыйсы килә. Сагындырды. Ностальгия дигәннәре шул буладыр инде. Үзенә караганда яшь ягыннан да, дәрәҗә ягыннан да шактый өлкән кешенең йөрәгеннән чыккан ихлас сүзләрне ишетеп, Иван Петрович моңсу гына: — Гафу итегез, — диде, — Үзегез генә барыгыз. Заһир Закирович. Бәлки, вертолетта очарсыз? — Мәшәкать булмаса?.. — Хәл иттек Шулай да хәрби комиссарның Хәйдәровны ялгыз җибәрәсе килми иде. — Бәлки, озатып барырга офицер билгеләргәдер? — Кирәкми. Мөмкин булса, иртәрәк очасы иде. — Әйтик, сәгать тугызда? — Сигездә... — Булды! , Иван Петровичны озаткач, Заһир озак уйланып утырды. 1орып, пинжәген салып креслога ташлады да, пианино янына килде. Саклык белән генә капкачын ачты, гадәттәгечә, көйләнешне сынады һәм, утырып, тынып калды Кинәт кулларын күтәрде, клавишларга йомшак кына сугып, аккорд алды. Холлда инде күптән уйналынмаган көй агыла башлады. Дәртле дә, моңлы да иде бу көй. ...Иртәгесен аэропортта вертолет командиры, республика хәрби комиссары алдына килеп доклад башлаган иде, ул, аны туктатып, Хәйдә- ровка күрсәтте: — Генерал-лейтенантка докладывать итегез. Заһир докладны көтмичә, кул биреп күреште. — Әзерсезме? — Так точно, иптәш генерал! — Бик яхшы, — Заһир комиссарга борылды: — Рәхмәт, Иван Петрович. Кичкә кадәр! — Хәерле юл. Вертолет кабинасында икенче пилот каршы алды, урын күрсәтте: — Рәхим итегез. Монда утырыгыз, карап барырга уңайлырак булыр. Командир кереп баскычны күтәрде, ишекне япты да, икенче пилотка кузгалырга команда бирде. Машина, салмак кына күтәрелеп, көньяк-көнбатышка юнәлеш алды Аста — таныш манзара: Дим суы, Юмат... Әнә тимер юл күренеп калды — ул аннан 1941 елның салкын буранлы декабрендә Төньяк-Көнба- тыш фронтка маршевый рота белән киткән иде. 4 Булат язмышы Хәйдәровның Ленага омтылуын көчәйткәннән-көчәй- тә барган бер сәбәп кенә булды. Заһир — инде ничәмә еллар — кешеләргә түгел, хәтта үзенә дә ачырга кыймаган моңлы сер саклый, күңеле түрендә кадерләп, кайчандыр аңа язмышы бүләк иткән аяз сагыш йөртә. Бу моңлы сер, аяз сагыш әзмәвердәй ирләрне бөгелеп-төшеп елар чакларда юаткан, башлар әйләнерлек уңышлар мәлендә аяк астындагы каты җирне тоярга мәҗбүр иткән гадәти дә, илаһи да бер кыз иде. Ул Заһир күңелендә ил буйлап бергә йөрде, әллә күпме кыен хезмәт урыннарын алыштырды, соңрак зур штабларда эшләде, чит илләргә барды, үзе һаман, сугышның беренче көзендәге сыман, яшь тә, мөлаем дә булып калды. Аның исемен телгә алмаганга күп еллар узса да, ул яши, һәр эшенә кысылып, киңәшләр бирә, бәхәсләшә, саран гына мактый, усал итеп шелтәли. Онытасы иде, дип, житешсезлекләрен эзләгән, хәтта ачынып тиргәгән чаклары булды Заһирның, ә ул кыз һаман эзәрлекли һәм җиңә килде. Ничә еллар инде менә шул моңлы сер, балку сагыш югалмый да табылмый да. Кичәгедәй хәтердә: Ленага килеп эшли башлавына атна-ун көн үткәч, кичен укучыларның дәфтәрләрен шакгый озак тикшереп утырды да. кулына гармунын алды Чыбык-чабык күтәргән Чечекәй әби ишектән сөйләнә-сөйләнә керде: — Әй, балакаем, шул кадәр моңлы итеп уйнатасың! Бөтенләй Хәли мем өйдә чактагыдай булып китте. — Ул утынын мич алдына ташлап, учакка берике чыбык өстәде һәм өстәл янына килеп утырды — Уйнат, улым, уйнат Ятим бала моңлы була, диләр, дөрес икән Бу борынгы ф көйләрне каян беләсең соң? к Заһир уйнавын туктатмыйча гына җавап бирде: — Яшьтән үк әтидән өйрәнгән идем. Радио биргән концертлардан £ да отып алдым. Ф — Шулайдыр инде. Хәлимемне озата баргач, Бишкаенда бер зна- а кумга чәйгә кергән идек. Аларның да шул радио дигән нәмәстәкәйлә- о ре барые. Әй җырлады инде, мескен, әй җырлады! Елап күзкәйләрем £ калмады. х Әби бераз дәшми, уйлары белән әллә кайларга китеп, тыңлап утыр- < ды. Нуры тоныклана башлаган күзләреннән агып төшкән ятим яшьләрен яулык очы белән әледән-әле сөртеп алды. х Заһир озын көйдән җиңелерәгенә, аннары дәртле бию көенә күчеп, ■= кинәт уйнавыннан туктады. ь — Әй, маладис, улым! Елатасың да, юатасың да, бәхеткәйләрең генә булсын инде, ходаем! — Әби балаларча мышкылдатып борынын тартып куйды, авыр йөгеннән бушагандай терт басып, җитез атлап мич алдына юнәлде. — Хәзер аш ашарбыз, бүген бик тәмле билдәмә пешердем әле. Аштан соң Заһир, бераз йөреп керәм дип, урамга чыкты. Ноябрь урталары яңа узган булса да, аяк астындагы кар кышкыча шыгырдый. Заһир тәмәке төреп кабызды да, бераз уйланып торгач, түбән таба, колхоз идарәсе ягына юнәлде. Озак та бармады, ат караучы Галимҗан очрады. — Саумы. Галимҗан! — Нихәл, Заһир. Кая китеп барыш? — Галәветдинне күрмәкче идем. Ә син конный дворгамы? — Әйе. Атларны эчереп, төнгелеккә печән саласы бар. — Галимҗан Заһирдан тәмәке сорап, кәгазен дә алып, озак итеп төрде, аннары, уты да синнән булсын инде дип, аның төпчегеннән кабызды һәм исе китмәгәндәй генә әйтә куйды,—Ә Галәветдин кайтып җитмәгәндер әле — атын китерүче булмады. Бишкаенга киткән иде. Так што, малай, юлың уңмады. — Уңмады дип, минем әллә ни йомыш та юк. Ат сорап, Чишмәгә барып кайтмакчы идем. Анда да яңа укытучы килгән, ди. — Әй, шул гынамы? Әйдә, үзем алып барам! Уеннарын да карарбыз — бүген шимбә ич! Мужыт, аулак булыр, Чишмәдә кызлар!.. — Ул сүз тапмады — телен шартлатты, — бер кашык су белән йотарлык! Түльке гармуныңны ал! — Килешсә... — Килешмәгән кая! Мин тиз генә эшне бетерәм дә, ат җигеп киләм Атның да әле ннндиен — председательнең үзенә эләкми торганын... Сыздырып, клубларына барып керербез! Түльке гармуныңны онытма!.. Бул дымы? — Булды. Галимҗан югары очка — ат абзары ягына очты. Авылда яшьләр күп булып та, гармунчылары юклыктанмы, Заһирны бик тиз үз иттеләр. Килүенә ике-өч көннән соң ук аның янына егетләр кереп йөри башлады. Чечекәй әби дә аларны куанып, «Хәлимем бар чактагы кебек» дип, якты йөз белән каршы алды, тик өендә тәмәке тарту кир ,кмәсен өзеп әйтте. Хәер, егетләр үзләрен тәртипле тота — дөнья хәлләрен сорашалар, газета-журнал укыйлар, китап актаралар һәм үзләре дә авыл яңалыкларын — аның бүгенгесеннән, үткәненнән кызыклы хәлләр сөйләп, гәпләшеп утыралар. Заһирның рәсемгә дә осталыгын белеп алгач, бер-бер артлы сурәт ясаталар, кәгазьдә көн дә күрешкән иптәшләрен таныл, шаккатып көлешәләр. Мондый кичләр гадәттә бергә урам буйлап жырлашып, сызгырышып авылны әйләнү белән тәмамлана башлады. Әле Галимҗан, «Чишмәдә, мужыт, аулак булыр» дигәч, Заһир үзенең беренче мәртәбә аулакка барганын хәтерләде. Бер кичне шулай урамда жырлашып йөргәндә, әле күптән түгел генә Кызыл Армиядәй кайтып, Бишкаен МТСында эшли башлаган Булат очрады. Хәләхвәл сорашкач, ул тәкъдим кертте: — Әйдәгез, егетләр, аулакка барабыз! — Ә кемдә бүген аулак? — Миңзифа сиздерде. Әти-әннсе кунакка киткән. Аларда кызлар җыелыша. — Булды! Киттек, малайлар. Аларны озак кертми тордылар. Башта йортның тәрәзә төбенә килделәр, пыялага чирттеләр. Җавап бирүче булмады — хәтта өй эчендәге ут та тоныкланып калды. — Ничава, — диде Булат, Заһирга күз кысып. — Ялындырыр өчен юри генә кыланган була алар. Тарт гармуныңны! — Заһир, гармунын бөтен хутына тартырга чамалап, пышкыртып сузган иде, тыйды: — Син ялындырып тарт — йөрәкләрен өзәр-өзмәс кенә. Аңладыңмы? — Булат тәрәзәгә авызын терәп диярдәй, әкрен генә җыр башлады: Утларыңны, утларыңны. Утларыңны сүндермә. Утларыңны сүндерсәң дә, Мнч артына йөгермә. Өй эчендә бераз тын тордылар. Түзмәделәр — шундый ук тавыш белән җавап ишетелде. Тәмәкеңне, тәмәкеңне. Тәмәкеңне көйрәтмә. Кайтып әнкәенне өйрәт. Безне килеп өйрәтмә! Эчтән кызларның канәгать көлүе ишетелде. — Тәрәзә яулап алынды, егетләр, хәзер ишекне штурмлыйбыз. Алга!— диде Булат һәм беренче булып киртә аша сикерде дә ихата эченә төште, ишек алдына килеп басты. Тагын гармун, тагын җыр: Көләсеме, үләсеме — Ишегендә келәсе. Ишекләрендә келәсе. Әллә ватып керәсе?! Егетләр, Булатка кушылып, җырны да җырлады, ул кыланганча, ишеккә колакларын куеп кызларның җавабын да көткән булды. Ә җавап әзер икән — кемнеңдер: Көлгән чакта үлмәгез. Үлгән чакта көлмәгез. — дип башлап җибәрүе булды, башкалар дәррәү элеп алды Көлер өчен генә булса, Келә ватып кермәгез Егетләрнең ялвару сүзләре китте — Көләр өчен генә түгел, кызлар, ачыгыз инде! Яраткан өчен! Валлаһибилләһи! * Ниһаять, келә күтәрелде, егетләр алга омтылды кызлар аларны « шаулашып, чыр-чу килеп каршылады. Ярым караңгы өйгә керү белән кемдер төртмә сүзгә күчте — Сагындыгызмыни, кызлар?! Килеп җитү булмады — ачтыгыз да! ♦ — Әйе, түзәр хәлләре калмаган, малай! а> Кызларның да җавабы әзер: — Шулай булмый ни! Үзегез сәгатьләр буе «ачыгыз» дип авыз су- s ларыгызны киптереп тордыгыз түгелме?! Булат, шлемын салып, мич алдына өелгән кызлар ягына атлады * — Кем тавыш бирә анда? Күрсәт әле нурлы йөзеңне! в. Кызлар, чыркылдашып, артка чигенде — Кит, кит, якын килмә! — Миңзифа киң гәүдәсе белән аларны каплады. — Берегез дә түргә үтмәгез. Әнә, ишек төбе сезгә. Тик кенә *- утырмасагыз — кудым чыгардым булыр! Егетләр — кем чишенеп, кем туннан, кем бишмәттән төрле җирдән урын алды. Булат сәке кырына утырып кесәсеннән янчык чыгаруга, аңа алты-җнде кул сузылды. Ул ашыкмый гына тәмәкесен төреп кабызды һәм гаҗәпләнгәндәй сүз башлады — Ай-Һай, Минзифа, күз тимәсен үзеңә! Бигрәк көр кышлыйсың! Барысы да дәррәү көлеп алды. — Ит бар, малай... — Күлмәгенә ничек сыя, бичаракай... — Мулла абзый биясеннән бер дә ким түгел Миңзифа егетләр ягына атылды. — Кем әйтте әле моны? Синме, Зөфәр? — Сәкегә кырын ятып, сөйләшү аңа бер дә кагылмагандай тәмәке пыскыта башлаган яшь кенә егет янына килде ул. — Синме, синме? — Минзифа шаяру катыш ачу белән аның чикәлә рен суккалап алды. Зөфәр, коты очкандай, сәкенең түренә үк шуышты — Мин түгел! Әнә, Сәбахың әйтте ич! Көлешү көчәеп китте. Аны басарга теләгәндәй, Миңзифа кинәт көчле тавыш белән җыр башлады. Почмакта, бозау янында, бүкәнгә урна шып алган Заһир, аулак тәртипләрен белмәсә дә, җырга гармуны белән иярде. Булсагыз, булмасагыз да Янмый әнкәйләребез Сезнен нше йолкышларга Кнтми искәйләребез! Заһир кинәт уйнавын туктатты — Юк инде, мондый сүзләргә уйный алмыйм — Әй, кызлар, эре чирттерәсез! — Булат торып шинелен салды да ишек яңагындагы кадакка элде, гимнастеркасын сыйпаштырып яңадан сәке йөзлегенә килеп утырды. Аның түшендә «Ворошиловча атучы» значогы ялтырады — Егетләр, җавап бирәсе иде бит, ә?! — Эш бездән тормас! — Энесе Зөфәр нечкә тавыш белән Сез дә әллә кем түгел — дип, җавап җыры башлаган иде, кызлар ягы аны бүлдерде Без дә әллә кем түгел. Әллә кемнәр булмасак та Сезкәйләрдән кнм түгел — Да а, — Булат ясалма көрсенгән булды. — Хәзерге кызларга җавап табуы да җиңел түгел. Миңзифа Заһирга карап елмайды — Әйдә, тарт корьәнеңне, бер юньләп җырлашыйк ичмасам. Заһир җиңел генә авыл көен башлады. Аңа Сәбах Без урамнан үткән чакта Ачулана агайлар. — дип кушылуы булды, дәррәү күтәреп алдылар Ачуланмагыз, агайлар. Сездә дә үсә малайлар! Кызлар ягыннан җырны уртасыннан башлаган нечкә, ягымлы тавыш ишетелде: Ятсам йокым килми лә... — Эх, мескенең... — Зөфәр аны көлкегә алмакчы иде, кызлар ирек бирмәде: Ятсам йокым килер иде Гомер ике килми лә. — Эх. кызлар, әйт шуны! — Булат азрак карлыккан тавыш белән башта сузып, аннары тизләткәннән тизләтеп икенче көйгә такмаклап китте: — Ә-ә-әйт шуны ешырак. Кыш эрәхәт чанага Көн дә шулай булыр идек, Туры килми чамага Сәке түреннән энесе Зөфәр кушылды . Көндә аулак булыр иде — Туры килми чамага — Миңзифаның әти-әннсен көн дә кунакка чакырмыйлар, диюем инде, агай. . — Шулай шул. Капкан саен калҗа булмый ул. — Миңзифа казан артыннан, алъяпкыч итәге белән кулларын сөртә-сөртә, алга чыкты — Хәзер өйрә пешә, урын әзерләгез, табын корабыз. — Ә «көтмәдек» дигән булдыгыз, үзегез аш та әзерләп торгансыз икән. Булат Заһирга карады: — Аш алдыЛан әзрәк селкенеп алу хилаф булмас. Әйдә, дус, уйна бию көен. Заһир, аккорд итеп «Шахта» көеннән өзек уйнады да, кинәт «Әпипәгә» күчте. Идән уртасына Зөфәр сикереп төште: — Әхмә! — Ул сары тунын салып ыргытты һәм шакмаклы күлмәк итәген чалбарына тыга-тыга тыпырдап китте: Итек кимәгән, димә, Читек кимәгән, димә. Чабатага бозлар катса,— Итек тавышы килә! Ашьяулык җәеп йөргән Миңзифа да түзмәде, йөзеп кенә уртага чык ты Зөфәр аның тирәсендә чүгеп бии башлады Егетләрдән кемдер так мак әйтте: Иске лә шырпы кабы. Яка ла шырпы кабы. Матур бии. матур бии. Биесен әле тагы! Аны бүлдереп икенчесе кабатлады Юньләп атлап йөри белми, Биегән була тагы! — Кем? Минме? — Миңзифа. кинәт туктап, күзләре белән егетне эзләде. — Син әйттеңме? Ә, эләктеңме! — Ул Сәбахны. колагыннан тотып, уртага чыгарды. — Әйдә, үзең бие, алайса! — дип казаны кырына китте. — Бию дәвам итте. Заһир көй артыннан көй алыштырды Аерым аерым биюдән соң парлап, аннары уртага чакырып биеделәр. Өйдә тузан купты. Ниһаять, биючеләрнең арыганлыкларын күреп, Заһир жи- ңел генә җыр көенә күчте. Инде аш әзерләп беткән Миңзифа аңа кушылды: — Безнеке асылмалы.. — Асылмалы? — аны гаҗәпләнгән тавыш белән Зөфәр бүлдерде.— Сезцекеме? Пыр тузып көлештеләр. — Кит, нәрсәгә борасың? — Миңзифа үпкәләгән булды. - Беләсең килсә.. Лампы турында ул. Сезнен лампалар өстәлдә, Безнеке асылмалы Ике күреп бер сөйләштем — йөрәгем басылмады. Вәт! — Ә-ә-ә, алай икән. Мин тагы, ни... «асылмалы» дигәч — Ярый, телеңә салынма! Минем белән алышырга танау астың кибеп җитмәгән, туң аяк! Я. утырышыгыз! Үзебез генә сыйланырбыз дигән идем, килдегез бит, әрәм тамаклар. Уен-көлке белән табынны уратып алдылар кем түргә менеп сузылды, кем идәнгә тезләнде. — Эх. егетләр, белгән булсак, ачысын да тапкан булыр идек тә бит Ачысы ни. эчендә инде, Миңзифаның күгәргән мае бер дә ачыган балдан ким булмас. — Ярай, ярай, лыгырдамый гына эч, Сарыбай корсагына сары май. дигәндәй... — Егетләр! — нәрсәдер исенә төшереп, аны Зөфәр бүлдерде. — Ишеттегезме. Мөслим бабай карчыгын районда «лыгырдамай эч» белән сыйлап кайткан? — Белмисезмени? Сөйлим, алайса. — Я. я. — Үткән базардан соң Мөслим бабай карчыгын ысталавайга алып кергән. Ул «суфыйны» беләсез бит — туры килгәндә бераз хәмер жибә рергә ярата. Кереп утыралар болар, аш алалар Мәфтуха карчык, чуч ка ите юкмы дип бутап караса, «лабаравай лис» яфрагы килеп чыккан «Нәмәстәкәй бу. әллә себерке яфрагы инде?» — ди икән карчык Ә Мөс лнм карт үзе дә белми, үтеп барган әфисианнан сорый «Шту такой трава?» Әфисиан ни: «Лабаравай лис», — ди дә китеп бара «Нәмәкәй диде ул?» — ди Мәфтуха карчык. «Лыгырдамай эч» дип әйтте. ди Мөслим Ха ха-ха! Менә син үзең дә лыгырдамай гына эч. — диде Миңзифа ТАҺИР ТАҺИРОВ ф ГАЛИЯ ф Бер тын сөйләшми генә зур табактан аш аша'дылар. Беренче булып кашыгын ялап ашъяулыкка Булат куйды. Рәхмәт, кызлар, сыегыз бик тәмле булды. — Кесәсеннән янчык чыгарып тәмәке төрә-төрә хәтергә алды. — Да-а Мин армиягә киткәнгә Мөслим абзый стансага илтеп куйды. Юл буе өйрәтеп барды бу ми не командирларыңа каршы сүз әйтмә, белгәнеңне укынып йөр, паегыңны күршеләреңнән сакла, хатын-кызга күз салма... Өч елга түгел, ун еллык үгетнәсихәт бирде. — Бәй, ул каян белә — әрмис булганмы ни? — Мөслим суфыймы? Шул да әрмис булып «айт-два» уйнаса... Булат, тәмәкесен кабызып суырды да: — Булган, ник булмасын?—диде. — Унсигезенче елны алар Са- марда трудармиядә чабата ясап ятканнар Тиф дигән Чир белән кайткан. — Самарский әрмис инде. Әби бәлеш пешергән самарский кишердән... — Зөфәр такмаклап алды. — Ә Әхмәтҗан абзый неместә плендә булган, — дип кушылды Галимҗан. — Немец марҗалары белән типтердек, ди. Зөфәр кул селтәде: — Типтергән, типтерми ни1 Бер кулакта сыер карап яткан. Яшьләр акрынлап яңадан урыннарына утырышты. Кызлар кул эшләрен алды. Миңзифа табынны җыеп савыт-саба юа башлады. Көтмәгәндә Гөлзаһира сүз кушты: — Ә нигә аны «Бәләкәйдән зур булдым» дип йөртәләр? — Кемне, Әхмәтҗан абзыйнымы? — Әйе. — Шуны да белмисеңмени? — Зөфәр аңа гаҗәпләнеп карады.—Ул бит җиңгисен алган. Булат җитдиләнеп аңлатты: — Әйе. Герман пленыннан кайтып төшсә, өлкән абзыйсы Мөхәммәтсафа югалган, ата-анасы ачлыктан үлгән, кече туганнары җиңгиләре кулында калган. Нишләсен, тоткан да җиңгисенә өйләнгән. Элегрәк ул, эчеп алса, елый-елый җырлый иде: Бәләкәйдән зур булдым, Җиңгине алып хур булдым. — Ә нигә «хур булдым»? — Кем белә инде аны. Бәлки, хур кызына хуҗа булдым димәкчедер. Кайберәүләр көлешеп куйды. - һәркемнең бер җыры була инде ул, - диде Галимҗан. — Булат, син армиядә чакта монда бер хәл булып алды бит әле. Мөслим бабай күршесе Талип картның яшь хатыны Фәхрия җиңгине кәрмәштерә башлаган... — Тәк-тәк-тәк... Талип карт эшне сизеп ала. Ләкин ул бит юаш, тормышы да шәптән түгел, ә Мөслим бабайның — хуҗалыгы да ныклы, үзе дә ут кебек Ничек үч алырга? Күп уйлап йөргән бу. «Сәгать» бәйрәмендә бер табынга эләгәләр болар. Кызып алгач, Талип карт Мөслим бабайга, шундый җыр җырлап тустаган биргән: Өй түбәсендә — күгәрчен, Маңаенда бүрке бар Мөслимгә биргән мөлкәтне Талипка бирсә дә нрке бар! — Алланың мыни инде — Әйе, соңыннан үзе дә: «Эһем, эһем, тәүбә» дип өстәп куйган. — Ха-ха-ха! Аулак сүлпәнләнгәнен күреп, Заһир гармунын алды — Әйдә, тарт, Заһир, күреген! — Галимхан аның кырыена басты һәм сагыш белән җыр башлады: Тимерләр лә күперләр селкенә Кавалирлар үткәндә, шул! Үпкә сүзләре онытыла Каршы ла килеп үпкәндә! — Әйе! — җырга Булат кушылып, куәтләп җибәрде. Сәбах башлады: Җил аздыра да, жил туздыра Олы юлның тузанын, шул! Күмәкләп күтәреп алдылар Белми лә калдым, сизми калдым Яшь гомремнен узганын. — Эх, туганнар, сезнең яшь гомер әле яңа башлана, — диде Бу- < лат — Моңаймагыз, күңеллерәкне җырлагыз. — Аның ни, күнеллесе шулай була инде! — Зөфәр такмак башлады Аксак-туксак, суксак ексак. Бездә дә бар туратлар. Уфада юк. Мәскәүдә юк Безнен ише дураклар! Ләкин шаяруны дәвам итүче булмады Яңадан урам көенә күчтеләр дә озак кына җырлашып утырдылар. Аулак Заһирда каршылыклы тәэсир калдырды. Ничектер кыргыйрак кебек күренсә дә, яшьләрнең җырга моңга һәвәслеге йөрәккә якын иде. Әгәр аларны оештырсаң, зур эшләр башкарып була. Берничә пар аулакта куна калды. Монысын аңлавы аңа бөтенләй кыен иде: ничек инде өйләнешмәс борын кунарга мөмкин? Соңыннан Галимҗан төшендереп бирде — Исең китмәсен, Заһир. Чишенми-нитми төне буе ләчтит сатып бербереңә якын килергә базмыйча ятасың да, иртәгесен мактанып йөргән буласың. .. Заһир, аулаклар турында, аларны бетерү өчен клуб эшен яхшыртырга кирәклеге, хакында уйлый-уйлый, Чишмә укытучысы белән киңәшләшергә дип дәрес планнарын, программаларын җыеп кесәсенә салды, күлмәген алмаштырып галстук такты һәм, гармунын күтәреп, урамга чыкты. Ул арада, артлы чанага айгыр җигеп. Галимҗан килеп җитте. Хуш нсле коры печән өстенә менеп утырдылар да киттеләр. 6 Чишмәгә турыдан гына да барып була, ә Галимҗан урап. Ягурга тиеп китәргә булды: — Таныш кызларның йөрәкләрен яндырыйк бер, уйнат, малай, — ул дилбегә какты, — Әйдә, малкай! — Гармунга кушылды ...Уйлый микән, сагына микән Бергә булган чакларны Гармун тавышына ат та дәртләнеп китте шикелле: муенын бөгеп, башын югары күтәреп, пошкыра-пошкыра җилдерә. Ягурны үткәч, Галимҗан аны җиңел юыртуга күчерде. Тәмәке кабыздылар Кичкә шактый салкынайтса да, кар йомшак әле. чана тимерләгән табаны белән ишетелер-ишетелмәс сызгырып шуа. Бер эз итеп ярылган ЮЛ үзән буйлап, чишмә яры куаклары арасыннан үтә. Уйдым уйдым аланнарда яна калкып килгән ай яктысыннан кар бөртекләре төрле төскә кереп җемелдиләр. — Хәзер барып җитәбез — өч-дүрт чакрымлык юл. — Галимҗан аңлатып барды: — Чишмә дә безнең авыл зурлык кына башкорт авылы. Тик шунысы бар — Чишмәдә кызлар күп. Өй саен кыз, малай, берсеннән берсе чибәр. Зато бездә егетләргә муллык. Ачлык елдан соң хатыннар малай таба ди бит: күбесе егерме өченче, егерме дүртенчеләр - «алабута елыннан» соң туганнар. Чишмәдә дә бар, кәнишне, ну бездә— күбрәк! На! — Галимҗан атны кызулады. — Кыш суык булыр, ахры, иртә чеметә — Ул пальто якасын күтәрде, тезләрен итәге белән япты — На, малкай! Бераз дәшми баргач: —j Әйдә, уйнат, Заһир, җитәбез, — диде. Чишмә — Лена үзәне буйлап бер урам булып ике яклап сузылган. Салам түбәләр астыннан тәрәзәләр урам аша бер-берсенә караганнар. Авыл уртасыннан артка, калкуга тыкрык үтә — анда клуб, аннары колхоз келәтләре тезелеп киткән. Атны чаптырып, клуб алдында килеп туктадылар. Баскычта көлешә-көлешә тәмәке тарткан өч-дүрт егет аларны каршы алды. Заһир, гармунын күтәреп, Галимҗанга иярде. — Ә-ә, Галимҗан кода, саумы! — Ике авыл күптән кыз алышып — кыз бирешеп яши, монда бары да, танышмы-түгелме, «кода» икәнен Заһир белә иде инде. Галимҗан үзен бик иркен тотты: — Саумысыз, егетләр! Менә кунакка, кыз күзләргә килдек. — Бик әйбәт. Кунак килсә сын килер, дигәннәр. Кызлары да булыр. — Таныш булыгыз — Заһир, безнең яңа укытучы. — Бик шәп. Рәхим итегез. Кемдер атны клуб артына җитәкләп китте. Заһирны алга үткәреп, клубка керделәр. Ул — шактый зур, озын йорт. Ишектән кергәч тә, уң якта — сәхнә, анда эреле-ваклы бала-чага менеп утырган. Тамашачылар залында стена буйлап куелган эскәмияләрдә төрле яшьтәге халык. Болар кергәндә мандолина уйный, ә бер пар уртада әйләнеп бии иде. Кунаклар керү белән музыка өзелде, бию тукталды. Каршы алып, олылап, урын бушаттылар. Заһир белән Галимҗан утыргач, кемдер: — Гармунчы килгән! — дип белдерде. Шатлык авазлары ишетелде — Леналар гармунсыз йөрмәс! — Уйнавын сорыйбыз! — Әйдә, Заһир, уйна, малай, — дип пышылдады Галимҗан, — аларның гармунчылары юк. Заһир гармун күрекләрен тартып җибәрде. Башта ул үзенең яраткан аккордын — берьюлы төрле көйне хәтерләткән музыкаль фразасын алды да кинәт алар кергәндә мандолинада уйналган «Карабай» көен башлады. — Әйт шуны! — дип куйды бер дәртлесе. Уртага нечкә озын буйлы, гаҗәеп мөлаем кыз очынып чыкты. Ул, башын кырын салыбрак күтәреп, куе кара кашлары астыннан көлемсерәде, бер мәл тирә-ягына карап торды да биеп китте. Галимҗан үз кырында утырган кода тиешле егеттән: — Кем бу, бер дә күргән-ниткән кешем түгел?..— дип сорады. — Безнең Галия апа, укытучы. — «Апа»! Моның «апалыклары» күренә генә башлаган әле. - Га лимҗан төшенә инде — укытучы булганга «апа» диделәр. Ару бу! Ару гына дисең, яру инде, яру! — Бу егет үзенчә. «Килмәгән жире юк, ләкин сиңа түгелә, — дияргә теләде бугай. Галимжан да, аны шулай аңлап, «Булдыра алсаң, бәхетеңне сынап кара», дигән мәгънәдә Заһирга төртте: — Укытучылары шул! Заһир дәшмәде Аның карашы — биючедә, бармаклары күз иярмәс ф тизлек белән гармун телләре буйлап йөгерә иде. R Кыз, җилпенеп, соңгы мәртәбә түгәрәк ясады да, Заһир алдына ки- § леп басты. Гөр килеп алкышладылар. u Кыз Заһирга кулын сузды: Ф — Таныш булыйк, Галия. Рәхмәт һезгә, шундый жиңел уйнайһыгыз! и Заһир гармунын идәнгә куйды һәм урыныннан торып күреште о Заһир Җиңел биисез — уйнавы да жиңел. Ул арада кемдер үтенде: х — Галия апа, бер жырла инде! < — Әйе, әйе. Җырласын әле, бигрәк матур җырлый, — диештеләр, ь кул чабулар ишетелде. £ Үтенечкә Заһир да кушылды: х — Җырлагыз, сорыйлар ич. Рөхсәт булса, мин аккомпонировать ь итәм Нәрсә җырлыйсыз? Галия бер мәл уйланып торды һәм — «Сандугач»ны, — диде. — Гаҗәп матур җыр, сез башлагыз, ә мин кушылырмын. Заһир башкорт халык көенә кушылырга әзерләнгәндә Галия җыр башлады . — Җир җиләге ачы була, ачы була. Үз вакытында, үз вакытында пешмәсә, шул. Бу әле тарала гына башлаган яңа җыр иде. Заһир аны радиодан тыңлап Салих Сәйдәшевнең Кәрим Тинчурин сүзләренә «Ил» мелодрамасы өчен язган музыкасы икәнен белсә дә, үзе уйнаганы булмады Ул бармаклары белән гармун телләрен эзләде һәм Галия кушымтага җит кәндә генә кирәкле тонны тапты Кечкенә клубны тутырып чынлап та сандугач сайравын хәтерләткән җыр яңгырады: Сандугач, карлыгач, Күнслемне ач син бүген «Юкка гына сайламаган икән бу җырны — үзе һич тә сандугачтан ким түгел!» Заһир, җырның сүзләренә бөтенләй игътибар итми, моңына чумып, аның нинди югарылыкларга күтәреләсен зирәк күңеле белән сизеп, ләззәтләнеп иярде. Ак каеннын җиләс, салкын күләгәсе Бүген безне күрештерсен, сеендерсеп . Тагын чын-чыннан сайрау Сандугач, кошчыгым. Күнелемне ач син бүген! Җыр туктагач, шактый ара тып-тын булып торды Аннары алкышлар, мактау сүзләре яңгырады — һай, маладис! Әй. Галия апасы! — Әйт шуны! Сандугачың бер читтә торсын! *. «к. У » М Н- 33 Галиянең тагын җырлавын сорадылар. Ләкин ул җырламады. Бер Заһир белән Галимҗанга, бер тнрә-яктагы халыкка елмаеп карап — Алан килешеп бетмәс, иптәшләр, — диде Кунак егетләрнең дә күчтәнәчен тәмләп карыйк. — Вәт дөрес! Шулай! — Кунак ашы — кара-каршы, дигәндәй... Галимҗан сикереп торды — Әйдә, Заһир, күрсәт, малай, һөнәреңне, җырчы укытучылар бер Чишмәдә генә димәсеннәр! — Ул Заһирның тавышы шактый матур икәнен һәм җыр яратканын белә иде инде. Заһир җырламады Әле генә кичергән исерткеч тәэсирдән бармаклар гармун телләрен ихтыярсыз барлады Моңа кадәр үзенә дә таныш булмаган моң агыла башлады. Ул кемгәдер нидер аңлатырга, бер үк вакытта үзе дә нидер аңларга тели, өзелеп чакырган кешесен ниһаять табуга шашынып шатлана да, нидәндер куркып, шикләнеп сызлана, үксеп елый кебек тә иде. Егет күңеленә буйсынып, кулындагы гармуны шашты, моңайды. Кеше үз гомерендә бер моң калдырырга тиеш булса, Заһир шушы минутта үзенең гомерлек моңын тудыра иде... Уйнап туктагач, ул урыныннан торып гармунын куйды да гаҗәпләнеп аңа карап торган Галиягә елмайды — Гафу итегез... — Ник шулай дигәнен үзе дә аңламады. Зал күкрәүне хәтерләткән көчле алкышларга күмелде. Алар клубта тагын хәтсез вакыт булдылар. Заһир биетте дә, җырлатты да. Кайтырга бергә чыктылар. Галия кунакларны чәйгә чакырды. Галимҗан, укытучыларны чана төбенә утыртып, үзе кузлага менеп кунаклады. — Киттек, кая барабыз? — Мин Җәмилә апаларда торам, — диде Галия — Шулаймыни!? Беләм мин аларның йортын. Әй, малкай! —- Галимҗан ярып сызгырды. Алар, урамда төркем-төркем таралышкан яшьләрне узып. Җәмиләләргә килделәр. Кереп чишенгәч, Галия: «утырышыгыз, егетләр» дип, чәй куйды. Аннары почмакта, уку әсбаплары, дәфтәрләр өеме белән тулы өстәл янында биек сандык өстенә утырып, үзе турында сөйләп алды Чишмәдә башлангыч мәктәп икән. Укытучылары армиягә алынгач, балалар бер ай чамасы укыма! ан Монда Дәүләкән педучилищесының өченче курсы укучысы Галия Сәләхованы җибәргәннәр. Ул да, нәкъ Заһир кебек, уку беткәч, училищены тәмамлау имтиханнарына барырга тиеш. — Башта үземне кая куярга белмәдем ят җир, бер танышым юк. Беренче дәрескә бару алдыннан төне буе елап чыктым. — Галия күкрә- 1енә төшкән озын кара толымнарын бер үрә, бер сүтә көлә-көлә сөйләде. — Ярый әле, Җәмилә апа бар — мине ул үз әнкәем кебек үгетләде, юатты Бүген менә күршеләргә кич утырырга китте.. Башта балалар белән дә кыен булды. Ай буе укымаганнар, шаяннар. Элекке укытучы, егет кеше булгач, аларны нык тоткан Ә мин нәрсә — бер кыз бала. Мандолинам булмаса белмим, ни эшләр идем?! Хәзер тыңлыйлар инде. Авылда яшьләр дә күп.. Җыр-бию яраталар. Ә үзем һаман күнегә алмыйм — әнкәйне, иптәш кызларымны сагынам Көн дә шуларга хат язам Сезгә, егетләргә, рәхәт ул, ә без сердәшне, ахирәтне тиз таба алмыйбыз. Заһир гармунын идәнгә куеп шуның өстенә утыргакда, күзләрен Галиядән алмыйча, аның көмеш тавышын гаҗәпләнеп тыңлый, һәр-хәрәкәтен йотлыгып күзәтә иде. — Әнә самовар да кайнап чыкты, хәзер чәй эчәбез.— Галия, толымнарын артка ташлап, итәген сыпырып сандыктан төште һәм табын әзерли башлады. Заһир клубта ук Галия бөтерелеп биегәндә, өздереп 34 җырлаганда аның зифалыгына хәйран калган иде Хәзер, өйдә, кыз аңа тагын да матуррак, тагын да мөлаемрак булып күренде. Ул үзенең нәкъ шушы йөзне, нәкъ шушы күзләрне, гомумән, нәкъ шушы кызны көткәнен, эзләгәнен, табачагына ышанганын аңлады Кинәт аңа шушы кызны күрми үткәргән унҗиде ел гомере кызганыч JJOM буш булып тоелды. Ф Заһир үз каршында елмаеп, чәй ясап утырган кызга сокланып үзе в дә сизмәстән. = — Галия! — диде. < — Әү, Заһир. Заһир Исемегез нинди матур! — һәм, кашларын кыйгачландырып, нидер исенә төшерергә теләгәндәй — Бая нинди көй * уйнадыгыз сон? — диде. ® Заһир көтелмәгән сораудан уңайсызланып китте — Үзем дә белмим. Моңарчы уйнаган көем түгел Болай гына имs яровизация... < — Импровизация? Ул шундый үзәккә үткеч моңлы!.. Шундый шатн лыклы... Әллә ничек инде менә. Йөрәкне тетрәтә.. Уйнагыз әле кабатх тан! х Әйдә, малай, тетрәт тагын кызлар йөрәген! Мич алдына тәмә- * ке таргырга тезләнгән Галимҗан шуны өстәп шаярды. Заһир гармунын алып сандык өстенә утырды һәм бармаклары белән әлеге көйне эзли башлады. Тик көй чыкмады — бер күз ачып йомган ара шикелле югалды, кабатланмады Гафу итегез, искә төшми. Кызганыч Алайса үзегез теләгән бүтәнне уйнагыз ... Алар кайтырга чыкканда әтәчләр кычкыра иле инде. Авылны узгач та. Заһир гармунын алды. Аның күз алдында Галиянең бөтерелеп биегәндә, өздереп җырлаганда сирпелгән сихри карашлары чагылып киткәндәй булды. Ул уйнап җибәрде - теге көй! — Вәт көй, ичмасам! — Галимҗан шатлыгыннан кычкырып ук куйды. Аннары тынычланып өстәде — Бая әллә юри уйнамадың инде? Дөрес! Кадерен белсеннәр - 7 Летчик Заһирның уйларын бүлдерде Иптәш генерал, без Бәләбәй өстеннән үтәбез. Шулаймы? Заһир иллюминаторга капланды. Үзгәргән Бәләбәй. нык үзгәргән! Сугышка кадәрге шәһәр белән чагыштырырлык та түгел. Зурайган. Яңа йортлар Яңа урамнар Ә монысы базар мәйданы түгелме? Ул беренче мәртәбә Бәләбәйдә булганын хәтерләде ... Алгы җиде яшендә, бик ялынып йөдәткәч, аны әтисе базарга алып барды. Бу як халкында шулай — көзге байлыкта Бәләбәй базарына барып кайту гадәте бар. Кичтән шәһәр кырындагы каен урманына килеп кундылар. Әнә ул әле дә каланы туймазы яклап уратып алган. Монда йөзәрләгән олау- базарчылар җыелган һәрберсенең диярлек товары ашлык, ә Заһирларныкы әрдәнә Иртәнге кояш белән Бәләбәйгә килделәр. Менә нинди-була икән ул кала! Урам киң. әле иртә булуга карамастан, халык арлы бирле чаба Ә өйләр нинди зурлар кайберләре икешәр катлы, түбәләре калайдан Ә базар каршындагы кызыл кирпечтән салынган йорт хәтта өч катлы, тәрәзәләрен санап бетерерлек түгел Ж.иде-сигез елдан сон шунда, пед училищеда'укыйсың Заһир кайдан белсен әле! Утынга хуҗа тиз табылды: калага кереп җитмәс борын ук бер әби ияртеп китте үзләрен. Олауны илтеп бушаттылар да. базарга килделәр. Авылда малайлар, олылардан ишетеп, «Гөжләп тора, гөрләп тора Бәләбәй базарлары» дип көйләп йөрсәләр дә, аның зурлыгы, халыкның күплеге бөтенләй хәйран калдырды Әтисе аңа «Арбадан төшмә, адашырсың» диде дә, үзе базар карарга китте. Заһир, тирэ-ягыи күзәтеп, чебеннәр белән сугышып, көне буе диярлек арбада утырды Хәтерендә иң нык сакланганы — үз яшьләрендәге сары чәчле, яланаяклы малай. Кояш багана буе күтәрелеп, көн эсселәнә башлагач, бер кулына чиләк белән су күтәреп, икенче кулына тимер кружка тотып килде ул һәм. Заһирлар арбасы янына туктап, ачы тавыш белән нидер кычкыра башлады. Аны халык сырып алды. Малай кружкасы белән су таратты, аңа акча бирделәр Чиләге бушагач, ул яңадан тутырып кил де, аннары - тагын, тагын. Заһир аның көн буе кычкырган сүзләрен дә отып алды: «Мука мукалоднай вода?» Ике'нче көнне авылга кайткач ул, әлеге сары чәчле базар малаена охшатып, чиләк күтәреп, урам буйлап теге сүзләрне кычкырып йөрде. Тик авыл халкы — томана дисәң дә томана инде! — аны аңламады, су сатылмады. Ул ахырда, әрәм булмасын дип, суны туйганчы эчте дә, читән буена илтеп түкте... Аның шәһәр белән танышлыгы шулай башланды. Соңрак сары малайның сүзләрен дә аңлады «Кому, кому холодной воды!» дигән икән ул һәм аның шулай су сатып йөрүе һич тә шәһәрне матурлый торган күренеш тә түгел икән. Кичен бер зур йортка килделәр. Монда да халык бер дә базардагы- дан ким түгел, монда да — «гөжләп тора, гөрләп тора » Бер почмакта табын корып жырлашып та утыралар. Әтисе ап-ак тимер кружкаларда кайнар чәй алып килде. Сиртмәле кроватька менеп аяк бөкләп утыргач, кесәсеннән кечкенә төенчек чыгарды, ипләп кенә чиште. Заһир гомерендә беренче мәртәбә тавык йомыркасы зурлыгында гына алсу алма күрде. «Алмалары-хөрмәләре кызарып пешәр әле, әле исеңә төшмәсә дә, соңырак төшәр әле» дигән җырны ишеткәне булса да, үзе жырлап йөрсә дә, чын алманы аның беренче күрүе иде Әтисе алманы чалгы пәкесе белән ипләп кенә урталай бүлде: — Мә әле. улым, алма ашап кара, — диде горурлык белән. Заһир гомерендә беренче мәртәбә кулына тотып авыз иткән алманың тәмен, әйтеп аңлата алмаслык исерткеч хуш исен һаман оныта алмый Язын алмагачлар чәчкә атканда һәм, бигрәк тә, көзен алмалар пешкәндә әтисен һәм аның хыялларын исенә төшерә. Зур җиләк-җимеш бакчасы утыртырга хыяллана иде ул. карлыган, кура җиләге. шомырт агачлары утырткан да иде инде. Тик дөнья мәшәкате, авыр крестьян тормышы хыялларын төгәл тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде, күрәсең Аннары — көтмәгәндә, утызынчы ел башында әтисе, озак та үтми әнисе бер-бер артлы вафат булдылар. Заһир Бәләбәйгә балалар йортына озатылды. Әтисенең төсе булып, аның гражданнар сугышы фронтларын үткән тальян гармуны гына торып калды Заһирга, һәм бу гармун әтисенең Бәләбәй базарында ашаткан алмасы, утыртырга хыялланган бакчасы кебек кадерле дә, истәлекле дә иде 8 Вертолет Заһир җәяүләп күп тапкырлар үткән урыннар өстеннән оча. Таныш та, таныш түгел дә кебек Нефть качалк^лары күренеп кала. Асфальт юлдан машиналар чаба. Ул аларны күрә дә, күрми дә. Уйлары — яшьлектә ... 1943 елның кышында, госпитальдән соң, аңа бер атналык отпуск бирделәр Башка .барыр урыны булмаганга, аннан да бигрәк Галия язмышын ачыкларга өметләнеп, Заһир Ленага кайтты Чечекәй әби аны шатланып, үз баласы кебек каршылады, кадерләп кунак итте. Авыл ярлыланган: ирләр аз, кызларның күбесе Пермь ягы на торф чыгарырга киткән. Эвакуацияләнеп килгән ят кешеләр күзгә ташлана Күпләр Заһирны чәйгә алды. Элекке мул табыннар юк иде инде, шулай да сөйләшеп, җырлашып утырырлык сыен таптылар. Фронт хәлләрен сораштылар. Кайтканның икенче көнендә яшьләр клубта аның хөрмәтенә «вечер»- га җыелышты. Ягурдан да килгәннәр иде Элеккечә күңелле итеп, дөньяны онытып, биергә, җырларга тырыштылар, ләкин, әллә егетләр юклыктан, әллә барысы да көн-төн эштә йөреп арыганлыктан, «вечер» дигәннәре боек булды Бары тик әйләнеп уйнаганда, Заһирны уртага чакырып, кызлардан кемнеңдер җырлавы гына бик нык хәтеренә сеңде: Шинелкәйләрен кигәнсең. Каешын да бу нндс Командирга охшагансың — Командир да бул инде Теләге кабул булды, бугай. — ул, чыннан да, биленә каеш буып, гомерлек хәрби хезмәттә калды . Заһир, куллары төзәлсә дә, уң аягына аксый, таяк белән йөри иде әле — кайтуының өченче көнендә чатанлый-чатанлый Чишмәгә китте. Таякка таянган Заһирны күргән Җәмилә апа елап җибәрде һәм аны кочаклап алды — Әй, балакаем! Кайткан дип әйткәннәр иде шул, — чын икән! Үлеп терелдең бит, үлеп! Озын гомерле булырсың инде! йөгерә-йөгерә чәй әзерләде, кыстап-кыстап сыйлады Заһир аның ире турында сорашты — Аллага шөкер, синең кебек раненнай булып, кайтып китте Хәзер Уфада гына — трудавай армиядә, заводта эшли. Икесенең күңел түрендә, тел очында гына торган сүзгә чәйдән соң күчтеләр Җәмилә апа башлады — Улым ни. — диде ул кыюсыз гына, - Галияң кайда икән соң. хәбәрләшәсезме? Бу сорауны көтеп утырса да. ишеткәч, Заһир дертләп китте Үткән жәй Старая Русса янында каты яралангач, ул озак кына авып хәлдә ятты. Галиягә хат яза алмады, ә ят кул белән яздырып куркытасы килмәде Ә инде бераз савыгып, кулына каләм тотарлык булгач, сәлам хаты җибәрде. Җавапны Җәмилә ападан алды. «Әй, балакаем! дип язган нде ул латин хәрефләре белән — Могҗизалар булыр икән! Синең үле хәбәрең килде бит! Галияң аны укыгач, һуштан язганчы ела- ды-елады да, «үчен алам неместән!» дип сугышка китте Киткәһенә пичәмә ай, хаты хәбәре юк». Заһир Галиянең адресын Дәүләткәннән, анын әнисеннән соратып алды Ул «Кызымның канатлары каерылды дигән идем, исәпсең икән. Рәхмәт. Менә адресы, эзлә, улым, тап!» дип язган иде. Ләкин Галиянең үзеннән җавап булмады Хатлар «Адресат выбыл» штампы белән кире кайтты Дәүләткәйгә дә. менә яргы ел инде, беренче хатыннан соң хәбәр булмаган — Юк, апа . Сиңа да хат булмадымыни? — Язмады шул, язмады — Ә мин, ни дә булса беләсеңдер дип, бик өметләнгән идем. Эзсез югалды бит. Военкоматлар аша да эзләттем Беркем белми . Җәмилә апа өендә элек беркайчан да тәмәке тартмаган Заһир кесә сеннән янчык чыгарды., — Тарт, улым, тарт, тартынма —. Җәмилә апа җәйпе китереп куйды. «Без янганчы ул янсын» - дня иде абыең Тирән көрсенеп Заһирга карады. — Әй, балакаем, башкайлары ниләр күрә икән? Өстәл өстендә Галиядән калган тәртип сакланган: өем-өем уку әсбаплары, дәфтәрләр. Заһир аларны озак җентекләп актарып утырды. Менә ул үзе бүләк иткән китап: «С. Т. Аксаков. Аленький цветочек». I алия никтер аны бигрәк ярата, бөтенләен диярлек яттан белә иде. Аның дулкынланып, бер көлә, бер елый укыганын тыңлаганнан соң Заһир акварель буяулар белән, әкияттәге кызны Галиянең үзенә охшатып, кечкенә сурәт тә ясап бирде. Галия чиксез шатланды һәм аны китап эчендә тота иде. Хәзер — юк, бәлки, үзе белән алгандыр?.. «Аленький цветочек» эченнән бергә бөкләп салынган ике кәгазь килеп чыкты. Ачса, берсе — Заһир турында, полк штабыннан: «Сержант Хәйдәров. хәрби антка һәм социалистик Ватанга тугры булып, батырлык күрсәтеп, 1942 елның 25 июлендә һәлак булды. Ленинград өлкәсе, Старая Русса районы, Медниково станциясеннән ике километр көньяк- көнчыгышта күмелде». Таныш имзалар: «полк командиры подполковник И. Худоногов. штаб начальнигы капитан В. Федоров». ..Ленинград өлкәсендә — Старая Русса ул чакта шул өлкәгә керә иде — июль төннәре кыска, кояш баеп, әзгә генә эңгер-меңгер булып ала да. яктыра башлый. Инде ничәнче төн полк разведчиклары дошман тылына үтә алмый интегәләр. Җитмәсә, теңкәгә тигән яңгырлар туктады, көн утырды, айлы төннәр башланды. Ә дивизия штабыннан «тел» таләп итәләр Бу көнне, кичтән үк боевое охранение окопларына чыгыл яттылар да, караңгы төшә башлау белән алга шуыштылар Капитан Федоров үзе озатып калды «Давай, Захар, ни пуха, ни пера» Ләкин тагын тылга үтә алмадылар — немец бик сак хәзер, коточкыч ут ачты. Инде ни алга, ни артка. Бердәнбер юл: үзебезнекеләргә параллель юнәлештә күрше полк ягына хәрәкәт итү һәм аннары артка чигенү. Заһир, «За мной» дип, уңга шуышты. Ут астыннан чыктык дигәндә, күз алдында яшен яшьнәгәндәй мина шартлады һәм җир кайдадыр түбәнгә упты кебек. Аңына килгәндә ул санитар поездда тирбәлә иде инде. Разведчиклар ничек чыкканын, кемнәрнең исән калганын, үзенең ничек монда килеп эләккәнен Заһир озак вакыт белә дә алмады Тик ике айдан соң гына, кулына каләм тота башлагач, полкка хат язды. Җавап килгәләгәнче, тагын бер ай чамасы вакыт үтте. Исән калган разведчиклар Федоровның да яраланып тылга җибәрелүен хәбәр иттеләр. Эх Василий Федотович, Василий Федотович... Үлем хәбәрен бу тиклем тизләтмәгәндә дә ярар иде бит... Синең имзаң булмаса. 1 алия бәлки аңа ышанмас та иде! Ә мин синең хакта монда «гЛ-аулла — парторг кебек якын дусым, өлкән иптәшем бар. Ул безне заданиега озатып кала, каршы ала. Буш вакытларын разведчиклар белән бергә үткәрергә ярата. Мин уйнаганга кушылып җырлый», — дип язган чдем. Шул кешенең имзасы куелган хәбәргә ышанмавы мөмкин булмагандыр аңа... Икенче кәгазь Галия кулы белән бик ашыгып язылган «Бетте... Шулай ук бары да бетте микәнни?! Кулларым яза, ә телләрем әйтә алмый: Заһирымның үлгән хәбәре — минем Кояшым сүнү хәбәре килде... Шундый зур, илаһи сөю дә саклый алмагач үзеңне?!. Хатадыр! Хатларында «якын дусым» дип язган Федоров хәбәр итсә дә ышанмыйм' Ул «Галия каеннары» дип йөрткән сердәшләрем ышанмый! Тәнемдәге, җанымдагы һәр күзәнәгем аның төсе, сыны, моңы белән тулы. Ул һәм мин — бер дөнья идек, шул дөньямны җимергән, бәхетемнән мәхрүм иткән дошманнан үзем үч алам — фронтка китәм Китәм! Ләкин барыбер аның үлүенә ышанмыйм! Галия. 1942 ел, 7 август». Азакта ачу белән өстәлгән: «Кәҗә ышацрын!» Бары да аңлашыла, тик «кәҗә ышансын»ы аңлашылмый. Галия телендә андый сүзләр булмый иде Китаплар астыннан кара клеенка тышлы калын дәфтәр килеп чыкты. Заһир ашыгып актара башлады: Галиянең көндәлеге бергәләп уйнадык. Аңа исем куштым дигән булып урамны әйләнеп чыктым «Килгәндер, көтәдер» дип кире йөгереп кайттым Килмәде Җәмилә апага көлке: «Сиңа цн булды, балам, әллә дәрт керә башладымы?» — ди. Дәрттер инде Дәрт бар да ул .» н уйнатты, Галиянең җырлавын тыңлады да икесен дә мактады. Дәртләнеп китеп, «Бала- мишкин» көенә үзе дә җырлаган булды. Соңыннан җитдиләнеп — Ярый, туганкайлар, утырышыгыз әле, бер сүзем бар, — диде. — Сезнең турыда төрле сүзләр йөри, шуңа ничек карыйсыз? — Нинди сүзләр, абый? — Ну, ничек әйтергә.. Ну, йөриләр икән, дип әйтсәк... — Шул гынамы? «Яратышалар» димиләрме? — Галия көлеп сорады. — Алай да диләр. Ни дисәң дә, сез укытучылар, авылда күренекле кешеләр. Сезнең авторитет — мәктәп авторитеты дигәндәй — Ә сез үзегез моңа ничек карыйсыз? — Мин ни... Минем яратышу заманнарым үткән инде Заһир торып Галиянең кулын тотты һәм Гатаулла алдына басып: — Без чынлап та яратышабыз, Гатаулла абый Аны яшерер хәлебез дә, сәбәбебез дә юк. Галия өстәде: — Гатаулла абый, сез безне гафу итегез, ләкин бу — минем Заһирым, мин — аның Галиясе. Без икебез дә комсомоллар, безнең иң зур байлыгыбыз — мәхәббәт. Бу кадәр ачык сөйләшүгә әзерләнмәгән Гатаулла бераз югалып калды һәм кыюсыз гына: •— Ләкин эш мәсьәләсе бар бит, — диде. — Кеше сүзе кеше үтергән, ди. Гайбәт китсә?.. — Совет властеның егерме дүртенче елында, без. совет балалары, мәхәббәтебезне яшереп яшәсәк, сезнең фронтларда ятып калган дусларыгыз истәлеген рәнҗетер идек. Гатауллага җиңел дә, кыен да иде: хисләрне бу кадәр туп-туры белдерүгә ул күнекмәгән. Ә, уйласаң, яшерсәләр, алдашсалар яхшырак булыр иде мени? Хәзерге заман яшьләре шулдыр инде — Алай икән, — Гатаулла канә! атьләнеп урыныннан торды. — Мин сезгә карап сокланам, балалар. Иллә-мәгәр хисләрегезнең кадерен белегез, әрәм шәрәм итмәгез. — Рәхмәт, абый, — дип калдылар. ...Заһир белән Галия турындагы имеш-мнмешләр тынды. Икесе дә читтән килгәнгәме, ни дисәң дә, белемнәре, бүтән яшьләрдән холыклары белән аерылып торгангамы, аларнын кылганнары табигыйга әйләнеп китте. Бу ике үсмергә карап күпләр шатлана, ничектер үзләрен дә чистарак, матуррак, шәфкатьлерәк тоя иде. Әбиләр хәтта: «Әй, шул ике баланы! Бер-бере өчен ходай үзе яраткандыр инде, Таһир белән Зөһрәмени!» — дип сөйли башладылар. Ә кәҗә Галәветдин: «Ничек инде, понимаеш, комсорг башы белән шулай кыз артыннан чаба ул?» дип Заһир турында сүз башлагач, Га- таулла-парторг: «Аларнын мәхәббәте, туганкай, дусларга — үрнәк, дошманнарга гыйбрәт булырлык. Кагылма!» — дип аның авызын томалаган. Галия белән Заһир һәр кичне диярлек очраштылар, ә көндез ике авыл арасында хатлар йөрде — сүзләре сөйләшеп кенә бетәрлек түгел иде. Икесе дә күп укый һәм күп уйлана, төрле планнар кора иде: алда башланмаган диярлек гомер бит. Ә тормыш шундый бай — тирә-якта күпме кызык, төрлетөрле кешеләр, аларнын мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләре, уй-фикерләре Сабыйлардан җитлеккән кеше тәрбияләү йөклә- телгән үсмерләр өчен алар — очсыз-кырыйсыз, мавыктыргыч бер дөнья иде. һәм шул дөньяда иң көтелмәгәне — ә бәлки иң көткәнедер! — берберсең табу, беренче күрүдән үк шуны үз язмышлары санап чын йөрәктән кабул итү булды. «Азагы ни белән бетәр, тормыш юлын киләчәктә ничек үтәрләр?» — алар өчен мондый сорау юк иде әле. Без икәү һәм бөтен җиһан, безнең мәхәббәт һәм Ил, зәңгәр төндә безнең өчен генә кабынган йолдызлар, Галия каеннарында сайраган кошлар... Беренче мәртәбә шашынып «яратам», диешкәннән соң ул сүз кабатланмады да диярлек: үзеннән үзе аңлашылмый мыни, — башкача булуын күз алдына да китерү мөмкин түгел бит! Киләчәк — ап-ачык һәм якты. Аңлашылмаганы шул гына: алар ничек әлегә кадәр бер-берсен күрмичә генә түгел, хәтта белмичә яшәгәннәр? — Мин сине күргәч тә таныдым, — ди иде Галия. — Ә син?. — Мин дә... Ничек итеп шулай гомереңдә күрмәгән кешене таныйсың инде? — һәм үзе җавап бирә иде: — Күңел күзе дигәннәре шулдыр инде... Кичен эшләрен тәмамлагач, Заһир гармунын күтәреп түбән очка, Чишмә ягына юл тота, авылны чыгу белән үз көен уйный башлый иде. Гармун моңы, үзән буйлап яңгырап, Чишмәгә җитә һәм Галия аңа каршы килә. Юл буенда, тау астындагы куе таллыктан чишмә ага, өстә- рәк — кечкенә алан. Уртасында ике бөдрә каен — озынрагы туп-туры булып күккә ашкан, ә икенчесе — аңа сыенып, чукларын салындырып утыра. Шул каеннар янында очрашыр булдылар. Заһир аларны «Галия каеннары» дип атады. — Икебезгә охшатам, — ди иде Галия. — Күрәсеңме, сыенып үскә^ не — мин, ә озынрагы — син. Алар безне аңлыйлар төсле. Сине уйлап, сине каеннарга охшатып саташам бугай инде. Кайбер көнне, кичләр җиткерә алмый, монда мин үзем генә килеп йөрим. Сине күргәндәй булам. Кызларга шулай эчендәге тышында булырга ярамыйдыр, ә мин яшермим, оялмыйм, Заһир, гафу ит мине! Сугыш башлангач очрашулар сирәгәйде. 21 июньдә кич Бәләбәй педучилищесында тантаналы җыелыш булды. Анда Заһирларга укуны тәмамлау турында документ бирделәр. Концертта Заһир үз көен башкарды. Монда Галия булмагач, көй ничектер моңсу чыкты, шатлыклы кичәне ничектер бозгандай яңгырады кебек. Күпләр аңлап та җитмәде бугай. Заһир, тантаналы табынга да калмый, фатирга кайтып китте. Ә иртәгесен базар аша училищега барышлый мәйдан тутырып гүләп торган репродуктордан Молотов чыгышын тыңлады. Шул көнне җыелышып военкоматка бардылар. «Бүгеннән фронт- на җибәрегез!» Аларга «Үз районнарыгызга, үз военкоматларыгызга кайтыгыз»,— диделәр. Ленада, башка урыннардагы кебек үк, сугышнын беренче көннәрендә халык ополчениесе отряды оештырылды Карты-яш?, таңнан торып, эшкә таралышканчы, стройда йөрде, сугыш һөнәренә өйрәнде. Партия райкомына чакыртып, комсорг Заһирны отрядның комиссары итеп бил- ф 1еләделәр. Тик, бер ай чамасы үтүгә, ополченецларның күбесе фронтка китте һәм отряд акрынлап таралды Заһирны Бишкаенга бер айга Осо- х виахим курсына чакырып алдылар. Ә Галия Дәүләкәндә иде. Үзенең 5 Чишмәгә август азакларында киләчәген хат белән ул хәбәр итте. Курста занятиеләр беткәч тә, соң дип тормады, Заһир, гармунын кү- ♦ тәреп, җәяүләп Чишмәгә китте. Авылга ул төн уртасында гына барып ® җитте Урам тып-тын. Тәрәзәләрдә ут юк. Очраган кеше дә булмады X Җәмиләләргә җитәрҗитмәс, алда тәмәке утлары күренде Якынрак х килсә, бер төркем халык утыра, ә Галия үзенә генә хас тавышы белән < җитди итеп нидер сөйли. Заһир үзен көчләп туктатты да тыңлый ► башлады. * —...Менә шундый гаҗәп талантлы кеше, биш яшьлек чагында ук * опера язган, алты яшеннән Вена, Париж, Лондон залларында концерт- < лар биргән, унҗиде яшендә дүрт опера, унөч симфония, егермедән ар н тык соната авторы булган композитор, бөек музыкант архиепископка хезмәткә керә... — Ул упер, симфони, сонатлары нәрсә инде? — Музыкаль әсәр төрләре. — Көйләр, җырлар значит? — Шулай дияргә дә була. — Әй, бүлдермәле! Сөйлә, Галия апа! — Тукта, ә «архискубы» кем инде? Берәр баймыни? — Дин әһеле. Зур дәрәҗәле поп диимме .. Ул композиторны мыскыл иткән, мәсхәрәләгән. Шуңа түзә алмыйча, Моцарт туган шәһәренә кай тып китә... ... Караңгы төндә, ярты халкы кайдадыр ерак сугыш яланнарында үлем белән алышкан кечкенә башкорт авылы урамында «Фигаро туе», «Дон-Жуан», «Сихри флейта», «Реквием» исемнәрен ишетеп Заһир хәй ран калды. Галиянең сөйләве бер. ә сугыш башлангач кайгылары баш тан ашкан колхозчыларның, йокы калдырып, Австриянең унсигезенче гасырда яшәгән композиторы турында бирелеп тыңлаулары таң калдыр ды. Ул әңгәмәне өзмәде, читәнгә терәлеп, азагына кадәр, Галиясе белән горурланып, хәтта аны бераз көнләшеп, йотлыгып тыңлады. — Менә шулай, Хәмәтдин абзый, — Галия сүзен йомгаклады Австриядән бер Гитлер гына чыкмаган, Германия дә гел фашистлардан гына тормый. Теләсәгез, Бетховен дигән композитор, Гейне исемле ша гыйрь хакында сөйләрмен әле. Ә бүгенгә җитәр, сезгә иртүк эшкә ба рырга бит. — Да-а, малай, — диде кемдер. — Шундый бөек кешеләре булган халык хәзер безнең белән сугыша. — Халык түгел, — Галия төзәтте. — Фашистлар сугыша. - — Анысы шулай, ләкин немец—немец инде ул. Ярый, рәхмәт, Галия апа. Кайтыштык, егетләр, иртәгә бәйрәм түгел. Бу төнге әңгәмәне Заһир кырык бишенче елның җнңүле язында, үз ләренең туплары белән танкларга каршы пехота сафында сугышканда, һәр буш вакытын файдаланып, әле һаман Галиянең табылуына ышанып төрле якка хатлар язган көннәрдә, Штернберк дигән шәһәрдә исенә төшерде. Ул шәһәр Карпат тауларының үзәнендә зур җәйпе кебек уйсулыкта урнашкан читендә кирпечтән озын һәм биек стена Шуңа беренче булып кергән частьләрдән кемдер зур плакат эләргә өлгергән иде «Калтыраныгыз, немецлар! Әҗәлләрегез җитте!» Кичен дивизион шта бында алдагы көнгә приказ игълан ителгәч, командирның политик бу лек буенча урынбасары: — Хата сүзләр язылган анда, - диде шәһәр читендәге лозунг турында — Немецлар түгел, фашистлар калтырансын! Солдатларга шуны аңлатыгыз. — Бәй, барыбер түгел мени? - диде офицерлардан берәү. _ Түгел, — диде комиссар — аны дивизионда элеккечә «комиссар» дип йөртәләр иде — немец халкы фашисттан гына тормый... Халык таралгач, читәң кырындагы эскәмиядә нидер уйланып утырган Галия янына килеп, Заһир: — Акыллым! — диде. — Заһирым! — Галия аның кочагына атылды Өч ай чамасы очрашмый торганнан соң бу күрешү исерткеч шатлык лы да, аерылышачакларын сизгәнгә, моңсу да иде. Алар бер-берсенә тагын да якынрак, кадерлерәк һәм кирәгрәк булып очраштылар. 10 Төнен Чишмәдән кайтканда, сөйгәне турында бер ни дә белә алмаган Заһир «Галия каеннары» янында туктады, һәм — иртән узганда ничек игътибар итмәгән ул! - аланда катып калды, үз күзләренә үзе ышанмады каеннар юк, кышын да туңмаган чишмә урыны кар белән капланган. Әллә алама төшме бу: Галиядә, каеннары да, ул су сибешеп уйнарга яраткан чишмә дә юк? Күпме генә вакыт үтте шундый үзгәрешләр! Кышкы салкын төндә, кара куаклар белән уратылган җансыз аланда ул үзен бөтенләй югалып калган, беркемгә дә кирәге булмаган җан ияседәй хис итте. Бераз басып торгач, «Галия каены»ның төбен табып кардан тазартты һәм утырып тәмәке кабызды. Кайдадыр еракта дәһшәтле сугыш бара. Менә, шушы сәгатьтә кемнәрдер, аның кебек, разведкага шуыша, атакага күтәрелә. Үлем белән алышу-якалашулары аяныч һәм хәтәр булса да, анда киеренке, бай эчтәлекле тормыш дәвам итә. Ул гына хәзер биредә, таулар арасында, кайчандыр үзенең иң бәхетле минутларын кичергән урында уйларының очына чыга алмын утыра. Түштә, шинель астында — Галиясенең сердәш дәфтәре. «Еласаң җиңел булып китә ул». Бәлки, шулайдыр. Ләкин аның, инде ничә еллар, елаганы юк. Ичмаса, гармуның булса икән янда! Галияне күргәнгә кадәр ул бит аңа бердәнбер сердәш иде Икесе дә юк хәзер... Заһир үзләренең соңгы кичләрен хәтерләде. Яздан ук алар, ике авыл яшьләрен оештырып, «Галиябану» пьесасын сәхнәгә куярга булдылар Башта бу турыда кем сүз күтәргәндер, тик барысы да шатланып ризалашты. Рольләрне бүлгәндә Галиябану белән Хәлил турында баш ватасы булмады Галимҗан хәтта «Совет заманының Галиябануы белән Хәлиле шул безнең Галия белән Заһир инде», диде. Тик үзенә Исмәгыйль ролен тәкъдим иткәч, Заһирга өч-дүрт көн үпкәләп йөрде: «Шул икән синең дуслыгың. Колхозның старший конюхына кулак малаен бирмә- сәң, әйтерсең, роль беткән. Бирегез ичмасам Бәдрине — яхшымы- яманмы, Галиябануның әтисе, ә Гөлчирә Галимәбану булыр». (Гөлчирә — Чишмә кызы, Заһир белән монда килеп йөри башлагач танышканнар иде.) Исмәгыйль ролен Чишмә милиционеры Гаптерәй үзе сорап алды. Галия дәшмәде, икәү калгач кына Заһирга үзенең ризасызлыгын белдер- де «Җенем сөйми шуны, болай да теңкәмә тия иде. инде сәхнәдә очра шабыз икән» Ярый ла Галимҗан коткарды беренче репетициядә үк Гаптерәйнец Исмәгыйлен эштән чыгарып тиргәп ташлады ул: «Ну же- бегәнсең, кода, атлауларыңны, сөйләшүләреңне әйтер идем! Бу сина Ягурда чуваш бичәләрен куркытып көмешкә эчеп йөрү түгел шул! Ярый, бирегез рольне үземә, ничек тә ерып чыгармын,—диде һәм За- ф һирга үпкәсе үткәнен белдереп көлде: — Тыңкыш Гаптерәй кулыннан к үткәнче. Галияң өчен минем белән тартышып кара». ~ Ә Бәдри картны Булатка тәкъдим иттеләр Ул Бишкаенда МТСта < эшләсә дә, репетицияләргә кайтып йөрергә булды. Заһир моңсу елмаеп искә алды рольләрне язып, яттан өйрәнеп йөр- * гән көннәрдә Булат кайтып төште. ® — Заһир, мин, пьесаны бераз үзгәртергә булдым бит әле, малай, — а. диде ул. — Хәлилне шул Исмәгыйльдән үтерткәнче, тотыйк та азакта s сәхнә гутырып туй ясыйк, ә? Подумаешь, ул авылны тетрәтеп тора < имеш! Ә Бәдри карт үз гаебен танып кызыннан елый-елый гафу үтенн сен? Мин риза. Теләсәң, хәзер уйнап күрсәтәм. * Заһир аңа пьесаның социаль юнәлешен, Булатча куйсаң, драманың х бер көлке комедиягә әйләнеп китүен үзе белгәнчә аңлатты. Булат «Әйдә, < бер рәхәтләнеп көлешербез ичмасам» дип. нык кына бәхәсләшсә дә, соңыннан Хәлилне үтертергә риза булды Май бәйрәме алдыннан генеральный репетиция ясадылар. Тик Галиягә ошамады, -- эшне дәвам итәргә булдылар Печән өсте җиткәч, сәхнә кайгысы онытылып торды. Аннары - сугыш, кайгы-хәсрәт. Булат һәм тагын берничә «артист» беренче көннәрне үк фронтка китте, алар- ны алыштырырга туры килде. Спектакльне көзгә генә әзерләп җиткерделәр Галиянең аңа күпме көч салганын, спектакльне искиткеч әһәмиятле вакыйга итеп көткәнен яхшы белгән Заһир премьераны Чишмәдә үткәрергә, Галиягә багышларга булды Ә көнен Галия ачыклады — 21 ноябрь Клубтан кайтканда Заһирның беләген кысып — Беләсеңме, ул нинди көн? диде ул һәм ничектер карлыккан тавыш белән үзе җавап бирде: — Безнең очрашуга нәкъ бер ел тула. Бер ел! Шулай ук ел да үтеп китте мени? Юк, бер ел гына әле! Киләчәктә саналмаган елларыбыз күп булсын! Бу кичне клубта, сугыш башланганнан соң тәүге тапкыр, яше-карты шыгрым тулы иде зур вакыйга бит ике авылның яшьләре бергәләп спектакль куя! һәм нинди спектакль - тыныч чаклар истәлеге! Заһирның күз алдыннан пәрдә ачылулар, Галиянең дулкынланып аны көтү, очрашу картиналары, су буе сәхнәләре үтте. Тәнне эсселе-суыклы итеп, тагын шул су буе искә төште. Репетицияләр вакытында ул турыда сүз булмаса да, Галия - Галиябану Хәлилдән «Заһир көен» уйнавын үтенде «Артистлар» аптырашта калган иде, Галимҗан коткарды — үзенең Исмәгыйльлеген онытып тәкъдимне күтәреп алды — Әйдә, малай, сыздыр үз көеңне! Заһир, беренче уйнавындагыча ярсып, гармун күрекләрен сузып җибәрде. сәхнә җыр белән кушылды Мәңге кабатланмас илаһи минутлар! Җыр бетәр-бетмәс залдан тавыш яңгырады — Сабыр итегез, иптәшләр! Тынып калган халык арасыннан сәхнәгә Чишмә председателе менеп басты Ул «артистлар»дан гафу үтенеп, залга эндәште ( — Ашыгыч игълан, иптәшләр. Әле генә Ленадан хәбәр иттеләр Заһир нптәш Хәйдәровка повестка килгән. Иртәгә сәгать тугызда Бншка- енда военкоматта булырга тиеш Әле моңа тикле бик еракта кебек тоелган сугыш, күзгә күренеп, сәх- иәгә килеп керде «Артистлар* да, тамашачылар да үзгәреп китте, спек такль көчәйгәннән көчәйде. Заһир су буенда Галиябануны, Исмәгыйльдән аралап, кочагына алганда Галиянең бөтен тәне калтырый, күзләрендә яшь иде. Ә инде финалда, Исмәгыйль Хәлилне аткач, ул Заһир өстендә аунап, чын-чынлап үксеп елады. Ә залда тамашачы елый... Спектакльдән соң халык таралгач, Галия мандолинасын шакмаклы ашъяулыкка төрә-төрә: — Шул кадәр көтеп алган көнем иде, синең китү көненә әйләнде. Хәерле генә булсын инде, — диде. Бераз моңсу карап торганнан соң дәвам итте — Җәмилә апа, беләсеңме, нәрсә ди? «Заһирыңны бер кич тә кундыра алмадың, яратмыйсындыр, яратсаң түзмәс идең», ди. — Бәлки, чынлап та яратмыйсыңдыр? Галия кайнар пышылдады. — Яратуларның чиге булса, мин ул чиктән дә узганмын. Китәсең бит, ханым! Соңгы кичем, соңгы төнем сиңа булсын. Әйдә, бездә куныйк. Ул күз яшьләренә буылды, Заһир аны кочагына алды: — Акыллым, чибәрем минем, елама. Мин шатланып китәм. Урынсыз булса да әйтим иң курыкканым сугышта катнаша алмау иде. Хәзер теләгемә ирештем. — Ә мин?.. — Ә син көт мине. Галиям Мин кайтырмын, күңелем сизә кайтырмын — Ул Галияне үбә-үбэ юатты. — Без әле синең белән гөрләтеп туй ясарбыз, балалар үстерербез Сиңа охшаган кечкенә кызыбыз булыр. . Җәмилә апаларга килгәч, Галия чыккан арада. Заһир үзенең үтенечен әйтте: — Минем үз йортым-хирем дә, агай-энеләрем дә юк. Бар байлыгым — шул Галия Ул әнисе янына кайтып китмәсә, кыенлыкларны бергә үткәрерсез инде, апа. Китмим, ди. кайтканыңны монда көтәм. ди. — Борчылма, улым. Галия миңа үз балам кебек. — Рәхмәт, апа. Тыштан күлмәкчән генә кергән Галияне Җәмилә борчулы сүзләр белән каршы алды — Бигрәк сакланмыйсың, кызым, салкын алдыруың бар.— Ан нары табынга чакырды — Әйдә, утырышыгыз, чәй эчик бер ичмасам.— Ә чәй эчкәндә ул күп кенә яңалыклар сөйләде. Бүген кич кенә абыегыздан хат алдым. Калинин дигән каладан. «Туп тәгәрмәченә куеп язам, тагын сугышка керәбез», — дигән. Исән сау гына чыксын инде. мескенкәем, бигрәк кырыла бит халык. — Нидер хәтерләп, көлеп дәвам итте: Түбән оч Мәликә дә хат алган әле. Ул иренә хатка кушып хыр язган булган икән «Одеял ябынасыңмы, юрган ябынасыңмы, мамык юрганнар астында мине сагынасың мы?» дигән Ә Әхмәтшасы аңа хавап хыры хибәргән: «Одеяллар да юк монда, юрганнар да юк монда, баш очымда туплар шартлый — синең кайгың юк моһда» —дигән. Шул кирәк, исәрләнеп иреңне юрган белән котыртып ятма. Булыр анда мамык юрганнар! Әнә Галиәкбәр кода ранеинай булып кайткан. Шул сөйләп торды хир чокып кереп, шунда гына котыла, ди, адәм баласы. Тереләй гүргә керү белән бер, ди. һәркем үз уена бирелеп, бер ара сөйләшми утырдылар. Кинәт Галия Заһирга карады Гармуныңны да алын китәсеңме? Алам. Мин бит ансыз яши алмыйм. Ал, балам, ал, — сүзгә Җәмилә кушылды. — Эчкәйләрең пошканда бер юаныч булыр. Галия урыныннан сикереп торып гармунны алды һәм бер мәл кочак лап утырды да, уң як капкачын ачып, нидер яза башлады. — Нәрсә, кызым, әллә берәр дога язасынмы? Яз, яз, балам, саклап йөрер Мин дә үземнең картым сизмәгәндә күлмәгенә бөти тактым. — Әйе, апа, — Галия боек елмайды, — Заһирыма дога яздым — Ул Заһирга гапмунын сузды. — Мә, укы. ♦ Заһир сокландыргыч якын почерк белән язылган сүзләрне укыды ж Мәхәббәтем — чиксез, | Сакчы булсын 2 Авыр яу юлларыңда. Ф — Рәхмәт, Галиям! Җәмилә апа аларга комачауларга теләмәде. о — Күгәрченнәр кебек гөрләшеп утырыпкалыгыз, балакайлар, — £ дип, чаршау артына йокларга кереп китте х Галия дә, чынаякларны тиз генә җыйды да ут сүндерде, үзенең < яраткан урыны — почмактагы биек сандык өстенә утырды. — Кил, Заһирым, кочакла мине... х Аларның кайнар тыннары бергә кушылды. х ...Таң атканда Галимҗан килеп чыбыркы сабы белән тәрәзә какты: * — Заһир, кайтырга вакыт! Галия озата чыкты. Аерылыша алмый шактый тордылар. Соңгы сүзләр әле дә колакта: — Кайт, җаным, Галияң бәхетенә кайт. Мин сине өзелеп көтәрмен. — Кайтырмын... ...Заһир сүзендә торды — яраланып булса да кайтты, ә Галиясе — юк. Ничек булды соң әле бу? Бәлки, немецлар чигенер юлны ябып ут ачкач, уңга түгел, ә артка гына чыгарга тырышырга кирәк булгандыр? Разведка үзебезнең полкка кайтса, мондый аңлашылмаучылык тумас, шул каһәр суккан үлем кәгазе дә язылмас, килмәс иде. Курыкмадым да бит юкса — уңда чокыр бар, җитез генә шунда күчсәк, котырынып ут яуса да хәтәр зонадан чыгачакбыз дип бик төпле исәпләгән идем. Буталыш хәтәр киткән, күрәсең. «Эх, шул мина гомерне дә бөтенләй өзә алмаган...» Заһир, тешләрен шыгырдатып кысып, таягы белән карга сукты Үз каены төбенә туры килде. «Каеннар да юк хәзер». «Каеннарыбыз булсын, кайгыларыбыз булмасын», ди иде. Менә хәзер каеннарыбыз юк, кайгыларыбыз гына калды 11 Ленага ул таң беленгәндә генә кайтты. Чечекәй әби аны битәрләп каршылады • — И, балакаем, көтеп-өркеп арып беттем, төне буе йөргәнче, кунып кына кайтыр идең Хәзер, ир-ат китеп беткәч, сунарчылары да юк, бү- регә-фәләнгә юлыгуың бар, — дип ул самоварга ябышты Заһир аны туктатты — Рәхмәт, әби, куйма, эчәсем килми. Әзрәк черем итеп алам да. бүген юлга чыгам. Китәргә вакыт , — Тагыл ике көнең бар түгелме соң, улым? — Юк. әби, ялгыш санаганмын. Китәргә кирәк. — Кайларга китәсең инде? Янадан шул ут эченәме? — Юк, башта мин укырга кнтәм. Хәрби училищега направлением бар. — Бик әйбәт, балам Утына өлгерерсең әле Чечекәй әби урын җәйде — Ят. ял ит. Күп-күмгәк булып өшеп беткәнсең ич. Ичмасам, ат сорыйсың булган. — Зарар юк, әби. — Чирләмәсәң генә ярар иде... Ни, улым, Галияңне белештеңме? — Ул Заһирның Чишмәгә нинди йомыш белән барганын белә иде. Заһир, чишенеп, тәмәке кабызды һәм шактый ара дәшмәде. Аның җавап бирергә теләмәгәнен аңлап, Чечекәй дә тынып калды. — Юк, әбекәем, бер ни дә белә алмадым, — бераздан уфырып Заһир үзе сүз башлады. — Җәмилә апага да язмаган. Идарәләренә, мәктәпләренә дә кереп чыктым — белүче юк. — Әй, ходаем! — Чечекәй әби хафаланып дәвам итте: — Ниләр генә булды икән балага? — Белмим инде, әби. Фронт бит ул... — Шулай ук сугышка китте микәнни? — «Китәм» дип язып калдырган. — Мескен бала... Йомыш тапкан булып, килеп йөри, синең хатларыңны укып күрсәтә иде. Заһир кинәт торып утырды. — Әби, син «Галия каеннарын» белә идеңме? — Беләм, белми ни! Кем белми инде аларны? Бер килүендә Галияне шунда тиклем озата барып, каеннар астында икәүләп озак кына сөйләшеп. кошлар сайравын тыңлап та утырган идек. Галәветдин утынга кистерде бит, оятсыз! Урманда яшәп, агач беткәндер аңа! Бүтән кешенең кулы бармасын белгәндерме, имансыз. — вакуиранный карттан трудадинь язып кистергән. Чишмәләр прсидәтеленә, тегесе килеп сүккәч. «Җир безнеке — каеннар да безнеке», дип әйткән, ди. Заһир Галиянең «Кәҗә ышансын»ын хәтерләде. Нәрсә аңлата соң ул сүзләр? Озак уйланып ятканнан соң ул, торып, киенә башлады. — Йоклый алмадың инде, балам Ярый, хәзер мич ягып, бәрәңге тәгәрәтермен. — Мин йөреп киләм әле, әби. — Таңнан кайда гына барырсың икән, улым? — Әллә кая түгел, әби. Каравылчы йортына барып ат белешәм. Заһир Галәветдин йортына карап юл тотты. Урам тыныч. Сирәк-мирәк әтәчләр кычкыра. Түбән очта шарлап капка ачылганы ишетелеп калды, кайдадыр иренеп кенә эт өрде дә, тагын тынды. Ике ел элек, шундый тыныч төннәрнең берсендә, ул Булат белән Миңзифаларга барган иде. — Әйдә әле, Заһир, сөйләшәсе бар. Шуның өчен МТСтан кайттым Тик үземә генә уңайсыз. — диде Булат. — Аннары, син бит төрле тарихлар яратасың — тагын бер тарих ишетерсең. Киттеләр. Миңзифа үзе генә иде. Булатның йөзеннән үк егетләрнең юкка гына килмәгәннәрен аңлап, үзе сүз башлады: — Рәхим итегез, егетләр. Утырышыгыз. Ниләр кырып йөрисез, йомыш бармы әллә? Заһир — сәкегә, Булат мич алдына урындык аударып, утырыштылар Булат ашыкмый гына тәмәке төреп кабызды һәм бер-ике суыргач, Миңзифага карап сүз башлады: — йомыш дип, ничә чәйнәсәң дә бер балык башы дигәндәй, Хәмдия турында сөйләшергә иде. Син бит аның әхирәте түгелме соң? — Хәмдия турында сөйләшәсе юк инде, Булат. Ул — ир хатыны, кеше өлеше. — Ничек ул шул Кәҗәгә чыкты?! «Мәңге көтәрмен», дип ант иткән иде бит? — Ант итүләре җиңел ул, Булат, антны тотулары кыен. Эх, бары да без дигәнчә генә булса! — Миңзифа тирән сулап куйды. — Шул син армиягә кигкән көзне Хәйрулла абзыйны өтермәгә утырттылар. Иртән бригада буйлап өйдән-өйгә эшкә әйтеп йөргән, ә төнлә алып киткәннәр. Кәҗә эше, ди, әллә нинди яла яккан. Атна-ун көннән гаиләсен колхоздан чыгарып, өй каралтыларын тартып алдылар, бәрәңге бакчаларын кистеләр. Ул көзне трудоденьгә тигән ашлыгын да бирмәделәр. — Ә соң халык күрмимени: Хәйрулла абзый — колхозны оештыру- ф ЧЫ бит! . — Күреп нишләсен? Соңыннан шул «Кәҗә», үзе председатель булып алгач, аңлатып маташты: рәис Хәмит абый белән икәүләп колхозны таратмакчы булганнар, ди Булат ачу катыш көлеп куйды Хәмит абзый — колхоз таратучы! Шул колхоз өчен аңа сәнәк кададылар түгелме соң? — Бары да электән уйланган, исем өчен генә булган, ди. — Куй! — Булат тагы да ачулана төшеп дәште: — Син дә тузга язмаганны лыгырдап утырма. Минзифа үпкәләгән тавыш белән — «Шыр»лыгын да искә алдылар. Тәре тагып йөргәнен... — диде. — «Тәре»! Тәремени ул! Медаль ич! — Булса ни, патша мидалы бит! — Бәй, патша вакытында башка нинди медаль булсын? Аны Хәйрулла абзыйга патша биргән мени? Фронтта батыр сугышканы өчен бүләк итеп биргәннәр. Оят, билләһи! — Булат, тәмәке төпчеген учакка ыргытып, сикереп торды. Заһирга бу төнге сәер сөйләшү тормышның бөтенләй күренмәгән якларын ачты. Булат, ишекле-түрле йөреп алды да әзрәк тынычланып, сәкегә килеп утырды. Шуннан Хәмдия кияүгә чыктымы? — Хәмдияләр, инәсе, бәләкәй энеләре белән, кышны алачыкта үткәрделәр. Өйләре буш торса да. анда кертмәделәр. Шул кышны Галлә- нурлары, хәер сорашып йөреп, буранда туңып үлде. Еракка киткәндер дигәннәр иде, Рамазан чокырында гына яткан икән. Язын этләр чокып чыгарды. Булат яңадан сикереп торды — Моның өчен судка бирергә кирәк иде! Парторг Гатаулла ни караган — алар Хәйрулла абзый белән гражданнар сугышында бергә йөргәннәр ләбаса! — Гатаулла абзый үзе дә балтасы суга төшкәндәй йөрде, аннары кыш буе диярлек я районга чапты, я больниста ятты. — Ә Хәмдия? — Булат Минзифа алдына килеп басты — Әй, «Хәмдия» дияр шушы! Хатыны бәбәйдән үлеп, атна-ун көн үтмәде, Хәмдияне сората башлады Кәҗә. Ничәмә тапкыр миңа килеп елады ул! Инәсенә «Кызыңны бйрсәң, өегезне, каралтыларыгызны кайтарам, колхозга алам, бнрмәсәң — авылдан куам», дип әйткән ди Кәҗә Инәсенең сүзен тыңлады, риза булды — тагын ике үсмер энесе бар бит Булат ачынып сорады: — Ник миңа язмадыгыз соң? Безнең комиссар андый гына эшләрдә ярдәм итәр иде. — Язмаска кушты. «Өлешемә чыккан көмешемдер», диде Шулай язгандыр инде. Икенде ел торалар — көн күрсәтми мескенгә. Балага узгач тукмады бит мөртәт — Минзифа ачу белән өстәп куйды — Кәҗә! Шуның аркасында Хәмдия бала ташлады Булат тешләрен кысты, яңадан мич алдына килеп утырды да. тәмә ке кабызды Сүзгә Заһнр кушылды 4 «к у» м и ТАҺИР ТАҺИРОВ ф ГАЛИЯ 49 — Ә ник тора соң шуның белән? — «Ник тора»? Н>г эшләсен? Башыңны ташка бәреп булмый, туганкаем! Сарыга сабышты инде. — Мин ул Кәҗәне’ Булат сикереп торды һәм ашыгып киенә башлады. ■ — Син нәрсә?! — Миңзифа аңа килеп ябышты. — Хәзер барып шыерам! — Шыерып нишләрсең? Булган да беткән. Узган эшкә кар яуган, ди. Хәмдиягә болан дз. син кайтканнан бирле, көн юк. — Дөнья — диде Булат, өметсезлек белән кулын селтәп. — Безнең ротада андыйларга «темный» ясыйлар иде. — Ул нәмәстәкәй тагын? . I Караңгы почмакта башына одеял ябалар да дөмбәслиләр... — Дөмбәсләп карадылар инде Үткән ел сабантуйдан кайтканда Галимҗан белән Гариф исерек Кәҗәне урманга аты белән борып керткәннәр дә кирәген биргәннәр иде. Соңыннан чак үзләре этермәнгә эләкмәде. Ярый әле. юлын табып Гатаулла абзый аралап калды. Бераз дәшми утыргач, китәргә җыендылар. Булат шинель кесәсеннән бер уч конфет чыгарды: — Мә. сыйлармын дип салган идем, онытканмын. Картая башладым бугай. — Рәхмәт. — диде Миңзифа. алъяпкыч итәген җәеп. — Картаябыз бит, әй: сиңа егерме дүрт яшь. миңа да егерме бер китте Егетләргә нәрсә ул. ә менә миңа һаман кияү чыкмый. Син дә шул Хәмдия дип исең китте... Булат шаяруны кабул итмәде. . 12 Хәмдиянең үткән кыш ук үзе теләп торфка киткәнен, ә Галәветдиннең Бишкаенда бер бичәгә ияләшкәнен, авылда да ялгыз хатыннарга кул сала башлаганын Заһирга сөйләгәннәр иде инде. «Бәлки, өендәдер әле» Заһир капка шакыды. Ихатада эт өрә башлады. Бераз көтеп торгач капканы а«ып, әрсез эткә таягы белән селтә- нә-селтән '. күтәрмәгә таба атлады. Өйдә ут алдылар. Чоланда аяк тавышлары ишетелде — Кем бар анда? . Мин, Заһир. Керергә мөмкинме? Бер мәл тынып торган Галәветдин шат тавыш белән: Ә-ә! Әйдә, брат рәхим ит, - дип ишекне ачты. — Монда берни күренми, әйдә, минем арттан атла. Кереп ут кабызгач күреште. • Чишен. Заһир! Кайтканыңны ишеткән идем Көтеп тә тордым, правлениегә кермәдең. Эреләнгәнсең, эреләнгәнсең, брат! Заһир, таягын стенага сөяп, шинелен салып элде. — Кергән идем — булмадың. — Шулайдыр шулайдыр Эш күп, малай, көн-төн я — Бишкәен, я— станса, я МТСка чабам Заһирның түшендә орден күрде — 0, герой! Орденоносец! Котлыйм котлыйм! — дип савыт-саба кузгата башлады. — Әйдә, утыр! Рәхмәт. Таңнан уятканым өчен гафу ит. Миңа китәргә вакыт — ат сорамакчы идем — Китәргә дә мени инде? Күргән кебек тә булмады. Ә ат—пожа- лысты. айгыр белән стансага үзем мендереп куярмын. Фронтовик, понимаешь, орденоносец! Галәветдин, каяндыр шешә чыгарып, стаканнарга тутырып аракы койды. Әйдә, тот! Без монда тоже «наркомски»сыз тормыйбыз — Ул ста канын Заһирныкына ЧӘКӘДР ДӘ бетереп эчте, суган кабып чәйни башла ды. Заһирнын кулына да алмавын күреп аптырады — Бәй. ник тот мыйсың? — Таң белән эчәсем килми. — Ну, давай! ф Галәветдин элеккегә караганда бераз тазарган. Ләкин, әллә кырын- к маганга әллә йокыдан әле генә торганга, нык кына картайгандай кү- = ренде. Заһир тирә-якка күз салды. Өйдә, хатын-кыз кулы тимәгәнгә, < ничектер котсыз иде — Холостой мин хәзер... — Галәветдин сүзләрен бик исе китмәгәндәй әйтсә дә, үзр авыр сулап куйды. Тагын койды да: «Әйдә, тот», дип “ эчте. Аннары стаканны читкә этәрде: «Җитте, норма». Тәмәке кабыздылар. ~ — Ну, ничек анда, фронтта эшләр? Немецның кирәген бирәсезме? < — Төрлечә Мин фронттан киткәнгә дә ярты ел була инде Ул чакта а күбрәк безнең бирәләр иде... х — Ничава! Сабан туенда да бер аста буласың — Анда сабан туе түгел шул... ь Заһир үзен борчыган сорауны бирергә жаен тапмады. Галәветдиннең аны шатланып диярлек каршы алуы бераз кәефен үзгәртте. «Бергә эшләгәндә алай дуслык күрсәтми иде, хәзер үзгәргән. Сугыш моны да акылга утыртты микәнни?» Йөрәкне ярып әлеге сүзләр үтте «Кәжә ышансын!...» «Кәҗә». Бу тискәре, тупас кешене халык яратмый, ләкин түзә иде. Күз алдында «Галәветдин абзый», «Галәветдин туган», «Галәветдин Гайнетдинович» дип бөтерелеп торучылар да аны бөтенләй бала чактан калган кушаматы белән «Кәжә» дип йөрткәннәрен белгәнгә, Галәвет дин гомер буе кәжә мамыгыннан бәйләгән бияләй кимәде, шарф урама ды, хужалыгында шул малны тотмады. Ә кушамат аңа тагын да ныграк ябышты. Галәветдиннең көн-төн эш дип чапканын күргән Заһир халык нын ана карата шулай шәфкатьсезлегенә башта аптырый нде. Ләкин Хәйрулла, Хәмдия тарихларын ишеткәч, үзе дә комсорг буларак еш аралашканнан соң аңа күңелендәге беренче хөрмәт тойгылары югалды. Ә хәзер сугышның нәрсә икәнен белмәгән шушы сау-сәламәт ирнең. «Сабан туенда да, бер өстә, бер аста буласың», — дигән сүзләреннән соң бик ачуы килде: — Галәветдин Гайнетдинович, — диде Заһир карлыккан тавыш белән. — Чишмәдә укытучы кыз бар иде... Беләсеңдер Галәветдин дертләп китте. — Теге Сәләховамы? Беләм, белми ни! Хәзер юк бугай, ул — Фронтта. — Фронтта диген, ә? Немецны мандолин белән кыра микән? Xa-xa-xal Галәветдиннең сары сирәк тешләрен ыржайтып шулай көлүе Заһирның ачуын тагын да кабартты Ул, урыныннан торып, Галәветдиннең күзләренә карады — Син аның белән күрештең мени? — «Күрештең мени?» — мыскыллап көлде Галәветдин — Мало што мин кем белән күрешкән дә, ул кем белән үбешкән... ,— Галәветдин! - Заһир, тешен кысып, аның якасына үрелде — Ну ну, утыр, әтәчләнмә. — Галәветдин, күзларен чылт-чылт йомып. елмайган булды - Шаярганчы әч’-мыйсың, брат! Заһир ншекле-түрлс йөри башлады һәм ки'тг — «Галия каеннарын» ник кистердең? диде. — Во-первых, Галия каеннары түгел, колхоз каеннары алар Во вторых, колхозның нинди каен кисүендә кемнең ни эше бар? — Дөрес, ләкин сезнең арада ни булды? — Брось ты. понимаешь.. Бәйләнде!.. Сиңа кыз беткәнме? Буа буарлык хәзер алар! Заһир, Галәветдин алдына килеп, теш арасыннан пышылдады: — Әйт. сезнең арада ни булды? — Кызма, брат! — Галәветдин аракы салып эчте һәм, тынычланып, сөйләп китте — Бер ни дә булмады. Сизеп торам сиңа языл өл гергән икән. Чипуха! Менә тыңла. Уракчылар яныннан кайтып килә идем Агачлар арасында ак нәрсә күренде Карасам, кемдер утыра. Атчы шунда бордым Күрәм — шул. Чишмә укытучысы. Каен төбенә утырган да бер кәгазь кисәгенә карап каткан. Мин ни. кызмача идем. Шаярып куркытмакчы булдым да, шым гына артыннан кереп, кочаклап ал дым Ачы тавыш белән чыелдап җибәрде бу! Кем белгән аның шундый назлы икәнен! — Заһир коты очкандай, күзләрен киң ачып, инде исерә башлаган Галәветдингә текәлде. Ул дәвам итте — Ну, мин үпкән булдым. Ә ул. тыпырчынып, ычкынды. Мин ни, тагын эләктереп алдым. Шул чак бу «Заһир!» дип кычкырмасынмы! Котым очты — снн бар икән дип торам. Галәветдиннең шаркылдап көлүе буш өйне яңгыратты. — Тнрә-якка карасам, кеше-фәлән күренми. Болай, шаярып кынз, әйткән булдым: «■Инде Заһирың череп беткәндер!» Ә моңа җитә калды агарынып, тырнаклары белән битемә үрелә. Акылдан язганмыни! Мин ни, трандаска утыр да. тай. Әллә хатын-кыз беткән дип белә . Заһир, рәнҗү катыш ачуыннан сүз таба алмыйча. Галәветдиннең өс- тенә килде —- Син. снн!.. Галәветдин мич алдына сыешып йодрыгын күтәрде: — Син. нәрсә, брось, понимаеш. Подумаеш! Якын килмә! Күрсәтермен мин сиңа, чатан!.. Заһнрнын тыны кысылды, госпитальдәгечә күз аллары караңгыланып. башы әйләнеп китте. Ул сәкегә сыгылып төште. Бераз хәл алгач, әкрен генә торып таягын тапты һәм шинелен сөйрәп ишеккә атлады. — Ну, гафу ит... Ну ялгышканмын... Әйтәм бит — кызмача идем. Заһир Галәветдиннең соңгы сүзләрен ишетмәде, ишекне аягы белән тибеп ачты да чыгып китте. Каршы тау артыннан кызарып-алсуланып яңа көн туа иде. Шул көнне ул җәяүләп станциягә атлады, Ленага бүтән килгәне булмады 13 Лена үзәненә җиткәч, Заһир вертолет командирына: — Мөмкин булса, югарырак менәсе иде. — диде Машина салмак кына күтәрелде, офык киңәйгәннән киңәйде. Менә Лена Ул тау астында яшел урманга уралып, ап-ак булып сузылган. Ә тегесе Ягур. Ә арада, элек пыш-пыш Чтапан көтүләрне ял иттергән зиреклек урынында, ниндидер корылмалар. Әнә — Чишмәгә юл .. Еракта агарып авылы да күренә Галия каеннары кайда соң әле? Әһә! Менә бит тау битендә алан. Ул әле дә түм-түгәрәк. Тик анда төрле төстәге чәчәкләр булып халык кайнаша... t Хәйдәров төшәргә кушты. Вертолет, тузан күтәреп, әлеге корылмалар янына утырды. Командир, башта үзе сикереп төшеп, баскыч ныгытты һәм Заһирга ярдәмгә кулын сузды: Килеп җиттек, Заһир Закирович Винтлар әйләнүдән туктагач тирә-як тып-тын булып калды Күптән авылдан аерылган Заһир өчен мондагы тынлык та, саф һава да гаҗәп тоелды. Якындагы корылмадай ике ир чыгып Ягур ягына юнәлде. Алар вер толетка әһәмият тә итмәделәр бугай, тик «Кемнәр алар, әллә тагын ф геологлар килгәнме?», «Белмим, бәлки шулардыр, һаман эзләнәләр ж бит», дигән сүзләре генә ишетелеп калды — Сез, егетләр, ял итегез, мин бераз йөреп киләм - Заһир, курт- * касын эчкә ыргытты һәм тирә-ягына карана-карана. Лена ягына ф атлады. в Көн бөркү Күк йөзендә сирәк-мирәк ак болытлар гына күренгәли. о Җилнең әсәре дә юк. i Заһир күргәннәрен үткәннәр белән чагыштырып барды. Бу урында £ елга боргаланып ага, ә монда кечкенә күпер була иде Аны язгы ташу .■. .а дыргыч бер бөтенне хасыйл итәрлек булып та, кайдадыр үзләренең ♦ икенче чын жаны яшәве турында башларына да китермәүче төр аз к мыни! Моң көчен язып та, әйтеп тә бетерерлек түгел. Заһирның ул турыда й еш уйлаганы бар. Днепропетровскида хәрби училищеда укыт анда • ♦ хәтта атларның музыкага күңеллерәк, җиңелрәк атлауларын гаҗәпле . неп күзәтә иде. Ә хезмәт иткән частьләрендә оркестрлар оеш әһәмиятле эш итеп карады. Лена белән Чишмә алар өчен чынлап та рухи байлык дөньясы .■ ; ды: монда татар һәм башкорт моңнары кушылып, тормышның бәген - якларына үтеп кергән иде - җырсыз уен булмады, эш б;. н 1аимады, - табын үтмәде. Алар, үзләре дә сизми, шул сихри биеклекнең нәкъ : сенә менделәр, аны хисләренә куштылар, тагын да баетты. һәвәслек, музыкаль сәләт аларны бер итте, тормышларын аллы-гөлле *- төскә буяп, бөтен тирә-якны яктырак, эчтәлеклерәк. • ;сез \ матур дөньяга әйләндерде. Боларга тагын илебезнең бөек и/еа.т i ,у fk лән яшәвен, ә ул ил балаларының аларга ихлас инануларын д.« купкан, чынлап та, монда сөйми һәм сөелми, җырламый һәм моңланмы;1 яшәү мөмкин булмаган гүзәллек дөньясы иде.. Генерал Хәйдәров элекке яшь егет Заһирдан көнләшеп дуйды. ш\ i дый бәхет һәр кемгә тими бит1 Энциклопедик сүзлектә ".ностальгия «ватанны сагыну», ә кайбер китапларда «ватанны сагынып шанын, дип аңлатыла. Бәлки, шулайдыр да. Ләкин һәр күренешкә һәркем .; , . карашы булган кебек, сүзләр дә бер генә мәгънәдә ка. танны сагыну»... Ә үз ватаныңда аңың аерым урыннарын сагыну, фронт та шул ватанны ике каен итеп күз.алдына китерү һәм, әгәр һәлак булырга туры килсә, тагын бер генә тапкыр күрәсе иде дип шашыну ностальгиягә керә микән? Үткәннәрне, аның кара кайгыларын лч ‘ ш, буяуларга буяп, күптән юылган эзләрне эзләүнең исеме бар микән" Әле Уфага сәфәргә җыенганда гына соңгы почтаны караганда АКШ та чыгарылган бер журналда аноним имза белән бирелгән сүзләп күзгә чалынды: «Кеше — ач булмаса да ашаган, сусамаса ла су эчкәй һәм ел әйләнәсенә мәхәббәт белән шөгыльләнгән бердәнбер җан ия.ч - Кн зык. ләкин «мәхәббәт»не бу аноним нинди мәгънәдә кулланды икән? Юлга укырга дип хатыны апа инглиз телендә Пирс Пол Ридның «Профессор кызы» романын салган иде: «Укы, — диде көлеп. син профессор, синең дә җиткән кызың бар ..» (Заһир берничә ел ипле кайчандыр үзе укыган академиядә эксперименталь баллистика курсын алып бара) Кичә йокы алдыннан «профессор» шул китаптан мәхәббәт картина сын укыды: бер-берен беренче күрүдән ярата башлаган професшр ;-■! Луиза белән Джонсон идәндә, пычрак матрзцта. яталар Егет анадан тума шәрә, ә кыз әле алай ятарга ояла. Джонсон, кулын Луизаның блузасы эченә тыгып, хисләрен сөйли: «мин синең бу түшләреңне учлап алтынга әйләндерсәм, алар күпме торыр икән, дип уйлыйм Валлаһи Мин аларның авырлыгын чамалыйм һәм эчтән генә хакын исәплим. Әгәр аноним шундый «мәхәббәтне» күз алдында тотса, ул «кеше» дигәнен җан ияләренең ниндие булыр иде? Хәлил белән Галиябануның Заһир белән Галиян°ң, Булат белән Хәмдиянең һәм сөйгәннәрен өрм • гән җиргә утыртмый кадерләп, кулларына кагылуны бәхет санап йөр гән күпме гашыйкларның мөнәсәбәтләрен ничек атарга? Стеладагы исемнәр әнә шул мөнәсәбәтләргә, кешене кеше иткән хис ләргә дә һәйкәл түгелме соң? — Картаясың, генерал. Профессияңә бөтенләй хас булмаган нечкәлекләр — шул картаю билгеседер инде... 15 Заһир, бакчадан чыккач, калитка баганасына сөялеп, бераз урамны күзәтеп торды. Авыл тып-тын. Бөтен халык «Сәгать»кә китмәгәндер китүен, тик бу эсседә йөрүчеләр күренми. Мәктәп ихатасын тиз генә калдырасы килмәде. Бу якларга башка килмәячәген аңлагангамы, кайчандыр беренче тапкыр курка-курка класска кергән урыннан, ул чактагы яшь малайның хәзер оик кечкенә булып тоелган дулкынлануларыннан аерылу кыен иде. Заһир пинжәген салып беләгенә элде, изүен ычкындырып галстугын бушатты һәм, һәр йортны элеккесе белән чагыштыра-чагыштыра, югары очка юнәлде. Ара-тнрә бала-чага, таныш булмаган кешеләр очрап, исәнләшеп үтте. Чечекәй әби ихатасына җиткәч, ул туктап калды. Такта койма, төрле төскә буялган «рус капкасы». Тәрәзәләрен элеккечә урамга каратып салган зур йорт. Япкан капканы ачып чиста ихата аша үтте һәм сап-сары итеп юылган болдырга менде, ишек какты. Ачучы булмады. Бераз икеләнеп торганнан соң ишекне ачмакчы булды. Ләкин ул бикле иде. Заһир урамга кире чыккач күрше яктан тавыш ишетелде: — Абый, сез Хәлим абзыйны эзлисезме әллә? Ул «Сәгать»кә китте. -*• Алай икән, рәхмәт. — Озакламый кайтыр инде, безгә кереп торыгыз, урамда бик эссе бит. — Зарар юк. — Заһир койма буендагы бүрәнәгә утырды Ул арада теге кеше күренде: егермеләрдәге озын буйлы, шактый килбәтсез егет. Ул, кыймый гына якынлашып, исәнләшергә кулын сузды һәм янәшәсенә утырды — Мөмкинме? Күргән-ниткәнгә ошамыйсыз, сез кем. абый? — Болай гына, үтеп баручы. — Алай икән. Ә Хәлим абзый «Сәгатьтә». — дип кабатлады — Миңзифа җиңги улы Заһир янына Төмәнгә китте. Ул анда буровик. Хатыны тагын бәбәйләгән, Хәлим абзыйның өйдә бер үзе утырасы килмәгәндер. — Хәлимнең хатыны Миңзифамыни? — Әйе. Миңзифа җиңги. Үзебезнең авылныкы. Югары очта әле дә иске өйләре бар — Заһирның күз алдына тулы гәүдәле, кунакчыл, бер шаян, бер моңсу Миңзифа килеп басты. — Ә уллары Заһир исемлеме? — Әйе. Хәлим абыйның инәсе Чечекәй әби куштырган, ди. Аларда элек, хан заманында, Заһир исемле кеше фатирда торган диме шунда.. Шул хәтле үк гомерләр үтте микәнни? — Ә сез «сәгатькә» ник бармадыгыз? — Чөгендер сирәкләтәбез. Шул «Сәгать» дип, ашарга да китермәделәр, өйгә кайтырга туры килде Бары да шунда купканнар. Хәзер трактор тик тора инде. — Сез тракторчымы әллә? — Әйе. — Кем баласы буласыз? — Безнең фамилия Исмәгыйлов. Исемем Мансур. Әтине Миңлебай дип йөрткәннәр... — Шулайдыр шул... Миңлебай, Миңлебай .. Кырык өченче елның кышында. Заһир яра ланып кайтуының беренче көнендә үк, Чечекәй әбиләргә күрше бичә килеп керде Хәләхвәл сорашкач, сөйләнә-сөйләнә куеныннан төенчек чыгарып, Заһирга сузды Күп тормыйсың икән, дип ишеттем, балам, ә без бүген сгансага симәнәгә китәбез — күрми дә калырмын. Менә шушы күчтәнәчемне Миңлебаема тапшыра гына күр инде. — Заһирның гаҗәпләнүен күреп. юаткан да булды — Авыр түгел ул, бер кадак ман да оек-бияләй Ала g гына күр инде, балам, капчыгыңда бер почмак тап. Улымның күңеле булыр- икмәккә як май ягып чәй эчәргә бигрәк ярата иде Монау сачL - кыннарда аяк-кулы да өшидер Посылка итеп тә салмавы идем Зур ♦ авылдагы пушты алмаган булды, .«Фрутка посылка алмыйбыз» диде ® Бишкаенга барырга вакыт юк — көн-төн олауда йөрим ® Заһир аптырады. х — Ни бит, Шәмсениса апа, мин бик шатланып илтеп тапшырыр идем - дә. ничек табыйм соң аны? н — «Ничек табыйм» дип, шул бер әрмия, бер фрунт бит инде, шунда д. бергә сугышып йөрмисез мени? 3 — И, апакаем! «Бер армия, бер фронт» миллионлаган кеше, ме- f ңәрләгән километр бит ул! ‘ *• Уңайсызлыктан Чечекәй әби коткарды. — Ярар, ярар, килен. Калдыр күчтәнәчеңне, илтеп тапшырыр. Шәмсениса рәхмәтләр яудырып, Миңлебаеның адресын калдырып чыгып китте. Адресны укыгач. Заһирның бөтенләй күңеле төште: «Донской фронт»... — Нишләдең син. әби? Анда бүтән фронттан түгел, үз частениән кеше табулары кыен бит! — Пошынма, улым, диде Чечекәй. — Күчтәнәчен алмасаң, хәтере калыр иде. аңа болай да жиңел түгел — ире белән малае сугышта, үзе ал-ял белми эшли. Соңыннан үзем әйбәтләп аңлатырмын Егет сүзчән булып чыкты. Сигарет кабызды да. әйтергә теләгәнен тезеп китте: — Мин әтине дә аз хәтерлим шул. Итәген;» утырта иде дә нәрсәдер сөйли, ә мин аны тыңлый-тыңлый йокыга талам. Бөтен истә калганы шул. Ул сугыштан кайтып ун ел үткәч кенә өйләнгән, ә мин өченче белән барганда 'үлеп тә киткән. Тәнендә пуля б.ер иде, ди әни, башына шул җиткән Мине әнием бер үзе тәрбияләп үстергән Шуңа да юаш булдым. — Ә әниегезнең исеме ничек? Әнием Фәһимә. Заһир аны хәтерләмәде, тик егет сүзен дәвам иттерәсе килде. — Ә юаш дигәнегез нәрсә аңлата? Мансур бераз көлемсерәп алды — Юаш дип, болай үзем әллә ни юаш та түгел кебек Башымда әллә күпме уй-хыялларым да бар Ләкин кеше арасында коелам да төшәм Ни кирәген әйтә алмыйм, ни иптәшләрем кебек шаярта белмим. Әнә Сәми, тоткан җирендә өзеп бара. Уттай егет. Апа нишләсә дә килешеп тора. Менә бүген эшен ташлап «Сәгатьжә киткән — бер ни дә булмас та әле үзенә. Яшьтән үк шулай иде: башлангыч мәктәптә укыганда мин «бишле» алам, ә ул «өчле»не «Ә нәрсә, — ди торган иде — «Өчле* — билге түгелмени, «Өчле», беләсең килсә, нң ышинычлы билге». Шулайдыр да. Еш кына мин үк кыен хәлдә кала идем , л «өчле»сен «дүртле»- гә төзәтсә, мактыйлар, мин «дүртлене алсам, әле һаман ялкауланасың дип тиргиләр. Сәми сигезенче класста ике ел утырды Шулай да сер бирми, «кабатлау мешать итми ул» дип кенә җнффәрә Аннан сон ул мәктәпне ташлады. «Хәзер кичке мәктәптә уку модада,— диде Кол хозда эшләячәкмен- Акыл хезмәтен физик хезмәт белән аралашгырырга кирәк». Бер-ике елдан көч-хәл белән шул кичкедә тугызынчы классны тәмамлады да бөтенләй укымас булды. «Кешене хезмәт тудырган, — диде. — Материаль производство сферасына бөтенләйгә күчәм». һәм трактор бригадасына хисапчы булып керде. Әле дә шунда эшли. Сүз дә юк, яхшы эшли. Тракторга күчеп утыру турында сүз кузгатсаң: «Тракторда кем дә эшли ала. Ә менә хисапчы! Беләсеңме, исәп-хисап турында классиклар ни әйткән?» — дип кенә жиффәрә. Ә мин, Зуравылда урта мәктәпне тәмамлагач, шул бригадага тракторчы булып килдем. Укыганда ук бу һөнәргә өйрәткәннәр иде. Университетка керергә дә тырышып карадым. ләкин булмады. Шул, әлеге дә баягы, кыюлык җитмәү. Белгәнемне дә юньләп сөйли алмадым имтиханда... Егет беразга тукталып калды. — Вузга керә алмавыгыз кызганыч, әлбәттә. — Әйе, — диде Мансур. — Тик, мин бик кайгырсам да, әнием шатланды гына. «Укыган хәтлен җиткән, балам, әтиең кебек тракторчы бул Өебездә ират исе — бензин исе булыр, ичмасам» диде. Яхшы гына эшләп киттем. Нормаларны тутырам Ара-тирә җыелышларда да мактап алалар. Ул яктан әйбәт. Ләкин эш бит шәп тракторчы булуда гына түгел, абый. — Ә нәрсәдә соң? — Заһир көннәр буе бер үзе тракторда эшләгән бу егетнең нигәдер эчен бушатасы килгәнен аңлады. — Нәрсәдә, дип, ничә әйтсәң дә, шул кыюсызлык. Кайчак табигатькә дә үпкәләп куям. Бирмәсә бирми икән. Еш кына көзгегә карыйм да. үземне Сәми белән чагыштырам. Төс ягына килгәндә, миндә юк та юк инде ул. Күрәсез: җирән чәч, сипкелле бит! Мансурны чынлап та чибәр диярлек түгел иде. Заһир аны юатты: — Эш тышкы матурлыкта түгел бит. Аннары егет кешегә... Мансур бүлдерде: — Шулаен шулай, ләк ин, сер итеп кенә әйтәм: чибәрлекнең кирәх чаклары була. — Ул тирә-ягына каранып алды да дәвам итте: — Галиягә күзем төште. Заһир кинәт сискәнеп егеткә текәлде. — Әйе, Галиягә — Егет кыюсыз гына кабатлады. — Авылда ике кызның берсе — Галия. Әллә дөньясында бүтән исем беткән — безнен әти-әниләр замандашы шул исемгә табына Тик барлык Галияләр арасында минем Галия — иң чибәре. «Минем Галия — иң чибәре». Заһир егетне ишетә дә, ишетми дә. Нинди көн булды соң әле бу? Галия дә Галия... — Галия тирәсендә күпләр урала. Сәми дә итәгатьле генә, түбәнчелек белән сөйләшә. Белә и инде, ярата ул аны. Әнә быел сигезенче март концертында нишләде! Башкалардан яшереп кенә аңа багышлап номер әзерли: мине, исемен «Галия»гә алыштырып, «Әлфия» көенә җырлатырга булды. «Концертны узем алып барачакмын, сюрприз.ясыйк әле»,— ди. Галиягә булгач, мим риза инде ул... Сәми сәхнәгә чыкты да «Ханымнар. туташлар, авылыбызның мәшһүр җырчысы, минем якын дустым Мансур иптәш Исмәгыйлов шушы залда утыручы бер туташка багышлап җыр башкара Ул минем аңа бәйрәм бүләгем булыр», — диде. Җырладым. Концерттан соңгы уен вакытында Галия миңа: «Мансур иптәш Исмәгыйлов, ә сезнең үзегезнең бәйрәм бүләгегез юк идемени?»— диде. Мин кызарынып-б үртенеп җавап эзләгән арада Галия, кулын селтәп. янымнан китеп тә барды. Бу егет белән утыр;/ы рәхәт иде. Заһирга ул авылның үз яшьтәшләрен, теге чактагы тарихларны кабатлагандай булды: һаман концертлар. сөюләр, көнләшүләр Тормыш дәвам итә. Ә егет, тыңлаучы булгангамы. җәелеп сөйләәвен дәвам итте. — «Ни булса, булыр» дип, Галиягә аны яратып йөрүем турында хат аша әйтеп бирергә булдым, абый. Төннәр утырып әллә ничә төрле хат яздым Ләкин бирергә кыюлык куәте җитми. Әгәр адәм көлкесенә калдырса, аннары ни күз белән күренермен?» Мансур тәмәке төпчеген токеэеп ташлады. — Ә бер көнне Сәми килгән Ничектер үзенә ошамаган иде ул — боек күренде Гадәттәгечә сүзчән дә түгел «Ни булган моңа?» мин ♦ әйтәм. Озак көттермәде. «Слушай, — ди бу, — син бит язу-сызу ягына я мастак Бер хат язып бир әле» «Син нәрсә, мин әйтәм. хан заманында- ~ гы кебек кешедән хат яздырасың?» «Бросьла, ди бу, — гади хат түгел, u Мәхәббәт хаты. «Мин сине яратам», фәлән-төгән. Матуррак сүзләр > тап». «Ә кемгә?»—дип сорыйм. «Анысы не важно,— ди,— исемен а куйма» Белеп торам инде — Галиягә. Ничек кенә авыр булмасын, үзем- о нең хатларның бер вариантын, исемен куймыйча гына, күчереп язып £ бирдем Ләкин файдасы тимәде бугай Ике-өч көннән сон Сәми коры х гына: «Синнән хат яздырган мин ахмак».— диде «Шуны да юньләп яза < белмәгәч...» Нишлисен инде, булмагач булмый шул... Егет хәйләле елмаеп, бераз тирә-якны күзәтеп утырды да яңадан - сөйли башлады. — Ни әйтсәң дә, Сәминең башы эшли. Әнә былтыр стена газетасы Z белән ничек булды бит Башта мине редактор итәргә уйлаганнар ид «Мәктәптә дә редколлегия члены идең, булдырырсың» — диделәр Мин курыктым әлбәттә, булдыра алмам, дидем Ә ул шүрли торганнардан түгел. «Үземне куегыз, — диде. Менә бит нинди йөрәкле! — Күрсәтим үзегезгә ничек газета чыгару кирәген! Ә Мансурны ярдәмче итеп бирегез. Аны да өйрәтермен. Бер-ике елдан бер дигән редактор булыр» һәм өйрәтте бит «Менә сиңа кәгазь, менә буяулар, диде у т шул кичне үк. — Хәзер барлык фермаларны, бригадаларны йөреп чь:к Кол хоз алдындагы бурычларны беләсең Ничек эшлиләр - бурычларга ярашлымы, юкмы аннары бик әйбәтләп утырып яз Только кара аны матур булсын, эчтәлекле булсын Эшләп бетергәч күрсәтерсез • Мин шулай иттем дә. Тик ул «йөреп чыгу» атнага якын вакытымны алды колхоз зур, бөтен Зуравыл сельсоветы бит Эш ташлап та йөреп бул мый. Аннары төне буе утырып язганымны Сәмигә күрсәттем Ул га зета- ны төрлечә боргалап карады да «Син дә газета чыгарам дисең инде ә?» — диде. Аннары «Первый блин комом, диләр. Ничего, кайгырма Бар. элеп куй, — дигән булды — Өйрәнерсең әле». Дөрес әйткән. Әкренләп киттем Заһир егетне аңлап житми — шулай беркатлымы ул, яки шаяртамы. Тыңлавы күңелле — Сәмине әйтәм. шундый тапкыр ул. Бер вакытта да югалып кал мый Әле кайчан гына, допризывник булып йөргәндә, бар сүзе ракетчик лар турында иде. «Алсалар да, алмасалар да. бары тик ракетный частька китәм. Хәзер техника заманы, солдатның иң шәбе - рак i чик». — дип йөри Армиягә авылдан өчәү алындык - көзгә китәбез Түбәноч Зәки белән Сәмине пехотага яздылар, ә мине, үзем һнч тә көт мәгән идем — ракетный частька Башта бу көтелмәгән хәлдән аптырап калган Сәми кайтырга чыккач та сүз башлады «Дөрес эшләде;; «р ди — Ракета нәрсә ул? Әле сугышта күргән-ишеткән әйбер түгел Күктәге торнага ышанып, кулыңдагы песнәкне ычкындырма. Ә п v ы? Юк ка гына «царица полей» дип йөртмиләр» Ничек аның белән килешмисен инде? «Әйе, - дидем. — Әнә кукурузаны да бит «королева полей» диләр...» Сәми миңа текәлеп карап торды да «Син кукурузны монда кы. тырма, яме?» — диде. Күз дә ачтырмый бу Мин акланмакчы бу.пай идем, бөтенләй кызып китте, русчалап сөйли башлады. «Син брось, по нимаешь! Ракетчик дигәч тә. хәзер, туч алкаем, пехота да җәяү йөрми анда аяк озынлыгы төп шарт түгел, баш кирәк, баш*» Дөрес сүзгә жз вап юк иде: юл буе пехотаны мактап кайттык, мин ракета турында сүз дә кыстыра алмадым... 16 Мансур сөйләп бетерә алмады, түбән яктан кара «Волга» күренде. — Райком машинасы, — диде егет. — Ул бая монда бер килеп китте инде. Хәлим абзыйны эзлиләр бугай. Авторитет бар аның — килгән- киткән начальство шунда туктала. Машина чынлап та Хәлимнәр капкасына килеп туктады. Ике якка ишекләр ачылды. Утыз яшьләрдәге урта буйлы ир, пинжәк төймәләрен эләктерә-эләктерә, Заһир янына килеп кыяр-Кыймас кулын сузды: — Исәнмесез, гафу итегез, сез иптәш Хәйдәров түгелме? — Әйе, Хәйдәров. Саумысыз. — Партиянең Бишкаен райкомы секретаре Моталлапов, Рамазан Тимерханович. Машинадан озын буйлы яшь кенә подполковник чыгып честь бирде: — Бишкаен район военкомы Алексеев. Исәнлек телибез, иптәш генерал! / — Исәнмесез, иптәшләр. Танышуыма шатмын. «Генерал» дигәнгә аптырап калган Мансур китәргә җыенды. — Гафу итегез, — диде ул Заһирга гаепле карап. — Мин белмәдем, шуңа әллә ниләр лыгырдап утырдым... — Сез, Мансур, үзегез мине гафу итегез.— Заһир аны иңбашыннан кочаклады. — Сөйләшү бик күңелле булды. Мин сезнең әтиегезне яхшы белә идем... Нәкъ менә сезнең яшьтә чакта гаҗәп бер егет иде. Шулай иртә дөнья куюы кызганыч... — Рәхмәт, абый. — Егет тиз генә китеп барды. — Без сезне шактый озак эзләп йөрдек, — диде Моталлапов. — Лет- чиклар «Авылга китте» диделәр. — Мин бераз авыл карадым шул. — Безнең беренче секретарь иптәш Рәхимов ялда. Менә хәрби комиссарга Уфадан сезнең килүегез турында шалтыратканнар иде. Каршы алырга дип чыктык, ләкин соңлаганбыз. Гафу итегез. i — Юкка мәшәкатьләнгәнсез. Эшегезне, ялыгызны бүлеп килеп йөрмәскә иде. — Куегыз әле: нинди ял да, нинди мәшәкать ул? Килүегез — бер шатлык. Сез монда кайчандыр эшләп киткәнсез икән? — Әйе. Ләкин бу бик күп еллар элек булды. Хәзер биредә бөтен нәрсә үзгәргән. — Үзгәрешләр бар, иптәш генерал.—Ул район турында, төрле саннар китереп, ун-унбиш минут сөйләде һәм тәкъдимен әйтте: — Бәлки, иптәш Хәйдәров. районны карап әйләнербез? Зуравылда мөгезле эре маллар симертү өчен бик шәп колхозара комплекс салдык. Ике атналык үгез бозауларны җыеп, унөч ай эчендә 400-450 килограммга җиткереп дәүләткә сатабыз. Бер керүдә ун мең баш! Сугышка кадәр бөтен районга ул кадәр мал булмаган. Әллә барып карыйбызмы? — Масштаблар башка хәзер. — Заһирның бик санаулы вакытны мал турында сөйләшеп үткәрәсе килмәде. — Комплекска барып булмас ахры — бүген миңа китәргә кирәк. Аннары минем андый комплексларны күргәнем бар. Аларның технология принциплары бер бит... — Әйе, шулай да бераз үзгәрешле Бездә бит колхоз маллары, төр-* ле токымнан... Заһир секретарьны бүлдерде: — Гафу итегез, әгәр мөмкин булса, без «Сәгать» бәйрәменә барыйк. — Рәхим итегез. Тик... нинди бәйрәм икән ул, кайда? Киләсе атна да районда — сабантуй — Сез белмисез дә мени? Ә сез, иптәш военком, беләсезме? — Күрергә туры килмәде... Уйлар тагын үткәнгә тоташты. Чишмәгә барып кайтканның икенче көнендә Заһирны колхоз идарәсенә чакырттылар. Гатаулла янындагы таныш булмаган кеше үзе килеп күреште. ♦ — Миронов, райкомол инструкторы. Утырыгыз, иптәш Хәйдәров. ж Заһир утыргач, Гатаулла сүз башлады — Я, ничек, энем, авылга күнегәсеңме? 2 — Рәхмәт. Күнегә башладым инде. Ф — Күнегерсең. — һич көтмәгәндә сүзне гармунга борды — Ишетүемә караганда, гармунчы да икәнсең? о — Әйе... “■ — Бик әйбәт. Безнең заманда авылдагармун — революцион корал, ® культура фронты коралы ул. Кызганычка каршы, яшьләргә башка әллә < ни тәкъдим итә алмыйбыз, ә аларның уйныйсы да, җырлыйсы да килә. *" Шулаймы? — Шулай инде... х — Монда сиңа кадәр Хәлим дигән бер гармунчы егет комсорг иде. * Шуны алмаштырырга туры килер. Аннары сүзгә Галәв.етдин кушылды — Мин аны фатирга да шул Хәлимнәргә урнаштырдым Гатаулла хуплады — Бик әйбәт. Чечекәйгә дә күңеллерәк булыр — бер үзе бит. Менә шул, туган, сине колхозның комсоргы булырга тәкъдим иттек, райкомол риза. Үзең ничек карыйсың? — Әйе, райкомол да кандидатураңны карады, — диде Миронов. Заһир, икеләнеп, җавап бирде: — Ышанычыгыз өчен рәхмәт, әлбәттә. Тик кулымнан килер микән? Мин монда бөтенләй яңа кеше бит әле — Кулыңнан килгәне генә җитмәс, туган,— диде Гатаулла.— Колхоз тормышына ныклап катнаш Яшьләр белән яхшы таныш, аларны үз тнрәңдә тупларга тырыш. Исеңдә тот: колхозда партия оешмасы юк, комсомол — бердәнбер политик оешма — Әйе, — Галәветдин өстәде: — Кулга кул тотынып эшләргә кирәк. — Кинәт бер нәрсәне исенә төшерде — Ә аулакка йөрүләрне туктатырга туры килер — Аулакка? — Гатаулла Заһирга текәлеп карады. — Аулакта буласыңмыни? — Булырга туры килә. Чакыралар бит — гармунчы юк — Зарар юк, клуб эшен җайга салсаң, аулак үзеннән-үзе бетәр ул. Төштән соң өч-дүрт комсомолецны җыеп Заһирны комсорг итеп сайладылар. Миронов аңа Хәлим калдырып киткән «дело»ны — эш планнарын, взнос җыю ведомостьларын, җыелыш протоколларын тапшырды. Соңыннан Чечекәй әби дә, «Менә, балам, Хәлимемнең камсамул язулары» дип, бер төргәк кәгазь бирде Анда авыл кешеләре турында кыска- ча хәбәрләр, кемнәрне комсомолга әзерләү, кем белән аерым әңгәмәләр үткәрергә кирәклеге, агротүгәрәкләр, дингә каршы концертлар оештыру турында уй-фикерләр, төрле цитаталар, инструкцияләрдән күчермәләр тупланган иде. Заһирга алар нык ярдәм итте. Менә хәзер күрештеләр Хәлим көчле куллары белән кочаклап ук алды. — Менә минем энекәшем нинди икән! Гомер буе әни сезнең хакта сөйләде. «Шул бала булмаса, киткәнеңнең беренче елларында саргаер идем», — ди иде мәрхүмә. Рәхмәт инде. Хәлим әнисенең исемен оныткан иде инде Заһир, ә «Чечекәй әби» дияргә теле бармады Ь. «К. У.» М 14 65 — Әби юк мыни инде? _ — Әйе, Чечекәй карчык былтыр дөнья куйды, — диде Хәлим. — Алай икән, белмәдем. Кызганыч. Аланнан болар янына кояшта кара янган йөзен тирән җыерчыклар каплаган, костюмы түшендә «Алтын йолдыз» медале ялтыраган урта буйлы ир килеп Моталлаповка кулларын сузды: — Әйдүк, әйдүк, кунаклар. Исәнмесез! Заһир аны күрү белән таныды: — Булат! Булат, төсмерләп бераз карап торгач, колачын җәйде: — Заһир! — Алар бер-беренең аркаларын кагышып күрештеләр. — Чынлап та синме бу? Кайчан, ничек килеп чыктың? Вот молодец, «Сә- гать»не онытмагансың. Егетсең икән әле. — Булат Заһирның чикәләрен сыйпады. — Чәчләрең агарган, ә үзеңне танырга була Нинди җилләр китереп ташлады, күпкәме? — Әйе, Булат, бу мин. Сине күрүгә чиксез шатмын! Менә үзеңне, леналарны сагынып килеп чыктым. — Бот рәхмәт! «Галия тавыэна Заһир кайту хәбәре таралды. Картыраклар — ә аларга ияреп яшьләр дә — болар тирәсенә җыйналды. Аксый-туксый Галимҗан килеп җитте Ул ерактан ук сөнләшә-сөйләшә атлый иде: — Әйткән идем бит, исән булса, Заһир бер килер әле дип, менә күрәсезме? Нихәл, малай! — Заһирны кочаклап бер мәл тынып калды һәм, аерылып, күз яшьләрен сөртә-сөртә, аның кулларын кысты. — Исән икәнсең, малай, белми идек бит. — Галимҗан сары мыегын сыпырып тирә-ягына карады.— Менә, агай-эне, безнең Заһир шушы инде. Сөйләгәндә «Булмас, әкияттер, арттырасың» ди идегез, күрәсезме — әкият түгел, ә бары да чын. Халыкны ерып, кызмача бер карт та килеп кулын сузды: — Кайда, кайда минем дусым, минем Заһир дус?.. Булат аның каршысына басты һәм терсәген күтәрде. — Ә син читтәрәк тор.— Ул, Заһирны кочаклап, аланга таба атлады. Заһир бераз аптырап калды — Кем булды ул? — Кем булсын — «Кәҗә»! Игътибар итмә. — Булат шат иде. Эх, туган, бүгенге бәйрәмгә син генә җитми идең, менә килеп шәп иткәнсең! Ерактанмы, күпкәме, ник хәбәр итмәдең? Үзем матай белән станциядән барып алыр идем. — Мәскәүдән. Бер көнгә. ' Булат туктап аңа шелтәле карады: — Бер көнгә? Син нәрсә, шул хәтле еллар күрешмә дә... — Шулай, Булат, бүгенгә генә. Барысы да без теләгәнчә булмый бит. Аларга ияргән райком секретаре аңлатты: — Генерал-лейтенант Заһир Закирович Хәйдәров тик бер генә көнгә килгән. Булат шак катып Заһирга текәлде: — «Генерал-лейтенант»?! Ну, малай, синең белән сөйләшүе дә куркыныч. Ә без: «Заһир да Заһир». Гафу ит инде, белмәдек. — Куйчы әле. Мин сезгә нишләп генерал булыйм, мин шул элеккеге Заһир инде. — Рәхмәт, малай, — Булат Заһирны иңбашыннан кочаклап алан уртасына алып килде. Шул ук урында ике каен — берсе туп-туры булып күккә ашкан, икенчесе аңа сыенып утыра. Алар яшел рәшәткә эчендә, яннарында кечкенә эскәмия Якында, таллар арасында, чишмә чылтыраганы ише телә. Заһир, каеннарга карап чиксез дулкынланып, эскәмиягә утырды Күз алдыннан күптәнге күренешләр үтте. Ул арада бер кыз тустыган тутырып кымыз тәкъдим итте: — Эчегез, абый, юлдан арыгансыздыр. Көне дә эссе. Заһир рәхәтләнеп салкын кымыз эчте һәм савытны кайтарганда сорады: — Кем кызы буласыз? — Мин, абый, Чишмәдән, белмисездер. — Алай икән. Рәхмәт сезгә, Чишмә кызы. Исемегез кем? — Галия... Тагын бер Галия. Чишмә кызы Галия. . Аланда уен туктады. Картыраклар танып, ә яшьләр кызыксынып, Заһир тирәсенә җыелышты Күрешүләр тәмамлагач, кемдер тальян сузды. — Заһир абый, сез гармунчы булган, диләр. Бәйрәм котлап, бер уйнавыгызны сорыйбыз. Теге чактагы Чншмә клубын хәтерләтеп: — Сорыйбыз, сорыйбыз, — диештеләр, кул чабулар ишетелде Заһир бер тын уйланып утыргач гармунны тартып җибәрде. Бармак лар таныш телләрдән аның үз көен эзләп йөгерде. Лена үзәне буйлап элекке көй — Галия каеннары, яшьлек, мәхәббәт, шатлыклар, югалтулар хакында дәртле дә, сагышлы да моң яңгырады Тынып калган мәйданда кемнеңдер мыш-мыш килеп елавы ишетелде. Уенны бик бирелеп шактый вакыт карадылар. Ул элеккегә охшаган да, охшамаган да иде: биюләр, җырлар башка, яшьләрнең өс-башлары да шәһәрнекеннән аерылгысыз. Шулай да авылга хас гадилек ниндидер эчкерсезлек сизелә. Бер арада Галимҗан пышылдады: — Китәм, дисең, җаның түзмәс, малай, әйдә Чишмәне урап килик. Мин Булат белән Хәлимгә кунакларны миңа, өйгә алып барырга куштым. Хәзер бәйрәм дә бетә инде.— Заһирның җавабын көтмичә, райком секретарена мөрәҗәгать итте: — Без бераз йөреп килер идек, ничек карыйсыз? — Барыгыз, ә без сезне көтәбез. Заһир район җитәкчеләрен тоткарларга теләми иде. — Бәлки, сез кайтып ял итәрсез, болай да көнегезне боздым,— диде. Моталлалов риза булмады: — Әгәр рөхсәт итсәгез, без калыр идек, бәйрәме дә бик күңелле. — Ихтыярыгыз, тик минем өчен генә булса көнегезне әрәм итмәскә иде. — Юк, юк, безнең өчен көтелмәгән ял булды бу. Заһир Закирович. Зур рәхмәт сезгә. Сез безнең машинада барыгыз 17 Галимҗан йомышларын кушып урап килде дә, кыенлык белән аякларын урнаштырып, машинада арткы урынга утырды. — Әйдә, малай, Лена буен кара «Волга»да бер урыйк әле Заһир аның яныннан урын алды. — Кузгал, туган,— Галимҗан шоферның аркасына кагылды — Әмма бик тиз кума, туган якларын күбрәк кунак күрсен. ТАҺИР ТАҺИРОВ ф ГАЛИЯ ф Заһир таныш та, онытылган да таулар, агачлар артка чигенүен йог .1ЫГЫП күзәтә башлады. Галимҗан канәгатьләнү белән: — Менә, дус, Галияң тавын да кайтып күрдең, — диде. — Ямь өс тәлде. Хәмдиягә өйләнгән көнне Булат безне шушында алып килде. «Уйнагыз, шатланыгыз, бу — мәхәббәт тавы», —г диде. Аның исәбе — аланны шулай атау иде. Нигәдер халык үзенекен итте. «Галия тавы» дип йөртә башладылар. Шул елны <Сәгать»не дә монда үткәрдек. Әнә хәзер каеннар нинди матур булып үсте! Галия дә,'исән булса, түзмәс, йөрәге тартылып килер әле... Галимҗан Заһирга сораулы караш ташлады, тик дустының дәшмәвен күреп, төпченмәде, сөйләвен дәвам итте: — Синең көеңне дә онытмадык. Үзенең туенда Булат аны Хәлимнән уйнатты. Башка гармунчылар да өйрәнгән. Хәзер алар күп, баяннар да, аккордеоннар да бар. Ләкин әллә ни матур итеп, үзең уйнаганча дәртле дә, моңлы да итеп уйный алмыйлар. Әллә дөньясы үзгәрде, әллә үзебез... Көн кичкә авышса да, һаман эссе. Машинада бик бөркү булгач, Заһир ишек пыяласын төшерде. «Нинди җирләрне үтәм мин! Менә бу шөлеклектә язгы чәчүдән калган кыр вагоны тора иде. «Сәгать»тән кайтканда яңгыр башлангач, Галия белән шунда кердек. «Өшедем, Заһирым, җылыт мине»,— диде... Ә монда, яр астында чишмәләрнең кавын-карбыз бакчасы була иде. Галимҗан аларга ниндидер сугару корамалары да эшләп бирде «Гөлфирәнең су ташып куллары тала, бераз ярдәм булыр», — диде. Шуның аркасында Галәветдин белән сүзгә дә килештеләр бугай, имеш, чит колхоз мәнфәгатен үзенекеннән югары куя. Ә тегендә буа һәм кечкенә су тегермәне иде, хәзер биек тирәкләр генә калган. — Чишмәгә җитәбез, Заһир,— Галимҗан хатирә битләрен актарудан бүлдерде — Исеңдәме, без монда киң урамнарны тар итеп йөри идек? Менә шунда син гармуныңны тартып җибәрә идең. — Галимҗан кеткелдәп алды. — Исәпләсәң, исең китәр, малай. Сугышта чакта шу- ларны өзелеп сагына идем. — Беренче йортларны үткәч, сорады: — Кая барабыз? Хәзер клублары урынында алар мәктәп салдылар, ә келәтләр урынында — бакча. Син кереп йөргән мәктәп юк инде. Мәктәп... Кышка кереп күбәләк-күбәләк карлар ява башладымы, Заһирның күз алдына ни өчендер хәтеренә сеңеп калган күптәнге күренеш килә. Кышкы күренеш... Әле алар өчен искиткеч еракта, авырлыклары, каһәрләре әллә кайда, күренмәс киләчәктә булган, ә хәзергә йөрәкне ярсытып үзенә чакырып торган сугыш бара иде инде. Заһир дәресләрен иртәрәк тәмамлап Чишмәгә ашыкты Галиясе өйдә юк иде «Кайтып җитми шул әле, — диде Җәмилә апа,— мәктәбендәдер. Ул шулай син килгәнче эшен бетереп торырга ярата». Клуб артына тезелеп киткән келәтләр тыкрыгын үтеп, Заһир мәктәпкә килде. Ишекне сак кына ачып коридорга керү белән күзенә сап-сары итеп юылган идән һәм ап-ак мич кырына кибәргә куелган таныш кара пималар күренде. Ничектер күңел тулырлык рәхәт булып китте. Кечкенә мәктәп эче тып-тын иде, кайдадыр стена сәгате генә келт-келт йөгергәне ишетелә. Каршыдагы ике ишекнең сул яктагысын ачты З^һир һәм сокланып басып калды: Галия нәкъ нәни балалар кебек аякларын бөкләп утырган да тырышып-тырышып нидер яза... Җылы мәктәп, кайнар тойгылар Заһирның хәтерендә ул авыр заманның кадерле истәлеге булып саклана, «ярый әле, тормышта шундый мәлләр булган» дип, күптән үткән, дистәләрчә кышлар явып эрегән кар сулары алып киткән эзләргә карата. Галимҗан әйтмешли, исән булса Галия дә шул эзләргә карар, алар ның җылысын үзе белән елдан елга алыр әле., һичшиксез алыр сыман.. — Ә Җәмилә апа исән микән? — Җәмилә апа да, карты да дөнья куйдылар Авылны ашыкмый гына урап, кире Ленага борылдылар ♦ — Син сугыш вакытында кайтып киткәнсең икән? — диде Галим- S җан. — Соңыннан монда «Кәҗә» әллә ниләр сөйләп йөргән: имеш, аны ч тукмамакчы булгансың, тик булдыра алмагансың. Ныграк бирергә киu рәк иде шул сволочка ♦ — Анысы булмады ® — Кызганыч Малай, гафу ит, — диде Галимҗан. — Ганләң-фәлә- а. нең бармы? х — Бар. Хатыным, улымһәм кызым бар. < — Алай икән, бикәйбәт. *- — Ә син кемгә өйләндең? Мин беләмме? Уенда ничектер сорарга ftкыймадым. * — Беләсең! Мин бит Гөлзаһираны алдым Уенда булмады ул — аш < әзерләп өйдә калды. — Балаларың да бармы? — Бар, балаларның балалары бар инде. Өлкән улым нефтяник, берсе — зоотехник, кечесе әле укып йөри — институтта — Малайларга бай икәнсең? — Ул якка сынатмадык. Әнә Булат мине «мужской мастер» дип йөртә, — Галимҗан канәгатьләнү белән көлде. Гөлзаһира... Менә кем бәхетенә эләккән икән! Бик әйбәт. Армиягә китәр алдыннан, кинәт повестька килсә өлгерә алмам дип, Заһир аңа комсомол эшләрен тапшырды. Көтмәгәндә Гөлзаһира Заһирны кочаклап елап җибәрде: — Яшьләрнең башлыгы булып йөрдең, ә бер ни дә белмәдең... — Гафу ит, Гөлзаһира, әле дә бер ни белмим. — Булат яраланган, ди бит...— Бу турыда Заһир белә иде. — Соң син?.. — Әйе, мин шул! — Гөлзаһира, бераз тынычланып, серен сөйләде. Ул сөйләгәндә туган күренеш әле дә күз алдында 18 ...Сугыш башланган елның печән өсте. Озынтау буенда, бөтен кол хоз белән диярлек, кунып эшлиләр. Басу станы дип аталган алты почмаклы өй сыйдырмаганга, печәнчеләр урман буенда куышлар корып шунда йоклап йөри. Гөлзаһиралар куышы агалы-энеле Булат белән Зөфәрнекенә янәшә туры килгән. ... Кичтән сибәләп кенә ява башлаган яңгыр көчәйгәннән-көчәйде һәм иртәнгә кадәр туктамады. Гөлзаһира гадәттәгечә таңнан торып чәй әзерләргә уйлаган ндедә, куыш янында өелеп яткан чытыр-чатыр яңгырдан тәмам җебегән булып чыкты. Гөлзаһира аңа куыш эченнән коры печән дә кушып карады, ләкин учакны һич кабыза алмады. Җитмәсә, җиргә ялгыш төшкән шыр пысы бик тиз юешләнде. Ул шулай үз-үзенә үртәлеп, инде нишләргә дип торганда күрше куыштан Булатның башы күренде — пумалаланып беткән кара чәчләренә үлән буталган, ак’майка кигәнгә нык тәненең коңгырт төсе аеруча җете булып күренә. — Нәрсә, сеңелем, янмыймы әллә? — Булат бер караудан Гөлзаһнраның хәлен аңлады. — Кабынмый шул, бигрәк нык чыланган,— Гөлзаһира шуңа ачуыннан иреннәрен бөтәрләде. Булат аягына итек киеп, иңсәсенә майка өстеннән генә кожан салып куыштан чыкты. — Кая, үзем кабызып карыйм әле. Аның ут кабызып маташканына карап, Гөлзаһира үзенең Булатны тәүге күрүен исенә төшерде. Каз өмәләре үтеп кыш башлангач, югарыч Миңзифаларда аулакка җыелганнар иде: уналтысын яңа тутырган Гөлзаһираның җиткән кызлар рәтендә чыгып йөрүләре башланган беренче елы, аңа бары да кызык, бары да дулкынландыргыч. Кайткач Гөлзаһира бик озак йоклый алмый ятты — уйлары һаман шул аулак тирәсендә чуала иде. Анда җыр-бию, табын гына булмады, алар белән рәттән үзенә күрә икенче аулак та барды. Гөлзаһира Гарифның Әкълимәгә күз кысканын, Сәлихның су эчү сылтавы белән мич артында Саҗидә белән пышылдашканын, берничә парның ара-тирә чоланга чыгып керүләрен һәм тагын әллә нәрсәләрне күзәтте. Гөлзаһира- ның үзе кырына да Зөфәр килеп сүз кушып йөрде. Тик аның уе-күзе Булатта булды: тирле маңгаена төшкән озын кара чәчен кул сырты белән артка сыйпаулары, елмайганда ап-ак тигез тешләренең җилдә, кояшта янган йөзен яктыртып җибәрүе, җырлаганда бармак арасында тәмәке кыстырган кулын селтәүләре, төсе-башы, барлык кыланышлары белән Булат Гөлзаһираны үзенә җәлеп итте. «Ник миңа карамады да соң ул?» Йөрәген ярып үткән шул сорау йоклатмады Гөлзаһираны. Бу хәл кичә булса, бер дә исе китмәс иде. Булатны ул элек бөтенләй белми иде диярлек. Ни әйтсәң дә. сигез яшь аерма бит. Булат инде егет булып армиягә киткәндә Гөлзаһира әле кечкенә иде һәм күрше авылда укып йөрде. Бишенче классны бетергәннән соң ул укырга бара алмады: көтмәгәндә әнисе үлеп китте, әтисе Бәдрет- дин: «Укыган хәтлең кыз балага бик җиткән, үзеңә кирәк-ярак әзерлә, кече туганыңны, мал-туарны карарга да ярдәм кирәк», — диде. Әтисе, әле карт булмаса да, яңадан өйләнмәде. Гөлзаһира өстенә дөньяның бөтен авырлыгы төште. Үзе дә сизмәстән Гөлзаһирә көнләшә иде. Аның сәбәбе дә бар: бүген иртән генә күрше кызы Саҗидә пышын-пышын хәбәр сөйләп китте: «Әй, малакаем, Булат кәләш эзли икән. Хәмдиясе көтмәде бит, инәсенең сүзен тыңлап, анау Кәҗәгә чыкты исәр. Хәзер терсәген тешләмәкче дә инде — соң. Әнә Булат: Хәмдиягә үч итеп, авылның иң чибәренә әйләнәм дип әйтә ди. Сиңа яучы җибәрмәкче икән. Мәфтуха әбинең үзеннән ишеттем, менә күзем чәчрәп чыксын!» Гөлзаһира, инде үзен җиткән кыз санаганга, моңа гаҗәпләнмәде. Ә Булаттай егетнең аны соратырга уйлавы ошады. «Куй әле, Саҗидә, гомергә шулай тузга язмаганны сөйләдең», дисә дә, эченнән генә шатланды һәм аулакка, үзе дә сизмәстән, зур өметләр белән барган иде... Ә Булат аңа карамады да. Гөлзаһира үзенә үзе кызганыч булып калды. Мендәрен кочаклап елап та алды һәм таң алдыннан гына йокыга талды, төшендә ул Булатны күрде: көлтә төягән фурман өстендә Рамазан чокырыннан төшеп киләләр икән. Юл текә, үзе рәтләп күренми дә: аны куаклар бөтенләй каплаган. Булат дилбегә тоткан, атны чыбыркылап куа да куа. Гөлзаһира коты очып көлтәгә ябышкан, ә үзе көлә: ни күрсә, тәртәләр арасында ат түгел, Миңзифа икән. Ә Булат аның юан гәүдәсенә суккан саен: «Айт-два, айт-два!», ди. Үзе Гөлзаһирага карап күз кыса. Үзе мыеклы. Әнә, сакалы да бар. Бәй бу Мөслим бабай ич! Ник миңа күз кыса ул?.. Юл инде үргә таба борылды, ә тәртәләр арасында хәзер — Булат: фурманга арты белән җигелгән дә, күз кыса-кыса, тә мәке тоткан кулын болгый. Куаклар арасыннан кемдер дәшә: — Гөлзаһира, Гөлзаһира... Гөлзаһира әнисен чакырырга тырыша, тик тавышы чыкмый Тиргә батып, уянып китсә, — әтисе: — Нәрсә, кызым, саташтыңмы әллә? — И ходаем, әллә нинди төш күрдем шул.. ф — Кичен озак йөрисең бит. к ... Болар турында Гөлзаһира шундый җентекләп сөйләп бирде, хәт- 2 та әле дә хәтердә. Булат дип үлеп тора иде, Галимҗанга насыйп булган £ икән... Ф й 19 о Ул арада Лена аша үтеп, элек ат абзары булган урынга җиттеләр. * — Килеп җиттек, малай,рәхим ит. < Машинаны туктатып тирә-якка күз салуга, тагын әллә кайчангы ь бер төн искә төште. Яшьләр таралышкач, юлуңаендаүткәндә кара-£ вылчы йортында ут күреп, Булат белән шундакерергәбулдылар х Конюх Галимҗан пима төпләп утыра иде. * — Син нәрсә төне буе чемченеп утырасың? Саумы? — диде Булат Галимҗан — ул чакта озын какча буйлы, җирән чәчле, унсигез-егермеләрдәге егет — эшен читкә куеп, аяк-үрә торды. — Ә-ә, әйдәгез, егетләр, түрдән узыгыз. — Сүз тапмый торды. — Тартасызмы? — Ул өстәл өстеннән зур янчык аль!п сузды. — Тәмәке безнең күрше Тимербай абзыйныкы, үзәкнең әллә кай җирләренә үтеп керә. Төрделәр. — Каравылчы юк мыни, нишләп төн буе үзең утырасың? — Каравылчы сырхап тора, кайтып китте. Ә бүген Садрый абзыйның теге җирән биясе колынларга тиеш, шуңа үзем кунарга булдым. Тыңлаштырып утырам Ә сез нәрсә, <сунарда» йөрдегезме әллә? Булат почмактагы тимер мичкәдән чүмеч тутырып су эчте дә такта кроватька килеп утырды Заһир да шуннан урын алды һәм — Менә ләчтит саттык, — диде. — йокы да килми. — Шулай инде, читтән килгәч, безнең тормыш бик ошап та җитмидер. — Галимҗан өстәлдәге иске самаварга ишарә ясады. — Чәй эчәсезме, самовар җылы, бер дигән мәтрүшкә чәе дә бар? — Рәхмәт. Бу вакытта чәй эчеп утыру... Галимҗан, серле елмаеп, кароват астыннан тузанга буялган көршек чыгарды — Бездә аның арурагы да бар. йоклап-нитеп Җирән бияне сизми калырмын дип кенә кагылмадым Хәзер, өчәү булгач, куркыныч түгел. — Чәшкеләр алып көмешкә салды, ашъяулыкка төрелгән кара икмәк кыерчыгын ваклады. — Әйдәгез, исәнлеккә-саулыкка, тазалыкка байлыкка дигәндәй Эчеп, икмәк чәйни башладылар. — Ару бу, — диде Булат. — Каян? — Кичен чувашта булган идем. Атнук апага кереп чыктым, ул бит моның мастеры — Атнук карчык мастер инде ул Ну элек ачыган балы шәп була иде аның. Әле дә ачыта микән? — Ачыта. Ләкин мин көмешкә алдым, колмаклы балдан баш авырта Сало да биргән иде Тик урамда пыш-пыш Чтапан очрады, аңа биреп калдырдым — Исән мени әле ул? — Әй, аңа ни булсын? Ул бит карт та түгел... — Ике аякка икәү булсын, — дип, Галимҗан тагын коймакчы иде, Булат — Җитте,— диде — Иртәгә иртә торасы бар Бераз тын утыргач, Галимҗан. — Кайда эшләргә уйлыйсың, Булат? Шул тимерлектәдер инде? - диде. Әле Булат ныклап эшли башламаган иде. — Юк, МТСка китәм. Мин бит армиядә танк йөртүче булдым. Ул трактор гына түгел. Эшли алырмын, дим. — Шулай инде, һөнәрленең эш башка. Без генә монда. Мин дә армиягә китсәм, берәр һөнәргә өйрәнермен әле. — Синең һөнәр — ат инде. Сиңа ат җене кагылган дип юкка гына әйтмиләр бит. — Туйдырды, малай. — Син дә аттан туйгач... — Аттан түгел. Аттан туеп буламыни! «Кәҗә»дән туйдым мин! — Акламадым?.. — «Кәҗә» үзенә кучер итәргә дип теңкәмә тия. Идарә атларын бо- лай да карыйм, ә нишләп шуны утыртып йөрергә тиеш мин? Җенем сөйми шуны! Бер туры китереп анасын...—Галимҗан, кинәт сүзеннән туктап, сикереп торды.— Туктагыз, малайлар, биянең вакыты җитте бугай.— Ул почмакта эленеп торган фонарьне алып филтәсен күтәрде дә ишеккә атлады. Аңа Булат белән Заһир иярде. — Әйдә, безнең дә файда тияр, — диде Булат. — Мин кавалерист булмасам да, ат тирәсендә йөргән бар. Алар ашыгып абзарга юнәлделәр. ... Бу урынны хәзер танырлык түгел. Яшел койма белән уратып алынган зур, верандалы йорт, иркен ихата, бүрәнә каралтылар, ә алар артында бакча күренә. Машина килеп туктау белән капка ачылды. Кар- шыга Булат, Моталлапов, военком һәм тагын берничә ир, хатын чыкты. Алдан, беләкләрен алъяпкычы белән сөртә-сөртә, таза гәүдәле, мөлаем ханым килеп машинадан төшкән Заһирга якты елмаеп кул сузды: — Сау гынамы, Заһиркаем! Сине дә күрер көннәребез бар икән! Заһир Гөлзаһираны төсмерләде. — Саумы, Гөлзаһира! Менә нинди икәнсең син! Гөлзаһира нык үзгәрсә дә, төс ташламаган. Өстендәге зәңгәр чәчәкле күлмәк аның һаман яшь зәңгәр күзләренә килешеп тора. — Сине тормыш җиңә алмый, күрәсең бөтенләй үзгәрмәгәнсең. Гөлзаһира йөзе тагын да ачылып китте. — Син һаман шул Заһир икәнсең — элек тә сүзгә оста идең. Әйдә, керегез. Галимҗан, чакыр кунакларны. Күрешеп-танышып, шаян сүзләр сөйләшә-сөйләшә кул чайкадылар да иркен верандага үттеләр. Монда салкынча. Өстәл өсте тулы ашамлык, эчемлекләр. Утырышып бетүгә, кухнядан озын буйлы мөлаем хатын чыгып Заһирга куш кул сузды: — Исәнмесез, Заһир. Заһир күреште, ләкин танымады. — Кем дип әйтим... — Хәмдия. — Булат хатынын биленнән кочаклап үзе янына утыртты. — Минем Хәмдия карчык бу, әллә танымыйсың дамы? — Куй әле шул «карчыгыңны» — диде Хәмдия үпкәле тавыш белән. — Танымас шул, күпме еллар үтте бит. Заһирга уңайсыз булып калды. Элек Хәмдияне күрмәгән дә диярлек иде — ул уеннарга чыгып йөрмәде, яшьләр белән аралашмады. Хәзер бу өлкәнәеп барса да чибәр, кыю карашлы хатында теге чактагы чандыр, басынкы хатынны төсмерләп кенә була иде. — Сезне тануы кыен. Хәмдия ханым, бөтенләй үзгәреп киткәнсез, хәтта яшәргәнсез, дияргә була. Кызлар кебексез. — Шулай булмый ни. кызымның кызлары үсеп килә инде — Хәмдия ап-ак тнгез тешләрен күрсәтеп елмайды да. Булатка «Хатын-кыз белән менә ничек сөйләшәләр, ә син «карчык»та «карчык» дип. — аның чәчәләрен'бутап алды — Үзенең чәчләре агарганын, бабай икәнен белми. Булат шаяртуын дәвам итте: * — «Бабай»... Әле мин унҗиде яшьлек кызлардан да баш тартмам g — Син тартмассың да бит. кызлары нишләр? Иртән торсаң, «уф»та ч «ух», я билем дә я башым. Бер карт та шулай үлем түшәгендә «кыз, «кыз. гыж, гыж» дип яткан ди. ♦ — Дәртле карт булган икән. a — Дәртле булгандыр да бит, дәрманы булмагач — Әйе. кесә булудан ни файда, карманы булмагач — Галнмжан. хужа буларак, табынга ишарә итте —Ягез, агай-эне. бер утыру —бер х гомер, гөрләшик әле бергәләп. Заһир, монда яшьләр юк аларнын үз * кайгысы — җыелышып клубка киттеләр а. Булат өстәде: х — Сез киткәч «Сәгать»нең рәте калмады... Сораштылар, барын да < төпченделәр «Галия тавы»ның тарихын сөйләргә туры килде. •" — Әйе. Моталлапов кушылды — Бик кызыклы тарих Без военком белән сөйләшеп тордык тау үзенә күрә бер сугыш истәлеге, һәйкәл дисәк тә ялгыш булмас. Бу бик матур бәйрәмегезне анда үткәреп, яхшы итәсез. Безгә шундый йолаларны киңрәк таратырга кирәктер Әйе, — военкем аны куәтләде. — Әнә хәзер сабантуйлар ничек үтә! Заманында тыеп маташкан булдылар — имеш чамадан тыш милли. Карасаң, ул интернациональ бәйрәм икән. — Дөрес, иптәш подполковник. — диде Булат. Теге илленче еллар чагында шулай иде. Ул гынамы көне-төне радиодан немецның Мәс- кәүгә җиткәнен сөйләделәр, әйтерсең, без, Берлинны алмаган да. немецның астын-өскә китермәгән! Савыт-саба куеп, сөлгеләр биреп йөргән Гөлзаһира да сүзгә кушылды: — Ә «Кәҗә»гә ничек җан керне ул чакларда! Күкрәк кагып йөрде бит мөртәт! Галимҗан көлде — йөрсә ни, Булат аңа кирәген күрсәтте бит инде Заһирга борылып аңлатты — «Кәҗә» амнистиягә эләгеп кайтып төшкәндә Булат парторг иде. Килгән теге моның янына. «Партиягә кире алыгыз, элекке стажым белән», ди икән. Син нәрсә дидең әле. Булат? — Әйтелде инде.— Булат Заһирга — Син белмисең бит,— диде.— теге елны, син кайтып киткәннән соң, аны утыртканнар Шулай икән шул. Галимҗан сөйләде. — Монда бөтен халык, фронтка ярдәмгә дип. җылы киемнәр, төрле самолет эскадрильяләренә. танк колонналарына акчалар биргән — Әйе. ул эш мин бар чакта, кырык беренче елның көзендә үк баш ланды. — Шулай шул, — Гөлзаһира кушылды. — Исеңдәме. Заһир, бер мәл син доклад ясадың да, «Кызыл Армиягә ярдәмгә» дип, өстәлгә акча салдың? Синең арттан пыш-лыш Чтапан абзый, «пестән дә пулсын — мона пнш йөз» дип, бер төргәк акча чыгарды. Шуннан китте, шуннан китте өстәл акчага күмелде Иң кызыгы халыктан калыр хәле бул магач, Мөслим суфый да эшләпә тасмасы астыннан берлек чыгарып бирде Моны күреп, Чтапан абзый аны якасыннан алды «Син нәрсә сабака, черегән кулак пашың пелән пер тәнкә пнрәсеңне? Ал. мә перле геңне. Кысыл Армия аңа калмаган!» Акчасын йөзенә ыргытты Әй көл де халык, яратмыйлар иде шул саранны Булат дәвам итте: — Өч-дүрт имансызы шул изге акчалардан, ятим хатыннарның сабыйлар авызыннан өзеп биргән бүләкләрдән үзләренә өлеш чыгарып, типтереп яшәгән. — Булмас! — Булган шул. Галәветдиннең Бишкаендагы сөяркәсе маташтырган Заһир, нәфрәтләнеп, сорады: — Соң, контроль-фәлән булмаган микәнни? — Контроле шундый булган... Галәветдин дә катнашкан. Председательдән төшергәч, аны шул дуслары налог агенты итеп урнаштырганнар. Без фронтта кан койганда болар кәеф-сафа корып, дөньяның рәхәтен күреп ятканнар Галәветдин белән теге бичә Бәләбәйдә йорт сатып алганнар. Бер исергәч Кәҗә: «Шундый рәхәтлекләр гомергә булмас инде»,—дип елаган ди кабәхәт! — Бу бит фашист булу белән бер! — Артыграк! Фашист — фашист инде ул. Ә бу һаман безнең арада йөри. Бая сиңа «дус» дип килде бит. Кул биреп куймагаең дип, арагыз га кердем. — Булат сигарет кабызды — Килгән бу, «партиягә кире вос становить итегез», ди Түзмәдем, якасыннан алдым да, чыгарып бас кычтан ыргыттым. «Партия — абзар түгел, мин әйтәм, анда кәҗәнен кирәге юк!» Шыңшып нидер әйтмәкче иде. тагын берне кундырдым. Карасам. Гатаулла абзый килә... — Гатаулла-парторгмы? — Әйе. Мәрхүм инде хәзер, ул чакта колхоз председателе иде. «Ипләп, Булат, хайванны имгәтерсең», диде. Вот кеше иде. ичмасам! Ә теге адәм актыгы райкомга барган. Анда бер юньсез бар иде—миңа «дело» такмакчы булды —■ Ә теге компаниянең башында кем булган? Җавапны Гаһимҗан бирде: — Онытмасаң, синең «дус» Исеңдәме, бер вакыт яшелчә бакчасына барган идек: син әңгәмә үткәрергә, ә мин — көлтә бәйләүче хатыннарга бераз кавын-карбуз алырга дип. Шунда сиңа полнамуч бәйләнгән иде? — Теге сыңар күзлеме? — Әйе, Әсфәндияров, Сайран Имаевич. Райсовет тирәсендә буталып йөри иде. Садрый абзый аңа, беренче күргәннән соң ук, «Хайван Иваныч» дип исем дә кушкан иде. — Исемдә — Заһир көлеп хәтерләде: — Ну, тетте ул мине ул чакта. Әңгәмә үткәреп, арбага кавын-карбуз төяп кайтырга гына чыккан идек, рессорлы тарантаста Галәветдин белән киләләр болар. Юл биреп, Галимҗан атны читкә борды. Ә алар туктадылар. «Кемнәр?» — ди. Аңлаттык. «Ә ник гармун белән.— ди,— сугыш вакытында нинди гармун мөмкин?» Галимҗан ярдәмгә килде: «Хатын-кызның әзрәк күңелен күтәрдек». Кызып китте теге: «Әле сез хатын-кыз күңелен күреп йөрисез мени, собатажниклар?»—ди. Мин аңлаткан булдым, «Гафу итегез, хәзер гармунның иң кирәкле чагы, — дим, әнә бит сугыш башлангач күпме яңа җыр чыкты» Бу килешмәде, күрәсең, «демагогия» диде. Минем кулдагы кәгазьләргә «Ә болары нәрсә, тоже күңел күтәргечләрме», ди Күрсәттем. Стена газетасы да бар иде—аны ябештергәнче шулай эш участокларында укып, күрсәтеп йөри идек. Исеменә бәйләнде — «Көрәш» иде. «Нинди көрәш, кем белән көрәш?» Мин бу сәер сораудан югалып калган идем, Галимҗан: «Гитлерга каршы, фашизмга каршы көрәш», ди... Болай политик яктан суктыруны көтмәгән Әсфәндияров, ни әйтергә белми, тынып калды. Сүгенә-сүгенә киттеләр болар Галимҗан Булатка борылды: — Ул «Кәҗә» өчен сиңа эләгә иде Дә инде, бәхетең — Мәскәү коткарды. Заһир бер Булатка, бер Галимҗанга карады. Булат аңлатты: — Әйе. Шул эш куерып торганда минем Герой икәнлек билгеле булды. Үлгән саналганмын. Ә мин үлеп терелдем. — Гафу ит, Булат, — диде Заһир, — ә син үзеңнең каберең барлыгын беләсеңме? — Каберем?! — Булат агарынып китте һәм аягүрә басарга теләгән дәй урыныннан кузгалды. Хәмдия аны сул кулы белән биленнән кочак- ф лап, коты очкан күзләрен Заһирга текәде. Табындашлар аш-суны онытып калды. — Минем каберемме? £ — Әйе, Булат, Берлин тирәсендәге туганнар зиратында синең кабе- J рең бар. Тимер плитәдә исемең коелган. Ф Галимҗан шик белдерде. — Ай-Һай, малай, ялгышмыйсыңмы, исеме генә туры килмиме? о — Тикшердек, дөреслеген документлар раслады. Башта күргәч мин °- үзем миллион корбаннар арасында Баязитовлар аз булмагандыр, дип * уйлаган идем. < Почмактан исе китеп тыңлап утырган әби — Галимҗанның әнисе — *“ тавыш бирде: * — Ходаем! Шулай, үлеп терелгәч, озын гомерле булырсың әле, х улым. — Аннары ул хәтерендәгене сөйләп алды. — Үлем хәбәрең кил- * гән иде шул. Зөфәр туганыңның кайгысына синеке өстәлгәч әниең күтәрә алмады — дөнья куйды мескенкәем... Сүзне, бер Заһирга, бер Булатка карап, Хәлим йомгаклады: — Заһир, синең дә үле хәбәрең килгән булган бит. Икегез дә үлеп терелгәнсез — озын гомерле булыргадыр — Әйе, — диде Гөлзаһира, — шулай гына була күрсен инде Теге чакта, Булатның әнисен жәлләп, шул кара кәгазьне ннчәмә көн кесәмдә йөрттем. Бәй, сугыш беткәч килеп төште бит! Ә берәүләрнең әле дә хәбәре юк. — исәннәр исемлегендә йөриләрдер инде. — Ачынып өстәде:— Әй, бу сугышны! Балалар үскәч—бигрәк куркыта икән ул. Ичмасам, берәрсе кыз булмады бит! Бераз тынычланган Булат Заһирга — Анда минем бөтен экипаж ятадыр әле,— диде.— Бүтән фамилияләр исеңдә калмаганмы? Холмогоров, мәсәлән? Ул танк командиры иде. — Юк, таныш фамилияне укыгач, мин башкаларына карый да алмадым. Ә булуы бик мөмкин — сезнең экипаж тулысынча һәлак булган санала бит. — Шулайдыр — Булат тирән көрсенде. — Мин танк яна башлагач «Фердинанджа таранга барганда берсе дә исән түгел иде инде. Заһир торып басты — Соравым, бәлки, урынсыз булгандыр, Булат, гафу ит Ләкин шунысы чит илдә кабер өстендә язылган исемең күңелдән бөтен гомерне кичертте. Ә исәнлегеңне белгәч, килеп күрми түземлегем калмады, һәм менә мин сезнең арада! — Ул рюмкасын тотты. — Сугыш кырларыннан кайта алмаган дусларыбызны искә алыйк. Барсы да аягүрә басып эчемлек капты. Аннары, тынлыкны бозып, Булат: — Мин, ара-тирә газеталарда Хәйдәров фамилиясен күргәндә, - ди де Заһирга,— гомергә синдер дип башыма китермәдем Искә төшкәндә. «Исән булса, я укытучы, я музыкант-фәлән булып йөридер», ди идем. Ә син — генерал! Лена буенда гармун тартып йөргән малай генерал булган! Син генералга охшамагансың да! Заһир көлде: — Ә ник, Булат Харитоныч? — Аны да онытмагансың икән... «Ник», дип. исеңдәме, син мине хәрби училищега китәргә өнди идең? — Булат табындагыларга аңлатты - МТСта тракторлар ремонтлап ятабыз, бер көнне газета тотып Заһир килгән. «Менә, Булат, игълан, ди, армиядә действительныйны хезмәт иткәннәрне курска алалар, аннары хәрби училищега җибәрәләр, бар, малай, син коеп куйган командир бит». Бер уйласаң, кызык. Син ул чакта үзең командир булырга хыялланып йөргәнсең икән. — Дөресен генә әйткәндә, минем хәрби хезмәт турында уйлаганым да юк иде. — Заһир галстугын чишеп урындыкка элде — Гафу итегез, эссе булып китте. Артистлык турында уйлый идем, сугыш башланмаса, бәлки, укырга да киткән булыр идем. — Ул якка булдыра идең син. — Галимҗан телен шартлатып куйды. — Безне дә әртис итеп бетердең бит. Ә үзең генераллыкка укыгансың. — Шулай туры килде инде. — Пошынма, малай, Галимҗан үзе дә генералдан ким түгел, ул— гвардия ефрейторы! — Булат сүзне шаяруга борды. — Ә нәрсә, — Галимҗан бирешмәде, — солдат өчен иң зур начальник — ефрейтор ул. Бер вакыт... Гөлзаһира ирен туктатты: — Ярый, ярый, сүзне үз файдаңа борырга гына торма әле, әнә кунакларыңны сыйла. — Ә әй, була ул. Әйдәгез, дуслар, үзебезнең генерал хөрмәтенә берне тотыйк әле. Тагын шулай генераллар белән утырып буламы, юкмы?— Заһирга шаян шелтәләү белән карап: — Формадан кайталар аны,—диде. — Орденнар тагып, фуражканы кырын салып, урамнан бер гармун белән җырлап үтәр идек. Хет, бераз корсак та үстерәләр аны! Заһир көлеп төрттерде: — Син бигрәк тә Ягур кызларының эчен яндырып үтәргә ярата идең... — Булды инде, малай. Яндырдык та, көйдердек тә, йөри белә идек. Гөлзаһира иренең сүзен җитдигә борды: — Ул чакта безнең кысылмаган эш булмады бит: колхоз җыелышлары димә, заем үткәрү, карт-корыны уку-язуга өйрәтү, комсомол гаетләре оештыру димә—шул безнең ише кыз-кыркын, малай-шалай алда йөрде. Әй, өлкәннәр ачулана, «имансыз» дип тирги иде! Хәзерге яшьләр әллә ничек — читтәрәк торырга тырыша... — Хурлама хәзерге яшьләрне. — Булат Гөлзаһираның беләгеннән готып туктатты — Вакыты җиткәч алар да, шулай безнең кебек яшьлекләрен сагынып сөйләрләр әле. Ә сөйләр нәрсәләре бар. Менә минем белән ике сезон ярдәмче булып түбәноч Гайнетдин малае эшли... Мәҗлес кыза төште. Ашау-эчү арасында хатирәләр дәвам итте. — Курск дугасында чакта, малай... — Галимҗан ниндидер тарих сөйлэмәкче иде, аны Хәлим бүлдерде: — Югославиядә сугышлар каты булды. Бер мәлне мин үземнең автоматчиклар белән... — Ташла әле син, кода, шуны, —• дип кушылды Булат, — менә безнең участокка, Берлин юнәлешендә кызу булды дисәң дә... Бәхәсләшеп тә алдылар: «Әгәр шунда болай итсәк, шәһәрне тизрәк алып була иде» «Юк, анда артиллерия түгел, авиация шәбрәк эшләде»... Заһир йотлыгып тыңлап утырды: «Полководецлармыни! Илләр, шәһәрләр, елгалар, ерак җирләрдәге исемсез калкулыкларны искә алалар. Географияне алар җәяү, яисә танкларда йөреп, ут астында шуышып, яисә бозлы суларда батып өйрәнгәннәр шул. Туган илебез азатлыгы, кечкенә Лена, Чишмә авылларының иминлеге, «Галия каеннарының» яме өчен сугышларда өйрәнгәннәр». , Бу кешеләр арасында Заһирга җиңел дә, рәхәт тә иде: бары да гади, дәрәҗәләр турында уйлау юк. Шатланып, чын күңелдән, тик авылча итеп сыйлыйлар, үткәннәрне ничектер, ирония катыш сагыш белән искә алалар, ләкин аңардан трагедия ясамыйлар. Хәтта сугышта үлеп калганнар турында да еш кына шаяру катыш сөйләнелә. Батырлыклар, югалтулар турында монда сүз юк — дөньяда әйбәт кеше яшәгән һәм якты эзләр калдырып киткән. Бары да табигый. Таләп ителсә — яңадан кабатларга әзерләр. Заһирны шул хәтта тетрәтте. Бер караганда үз мәнфәгатьләре белән мавыгып, көндәлек тормышта дөнья өчен бөтен- ф ләй әһәмиятсез булган үз авылы вакыйгалары белән яшәгән бу кеше- к ләрнең иминлеген, хәтта язмышын алар түгел, ә кайдадыр, акылга сый- | маслык еракта хәл итәләр кебек. Шулай да алардан башка хәл итә ал- 2 мыйлар. Ф — Булат дус, — диде Заһир. — Син күпне күргән кеше. Әйт әле. а гомереңдә иң истәлекле, иң кадерле, әгәр үткәннәрне кабатлап булса, о яңадан бер кат шул чактагы хисләрне кичерердәй булып хәтереңдә кал- * ган көнең бармы? Соравыма аптырама минем шундый көнем бар — х ул Галимҗан белән беренче мәртәбә Чишмәгә барган көн Мин шуны < эзләп килдем, бәлки, юләрлектер бу? — Түгел, дускай, түгел — Булат, тәлинкәсен читкәрәк этәреп куйды s да, карашын тәрәзәдән яшәреп күренгән каршы тауга текәде. — Минем -с дә андый көнем бар. — Ул берничә минут сүзсез утырды, күңеле белән * үткәннәргә кайтты бугай. Кунаклар да ашау-эчүдән тукталып калды — Күп җирләрне гизеп, ут кичеп госпитальдә бер елга якын аунаганнан соң Ленага кайткан беренче көнем ул минем Иртә яз иде әле. Кар катыш яңгыр ява. Станциядә поезддан төшкәч, олау-фәлән эзләп тормадым, котомкамны аркага астым да, йөгерә-атлый үзебезнең ^кка карап юл тоттым. Ничә еллар түзгәнне, сәгатьләр генә калгач сабырлы- I ым җитмәде. Хәмдиям белән дә хат аша сүз куешкан идек. — Ул хатынын аркасыннан сыйпап алды. — Караңгы төшәр алдыннан каршы тауга килеп җиттем. Шунда гына ничектер җиңел булып китте. Солдат паегыма соңгы тапкыр алган махорканы юан итеп төреп кабыздым да, ял итәргә ташка утырдым. Авыл — уч төбендә мени! Анда-монда морҗалардан әкрен генә төтен бөрки. Урамда җан иясе-фәлән күренми Бе ренче булып Хәмдияләр ихатасын күзләп чыктым Сизенмәгәндер — күренмәде. Үзебезнең йорт каршында бер ала сыер йөри. Безнең әүкәш! Әнә ул да читән аша ихатага кереп китте. Менә шул җимерек читән аша үткән ала сыер йөрәкләремне әллә нишләтте. Таудан өчдүрт сикерүдә диярлек төшеп җиттем. Йөгереп өебезгә килеп кердем Каршыма киндер ыштаны юкә юешеннән каештай ялтырап беткән карт әтием торып басты. Ясап утырган чабатасы идәнгә төште. Әткәй мине кочаклап кыс- 1ы да башын күкрәккә салып елап җибәрде... Менә шул көн инде минем гомеремдә иң кадерле, иң рәхәт көнем Тормышыбыз хәзер җимерек читәнне такта коймага алыштыргандай бар да бар, бөтенесе әйбәт. Тик чнт җирләрдән туган авылыма, әтием кочагына кайту минутларыннан яктырагын да, татлырагын да хәтерләмим. Бүгенгеләр әнә шул сугыштан кайту минутларыннан башлана бит... Булатның сөйләгәнен тыңлап, әсәрләнеп утырган Заһир ризалашмаска, «Юк, безнең халыкның бүгенгесе Бөек Октябрьдан башлана» дип әйтергә дә уйлаган иде. Тик алай итмәскә булды: монда утырган һәркем Туган илне үзенчә аңлый, аларның һәр кайсысының илебез та рихына билгесез өлеш булып кергән үз язмышы бар бит Стеладагы егерме тугыз исемне хәтерләде. — Да-а, — диде Хәлим көрсенеп, — әллә ниләрне искә төшердең син, Булат. Хәрби комиссар сүз кыстырды — Аларны оныту һич гафу итмәслек гөнаһ булыр иде — Дөрес.—Хәлим аны куәтләде дә уйчанланып дәвам итте Менә мин кайчак төннәрен уйланып ятам да башым бутала башлый Хәзер мода китте: ни генә сөйләмәсеннәр — докладмы ул, әңгәмәме, — сугышта катнашучылар турында булса, тоталар да, «Безнең бүгенге бәхетле тормыш өчен...» дип, без мескеннәрне кызгана башлыйлар Күпләренең тел төбе шуңа бара: имеш без үзебез бәхетсез булганбыз да, хәзерге буынны бәхетле итәр өчен нужа күреп интеккәнбез. Дөрес, хәзер тормыш башка: мал-туар дисеңме, өс-баш дисеңме, ашау-эчү дисеңме. Ә бәхеткә килгәндә, без дә аңардан мәхрүм түгел идек бугай. Берәр үлчәү уйлап чыгарсалар, кемнеке күбрәк тартыр иде әле! Шулай бит, Галимҗан? — Дөрес! — Галимҗан бизәкле тастымал белән маңгаен сөртә-сөр- тә, карашларын түшәмгә төбәп бер мәл уйланып утырды. Аннары елмаеп, бераз хыялланып алды — Колхозда «Җидегән» исемле алмачуар айгыр бар иде. Вәт, малай, ат ичмасам! Шуны иярләп менеп, каеш тезгенне тарта биреп, кепканы кырынырак салып, Чишмә буйлап бер биетеп үтү үзе бер гомер иде... Хуҗабикә, өстәлгә сый өсти-өсти, үпкәле тавыш белән ирен бүлдерде: — Әй, синең шул булыр инде — атыңа күчәсең дә китәсең. Ә Озын- тау буенда җырлашып печән җыюлар, ярышып йөгерә-йөгерә көлтә бәйләүләр, кызыл олаулар белән стансага ашлык ташулар, аннары шаула: шып уңыш бәйрәмнәре үткәрү бәхет түгел идемени? Күңелең көр булса, киемең хөрт булу сизелми дә ул. — Гөлзаһира елмая-елмая кунакларын сыйлады. — Әйдә, ашап кына утырыгыз әле. Галимҗан, ник кыстамыйсың, вазифаңны оныттыңмы әллә? — Шулаен шулай аның, карчык. — Галимҗан шешәгә үрелде. — Тик карының буш булса, күңелең дә төш була бит1 . Әйдә, кунаклар, тотыгыз әле< Хәлим Гөлзаһира яклы булды: — Сугыш алдыннан ачлык онытылып бара иде инде. — Ул Булатка ишарә итте. — Анау син армиягә киткән елны трудоденьгә тиган ашлыкны йөкләп-йөкләп кызыл әләмнәр белән тараттык. Кемнең салыр урыны юк — капка төбенә аударабыз. Авыл тулы уен-көлке, җырлашу... — Менә шул шул. Бураң тулы булса, җырлыйсың аны. — Галимҗан көйләп алды: Кезге байлык — буралар мул, Шикәр салдык чәйләргә; Язгы кытлык — улаклар буш. Икмәк тә юк чәйләргә Аннары җитдиләнеп Заһирга: — Парторг-Гатаулла абзый сүзләре исеңдәме? — диде. — «Килер бер көн,— ди торган иде ул,— бүгенге авырлыклар турында горурланып, сагынып сөйләрсез әле». Менә шул көннәр җиттедер инде. Тормышыбыз гөл кебек, ә күңелебез — үткәндә. Үзе күрә алмады мескен. Галимҗан, рюмкаларга эчемлек коя-коя, хәтерләде: — Иң авыры — сугыш беткәннең икенче язында булды Ел коры килде бит. Өстәвенә әллә нинди ящур дигән имгәге чыгып юк-бар мал кырылды. Гатаулла абзый күргәнне сөйләп бетәрлек түгел инде. Сугышта ике улы үлеп калды, инде җиңдек дигәндә кайгыдан карчыгы егылды. Туйганчы ашаганы, ятып ял иткәне булмады. Шул тәмәкесе белән генә торды бугай. — Галимҗан сүнгән сигаретын кабызды. — Чәчү июнь азагына кадәр сузылды. Бер көнне райсовет председателе килеп төште. Шул, басуларны, фермаларны урап чыккач, идарә җыйдырды. Ну, кыздырган булды. Күреп торабыз инде — эшнең мөшкеллеген аңлый, ләкин ни чара күрсен, бөтен булганы — бер теле. Соңыннан Гатаулла абзыйга бәйләнде бу: «Нишләп син, саботажник, колхоз пред тедателе башың белән шул кадәр сәләмә киенеп йөрисең, авторитет ту рында уйламыйсың?» — ди Ул аның гражданнар сугышы герое, карт коммунист икәнен әллә белмәде, әллә белмәмешкә салышты Мин тешне кысып. «Күрсәтәм мин моңа саботажникны» дип утырганда мәзәк кенә тәкъдим кертте бу: «Колхоз исәбенә костюм алып бирегез, минем алда карар чыгарыгыз», — диде Кул күтәрдек, карар чыгардык. Мыскыл итмәкче булды бугай. — колхоз кассасында бер тиен акча юклыкны ф белә иде 6i т юньсез! Соңыннан Гатаулла абзый хәтта елады мескен. к Аңарда нинди костюм кайгысы булсын инде! — Галимҗан сигаретын § соңгы тапкыр суырып, ачу белән басып сүндерде. — Үзен дә шул көзне 2 колхоз уставын бозган өчен партиядән чыгарып, эшеннән кудылар — A машинасының багажнигына мал җыеп йөргән, ди, барахольщик. Андый- а ларны фронтта строй алдына чыгарып аталар иде.' Шул сволочь арка- © сында райком секретарына да нык кына эләкте бугай. Бик ипле кеше °- иде — партия җәзасы биреп түбәнрәк эшкә җибәрделәр. * Табын тынып калудан файдаланып, Заһир тагын Булатка мөрәҗә- < гәть итте: ' н — Ә бүтән кабатланмасын, дип теләгән кара көнең нинди? s — Авыр чаклар күп булды инде Үзегез беләсез, мин бит танкта да х яндым, якын дусларым һәлак булганын күрдем, — диде Булат. — Әм- * ма коточкыч булып истә калганы, «кире кайтмасын» дигәне бер генә. — Аны хәтерләсәң дә инде... Хәмдиягә бәйләнгән ул. Үзенә дә сөйләгән юк әле. — Булат хатынына карап икеләнеп торды да, кинЬт карар кабул иткәндәй, дәвам итте: — Ярый. Сугыштан элек булды бу кара көн. Кытай границасында, ком чүлендә без яңа танкларны сынадык. Үзәк өзгеч суык ком буранында тәүлек буе сугыш уены уйнадык. Хәлдән таеп казармага кайтуга энем Зөфәрдән хат килгән — Булат якасын ычкындырды, тагын хатынына карады.— Хәмдия турында — «Кәҗә»гә кияүгә чыгуы хакында иде. Син, карчык, әллә ниләрне искә төшерүем өчен гафу ит,— бүген көне шундый — яшьлеккә кайту көне.— Ул уңайсызланып башын игән Хәмдиянең чәчен сыйпады.— Ул көнне ниләр кичергәнне үзем генә беләм. Кыскасы, андыйны дошманыңа күрсәтмәсен! — Булат бер мәл нидер уйланып утыргач, көтмәгән нәтиҗә ясап, өстәде: - Ә яңа танклар әйбәт булып чыкты. Соңыннан фронтта да аларны очратырга туры килде. Хәзер тагын да яхшырак машиналар бар ди. Заһирга карап елмайды.— Иптәш генерал, әгәр улбу була калса, комбайн штурвалын КВ рычагына алыштыру бер ни түгел, хәтереңдә тот Хәрби кеше өчен бу сүзләр аеруча тәэсирле булды. «Әйе, ил улла ры — ил терәге. Кичә дә, бүген дә, иртәгә дә. » Галимҗан аның уен бүлдерде — Үзең турыңда сөйләмәдең дә бит әле, Заһир Бер кемгә хат та язмадың, кайтмадың да. — Шулай туры килде инде. Кырык өченче елны мин кайтып киткән идем — сез булмадыгыз. Әнә Гөлэаһира хәтерлидер, коймак пешереп чәйгә дә алган иде. — Әйе: Тик син ул чакта яраңнан арынып та җитмәгән идең әле — Башкача килеп булмады шул. Сезгә кайтып киткәннән соң мин артиллерия училищесын тәмамладым Ә сугыш беткәч бөтенләйгә армиядә калдым. Хәзер - оборона министрлыгында Үзем турыда кыска ча шул. — Заһир елмаеп Галимҗанга карады һәм рюмкасын күтәрде. — Мөмкин булса, сезнең саулыкка. Кем әйткәндәй, Хәлимне аерым котларга мөмкин аның Төмәндә оныгы туган икән. — Котлыйбыз! — Шулаймыни? Каян белен өлгергән! — Каян белү — сер Иң мөһиме — Хәлимнең ыруы арткан — Ыру бар ла ул. Монысы инде дүртенче онык. «Картәтәйне» ишетү күңелле, ә картинәй белән бер түшәккә ятулар — Хәлим сүзне шая- руга борды. Аннары Заһирга. — Шунысы үкенеч - карчык китеп ел герде, өй күрсәтеп тә булмады,»— диде. — Үкенмә, күрербез әле — рәхәт алда торсын. Ә Миңзифага миннән сәлам әйт, котла Ул синен гомер юлдашың икәнлеген белеп шатландым. Дуслар идек бит. — Шулай ди шул Ике сүзнен берендә — Заһир Беренче малайга да синең исемне куштык бит. — Рәхмәт инде. Табын тынган арада Галимҗанның почмактан кунаклар сүзен дик- кать белән тыңлап утырган әнисе башын чайкый-чайкый сүз башлады: — Әй, балалар, балалар. Сезнең сөйләшү әллә ниләрне хәтерләтте. Кушылып бер сүз әйтим әле. Мин сугышка Галимҗаннан соң абыегызны да озаттым бит. Кайта алмады, мескен. — Ул көрсенеп дәвам итте: — Озынтау буенда печән җыя идек. Ерактан почтальонны күрү белән каршысына чыктым. «Безгәме, Галимҗанымнанмы?» дидем. «Сезгә,— диде,— тик Галимҗаннан түгел». Йөрәкләрем жу итеп китте. Картка повестка икән. Авылга йөгердем. Мунча яктым. Үзе эштән кайтканчы кием-салымын, сохариларын капчыкка тутырып куйдым. Ә иртән, алты айлык кызымны алып, Бишкаенга озата киттем. Стансага алып бармады — барыбер каласыз, балалар янына кайт, диде. Бер итәк бала белән калдым. . — Кыен идеме? — Ходай күрсәтмәсен.. — Шулай да, әби? — Төрлесе булгандыр инде. Үзе кайтмаса да, менә улым кайтты, — }л Галимҗанга баш какты. — Балаларымны саклап үстердем. Егермеләп оныгым бар хәзер. Әтисеннән алты айлык булып калган кызымның кызы да җитте инде,— Әби бераз уйланып утырды да килененә карады.— Иң авыры Гөлзаһира җилкәсенә төште бугай Нигъмәтулла киткәч, ул бригадир булды бит — Әй, әнкәй, төрле чагы булды инде. Заһир, исеңдәме, гармун белән карабодай җыйганыбыз? — Ә-ә, теге Рамазан тавындамы? — Әйе, — Гөлзаһира көлеп сөйләп китте: — Сугыш чыккан елны иген бигрәк уңган иде бит. Ә җыярга өлгермәдек — көн дә әрмис озатабыз, эш кешеләре китеп бетте. Бер көнне, караңгы төшәр алдыннан, районнан телефонограмма килеп төште: төнлә кар явачак, буран чыгачак, диелгән, тизрәк мөмкин кадәр җыярга тырышыгыз. Ә безнең карабодай— күбәдә Андамонда йөгердем — берәү дә юк. Заһир янына килдем, хәлне сөйләп бирдем, нишлибез, мин әйтәм. Бу әзрәк уйланып торды да, гармунын алып, «Әйдә, диде, мин уйнармын, ә син җырла». Аптырап киттем, әллә мыскыл итәме, дим. Әмма нишлисең? Баскычтан ук уйнап җибәрде! Ә мин, исәр, үзем җырлыйм, үзем елыйм Шулай урамны бер әйләнүгә яше-карты чыкты — «Ни булган да, ни булган?» Бәй, сугыш башлангач алай йөрмәделәр бит. «Әллә сугыш беткәнме?»— диләр. Җыелышып мәктәпкә килдек. Заһир «Укы», — диде. Теге телефонограмманы кычкырып укыдым, ә бу: «Әйдәгез коткарыйк карабодайны, сугышка, кар болытына үч итеп, җырлашып эшлик!» диде. Юл уңаенда сәнәк-тырма алып, җырлашып тауга мендек, күбәләрне җыеп кибән салдык. Таң алдыннан, чыннан да, каты җил чыкты, кар ява башлады Ә без жырлынҗырлый кайтып киттек. Кызык бит бер уйласаң!— Гөлзаһира күзләрен сөртте. — Ашап кына утырыгыз әле, Заһир, менә бәлешеннән авыз ит. Заһир бәлеш төбен тәмләп карады — Әй остасың икән. Гөлзаһира, — ни капсаң — телләреңне йотыр- лык. Әллә берәр серен беләсең инде? Мактауга Гөлзаһираның бит урталары алланып китте. Җылы сүзең өчен рәхмәт, Заһир Синең килеп чыгуың шундый күңелле булды әле. Әллә ниләр искә төште. — Без күбрәк үткәннәр турында сөйләшәбез. Бәлки, башкача мөмкин дә түгелдер: «Галия тавында» барыбыз да яшьлегебезгә кайткандай булдык. Моңа мин гаепледер. Заһир елмаеп тирә-ягына карады.— Сездән башка бер кем белән дә ул заманнар турында сөйләшкәнем юк минем, һәм аны сөйләп кенә аңлатып та булмый сүзләрне ♦ аңлыйлар да кебек, тик нечкәлекләренә төшендерү кыен. — Әйе, — Булат аны бүлдерде. — Сүз белән генә аларны аңлатып та булмый. Госпитальдә чакта минем сынаганым булды баштан узганu нарны шул кадәр сагынып сөйлисен — аңлап җитмиләр Бер мари еге- ♦ те ята иде, шуның бар белгәне — туйганчы бәрәңгене киндер мае белән ® ашау булды. Ул да мескен сагынгандыр инде, аңлап торам — сөйләгә- ° не бәрәңге түгел, өе. якыннары турында ә миңа җитми Мин сөйләгән- s не ул аңламый. х — Шулай инде. Галимҗан тамагын кырып кушылды — Мин су- н гышта сабантуе турында сөйли идем, ә аны җыелышып эчү дип анлый- & лар. Уйласаң, минем истә бер дә эчү калмаган Почмактан подполковникның тавышы ишетелде < — Моңа Твардовский да гаепле. Ул бит үзенең «Теркинында» са- »- бантуйны тәртипсез бер мәҗлес дип аңлата — Кызык. — Заһир дәвам итте. — Сезнең дә бу хәлне сынаганыгыз бар икән. Ә хәзер тормышларыгыз ничек? Барсы өчен Галимҗан җавап оирде: — Тормышлар, Заһир, русчалап әйткәндә, дай бог каждому, тамак тук, өс бөтен, дигәндәй, ару гына дөнья көтеп ятабыз. Заһир элекке мәктәп урынын хәтерләде — Бик матур һәйкәл салып куйгансыз икән . — Булат эше. Ягур очында яна мәктәп салгач, ул монда бакча утыртырга бөтен халыкны күтәрде Иң шатланганы әби-сәби булды: иртән, көтү кугач шунда җыелышып, ирләрен, малайларын искә алалар, елашып, укынып утыралар — Ә үзегез соң, үзегез? — диде Хәмдия елмаеп — Ә нәрсә үзебез? — һәр кичне диярлек шунда мыңгырдашып утырасыз түгелме? Булат җитдиләнеп китте — Изге урынга әйләнде Анда сөйләшеп утыру — кайта алмаган нарга отчет биргән кебек Икенче көнне илһамланыбрак, җилкенебрәк эшлисең. Кичә Заһир, күптәнге дусларын очраткандай шатланып. Уфада чыккан газета-журналларны укыды, коттеджда булган китапларны актарды Булатның әлеге сүзләре хәтердә калган шигырь юлларын кабатлагандай иде. Үз буыны турында шагыйрь Әнгам Атнабаев — безнең кордаш булса кирәк?1 - шулай дигән Яндырдылар - янмый чыкты. Туңдырдылар — туңмады; Чигенгән чак булса булды. Җиңелгән чак булмады Җилкәләрдә заман йөге. Тау артында тау әле. Таулар аша юллар ярып Барасылар бар әле 20 Ишектә ике егет күренде, берсе бая Заһир белән сөйләшеп утырган Мансур иде Аларның кыяр-кыймас кына исәнләшүе булды. Гөлзаһира озын буйлы, киң йөзле, заманча итеп үстергән чәчлесен, аркасыннан сөеп, Заһир янына китерде 81 — Менә безнең төпчек Заһир торып кул сузды. — Мәхмүт,—диде егет Аннары Мансурга күрсәтте —Ә бу Мансур Мансур белән без таныш. Я, клубта эшләр ничек? — Анда, ни, шәп инде, — диде Мансур. — Бишкаеннан кыллы квартет килгән. Шундый уйныйлар! Тик бигрәк тавыш — электрогитарала ры белән колакны тондырдылар. Мәхмүт,, көлеп, әле утырып та җитмәгән тавыш белән өстәде. — Энерговооруженность югары аларда Түзмәдек, шым гына чыгып тайдык. Олылар нишли икән дидек. — Әйдә, ашагыз, балалар, — Гөлзаһира яшьләр алдына ит куйды. — Без буфетта капкалап алдык инде, әни. Кунакларны сыйла. — Мәхмүт Заһирга текәлеп карап торды. — Ә мин сезне примерно шулай күз алдына китерә идем дә,—диде.—Безнең өйдә сезне еш телгә алалар. Особенно әти, әз генә кызып алдымы, мактана башлый: «Вот без идек» тә, «Вот без йөри идек!» Сөйләвенә караганда, колхозның нәсел айгырын сез Чишмә чабыр өчен генә тотканнар мыни! — Ул әтисенә карап көлде. А как же! — Галимҗан канәгатьләнеп мыегын сыпырды. — йөри белдек инде, не то што... Гөлзаһира аны бүлдерде: - Ярый, ярый, кибәк очырырга гына торма. Әнә, кунакларны кара. - Очырасы-нитәсе юк. яшь чак — заман чак. Ә син, улым, кунаклар хөрмәтенә бер сыздырып җибәрсәң шәп булыр иде. Мәхмүт кайдандыр курай чыгарды. — Вот, молодец! Ә мин сиңа кушылырмын, — Хәлим өстәл астын нан гармунын алды. Гөлзаһира аны бүлдереп: — Заһир, баядан бирле сорарга кыймый торам,— диде,— гармуның исәнме? Яраланып кайтканда яныңда юк иде. — Ул гармун юк. фронтта аны мина ярчыгы теткәләп ташлады. Мин башта пулеметчы идем бит, «Максим»да. Пулемет ячейкасына мина туры килде, гармун да шунда иде. Ә без читтәрәк ашарга әзерләп калдык... — Ярый әле үзең шул ячейкада булмаган. — «Максим» шәп нәрсә иде ул!— Инде кыза башлаган Галимҗан табынга аңлатты.— Гармуның, малай, солдат үлеме белән үлгән. Гатаулла-парторг аны юкка гына «культура фронты коралы» димәгән икән. Булат нидер хәтерләп сорады. — Әтиең гражданнар сугышында шул гармун белән йөргәнме? — Әйе. — Менә бит, малай, гармун да, ике сугышта катнашып, ткопта һәлак булсын инде! Фронтовик дус кебек кызганыч булып китте. Заһир Гөлзаһирага карады: — Хәзер дә гармуным бар. Урта Азиядә хезмәт иткәндә дуслар, иске тальянга яңа корпус эшләтеп, туган көнемә бүләк иттеләр. — Мон су көлемсерәде. — Вакыт-вакыт. эч пошып киткәндә, уйнап, шыңшып утырам. Картлык якынлашкан саен яшь чактагы көйләр дә моңлырак, кадерлерәк була икән Әллә инде һәр кайсын үзенчә бер тарихка бәйләп уйнаганга?!. — Заһир уйчан карашын Хәлимнең гармунына ташлады. — Бая тауда уйнаган гармун шулмы? Әйе. Синең көеңне без алай җиренә җиткереп уйный алмыйбыз. Йөрәкләрне кузгаттың бит! Әллә тагын бер сыздырасыңмы? — Рәхмәт. Мин үзем дә ул көйне бик сирәк уйныйм хәзер. Яшьләрне тыңлыйк. — Заһирның яңадан йөрәген кузгатасы килми иде — бо- лай да соңгы тәүлек бушка үтми бугай шул йөрәк дигәнең үзен сиз дерә башлады. • Мәхмүт кураен ирененә терәде. Ул кирәкле тонны тапкач, аңа Хәлим кушылды. Верандада инде онытылып барган «Кара урман» моңы агыла! Табындашларның йөзләре үзгәреп, җитдиләнеп китте. Җырның кушымта өлешенә җиткәч, Булат, башын каера төшеп, ун кулын бол- гый-болгый җыр башлады: ♦ Карурманны чыккан чактг х Кисеп алдым кушкаен . 5 — Ә-ә-ә-әй! — дип. аны кунаклар күтәреп алды Ф Аерылышмыйк, дускаем! а Ә-ә-әй, аерылышмыйк, дусларым! о Кушымта кабатлангач, улының иңбашына кулын салып кунакларга х елмайды да матур гына тавыш белән Гөлзаһира, сузып җырлап җи- £ бәрде: ь Кара да гына урман. Караңгы төн_ Галимҗан аңа кушылды н Яхшы атлар кирәк үтәргә... Аннары бөтенесе бергә: Карурманны чыккан чакта. Кәккүк кычкырган чакта... Ә-ә-әй!.. дип алгач җыр тагын сузылды Сагынам сезне шул чакта. Ә-ә-әй. сагынам сезне шул чакта Заһирда бу җыр Озынтау урманын хәтерләтә. Әле дә күз алдына шул килеп басты Аны юкка гына Озынтау димәгәннәр: юл берничә чакрым үргә менә ДӘ куе урманга килеп керә, аннары Бишкаен уйсулыгы башлана. Сугыш башланган елда укытучыларның август конференциясенә алар бергә барырга булдылар. Галия иртүк үз каеннары янында көтеп торды, ә Заһир ат җигеп килде. Галимҗан атны, тарантасны үзе сайлап җикте: «Бер фарсит итеп кайтыгыз»,—дип озатып калды Озынтау урманына кергәндә, кояш әле яңа чыгып килә иде. Иртәнге урман — әкият дөньясы кебек: матурда, серледә. Сергә — сер. ямь гә ямь өстәп, Галия үзенең көмеш тавышы белән җыр башлады Кара да гына урман.. Кошлар сайравыннан туктап, урман тынып калгандай булды. Заһир, чиксез илһамланып җырлаган Галиясенең күзләренә карап, гаҗәпләнүеннән. үзе дә сизмәстән, дилбегәне тартып атны туктатты сөйгәненең күз каралары мәһабәт каеннар, зәп зәңгәр күк белән тулы, ә керфекләрендә яшь иде. Көтмәгәндә, гомерендә беренче мәртәбә ниндидер аңлашылмаслык сызлану аның йөрәген кинәт кисеп үтте: Галия бу минут та аңа искиткеч якын да. ничектер кызганыч та иде. Башына шомлы уй килде: «Әгәр мин аны югалтсам » Армиягә китү мәсьәләсе хәл ителгән, эш тик сршы ачыклануда гы на иде инде Ополчение отрядлары комиссарлары киңәшмәсендә Заһир үзен фронтка җибәрүләрен сорап язган Ьриза язмышын белергә теләгәч. районның хәрби комиссары аңа «Чират җитә, чак кына сабыр ит», диде. Ә Галия ул турыда белми. «Синең • ылар бы< < мәс. ә аннары сугыш та бәлки бетәр», дип үзен юата иде Бүген дә йөрәкне шундый сызлау ярып ярып үтә. «Белгән булсам. шунда туйганчы, күз кабакларым талганчы карап калган булыр идем. Ә мин. тойгыларымнан уңайсызланып, шаярган булдым: «Ат та сине (уктап тыңлый, Галия, конференциягә соңлыйбыз ич». Бишкаенга җиткәнче дәшми уйланып барды. Әгәр белгән булсам...» Кояш баер алдыннан ишектә вертолет командиры күренде. — Саумысыз!— Ул Заһирга честь бирде.— Иптәш генерал, китәр булсак, кузгалырга вакыт. — Рәхмәт, хәзер китәбез. Кунаклар, шаулашып урыннарыннан торды. — Күргән кебек тә булмадык... — Кунып кына китеп булмыймыни? — Рәхмәт, дуслар. Миңа иртәгә Мәскәүдә булырга кирәк, — Заһир бер тын дәшми торды. — Күргәннәремне, ишеткәннәремне сүз белән генә әйтеп бетерә алмыйм. Сезнең шулай яшәвегезне, барлыгыгызны тою минем өчен язмышның зур бүләгедер инде. Хушыгыз, дуслар! Бөтенесе җыелышып аны озата китте. Заһир вертолетка менәр алдыннан Булат аны, култыклап, озатучылардан читкә алып китте. Бераз сөйләшми баргач, ул авыр сулап, карлыккан тавыш белән: — Заһир, гафу ит, малай,— диде.— Беребезнең дә сорарга тел бармады: Галияң кайда синең? Заһир көрсенде: — Галия юктыр, ахры. Булат. Күп эзләдем — таба алмадым. Радистлар курсын тәмамлагач, ул дошман тылына җибәрелгән булган. Шунда эзе югала. Группа турында, аның кире кайтмавыннан тыш, бер ни дә билгеле түгел. Күпме гомер үтте... — Да-а. Кызганыч. — Бик кызганыч, тик ни хәл итәсең... Заһир Булатның беләген кысты. Вертолет салмак кына күтәрелде. Кул яки яулык болгаучылар, бәләкәйләнгәннән-бәләкәйләнә барып, каршы таулар тезмәсе белән капланды, Лена үзәне, сузылып, кайдадыр зәңгәр офыкка шуышты. Баеп барган кояш нурлары, ак болытларны сөңге булып кисеп, «Галия каеннары»на тоташты. Хуш, Лена, хуш, Чишмә, хушыгыз, дуслар! Озак еллар күрешергә өметләнеп, киләчәктә зур шатлыклар кичерә- сен тоеп типкән йөрәкне боек сагыш чорнап алды Хуш, Галиям —чибәр кызыкай! Гомер булып, тагын монда килеп чыгасы, каеннарың шаулавын тыңлыйсы иде... Заһир, мотор тавышына кушылып, эчтән үз көен көйли башлады. Ул һаман дәртле дә, моңлы да иде. һаман нидер аңларга да, аңлатырга да тырыша, шашынып-, кемнедер чакыра да. куа да, шатлана да, үксеп елый да...
1978