Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДЕКАБРИСТ ЯКТАШЫБЫЗ

Дмитрий Иринархович Завалишин декабристлар хәрәкәтендә иң күренекле урын тоткан һем серле шәхесләрнең берсе санала. Ул моннан 175 ел элек, 1804 елның 13(25) июненда туган. Үз сүзләренә карап, моңарчы аны Астрахань шәһәреннән дип исәплиләр иде. Күптән түгел Хәрби-Диңгез флоты Үзәк дәүләт архивында бер кызыклы документ — Завалишинның Диңгез корпусына кабул итүләрен сорап язган үтенече табылды. Ул әлеге документта «Казан губернасының Спас округына кергән Жедяевка авылында» туган итеп күрсәтелә Бу авыл ул заманда аның атасы ягыннан әбисе Екатерина Федоровна Завалишина биләмәсе булган. Завалишинның балачагы Астраханьда, Могилев губернасында һәм Тверьда үтә. Ул 1816 елда Петербургтагы Диңгез корпусына укырга керә. Завалишин иң яхшы гардемариннарның берсе була һәм инде 13 яшьтә уку-ейрәнү кораблендә вахта белән командалык итә,, ә 14 яшенда корпуста югары математика һем астрономия укыта. Инде 1919 елда ул Диңгез корпусын тәмамлый һәм шунда укытырга да кала. Атасы зур урында эшләгәнгә һәм үги анасының югары катлау кешеләре белән дуслык элемтәларе булганга күрә, Завалишин һәр урында хөрмәтле кунак була, күренекле дәүләт эшлеклеләре белән аралаша, дәүләт эшләрен хәл итүгә катнаша. «Мин дөньяны гүзәл итеп күз алдына китергән идем. Мин барлык кешеләрне дә хакыйкатькә, күмәк бәхетлелеккә мәхәббәт белән яналар дип уйладым,— дип яза соңыннан Завалишин.— Ләкин, дөньяга караш ташлагач, җәмгыятьтәге хаксызлык, алдау, караклыкны күрдем. Намус, закон, гаделлек сүзләре күз буяу ечен генә хезмәт итә иде. һәр урында комсызлык, изү... Мондый күренеш минем йөрәгемне ачу белен тутырды». Шулай итеп. Завалишннда дөньяда хаклык, тәртип һәм гаделлек урнаштыру теләге уяна. Үзенең күпчелек замандашлары кебек, Завалишин иҗтимагый тормыштагы барлык тискәре күренешләрнең сәбәбен наданлыктан һәм әхлаксызд^ктан дип белә. Ул. барлык кеше христиан диненә чын күңелдән табынмый торып һәртөрле дәүләт переворотлары файдасыз булачак дип саный. 1821 елда ул —16 яшьлек мичман — Александр I гә Дөньяны Яңарту Ордены дигән бәтендөнья яшерен оешмасы тезү турындагы серле тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Әлеге Орден, мәгърифәтчелек эшен киң җәелдерү һәм әхлакны «торгызу» юлы белән, дөньяны үзгәртеп корырга тиеш була. Аның фантазиясе матур хыяллар иҗат итә... Имеш, Александр I аңа булышлык күрсәтер, ул хыялланган Орден оештырылыр, киңәер, барлык илләргә таралыр... «Югары әхлаклы» монархлар халыкларны изүдән туктар, «югары әхлаклы» хөкүмәтләр үз илләре белән халык мәнфәгатьләрен күздә тотып идарә итә башларлар... Революционерлар, үзләренең барлык теләкләренең хөкүмәтләр тарафыннан-тыныч юл белән хәл ителүен күреп, көрәшүдән туктар... һәр илдә хөкүмәтләр һәм халыклар, илләр һәм барлык кешеләр арасында мөнәсәбәтләр киеренкелеге кимер, бөтен дөньяда тынычлык һәм бәхетле тормыш урнашыр... 1821 елда Завалишин император янына керә алмый кала. 1822 елның 17 августында мичман Завалишин «Крейсер» фрегатында денья тирәли сәяхәткә чыгыл китә. Ул Лондоннан Александр I гә хат җибәрә, импәратордан үзе янына дәшеп алуын сорый һем томанлы сүзләр белән ниндидер бер сер ачарга җыенуы турында яза. Александр I Завалншинны Петербургка чакырып алырга боерык бирә. Д Завалишин сәяхәт вакытында команданың ихтирамын һәм ышанычын казанып өлгерә. Ул, лейтенант Кадьянның кансызлыгына түзә алмыйча ике тапкыр баш күтәргән матросларны тынычландырырга ярдәм итә. «Крейсер» командасы Аляска ярларында икенче тапкыр «фетнә» кубаргач, Завалишин команда яклы була һәм бу юлы матрослар сөйми торган Кадьянны фрегаттан куып җибәрәләр. Сәяхәт вакытында Калифорния белән танышкач, Завалишин үзенең Дөньяны Яңарту Орденын биредә нигезләмәкче була. Ул шул чакта Калифорнияне Россиягә кушу ягында торган берничә нспанлыны үз Орденына кабул итә. Охотскида хезмәт итүче Н. В. Головин һәм А. И. Ленже дә Орденга керергә ризалык белдерәләр. Завалишин 1824 елның маенда, император боерыгы белән, «Крейсер» фрегатыннан китә. Ул, Себерне буеннан-буена узып, көзен Казанга кадәр килеп җитә. XIX гасыр башында Завалишиннарның Казанда йортлары була, тик 1815 елдагы көчле янгында ул яна. Әбисе Екатерина Федоровна янгыннан соң, кечкенә генә йорт салып, үзенең тол калган кызы Мария Ивановна Львова белән бергә яши башлый. Дмитрий Иринарховичның үги анасы Надежда Львовна Завалишина һәм аның туганы Екатерина Иринарховна үзләренең Лаеш өязендәге (Чирпахи авылы) биләмәсенә кайтышлый-барышлый биредә тукталалар. Казанда әбисе өенә килеп кергәч. Завалишин көтмәгәндә сеңелесе һәм үги анасы белән очраша. Мәскәүдән, яңа кайтып төшеп, үзләре турында туганнарына хәбәр иткәннәр дә кунак көтешләре икән. Килеп туктаган экипажны күргәч, Екатерина Иринарховна беренче кунакны каршы алырга чыга. Әле бу вакытта Аляска ярлары буйларындагы «Крейсер» фрегатында булырга тиешле абыйсын күргәч, ул гаҗәпләнүдән телсез кала. — Син кайдан?— дип сорый ул көчкә генә. — Себердән. «Себер» сүзен ишеткәч, Екатерина Иринарховнаның йөзе караңгыланып китә. Ул эшнең нәрсәдә икәнен аңлап бетерми, абыйсын себертә сөрәләр, шунда барышлый гына бирегә сугылган дип уйлый. — Нәрсә өчен? Нәрсә өчен? — дип борчулы тавыш белән кабатлый ул. Завалишин тагын бер елдан соң Казанга отпускага кайткач, сеңелесе аңа, былтыргы көтелмәгән хәлдән соң, абыйсын һаман тиздән Себергә алып китәрләр кебек тоелуы турында әйтә. Казанда Завалишин университет профессоры Симонов белән очраша. Профессор аңа Кронштад буенча, Антарктида экспедициясендә катнашучы буларак таныш. Дусларча әңгәмәдән тыш, Себер гимназияләрен тәмамлаучыларның унирерситсгта ничек укулары турында эшлекле сөйләшү дә алып бара. Себер администрациясе үтенече белән, ул шушы турыда Казан уку округы попечителе Магницкий белән дә сөйЗавалишин диңгездәге сәяхәте вакытында этнография коллекциясе һәм «табигать тарихына караган сирәк очрый торган әйберләр» коллекциясен җыя, аларның күп өлешен Казан университетына тапшырырга җыена. Юлда тоткарланмас өчен, ул бу коллекцияләрне тиздән Казанга барырга тиешле сәүдәгәргә калдыра. Тик бу сәүдәгәр үз вәгъдәсендә тормый, коллекцияләр Казанга китерелми. 1824 елның 3 ноябрендә Завалишин Петербургка бара. Ул үзенең «дәүләтне органик рәвештә яңарту турындагы кыю һәм ихлас күңелдән сөйләячәк сүзләре» императорга көчле тәэсир итәр дип уйлый. 1824 елның 7 ноябренда башкаланы су басу аркасында император белән очрашу булмый. Үзенең телдән әйтергә теләгән сүзләрен махсус язма белән тапшырырга кала. 1842 елның ахырында адмирал А. С. Шишков Завалишинга «галиҗәнап идеяне кызыклы, тик тормышка ашыру өчен уңайсыз дип тапты» дип белдерә. 1842 елның башында Завалишин К. Ф. Рылеев белән таныша. Ул аның Александр I гә яшерен хаты турында ишеткән була. Рылеевтан Төньяк җәмгыяте турында ишеткәч, Завалишин аны Дөньяны Яңарту Орденын төзү өчен файдаланмакчы була. Үзен инде нык тамыр җәйгән куәтле Орден командоры дип игълан итеп, Завалишин Төньяк җәмгыяте җитәкчелегенә үтеп керергә һәм аның эшчәнлегенә йогынты ясарга, әгәр барып чыкса, Орденга барлык «төньяклыларпны кабул итмәкче була. Завалишин Рылеевка үзе төзегән Дөньяны Яңарту Ордены уставын һәм Орден верховный идарәсенең командор Завалишинга биргән хуплау документы дип, үзе үк язган кәгазьне дә күрсәтә. Бу документлар «төньяклылар»ны кызыксындыра кала Рылеев күрсәтмәсе белән, А. А. Бестужев һәм А. И. Одоевский Яңарту Ордены уставын күчереп алалар. Аны башта Төньяк җәмгыять думасында тикшерәләр, аннары, 1825 елның урталарында Көньякка җибәрәләр. Рылеев Яңарту Орденының җитәкчелеге, көче һәм планнары турында күбрәк белергә тели, Завалишин аннан Төньяк җәмгыяте турында сораша. Икесе дә әңгәмәдән канәгать булып калалар, ләкин алар берберсеннән күп нәрсәне яшергәнлекләрен дә аңлыйлар... 1825 елның язында Завалишин Петербургта тагын бер кечкенә генә оешма яшәгәнен белеп ала. Бу аның өчен көтелмәгән хәл була. Әлеге оешманы гвардия экипажы офицерлары Антон Арбузов белән Александр Беляев төзи һәм җитәкли. Завалишин аларга дөньяны Яңарту Ордены турында сөйли һәм көз көне бу офицерларны уз Орденына ала. Шулай итеп, аның яшерен оешмасы тагын берничә кешегә арта. Завалишинга үзенең матур хыяллары тормышка аша башлады сыман тоела... Аның үз карашлары да үзгәрә башлый. Рылеев янында еш булып, «теньякялылар- ның политик темага фикер алышуларын тыңлый, гвардия офицерлары белән дә аралаша. Нәтиҗәдә Завалишин крестьяннарны тизрәк азат итү һәм яңа конституция кертү өчен Төньяк оешма әзерли торган восстаниенең кирәклеге хакында уйлана башлый. —1825 елның язында Төньяк җәмгыять членнары һәм аңа якын кешеләр, А. И. Одоевский янына җыелалар да, А. С. Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясен күчереп язалар. Завалишин да шунда була. Петербургка килгән Грибоедов ул вакытта Одоевскийда яши. Якынлашып килгән декабрь вакыйгалары хакында берни дә сизенмәгән Завалишин 1825 елның октябрендә Идел буена ялга китә. Ул үзе белән Грибоедовның кулдан язылган берничә данә комедиясен дә ала, берничәсен башта Мәскәүдә, калганнарын Казанда калдыра. Мәскәүдә инде бу комедияне беләләр, Завалишин алып килгәне тулырак һәм төгәлрәк була. Казанда исә «Акыллылык бәласе» белән беренче мәртәбә танышалар Һәм аны кулдан-кулга күчереп тараталар. Завалишин алып килгән комедиянең күчермәсен күптән түгел Казан галиме 8- Аристов табып өйрәнә. Казанда Завалишин политик темаларга әңгәмәләр алып бара, шулай итеп, кала җәмгыятенең сәяси үсешенә булышлык итә. Ул Чирпахи авылына, аннары үги анасы һәм сеңелесе белән атасы биләмәсенә Сембергә китә. Аны шунда кулга алалар. Верховный суд Д. И. Змалишинны беренче разрядлы дәүләт җинаятьчеләре рәтенә кертә һәм «башын чабып, үлем җәзасына тартырга» дигән хөкем карары чщга- ра. Үлем җәзасы мәңгелек сөрген белән алыштырыла, бу срок соңыннан 13 ел итеп билгеләнә. Барлык декабристлар кебек үк. Завалишин сөргендә Чита һәм Петровен заводында була. 1839 елда ул Читага күчерелә. Завалишин 1850—1860 елларда Себер администрациясен фаш иткән мәкаләләр яза һәм исеме тагын да таныларак төшә. Көнчыгыш Себер губернаторы М С. Корсаков таләбе белән Д. И. Завалишин 1863 елда Читадан... Мәскәүгә сөрелә. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр (1892—елның 5 февралендә Мәскәүдә вафат була) «иҗтимагый явызлыкка» каршы публицистик эшчәнлеген туктатмый яши