Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

КАРАКАЛПАК АССРда ТАТАРСТАН АССРның ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ СӘНГАТЕ КӨННӘРЕ Шушы елның 19—26 август көннәрендә Каракалпакстанда Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре булып узды. Сәнгать бәйрәмендә КПСС өлкә комитеты секретаре М. ФВәлнев (жнтәкче), ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М X. Хәсәнов, ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г. А. Ахунов, КПСС өлкә комитетының культура будете мөдире М. М. Мусин, ТАССР Художниклар союзы идарәсе председателе Ә. И. Тума шев, ТАССР Культура министры урынбасары Р. М Харисов, СССР халык худож нигы X. А. Якупов, ТАССР Композиторлар союзы идарәсе председателе М. 3. Яруллин, КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре А. Г Кадыйрова. КПСС өлкә комитеты инструкторы Ә Ә. Хәсәнов иптәшләр катнашты. Делегация составында язучылардан Снбгат Хәким, Туфан Мнңнуллин, Нил Юзиев, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Аяз Гыйләжев, Рафаэль Мостафин, Мөхәммәт Мәһдиев, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Кояш Тимбикова, Рәдиф Гатауллин, Разил Вәлнев, Роберт Мнңнуллин, композиторлардан Бату Мулюков, Ринат Еникеев, Рафаэль Биля- лов, Рәшит Абдуллин, художниклардан Василь Маликов, Абрек Абзгнльднн, Виктор Аршинов, Татарстан китап нәшрияты директоры Гарәф Шәрәфетдинов, Казан кинохроника студиясенең баш редакторы Роберт Колосов, СССРның халык артисты Габдулла Шамуков, бер төркем журналистлар, кино һәм телевидение работниклары, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары, Г Тукай исемендәге дәүләт филармония артистлары бар иде Ике халыкның рухи туганлыгына ишарә булып, Аму-Дарья буйларында бер атна буе Идел моңнары, татар жырлары яңгырады. Ул көннәрдә Каракалпакстанда «дуслык» сүзе бигрәк тә еш ишетелде Үз- бәкстан Компартиясенең Каракалпакстан өлкә комитеты һәм республика Министрлар Советы карары белән Нукус шәһәренең яңа бер мәктәбенә Габдулла Тукай исемен бирү, Кегейлн районының «Куаныш Жар- ма» совхозын Муса Җәлил исемендәге совхоз итеп үзгәртү, Чнмбай педагогия училищесына каракалпак совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе, мәгърифәтче Сәйфелгабит Мәҗитов исемен бирү ике халык дуслыгы хөрмәтенә куелган һәйкәл кебек кабул ителде. Татарстаннан килгән дуслык һәм туганлык жырлары республиканың мамык һәм дөге игүчеләре, бакчачылары һәм балыкчыларына да барып иреште. «Юность» халык бию ансамбле, Ринат Ибраһимов катнашлыгындагы «Орфей» вокаль-инструменталь ансамбле, Илһам Шакиров, Римма Ибраһимова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Вафнрә Гыйззәтуллина катнашлыгындагы эстрада бригадалары Каракалпакстанның төрле районнарында концертлар бирделәр Нукус шәһәренең Матбугат йорты каршында татар һәм каракалпак язучылары китаплары күргәзмәсе һәм аларны сату оештырылды. Анда нәкъ шушы көннәрдә каракалпак телендә басылып чыккан «Татар шагыйрьләре» исемле китап та бар иде. Нукуста берьюлы тагын өч күргәзмә эшләде: Бердах исемендәге кнно-концерт залында Татарстан рәссамнарының, республика Дәүләт музеенда Татарстанда булып киткән каракалпак художниклары нжат иткән әсәрләр күргәзмәсе һәм крайны өйрәнү музеенда «Совет Татарстаны» дигән фотокүргәзмәләр тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Тамашачылар шулай ук кинотеатрларда «Моабит дәфтәре», «Хәзинә», «Хисләрнең яңаруы» исемле нәфис һәм Казан кинохроника студиясендә эшләгән документаль фильмнар карадылар. Татарстаннан килгән ижат коллективлары, язучылар, артистлар телевидение һәм радиодан чыгыш ясадылар. Әдәбият һәм сәнгать көннәре 25 август көнне тантаналы жыелыш белән төгәлләнде Җыелышта Үзбәкстан Компартиясе Үзәк комитеты бюросы члены, партиянең Каракалпакстан өлкә комитеты беренче секретаре. Социалистик Хезмәт Герое К. К Камалов. Каракалпакстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе К Р. Рзаев, Каракалпакстан АССР Министрлар Советы Председателе Е. А Айт- муратов, партиянең Каракалпакстан өлкә комитеты секретаре К. Е Юсупов, Татарстан делегациясе житәкчеләре катнашты. Җыелышта катнашучылар бертавыштан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе иптәш Л И. Брежнев исеменә тәбрикләү хаты кабул иттеләр. ХЕЗМӘТНЕ ҺӘМ ОСТАЛЫКНЫ ОЛЫЛАП Каракалпакстанда Татарстанның социалистик культурасын пропагандалауда, СССР халыкларының дуслыгын һәм туганлыгын тагын да ныгытуда зур роль уйнаган Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате квннәрен уңышлы үткәргәннәре өчен Каракалпакстан АССР Верховный Советы Президиумы, үзенең 1980 ел. 25 август Указы белән, түбәндәге иҗат союзлары һәм сәнгать коллективлары Каракалпакстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамоталары белән бүләкләнде: Татарстан АССР Культура министрлыгы. Татарстан АССРның Язучы лар. Композиторлар. Художниклар, Журналистлар союзлары, Татарстан АССРның Телевидение һәм радиотапшырулар Дәүләт комитеты, Татарстан китап нәшрияты. Казан кинохроника студиясе, Г Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт филармониясенең симфоник оркестры. ТАССРның дәүләт җыр һәм бию ансамбле. ТАССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт филармония сенең, «Орфей» вокальинструменталь ансамбле. «Яшьлек» халык бию ансамбле. Совет сәнгатен пропагандалаудагы зур хезмәтләре, югары башкару осталыклары өчен һәм Каракаллакстанда Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрү уңаеннан. Каракалпакстан АССР Верховный Советы Президиумының шундый ук Указлары белән М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары Юрий Борисенкога, Ринат Ибра һнмовка, Знлә Сөнгатуллннага. Эльвира Хәбибуллңнага, филармония солистлары Илһам Шакнровка, Вафирә Гыйззәтулли нага Каракалпакстан АССРның халык артисты; композитор Мирсәет Яруллннга Каракалпакстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе; Татарстан АССР Культура министры урынбасары Ренат Харисовка Каракалпакстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулр исемнәр бирелде. ИҢ ЯХШЫ ОЧЕРК, ПУБЛИЦИСТИК МӘКАЛӘГӘ РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫ Социалистик ярышны, промышленность һәм авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларының. унынчы бишьеллык удар инкларының казанышларының, коммунист ларның производствода һәм культура төзелешендәге авангардлык ролен яктырту өлкәсендә журналистлар, язучылар, эшчекрестьян хәбәрчеләренең ижнт эшчәнлеген активлаштыру максаты белән Журналист лар һәм Язучылар союзлары. Татарстан АССРның Нәшриятлар, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре дәүләт комитеты «Бүгенге көн геройлары» дигән девиз астында КПССның XXVI съезды хөрмәтенә иң яхшы очеркка, публицистик мәкаләгә Иҗат конкурсы игълан иттеләр Конкурска җибәрелгән очерк һәм публицистик мәкаләләр совет кешесенең коммунистик идеалларын, партиянең XXV съезды һәм КПСС Үзәк Комитеты Пленумнары карарларын тормышка ашыру хакына алып барылган иҗади хезмәтен чагылдырырга. идея художество дәрәҗәсе, профессиональ осталыгы белән аерылып торырга, зур иҗтимагый политик әһәмияткә ия булырга тиешләр. Премияләр 1980 елның 1 августыннан 1981 елның 15 февраленә кадәр арада республика газеталары һәм журналларында, шәһәр һәм район матбугатында басылып чыккан хезмәтләргә бирелә. Республика матбугатына җибәрелә торган материал күләме машинкада 6—9 биттән артмаска тиеш. (200 әр сум күләмендә ике премия, район һәм шәһәр газеталары журналистлары. эшче-крестьян хәбәрчеләре өчен өч премия. Моннан тыш республика газеталары һәм журналлары редакцияләре дә премияләр билгелиләр). ЗУР ӘДИП ЮБИЛЕЕ КӨННӘРЕНДӘ Татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафурниың тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында уздырылды. Анда әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында доклад белән ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Тариф Ахунов чыкты. РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре Н. Доризо. Башкортстан Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Р Сафин, башкорт шагыйре һәм драматургы Ә. Атнабаев чыгыш ясады. Тантаналы кичәдә КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлнев һәм КПССның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре М. КРәмиен иптәшләр катнашты. Соңыннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры М. Гафурниың «Кара йөзләр» әсәре буенча куелган спектакль күрсәтте Башкортстанның Гафури районы үзәге Красноусолда истәлекле вакыйга булды. Поселокның үзәк урамында. Матросов исемендәге кинотеатр алдында Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гзфурнга куелган бюст ачылды Аның авторы — күренекле скульптор. Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре. БАССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты, академик Л. Е. Кербель Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамындагы 34 иче йортка Маҗнт Гафури истәлегенә мемориаль такта куелды Анда: «Бу йортта 1905—1906 елларда язучы Мәҗит Гафури укыды» дип язылган. Мемориаль такта кую тантанасына шәһәрнең партия, совет, иҗат һәм киң җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре. әдипнең иҗатын яратучылар килгәннәр иде ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ АЧЫК ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Тукай клубында Татарстан язучыларының чираттагы ачык партия җыелышы булып узды. Көн тәртибенә шагыйрь Роберт Миннуллннның иҗат отчеты куелган иде Р Миннуллннның иҗаты турындагы докладларны шагыйрь Рәдиф Гатауллин һәм тәнкыйтьче Равил Кукушкин сөйләде. Фикер алышуларда шагыйрьләр Шәүкәт Галиев. Илдар Юзеев, драматург Туфан Миннуллин. тәнкыйтьчеләр Рафаэль Моста- фин, Мансур Вәлиев. язучы Рәфкать Кә рами катнашты. Алар шагыйрьнең укышлы иҗат итүен, бигрәк тә балалар әдәбиятында җитди эзләнүләрен матбугатта еш чыгыш ясавын, һәм шагыйрь, һәм Казан шәһәренең Бауман район Советы депутаты буларак, җәмәгать эшләрендә актив катнашуын билгеләп үттеләр. Соңыннан Р Мнңнуллин каләмдәшләре алдында үзе чыгыш ясады, яңа әсәрләре белән таныштырды. иҗат планнары белән уртаклашты. «ЯШЬ ЛЕНИНЧЫ» ГАЗЕТАСЫ-ҖИҢҮЧЕ Лениниананы пропагандалауда илебезнең пионер матбугаты аерым бер урын тота Моңа ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты һәм В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының республика советы органы — «Яшь ленинчы» газетасы да зур өлеш кертте. Газетада «Алар Ильичка ант иттеләр» дигән рубрика белән бирелгән язмалар укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Шулай ук «Ульяновлар Татарстан җирендә». «Ульяновлар гаиләсенең мораль кодексы». «Ильичның көрәштәшләре* исемле рубрикалар белән бирелгән материаллар да укучылар күңеленә хуш килде «Иптәш Ленин, мин Сезгә рапорт би- рәм» дигән девиз белән комсомол һәм пионер газеталарына В И Ленинның тууына 110 ел тулуга багышланган Бөтенсоюз конкурсында катнашып, «Яшь ленинчы» газетасы җиңүче исемен алды, «Комсомол даны елъязмасы» китабына кертелде, ВЛКСМ Үзәк Комитетының 1 дәрәҗә Дипломы һәм акчалата премия, Ленин булган урыннарга бару өчен путевка белән бүләкләнде. ПОЭЗИЯБЕЗНЕҢ ИҢ ЯХШЫ ҮРНӘКЛӘРЕ «Советская литература» журналының 6 нчы саны кушымтасы китап булып басылып чыкты Ул күп телләргә тәрҗемә нтелә һәм дөньядагы йөзләп илдә тарала. Әлеге чыгарылыш «Совет поэзиясе антологиясе. 1960—1980 еллар» дип исемләнгән Китапка күпмилләтле поэзиябезнең иң яхшы үрнәкләре тупланган. Китапка татар шагыйре Зәки Нуриның да ике шигыре кертелгән. Ленинградтагы ике тапкыр Кызыл байраклы хәрби физик культура институтының 60 еллыгына багышланган хәрбн-та- рнхн конференция материалларын туплаган җыентык чыкты Җыентыкта шушы институтта озак еллар укыткан якташыбыз запастагы полковник, педагогия фәннәре кандидаты Ә С Булатовның да «Данлы алтмыш ел». «Институтның башлангычы» һәм «В И Ленин исемендәге Кызыл Байраклы хәрби факультет Бөек. Ватан сугышы елларында (1941—1945 еллар)» исемле мәкаләләре урнаштырылган. Алар институтның данлы тарихына багышланган. Шагыйрьләр Рәдиф Гатауллин белән Роберт Мнңнуллин Башкортстанның Кушнаренко районында булып кайттылар. Алар Калинин һәм Горький исемендәге колхозларда уздырылган әдәби кичәләрдә яңа шигырьләрен укыдылар. «Казан утлары» журналының киләсе елда басылып чыгачак әсәрләре турында сөйләделәр. Горький исемендәге колхозда уздырылган шнгырь кичәсендә яшь шагыйрьләр Нәҗибә Әминева һәм Рәшит Гатауллин да катнашты ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ЧАЛЛЫ ОЕШМАСЫНДА КамАЗ яшьләре өчен оештырылган «Ника» театраль студия залында яшь шагыйрьләр Николай Алешков, Георгий Суш- ко һәм Инна Лимонованың иҗат отчеты булды. Яшь шагыйрьләр үзләренең нң яхшы әсәрләрен укыдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. «Орфей» берләшмәсе членнары, яшь шагыйрьләр Евгений Кувайцев белән Николай Алешков ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм СССР Язучылар союзы идарәсе тарафыннан оештырылган семинарда катнаштылар. Свердловскида уздырылган бу семинарга илебезнең төрле почмакларыннан эшчеләр темасын яктыртучы яшь авторлар чакырылган нде. Аңа СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре Юрнй Верченко җитәкчелек итте Кырыклап яшь язучыны бергә туплаган әлеге кызыклы форум Чаллы шагыйрьләре өчен бик файдалы булды Оешманың чираттагы утырышында «Язучыларның һәм яшь авторларның вакытлы матбугатта катнашуларын активлаштыру» мәсьәләсе тикшерелде Оешманың җаваплы секретаре Эдуард Касыймов нң башта шушы темага доклад сөйләде Фикер алышуларда катнашкан Г Кашапов. М. Газизов. Р Якупов, Р. Хисмәтуллин һ б. иптәшләр әлеге проблеманың чыннан да җитди булуын искәртеп, урындагы һәм республика газетажурналларында кызыклы һәм актуаль темаларга очерклар, зарисовкалар. репортажларны даими рәвештә язып тору ның кирәклеген басым ясап әйттеләр, киләчәктә үзләренең бу эшкә җиң сызганып керешәчәкләрен белдерделәр. Оешманың чираттагы утырышында Чаллы язучыларының яңа төзелгән проза җыентыгы тикшерелде Җыентыкны төзүчеләр — Равил Вәлиев белән Эдуард Касыймов